КАРАШЫМДА ХӨРЛЕК ЧАГЫЛА...
Тау ташы
Тау ташы мин үзем.
Тик… күптәннән
Үз иткән таш яшәү үзәнен...
Ваклануын вакланмадым,
Ләкин… шомардыммы бераз, –
Үзгәрдем.
Тау ташы мин үзем.
Ерак өндә
Күкрәгеннән бөркет очырган.
Горур җанны күккә чөеп калдым,
Убылганда кыя очыннан.
Тау ташы мин үзем.
Яу ташы да.
Абыналар, башлар ярыла!
Йөрәк мүген юып хәтер ургый,
Карашымда хөрлек чагыла.
Тау ташы мин үзем.
Зар ташы да.
Моң ташы да әле, белсәгез!
Бөркет-бөркет җырым каршы алыр,
Кыяларга, берчак, менсәгез...
Чатта
Мин гомернең шундый бер чатында…
Ирексездән,
гел кызыл төс телим светофорга.
Йөгерә-йөгерә барган җирдән туктап,
торыр идем бүгенгемдә озак-озак…
Исем китми юлның аръягында
кемдер көткәненә.
Язмышымның иртәгәсе
алтын таулар вәгъдә иткәненә...
Тирә-юньдәгенең
эткәненә, төрткәненә,
чыш-пыш килеп гайбәт сипкәненә
исем китми…
Торыр идем
бүгенгемнең һәр мизгелен
тәмләп,
киләчәкне (хет хыялда!) ямьләп.
Битлегемне салып, үз-үземне табып,
Хак таләбен танып,
җан таләбен язып…
Әйе,
Гомернең мин шундый бер чатында... –
Гел кызыл төс телим светофорга.
Тик...
Дертләп куя йөрәк «сары»сыннан,
аннан «яшел» яна…
Һәм түз генә
бөтереп алган вакыт агышына...
Ялгышына, сагышына…
Күзләремә авыл карый
И шәһәрнең
Уйдык-уйдык кыргый гөлле ишегалды,
Син бар ярый!
Шул уйдыктан
Һәр иртәне мөлдерәпләр күзләремә
Авыл карый.
Тукранбашлар, зәңгәр чәчәк,
Ак чәчәге...
Бәллүрләнеп җемелдәшә
Чык-яшьләре...
Гөлләр елый, мин чак түзәм –
Ирексездән
Иеләм дә әрем өзәм,
Телгә салам – баллы, чындыр!
Мин чак түзәм, йөрәк түзми,
Әрнеп-әрнеп
Әчеттерә күкрәгемне –
Җирсү шулдыр...
И шәһәрнең
Уйдык-уйдык үлән-гөлле ишегалды,
Син бар ярый!
Һәр иртәне
Таш сукмаклар арасыннан
Мин – адашкан баласына
Авыл карый...
***
Гомеремнең
Әниле еллары белән
Әнисез еллары тигезлеге
Җитте...
Әниле елларның яктысы
Әнисез юлларым яктыртты.
Әниле елларның җылысы
Җылытты гомерем яртысын...
Рәнҗетсә әнисез елларым,
Әниле балачак юатты.
Әнисез елларым елатса,
Әниле яшьлегем
Яшемне сөртергә мең кайтты...
Әнисез җуелган нигезне
Әниле хәтерем саклады.
Әниле, әнисез еллар бар...
Юк җанның әнисез чаклары!
Җан авазы
«Ник тудырдың мине шушы илдә?
Җинаять бу, әни!»
Әллә уйлап, әллә уйнап әйткән
Кызымамы рәнҗим?!
Телсез, өнсез калып һәм... җавапсыз
Торам менә басып...
Шапылдатып аңым ишек япты –
Йөрәк шәрран ачык.
«Ник тудырдың мине шушы илдә?»
Сулык-сулык ярам.
«Шушы иле», белмим, кемнекедер,
Җире газиз, балам!
Ата-анам, әби-бабам җире,
Һәр карышы үздер.
Китәрмен бер ташлап Ак дөньяны,
Кара җирне түгел!
«Шушы иле», әйе, кемнекедер,
Без – үксезләр аңа.
Ил какканда, хәтта... мин какканда,
Җиргә сыен, бала.
Туган телгә, иман-дингә сыен,
Җан авазым ишет!
Ник тудырдың, никләр тудым, диеп,
Яшәү, ай-һай, читен...
...Кабатлана бар да... Шул сорауны
Биргән көнем истә,
Һәм... сискәнгән мизгел,
Телсез, өнсез калган әниемнең
Җан авазын ишетеп...
***
Төшләремә яланаяк керәм...
Имеш,
Йә мәктәпкә, йә кибеткә шулай
барганмын...
Матур күлмәк өстә,
Ефәк яулык,
Ә чүәкләр кая калгандыр...
Ялантәпи бер мин генә, имеш,
Оят, читен, тагын әллә ничек...
Балачагым төштә үч аламы
Бүгенгемнең ун туфлие өчен.
Затлы күннән, лаклы, лаксызлары,
Төсләре дә, фасоны да төрле...
Яланаяк җиргә баскан да юк,
Авылымнан киткән җәйдән бирле.
Яланаяк җиргә, их, баскан юк!
Чыклы үлән назы онытылган.
Шырпы кадалмый ла табаннарга,
Йөз чытыла йөрәк авыртудан.
Төшләремә яланаяк керәм,
Үткәнемне күрәм, киләчәкне:
Ак дөньяга ялантәпи килеп,
Яланаяк кына китәчәкне...
Шәһәр күгәрчене
Аклары читлектә утыра баш иеп...
Күкләре чүплектән җим эзли мәш килеп,
Баш иеп, баш иеп...
Текәләм күкләргә,
Ешая сулышым,
Күгәрчен булсаммы?!
Читлекне онытып,
Их, очар идем лә
Иңендә болытның!
Ешая адымым,
Булсаммы канатлы,
Онытып ашауны,
Их, очар!..
Абындым, егылдым,
Теземне канаттым...
Атлыймын баш иеп...
...кебек...
Кичке кала
Күз камаша неон балкышыннан,
Мең тәрәзә яна бер йортта.
Рәт-рәт фонарь, фара ташкыннары –
Кичке кала тоташ гел утта.
Ә бит минем
Үтерепләр йолдыз «күрге кели»,
Һич югында айның китеген.
Текәләм дә күккә, кызгылт бушлык
Тери җанга авыр итеген.
Баса, баса... Тын кысыла, йөрәк
Туктар чиккә җитә...
Аһ, каһәр!
Йолдызларны оныттырыр өчен
Төзелгән лә икән бу шәһәр.
Айга карап уй уйлатмас өчен,
(Һәм улатмас өчен сагыштан?!)
Күңелләргә – читлек, аңга – капкын,
Тәнгә – зиндан... Бар да ак таштан...
Язмышныңмы «кара» көлүе – шул
Ак зинданга ябып тилмертү.
Татлы сулар алда, тәмле ашлар...
Гомер итү генә – гел көтү
Яши башлаганны кайчан да бер
Җаның теләгәнчә... иректә,
Үз-үзеңнән качар җай эзләми,
Газапланмый, җитеп соң чиккә.
Үтерепләр йолдыз «күрге кели»,
Һәр төн саен айга багасы...
Дога итеп шигырь көйли-көйли,
Чынга ашмас хыялларын җирли,
Неон балкышыннан
Сукырайган авыл баласы...
***
Бүген, хәзер, шул мизгелдә яшә!
И тыңлаусыз булды бу йөрәк:
Яшьлектә гел киләчәк дип типте,
Үткәннәр дип инде тилерә...
Күңелгә ни... Йөрәк сүзе – канун!
Икегә – бер!
Ярый... акыл файдасына түгел…
Кара йөзле, нурсыз күзле булып,
Узар иде көнем, аты-юлы белән
дөнья сүгеп.
Ә болай рәхәт. Акыл дәшми.
Үткәннәр белән яшим...
Ни дисәң дә, матур кебек алар:
Алсу булып кына истә калган
таңнар...
Төннәр, билгеле, айлы-йолдызлы,
Йөрәк – сөюле, җан – моңлы.
Иң мөһиме – хыял бар! Ак!
Киләчәктә, ягъни мәсәлән, бүгенгемдә
Чынга ашмаячак...
– Менә хәзер, шул мизгелдә яшә!
Ялгыш ишетәмме: йөрәк дәшә!
Күңел кушыла, акыл кабатлый...
Тыңламый да чарам юк,
Яшәп тә булмый –
Үз-үземдә... гүя, адаштым...