Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зарифизмнар

 Мәшһүр полководецлар да үз-үзләрен җиңә алмый.
 Сыерчыкның үз җыры булмаса да, аны беркем дә плагиат дип әйтми.
 Юл тарайса – сукмакка, фикер тарайса, гайбәткә күчә.
 Күл саекса – бака, ил казнасы саекса – түрә үрчи.
 Көнчелек ялгызлыкка иң кыска юл.
 Балтаның кадере – күлдә, алтынның кадере чүлдә югала.
 Су салкыны тирәндә, хатын-кызның кемлеге биләмдә беленә.
 Бүрегең белән киңәшеп, күләгәң белән тиргәшеп булмый.
 Дәүләтне – салым, империяне золым яшәтә.
 Хәйлә – максатка ирешү өчен уйлап табылган тозак.
 Татар, түрә булса, чабатасын гына түгел, портретын да түргә элә.
 Үз парыңны табуы авыр, аның белән яшәү исә тагын да авыррак.
 Энҗенең кадере – муенда, кызның кадере – куенда.
 Көнче кеше булсаң – дусларың, кирәкле гамәл кылсаң, дошманнарың артыр.
 Алдакчыны – күзләре, имансызны сүзләре сата.
 Малың таралса – дустың, гайбәтең таралса, дошманың кими.
 Хатын-кызның чын йөзен кичен ире генә күрә.
 Көнче кеше этеннән дә көнләшә.
 Түрә баеса – хәерчеләр, галим баеса, наданнар артыр.
 Тигәнәк баш булса – гөлләр, хатын-кыз баш булса, чын ирләр бетә.
 Үрдәкле күлдә бака үрчемәс.
 Тилгән – чебешне, нәфесле яшь кызны күзләр.
 Яшь парга – көн, ялгызга төн озын.