Логотип Казан Утлары
Шигърият

АКТАРЫЛА ТАРИХ, ХАТИРӘЛӘР...

Шагыйрь Һади Такташ монологы
Кискенлеге,
Өр-яңадан, дигән,
Искелеге белән танышмы, –
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.
Күпме йөртеп,
Яңа көн каршында
Элмәкләнеп калгач юлларым,
Мондагы бар кичерешем минем –
Баш авырту булды нибары.
Зурмыни соң дәгъвам? –
Күнәр идем –
Янартаудай дәррәү уянып,
Җанга ташкан кайнар сөюемә
Ихтыяҗы булса дөньяның.
Әмма җирне җырга күмгән чакта
Чыраема көннәр кан орды...
Әрнү тулы мәхәббәтем итеп
Бар галәмгә
Нәләт яудырдым!
Нәләт!
Нәләт!
Табут сыман кысып куйды дөнья –
Асты өстә! –
Көчкә үзләштем:
Баш очымда зыр әйләнде идән,
Һәм түшәмгә тамды күз яшем.
Тиле хисләр авызлыгын җуеп,
Мин генәме юкка җилкенгән? –
Ил күзендә җылы сүнгән чакта
Салкын җырлар тансык ил-көнгә.
Тиле хисләр авызлыгын җуйса,
Көтмәгәндә туфан кубарыр!..
Мондагы бар яшәешем минем –
Баш авырту гына нибары.
Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып,
Җиңел атлап киткән бер көнне,
Тол хатынга охшап калыр дөнья,
Бушап калыр –
Табут шикелле...
Меңәр йөрәк куырылып куяр,
Әллә аңлап,
Әллә аңышмый:
Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,
Киләчәккә үтеп барышлый.


Подъездда
Яныннан никадәр узылган
Ашыгып, этешеп-төртешеп.
Ә бүген тукталдым да кинәт,
Тыңладым мин аны –
Сәрхушне.
Ул өзде чәкинең кәпәчен,
Агызды саф сыен бугазга:
– Син Алла белән, – дип, – кайвакыт,
Серләшмисеңмени бераз да?
...Аптырап йөзенә бакканчы,
Тамчылап коелды сүзләре:
– Бездәге хәлләрне сөйләсәң,
Энекәш, үзәген өзәрлек!
Ник сорау бирмисең:
Кайчан ил
Үз халкын тилмертеп туяр соң?
Эттән дә болайрак күрә ич...
Ник моңа, Илаһ, юл куясың?
Нишләдек?
Ник шөбһә уята
Иртәнең чәчкәдәй куесы? –
Котыртыш!
Кыйналыш!
Кырылыш!
Ник моңа, дип, чама куймыйсың?
Әйтәсем килә бик: ярлыка,
Күз яше, дип, Җирне бумасын! –
Әйтмимен.
Әйтмимен.
Барыбер
Ирешмәс сәрхушнең догасы.
Сез генә кызганыч, киләчәк!
Сез шундый сыек һәм яшь әле!
Кибеттә аракы бетмәсә,
Яшәлер, һичшиксез, яшәлер.
...Кайчандыр зур табиб булган ул,
Аерган мәеттән терене...
Хәзер дә, табигый, һәр сүзе
Һәм үзе шыр айнык күренде.
(Урынсыз,
Исемә төшерде
Уенга коточкыч бай елны
Тракторда бакыйлык йөзенә
Чәчрәгән дус – Камил абыйны.)
Яңадан чыгарды даруын
Йөрәге түреннән – куеныннан:
– Иртән баш төзәтә алмадым,
Шуңа, – дип, – сагышлы тоелам, –
Баскычка сыенды:
– Бу илдә
Бичара, мөгаен, Алла да...
Барыбер син аңа кайвакыт
Сак кына эндәшеп алгала...


***
(Кыйтга)
Күзләреңдә иблис уты яна,
Ал иренең – оҗмах җимеше,
Күпме алдап, барыбер алданмадым –
Синнән, имеш, айнып килешем.
Син дөньямны тар-мар иткән көннән
Буш күңелдә тузан очына...
Баш очымнан кояш, алма сыман,
Өзелеп төште синең учыңа.
Мин караңгы чынбарлыкта яшим,
Сыңар тәрәзәсез, ишексез,
Якты төшәр иде – иренеңә
Якын китермәвең һичшиксез.
Күзләреңдә иблис уты яна,
Каршы торыр көчем юк, дисәм,
Агып төшеп гүзәл сының буйлап,
Итәгеңне үбим, югыйсә.


Бер тәэсир
Динәгә
Каш сикертеп кенә елмаясың.
Эскрипкәңнең көйләп тавышын,
Пычак сыман, сызып аласың да –
Җанны суеп керә
Таныш моң.
Үзәкләргә үтә.
Сыпырыла
Хәтеремнән бу көн акшары...
Идел кичеп,
Кочып елар булам
Салкын сеңгән Болгар ташларын.
Тәэсирләнеп
Як-ягымны барлыйм:
Мин кайда соң,
Кыйблам – кай тараф?
Бабаларым тапшырмыйча калган
Бай мирасның төсе булып кына
Иңгән бу моң игә кайтара...
Ваемсызлык түнә.
Анык таныйм:
Халкымда һәм миндә йөрәк бер! –
Моны ишетмәскә йә саңгырау,
Йә аңгыра булу кирәктер...
Моңны күмдерерлек комнар да юк,
Моңны юдырырлык юк сулар!..
Эскрипкәңне буасың, бу вакыт
Никтер минем тыным кысыла,
Актарыла тарих, хатирәләр –
Колагыңны капла!
Йә – чыда...
...Бу ни булыр икән:
Бәгырь – тонык? –
Бәгырь төпләреннән ләм чыга.


***
1945 елның 6 августында
Хиросима шәһәренә ташланган
«Сабый» бомбасының 45 секунд
эчендә кичергән уйлары
Бушанганда интекмәде
Анам –
Җиңел тудым.
Сәлам, дөнья!
Тугыз чакрым –
Аска тормыш юлым.
Тирем – тимер,
Каным – уран,
Һәр атом – ут төше...
Тэнноның ач яңагына
Йодрык булып төшеп,
Нокта куярмын сугышка!
Җитәр моңа көчем.
Мин – тынычлык өчен үләм,
Мин – тынычлык өчен!
Пентагонда сабыр гына
Гомеремне санап,
Тәмәкегә эленәсе
Шырпы уты яна...
Шәйлим бугазымны кыскан
Биеклектән үк мин:
Ике яшьлек япон кызы
Кәгазь торна бөкли...
Мин – соңгысы!
Кеше кат-кат
Шулай дип ант эчте...
Мин уйнаштан тудым, беләм,
Тудым үләр өчен.
Миннән соң яхшырыр тормыш,
Яңа чорга үтеп!
Җаным – тыныч, шуңа күрә
Сәлам, дөнья, дим!..
Дөп.