Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юморескалар

ПАРТИЯЛӘР ТӨРЛЕ, ТАМАК БЕР…
Юмореска
– Их бу күп партиялелек, биздерде бит тәмам. Шуның аркасында өйдә һәркөн
ниндидер ыгы-зыгы килеп чыга да куя. Ник дисәгез? Мин, Камил Кәримов әйтмешли,
үзем «Идинарус», хатын – Зюганов партиясендә, балалар Жириновский яклы. Ә бер
ерак туганым элек сыра сөючеләр партиясенә кергән иде һәм урам буйлап сыра чөмереп
йөри торгач, каядыр сеңде.
Без, исән калганнар, тырмашып-маташып дигәндәй, яшәргә омтылабыз. Дөньяга
карашларыбыз төрле булса да, өйдә тәүлеккә өч мәртәбә аш бүлмәсендә, табын янында
күрешәбез. Тамак ул үзе, нинди генә партиядә булсаң да, бер нәрсәгә генә – ашка
табынып яши һәм, аш турында уйлап, аңа гына тугрылыклы булып кала.
Аллага шөкер, ризыкка мохтаҗлык юк – төрле партияләрдә булсак та, йорт та, сыер
да, сарыклар да, ат та бар, һәм аларны төнлә чит яклардан караклар урлап китмәсен
дип, мылтык та сатып алдым.
Мин, йортның хуҗасы буларак, үземә – малларга азык табыштыруны, хатынга
– сыер саву, балаларга ат һәм сарыкларны карау вазифаларын билгеләдем. Тик алар
тарафыннан бу вазифалар төгәл генә үтәлеп бетми шул. Аш бүлмәсендә безнең
карашлар бер булса да, абзар-кура тирәсендә алар, төрле якка таралып, пыран-заран
килеп бетә шул.
Нинди генә хәлләр очраса да, мин – йорт хуҗасы «Идинарус» буларак, бу
партияләрнең йогынтысына бирешмим һәм әби-бабамнан калган кәсепне, мал-туар
үстерүне хуплап, бердәмлекне саклап калырга тырышамын.
…Менә шулай, сәяси мөнәсәбәтләрне урнаштырам, дия-дия, кыш та үтеп китте
һәм бәрәңге утырту вакыты җитте. Мин, гадәттәгечә, атны җиктем һәм: «Барлык
партияләр, берләшегез! Хәзер бәрәңге утыртабыз», – дидем. Идинарус буларак, мин
төрәнгә ябышам, хатын, Зюганов партиясе буларак, ат башыннан тота, ә Жириновский
партиясендәге балалар чиләкләрдәге орлыкларны буразнага салып йөрер. Чү! Чү!
Оныкларны да компьютер артыннан торгызып, бакча өстенә чыгарыгыз, эшли
белмәсәләр дә, карап торулары киләчәктә бердәм яшәр өчен зур дәрес булыр…


ГЕНЕРАЛ КИЯВЕ
Булган хәл
Авылдашыбыз Фәрит, армиягә киткәч, Мәскәүдә хезмәт итә. Егет сабыр холыклы,
тырыш һәм дә алтын куллы иде… Кайтырына бер ай калгач, часть командиры
аны хәрби округ генералының дачасын төзергә җибәрә (элек солдатның мондый
хезмәте «Дембельский аккорд» дип әйтелә иде). Бер ай эчендә солдат авылдашыбыз,
генералның ышанычына кереп, аның ихтирамын яулый. Шуңа күрә дә генерал белән
дачада, фатирында, генерал киемнәрен киеп тә, хәтта аның буй җиткән кызы белән
янәшә утырып та фотога төшү мөмкинлекләре туа.
Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач, Фәрит үзенең генерал тормышына бәйле
Сатирик әсәрләр
188
дәрәҗәле фоторәсемнәре белән мактана, билгеле. Аны тыңлап торучылар арасында
күрешергә кергән дус-ишләре, урамда әз-мәз генә сүз таратучы күрше хатыннар да
була.
Бу очрашулардан соң: «Фәрит генерал кияве, генерал кызына өйләнгән, Мәскәүдә
квартирасы да, дачасы да бар, вот молодец малай», – дип, хатыннар белер-белмәс
хәбәр тараталар.
Авылның икенче очында хәтта: «Фәрит армиядән генерал булып кайткан», – дип тә
сөйләүчеләр табыла… Ләкин, ни генә сөйләнсәләр дә, еллар үтү белән, алар һәммәсе
дә онытылды. Фәрит үзебезнең авылдан тегермәнче Шәрипҗан кызына өйләнеп гомер
итсә дә, аңа «Генерал кияве» дигән кушамат тагылып калды. Һәм бу кушамат аның
каенатасы, тегермәнче Шәрипҗанга халык каршында зур уңайсызлыклар тудыра иде.


ПОЖАЛЫСТЫ
Юмореска
Хәзерге «теләсә нәрсә эшлә» дигән әрсез, демократик заманда халык арасында
«Пожалысты» дигән сүз, көннән-көн киң кулланыш табып, үзенә зур абруй яулый бара.
Нәрсә эшләргә маташма, нинди генә гамәл кылма, һәр җирдә сине «пожалысты»
дигән сүз белән каршы алалар. Ирекле җәмгыятьтә торуыбызга шатланып туя
алмыйбыз, кибет ачасың киләме, фермер хуҗалыгы ясыйсыңмы – бернинди киртә
юк, һәрвакыт сиңа баш иеп, «пожалысты», – диеп каршы алалар үзеңне. Теләгәнеңне
яз, теләгәнеңне әйт – һәммәсенә дә яшел юл һәм «пожалысты, пожалысты», – дип
кыстаулар яңгырый да яңгырый гына.
Хезмәт урыныңда берәр низаг чыгып, «нәчәлнигеңне» сүгеп ташлыйсыңмы –
пожалысты. Демократия чоры бит, пожалысты, акыр-бакыр, телең көтүче чыбыркысы
кебек озая барсын. Югарыда әйткән гамәлең өчен синең телеңне түгел, бары эш
урыныңны кыскартулары гына ихтимал.
Әгәр озын телең аркасында эш урының кыскартыла икән, ул вакытта сине:
«Пожалысты», дип мәшгульлек үзәге (центр занятости населения) каршы ала. Монда
сине: «Эш табарбыз, рәхим ит», дип каршы алалар һәм соңыннан «всегда пожалысты»
дигән эш урыны тәкъдим итәләр.
Инде бу «всегда пожалысты» дигән эш урынындагы «нәчәлникне» сүгү генә түгел,
аны биредә кыйнап ташласаң да, эш урының гомердә дә кыскартылмый икән. Чөнки
мәшгульлек үзәге үзеңә шундый эш тәкъдим итә – биредә озын телеңне сузып, кыска
хезмәт хакы алып, билеңне катырып, бөкреңне чыгарып хезмәт ит кенә, пожалысты.
Ай-һай, бу «пожалысты» дигән сүз тормышның һәр почмагына, һәр ноктасына,
бизнес, сәүдә, сату итүнең түренә үтеп керде бит, җәмәгать. Мәсәлән, син хатын-кыз ди,
бала табарга больницага барасың һәм сиңа анда: «Гинекологыбыз үзе дә бәби табарга
шәһәргә китте, шәһәрдә баланы яхшы таптыралар икән, аның белән бергә бала табу
зур бәхет, шәһәргә барыгыз, пожалысты», – дип, ягымлы гына озатып калалар үзеңне.
Инде хәзер эшләмәсәң дә, укып йөрмәсәң дә ярый, өйдә ятып торасыңмы, көмешкә
куасыңмы – ул синең эш, теләсәң нишлә – пожалысты.
Әгәр инде, кәеф-сафа торгызу өчен, көмешкә куа алмасаң, ул нәрсә безнең авылда
«Тыкрык Әсма»да сатыла, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ал да эч – пожалысты!
Әгәр инде «Тыкрык Әсма»ның көмешкәсенә тончыгып үлсәң, бу очракта бездә
бизнес нокталары ачылды. Ул-бу була калса, авылда тимерче Таһир, мал туплау
нияте белән зират челтәрләре ясый, комсыз Хафиз кәфен кибете ачты, ә кабер казучы
гастарбайтерлар «зират йортында» ук яши… Гомумән әйткәндә, теге дөньяга да
ишекләр ачык һәм «всегда пожалысты».


Рөстәм АРИФУЛЛИН,
Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылы