Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак җилкән. Әкият, шигырьләр.

УҢТӘПИ, СУЛТӘПИ
ӘКИЯТ
Борын-борын заманда түгел, инде менә хәзерге заманда яшәгән ди бер пар
чаңгы. Берсенең исеме – Уңтәпи, икенчесенеке Султәпи ди. Уңтәпи бик кире булган,
ә Султәпи – бик мактанчык. Наил исемле малай аларның хуҗалары икән.
Менә бервакыт Султәпи мактана башлаган: «Син, Уңтәпи, мин булмасам, беркем
түгелсең, гел бер якка каерасың», – дигән. Уңтәпи эчтән генә: «Күрсәтәм әле мин
сиңа», – дип уйлаган, ләкин кычкырып әйтмәгән.
Көннәрдән бер көнне аларның хуҗалары Наил тауга чаңгы шуарга барырга
уйлаган. Чаңгыларны җилкәсенә салган да чыгып киткән. Тауга җиткәч, Наил шуып
төшмәкче булган. Киребеткән Уңтәпи гел бер якка каера, юньләп шумый, өстерәлә
икән. Султәпи дә, хуҗа Наил дә тәмам арыган. «Рәхәтләнеп шуып та булмады инде»,
– дип, Наил өйгә кайтып киткән. Ул чаңгыларны сарайга терәтеп куйган да, чанасын
өстерәп, тауга юнәлгән.
Уңтәпи белән Султәпи көне-төне шунда терәлеп басып торганнар. Җилдә
буяулары кубып беткән, беркемгә дә кирәкләре калмаган.
Менә шулай була ул: бер чыкмасын яман атың... Мактанчыклык та, кирелек тә
юньлегә илтми икән.
Шуның белән әкият тә бетте, Наил исемле малай да йоклап китте...


Илгәзия ӘГЪЛӘМОВА,
Кукмара 4 нче урта мәктәбенең
3 нче сыйныф укучысы

***
Хыял
«Ак Барс»ка җан атамын,
Җиңсеннәр, дип тырышам:
Хоккей уены башлангач,
Көч бирәмен, «сугышам!»
Җиңелсәләр, бик күңелсез,
Борын салына бераз...
Әллә инде уенчылар
Тырыштылармы бик аз?
Гагарин кубогын тагын
Кулларына алсыннар.
Зарипов, Морозовлар күк
Уйнап дан казансыннар!


Әлфис ШӘКЕРТҖАНОВ,
Олыяз урта мәктәбе укучысы

***
Балыклыма
Иксез-чиксез басу кырларыңда
Шаулап-гөрләп үсә игеннәр.
Саклап яшик туган авылыбызны,
Нинди матур авыл, дисеннәр.
Бүгенгедәй һәрчак тыныч булып,
Сызылып атсын иде синдә таң.
Кая барып, кайда йөрсәм дә мин,
Туган авылым, сине онытмам!


Илһам СӘЛАХОВ,
Олыяз урта мәктәбе укучысы
***
Су анасы, Шүрәлесе белән
Даны еракларга таралган.
Еллар үтеп, язлар җиткән саен,
Тукай исеме җиргә яңарган.
Нәни Апуш, авырлыкны күреп,
Азмы-күпме иңләп кырларны,
Туган авылыдай якын иткән
Яшәү көче биргән Кырлайны.
Ничә гасыр онытылмый яши,
Безнең белән бергә атлый ул.
Язган шигыре, әкияте белән
Үз исемен горур саклый ул.


Галия ХӘСӘНОВА,
Зур Кукмара урта мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы


***
Кечкенәдән әни миңа
«Су анасы»н укыды.
«Шүрәле» дә төшкә керде,
«Туган тел» дә ятланды.
Бәләкәйдән бу шигырьләр
Күңелгә кереп калды.
Беркайчан да, беркайда да
Онытмам мин Тукайны.
Хәзер үзем энемә мин
Маэмай турында сөйлим.
«Эш беткәч, уйнарга ярый»,
Икәнен дә хәтерлим.
Яланаяклы Тукайны
Кечкенә итеп күзлим.
Әкиятләре ничек күп?!
Шуңарга рәхмәт, дим мин.


Элина ГЛУХОВА,
Зур Кукмара урта мәктәбенең
5 нче сыйныф укучысы