Логотип Казан Утлары
Публицистика

Табышмаклы гомер иясе

Таҗетдин Ялчыголның тууына 255 ел

Кырлай авылыннан Җаек (Уральски) каласына алырга килгәндә, «мин ян тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем», − дип язып үтә Г.Тукай үзенең «Исемдә калганнар» әсәрендә.

Һәр китапларның арасында

Сөеп укыганым «Газизә».

Салкын йөзләрдин, җаман сүздин

Бәнем җан гынаем да бик бизә.

1860 елларга караган бер кулъязмада әнә шундый юллар бар. Биредә дә сүз шул ук «Рисаләи Газизә» китабы турында бара. Филология фәннәре докторы, профессор Габдрахман Таһирҗанов: «Рисаләи Газизә», кулъязма килеш бик күп таралудан тыш, әллә ничә тапкырлар басылган да, һәм ул дистәләрчә мәртәбәләр нәшер ителгән «Кыйссаи Йосыф», «Кисекбаш», «Бәдәвам», «Нәсихәт-әс-салихин», «Рәүнәкъ-әл-ислам» китаплары белән бергә авыл мәдрәсәләрендә дәреслек булып хезмәт иткән»1 , − ди.

Г.Рәхим белән Г.Газиз дә аны «безнең татарның бик яратып укый торган китапларыннан берсе»2 , – диләр. «Казан утлары» журналының 1966 елгы 1 нче санында Н.Исәнбәт язуына караганда, бу китап Таҗетдин Ялчыгол углы тарафыннан язылган. Монда хата киткән: Минзәләбаш авылын Татар Җиреклесе, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларында, дип уку кирәктер.

Кем соң ул Таҗетдин Ялчыгол?

Аның турында элек тә, хәзер дә матбугатта мәгълүматлар чыгып тора. Ул Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин кебек мәшһүр галимнәрнең игътибарыннан читтә калмаган. Әдәбиятчылардан Г.Рәхим, Г.Газиз аның иҗатын өйрәнгәннәр. Соңгы чорда А.Фәтхи, М.Госманов, Х.Миңнегулов, М.Әхмәтҗанов, М.Гайни-Лабити хезмәтләрендә Таҗетдин Ялчыгол иҗаты чагылыш таба. Башкортстанда Ә.Харисов, И.Галәүетдинов һәм башкалар аның хакында, әсәрләренең теле турында язып чыктылар.

Г.Ибраһимов аны «ике халык арасыннан чыккан», ягъни татар һәм башкорт халкы арасыннан күтәрелгән әдипләр рәтендә искә ала3 . Г.Рәхим һәм Г.Газиз тарафыннан төзелгән «Татар әдәбияты тарихы»нда аның турында күп мәгълүмат бирелсә дә, аларның шактый төгәлсезлеген күрсәтергә кирәк. Мәгълүм булганча, Таҗетдин Ялчыгол үзен «Рисаләи Газизә» китабында «аз азыклы, күп языклы Көдәй халкының галиме», дип атый. Шуннан чыгып, Г.Рәхим белән Г.Газиз «Көдәй» Таҗетдиннең «ихтимал мулла булган авылының исемедер»4 , – диләр.

Профессор Г.Таһирҗанов та, «Кәди халкының» дигәндә, бу сүз артына сорау билгесе куя. Әхнәф Харисов китабында әлеге сүз юл хәрефеннән башланган «гидай» сүзенә әверелгән. Монда инде «гидай» – теләнче, хәерче, саилче, ярлы дигәннәрне аңлата, ягъни Таҗетдиннең ниндидер ярлы, хәерче халыкның галиме дип аңларга тиеш булабыз.

Чынлыкта исә, Көдәй – бер ыруның исеме. Мәсәлән, XVII-XVIII гасырларда бу ыру дүрт нәселне: Төрекмән Көдәй, Урман Көдәй, Шайтан Көдәй һәм Бәләкәй Көдәй нәселләрен берләштергән. Берничә йөз ел элек бу ыру Әй елгасы буенда яшәгән әйлеләр составына кергән. Әйле ыруының шәҗәрәсенә караганда, Т.Ялчыголның дистәләгән төп бабасы әнә шул Әй елгасы буенда тереклек кылган.

Аның хакында безгә мәгълүм биографик мәгълүматлар бай булмаса да, алар бу шәхесне асылда аңлау һәм аны үзе яшәгән иҗтимагый шартларга куеп, шул чор сыйныфларының ихтыяҗлары белән бәйләнештә караганда, тормышының төп мәгънәсен дөрес билгеләү өчен җитәрлек, дип әйтә алабыз.

Тормыш төрле һәм катлаулы булган кебек, тарихи шәхесләрнең дә язмышы катлаулы һәм төрле. Кайчакта шулай була ки, аларның кайберләре турында әйтелергә тиешле уңай фикерләр әйтелмичә кала, чөнки әлеге шәхесләрнең шәхси тормышларындагы кайбер нюанслар тоткарлый.

Соңгы вакытта Таҗетдин белән дә шулайрак килеп чыкты. М.Госмановның 1972 елны Казанда басылган «XVII-XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары» дигән китабында («Тәварихы Болгария» әсәренә багышланган бүлектә) язучыга карата тирән эзләнүсез бирелгән бәя нәтиҗәсендә, Таҗетдиннең «ачы бал эчеп, кинәт кенә үлүе турында»гы хәбәре – «исерек хәлендә үлгән» дигән «сенсация»гә әйләнә. Әйдәгез, асылына төшенеп карыйк. Ш.Мәрҗани аның турында болай яза: «Сәяхәте вакытында дусларыннан берәүнең йортына кереп эчәргә сорады, өй хуҗасы ачы бал китереп биреп, шуны эчеп, кинәт кенә Имәнле исемле авылда вафат булып, каберлегендә күмелде»5 . Р.Фәхреддин Таҗетдиннең 1838 елның 26 июнендә (һиҗри белән 1254 ел, рәбигыль-ахир аеның 14 нче көне) үлүен генә яза6 . Вафатының ни сәбәптән икәнен телгә алмый. Югыйсә, ул да бит Ш.Мәрҗанине кабатлый алгандыр. Мәсьәлә монда катлаулырак. Җимешле агачка таш аталар дигәндәй, үзе муллалык иткән авылдан 30-40 чакрым читтә кинәт кенә үлгәнлектән, заманында аның үлүе хакында төрле авылда төрле хәбәр таралган. Шундый хәбәрләрнең берсе: исереп, эчеп үлүе хакындагысы, Таҗетдинне күралмаган муллалар, мөәзиннәр тарафыннан күпертелеп җибәрелүе дә гаҗәп түгел. Мөгаен, әнә шундый хәбәр Ш.Мәрҗанигә дә барып ишетелгәндер. Ә инде айлар, еллар үткәч, хакыйкать өскә чыккан, һәм Р.Фәхреддин дөреслекне аңлаган хәлдә, мәсьәләне күпертеп торуны кирәк тапмаган, шуңа күрә аның кайсы авылда, кайчан үлүе турында гына хәбәр иткән.

1914 елның 27 апрелендә «Шура» журналына җибәрү өчен язылган «Мөдафәга»да (яклау язуы): «...Зәй буе тарафларына барып кайтканда, Таҗетдин Имәнлебаш дигән авылда Габдессәлам дигән бер танышына кунарга керә. Иртән намазга барып кайтканнан соң, алар чәй эчәргә утыралар. Шунда бер касә чәй эчеп, әллә нигә кәефем үзгәреп тора әле, дип, ястыкка таяна һәм озак та тормый үлеп тә китә», – дип язылган. Аны Югары Мәлем авылының имамы, Таҗетдин оныкларыннан берсе, Һидиятулла Таҗетдинов бабасының үлемен үз күзләре белән күргән Вәлид дигән кеше авызыннан үзе ишеткән буенча язган.

Менә болардан чыгып, без Т.Ялчыголның кинәт кенә үлүен әйтә алабыз. Тарихтан билгеле булганча, Таҗетдин яшәгән дәвердә, бигрәк тә төрки халыклар арасында феодализмга хас йомыклык, караңгылык, томаналык һәм дини фанатизм бик нык хөкем сөрә. Патша Россиясе алып барган реакцион сәясәт татар һәм башкорт халкындагы иҗтимагый фикер үсешен нык тоткарлый. Халык массалары реаль тормышта аз гына да бәхет чаткылары әсәрен күрмәгәч, чын бәхетне, рәхәтне – хыялый теге дөньядан өмет итә. Суфыйчылык, ишанлык кебек күренешләрнең тамыр җәюен дә нәкъ әнә шуның белән аңлатырга кирәк.

Без аның кайда һәм күпме торуы хакында, нигездә, үзе язганнарга таянып фикер йөртәбез. «Тәварихы Болгария» дигән әсәрендә («Тарихнамәи Болгар» исеме белән дә билгеле) ул үзенең шәҗәрәсен яза. Бу әсәр безгә теге яки бу дәрәҗәдәге тарихи чыганак буларак кына түгел, авторының үзе турында китергән мәгълүматлар җәһәтеннән дә кызыклы.

Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә татар археографы С.Вахиди тупланмасыннан кергән бер кулъязмадагы (587 сакл. бер.) шәҗәрәдә Таҗетдиннең үзе турында тагын да тулырак мәгълүмат китерелгән. Кулъязмадан күренгәнчә, Таҗетдин Ялчыголның 4 малае, 3 кызы булган (Бәһаветдин, Җәлалетдин, Шәрхенетдин, Госаметдин, Бибинәфисә, Газизә, Җәмилә).

Таҗетдиннең үзе турында кайбер мәгълүматлар аның «Рисаләи Газизә» дигән китабында да бар. Бу китап 1796 елда язылган һәм үз дәверендә, күчерелә-күчерелә, халык арасында киң таралган. Ул Бохара суфые Аллаярның (1713 елда вафат) «Сөбател гаҗизин» («Көчсезләрнең ныклыгы») исемле шигъри әсәренә комментарий (шәрех) рәвешендә язылган. Китап исламны тануга һәм тотуга, аның тарихына, ахирәткә багышланган. Бер үк вакытта бу әсәрдә дөнья тормышына, әдәп-әхлакка карата да фикерләр әйтелгән, мәсьәләне тулырак яктырту өчен, хикәятләр китерелгән. Боларны Таҗетдин үзе өстәгән. Бәлкем, нәкъ менә шуның өчен дә Ш.Мәрҗани «Рисаләи Газизә» авторының «Сөбател-гаҗизин»не ялгыш шәрехләве турында сүз алып барадыр.

Мәгълүм булганча, Аллаярның борынгы Идел буе төркисенә шактый якын, ләкин үзенә генә хас үзенчәлекләре булган «чыгтай шивәсендә» язылган бу әсәрен Утыз Имәни дә 1782 елда гарәпчә шәрехли.

Ләкин тегесе дә, бусы да киң массага рәхәтләнеп аңларлык булмый. Кешеләрнең әлеге әсәрне ана телләрендә аңлатып бирүе турында ялваруына Газизә исемле кызының үтенече дә өстәлгәч, Таҗетдин бу китапка аңлаешлы төрки телендә тәфсилле аңлатмалар бирә. Китап шул чор мәктәпләрендә тел-әдәбият дәреслеге сыйфатында кулланылып йөргән. Язылып, кырык елдан артык вакыт үткәч (хәтта Таҗетдин үзе үлеп, 9 ел узганнан соң гына), ул 1847 елда Петербургта басылып чыга. Казан император университеты типографиясендә 1850 елда нәшер ителә һәм шуннан соң Казанда күп мәртәбә (соңгысы – 1916 елда) бастырылып таратыла. Аның В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз китапханәсендә ундүрт басмасы саклана. «Рисаләи Газизә»нең язылу формасы эчтәлегенә тулысынча туры килә. Әгәр дә шигъри калыпта язылган Аллаяр тексты көйләп укыганда, илаһилык төсе алып, хискә тәэсир итсә, Таҗетдин комментарийлары аз гына булса да дөньяви фикерләүне кузгатып җибәрәләр. Бу китапның халыкта күп таралуына һәм аның яратылып укылуына әнә шул сәбәп тә инде. Чөнки ул чын мохтаҗлыкта һәм караңгылыкта яшәгән кешеләргә әзме-күпме рухи азык биргән, якты тормышка өметләрен өздермәгән.

Таҗетдин Ялчыгол проза өлкәсендә дә, шигърияттә дә шактый хәбәрдар булган. Ул, милли әдәбиятыбызда беренчеләрдән булып, татар кыллы инструментларына игътибар итә. Мәсәлән, Таҗетдиннең Сарман районында табылган бер кулъязма әсәрендә татарлар арасында киң таралган гөслә, скрипка, думбра һәм әриләнең рәсемнәрен бирүе карашларының киңлеге, татар мәдәнияте белән якыннан таныш булуы турында сөйли7 . Таҗетдин нәселе кешеләре тапшырган иске кулъязмалар арасыннан табылган шигырьләр арасында улы Җәлалетдин хәзрәт язган бер шигырь аеруча игътибарга лаек. Ул Таҗетдин үлгәннән соң язылган. Һәр икеюллыкның беренче юлы, баш хәрефләрен бергә җыйсаң, «Вәләд Таҗетдин» дигән сүз килеп чыга. Әлеге телестихта Таҗетдингә реаль бәя бирелгән. Бу шигырьдән аның Зәй буенда берничә еллар йорт-җир белән тереклек итүе, балаларының Кызыл илдә (ягъни Кызыл Чапчакта) үскәнлеге, Таҗетдиннең исеме танылган булуы, бер үк вакытта аның диндар икәнлеге, күп китаплар өйрәнеп белем алуы һәм зур омтылыш белән дәрес бирүе әйтелгән. Шул ук вакытта дөньяны сөймәве һәм әһлене (биредә ил түрәләрен дип аңларга кирәктер) дус тотмавына басым ясалган. Бу юллар Таҗетдиннең «Рисаләи Газизә»гә язган кереш сүзендә үзе турында «адәмиләр арасында дошман тотылган, барча эшне Ходага тапшырган» дигән сүзләре белән аваздаш яңгырыйлар.

Таҗетдин Ялчыгол һиҗри белән 1240 елда Югары Мәлем авылына күчеп килгәч язган һәм «Тәфсире Сидрәт ел-мөнтәһа» дип аталган «Һәфтияк» тәфсиренең бер кулъязма нөсхәсендә шагыйрь һәм күренекле рухани Гали Чокрыйның (1828-1889) үзенең шәкертләре һәм укучылары өчен иҗат ителгән бер шигыре теркәлгән. Ул заманында шактый танылган дин әһелләрен олылап язылган. Яртысыннан күбесе Таҗетдин хәзрәт турында.

1785 елны әтисен хәзерге Мамадыш районына кергән Кече Сөн авылында җирләгәннән соң, Таҗетдин Кама аръягына чыгып, шунда төпләнеп кала. Моның үз сәбәпләре бар. Беренчедән, аңа әтисе кабере тирәсеннән ерак китмичә, йорт-җир белән яшәргә һәм елына ике мәртәбә каберен зиярәт кылырга васыять итә. «Тәварихы Болгария» әсәрендәге шәҗәрәдән күренгәнчә, «Шартларымны үтәмәсәң, әбәд разый дәгелмен» дип кисәтә әтисе. Икенчедән, бу якларда аны якынрак аңлаучы халык була. Ул башта Татар Җиреклесе (Түбән Кама районы) авылына (хәзер бу авылны Каенлы дип йөртәләр) күчеп килә. Аннан ул Кызыл Чапчак (Түбән Кама районы) авылында яши, крестьян балаларына дәресләр бирә. Соңыннан Югары Мәлем (хәзерге Зәй районы) авылына күчә һәм муллалык итә.

Тагын моңа кадәр күтәрелмәгән бер нәрсәгә тукталып үтмичә булмый. Әдәбият тарихында Таҗетдин Ялчыгол дип мәгълүм булган бу шәхеснең фамилиясе ничек соң? Яхшыкол дигән фикерне алга сөрүчеләр дә бар. Моңа этәрүче сәбәпләрнең иң зурысы – кабер ташындагы язмалар.

Зәй районының Имәнлебаш авылы зиратындагы кабер ташында аның Яхшыкол углы икәнлеге һәм 1838 елда вафат булуы бәян ителә. «Ташка басылган бу мәгълүматлар аның үлү елын («Башкорт шәҗәрәләре»ндә һәм кайбер башка чыганакларда ул 1837 ел дип бирелә) төгәл күрсәтү белән бергә «Яхшыкол» дигән исеме турында уйландыра.

Сарман районы Игәнәбаш авылында 1975 елның җәендә табылган, хәзер Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана торган кулъязма җыентыкта Таҗетдин Ялчыголның «Тәварихе Болгария»се бар. Китапның кырыена: «1838 елда сәратан йолдызының 21 нче көнендә ... мәзкүр Мәлем карьясында тереклек идүче мелла Таҗетдин (бине) мелла Яхшыколый хәзрәтләре Зәй буенда маризларә (авыруларга. – Д.Г.) дәва идеп йөрдеке вакытында Зәй суы карбендә (янында. – Д.Г.) Имәнлебаш карьясында вафат булып, анда дәфен улынмышдыр», − дип язылган.

Таҗетдин Ялчыголмы, әллә Таҗетдин Яхшыколмы? Р.Фәхреддиннең «Асар»ында Таҗетдиннең тәмамланган китаплары ахырында язып беркетелгән гыйбарәләре китерелгән (336-337 битләр). Анда ул Таҗетдин бине Яхшыкол әл-Болгари әл-Иштәки формасында китерелә. Бер хатында профессор Г.Таһирҗанов Таҗетдин хәзрәтнең хаттат Сәгъдетдин күчергән язмаларын күргәне булуын, анда Таҗетдин Яхшыкол, дип язылуын хәбәр иткән иде. Сәгъдетдин Таҗетдиннең замандашы һәм дусты, аның белән бергә гәпләшеп, фикер алышып яшәгән Имәнлебаш авылы кешесе булырга тиеш. Авылдашларының әйтүенә караганда, ул «атаклы китап күчерүче» булган. Зиратта әле хәзер дә Таҗетдин кабереннән 20 метр гына читтә, яше йөздән арткан куш чыршы астында «Сәгъдетдин бабай кабере» сакланган. Сәгъдетдин Таҗетдин атасының исемен яхшы белгәндер, дип әйтәсе килә. Әмма ул, Яхшыкол, Ялчыгол исемнәрен бердәй күреп, бу исемнәр киләчәктә бәхәс тудырыр дип уйламагандыр да. Ә менә 1987 елда язучының Сармашбаш авылы мулласы Н.Җәмилевтән табылган таш мөһерендә дә «Таҗетдин Ялчыкол углы» дип язылган. Бу инде яңа бәхәсләргә урын калдыра шикелле...

Таҗетдин Ялчыгол кайчан һәм кайда туган? Моңа кадәр аның 1838 елда вафат булганлыгын гына яздылар. Каберенә куелган беренче ташка 1838 елда бакыйлыкка күчкән, диелгән. Ризаэддин бине Фәхреддин «Асар» дигән хезмәтендә Таҗетдин хәзрәтнең 1768 елда дөньяга килеп, 1838 елның 26 июнендә 71 яшендә вафат булуын әйтә.

Әдип сүзләренә ышанмаска мөмкин түгел. Аның әнисе Нурҗамал ахун Габденнасыйр кызының бертуганы Таҗетдин хәзрәтнең улы мулла Һидиятулла никахында була. Ризаэддин бине Фәхреддин, әлбәттә, Таҗетдин Ялчыголның үлгән көнен бик төпченеп ачыклагандыр. Ә аның туган елы һәм кайда тууы табышмак булып калган. Хәер, Таҗетдин хәзрәтнең кайда тууы, гомумән, бернинди басма әсәрләрдә дә юк.

Танылган галимебез, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов «Мәгариф» журналында (2001 ел, №9, 19-20 б.) болай яза: Таҗетдин Ялчыгол якынча 1768 елның октябрендә, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, «Әй һәм Арша елгалары арасындагы «Курмаш-елга авылында» дөньяга килә... Фәндә Таҗетдин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләренә бәйләп карау да бар».

Зәй районының Иске Пәнәче авылында табылган кулъязмада Таҗетдиннең Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында тууы күрсәтелгән. Икенче бер мәгълүмат буенча, Кукмара ягында туган, дип әйтергә мөмкин. Мин 2009 елда аның турында «Чырагы нур сибә бүген дә...» дигән китап бастырып чыгардым. Әмма, тырышып карасам да, туган авылын ачыклый алмадым. Эзләнгән эзгә төшәр, дигән дә хак икән, китап чыкканнан соң да, әлеге әдипнең туган авылы белән кызыксынып яшәдем.

Марсель Әхмәтҗанов: «Таҗетдин бине Ялчыгол 1760- 1770 елларда Мулла Морат исеме белән барган азатлык хәрәкәтенә бәйле гаиләдә тәрбияләнә», дип әйтә (Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995, 2 б.). Моны кире кагып булмый. Ә менә Таҗетдин хәзрәтнең соңрак буын кешеләрендә яшәп килгән бер риваятьне өстәргә булыр иде. Алар ерак бабалары Ялчыгол хәзрәтнең (әле Ялчыгол абыз, дип тә әйтәләр) Пугачёв «явында» катнашуын һәм, бу азатлык хәрәкәте бастырылгач, җәзадан качып, Кавказ ягына чыгып китүе турында сөйлиләр.

Алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның тәүге томында (Казан, 1984, 443-452 б.) М.Гайнетдинов: «Сизелә ки, әдип үз биографиясендәге халык мәнфәгате белән бәйләнгән кайбер якларын яшерергә тырыша», − ди. Нәрсәне һәм нигә яшерергә тырышкан соң Таҗетдин хәзрәт? Әлбәттә, ул әтисенең XVIII гасырның икенче яртысында тарихта тирән эзләр калдырган азатлык өчен күтәрелгән халык яуларында катнашуын әйтергә теләмәгән. Аларда катнашучыларны хөкүмәт бу вакыйгалардан соң әле бик озак еллар эзәрлекләгән. Менә шуңа күрә дә, М.Гайнетдинов бик дөрес билгеләп үткәнчә, әтисе үлгәннән соң да, ул «Әй буеннан» әтисен, туганнарын, ыругдашларын эзләп табып, алар белән йөрешеп, аралашып яшәүне исенә дә китерми. Җир дә аңа «Әй буеннан» түгел, Тымытык тирәсеннән генә бирелгән була. Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр әле бик күп еллар әнә шул Тымытык тирәсендәге Чалпы авылы янында иген иккәннәр, уңыш үстергәннәр. Ялчыгол хәзрәт үзе бу якларда кирәйетлеләр кабиләсеннән булган, Нугайбәковлар фамилиясенә исем биргән Нугайбәк һәм аның уллары белән аралашып яшәгән.

Күрәсең, Нугайбәк Хәсәнов белән алар фикердәшләр булгандыр. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Пугачёв кузгалышы вакытында Нугайбәк патша армиясендә командир − старшина хезмәтендә торган. Аның отрядын баш күтәрүчеләргә каршы җибәрәләр. Әмма ул үзенең командасы белән алар ягына чыга. Хәтта 1774 елның 14 гыйварында алар Зәй ныгытмасын ала.

Восстание бастырылгач, Нугайбәкне дә кулга алалар, һәм ул асып үтерүгә хөкем ителә. Фәкать могҗиза белән генә исән кала. Мондый хәлләрдән соң Ялчыгол хәзрәткә улы Таҗетдинне ияртеп чыгып качудан гайре чара калмаган.

Дөньялар тынычлангач, алар хәзерге Татарстан җиренә кайтып утыра. Ялчыгол хәзрәт 1785 елда Кече Сөн авылында вафат була. Таҗетдин исә, Кама аръягына чыгып, авылларда муллалык итә. Ул үзенең туган ягына да баргалап тора, элекке танышлыкларын ныгыта. Кантон башлыгы Хөрмәкәй Нугайбәк улы чакыруы буенча барып, 12 нче кантонда дини йолаларның, ислам кануннарының үтәлешен күзәтә, дин әһелләрен берәм-берәм күреп тә, бергә җыеп та сөйләшүләр уздыра. Шундый ук миссияне янәшәдәге 2 нче кантонда да башкара.

Казанга, Уфага, Оренбургка юлым төшсә, беренче эш итеп архивлар ишеген ачып керәм. Шундый «командировка»ларның берсендә XIX гасырның 20 нче елларына кагылышлы кәгазьләр белән танышырга туры килде. Ниһаять, калын-калын зәңгәр кәгазь битләрендә үземне күп еллар биләп торган сорауга җавап таптым.

1820 елның 13 августында дворяннар утырышчысы Казанцев Минзәлә өязенең Минзәлә земство суды тәкъдиме буенча Таҗетдиннән сорау алу үткәрә һәм ул татарча сөйләгәннәрне русчага әйләндереп язып бара. (Рәсемдә.)

«Тазетдином меня зовут Якшигулов сын от роду мне 57 лет урождённый Бугульминского уезда из деревни Чалпов...» (ассызык безнеке. – Д.Г.). 

Казанцев белән Таҗетдин хәзрәт арасында сөйләшү менә шулай башланган. Иң мөһиме шунда: моңарчы әдипнең туган авылы, инде әйткәнебезчә, билгеле түгел иде, ә биредә аның туган авылы аермачык итеп хәзрәтнең үз авызыннан әйтелгән. Димәк, ул Чалпы (Чалпов) авылында туган. Хәзер бу авыл – республикабызның Азнакай районына караган зур гына татар авылы. Сорау алу вакытында ул үзен 57 яшьтә дип күрсәтә, димәк 1763 елда (1820 − 57 = 1763) туган була. Шулай итеп, Ялчыгол хәзрәтнең Чалпыга килүе 1760-1763 еллар тирәсенә карый.

 Менә шулай: Таҗетдин Ялчыгол улының (әтисен Якшыгол, Ишигол, дип тә язалар) тәрҗемәи хәлендәге бер мөһим дата ачыкланды − әдипнең кайчан һәм кайда туганлыгын белдек. 2018 елда тууына − 255, вафат булуына 180 ел тулуын искә алсак, архивта тап булган табылдыкның әһәмияте тагын да арта төшә.

Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәле мине һаман да кызыксындырып торды. Аның гаиләсе хакында тулырак беләсе килде. Шуңа күрә ул яшәгән авылларның тарихы белән бергә, шул чактагы җан исәбен алу материаллары белән дә танышып бара идем. Табигый ки, ул туган Чалпы авылының ревизия сказкаларын да (элек халык санын алуны язган кенәгәләр шулай аталган) өйрәндем. Нидер эзләп чапкан − кирәген тапкан, диләрме әле? Мин дә Таҗетдин Ялчыгол турындагы мәгълүматларны шул ук Чалпы авылында тутырылган ревизия сказкасында таптым.

1850 елның 21 августында үткән ревизия вакытында Чалпы авылы Оренбург губернасының Бөгелмә өязе 13 нче башкорт кантоны 13 нче йортка (юрт) караган булган. Кенәгәдәге 13-14 нче гаиләләр Таҗетдин Ялчыголның (Яхшигулов, дип язылган) ишле гаилә әгъзалары белән таныштыра. Таҗетдин хәзрәт инде 12-13 ел элек вафат булган (аны 1838 елда, дип түгел, 1837 елда вафат булды, дип язганнар: күрәсең, сказканы тутыручыга 12-13 ел элек үлде, дигәннәрдер, шуннан әлеге хата килеп чыккан). Хатыны – Биксолтан Ишмәмәтова икән. 1850 елда аңа 78 яшь булган.

Биксолтан абыстай кайсы авылда туган соң дигән сорау да тынычлыгымны югалтты. Эзләнә торгач, мин аның Таҗетдин Ялчыгол мулла булган Кызыл Чапчак авылы кызы икәнлеген ачыкладым. Әтисе – Ишмәмәт Калметов икән. Авылда Калметовлар йомышлы татарлар катламына караган. Алар Казан адмиралтействосына теркәлгән булган һәм, мөгаен, күп кенә өстенлекләрдән файдаланганнардыр.

1820 елның 13 августында дворяннар утырышчысы Казанцевның, Минзәлә земство суды тәкъдиме буенча, Таҗетдин Ялчыголдан сорау алу үткәргәнен искә алган идек инде. Монда Кызыл Чапчак авылының 27 кешесеннән сорашкан ул. Әлеге кешеләр арасында Биксолтанның әтисе һәм аның туганы да булган.

1795 елның 29 маенда Кызыл Чапчак авылында җан исәбен алу кенәгәсендә дә аларның исемнәре теркәлгән. Әйтик, бу вакытта Мөхәммәт Калметовка − 41, Морат Калметовка − 39, Ишмәмәт (Ишмәт дип язылган) Калметовка 36 яшь икән. Бу гаиләдән Зөләйха Калметова Зирекле (Ерыклы) авылының ясаклы татарына кияүгә чыккан. Мөхәммәт Калметовның хатыны − Гөлбостан Габдрахманова, балалары: Биккинә, Бикбау, Хисаметдин. Моратның хатыны − Хәлимә Рафикова, балалары: Яһүдә, Гобәйдулла, Хәбиб. Ишмәмәтнең (Ишмәт) ике хатыны булган: Бәзихә Туктамышева, Гөлзәфинә Чәбәкәева. Балалары: Салих, Халит, Әюп. Гөлзәфинә үзе Зирекле (Ерыклы) авылыннан килен булып төшкән.

Укучы сизенгәндер инде, Биксолтан абыстай да дәрәҗәле гаиләдән чыккан, үзе дә күп бала тапкан, барысын да яратып, эшкә һәм укырга өйрәтеп баккан. Таҗетдин Ялчыголга ныклы терәк, бик тә кирәк булып гомер сөргән, аның белән урыннан-урынга күчеп, ачысын һәм төчесен татып яшәгәндер.

Бу ике нәселнең уртак дәвамчылары Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Сарман, Әлмәт, Азнакай якларында арабызда йөриләрдер, бүгенге тормышның һәр йөген безнең белән бергә сөйриләрдер.

Әдипнең табышмакларга, серләргә тулы гомере могҗизаларга да бай. Без шуларга җавап табарга, аларны ачарга бурычлыбыз.