УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
БАТУЛЛА
Әче телле Туфан
С и б г а т Х ә к и м . Ай усал Туфанның син сөйләгән «Могикан»ы.
Б а т у л л а . Усал, Сибгат абый, усал. Туфан умырзаялар, ромашкалар, резедәләр,
агылган болытлар шагыйре буларак күбрәк билгеле. Елмая торган Туфан бар. Әче
телле Туфан бар. Халык арасында таралган бик усал юллары бар.
Безнең башта, энем, зур нәрсәләр,
Синең башта, энем, ни исәп?
Күсәк икәнеңне күптән беләм,
Кем кулында соң син, и күсәк?
(Табиевка)
С и б г а т Х ә к и м . Шәп! Хе-хе! Хе-хе-хе, шәп!
Б а т у л л а . Тагын да шәпләре бар.
Әдәбият мәйданы ул
Көрәш тә алыш кына;
Халык намусы булырга
Җитми шул «Намус» кына.
(Бәширгә)
С и б г а т Х ә к и м . Хе-хе-хе, шәп!
1986
Кичәгә бәя
Тинчурин театрында «Актаныш талантлары» кичәсе булып узды. Алдагы елларда
актанышлылар җыр, бию, хор белән Казан тамашачысын хәйран калдыра торган иде.
Бу юлы кичә, оешмаганлыктан, сүлпән барды. Тәнәфес вакытында азнакайлы Марсель
Гали, Актаныш шагыйрьләрен бер почмакка кысып, болай ди:
– Азнакай кичәсе белән моны чагыштырып булмый, «нәданнарым»! Кичәгез
фәкыйрь. Эчәргә су, чәй юк... Ә сез күрдегезме – Азнакай нишләде? Ике йөз илле
торт кына куелган иде табынга.
Актаныш җегетләре Ләбиб Лерон, Данил Салих, ни әйтергә белмичә, башларын
түбән иеп тик тора. Аларны кызганып, Батулла ярдәмгә килә:
– Мактанма, Марчук! Президент Азнакайда туган булса, сезнең кичә дә шулай
фәкыйрь узган булыр иде, – ди.
1997
Тәхет вә аның варислары
Язучылар утырышында гомер буе түргә узмыйча, ишек катында гына утырырга
күнеккән Батулла беркөнне түргә барып утыра. Фәрваз Миңнулла аңа әйтә:
– Нигә син түргә үрләдең әле? – ди.
– Бу – Әмирхан Еники урыны, ул кергәнче берәрсе алмасын дип утырып торам,
– ди Батулла.
– Еники урынына өмет итүче язучылар да бармыни прозаиклар арасында? – дип
сорый Фәрваз.
– Бар! – ди Батулла. – Марсель Гали.
– Ха-ха-ха, алай булса, синең эш бик мөшкел бит, Батулла малай! – дип көлә Фәрваз.
– Ул нахал сине, мөгаен, төртеп төшерер бу урыннан.
1990
Язучылар
– Ага кеше, әйтеп бирсәңче, язучылар кемнәр алар, ниндиләрен сез хөрмәт итәсез?
– Язучылар төрле була! – дигән Батулла. – Яла язучы. Әләк язучы. Отчёт язучы –
алары коммунист язучылар. Бар әдәби әсәр язучы. Бар әдәби әсәр язам дип уйлап та,
әдәби булмаган әсәр язучы. Бар язмый торган язучы. Бар яза торган әдипләр.
– Ничек инде ул язмый торган язучы?! Язмагач, язучы буламыни инде ул?
– Була! Язмый торган язучыларның байтагы дәреслекләрдә классиклар дәрәҗәсендә
өйрәтелә.
Киңәш
Эльс Гадел:
– Мин Ринат Мөхәммәдинең «Сират күпере» романын сукырларга укып чыктым.
Батулла:
– Син аны чукракларга да укып чык!
1995
НАЛАСАЛЫ
Тыгыз график...
Фән дөньясы, мәш килеп, Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан халыкара
конференциягә әзерләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
директоры Ким Миңнуллин гыйльми сәркатип Рөстәм Галиуллинга эш куша:
– Аксакал язучыларга шалтыратып чык әле, алар катнашмаса, конференция тулы
канлы булмас, – ди.
Кушылган эш – үтәлгән эш, гыйльми сәркатип, җиң сызганып, халык шагыйрьләрен,
язучыларын, Тукай премиясе лауреатларын фәнни конференциягә чакырырга тотына.
Иң әүвәл Ренат Харисның номерын җыя.
– Ул көннәрдә графигым бик тыгыз, планны карамыйча әйтә алмыйм, – ди Халык
шагыйре. Бераз кәгазь кыштырдаткач, ниһаять, аның авызыннан җылы сүзләр яңгырый.
– Ул көнне син әйткән вакытта мин буш икән, килермен...
Аның болай да тыгыз графигына тагын бер чара өстәгән гыйльми сәркатип, җиңел
сулап, Рабит Батуллага шалтырата.
– Графикны карамыйча гына әйтә алмыйм бит, ул көнне буш булмавым да бар, – ди
Халык язучысы, аны тыңлагач.
Сиксәнгә җитеп килгән аксакалның бу «кыланмышына» бик гаҗәпләнә гыйльми
сәркатип:
– Рабит ага, син инде үзебезнең кеше, нәрсә график-мазар дип сөйләнгән буласың?
– Ашыкма, көтеп тор, исәпләргә комачаулыйсың, – ди Батулла. Үзе исә ниндидер
кәгазьләр кыштырдата, нәрсәдер саный. – Әһә! Килә алам икән! Алты көн саен
авыруымның өянәге кабатлана, график буенча ул көнгә туры килми икән, рәхмәт
төшкере!
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.