Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП... (повесть)


Таң белән, юынып та тормастан, урамга чыктым. Моны әнинең кушуы
буенча эшләдем, кичтән үк өйрәтеп куйган иде. Имеш, урамда кем беренче
булып очрар… Безнең әни шундый юк-барга ышанучан кеше инде.
Йә Ходай, тыкрыктан Юрис абзый чыгып килә, әзрәк салмыш та ахры.
Хәер, аның салмыйча йөргән чагы да юк. Ул – авылның бригадиры, үзе болай
начар кеше түгел. Әмма шайтан аяклы кеше. Юлга чыкканда ул очрадымы,
иң яхшысы – кире борылу, юлың барыбер уңмаячак... Белгән догаларымны
укыдым да кулдагы икмәк кисәген күрше Габдулла бабай этенә ихата аша гына
очырдым. Эт мине белә, койрыгын болгап, рәхмәт әйткән сыман карап алды
да икмәк кисәген ике генә капты.
Түземсезлек белән көтеп алган әни:
– Кем очрады, улым? – дип сорады.
– Урам буш, беркем дә очрамады, әни. Икмәк кисәген Габдулла бабайлар
этенә бирдем, – дидем, күз дә йоммыйча.
– Бик әйбәт, улым, болай булгач, юньле кешеләр белән ару урынга хезмәткә
эләгерсең, – дип куана-куана, плитә тирәсендә чаж да чож пешеренә башлады.
Дөресен әйтеп, әнинең күңелен шомландырасым килмәде инде. Чөнки әнинең
Юрис абзый турында: «Таш аяклы да кеше инде, ул очраса, бер дә хәерле
юл булмый», дип сөйләгәнен әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Үзем болай
андый-мондый юрауларга бик ышанып та бетмим. Әйдә, әни миңа беренче
булып эт очраган дип уйласын. Эт очраса, юл уңуына ышана инде ул. Ерак юлга
чыкканда, гарип-горабага, ятимнәргә, йә булмаса, эткә хәер бирергә кушалар.
Мин дә шулай эшләдем, чөнки бүген хәрби хезмәткә китәм.
Иртәнге чәйдән кузгалуга, күрше-күлән, туган-тумача җыелышып, мине
армиягә озатырга килеп тә җиттеләр.
Искерә төшкән киемнәремне киеп, пешкән тавык, каклаган ярты каз,
кыстыбый, тагы әни пешергән бүтән камыр ашлары, кружка, калак, пәке
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ (1953) – язучы, Эстәрлебаш татар җәмәгатьчелеге рәисе;
«Зимагурлар» исемле китап авторы. Башкортстанның Эстәрлебаш районы Тормай авылында яши.
3.* 67
салынган рюкзакны кулбашыма асып, капка төбенә чыгып бастым. Әни
лышык-лышык балавыз сыга. Үземә дә жәл булып китте, әни шул мизгелдә
бәләкәйләнеп, картаеп калган кебек күренде. Әти генә, үзенең тамагына
төелгән яшен сиздермәскә тырыша-тырыша, кыхым-кыхым килгән булып:
– Син, улым, бик бирешеп барма, анда авыл түгел. Командирларыңны тыңла.
Бик алга йөгермә, артта да калма. Ишетсен колагың, безнең йөзгә кызыллык
китерерлек булмасын, – дип, үзенең нотыкларын укый. Әти шулай безне адым
саен тәрбияләргә ярата. Үзе әйтмешли, безне чын кеше итеп күрәсе килә.
Кызып алган ут күрше Хәмит абзый да:
– Син, парень, тегеләй-болай геройлык күрсәтергә яратасың, сматри, тегендә
эләксәң, сак бул, – ди. «Тегендә» дигәне Әфган инде аның. Ул үзе Әфганда
хезмәт итеп кайтты, кайтканына дүрт ел булды, һаман өйләнми. Көн саен
исерек. Әле дә бит әнә иртә таңнан эчеп алган. «Бу сугыш бетмичә өйләнмим,
эчүне дә ташламыйм. Тегендә калганнар өчен эчәм, – ди. – Синең геройлыгың
безгә кирәкми, исән-сау йөреп кайт», – дип, әллә ничәнче тапкыр колакка
килеп, шым гына пышылдый. Янәсе, туганнар, әти-әниләр ишетмәсен. Үзеңне
ничек тотарга кирәклеген өйрәтә-өйрәтә туйдырып бетерде инде. Мин дәшмим,
сирәк-саяк күңеле булсынга: «Әйе, ярый», – дип баш каккалыйм. Үзем, Ләйлә
күренмәсме дип, югары очны күзәтәм. Ниһаять, ул да килеп җитте. Мин аны
безнең авыл кызлары кебек ерактан гына озатыр дип уйлаган идем дә, ул
яныма ук килеп басты. Әтиләр алдында уңайсыз булып китте. Ләйлә – шәһәр
кызы, безнең авылга картәтиләренә кайткалап йөри. Кичә төнлә саубуллашкан
идек тә, түзмәгән, иртән тагын килеп җиткән. Әти-әниләр алдында оялыбрак
калсам да, әллә ничек күңелгә рәхәт булып китте. Китапларда язылганча, бер-
беребезне үлеп яратышмасак та, озаткалап куя идем үзен.
Ул арада колхоз автобусы да килеп җитте. Быел армиягә китүче егетләр
авылдан өчәү, ә колхоздан барлыгы җидәүбез. Автобуска утырганда, көтмәгәндә
Ләйлә мине кочаклап үбеп алды да, урысчалап: «Буду ждать сине», – диде.
Бөтен халык «аһ» итте. Җир ярылса, шунда керә идем. Ярый әле ярылмады.
Авылда бит безнең болай түгел, шәһәр кызы – шәһәр кызы шул инде. Үзем дә
сизмәстән, Ләйләне этеп үк җибәрдем. Автобустагы егетләр шаулашып көлешәләр,
Ләйлә белән Мәҗнүн, дип, мине ирештерәләр. Автобус кузгалды. Авыл күздән
югалды. Мин тәрәзәдән карап барам. Егетләр һаман Ләйләнең мине үбеп
озатканына, әллә көнләшеп, әллә аптырап, үчекләп, шаярткалап алалар.
Районда хәрби комиссариат ишегалдында безне шау-гөр килеп тагы
утыз-кырыклап егет каршы алды. Бер ярты сәгатьтән, безне рәтләргә тезеп,
фамилияләрне барладылар да, эшне тиз-тиз тотып, тагын да зуррак автобуска
утыртып, Уфага озаттылар. Анда янә комиссия үткәрделәр һәм, аерым
вагоннарга төяп, төнлә алып та киттеләр.
Тәрәзәдән тирә-юньне карап барам. Кайсы якка барганыбызны шәйләргә
чамалыйм, юк, белеп булмый. Озатып баручы офицерлар берни дә әйтми. Янәсе,
барып җиткәч белерсез. Вагон умарта күче кебек гөж килә. Егетләр төркем-
төркем булып утырганнар: ашыйлар, аракы эчәләр, төрле-төрле анекдотлар
сөйләшеп, шаулашып көлешәләр. Якташлар белән бер тирәгәрәк урнаштык.
Бүтәннәр дә шулай үзенең якташлары тирәсенә елыша. Җырлашалар, кемдер
болай ару гына гитарада уйный. Кем-кемне ничек озаткан, кемнең кеме калган
– барысын да төрләндерәләр. Ә мин, берсенә дә кысылмыйча гына, икенче
«кат»та тәрәзәдән карап барам. Дөресен әйткәндә, минем бит әле поездга
беренче тапкыр утыруым, күзәтеп баруы кызык тоела. Төрле станцияләр,
68
төрле авыллар күренә. Поезд, үзенең бер ритмлы җырын көйләп, һаман алга,
билгесезлеккә чаба. Вагонда төрле хәбәрләр йөри. Имеш, туры Әфганга алып
китәләр икән, йә булмаса, Каспий диңгезенә, дип тә сөйләп куялар. Бара торгач,
мин дә чамаладым: безне көньякка алып китеп баралар. Юлдагы агачлар шау
чәчкәдә. Ә бездә әле агачлар юньләп яфрак та ярмаган иде. Ике тәүлек поездда
дыңгырдап барганнан соң, Әстерхан шәһәре кырына китереп төшерделәр.
Хезмәт итә торган частька төнлә генә барып җиттек. Туп-туры мунчага алып
киттеләр. Мунчадан чыкканда, без инде солдатлар идек. Солдат киемнәре
кидереп, казармага урнаштырдылар. Башкортстаннан якташлар хәтсез генә
булса да, авылдашларны Уфа үзәк военкоматында ук төрле якларга озаттылар.
Туган илгә хезмәт итүебез менә шулай башланды. Иртән подъём, кич отбой,
шуның арасында йөгерү дә йөгерү, ә инде туктап торган арада сәяси әзерлек.
Иртәнге сәгать алтыда уяталар, бер шырпы янып беткәнче киенеп өлгерергә,
ә кичке сәгать унда бер бөртек шырпы янып беткән арада чишенеп йокларга
ятарга тиешсең. Башыңны мендәргә терәргә дә өлгермисең, торырга вакыт
җитә. Хезмәттә булмаган кеше йокы кадерен белми. Миңа, авыл малаена,
физик әзерлек, йөгерү һәм башка күнегүләр җиңел бирелә анысы. Алты ел
күрше авылга көн дә иртән җиде чакрым, дәрес беткәч, өйгә җиде чакрым
йөреп өйрәнгән кешегә бу чүп кенә. Бәләкәй арбага бер-ике капчык салып
тоттырсалар да, шәһәр малайларыннан калышмас идем. Шәһәрнекеләргә бик
кыенга туры килә, йә итекләре аякларын кыра, йә тегесе, йә монысы. Дөресен
генә әйткәндә, бәрәңге кәлҗемәләре инде. Йомшак буынлы кешегә бездә
шулай диләр. Ә менә сәяси әзерлек белән махсус әзерлекләр миңа кыен бирелә.
Урысча чамалы белгәнгә, бик аңлап бетереп булмый. Кайчак аңлаганыңны
сөйли башласаң, йә сүзләр дөрес әйтелми, йә җөмлә төзелеше чатлы-ботлы
килеп чыга. Шуннан егетләр кычкырып көлеп тә алалар. Нишлисең бит, шул
урыс телен гомер бакый яратмадым. Филзә апа белеп «ике» һәм «бер» тезгән
икән. Миннән ачыктан-ачык көлүче булмады болай. Шаярышып кына көлү
исәптә түгел бит инде. Монда без барыбыз да тигез хокукта. Ә теге «старик»,
«дед» дигәннәре күрше казармаларда. Без әле карантин дигән нәрсәне үтәбез.
Әнә шулай солдат тормышына өйрәнә-өйрәнә, карантинны да үткәрдек.
Солдат анты кабул иткәч, безне, самолётларга утыртып, Ташкент каласына
китереп төшерделәр. Каһәр суккыры Юрисның аягы: юраган юш килә түгелме
соң? Безне көннән-көн шушы куркыныч «интернациональ ярдәм» дип аталган
Әфган сугышына якынайталар бит. Күңел ышанмый, мине монда калдырырлар
кебек. Солдатлар арасында да төрле шомлы хәбәрләр йөри. Имеш, тегеләй
булган, имеш, болай булган. Тагы да әллә нәрсәләр булачак, диләр. Тагын
безне, якташлардан аерып, төрле частьларга бүлгәләделәр. Мине икенче
миномёт взводына тәгаенләделәр. Егетләр болай ару гына күренә. Әмма
взвод командиры гына бик шәп егет түгел ахры. Минем ватып-сындырып
урысча сөйләшкәнне белгәч тә: «Вот ещё один чурка», – диде. Бу сүз инде
мөселманнарга тагыла торган кушамат. Шуңа да взвод командирын тәүдә үк
яратмадым. Ул моны сизде бугай.
– Ничего, салага, ты ещё меня полюбишь, как мать родную. Если не будешь,
то заставлю, – ди бу.
Шулай итеп, армия сафларында хезмәтебез дәвам итә.
Отделение командиры армиядә бик зур кеше инде ул безнең кебек «салагаларга».
Бөтенесе аңа бәйле. Ашханәдә ул кайсы өстәл артына утырта, шунда утырасың.
Җитмәсә, өстәлнең дә төрле почмагы була бит. Ярый ла шикәр, май, икмәк куелган
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
69
башына эләксәң. Аннары, ризыкны кем бүлә бит. Мине өстәлнең иң аргы буш
башына утыртты командир. Ярый әле аш бүлүче гадел «черпак» (бер ел хезмәт
иткәннәрне шулай атыйлар) туры килде. Ул гел тигез бүлергә тырыша.
Командир белән ике арадагы яшерен киеренкелек аркасында миңа
башкаларга караганда авырракка туры килә. Әмма бирешмәскә тырышам.
Төрле кыенлыклары, ыгы-зыгысы белән дүрт ай сизелми дә үтеп китте. Бер
төнне безне «КамАЗ» машиналарына төяп, каядыр алып киттеләр. Әйтмиләр,
шулай да сизенәбез. Шул Әфганга инде. «Солдат телефоны» да тик тормый,
шуны сөйли. Моны инде акылы камил булган һәркем аңлый. Безне бит
юкка гына көне-төне сугыш алымнарына, тау шартларында сугышырга
өйрәтмәделәр. Бер-береңә тауда ничек ярдәм күрсәтергә дә, пуштун телендә
ун-унбиш җөмлә дә өйрәндек. Юкка түгел инде бу, юкка түгел.
Эх, дөньяларда бу яшь башлар нәрсә күрер дә, нәрсә булыр, әллә исән
калып була, әллә юк. Күңелдә шом. Таң алдыннан таулар арасындагы бер
кышлакка килеп урнаштык. Көне буе шунда яттык. Төнлә тагын бөркәүле
«КамАЗ»ларга төяп, каядыр алып киттеләр. Шулай дүрт көн тирәсе барып, бер
елганы чыккач, чыбыксыз «солдат телефоны» Әфган чиген кисеп чыгуыбыз
турында җиткерде. Географиядән үткәннәрне искә төшерергә тырышып, кай
тирәдәрәк икәнбез дип уйланып барам. Әмәлгә калгандай, Әфганга бәйле
һичбер нәрсә искә төшми.
Тагы берничә көн, берничә төн баргач, безне бер тарлавыкка китереп
урнаштырдылар. Иң тәүдә хәйран калдырган нәрсә – өскә ишелеп төшәргә торган
тау-ташлар булды. Өскә карасаң, тәннәр чымырдап китә. Безнең авылдагы иң
зурдан исәпләнгән Мөгәзәй тавы бу таулар белән чагыштырсаң, бер көрәк җир
кебек кенә булып кала. Таулар менә ничек була икән. Таудан берәр таш тәгәрәп
төшәр дә сине үтерер кебек. Гел тау башына карап йөреп, муеннар тартыша
башлый. Җирдә яткан ташларга абынып, бер-ике рәт егылып та алсаң, аннары
өйрәнәсең, тауның биеклеген сизмисең. Шулай да таулар кырында адәм баласы
үзен бу дөньяда бик кечкенә җан иясе икәнен чынлап торып тоя башлый.
Менә шушында, таулар арасында, без юл сакларга тиешбез икән. Безне, бер
взвод солдатны, шушында калдырдылар. Машиналар янә алга китте. Тау-таш
арасында унике кеше калдык. Тирә-якта таулар да таулар. Карап торуга гаҗәеп
матур да, сискәндерерлек шомлы да. Машиналар киткәч, тауга күтәрелдек
һәм икегә бүлендек. Аста – бормалы-бормалы юл. Таулар арасыннан килеп
чыга да таулар арасына кереп югала. Юлның ике ягында ватык, янган БТРлар,
«КамАЗ»лар аунап ята. Күбесен аска – елгага очырганнар. Юл елга яры буйлап
үтә. Икенче ягында – текә тау, йә кеше башы әйләнерлек кыялар. Юлдан бераз
гына читтәрәк егермеләп йорты булган бәләкәй генә әфган авылы урнашкан. Ул
яшеллеккә күмелеп утыра. Безнең карамакта рация һәм унбиш-егерме көнлек
азык, ике примус, егерме литрлы берничә канистра белән бензин. Ашарга үзебез
пешерергә тиеш. Бөтен ризыгыбыз ун буханка икмәк, консервалар һәм коры
паёктан гыйбарәт. Консерваларны җылытып кына ашарга инде. Эчәргә суыбыз
бар тагын. Бөтен корал аркада. Шуларны күтәреп чак килеп урнаштык. Взвод
командиры карт солдат – «дед» икән. Миңа карата бик төксе кыланса да, болай
башлы гына күренә. Безне өч төркемгә бүлеп, кайда ничек яшеренергә, кай
җирләрне ныгытырга, кайсы төшкә ныграк игътибар итәргә кирәклеге турында
күрсәтмәләр бирде. Шул ук көнне, бик күренеп бармаска тырышып, үзебез кереп
сыенырлык урын әзерләдек. Командир Кравченко әйтүенчә, шулай эшләгәндә
генә монда исән калырга мөмкин икән.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
70
Төркемебездә ике «черпак», бер «дед». Бүтән төркемнәрдә дә шулайрак.
«Дед»лар һәр төркемдә дә берәр. Алар безне сугыш тәҗрибәсенә өйрәтергә
тиешләр, имеш.
Безгә тәүлегенә егерме дүрт сәгать алмаш-тилмәш тирә-якны, бигрәк тә
юлны күзәтергә кушылган. Безнең машиналарның кайчан үткәнен журналга
терки барырга һәм командир билгеле код белән бу турыда рация аша үзәккә
хәбәр итеп торырга тиеш. Тирә-як тауларда нинди үзгәрешләр була, кем килә,
кем китә, «духлар» күренмиме, һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән.
Һәр төркемдә дә берәр бинокль.
«Дед» килгәч: «Копайте, если жить хотите», – диде дә йокларга ятты.
Без үзебезгә кереп ятарлык бер нәрсә әмәлли башладык. Җир дисәң, хәтере
калыр. Монда җир юк, таш та таш. Ташларны тирә-якка өеп, окоп сыман нәрсә
әмәлләдек. Көн кыздыра, түзәр хәл юк, су эчәргә ярамый, вакыт җитмәгән.
Ярый әле таудан әзрәк җил искәләп китә. Шулай этләнә торгач, кичне дә
җиткердек. Консервалар җылытып, кичке аш ашадык. Кемнең чираты – шул
дозорда тора. Без йоклыйбыз.
Шулай бер атна үтеп тә китте, тирә-якка өйрәнә төштек. Чиратлап юлны,
тауларны күзәтәбез. Ял иткән арада окопларны киңәйтәбез. Төнлә тауларда суык,
күзгә төртсәң дә, берни күренми, караңгы, шуңа күрә тыңлыйбыз гына. Тыңлау
да бик кызык нәрсә икән ул. Әле тегендә, әле монда шыбыр-шыбыр тычканнар
йә кәлтә-еланнар шуыша, йөгерешә, йә таудан таш тәгәрәп төшә. Сирәк-мирәк
ниндидер кошлар кычкырып куя. Кайбер көнне тау йә ыңгыраша, йә ухылдап
көрсенеп куя. Монысы бигрәк тә шомлы. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, аны
үзеңә ишетергә кирәк. Шул вакытта бөтен нәрсә, бөтен дөнья кинәт кенә тынып
кала. Тик күктә йолдызлар гына, синең куркуыңны күреп, чекерәешеп көлә сыман.
Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр таш артында дошман утырган кебек.
Менә-менә сине атып егарлар сыман. Суыктан, бигрәк тә шушы шомлы
тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Окопта палатка астында егетләр йоклый,
аларга рәхәт, ә син туңа-туңа сакта торасың. Командир йокламаска куша, килеп
тикшереп китә. Кайда инде ул йоклау. Кайсы чакларда бигрәк куркыныч була,
әйтерсең лә син бар галәмдә берүзең. Шулхәтле ялгыз хис итәсең, хет бүре
кебек улап җибәр. Безнең төркемнән ике йөз-өч йөз метр ераклыктагы икенче
төркемдәгеләргә дә шулай, күрәсең. Көткәндә вакыт һич үтми. Офык яктыра
башлаганын көчкә көтеп аласың.
Монда караңгы ничек тиз төшсә, таң да шулай ук тиз ата. Тауларда кемнең
таң аттырганы бар? Дөньяда иң гүзәл күренешләрнең берсе ул. Бигрәк тә
син тау башында булсаң һәм түземсезлек белән төне буе таң атканын көтеп
утырсаң. Дөньяга яңадан туган кебек буласың. Аста елга ага, тау елгасы. Аның
шау-гөр килгәне югарыга кадәр ишетелми. Елгадан томан күтәрелә. Теге якта,
каршы тау итәгендә, озын-озын чинар, тагы без белмәгән агачлар арасына
яшеренеп, бәләкәй генә әфган кышлагы урнашкан. Тәүге көннәрдә кышлак
ташландык, серле бер урын булып күренсә дә, бүген, ничектер, ул күңелгә якын.
Җил бу яккарак искәндә, анда-санда эт өргәне, әтәч кычкырганы ишетелеп
китә. Иң кырыйдагы өйдән сыек кына төтен күтәрелә. Монда өйләр барысы
да бер-берсенә охшаган, яссы түбәле, балчыктан. Кышлак уртасында ихатасы
матур ямь-яшел бакча белән уратып алынган зур, биек бер өй. Мөгаен, берәр
байның өедер инде. Кайвакыт тауларны яңгыратып азан тавышы ишетелеп куя.
Күңелгә рәхәт булып китә. Моны тик мөселман гына аңлый. Кяфер кешегә
моны аңлау насыйбы тимәгән.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
71
Ә без күзәтәбез. Кулларда бинокль. Алмаш-тилмәш күзәтәбез. Кушылганча,
үтә дә дикъкать белән. Һәрбер ташны җентекләп. Кышлак кырыннан без
күзәткән юл уза. Юлдан юньләп үткән кеше дә юк. Атнасына барлыгы ун-
унбиш машиналы ике колонна үтте. Әнә, авылдан ишәкме, әллә лошакмы
җиккән бер әфганлы чыкты. Ике тәгәрмәчле арбасына бер-ике капчык салган
һәм бер бала утырткан. Шәп-шәп атлап, Кандагар ягына китте. Базаргадыр,
мөгаен. Авылдан көн дә берничә сыерны, бер көтү кәҗә-сарыкны тауга куалар.
Көтүне ике малай көтә. Авылны күзәтү кызыграк та, күңеллерәк тә. Анда
үзенчә бер тормыш бара.
Ниһаять, кояш кыздыра башлый. Тәүдә тән җылыга туя алмый, тора-бара
үзең дә җылынасың, аннан кыздыра башлаган кояш җылысына тир бәреп чыга.
Бераздан мине алыштыралар. Ашап алганнан соң, өсте палатка белән ябылган
куыш-окопка ял итәргә кереп ятам. Арыткан. Изрәп йокыга талам.
Безнең тау-таш арасында ятканга унике көн булды. Ә хезмәт итә башлавыма
озакламый алты ай була. Һәр кешенең кесәсендә календаре бар, үткән көннәрне
шунда билгели бара. Берсе энә белән тишек тишә, берсе аркылы-торкылы сызып
тәре куя, берсе түгәрәк сыза. Мин үзем һәр үткән көнне түгәрәк эченә алам.
Хезмәт шулай җай гына бара. Көн дә шул ук күренеш. Үзебез белән
алып килгән су да, азык та чамалы гына калды. Бик шәп итеп мунча кереп,
рәхәтләнеп бер каен себеркесе белән чабынасы иде. Эсседә тирләтә. Итекләрне
салып, аякларны җилләтәсе, рәхәтләнеп җиргә, үләнгә басып яланаяк йөрисе
килә. Егетләрнең аяклары бозыла башлады. Мин, элекке бабайлар кебек, көн
дә кич аякларны ком-балчык белән ышкыйм. Рәхәт булып китә. Моны безгә
тарих укытучысы Хәлимә апа сөйләгән иде. Аңа – мәрхүмәгә мең рәхмәт
инде. Бер шулай дин турында сүз чыгып китте. Без әле алтынчы класста
укый идек. Безне бит атеистлар итеп тәрбияләделәр. Дәрес вакытында: «Ә
менә мөселманнар чүлдә ничек тәһарәт алганнар, әнә бит, юынырга түгел,
эчәргә дә су табып булмый?» дигәч, «Бәдәвиләр ком белән юынганнар. Ком
белән аякларын, кулларын ышкыганнар. Шул тәһарәт алуга бәрабәр. Ком да
чистарта, тазарта», дигән иде. Укытучыбызның шул җавабы ярап куйды менә.
Никадәр саклап тотсак та, су бетте. Ризыкны тагын бер-ике көнгә сузарга
була әле. Әмма сусыз түзүләре ай-һай яман. Командир дүрт солдатны суга
җибәрде. Бер өч сәгать чамасы вакыт үткәч, су алып килделәр.
Рәхәтләнеп эчтек. Битләрне юып, кырынып алдык. Кырынучылар күбесе
«дед»лар инде. Безнең кебек «салага»ларның мыеклары яңа гына сызылып
килә. «Дед»лар әйтмешли, без сөлге белән генә кырынабыз.
Буш вакытта окоп тирәнәйтәбез. Без дигәнебез – салагалар һәм черпаклар.
Шуңа да окоплар сукыр тычкан оясын хәтерләтә башлады. Таш актарабыз
да таш өябез. Шулай тау арасында ятабыз. Сугыш дигәненең «с» хәрефе дә
ишетелми. Әйтерсең, дөньяның барышы бер урында туктап калган да, көн дә
шул күренеш кенә кабатлана.
Ниһаять, берничә көннән безгә алмаш килде. Безне төп частька алып кайттылар.
Мунча кереп, киемнәрне тәртипкә китереп, өч көн ял иткәч, тагын тауларга
җибәрделәр. Хәзер инде без теге бәләкәй кышлакның арт ягында идек. Яңа урынга
урнашсак та, һаман авылны, юлны, тауларны күзәтәбез. Һаман шул ук палатка
белән өсте ябылган окоп һәм бинокльләр. Карый-карый күзләр арып, тонып бетә.
Көн дә һәм атналар буе бер нәрсәне алтышар сәгать күзәтә башласаң, бик кызык
түгел ул. Астагы кышлакта кемнәр яши, ничек яши – барысын да беләбез дияргә
була. Теге лошак җиккән бабай, чынлап та, базарга бара ахры, утын алып бара.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
72
Аннан төрле кием-салым йә ашарга алып кайта. Аннары күрше-тирәгә сата.
Йортында берсеннән-берсе бәләкәй бала-чага. Әнә авыл уртасындагы ак йортта
улы һәм килене белән бер әби яши. Әбине иртән күтәреп алып чыгалар һәм
кәнәфигә утырталар, көн кыздыра башласа, чинар күләгәсенә күчерәләр. Елгада
зур тәгәрмәч әйләнә. Гади һәм бик акыллы итеп эшләнгән су күтәрү җайланмасы
ул. Көне-төне әйләнә, авылга су күтәрә. Безнең авылда да элек су тегермәне бар
иде. Бездә тегермән кулачасына су өстән төшә һәм кулачаны әйләндерә. Ә кулача
тагын ниндидер тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерә. Алар исә үз чиратында тегермән
ташын әйләндерә. Таш кырындагы улакка он коела иде. Без, малайлар, Тегермән
буасында су кереп, гел шул зур тәгәрмәчнең әйләнгәнен күзәтәбез.
...Кичә теге авыл уртасындагы зур ак йортка бер бик шәп машина килеп
китте. «Джип» икән, азактан «дед»лар әйтте. Бер кыз бала, бер үсмер егет һәм
бик бай киенгән кара күзлекле ханым килде. Күренеп тора, хәлле кешеләр,
матур итеп киенгәннәр. Без ак йорт дип атаган йортка килгән теге кыз баланың
монда беренче генә килүе түгелдер, күрәсең. Килүенә күп вакыт үтмәде, үзенә
тиңдәш кызлар белән су буена төшеп киттеләр. Су буендагы агачлар ышыклады
аларны. Бу атнада бүтән үзгәрешләр булмады.
Буш вакытларда командирыбыз Виктор Кравченко бездән, салагалардан, ут
позициясен ныгыттыра. Янәсе, безне кулга өйрәтә. Үзен һәм солдат хезмәтен
шулай хөрмәт иттерә. Ә көннәр сузыла да сузыла. Консервалар һәм галетлар
туйдырды. Авызга көчләп тыксаң да, йотасы килми.
Шулай тәмам ялкып, тизрәк безне алыштырганнарын көтеп ятканда,
сержант калган ике-өч литр суны түкте дә:
– Йәле, салагалар, тамак чылатырга чишмә суы алып килегез, тапсагыз,
капкаларга бүтән нәрсә дә ярый, – диде. Һәм, әфганнардан алыштырып алырга
дип, бер плащ бирде.
Тауга менүе генә рәхәт кебек, ә төшүе үзе бер бәла. Безнең кебек дала
кешеләренә аеруча. Кәҗә сукмаклары белән авылдан бер-ике чакрым читкәрәк
төштек. Унбиш көнләп чиста салкын су күрмәгән кешеләргә нәрсә кирәк?
Ташлар арасында тиз-тиз генә юынырга, йотлыга-йотлыга эчәргә керештек.
Куйбышев егете Саша, без канистраларга су тутырган арада, ярда безне саклап
торырга тиеш иде. Тау елгасына килеп тоташкан чишмәне күргәч, түзмәде,
биленә кадәр чишенеп, автоматын яр читенә ташлап, юынырга кереп китте. Аңа
карап, без дә кызыгып, коралларны яр читенә куеп, юынып алдык. Биш минут
вакыт үтмәгәндер, канистраларны тутырып, ярга чыксак, безнең автоматларны
безгә төзәп, ике әфганлы тора. Ишарәләп безгә киенергә куштылар. Без салкын
судан бигрәк куркудан дер калтырап, киенә башладык. Менә сиңа мә! Безнең
бит әле үз гомеребездә беренче тапкыр «духларны» күрүебез. Зиһеннәребез
буталды. Ничә киеп, ничә салган чалбарны чак кидем. Духларның йөзендә
иман әсәре күренми. Йөз дигәнен дә йон баскан, битләрендә ике күзләре
генә ялтырый тегеләрнең. Без киенүгә, ишарәләп, кышлакка табан атларга
куштылар. Беләләр, иблисләр, чалбар каешларын алдылар, берсе чалбар
төймәләрен кисеп чыкты. Ә икенчесе безгә уттай янган күзләрен ялтыратып
карап тора. Бер кул белән чалбарларны тоттык, икенче кулда – канистра. Эчтән
генә әнкәй, картинәй өйрәткән догаларны укырга чамалап карыйм, һич кенә дә
искә төшми, каһәрең. Барыбыз да күшеккән тавыкка охшап калдык. Тик Пермь
егете Ваня гына бер ел хезмәт иткән, калганнарыбызга чак-чак алты ай тула.
Безне, өч солдатны, тезделәр, дүртенчебез Ваняны су кырында үскән агачка
бәйләп тә куйдылар. Бер дух урысча сукалый, ахры, гел «так, так» дигән була.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
73
Затворларын алып, автоматларны кире үзебезгә тоттырдылар, янәсе, үзегез
күтәрегез. Духларның яшьрәге безнең артка басты. Эх, малай, үзебезнекеләр
тау башында бинокльдән күрмәсеннәр дип, без, юньсезләр, таллырак урынны
– елга борылышын сайлаган булдык бит. Тау башындагылар, чынлап та, безне
күрмиләр шул. Димәк, безгә ярдәмгә дә килә алмыйлар.
Дух безгә кычкырмый, әмма усал итеп:
– Вперёд! Бежать не надо, будем пух-пух, – дип, автоматка күрсәтә. Болай
да аңлашыла. Болардан мәрхәмәт көтү түгел, ул турыда уйларга да ярамый.
Шулай итеп, өчебезне кышлак ягына алып та киттеләр. Читтән караганда,
тыныч кына авылга таба барабыз. Янәсе, сержант биргән плащны авылда йә
алмага, йә виноградка алыштырабыз. Духларның икенчесе елга буенда үскән
куаклар арасыннан безне мушкага тотып бара. Коры автомат белән ни эшлисең,
җитмәсә, арттагысының кулында пистолет та бар. Бер кул тагын буш түгел,
чалбар күтәреп барабыз, шул ук кул белән автомат каешын да тотканбыз, икенче
кулда канистра. Менә шулай без дүрт солдат тыныч кына авылга керәбез.
Чөнки арттагы дух Пермь егете киемен кигән. Читтән карасаң, һичбер аерма
юк, буйлары да туры килеп тора.
Авыл уртасындагы теге ак йорт күршесендәге бер өйгә алып керделәр. Өй
хуҗасы йөгереп чыкты, безнең арттан пистолет тоткан духка кызып-кызып
нәрсәдер аңлата башлады. Тау башына төртеп-төртеп күрсәтә. Әмма теге дух
йорт хуҗасын төртеп җибәрде дә тамак төбе белән каты итеп аңа җикерде. Өй
хуҗасы йортына кереп китте. Дух безгә, кулы белән ымлап, өйнең нигез буена
утырырга кушты. Нишлисең? Барып утырдык. Таудан безне күрә алмаячаклар.
Авылда өйләр тыгыз утырган. Балчыктан, таштан өйгән биек-биек коймалар.
Таудан караганда, авылның һәр өе яхшы күренә сыман иде, алай түгел. Чинар,
хөрмә һәм башка агачлар арасыннан авыл юньләп күренмәгән дә икән. Үзем
шулай уйлыйм, үзем астан гына күзәтәм. Ничек котылырга моннан? Капка
бикле. Койма биек. Озакламый кайдандыр тагын алты-җиде дух килде. Өйгә
кереп киттеләр. Ә берсе безне саклый, бездән күзен алмый. Тегеләр үзләре
белән Пермь егете Ваняны алып килделәр. Духлар Ваняны кыйнаганнар,
күрәсең. Аның борыны канаган, ирене ярылган, бер күзе күгәреп, бөтенләй
капланган. Ваняны минем кырга китереп утырттылар, мин сораштыра
башлаган идем, шулвакыт безне саклап торган яшь кенә дух арттан кабыргага
китереп типте, үләм икән дип торам. Тын бетте, йөрәк чүт туктамый калды,
чак-чак адәм рәтле тын ала башладым. Кабырга сынды ахры, тын алган саен
чәнчә башлады. Сөйләшергә теләү кайгысы бетте. Бераз утырганнан соң,
безне берәм-берәм өйгә алып керә башладылар. Өченче булып мин кердем.
Духларның мөселманнарга карата бик үк каты булмаганнарын ишеткән бар иде.
Шуңа да ишектән кергәндә: «Бисмилләһир-рахманир-рахим», дип, картинәй
өйрәткән доганы укып кергән булам. Теге урысча сукалаган дух:
– Ә, Аллаһны исеңә төшердеңме, кяфер колы, – ди. Һәм минем чалбарны
төшереп карадылар, янәсе сөннәтлеме мин? Ничә яшь булгандыр, анысын
белмим, әмма миңа «яңа чалбар тегәбез», дип алдап, сәкедә сөннәтләгәннәрен
бик яхшы хәтерлим. Картәни белән картәти бик диндар кешеләр иде. Менә
хәзер духларга шуның нәтиҗәсен күрсәтеп торам.
Урысчаны вата-җимерә, милләтемне сорыйлар, кайсы частьтан, нинди
күрсәтмә белән монда килеп эләгүем турында төпченәләр. Мин, солдат антына
тугры калырга тырышып, дәшмим. Духлар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар
да тыштагыларны алып керделәр. Аларның да чалбарларын төшереп карадылар.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
74
Тегеләр сөннәтсез иде, чөнки алар барысы да – христианнар. Моны күреп, бер
дух төкеренә үк башлады. Теге урысча сукалаган дух үзенең биленнән зур гына
гаҗәеп матур һәм бизәкле пычагын алып, кулында зыр әйләндереп, миңа сузды.
– Үзең мөселман, ә үзең кяферлар белән мөселманга каршы сугышып йөрисең.
Мә, исән каласың килсә, сөннәтлә шуларны, тыңламасаң, үзем башыңны кисеп,
үз кулларым белән казык башына эләм, – ди бу. Вакытны сузып, аңламаган
булып кыланам. Автомат приклады белән берне сыртка салып, ишарә белән
күрсәттеләр. Ниһаять, үзебезнең егетләр дә аңлап алды: миңа карап дер калтырап
торалар. Духларның йодрыгын беренче татыган Ваня белә: болардан котылу –
тик үлем аша гына. Шуңадыр да елап ук җибәрде. Минем кот очты, чәчләр үрә
торды. Тегенең пычагын һаман кулга алмый тора идем, духларның берсе күкрәк
авызына типтеме, суктымы, аңышмый калдым, аңымны югалтып егылганмын.
Биткә су бөркеп һушка китерделәр, кулга тагы пычак тоттырдылар. Пычакны
алдым. Үзем: «Әллә бер-икесен чәнчергә дә тәрәзәдән сикереп чыгып качаргамы
икән?» – дип уйлыйм. Башта төрле уйлар. Бер адым да ясый алмыйсың, әнә,
теге тәрәзә кырындагы дух кулында пистолетын уйнатып кына тора. Беренче
пуляны шунда ук җибәрәчәк. Үзем: «Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде», – дип
уйлыйм. Юк, үләсе килми. Әти-әниләр әллә кайдан искә төште. Мин шулай
икеләнеп торганда, нәрсә беләндер арттан җилкә тамырына суктылар. Кул белән
болай сугып булмый. Мин шундук упкынга очтым.
Шулай күпме ятканмындыр, тышта автомат тырылдавына аңыма килдем.
Үтереп баш чатный, тамак кипкән, телне әйләндереп алырлык түгел, кайда
ятканымны аңламыйм. Начар төш күреп саташам, һаман уяна алмый җәфаланам
кебек. Караңгы баз дисәң, баз түгел, ниндидер бер бүлмә. Ишек такталары
арасыннан якты төшә. Яктылык өстән дә, бер дүрткел тишектән дә төшә.
Ә-ә, чак башыма барып җитте – бу якларда кышкы көннәрдә икмәк пешерә
торган урыннары бар икән. Идән уртасында тандыр дип аталган чокыр бар,
чак шунда төшмәдем. Ишек ярыгыннан карарга дип шуышам. Мөгаен, безнең
егетләр коткарырга килгәннәрдер, тышта кызу гына атышалар, кул гранаталары
шартлый. Ишекне этәреп карыйм. Юк, бирешми, тыштан бикләгәннәр. Көчкә
торып бастым. Баш әйләнә, күңел болгана. Ишекне бөтен гәүдә белән этәргә
чамалыйм. Шунда кемдер түшәмдәге тишектән бер бәйләм граната очырды.
Калганын уйлап өлгерә алмадым. Ишек белән бергә кайдадыр очып баруым
гына хәтердә. Мин кабат караңгылыкка – упкынга төшеп югалдым.
Һушыма килгәндә, кемнәрдер мине аяктан сөйрәп каядыр алып бара иде.
Мине ике мәет арасына илтеп салдылар. Шул вакытта ыңгырашканмындыр,
күрәсең.
– Тере инде әллә, эт җан, – дип кычкырды кемдер. Шунда гына шәйләдем
– үзебезнекеләр! Урысча сөйләшәләр. Күз юньләп күрми, туфрак тулган
ахры, баш зыңлый. Аның зыңлавы шулкадәр көчле ки, туктаусыз укшыта.
Юньләп ишетеп булмый. Торып басарга итәм, юк, булмый. Шулай мүкәйләп
йөрим. Берәрсе килеп ярдәм итсә – егылам да китәм, егылам да китәм. Шунда
кайсыдыр теге каһәр суккан канистрадагы суны башка коя башлады. Чәчи-чәчи
булса да, әзрәк су да эчеп алдым. Су – су инде, шундук ару булып китте. Күз
дә әзрәк күрә башлады. Ишегалдындагы бер баганага тотынып, торып бастым.
Җир көчкә үз урынына ятты, йә бер якка, йә икенче якка авыша. Егылмаска
тырышып, теге багананы кочаклыйм...
Пермь егете Ваняның аягы яраланган, аны бот төбенә кадәр бәйләп күләгәгә
салып куйганнар. Ике солдат үлеп ята, битләренә ак тастымал япканнар.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
75
Командир белән калган егетләр миңа карап торалар. Берсе дә сүз дәшми. Мин
аңламыйм. Әйтерсең лә теге яман саташу һаман дәвам итә. Уй-фикер башка
керә башлады. Без ничек исән калганбыздыр, белмим. Теге, түбәдән очырылган
граната, безне ябып куйган алачыкның идән уртасындагы тирән тандыр эченә
төшкән, күрәсең. Шул коткарган. Ә мин, ишек янында басып торганга, иң көчле
шартлау дулкынына эләккәнмен. Алачыкның түшәме, ишеге һәм ярты стенасы
юк. Теге тандыр урынында зур гына чокыр. Миңа бераз спирт эчерделәр.
Безнең взводта медбрат булып йөргән ефрейтор Николай ниндидер укол ясагач,
бөтенләй хәл керде. Шуннан минем өчен газаплар башланды да инде.
Взвод командиры Виктор кемнең гаепле булуы турында бүтәннәрдән
сорашкан ахры, су алырга барган барыбызның да күпмедер дәрәҗәдә гаебе
булганга, мине күрсәткәннәр. Мин селкенмичә дә, тын да алмыйча ятканга,
мине үлгән дип исәпләгәннәр. Шуңа да бөтен гаепне миңа аударганнар. Моны
азактан санитар Николай аңлатты. Сугышта ничек? Кем гаепле? Иң башта –
үлгәннәр. Аннан соң гына тереләр. Сугышның язылмаган законы шулай. Безнең
белән булган күңелсез хәлләрнең барысына да мин гаепле булып торып калдым.
Әллә юньле-рәтле сөннәт булмаганга, әллә күп кан югалтканга, минем
белән суга барган солдатлар селкенергә дә куркып, ботларын аерып, чак-чак
басып торалар. Акланып карыйм, миңа ышанмыйлар. Пермь егете Ваня гына
яткан җиреннән: «Гаеп аңарда гына түгел», – дип сөйли башлаган иде, аны
әллә саташа дип, әллә бүтән уй беләнме, укол кадап йоклаттылар. Сүзен дә
сөйләп бетерә алмыйча, йоклап китте Ваня.
Командир котыра, йөзе кара көйгән.
– Синең гаеп белән икәү үлде, өчәү печтерелгән. Шуларның берсе – Ваня. Ул
да аяксыз калырга может. Кем гаепле? Кем җавап бирер? Мин түгел. Син җавап
бирергә тиеш. Хәзер сине атабыз. Юк, кыйнап кул пычратып тормыйбыз. Гади
генә «чек» һәм син юк! Син сугышта үлдең, кем пулясыннан – анысы мөһим
түгел. Духлар белән бәрелешкәндә үлдең. Мөгаен, әниеңә картлык көнендә
синең пенсияңне түләрләр. Бер файда синнән. Бу үлгәннәрнең әтиләренә кем
ни дип җавап бирер? – дип, үлгәннәргә төртеп күрсәтә һәм, тагын да котырына
биреп:
– Барысына да син гаепле, – ди.
Мин башта ышанмадым, куркытадыр дип уйладым. Бу вакытта әллә әле
генә эчкән спирттан, әллә уколдан минем өчен барыбер иде. Мине ниндидер
ваемсыз бушлык биләп алды. Теге җимерек стеналы алачык алдына бастырып
та куйдылар. Командир:
– Хәзер сине атабыз, – дигәч кенә айнып киткәндәй булдым. Әнкәй, әткәй
күз алдына килде, елыйсыларым килеп китте. «Яратам, сине көтәм», – дип
биттән үпкән, хат язып торган Ләйлә искә төште. Шул минутта Виктор:
– Соңгы теләгең? – ди. Шушы искә төшерүләрдән тамакка утырган төенне
йотарга тырышып:
– Өйләнергә иде, – дим.
Бу ничектер шулай килеп чыкты инде. Виктор: «Соңгы теләгең?» – дип
сораганда, минем күңелдә «Ләйләгә өйләнеп булмас микәнни» дигән уй иде.
– Өйләнергә иде, – дип тагын кабатладым да миңа төбәлгән автомат
көбәкләренә карап тора башладым.
Виктор шунда, тамак төбе белән:
– Булмаганны сорыйсың. Бу мөмкин түгел. Бүтән теләгеңне әйт, – ди.
Мин тагын, үҗәтләнеп:
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
76
– Өйләнергә иде, – дим, үзем дә сизмәстән. Белеп торам: хәзер мине атулары
ихтимал, нигә бер тапкыр булса да үҗәтләнеп, карышып тормаска? Мин әле
тын алам, йөрәк тибә, шулай булгач, минем әзме-күпме гомер дәвам итә.
Командир тынып калды. Мин ваемсыз гына басып торам. Баш тагын әйләнә
башлады. Егылмас өчен стенага сөялдем. Стена суык, әмма аркага рәхәт булып
китте. Әнә, каршы як тауга ашыга-ашыга өч дух менеп бара. Төзәбрәк атсаң,
йә миномёттан бер-ике күчтәнәч «мина» җибәрсәң, алырга була. Яшәсеннәр
әйдә, алар да кеше бит. Шунда командир:
– Срочно бабу ему, невесту найти, – дип акырды.
Мин һаман теге өч духны күзәтәм. Йорттагы безнең солдатлар аларны
күрмиләр, ә миңа күренә. Алар без калдырган позиция ягына кача-поса менеп
баралар. Баш тагын чатный башлады. Басып торган саен баш үтереп авырта,
йөрәк, әйтерсең лә күкрәктә түгел, ә баш эчендә. Атсалар, тизрәк атсыннар иде дип
уйлый башладым. Җир тагын чайкала башлады, һәм мин тагын упкынга очтым...
Яңадан һушыма килгәндә, башыма кемнеңдер су сибүен тойдым. Гүя,
өстән кемдер минем биткә пес итә. Азактан гына шәйләдем: бу кеше безнең
командир иде. Ул, минем авызга, борынга туры китерергә тырыша-тырыша,
кече хаҗәтен башкара иде. Тәүдә һични аңламый хәлем бетте. Мин кайда
ятам, ни өчен мин монда? Җайлап искә төште. Мине атарга бастырганнар
иде бугай, тик ни өчен соң әле? Ә-ә, егетләрне духлар сөннәтләгән өчен. Ике
иптәш үлгән. Шуларның барысы өчен дә мин гаепле булып калдым. Викторның
минем биткә бушанганына ачу кабарды. Бөтен көчемне җыеп, җан ачуыма
тегенең бот арасына тибәргә дип, аякларны селтәндем. Барып чыкмады, аяклар
һавада буталды. Мин үземнең көчсезлегемнән, үземне яклап бер сүз дә әйтә
һәм үземнең гаепсез икәнемне исбат итә алмавымнан гарьләнеп елый идем.
Виктор тагын:
– Невесту ему, последнее желание смертника исполняется, – дип, ниндидер
явыз көлү белән көлә.
– Берәр убырлы карчыкны китерегез монда тизрәк, – дип кычкыра Виктор.
Мин чит-ят туфракта буталып ятам. Гаепсез икәнемне бүтәннәр белсәләр дә,
мине яклап дәшмичә, Виктордан куркып торганнары өчен ярсып, яшь аралаш
яралы җанвар кебек ыңгырашам. Көч-хәл белән торып утырдым. Бераздан бер
әфган карчыгын алып керделәр. Мин аны таныдым. Ул теге мин «ак йорт»
дип атаган күркәм бай йорттан иде. Кресло-каталкасы белән күтәреп алып
керделәр. Карчыкка ияреп, чар-чор елап, урта яшьтәге хатын белән ун-унике
яшьлек кыз бала килеп керде. Теге хатын әбине безнең солдатларга бирмәскә
тырыша, тарткалаша, кычкыра. Карчыкны күтәргән солдатлар хатынны этеп-
этеп җибәрәләр. Хатын аның саен кычкырып елый. Ярты битен яулык почмагы
белән каплаган, шәригать кушканча, йөзен чит кешегә күрсәтмәскә тырыша.
Мин Викторның нәрсә эшләргә җыенганын һаман аңлый алмыйм. Үксеп,
гарьлектән нәрсә эшләргә белмичә, җирдә елап утырам. Карчыкны креслосы
белән минем каршыга китереп утырттылар.
Карчык та берни аңламый: йә миңа, йә солдатларга, йә аңа ияреп
тарткалашкан хатынга карый.
– Тор, жених, выбирай невесту, кайсысын телисең – сайла! – дип, Виктор
минем билгә китереп типте. Тагын һушны югалтканмын.
Аңыма килгәндә, мине ике солдат күтәреп тора, ә өченчесе битемә солдат
кружкасы белән су сибә. Болары миңа таныш түгел, күрше позициядән
килгәннәр бугай.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
77
– Сездә ничек өйләнәләр? Мулла никах укыймы әле? Хәзер мулланы да
табабыз. Кичекмәстән мулла табарга! – дип кычкыра Виктор. Бөтенләй җенләнде.
– Син үзеңә кәләш сайла, – дип, минем каршымда торган теге әфган
хатыннарына күрсәтә. – Сиңа, мөгаен, шушысы ошыйдыр, – дип, теге карт
карчыкка ымлый. Чит позициядән килгәннәр шаркылдап көләләр. Мин
карчыкка карап торам, үзем уйлыйм – карчыклар кайда да бертөрле инде. Бу
карчык күрше авылдагы Хәнифә дигән әбигә тартым. Ә болар көлә. Бу усал
бер саташу да түгел, бу – чынбарлык. Минем баштан төрле уйлар үтә. Ничек
тә вакытны сузарга кирәк. Базага хәбәр иткәннәрдер, мөгаен, озакламый йә
старшина, йә командир Иванов килеп җитәр. Аңлатырлар, мине акларлар,
коткарырлар, дип уйлыйм. Йә Ходай, шулай гына итә күр, ярдәм ит миңа,
дип, Ходайга ялварам.
Викторның нәрсә сөйләгәне колакка чалынып кына кала.
– Әллә син чын мөселман туганнарың кебек өчесенә дә өйләнергә
телисеңме? Йә, сайла! – дип, миңа дәшә Виктор. Теге өч әфган хатыны да
миннән күзләрен алмый, алар да аңлады ахры, үзләренең язмышлары ничектер
миңа бәйле икәнен.
– Нигә дәшмисең, чурка? Әллә күңелең кайттымы, теләк юкмы әллә? –
ди бу. Шул вакытта, эткәләп-төрткәләп, бер бабайны алып килделәр. Күрше
позициядән килгән үзбәкме, таҗикмы, пуштун телендә бабайга никах укырга
кирәклеген аңлата. Бабай тарткалаша, әллә аңламый. Миңа да теге солдатның
«никах, никах» дигән сүзе генә аңлашыла. Виктор, автоматын алып, бабайның
баш очыннан бер очередь бирде. Бабай куркып китте, шулай да башын селкеп
тора. Ни әйтергә теләптер, йөрәгенә төртеп күрсәтә. Янәсе, «атыгыз». Виктор
автомат затворын тартты да бабайның йөрәгенә төзи башлады. Болай олы
кешедән көлү теге таҗик солдатына да ошап бетмәде, күрәсең:
– Ярар, үзем укыйм, мин дә беләм, – дип, Виктор каршына килеп басты.
Виктор:
– Чурка чурбанны яклый, әйдә, укы! – ди һәм, миңа карап: – Сайла! – дип
акырды.
Мине һаман ике солдат тотып тора, ә мин йә карчыкка, йә теге хатын белән
кызга карап торам. Теге бала минем күзгә бер тутырып карады да бер адым
алга чыкты. Бу кызны да таныдым. Аны өченче көн ак йортка бер «джип»
калдырып киткән иде бит. Күрәсең, бу карчыкның берәр оныгыдыр инде.
Мин дә ымлап теге кыз балага күрсәттем. Үзебезнең солдатлар да, күрше
позициядән килгәннәр дә дәшмиләр. Викторның явыз икәнен беләләр шул.
Аның кулы каты, озак сөйләшеп тормый. Теге баланы минем кырга китереп
бастырдылар. Хәзер карчык белән теге хатын чарбайлап елый башладылар.
Хәтта теге карчык креслосыннан егылып ук төште, аяклары йөрми, күрәсең.
Кире креслога мендереп утырттылар. Виктор таҗикка:
– Укы, – дип җикерде. Теге, бахыр, тотлыга-тотлыга укый башлады. Сүз
арасында пышылдап кына мине битәрли. – Нигә баланы бозасың, сиңа хатын
ярамыймыни? – ди бу. Мин дәшмим. Теге тагы кычкырып укуын дәвам итә.
Нәрсә укыгандыр, миңа билгесез. Әмма минем исемне урысча сорады, мин
әйттем. Теге баланың исемен үзләренчә сорады ахры, ул үзенең бала тавышы
белән Фотыйма дип җавап бирде. Бу мизгелдә миңа тирә-як тынып калган
кебек тоелды. Һәм теге баланың яңгыравык тавышы таулардан яңгырап
ишетелгәндәй булды. Ризалыкны таҗик миннән урысча сорады. Мин «риза»
дип, урысча җавапладым. Ә теге кыз бала башын гына иде. Мөселманнарда
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
78
бит хатын-кызның «әйе» дип әйтүе мөһим түгел. Ул дәшми дә калырга мөмкин.
Дәшмәү – ризалык билгесе.
Безнең яклардагы кебегрәк мөселман туена охшатып, бөтен шартын китереп,
мине теге кыз бала белән бер бүлмәгә кертеп ябып та куйдылар. Виктор:
– Өйләнсәң, мөгаен, исән калырсың, – дип, арттан кычкырып калды. Алар
безнең егетләрне ничек кискәннәр, без дә аларның хатын-кызларын шулай
итәбез, – дип, пычрак сүгенде. Бу вакытта безнең солдатлар бары тик үч алу
теләге белән генә яналар иде. Алар акны карадан, караны актан аермаслык
хәлгә килгәннәр. Чөнки печтерелгән өч егетнең берсе каты яраланган һәм...
ике мәет. Бу мәетләр һәм печтерелгәннәр арасында безнең һәркайсыбызның
булуы ихтимал иде бит. Менә шуңа да инде егетләр кан исенә исергәннәр, аек
итеп уйлый алмыйлар.
Миңа батырлык өчен бер кружка спиртка әзрәк әфьюн тамызып бирделәр.
Монда һәр кышлакта әфьюнне бер канистра солярка йә бензинга күпме кирәк,
шулай алып була. Безне бикләгән урын бәләкәй генә бер бүлмә булып, әллә җәй
ял итә торган бүлмә, әллә йокы бүлмәсе иде. Ярымкараңгы бу бүлмә идәнендә
иске келәмнәр, почмактагы сәке өстендә мендәр, ястык, паласлар өелеп тора.
Шуннан бер юрган сыман нәрсәне тартып идәнгә төшердем дә, барып утырдым.
Теге баланы карап торам. Матур киенгән, кышлактагы балалардан аерылып
тора. Чебек кенә, әле күкрәге дә калыкмаган бу балага бармак белән кагылырга
да исәп юк. Хәтта текәлеп карарга да уңайсызланам. Шулай да:
– Исемең ничек? – дип татарча сорыйм. Дәшми. Үземә төртеп:
– Исламов Халик, – дидем дә сораулы карашым белән аңа багам. Мөселман
исемен ишеткәч, бераз җанланып китеп, үзенең исемен кабатлады.
– Фотыйма, – ди.
Онытканмын, теге таҗик никах укыганда әйткән иде ләбаса. Шуның белән
сүз бетте. Тыштагы тавышларны тыңлап карыйм. Дөнья шау килә. Теге бер
кружка әфьюнле спирт тәэсир итә ахры. Бу дөньясы миңа барыбер дигәнрәк
хис урап алды күңелемне һәм... калганын белмим.
Күпме йоклаганмындыр, күпме вакыт үткәндер, тыштагы шартлау
тавышына айнып киттем. Күзгә һичнәрсә күренми. Тышта йөгерешәләр.
Шәйләп алдым: безнекеләр кычкырыша. Виктор кычкырып, сүгенеп команда
бирә. Мин ишекне этеп карыйм. Ачарлык түгел, тыштан элгәннәр. Хәл дә юк,
бөтен тән авырта. Кичә каты эләккән, күрәсең. Ишекне этәрә-этәрә:
– Чыгарыгыз мине! Чыгарыгыз! – дип кычкырам, әмма ишеткән кеше юк.
Тагы ныграк этәрә башлаган идем, борыннан һәм колактан ниндидер җылы
сыекча агып төште. Тотып карыйм, үзе җылы, үзе ябешкәк. Сизеп торам, кан
инде бу. Борыннан акканы авызга керде. Кан шул, тәме шулай. Минем баш
тагын әйләнә башлады. Егылмас өчен ирексездән чүгәләп утыруым булды,
автомат пулялары ишекне ике тапкыр аркылы кисеп, йомычка ясады. Басып
торган булсам, һичшиксез, мине кисеп үтә иде. Алла саклады. Эшнең болай
юнәлеш алуын шәйләгәч, шым гына стена буена барып аудым. Бу миңа дип
исәпләнгән иде, тик кемнеке. Духныкымы, әллә, чынлап та, үзебезнекеме?
Әзрәк торгач, ишекнең астынарак тагын бер атып җибәрделәр. Монысы
инде чынлап торып миңа әҗәл итеп җибәрелгәне иде. Уку үзәгендә биргән
белемнәре өчен рәхмәт, карантиннан соң безне шунда әзерләгәннәр иде бит.
Ишек һәм тәрәзә уемнарында озак тормаска дип, кабат-кабат өйрәттеләр. Менә
шул турыда уйлап, стена буенда ятам. Башта бүтән уй да юк. Кем атты? Белеп
булмый. Чөнки духларда да совет автоматы – «Калашка» бит. Бездә дә шул.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
79
Тышта шау-шу басыла төште. Әмма монысы бигрәк тә куркыныч иде. Чөнки
урыс сүгенүе – Викторның тавышы урынына әллә нинди чит тавышлар килә
башлады. Ничек кенә каты, кабахәт булса да, Викторның сүгенүе йөрәккә
якын иде. Ә бу тавышлар әллә ничек, шомлы. Шулай уйлап та бетермәдем,
кинәт ишек бөтен тупсасы-келәсе белән кырылып та төште. Ишектә озын
буйлы, сакаллы, кулына «Калашка» тоткан бер дух басып тора. Тамак төбе
белән нәрсәдер әйтеп җикерде бу. Мин дәшмичә ята бирәм. Мине аяклардан
өстерәп тышка алып чыктылар. Бернинди каршылык та күрсәтмим. Хәл дә,
теләк тә юк. Әйтерсең лә мине түгел, үлгән сарык түшкәсе өстериләр. Баш
кына даңгыр-доңгыр бәрелеп китә. Нык бәрелмәсен өчен, кул белән башны
йомарлап тоттым.
...Якты кояш нурыннан күз камаша. Иртәнге сәгать ун-унберләр тирәсе
булыр, ниндидер бер бүлмәдә тәүлек буе йоклаганмын. Башка юньле-рәтле уй
керә башлады. Менә сиңа мә, икенче тапкыр духларга эләктем ләбаса. Болары
инде баштанаяк кораллы, безнең кебек бала-чага түгел, сазаган ир урталары.
Мине бер дух дер селкетеп аякка бастырырга чамалый, ә минем аяклар берни
дә тоймый. Әйтерсең, аяклар бөтенләй юк. Мин гөрселдәп җиргә авам. Духлар
тәмәке тартырга утырдылар, ә мин, бераз аңыма килеп, тирә-якны күзәтәм.
Капка төбендә безнең берничә солдат үлеп ята. Викторны асып куйганнар. Ул
болай гына бирелмәс иде, яралангандыр, күрәсең. Терсәктән уң кулы юк, бәйләп
куелган. Сөннәтләгән егетләр баштүбән асылганнар, алары әле тере. Берсе кулы
белән авызына, борынына кунган чебеннәрне кугалый. Минем алда шундый
күренеш, ә артта ниндирәк хәлләрдер – анысын белмим. Селкенергә дә куркып
ятам. Духларның берсе минем шулай күзәтеп ятканны күрде. Викторның чалбар
каешын салдырып, мине артымда үсеп утырган чикләвек агачына баштүбән
асып куярга чамалый, тик көче җитми. Шулай да аяктан күтәреп баштүбән
асып куйды. Күрәселәр бар икән. Йөрәк дөп-дөп тибә, баш чатный. Битләр
шешенә башлады ахры, шулай тоела. Иптәшләргә карыйм. Духлар бер чинар
агачы төбенә чәй эчәргә утырдылар. Әйтерсең лә дөньяда без юк. Әйләнә-тирә
бөтенләй тынычланды. Кошлар чыркылдаша. Йорт алдына тавыклар чыкты,
әтәч алар тирәсендә кукраеп эре генә кыяфәттә йөри. Аларның үз эшләре:
тибенә-тибенә җим эзлиләр. Мин агач күләгәсендә асулы, егетләр кояшта, алар
миннән элегрәк асылгангамы, тирә-якларында чебеннәр гөж килә. Әтәч шуңа
игътибар итеп, егетләр янына килде һәм, битләренә кунган чебеннәрне тотарга
чамалап, сикереп-сикереп егетләрнең битен чукып алды. Аягы яралы Пермь
егете Ваня кулы белән селтәнеп әтәчне куып җибәрде. Хәле мөшкел егетнең.
Шуннан әтәч икенче егет янына күчте. Килгән җайга аның битен чукый һәм
кыткылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми,
чөнки җилкәсе белән борылган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем
якка борылды. Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый башлаган. Йә Ходай,
миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни? Нинди гаепләрем өчен? Безнең
нәсел-нәсәбәдә, туган-тумача арасында кеше үтерү түгел, кешенең энәсенә дә
тигән кеше юк. Ни гөнаһлар өчен болай газаплыйсың? Бармы Син бер галәмдә,
әллә юкмы?! Булсаң, зинһар, туктат мондый эшне, дип ыңгырашам. Бар көчкә
тешне кысам, яңаклар шытырдый, тешләр кителә.
Шулвакыт капкадан берәү керде, хатын-кыз ахры, үзе чар-чор кычкыра.
Ниндидер Абдулланы чакыра. Мин, гәүдәм белән борылып булмасмы, дип,
селкенеп-селкенеп карыйм. Юк, килеп чыкмый. Башны борып карагач,
күрдем: теге кичәге хатын икән. Башында кара яулык, битен каплаган. Кичә
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
80
безне япкан бүлмәгә төртеп-төртеп күрсәтеп нидер сөйли, шуннан безнең
үлгән солдатларга күрсәтә. Духлар дәррәү килеп урыннарыннан тордылар,
теге хатын янына килеп бастылар. Бераздан минем янга килделәр. Теге таза
дух мине тотып алды да кулында күтәреп тора башлады. Аяк өскә бәйләүле.
Кичәге урысча сукалаган дух:
– Кыз кайда? – ди.
– Белмим, – дип, татарча җавап бирәм.
– Ә-ә, белмисеңмени әле, – ди бу. Үзбәк ахры, безнең телләр охшаш бит.
– Тидеңме? – ди.
– Юк, – дим.
Теге үзбәк үзләренең кешеләренә нәрсәдер әйтте. Шуннан әзмәвердәй дух
мине, кирәге беткән әйбер сыман, кисәк кенә ташлады. Әллә каеш өзелде,
әллә чикләвек ботагы сынды. Мин гөрселдәп җиргә барып төштем. Тагын
аңымны югалтканмын. Кичкә табан мине тагын баштүбән асып куйдылар.
Шунда гына һушыма килдем. Ни өчен болай иткәннәрдер, әле дә аңламыйм.
Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде. Шуның белән вәссәлам булыр. Ярый
кулны бәйләмәгәннәр, төнлә ычкынырга тырышып карарга кирәк булыр дип
уйлап та бетмәдем, бер дух, өйдән чыгып, минем кулларны аерым бәйләп, өй
почмагына кагылган тимер чөйгә тарттырып куйды. Хәзер мин гамакта яткан
кеше кебегрәк булып калдым. Аяк-кул өскә тарттырылып, ике якка бәйләп
куелган. Болай җиңелрәк, баш бик чатнамый, әмма куллар авырта. Һәм мин
инде ничәнче тапкыр һушымны югалтам...
Саташулы-уяулы килеш ятам. Нәрсә булганын белмим. Күпме вакыт
үткәндер, билгесез. Әнә, кемдер мине баудан ычкындырып маташа бугай.
Ниндидер малайлар каешны кистеләр ахры. Тагын кайдадыр өстериләр, һич
аңламассың. Тын алып булмый. Мин саташам. Әллә нинди, берчә куркыныч,
берчә бик тә матур төшләр күрәм. Әни мине биләүдән алып су кертә икән.
И, мин шатланам, и, әни шатлана. Әти кырыбызда тора, барысы да шатлана.
Дөнья йә бик матур, йә бик куркыныч. Мин бертуктаусыз упкынга очам. Очам,
очам, һич төбенә төшеп җитеп булмый. Төшеп җитеп чәлпәрәмә киләм бит
инде. Уянып та булмый.
...Елга буенда комда ятам. Суык, өшим. Ниндидер эт минем битне ялый.
Эт түгел икән – бер кыз бала. Кыз бала да түгел, бер малай. Мин саташам. Бу
минем хатын да инде. Мин боз булып туңганмын. Ап-ак кием кигән хатын тыны
белән мине эретә. Үлгәнмен икән, миңа кәфенлек кидерәләр. Кәфен җылы. Бәй,
бу кәфен түгел, әллә нинди чүпрәк-чапрак, чит кеше киеме дә инде. Мин үзем
дух икәнмен, башымда да духлар чалмасы. Ниндидер арбада барам. Бәй, теге
кышлактагы карт үзенең арбасына салган лабаса, каядыр алып бара. Безгә бер
яшь кенә малай ияргән. Ул минем баш очындагы чүпрәкне әйбәтли. Монысы
саташу түгел ахры. Тик менә нишләп миндә духлар киеме икән? Туктап, чәй
кайнатып, чәй эчтеләр. Миңа да чәй кайнатып эчерәләр, ашарга кушалар.
Ашап булмый, чәй эчәм. Чәй әллә нинди, үлән чәе. Эчәргә була. Чәй эчкәч,
тагы изрәп йоклап китәм. Тагы саташам, тагын куркыныч катыш татлы төшләр
күрәм. Мине кул арбасында да тартып алып бардылар. Ат сыртына аркылы да
салдылар. Нигә алай итүләрен һич аңлый алмыйм. Туктап чәй эчәбез дә тагын
юлга кузгалабыз. Мин йә йоклап китәм, йә исемне югалтам. Ниндидер машина
белән дә алып бардылар. Иң мөһиме – уянган саен чәй эчерәләр, баллы чәй.
Җанны ниндидер битарафлык, ниндидер тынычлану чолгап алды. Кайда алып
баралар, кемнәр, нигә, минем өчен барыбер... Шулай ничә көн үткәндер, белмим.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
81
Әмма теге малай гел минем янда, минем белән сөйләшергә дә әйтеп карый, тик
аның телен аңламыйм. Минем өчен ул ниндидер бик якын кешегә әйләнеп китте.
Шулай мине Кабулда, безнең хәрби госпитальнең капка төбендә калдырып,
солдат киемнәрен баш очына куеп киткәннәр икән. Моны медсестралар әйтте.
Госпитальдә бер унбиш көнләп яткач кына, үзем белән ни булганын әзрәк аңлый
башладым. Шәфкать туташлары сөйләве буенча, минем өч кабырга сынган, баш
мие селкенгән, дөресе – авыр гына контузия булган икән.
Әмма иң гаҗәпләндергәне шул: мине коткарган малай госпиталь ихатасы
алдында һаман күренгәли икән. Беркөнне шәфкать туташлары ул малайны
миңа тәрәзәдән дә күрсәттеләр.
Госпиталь ихатасына чыгып йөри башлагач, ихата аша гына теге малай
белән исәнләштем, үзбәкләргә охшатып кулымны күкрәккә куеп, бил бөгеп
рәхмәт әйттем. Аңлады ахры, миңа ручка белән конверт суза. Янәсе, хат яз.
Мин аңламыйм. Тимер рәшәткәнең ул бер ягында, мин бер ягында. Шуннан
конверт тышына язып күрсәтте. Чак аңладым, адрес сорый икән. Хезмәт
иткән частьның адресын язып булмый бит инде. Тоттым да үземнең туган
авылның адресын яздым. Хәтта районны да язмадым. Үземне иртәгә Ташкентка
җибәрүләрен аңлатырга тырыштым. Аңламады ахры. Хәл юк бит инде. Әле
култык таягы белән чак селкенеп йөрим. Мин кереп киттем, ул миңа карап
торып калды. Икенче көнне мине самолёт белән Ташкент шәһәренә хәрби
госпитальгә күчерделәр. Мине ныклап тикшерәләр. Бер профессор хатын миңа:
«Куркыныч юк, бу – нерв стрессы, – дип аңлатты чирем турында. – Җайлап
барысы да үз урынына кайтачак», – ди. Авылга кайткач та, тәмәке тартмаска,
аракы эчмәскә кушты. Ташкентта ике айлап госпитальдә яттым. Беркөнне
шулай бакчага йөрергә чыккач, теге малайны тагын күреп хәйран калдым.
Күземә күренәме дип торам. Янына бардым. Элеккечә ихата аша гына тагы
рәхмәтемне белдердем. Русча да, татарча да кабатлап:
– Бар кайтып кит, зур рәхмәт сиңа, – дим.
Ул нәрсәдер сөйли, мин аңламыйм. Шул минутта палатада бергә дәваланып
яткан Магнитогорскидан Фәрит исемле татар егете килеп:
– Тиз бул, сине анда эзлиләр. Хезмәт иткән җиреңнән алырга килгәннәр,
– диде. Мин әфган малаена карап саубуллаштым да китә башладым. Теге
малай өзгәләнеп нәрсәдер сөйли, хәтта елый ук башлады. Үзе күкрәкләренә
күрсәтә, хатын-кыз күкрәге, янәсе, нәрсә уйларга да белмим. Фәрит: «Йә, тиз
бул, бетмәс монда таҗик балалары», – дип, мине өстери үк башлады. Бераз
киткәч, теге малай минем арттан:
– Талак! Талак! Талак! – дип кычкырып калды. Ни аңлатырга телидер, һич
аңламассың.
Мине көтеп торалар иде. Документ-кәгазьләр әзер.
Тиз генә палатага кереп, хәрби кием киендем дә, вак-төяк әйберләрне алып,
машинага чыгып утырдым. Биш-алты сәгатьтән мин үзебезнең частьта идем
инде. Таныш егетләр калмаган, гел яңалар.
Частька кайтканның икенче көнендә үк мине особый отделга чакырттылар.
Шуннан башланды инде: көн дә чакыралар, кайбер көнне икешәр тапкыр.
Безнең взводның ничек һәлак булганын белешәләр. Ничек булганын бер егерме
тапкыр гына аңлатып кәгазьгә яздым. Егерме көннән минем нерв стрессы,
контузия яңадан көчәйде. Аяклар яңадан йөрми башлады. Кабаттан госпитальгә
эләктем. Тагы ике айлап яткач, мине частька да кайтарып тормадылар,
комиссовать иттеләр. Калганы нәрсә булып беткәндер, һич кызыксынмадым.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
82
...Менә шулай итеп, Әфган сугышында булып, бер тапкыр да мылтыктан
атмыйча, хезмәт итә башлавыма бер ел тулганда, мин авылга кайтып та җиттем.
Исән-сау кайтуга өйдәгеләр шатландылар. Хезмәтне вакытын тутырмыйча
кайтканга үзем генә әзрәк кыенсынып йөрдем. Хәзер өйрәндем инде. Тик
кайбер вакыт баш кына авырта, үтерә инде. Аяклар да хәзер әзрәк җайга кереп
бара. Ләйләләрнең туе булды. Мин армиягә китүгә, түбән оч Вәкил белән йөри
башлаган икән. Ярый, нишлисең бит, аңа да бик көенмәдем. Була торган хәл.
Кеше кебек юньле эштә эшләп булмый, баш авырта башлый. Шуңа күрә
колхозда төрле җиңел эштә йөргән булам. Дөресе – эленке-салынкы йөреп
ятам шунда. Шулай вакытның да үткәнен сизми калганмын. Әти дә кинәт кенә
үлеп китте. «Яман шеш», диделәр. Хәзер әнкәй белән икәү генә яшәп ятабыз.
Дөнья миңа калды. Әнкәй дә көннән-көн яшәрми, олыгая бара.
Шулай уйланып йөри торгач, бер уй төште башка. Гомер үтә, иптәшләр,
яшьтәшләр барысы да гаиләле булып бетте. Балалар үстереп яталар. Теттереп
дөнья көтәләр. Ә мин һаман буйдак. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, хәмер
белән дә шаяргалый башладым. Җитмәсә, монавы үзгәреш, перестройкалары
башланып китте.
Икенче көнне үк конторага төштем. Эчеп авария ясаган Фәниснең
«КамАЗ»ын сорадым председательдән. Безгә туган тиешле кеше ул, бераз
тарткалашса да, риза булды.
– Эчеп, бәйрәм итеп йөрер булсаң, үзем тотып арт сабагыңны укытам,
парень, – дип кисәтеп куйды. Ул бик кырыс, гадел кеше, әйткәнен эшли. Мин
бүтән эчмәскә ант итеп, шул ук көнне машинаны кабул иттем.
Хуҗаның бирми хәле юк. Авылда шофёрлар җитешми. Бүген-иртәгә
уборка да башланырга тора. Менә икенче ел инде мин «КамАЗ» йөртәм,
эчүне ташладым. Әни шатланып бетә алмый. Эчмәгәч, ерак рейсларга да
мине җибәрәләр. Иртәгә дә колхозга төрле кирәк-ярак һәм буяу алырга Самара
шәһәренә барам. Ерак рейсларның акчасы да төшемле. Бераз җыйган акча
да бар. Самара базарында машиналар да очсыз, диләр, аны да караштырып
кайтырга кирәк. Аллаһы боерса, иртәгә таң белән рейска.
Иртән иртүк машинаны кабызып чыктым. Йә Хода, әлеге шул шайтан алгыры
Юрис тагы килеп очрады. Ул хәзер бригадир түгел. Авыруы сәбәпле, сыер
фермасында каравылда тора. Ну торганы бер зәхмәт инде. Машинаны туктатып,
үтеп киткәнен көтеп тордым. Әни юлга куйган ризыктан бер телем күмәчне,
бисмилланы укып, тегенең этенә бирдем. Бер генә капты. Мин кузгалып киттем.
«Армиягә алганда очрап, мең бәлаләрдән чак котылып кайтып егылган
идем. Ярый, начарга юрамыйм әле. Барысы да әйбәт булыр, Алла боерса»,
дип уйларга тырыштым. Колхозның завхозы Инсафны утырттым, ул бөтен
документ, кәгазьләр белән эш итә, йөк ташучы да.
– Нишләп озак, җитмәсә, төсең качкан, нәрсә булды? – ди бу. «Юрис
очрады», дип булмый бит инде.
– Юньләп йоклап булмады, әллә ниләр белән саташып чыктым, – дим.
– Шыттырма, төне буе кызлар артыннан чапкансыңдыр әле, – ди бу.
Кабинага кереп утыргач, бер-ике сүз кыстырды да, гадәте буенча, йоклап та
китте. Ул үзе миннән бер-ике яшькә генә олы, ну салырга ярата. Шунысы бар:
колхозга берәр әйбер кирәксә – җир читеннән таба. Кеше белән тиз уртак тел
таба, эзләгән запчастьне тапмый кайтканы юк. Шуңа күрә эчсә дә эшләп йөри.
Менә әле Самарада ары чабып, бире чабып, колхозга әллә никадәр запчасть,
кыйммәтле буяулар алдык. Акча да артып калды. Инсафның сөйләшә белүе
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
83
инде. Колхоздан алган бер фляга бал да бетмәде. Кайтырга чыктык. Инсаф,
гадәте буенча, бер яртыны түңкәрде дә гырлап йоклап та китте. Юл әйбәт,
машина матур гына эшли. Эсселек сүрелә төште. Көн кичкә авышты. «Юлдан
читкәрәк кереп, берәр авыл кырында машинада гына ашап, ял итеп алырга
кирәк», дип уйлыйм. Тик анавы арттан килгән «джип» күңелгә тынгылык
бирми. Артка төшеп алды да, ни узмый, ни артта калмый. Мин бөтенләй
акрынлап бара башладым. Бара торгач, узып китте. Шулай да шүрләтә бераз.
Машина тулы дефицит запчасть, төрле буяулар. Җитмәсә, кесәдә ару гына
акча да бар. Теге «джип» тау артына ышыклангач, борылып, бер бәләкәй генә
урман читенә кереп киттем. Якында гына авыл, елгасы да шәп, матур күренә.
Шушында туктап, тамак туйдырып, ял итеп алырга кирәк. Көне буе Самарада
ары чабып, бире чабып, арыткан. Күз дә йомыла башлады. Ял иткән баш белән
тиз арада кайтып та җитәрбез, Аллаһы боерса.
Әни әзерләгән юл ашларын паяльный лампа астында җылыттым да,
тамак ялгап, йокларга яттым. Инсафны ашарга уятып караган идем, ул торып
тагын бер стакан җибәрде дә тагын йоклап китте. Караңгы тиз төште. Мин
төрле уйларга бирелеп ятам. Инсаф колак төбендә хырылдый, туптан атсаң
да, уянмый хәзер. Кешенең рәхәт, бер кайгы юк. Шулай уйлана-уйлана,
«КамАЗ»ның өске киштәсендә йокыга талдым.
Төнлә, нишләптер, дертләп уянып китсәм, ни галәмәттер, тәгәрмәчтән
пышылдап тын чыга. Әллә тишелде микән? Йөк тә болай бик авыр түгел иде
бит. Нәрсә булды икән, дип, Инсафның өстенә басмаска тырышып, кабинадан
төштем. Ә тәгәрмәч һаман чыгара. Шырпы сызып карамакчы булган идем,
кемдер арттан башка китереп сукты. Эх, шушы башны, теге контузия галәмәте
инде, баш бәрелдеме – аяклар киреләнеп, атламас хәлгә килә дә куя. Әле дә
аңны югалтмадым, тик аяклар тотмагач, гөрселдәп җиргә аудым. Шунда берсе:
– Монысы әзер, – диде.
Инсафны да өстерәп төшерделәр. Мине читкәрәк илтеп бер агач төбенә
ташладылар. Ә Инсаф мыгырдап кычкырына, берни дә аңламыйча, тузына
башлаган иде, тәгәрмәч кырына бәйләп тә салдылар үзен. Авызына да берне
бирделәр ахры. Шундук тынып калды. Нәрсә булыр? Берни дә эшләр хәл
юк. Әзрәк баш җибәрмичә, мин атлый алмаячакмын. Моңарчы да бу хәлнең
кабатланганы бар иде. Шулай күрше Әкълимә әбинең тәпәш ишеге кәсәгенә
башны бәргәч, бер сәгатьтән артыграк аяксыз булып яттым. Әле дә шулай.
Ятам, тизрәк баш җибәрсен иде, дип. Үзем күзәтәм: ничәү болар? Әһә, дүртәү
икән. Берсе телефон аша кемнедер чакыра. Шуннан выжлап теге «джип» килеп
туктады. Утларын ярым сүндергән. Руль артында бер хатын-кыз утыра. Бу
дүртәүгә команда бирә.
– Йөкнең документларын монда китерегез тизрәк! – ди.
Минем түш кесәсен актарып, бар булган документларны алып киттеләр.
Һушны җуйган кеше кебек тик кенә ятам, чөнки тагын берне башка
тондырсалар, минем аяклар бөтенләй йөрмәячәк һәм озакка. Тиздән безнең
кырга тагын бер «КамАЗ» килеп туктады һәм безнең йөкне теге дүрт әзмәвер
үзләренең «КамАЗ»ына төйи дә башлады.
Тегеләрнең мәш килүеннән һәм караңгылыктан файдаланып, мин җайлап
кына шуыша-шуыша, моннан таю ягын карыйм. Тизрәк юлга чыгып, милиция
йә ГАИ чакырырга кирәк. Тик ятсаң, үтереп китәргә дә күп сорап тормаслар.
Иман юк боларда. Җай гына шуышып, «джип» машинасы кырыннан үтеп
барам. Эчкә күз салам, эче ярым караңгы. Теге хатын безнең паспортларны,
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
84
документларны актарып утыра. Машинада бүтән кеше күренми. Әзрәк
шуышкач, әллә җиргә төшкән чыкка суланып, әллә бүтән сәбәбе булды,
башымның авыртуы бетеп киткән кебек тоелды. Торып бастым, аяклар да
тыңлый башлады. Шунда башка бер уй килде. Теге «КамАЗ»дагыларга,
әлбәттә, көч җитмәячәк. Әмма бу чебек кенә кызны машинадан чыгарып
очыру миңа берни тормый. Шулай итәргә дә «джип»ны алып качарга. Тегеләр
«КамАЗ»дан төшеп, йөгереп килеп җиткәнче, машинаны кыздырып, тизлек
җыеп өлгерәчәкмен, ара шактый гына.
Кулга тотарга ипле генә берәр нәрсә эзли башладым. Урман кыры бит, җилле
генә бер агач кулга эләкте. Ныклы күренә болай. Кеше үтерерлек булмаса да,
исәңгерәтергә була. Агач кулга эләккәч, күңелне бер үҗәтлек биләп алды.
Агачны әзер тотып, үләннәрне кыштырдатмаска тырышып, «джип» кырына
килдем. Теге хатын дигәнем бик чибәр генә икән үзе. Шофёр утыра торган
ягына утырган да, иелеп, бәләкәй кул фонаре яктысында минем паспортны
актара. Килгәнемне сизмәде. Шунда ярымачык ишекне каерып ачып, агач
кисәге белән берне тегенең җилкә тамырына «яндырдым». Ул пассажир
урындыгына авып төште. «Эх» тә итмәде, аякларыннан сөйрәп пассажир утыра
торган якка аудардым. Ачкыч урынында иде. Дулкынланудан калтыранам.
«Джип» «ә» дигәнче кабынды, тизлеккә салган көе кузгалып та китте. Утны
яндырып, «КамАЗ»лар кырыннан чажлап үтеп тә киттем. Теге бандитлар
һушларына килгәнче, урман юлыннан асфальтка барып та чыктым. Кайсы
якка китәргә? Иң яхшысы – кирегә, Самара ягына, анда 40-50 чакрым арада
бер ГАИ посты калган иде. Мөгаен, анда дежур ГАИ хезмәткәре торадыр,
тизрәк шунда барып хәлне сөйләп бирергә һәм бу бандитларны тотарга кирәк.
Шулай уйлана-уйлана, биш-алты чакрым да китеп өлгермәдем, теге хатын
ыңгыраша башлады. Вәт зәхмәт, хатын-кыз башы белән кеше талап йөрсен
инде. Милициягә илтеп тапшырыйм әле. Кемне бит әле? Элекке әфганчыны
таларга уйлаганнар. Сездән куркынычрак духлар алдында да бирешмәдем
мин. Бераз баргач, бу хатын:
– Прости, Хаким, гафу ит мине, – ди. Колакка ишетеләме дип торам.
Вот, мәлгунь, хәтер үзендә. Паспортны укып, исемне дә исендә калдырган.
Машинаны туктаттым, үрелеп чәченнән тартып торгыздым да маңгаена тагын
берне ямадым. Хатын-кызга һичбер сукканым юк иде. Бөтенләй бөгелеп төште.
Арткы утыргычлар арасына алып очырдым, югыйсә аяклары газга басарга
комачаулый иде. Хатын-кызны һич болай тоткан юк иде. Бигрәк тә шушындый
чибәр иблисләрне. Аякларын идәнгә сузып салдым. Итәге ачылып китте.
Аяклары соң, аяклары! Бандит булса да, хатын-кыз бит! Нинди чибәр! Ә үзе
юлбасар, тьфу, зәхмәт. Кулыннан паспортны ычкындырмаган, йомарлап ук
тоткан, күкрәгенә кыскан хәтта, иблисиха, тәмуг кисәве. Кулыннан паспортны
каерып алдым да кесәгә салдым. Башка вакытта хатын-кызга якын килергә
дә курка идем. Әле үзем монавы чибәрне утыргычлар арасыннан ничегрәк
бөкләп очыруыма үзем дә аптырап киттем. Кузгалдым. Тизрәк барып җитәргә
кирәк. Шәп барырга куркыта, булмый, чит машина бит, тизлекләрен белеп
бетереп булмый. Төнге юл тыныч. Бөтен белгәнемне искә төшереп, шәбрәк
барырга тырышам. Юк бит, җитмеш-сиксәннән арттырып булмый. Төрле
кнопкалардагы язуларны укып карыйм, юк – барысы да чит телдә язылган.
Шулай җәфаланып, ярты юлны үттем ахры. Хәзер, әнә теге түбәдән соң, ГАИ
посты да күренергә тиеш.
Шунда теге хатын сикереп тә торды һәм минем чигәгә пистолетының
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
85
салкын көбәген китереп тә терәде. Юкка бәйләп салмаганмын. Хатын-кызга
күп кирәкмени, болай да һушын җыялмас, дип уйлаган идем. Юк икән, торганы
бер аждаһа.
– Үләсең килмәсә, тукта, – ди бу. Шыр җибәрдем, шулай да:
– Үлсәк, бергә үләбез инде, – дигән булам.
Әйе, егетләр, бу инде хәзер әфган духы гына түгел. Үзем һаман тизлекне
югалтмый бара бирәм. Мине атса, үзе дә чукыначак. Юлда каршыга бер
машина килә. «Әллә каршы якка чыгып, аны туктатыргамы? Туктамаса...
Килеп бәрелсә?» Баштан «зыр» итеп төрле уйлар үтә. Йөк машинасы булса
ярый да бит. Җиңел машинадагылар, һичшиксез, үләчәкләр, юкка һәлак
булачаклар. Аларның ни гаебе бар? Кинәт кенә әни искә төште. Минем үлгән
хәбәр ишетелсә, ул да кайгысыннан үләчәк. Шунда теге аждаһа:
– Шурави, тукта, – дип, пистолет белән чигәгә нык итеп төртте. «Шурави»
дип безне гади әфганлылар атый иде бит. Шул сүз, ничектер, айнытып җибәрде.
Үзем дә сизмәстән, тормозга бастым. «Джип» шып туктады.
– Хәзер кире борыл, курыкма, барысы да әйбәт булыр. Сиңа тимибез, – ди.
Мин, әллә пистолеттан куркып, әллә теге «шурави» дигәненә буйсынып, кире
борылам һәм бандит хатын әйткәнне эшлим – килгән юлдан барам.
– Шәбрәк, – ди бу.
– Кайда ашыгырга, үлемгәме? – дим.
– Курыкма, мин сез уйлаганча ук начар түгелмен, – ди бу иблис.
Кирәкмәгәндә тегеләй-болай чапкан, һәр сикәлтә саен очраган ГАИшниклар
да туры килми бит, ичмасам. Очрасалар, йә юл кагыйдәсен бозар идем, йә
күзләренә яктыртыр идем. Юк бит, юк.
– Әфганда булдың инде, ә, шурави? – ди бу.
– Туры килде, – дим, иблиснең кешечә сөйләшә белүенә шатланып.
– Сагындырмыймы?
– Юк, – дим. Үзем: «Ничек котылырга бу аждаһадан?» – дип уйлыйм.
Һаман сораша:
– Өйләнгәнме? – ди. Вәт бер яман чир, минем йөрәккә керергә чамалый.
– Сиңа нигә кирәк минем өйләнү-өйләнмәү? – дим. – Файдасы тияр дип
уйлыйсыңмы әллә?
– Мөгаен, – дип, һаман тел чарлый бу.
– Буйдак. 1967 елгымын, буем йөз дә җитмеш сигез сантиметр, авырлыгым
җитмеш биш килограмм. Сәяси яктан ышанычлы, белемем – техникум, милләт
– ни башкорт, ни татар. Ике арада, бер турыда, – дип тезеп киттем. – Чит илдә
булганым юк, чит илдә туганнарым да, бәйләнешем дә юк, – дим.
– Алдама, – дип, тынып калды бу.
Моннан ничек котылырга? Пистолеты белән чигәне төртеп тишәрдәй булып
бораулап килә. Хәтта мылтык мае һәм дары исе борынга килеп бәрелде. Таныш
ис, бу исне мин бернинди ис белән дә бутамыйм. Әфган искә килеп төште.
Әллә үзендә булган, әллә «джип»та, минем уң кулга шап итеп боздай
салкын богавын да кидереп куйды бандит кыз. Ә бер очын үзенең сул кулына
эләктергән. «Бетте, хәзер качып котылып булмаячак». Шайтан кыз алга –
пассажир урындыгына ук күчеп утырды. Җиңел сулап куйды. Йөзе дә канәгать
елмаеп тора.
– Ә син болай ару егет күренәсең, – дигән була.
– Ну, күренсәм соң...
– Син миңа ошый башладың, һәм... син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, – дип,
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
86
көзгегә карап, чәчләрен төзәткән була, итәкләрен сыпыра. Аның шулай кинәт
кенә тынычланып, гади кеше кебек сөйләшүе мине дә тынычландыра төште.
Пистолетын да алып уң як кырына салды, әмма кулыннан ычкындырмый. Мин
дә аны дикъкать белән күзәтәм. Ну үзе чибәр, малай! Урамда күрсәң, һичшиксез,
гашыйк булуың бар. Песи баласы кебек артыннан ияреп китүеңне сизми дә
калуың ихтимал. Ул керфекләр! Ярым караңгы машина эчендә дә чибәрлеге
бөтен ир-атны арбарлык. Бәйләгән кофтадан күкрәкләре тишеп чыгардай булып
төртеп тора. Торганы бер сихри сын. Ә үзе – юлбасар. Минем үзен күзәткәнемне
сизде ахры. Бите кызарып киткән кебек булды, һәрхәлдә миңа шулай тоелды.
– Йә, хәзер сөйлә инде, – ди бу.
– Нәрсә сөйлим? – дим. Әллә нык дулкынланганга, әллә башка сукканга,
баш тагын чатный башлады. Башкача сөйләшеп булмады. Теге урман юлын юри
үтеп китим дигән идем, булмады. Юлны игътибар белән карап килгән икән.
– Хәзер сулга, шурави, – ди.
Нишлисең, пистолетын кулына алды, баш та чатный, борылмаска иткән
идем, башка сугарга чамалый. Ирексездән борылдым. Теге урынга килеп
җиттек. Тып-тын, бер кеше юк. Фара яктысында чалкан яткан Инсафның
гәүдәсе күренә. Аны үтереп ташлаганнар ахры. Мин тагын калтырана
башладым. Миңа бит нык дулкынланырга ярамый. Баш тагын ярыла башлады.
Хет бүре булып ула. Күздән утлар күренеп китә. Ике «КамАЗ» да туктаган
урынында тора, йөкне генә күчереп төягәннәр.
– Сүндер! – диде дә бу албасты, мин сүндергәнне дә көтмичә, ачкычны
тартып алды. Караңгылыкка карап нидер кычкырды. Калган бандитлар да
килеп чыктылар. Бу тегеләргә команда бирә башлады.
– Барысы да үзгәрде, йөкне кичекмәстән кире төяргә кирәк булыр. –
Бандитларның кайсыдыр сорау бирергә дип авыз ача башлаган иде:
– Мин сезгә нәрсә әйттем, әллә аңлашылмыймы? – дип кенә җикерде. Берәр
сәгатьтән йөкне кире төяп тә куйдылар. Шуннан бу иблис Инсафка тагын аракы
эчәргә кушты. Мин аны үлгән дип кайгырып утырам. Авызына аракы тидергәч,
рәхмәтләр әйтә-әйтә йотып җибәрде. Әллә бер, әллә ике стаканны чөмерде,
алкаш. Минем баш чатнаганнан-чатный, авыртканнан-авырта. Бернәрсә дә
аңламаслык хәлгә киләм. Колакка:
– Югалыгыз, таралыгыз! Безнең куллар канга буялмаган. Кирәк булса, үзем
табармын, – дигәне генә ишетелә иблиснең. Мин баш авыртудан һушымны
югалттым.
...Машина тигез генә үкереп бара һәм мине рәхәт итеп тирбәтә. Мин богаулы
килеш өске киштәдә ятам. «КамАЗ» руле артында теге иблис хатын утыра.
Оста йөртә, чукынган хатын. Мин ята бирәм. Миңа рәхәт, баш та җиңеләйгән.
Авырту басыла барган саен, рәхәтлек арта, дөнья матурая, яшәгән саен тагын
озаграк яшисе килә...
***
...Дәү әниләренең хәлен белергә барырга алар күптән әзерләнгән булсалар да,
бу сәяхәт, ничектер, көтмәгәндәрәк килеп чыкты. Кичтән абыйсы белән әтисе
сөйләшеп алгач, әтиләре: «Иртәгә картәниегезне барып алып килегез әле», – дип
хәбәр салды. Моңа совет гаскәрләренең көтмәгәндә ясаган яңа һөҗүме сәбәп
булды. Фатыйманы өйдә калдырырга уйладылар. Әмма барып чыкмады. Китәр
вакытта гына Фатыйма «джип»ның утыргычлар артына, әйберләр төялгән
урынга кереп яшеренгән иде. Ярты юлны үтеп, ниндидер бер тау чишмәсе
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
87
кырына чәй эчәргә туктагач кына, Фатыйманы күреп алдылар. Әнисе нык
ачуланса да, абыйсы бер сүз дә әйтмәде. Фатыйма гаиләдә бердәнбер кыз иде,
чәй эчеп алуга ук, әнисе аның гөнаһын кичерде. Фатыйманы юлга алмауларының
сәбәбе – юл тыныч-имин булмауда иде. Совет гаскәрләре юлны ябарга тиеш икән.
Фатыйма биш малай арасында берүзе булганга, аны гаиләдә барысы да
яратып иркәлиләр, шуңа Фатыйманың бу шуклыгы да җиңел генә кичерелде.
Фатыйма бәләкәйдән үк бик шук, чая, үткер бер «малайша» булып үсте.
Абыйлары нәрсә эшләсә, шуны кабатлады. Алар белән малайлар уены уйнады.
Укырга кызлар гимназиясенә бирделәр. Анда да ул гел беренчеләрдән булып төрле
уеннарга кызларны үз артыннан ияртә иде. Кайчакта шуклыгы, чаялыгы белән
укытучыларның теңкәсенә тиде. Шулай булуга карамастан, укуда да гел алдынгылар
исәбендә булды. Бөтен фәннәрдән дә өлгәшеп, беренчеләр исәбендә йөрде.
Бүген ул үзен ни өчен юлга алырга теләмәгәннәрен дә белде. Совет
гаскәрләре баш күтәрүчеләр белән Кандагар шәһәренә керергә тиеш икән. Бу
инде картәнисе яшәгән кышлактан җәяүлегә бер көнлек юл дигән сүз. Юл бик
үк яхшы булмаса да, әнисе туган-үскән һәм картәнисе торган кышлакка өйлә
намазына барып та җиттеләр.
Бәләкәй генә, таулар кочагына сыенып, кырыннан матур гына тау елгасы
аккан һәм бөтенләй яшеллеккә чумган кышлакка Фатыйма ел да каникул
вакытында килә торган иде. Шуңа да кышлакта дус кызлары җитәрлек.
Кызлар да Фатыйманың кайтуын көтеп алалар, чөнки ул кала күчтәнәчләре
алып килә, төрле уеннар өйрәтә. Хәтта берничәсен укырга-язарга да өйрәтте
әле. Кышлакта мәдрәсә юк иде шул. Бай гаиләдән булуына карамастан, үзен
башкалардан һич өстен тотмаганга, кышлак кызлары да аны үз иттеләр. Ул
кызлар белән чишмәгә суга йөрде, тауда кәҗәләр көтте.
Бу юлы кышлак Фатыймаларны ничектер сәер һәм шомлы каршылады.
Картәнисе нык шатланса да, әнисенең йөзе дә, күңеле дә шомлана иде. Шуңа
да Фатыйманы кышлактагы дус кызларын күрергә чыгармадылар. Тик абыйсы
белән генә чишмәгә барып, чәйгә су алып килергә рөхсәт бирделәр. Барсын да
белмәсә, барысына да өлгермәсә, Фатыйма Фатыйма булмас иде.
Әнисе белән картәнисе чәй эчкән арада, Фатыйма дус кызларына йөгерде. Юлда
әнисенең икетуган агаларына да кереп чыкты һәм шуны белде: урыс солдатлары бу
тирәдә дә күренә башлаганнар. Төрле имеш-мимешләр һәм шомлы хәбәрләр йөри
икән. Күрше кышлакта талибаннар өч дехканны үтергән һәм рус солдатлары белән
дә атыш булган икән, дип тә сөйләделәр, җитмәсә. Әллә Фатыйманы куркытырга
уйладылар, әллә чынлап та, шулай иде, белмәссең. Имеш, яшь кызларны да
урлыйлар икән. Кем урлаганын да белмиләр ди.
Фатыймага унике яшь кенә булуына карамастан, ул барысын да аңлый иде.
Юкка гына әтисенең китапханәсендәге китапларны укып чыкмады ич ул. Дус
кызларыннан да кызларны урлаулары турында яңадан ишеткәч, Фатыйма,
ниндидер хискә бирелеп:
– Минеме? Мине беркайчан да үзем теләмәгән кеше белән яткыра
алмаячаклар. Үлсәм үләм, әмма никахсыз ир-егет куенына кермәячәкмен. Әгәр
дә көчләп үз хатыны ясый икән, ул егетне башта үтерәм, аннан үзем үләм.
Мин никах белән генә һәм үзем теләгән кешегә генә кияүгә чыгачакмын, – дип
тезеп алып китте.
Бу якларда кызларның ризалыгын сорап та тормыйча кияүгә бирү очраклары
еш булганга, Фатыйма ахирәтләренең елмая биреп: «Сөйлә әйдә, сөйлә»,
диебрәк карап торуларын күргәч:
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
88
– Ышанмасагыз, менә Аллаһи-билләһи, шушы Коръәнне тотып ант итәм, –
дип, өй түрендәге шүрлектә торган Коръән китабын алып, иң башта маңгаена
тидерде, аннан күкрәгенә кысып, үбеп алды. Дус кызлары аңа күзләрен шардай
итеп, аптырап карап тордылар. Аларның Коръән тотып ант иткән кешеләр
турында ишеткәннәре булса да, андый кешене күргәннәре юк иде әле. Шуңа
да алар бераз куркышып тынып калды. Алар моның иң зур ант икәнен белә.
Антны бозган кеше йә үлә, йә гарипләнә. Бер дә булмаса, балаларына, әти-
әниләренә һәм ыру-туганнарына зур бәла-каза киләчәк. Шуңа да кызлар тын
калдылар. Ә Фатыйма тагын да дәртләнебрәк үзенең туган илен – Пакыстанын,
кирәк булса, ирләр белән бергә саклаячагын әйтеп бирде. Дус кызларына
караганда, Фатыйма күп белә һәм күп нәрсәне алардан ныграк аңлый. Ул
элекке ил батырлары турында, горурланып:
– Бездә, Пакыстанда, хәтта хатын-кызлар хезмәт иткән хәрби частьлар бар,
– дип сөйләп, кызларны тагын да ныграк аптыратты.
Үзенең туган иле дип Фатыйма Пакыстанны саный иде. Чөнки әтисе
Пакыстанда үскән, ул үзе дә анда туып, анда үсте. Ә әнисе – Әфганстаннан.
Пакыстандагы кызлар гына укый торган югары уку йортына укырга килгәч,
булачак ире белән таныша. Һәм әти-әниләренең ризалыгы белән кияүгә чыга.
Әтиләренең ыруы, электән үк хәллеләрдән булып, әтисе яклап картәтиләре шул
ыруда зур вазифа били иде. Әниләре дә шушы кышлактагы хәлле гаиләдән
булып, абруйлы кешеләр исәбендә йөри.
Иртәгесен кышлакта: «Урыс солдатлары кышлакның ике ягындагы тауда
урнашкан икән», – дигән хәбәр таралды. «Юлны япканнар икән», – дип тә
сөйләделәр. Әмма калага баручылар һәм авылга кайтучылар моны инкяр
итте. Хатыннар шомланып калды, ирләр җыелышып киңәш тотты. Алар
халыкка һәм кышлакка зыян килмәсен өчен, болай эшләргә булдылар. Әгәр дә
шуравиларның халыкка зыяны тимәсә, аларга каршы чыкмаска, талибаннарга
да ярдәм итмәскә. Кыскасы, кысылмаска. Шулай да коралларны барлап,
майлап, әзер тотарга.
Әмма хәлләр бөтенләй башкачарак килеп чыкты. Фатыймалар иртәгә кайтыр
юлга чыгабыз дигән көнне, кышлактан күптән киткән Абдулла кайтып төште.
Ул берүзе генә түгел иде. Башта дүрт әсир шуравины алып килделәр. Аннан
баштанаяк кораллы биш-алты кеше килде. Шуннан башланды да инде.
Кышлакта сугыш булып алды. Бер-ике йорт җимерелде. Яраланучылар да,
үлүчеләр дә булды.
Фатыймалар чәй эчеп утыралар иде. Атыш тавышлары ишетелгәч, барысы
да базга төшеп качты. Базда төрле догалар укып утырдылар. Әнисе, картәнисен
шелтәләп:
– Әгәр син болай кышлактан китмим дип киреләнмәсәң, без мондый хәлгә
тарымый идек. Түрдә генә тәсбих тартып утырасы урынга хәзер базда ятасың
менә, – дип әйтеп куйды.
Базда күпме утырганнардыр, чыгып карарга дип, базны ачулары булды
– өйгә чит кешеләр килеп керде. Киемнәренә караганда, болар шуравилар
иде. Шуннан китте мәхшәр. Абыйсын сугып ектылар. Картәниләре атлый
алмаганга, шуравилар аны креслосы белән күтәреп күрше йортка алып кереп
китте. Фатыйма да, әнисе белән картәниләрен калдыруларын үтенеп, елап,
шуравиларга иярде. Аларны, җирдә авыз-борыны канга баткан, тузанда аунап
яткан шурави каршына китереп бастырдылар. Аннан ул кешене ике шурави
тартып торгызды. Берсе кычкыра-кычкыра нәрсәдер сөйләде. Бу бик усал
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
89
шурави иде. Канга баткан шуравины Фатыйма бик тә жәлләде. Ул кай җире
беләндер аның уртанчы абыйсына охшап тора иде.
Кышлак мулласын алып килделәр. Нәрсәгәдер ризалашмаганы өчен, аны
бәргәләп ташладылар. Мулланы әллә аттылар, әллә кире җибәрделәр, анысын
Фатыйма хәтерләми. Кыз, картәнисен якларга була, алга атлады. Аннан
аны теге адәм кырына бастырдылар. Фатыйма куркуыннан нәрсә булганын
да аңлап өлгермәде. Бер шурави мөселманча ниндидер дога укыды, амин
тоттылар. Фатыйма, кайчан атарлар инде дип, дер калтырап торды. Әнисе
белән картәнисен капканың теге ягына ук чыгардылар. Кызны теге шурави
белән бер алачыкка кертеп яптылар, тыштан бикләп куйдылар. Бу канга батып
беткән шуравидан нәрсәдер таләп итәләр, ә шурави карыша. Фатыйма берни
аңламаса да, курку аралаш егетнең начарлык эшләмәячәгенә ышана иде.
Әсир шурави үксеп-үксеп елап ятты да бераздан тынды. Әллә йоклап китте,
әллә үлде. Юк, үлмәгән икән, төне буе саташып чыкты. Фатыйма, тышта бераз
шау-шу тынгач, ишекне этеп-этеп караган иде дә, ишек бирешмәде. Шулай
йокысыз төн үткәреп, ул таң алдыннан гына изрәп йоклап китте.
Кемдер кыштырдаганга һәм ату тавышына уянды ул. Почмактагы юрганнар
арасына кереп качты. Ишекне каерып ачтылар. Теге әсирне өстерәп алып чыгып
киттеләр. Бераздан Фатыйманы да кием-салым арасыннан сөйрәп чыгардылар.
Әнисе йөгереп килеп кочаклап алды. Читләр карап торуга карамастан,
Фатыйманы баштанаяк диярлек капшап чыкты. Кичәге шуравилар асылып
куелганнар, кайсылары үлгән, кайсылары бәйле килеш җирдә ята. Бу сакаллылар
башка кешеләр иде. Теге әсирнең Фатыймага тимәгәнен белгәч, әнисе бик тә
шатланды. Өйгә кергәч кенә, ул Фатыймага шул әсир белән никахландырулары
турында әйтеп салды. Фатыймага әллә ничек булып китте. Никахның нәрсә
икәнен ул белә иде. Үзенең никахы шушындый шартларда булыр дип һич тә
уйламаган иде, менә ничек килеп чыкты. Һәм ул теге әсир шуравины тагын күз
алдыннан кичерде. Шурави дигәне болай матур гына: кара чәчле, кара кашлы
бер кеше. Әфганлыга, уртанчы абыйсына охшап тора. Тик нигә аны шуравилар
кыйнаган да, нигә Фатыйма белән никахлап, ябып куйганнар соң? Инде менә
икенчеләре килеп, тагын теге шуравины өстерәп алып чыгып киттеләр?
Кыз күңелендә ниндидер бер әрсез кызыксыну уянды. Нинди кеше ул? Куркуын
җиңеп, күрше йортның капка ярыгыннан күз салды. Кичке як, урамда мәхшәр
беткән. Өч шурави баштүбән асылынып тора. Йорт кырындагы чинар ботагына
теге шуравины аякларыннан һәм кулларыннан асып куйганнар. Куркып, кире
йортларына кереп качты кыз. Караңгы төшкәч, Фатыйма, абыйсын үгетләп теге
шуравины асылынып торган җиреннән алырга күндерде. Абыйсы, каршы килеп:
– Әйдә, Алла ни кушса, шуны күрә, үзе гаепле, – дисә дә, Фатыйма:
– Ул хәзер минем ирем бит. Без никахлы, мин аңа ярдәм итәргә тиеш, миңа
аңардан «талак» алырга да кирәк, – дигәч, ризалашты тагын. Алар кияүгә никах
белән чыгып, талак белән аерылышуны гына белә иделәр.
Асып куелган җирдән төшергәндә, шурави аңын югалткан иде, ул акрын
гына ыңгырашып куйды. Өйләренә алып кереп юындырдылар, абыйсының
кием-салымын киендереп, авызына чәй тамыздылар. Фатыйманың картәнисе
чәйгә ниндидер үзе әзерләгән үлән тамырларын салды. Төрле догалар укып,
Аллаһы Тәгаләдән шуравига исәнлек сорап, намаз укыды да амин тотты.
Картәнисенең өендә яшәгән Лотфуллага шуравины Кабулдагы совет
гаскәрләре госпиталенә илтеп тапшырырга куштылар. Лотфулла шул ук төнне
шуравины алып юлга чыкты, аңа ярдәмгә улы да иярде.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
90
Лотфулла әйләнеп кайткач, шуравины ничек, нинди юллар белән Кабулдагы
Совет гаскәрләре госпиталенең капка төбендә калдыруы турында өйдәгеләргә
бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Лотфулла сөйләгәннәрне Фатыйма, колакларын
торгызып, барысын да хәтерендә калдырырга тырышып тыңлады. Кеше
сөйләгәндә бүлдерү тәрбиясезлек булып исәпләнсә дә, госпитальнең кай тирәдә
урнашканлыгы турында сорамыйча түзәлмәде:
– Госпитальне ничек таптыгыз, ул кай тирәдәрәк?
– Андый госпиталь берәү генә булганга, аны барысы да белә. Бүтән
госпитальләр – кыр госпитале, хәрби частьлар тирәсендә палаткалардан гына
корылган, – дип аңлатты Лотфулла.
Икенче көнне Фатыйма юкка чыкты. «Бер-ике көннән кайтып җитәрмен, мине
югалтмагыз», дип язу калдырган. Кайда киткәнен әйтмәгән. Тирә-як күршеләрдән
сорашып карадылар, берсе дә кызны күрмәгән иде. Лотфулланың улы гына:
– Ул минем иске киемнәрне киде, – дип әйтеп куйды. Шуннан башканы
белүче булмады.
Фатыймага бу шуравидан ничек тә «талак» алырга кирәк иде. Әгәр шулай
эшләмәсә, Фатыйма бит кияүгә чыгу хокукын югалта. Шурави үлсә генә, кыз
никахтан азат була ала. Ә Фатыйманың гаиләсе бер гаепсезгә шуравиның җанын
кыя алмый, моңа Коръән дә каршы. Шулай итеп, кыз Кабулга юл тотты. Исәбе –
теге шуравидан «талак» алырга да кире кайтырга. Малайлар киеме кигәч, бөтенләй
яшүсмергә охшап калды. Ул белә: малайларга юлда йөрү җиңелрәк һәм хәвефсезрәк.
Кабулда совет гаскәрләре госпитален тиз тапты кыз. Тик менә шуравины
күрү генә ул уйлаганча җиңел булмады. Ничек кенә тырышса да, ике атнадан
соң гына очраша алды. Анда да танымас иде, госпитальдә эшләгән әфган
бабае ярдәм итте.
Шурави Фатыйма кырына үзе килде. Рәхмәтен белдерде. Фатыйма үзе
төрлечә сөйләп, әйтеп караса да, егет аны аңламады. Шуннан Фатыйма конверт
һәм ручка сузды. Әзрәк икеләнеп торгач, ят хәрефләр белән конверт тышына
нәрсәдер язды. Бу адрес иде ахры. Ташкент шәһәренә кайтып китәчәген әйтте.
Фатыйма монысын аңлады.
Икенче көнне шурави күренмәде.
Теге әфган бабаеннан сорап белде – шуравины Ташкент шәһәренә
күчергәннәр икән. Шул ук көнне Фатыйма юлга чыкты. Ташкент шәһәренә
мең бәла һәм авырлык белән килеп җитте, юлда гына ун-унбиш көн үтте.
Ташкенттагы госпитальне табу үзе бер газапка әйләнде. Ярый әле шуравиның
исем-шәрифләрен исендә калдырган иде кыз. Ахыр чиктә барыбер эзләп тапты.
Бер-ике көн госпиталь ихатасыннан китмәде. Шунда шурави үзе Фатыйманы
күреп, янына килде. Бик нык аптырады, әлбәттә. Тагын рәхмәтләр әйтте.
Фатыйма үзенең кыз кеше икәнлеген аңлатырга тырышса да, егет аны
аңламады. Фатыйма:
– Талак, талак, талак, – дип кычкырды. Шурави артына карый-карый китте.
Иң соңгы чиктә Фатыйма үзенең чәчләрен туздырып күрсәтте, тик шурави
бу юлы да аңламады. Фатыйма үксеп-үксеп елады. Икенче көнне дә килде ул
госпиталь ихатасына, тик шурави башкача күренмәде...
Автобуска билетсыз утырган өчен, контролёрлар Фатыйманы тотып
милициягә озаттылар. Әфганстаннан икәнен әйткәч, пуштун телен белгән
тылмач аша сораштылар да кире Әфганстанга озатмакчы булдылар. Җаен
китереп, качты кыз. Шуннан соң Фатыйма үзенең Әфганстаннан икәнен
беркемгә дә әйтмәде. Тагы тоттылар, тагы качты...
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
91
***
...Мин әллә төш күрәм, әллә саташам? Нигә миңа бу кадәр рәхәт? Әйтерсең
лә машинам белән болытлар өстеннән йөзәм. Бәй, руль артында кем? Бу нипди
кыз? Үзе уйга чумып бара... Мин кайда? Миңа тагын рәхәт... Күзләрне ачасы да
килми. Машина гүләве ниндидер сихри көй булып ишетелә. Теге руль артында
утырган чибәр кыз күз алдыма килә. Күзне ачсам, әлбәттә, югалачак. Уянсам,
бу матур төш бетәчәк, тик нигә мин богаулы? Инсаф нишләп аста, ә мин өске
киштәдә ятам? Күзне ачам. Ә нишләп бу кыз минем машинада бара? Нәрсә
булды? Нигә һаман уяна алмый газапланам? Нишләп болай? Баш чатнап куйды.
Мин барысын да искә төшердем. Тәрәзәдән үрелеп карыйм. Кая барабыз?
Кайсы тирә икәнен төшенә алмыйм. Юл таныш сыман.
Бәй, бу теге иблис түгелме соң? Хатын-кыз сурәтенә кергән кичәге юлбасар
ич! Минем паспортны алдына ачып салган, шуңа карап елмаеп-елмаеп алган
була. Ә Инсаф, селәгәйләрен агызып, берни булмагандай йоклап ята. Иблис –
чибәр кыз, уянып, үзен күзәткәнне көзгедән күреп калды да:
– Хәерле көн, шурави, ничек йокладың? – ди. Итагатьле, йомшак итеп
сөйләшә дә белә икән әле. Елмаеп күз кыскан була. Чибәрлегеннән күзләр
камаша. Күренеп тора, авыл кызы түгел, шәһәрнеке. Нинди шәп киенеп алган,
берәр түрә баласыдыр инде. Мин йоклаганда кигән, күрәсең. Контузиядән соң
минем шулай үлек кебек йоклый торган гадәт бар. Шуңардан файдаланган
инде бу. Ә кичә төнлә күрсәң соң үзен! Күзләре ут чәчә, торганы бер аждаһа.
Бүген юха еланга әверелгән. Моның кичәге дүрт башкисәре кайда икән?
Арттан киләләрдер, мөгаен. Шулай ята бирәм. Мин богаулы, үзем уйлыйм,
үзем дәшмим. Болай булгач, мин исән, Инсаф та исән. «КамАЗ»ның үкереп
баруына караганда, йөк тә урынында. Алда күпер, зур гына елга. Бәй, бу бит
безнең Дим елгасы түгелме соң? Шул бит. Димәк, кайтып җиткәнбез, нибары
утыз чакрымлап юл үтәсе калган. Мин бөтенләй аптырадым.
Машина күперне чыккан көе уңга борылып, тугай юлы белән тал-өянке,
шомырт агачлары арасына кереп, бер-ике чакрым үтте дә туктады.
– Тор, шурави, килеп җиттек, безнең алда – киләчәк, – ди теге хатын-кыз
кыяфәтенә кергән иблис. Тукайның: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда
бит Казан...» дигән юллары кебегрәк яңгырады инде бу.
Ә Дим буйлары шундый матур! Кошлар сайрый. Кояшка караганда, иртәнге
ун-унберләр тирәсе. Шушы юллардан күпме йөреп, Дим тугайларының бу
кадәр ямьлелеген ничек күрмәгәнмен, ничек тоймаганмын? Теге иблис богауны
машинадан ычкындырды һәм үзенең кулына эләктерде.
– Шулай яхшырак булыр, шурави, – ди. Бу нәрсә, гел шурави да шурави
дип кабатлый, каян белгән Әфганда хезмәт иткәнемне? Паспортта язылмаган.
Әллә кичә Инсаф тыкылдаганмы? Алай дисәң, ничә көн инде айныганы юк.
Кыз мине елга кырына алып килде, мин, әйтерсең лә бәйдәге эт, аңа иярәм.
– Ә хәзер юыныгыз, – ди бу иблис.
Башымда төрле уйлар. Минем кул аның кулы белән бергә богауланган. Мин
бит ир кеше, бу чебек кенә кызны «һә» дигәнче бөгеп сала алам... Юк, тыелырга
туры килә, чөнки буш кулын куеныннан алмый. Анда, мөгаен, пистолеттыр инде.
Уйлана-уйлана, бер кул белән генә юынам. Димнең суы чиста, салкын, тәнгә көч-
куәт өсти. Теге: «Ике куллап юын», – ди һәм үзенең богаулы кулын минем кул
уңаена йөртә. Нишләптер, мин аңа берсүзсез буйсынам. Юынып алгач, башның
авыртуы бөтенләй беткәндәй булды. Шулай да уйлардан һич арынып булмый.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
92
– Хатының бармы? – ди бу. – Әфганда өйләндеңме? – ди.
Мин:
– Юк, – дим.
– Алдашасың. Синең анда никахлы кәләшең калды бит, – ди бу. Мин
ирексездән Әфганны искә төшерәм. Бу албасты минем турыда барысын да
каян белә икән?
– Беренчедән, көчләп өйләндерделәр, икенчедән, мин ул кәләшкә – кәләш,
дисәм, җир ярылыр, ул бер бала иде, һәм мин аңа кагылу түгел, юньләп
карамадым да.
– Тагын ялганлыйсың. Син үзең мине сайладың. Ә без бит синең каршыңда
өчәү идек, – ди бу.
Бу бөтен нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр белә. Чын иблис. Бу турыда бер
кешегә дә сөйләгән юк, югыйсә. Белгән-күргәннәр дә үлеләр. Берсе дә исән
калмады. Мине ярты ел буе юкка гына особый отделда сорау артыннан сорау
алып җәфаламадылар. Ә әфганлылар тегендә калды. Кем соң бу кыз? Әллә
КГБдан җибәрелгәнме? Әллә чит ил разведкасы агентымы? Баш тагын чатнарга
әйтә. Калтырый ук башладым ахры.
– Калтырама, – ди. – Кызлар алдында килешми.
– Сез кем? – дип, чак-чак тел әйләндереп әйтә алдым.
– Мин – Фатыйма, синең Әфгандагы никахың.
Аякларым тагын тыңламый башлады. Чүгәләргә итәм. Тик чибәр иблис
шундый итеп тутырып караган, күзләрне күзеннән алып булмый хәтта.
Нишләптер, аның да күзеннән яшь ага башлады. Куенына тыккан кулын
чыгарып, минем кулдагы богауны ачкыч белән ачты, аннан үзенең кулын
бушатты. Богауны Димгә очырды. Минем куллар азат, тик йөрү түгел, басып
та торып булмый, аяклар тотмый. Мин җиргә чүгәләдем. Ышанырлык түгел,
ышанасы килми. Ничә еллар үткән. Тугыз ел!
– Миңа хәзер егерме бер яшь. Теге вакытта, синең алда басып торганда,
унике иде. Шуңа да мине танымадың. Ә син үзгәрмәгәнсең. Мин сине шундук
таныдым. Паспорттагы фотоң ярдәм итте. Кичәге төн өчен гафу үтенәм.
Егетләр кызу кыланганнар.
– Нинди егетләр, чын юлбасарлар, кеше үтерүчеләр, – дим, төнге хәлләрне
тагы искә төшереп.
– Ярар, анысын кайтышлый сөйләрмен. Ә хәзер, әйдә, өеңә алып кайт,
кияү егете, – ди.
Үзе елмая. Шушы елмаю белән арбый да куя. Тик мин утырган җирдән тора
алмыйм. Торырга итәм – торып булмый. Баш чатный. Җир ярылса, хет шунда
кереп кит. Нык дулкынланганга шулай. Аяклар тыңламый. Мине бит шуңа да
авылда үземнең артта «контуженный», дип йөртәләр.
– Контузия зәхмәте. Әфганнан шулай булып калдым, хәзер үтә ул, – дим.
Фатыйма минем кулдан тартып торгызмакчы булды. Юк, булмый. Шуннан
кабинадагы чиләкне алып, Дим суы белән баштанаяк коендырды. Сикереп
торганны сизми дә калдым, үзем аптырап торам.
– Ә хәзер җай гына бир кулыңны, – ди бу. Кулны сузам, буй җитми.
Егылырмын дип, атларга куркам.
– Йә, бир кулыңны, кияү егете, – дип көлеп җибәргән иде, дәртләнеп
бер адым атлап, кулын тотып алдым. Әйтерсең, упкын өстендәге бүрәнәдән
атлыйм. Кулларны җәеп, селкенеп киттем, әмма егылмадым. Вәт могҗиза,
элек булса, гөрселдәп авар идем. Берне атлагач, кызның кулына тотынып,
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
93
тагын берне атладым. Гүя, мин яшь бала, яңа тәпи киткәнмен. Бу чибәрнең
кулы йомшак, җылы. Аңардан миңа бер сихри көч килә кебек. Кызның кулын
тоткан килеш, «КамАЗ» кырына ук килеп җиттем. Кабинага үзем көч-хәл
белән менеп утырдым.
Әйе, егетләр. Башка сыймаслык хәлләр кинода гына түгел, тормышта
да була икән ул. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр. Моңа үзем дә
ышанып бетәлмим әле...
– Милиционерлар кулына бер эләгеп, бер ычкынып йөри торгач, сукбай
балалар интернатына эләктем. Усал идем, шуның өчен Самара тирәсендәге
интернат-колониягә җибәрделәр. Анда күргәннәрне бер иркенләп сөйләрмен
әле. Укуын әйбәт укыдым. Совет мәктәбе аттестаты һәм кызыл тышлы совет
паспортын кулга алгач, ил буйлап иркенләп йөрергә, никахлы иремне эзләргә
җайлырак булды. Каңгырап йөри торгач, юлдагы бандит, шпана, рэкетирлар
белән дә дуслашып алдым. Башта алар мине кармак урынына файдаланалар
иде, тора-бара үзем авторитетка әверелдем. – Фатыйманың үзалдына елмаеп
сөйләгәннәренә дә тиз генә ышанасым килмәде.
Төш вакытларына авылга кайтып җиттек. Инсаф та мыгырданып торып
утырды. Аны үзенең капка төбендә төшердем. Ул:
– Кара әле, парень, син нинди чибәрне утыртып алдың ул? Нинди кыз,
кемгә кайткан? – дип төпченә башлаган иде, мин:
– Бар, бар, атлавыңны бел, әнә, өеңдә Нәсимәң белән малаең көтә, – дип,
сүзне кыска тоттым.
Кайтып җиттек. Капка төбенә килеп туктадык. Шушы мизгелдә шулкадәр
кыен булып китте, үземне эчтән генә сүгеп ташладым. Авылда халык зур-
зур матур йортларда яши. Ә безнеке? Бер як почмагы җиргә кереп беткән,
үзе бәләкәй генә, җитмәсә, сылап агартылган. Юньле кешенең тавык абзары
да моңардан арурак. Капка да бик шәптән түгел. Ярый әле былтыр ихатаны
яңарткан идем. Авылда безнең өй кебек өйләр хәтсез, кәнишне. Аңардан
начарраклары да бар барлыкка, әмма бу минутта безнең өй иң бәләкәедер, иң
җиргә чүккәнедер кебек тоелды миңа. Шушы өйгә кунак алып кайтырлыкмы
соң? Әле дә әнкәй маладис. Бар дөнья чиста, пөхтә итеп җыештырылган,
идәннәр ялт итеп тора. Йортта да тәртип, һәрнәрсә урынында, бернәрсә дә
тузып ятмый. Борынга әнинең тәмле итеп пешергән пәрәмәч исе килеп бәрелде.
Әнкәй шулай минем рейстан кайтканны гел тәмле ашлар пешереп көтеп ала.
Фатыйманы «КамАЗ»дан күтәреп диярлек төшердем. Болай карышмады үзе.
Җитәкләп өйгә алып кереп киләм. Ишек төбеннән үк әнкәй чыгып каршы
алды. Әнине күргәч, Фатыйма:
– Здравствуйте, исәнме, әни, – диде, урысчалы-татарчалы итеп. Юлда өйрәнеп
кайткан булса да каушады ахры. Кызарынып китте, үзе әни алдында баш ия.
– Исән әле, кызым, Аллага шөкер, үзегез ничек кайтып җиттегез, балалар?
Кунак та бар икән, таныштыр, улым, – ди әни.
Мин тотлыгыбрак:
– Бу ни... әни, күрше авылга кайтып килүче марҗа инде, – дим. Әфгандагы
кәләш дип әйтеп булмый ич, кем ышансын? Алай әйтергә тел дә бармый. Әле үзем
ышанып бетә алмыйм, Фатыйма бик чибәр кыз булса да, кем шулай кинәт кенә
өйләнә. Мин Фатыйманың җиңеннән тартам, янәсе, озак иелеп-сыгылып торма әле.
– Йәгез, балалар, әйдәгез, өйгә керик. Чәем дә кайнаган, – дип, әни
Фатыйманың аркасыннан җиңелчә сөеп-сөеп алгач кына, Фатыйма кыяр-
кыймас өйгә атлады.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
94
Әни миңа карый. Күзе белән генә, «кем була бу кыз, улым», дип сорый инде.
Мин, кулбашымны гына сикертәм. Өчәүләп чәй эчәбез. Фатыйма, татарча ничек
була, монысы ничек, дип, һәр сүзне сораша. Мин өйрәтәм. Әни, Фатыйманың
урысча гына аңлаганын белеп:
– Улым, үзе мөселман кызына охшаган, үзе бер авыз сүз дә белми бугай
безнеңчә. Мин аны бит үзебезнең як башкорт кызы дип белдем, – ди. Минем
әни үзе башкорт булгач, үзенә охшаган кешене һәрвакыт «бу безнең башкорт
кешесе», ди. Мин:
– Ничауа, әни, өйрәнер, аның әти-әнисе мөселман, – дим. – Чәй эчә дә китә
ул хәзер. Юлчы гына ул, – дип, әнине тынычландырырга тырышам.
Әни элек тә динне һәм дини кешеләрне бик ихтирам итә иде, хәзер бигрәк
тә динигә әйләнеп китте. Фатыйманың сорауларына җавап бирә-бирә, чәй
эчеп туйгач, әни амин тотып, битен сыпырып торып баскан иде, Фатыйма да:
«Бир-рәхмәтикә-әр-рахман-рахим», дип, яртылаш ишетерлек итеп, ике кулы
белән битен сыпырды. Моны күргән әнинең кулыннан чәй калаклары төшеп үк
китте. Әни урындыкка утырды да, аминны яңадан тулысынча укып, «әппәр»
итте. Һәм кызарынып, бер миңа, бер Фатыймага карады:
– Улым, сора әле, сора, нинди дин тота соң ул? Әллә мине генә үртиме?
Алайга бер дә охшамаган. Безнеңчә аңламаган-белмәгән мөселман була димени?
– Мөселман кызы дип әйттем бит инде, әни. Урыс арасында гына үскән ул.
Фатыйма әни белән үзенчә чөкердәшеп чәй урыны җыештырып калды.
Мин машинадагы йөкне тапшырырга төшеп киттем.
Үзем Фатыйма турында уйлыйм. Нинди тырышлык, үзсүзлелек, үҗәтлек
кирәк! Нинди хәтер булырга тиеш кешедә! Советлар Союзында адресы
билгесез бер солдатны эзләп тап инде. Әллә язмыш шулай кушканмы? Кешенең
язмышы туганда ук маңгаена язылып туа, диләр бит. Моңа мин ышанып
бетмим, ышанырга теләмим дә. Тугыз ел элек үзем белән булган хәлләрне
искә төшерәм. Әйтерсең лә күптән караган киноны тагын бер тапкыр карарга,
хәтердә әйләндерергә тырышам. Вак-төяге онытыла башлаган. Әмма Әфганда
күргәннәрнең барысы да хәтердә. Әйтерсең лә кичә генә булган. Басып торган
бала белән ананы да, коляскада утырган әби кешене дә хәтерлим. Таҗик
солдатының никах укыганы да хәтердә. Миңа хатын буласы теге кыз яшь бала
гына иде бит ул чакта. Күзләрен әле дә хәтерлим. Әле дә булса миңа аптырап
карап торган төсле. Госпитальгә дә ул килеп йөргән бит. Ә мин аны малай дип
уйладым. Соңгы күрүдә чәчләрен туздырып күрсәткәнен дә аңламадым бит...
Юләр баш... Машинаны бушатып бетергәннәрен сизми калганмын. Склад
мөдиренең:
– Йә, нәрсә эшләп утырасың? Йокладыңмы әллә? – дип кычкыруына
сискәнеп киттем.
– Юл авыр булды, төнлә дә юньләп йоклый алмадым, – дип акланган
булдым. Эшләрне бетереп, машинаны караштырып өйгә кайтканда, көтү
кайткан иде инде. Әни сыер савып йөри, ә Фатыйма әни тирәсендә бөтерелә.
Тегесен китергән була, монысын эшләргә тырыша, тик белеп бетерми шул.
Кичке ашны ашагач, әни миңа урын-җир сала башлады. Ерак юл алҗытса
да, ятарга исәбем юк иде әле. Әни кабаттан:
– Улым, сиңа кайда салыйм урынны? – дип сорап куйды.
Мин:
– Чоланга, әлбәттә, – дим. Җәй көне чоланда йокларга яратам, бала чактан
ук шулай.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
95
Әни Фатыймага урынны түр якка сала. Мин Фатыймадан күзләремне ала
алмыйм. Ул әнинең өр-яңа халатын киеп алган, килешеп тора үзенә. Миңа
бер-ике тапкыр өттереп карап алды, янәсе, күзең белән чамалап кара. Мин
эш юктан эш булсын дип, йә гәзитләр алырга, йә башка нәрсә дип, түр якка
кереп, Фатыймага күз салам. Эх, малай, нинди чибәр! Ул буй-сын, ул күзләр!
Чәчләрен безнеңчә итеп үреп төшергән. Мода журналындагы кызлардан да
чибәррәк. Түр як стенасындагы фоторәсемнәрне карый. Ә бит үзе кичә генә
мине үтерергә әзер иде. Юлбасар, нинди боерыклар бирә иде кичә үзенең
башкисәрләренә. Бүген мич эргәсендә басып торган Фатыйма белән кичәге
Фатыйманы һич чагыштырырлык түгел. Кичәгесе – аждаһа, иблис, хатын-
кыз кыяфәтенә кергән бер гыйфрит. Ә бүгенгесе – фәрештә, хур кызы. Әни
Фатыймага йокларга урын күрсәтте. Ал якка чыккач, әнигә:
– Шулай да, әни, күз-колак бул. Нинди кыз бит әле, – дим. Әни үзе мине
шелтәли башлады.
– Белмәгән, күрмәгән кызлар утыртып йөрмә бүтән. Чынлап та, әллә
кем бит әле, әллә чегән кызы, әллә юлбасар баласы, – ди. Шуннан, үзен-үзе
тынычландырып:
– Син машинаңны куярга киткәч, «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны да укып
күрсәтте әле, улым. Бик ипле балага охшаган. Бик итагатьле күренә. Әти-
әниләре кем икән? – ди.
– Ул ятим үскән, – дигән булам. Ә эчтән: «Кичә төнлә күрсәң иде, әни, ул
зәхмәтне!» – дип уйлыйм. Анысын әйтмим, әнине куркытасым килми. Шулай
да әни бүлмә ишеген ябып, утыргыч терәде дә аның кырына подносны сөяде.
Чыга-нитә калса, поднос төшеп шалтырый һәм безне уята, имеш. Төне буе
боргаланып яттым, йокы керми күзгә, йә тегесен, йә монысын уйлыйм. Бөтен
уйлар Фатыймага килеп терәлә.
Нигә миңа утырып килде ул? Ә ни өчен бандасын калдырып китте?
Бөтенләй бозылып, хатын-кыз сыйфатын югалткан бер бандиттыр әле. Тугыз
ел буе ни эшләп йөрмәк кирәк? Йоклаганда үтереп китүе дә ихтимал. Таларга
дисәң, безнең өйдә таларлык бер әйбер дә юк. Әллә Әфганда әниләрен
безнекеләр үтереп, шуның үчен алырга йөриме? Алай дисәң, мин беркемне
дә үтермәдем. Сугышта булып, автоматны хәтта духларга да төзәргә туры
килмәде. Фатыйманың ул кадәр начар булуына ышанасы килми иде. Шулай,
уйларыма үзем каршы килә-килә, таң алдыннан гына изрәп йоклап киткәнмен.
Иртән табак-савыт шалтыраганга, тәмле исләр борынны кытыклаганга
уянып киттем. Әни белән Фатыйма газ плитәсе тирәсендә мәш киләләр.
Нәрсәдер пешерәләр ахры, исе тәмле булып өйгә таралган. Утыргычтагы
поднос төшкәндерме, юкмы, анысын белмим, әмма әни татарча-башкортчалап
сөйли. Ә Фатыйма – урысча. Әни урысча бик аңлап бетермәсә дә, болар
барыбер бер-берсен яхшы аңлыйлар. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Казан
янында йөреп, Фатыйманың йөзләре алсуланып киткән, җитмәсә, әнинең
кичәге халатын кигән. Халат аңа кыскарак, иелгәндә, тез башыннан өстәрәк
ботлары күз кызыктырып күренеп киткәли. Яулыкны да үзебезнең кызларча,
чөеп бәйләп куйган.
Тиз-тиз генә чәй эчеп, эшкә йөгердем. Авыл авыл инде. Хәбәр тиз тарала.
Әле берсе туктата, әле икенчесе.
– Син нәрсә, парень, кәләш алып кайткансың, диләр. Чынмы бу?
Кайберләре:
– Молодец, күптән кирәк иде. Бик яхшы булган, – ди.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
96
Бүген рейсны Стәрлетамакка язганнар. Тагын Инсаф белән. Аны алырга
кергәч, ул сагыз кебек ябышты.
– Туй кайчан? Кайчан киленнең тәпиен юабыз? Вот сиңа «контужен»! –
ди, мөртәт. Аңардан, бер ярты вәгъдә итеп, чак котылдым. Безнең авылда
һәркемнең исеме бар. Кайберләренең хәтта икешәр. Бу «Кантужен» ләкабын
Әптер Гыйльми кызы кушты. Армиядән кайткан ел. Нык дулкынлансам, йә баш
бәрелсә, аяклар тотмаганын белми идем әле. Шулай егетләр белән бәхәсләшеп
китеп, Әптер Әкълимәсен кочаклап үбәргә булдым. Миңа бу күз атып та йөри.
Үземнең тәгаен генә йөргән кызым булмагач, бер кичне тәвәккәлләдем. Туры
китереп, тегене кысып кочакладым да үбәргә чамалыйм. Теге дә миңа елышып
килә. Дулкынланудан баш чатный ук башлады. Тез башлары калтырый.
– Кит, кит, юньсез, – дип, бер-ике тапкыр башка суккан булды. Алай нык
та сукмады инде, болай, исем-йола өчен генә. Үзенең дә мине кочакларга
чамасы бар кебек. Әмма шул ике сугуы җитте инде. Аяк ычкынды да куйды.
Тыңламый, и бетте. Егылмаска тырышып, мин тегене тагын да кысыбрак
кочакладым. Бөтен гәүдәм белән аңа асылындым.
Сизеп торам, курка калды. Ярый әле клуб коймасына бер кул белән тотынып
өлгердем. Тегене ычкындырып, штакетникка ике куллап ябыштым. Беренче һәм
соңгы тапкыр кызлар кочаклавым шулай тәмамланды. Теге Әптер Әкълимәсе:
– Кит, җенле нәрсә. Эчеп килгәнсең, аягыңда да басып торалмыйсың,
юньсез, – дип, мине әрли башлады. – Җитмәсә, кызлар кочаклаган була, егет
калдыгы, – дип, мине мыскыллап сөйләнә-сөйләнә китте. Шул минутта җир
ярылса, бәхәссез, мәңгелеккә шунда керергә риза идем. Шулхәтле гарьләндем
ки, тешләремне кысудан яңакларым шытырдады, күздән яшьләр чыкты. Ярый
әле якын-тирәдә бүтән яшьләр юк иде. Үләселәрем килде шул минутта.
Читтән килгән кызлар янына да баргалап карадым. Анда да шулай. Баш
чатный башлый. Бу миңа «кит моннан» дигән сигнал, шартлы кисәтү була иде.
Тагы шундый бер-ике хәлдән соң мин кызлар янына йөрмәс булдым. Һәм
мине «бума чирле», «кантужен», дип йөртә башладылар. Үземнең артта гына
инде. Ачулары килгән юньсезрәкләренең битемә дә бәреп әйткән чаклары булды.
Шулай итеп, мин тора-бара «кантужен»га әйләндем. Яшьләр мине жәлли.
Алар минем шул контузия аркасында бер генә ел хезмәт итеп кире кайтканны
белә бит инде.
Шул ук Әптер Әкълимәсе: «Үзем шуңа барыр идем. Болай ару егет», – дип,
әнигә дә ишеттергән. Әни дә үзенчә үгетләп карады. Әмма күңелем, йөрәгем
таш булып каткан шул.
Яшьтәшләр «юмарт» Зиләне дә алып килеп карадылар. Зилә үзе дә кыю
икән, алдыма ук менеп утырды. Әмма миңа андыйлар кирәкми. Түбән оч
Мәдинә дә, ире аракы эчеп трактор астында вафат булгач, берничә тапкыр
кичләтеп кенә өенә чакырган иде дә, аңардан да шүрләдем. Бигрәк ирдәүкә,
бер эләксәң – котылырмын димә. Үрмәкүч авына эләккән чебеннән болайрак
булырсың.
Шулай итеп, мин кызлар кочакламаган килеш, буйдак егет булып йөри
бирәм. Авылдагылар моның Әфган сугышы зәхмәте икәнен беләләр, бик
теңкәгә тимиләр иде.
Эштән соң кич өйгә кайтсам, әни караватта еламсырап утыра. Яулык
почмагы белән күзләрен сөрткәли. Фатыйма күренми. Йөрәк «жу» итеп китте.
Баш та чатнарга итә башлады.
– Нәрсә булды, әнкәй? – дим.
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
4. «К. У.» № 7 97
– Булуын бер нәрсә дә булмады, тик менә Фатыйма гына иртәгә синең белән
сөйләшкәч, кайтып китәрмен ахры, ди.
– Соң, шуның өчен елыйлармы? – дим.
– Еламый ни, килен күрмичә үлеп китәрмендер инде. Күрше-күләннән оят.
Барысы да оныклар үстерә, ә мин? Әкълимә булды – Әкълимәне ошатмадың,
Мәдинә булды – аңардан качып йөрисең. Сиңа кем кирәк? Бик ипле бала
күренә, әллә, дим, Сәхи бабаңны чакыртып, никах укытабызмы? Печән өстенә
дип симерткән теге ала сарык та бар. Кешене мин бик тиз сыныйм, улым. Бу
бала күңелемә май булып ятты, – ди.
– Соң, әни, ике көндә кешене белеп бетереп буламыни? – дим.
– Була, улым, була. Кешене бер күрүдә үк белеп була, – дип, әни үзенекен
тезеп алып китте.
– Әнә, тәрәзәдән кара әле, әйтерсең лә бу йортка күптән килен булып
төшкән, – ди әни. Мин тәрәзәгә күз салам. Фатыйма мунча идәнен юып йөри.
Чынлап та, шушы йортта туып-үскәнмени.
– Ярар, ярар, әнкәй, тынычлан, берәр нәрсә уйларбыз, – дип, әнине
тынычландырам. Ул:
– Уйлыйсы юк инде, улым, күптән вакыт. Бар, чакыр, чәй әзер, ашым да
пеште. Кичке ашны ашыйк, көтү кайта башлар, – ди. Мин чыгып Фатыйманы
чакырам. Көне буе баштан да чыкмады, чукынган. Әллә ярату шушы була
микән? Әле аны күргәч, яз кояшы күренгәндәй, бөтен дөнья балкып китте.
Кичке ашны ашагач, көтү кайтты. Тәүдә әни белән Фатыйма, аннары мин
мунча кереп алдык. Мин Фатыймадан күзне ала алмыйм. Мине чынлап торып
сихерләде. Ул да моны сизеп алды:
– Әйдә, йөреп кайтыйк, авылыңны күрсәт, – ди. Бәрәңге бакчасы аша
икәүләп бакча артындагы тауга менеп киттек. Артка борылып карасам,
безне ярты авыл күзәтеп, карап тора лабаса, күрше тирә-яклар барысы да өй
артларына, өй алларына чыгып басканнар, шым гына карап торалар. Бала-
чагасына кадәр, уеннарын ташлап, безне күзәтә. Әйтерсең лә без бер могҗиза.
Тегеләргә үч итеп, Фатыйманы җитәкләп алдым. Кулы бигрәк эссе. Минем
кул да тирләп чыкты. Аның кулын тартып алмавы миңа ничектер дәрт өстәп
җибәрде. Үзеннән ниндидер затлы, тәмле, хуш ис бөркелә. Дулкынланмаска
тырышам, юк, буламы соң? Ярый әле баш чатнамый.
Тау башына менеп утырдык. Авыл һәм каршы як уч төбендәге кебек. Тирә-як
матур. Мин дәшмим, Фатыйма да сүзсез генә утыра. Икебез дә, сүз берләшкән
кебек, җиргә утырдык. Җәйге җылы кич. Җайлап кына караңгы төшә. Тугайда
кошлар моңлана. Сүзсез тормас өчен, мин:
– Менә, шушы инде минем туган авылым, – дигән булам.
– Әйе, матур яклар. – Тагын сүзсез калдык. Сүз табып булмый. Мин аның
гүзәллегенә карап, сокланып утырам. Бик иркәлисем, чәчләреннән үбеп аласым
килә, куркам, кыюлык җитми.
– Шурави, – ди бу һәм әзрәк тынып торгач дәвам итә. – Мин никах белән
генә кияүгә чыгачакмын, һичкем белән йокламаячакмын, дип, кызлар алдында
Коръән тотып ант иткән идем. Теге вакытта безнең икебезгә сезнең бер
шуравиегыз никах укыды. Моны әнием белән картәнием азактан әйттеләр,
аңлаттылар. Ул вакытта мин безгә никах укыганнарын белмәдем.
Фатыйма тагын тынып калды. Шактый вакыт сүзсез торгач:
– Мөмкин булса, син миңа өйләнеп, өч көн тор. Аннан «талак» әйтерсең,
– ди бу. Мин һаман, миңгерәү сарык кебек, кызга карап шаккатып утырам.
ӘФГАН ТАУЛАРЫН КИЧЕП...
98
– Ничек? – дим.
– Менә болайрак, – дип, үзе, караңгы төшсә дә, сизеп торам, кызара-кызара,
минем кулны ипләп кенә алып, үзенең тыгыз күкрәкләре өстенә куйды да һәм,
ишетелер-ишетелмәс итеп:
– Әйдә, кыюрак бул, курыкма, ашамам, – ди. Минем һаман кыюсыз гына
карап торуыма:
– Син нәрсә, әллә хатын-кыз белән бер дә кунганың юкмы? – ди.
– Бер кундым... Тугыз ел элек Әфганда синең белән бер төн. Һаман күз
алдымда, – дим. Һәм кызның кайнар битенә кыюсыз гына иреннәремне
тидерәм. Утырып торгач, нык дулкынлансам да, егылу куркынычы юк, шөкер.
Тез башы да калтырамый. Күкрәктә, әйтерсең лә бер зур буа язгы ташкында
ярылып китте. Мин шашып-шашып Фатыйманы үбә, кочаклый, иркәләп-
назлый башладым. Фатыйма карышмады. Ул да мине иркәли. Нинди сүзләр
булгандыр, «мәхәббәтем» дигән сүзен генә аңладым. Күрәсең, әфганча,
пуштунча иркәли. Аның саен дәртем таша, инде бөтен тәненнән үбәм. Гомер
буе шулай кыланганмын диярсең. Каян килгәндер миңа мондый кыюлык...
Фатыйманың йомшак, хуш исле чәчләрен үбә-үбә иркәлим. Әни назыннан
башка мәңге хатын-кыз назы күрмәгән кеше бит, бу кадәр чибәр Фатыйманың
иркәләвеннән исердем дә куйдым. Аның, серле пышылдап, кысып-кысып
кочаклап иркәләүләре мине бөтенләй шәбәйтеп җибәрде. Һәм без... ир белән
хатын булдык. Фатыйманың шатлыклы кайнар күз яшьләре минем биткә тамды.
Мин дә хатын-кызны, Фатыйманы ярата алу сәләтен югалтмаганыма шатланып
елап җибәрдем. Үземнең чын ир-егет булып яши алуымны аңлагач, Фатыймадан
никтер оялмадым. Аңа мең-мең рәхмәтләр укыдым. Ул миңа яшәргә көч-куәт,
дәрт бирде. Бу минутларда ул минем өчен кояшка тиң иде. Аңардан:
– Син нигә елыйсың, Фатыйма? – дим.
– Үзеңне минем урынга куеп, тугыз ел эзләп кара, шуннан, мөгаен,
аңларсың, – ди. Күпме ятканбыздыр, белмим, әмма офык кызара башлады.
Караңгыда шунысы әйбәт: бер-береңнең күзләрен күрмисең. Шуңа да бик
оялдырмый. Кинәт Фатыйма сикереп торды да:
– Әйдә, ирем, тор, өйгә кайтабыз. Әни дә көтеп арыгандыр, – дип, куаныч-
шатлык белән миңа кулларын сузды. Кулларыннан тотып, сикереп тордым.
Күктә – йолдызлар, аста – йокыга талган авыл. Офыктагы алсулыкта Фатыйма
тагын да гүзәлрәк, тагын да сихрирәк күренә иде. Әйтерсең, айдагы Зөһрә
кыз бөтен матурлыгы белән алдымда басып тора һәм мине алга – киләчәккә
әйди. Фатыйманы күтәреп алдым, һәм килгән сукмактан авылга төшеп киттек.
Йә Ходай, мин атлап барам түгелме соң? Фатыймамны күтәреп барам.
Шатлыгымнан хәтта тезләр калтырап китте. Фатыймамны куркытмас өчен,
җай гына җиргә бастырдым. Аякларга карыйм – урынында, тезләр бераз
калтыраса да, шөкер, аяклар киреләнмәделәр. Фатыйма, нәрсәдер сизенепме,
кулдан тотып:
– Әйдә, мәхәббәтем минем, – диде, әйдәде, һәм мин, ничәнче тапкыр инде,
аңа берсүзсез буйсынып, артыннан иярдем.
Үзем шатланам. Кара инде, аякларда да калтырау бетте һәм без, әкрен генә
җитәкләшеп, караңгы төннән авылга, шәрык ягында алсуланган офыкка –
үзебезнең киләчәккә, якты таңыбызга карап, җай гына атлап киттек...