Фатыйма Гыйльметдинова хикәяләре
Сабыным кала, сатыгыз…
Килә дә җитә икән ул... Сорап та, кисәтеп тә тормый, килә дә җитә икән. Көч-куәтең ташып торганда, болай булырмын дип уеңа да керми. Картлык ул әнә тегеңә генә килә торган хәл, сиңа килмәс, бу чәчләрең бер дә агармас та, бу күзләреңнең нуры бер дә кимемәс, кулыңнан эш төшмәс кебек. Башта ул, җәй уртасында шау яшел агачка ялгыш килеп эләккән бер бөртек сары яфрак кебек, үзен җайлап кына сиздерә. Монсы әле көз түгел, җәй алда әле дип үзеңне юатырга, күңелеңне төшермәскә әллә күпме сәбәп табып була. Ә агачың шау сарыга сабышса, яфракларын коеп, бөтенләй шыр ялангач калса...
Маһинур да биреште. Бирешмәскә тырышса да биреште. Эшләгән эшләреңне синең арттан төзәтеп яңадан эшләсәләр, син ябып бетермәгән ишекне шапылдатып ябып куйсалар, читтә яшәгән балаларыңда кунак булу элекке кебек санаулы ике-өч көн генә түгел, айлар буена сузылса, картайдың дигән сүз инде. Маһинур да кызында айлар буе тора башлады. Килененең чиләкләре ишек яңагына ешрак бәрелә, табак-савыты ныграк шалтырый башласа, көт тә тор, кияве белән кызы Гадилә аны кунакка алып китәчәк. Ялындырып тормый, алырга килгәннәренә сөенеп, төенчекләрен төйни дә, утыра да китә кортка.
– Бер тыңламый, үзенчә тик йөри. Кичә әнә пешер-пешмәс карагатларымны вич җыйган да кергән. Болай да барлы-юклы гына иде быел. Аннан, чүп утыйм дип, бөтен бөтнегемне йолкып бетергән, чаклар гына тамыр алдырып үсә башлаганые! Кушсаң эшләмәс иде әле! Ничә кереп ничә чыга торгандыр, киләпне сарыпмы-сара инде, ишекләр генә чыдасын. Ул чебен тула! Инде өстенә кунып кына керәләр. Кергән саен бер эскерт чебен! Аларны үтерә-үтерә стена-түшәмнең карарлыгы да калмады. Юдың ни дә юмадың ни – адин чурт!
Киленнең болай тузынуына каршы кайтарып бер сүз әйтә алмый Гадилә. Ут белән ялкын арасында тора да кала. Башка кызлар кебек, әнкәсе белән серләрен бүлешеп, аннан киңәшләр сорап, сөйләшеп-чөкердәшеп үсә алмады Гадилә. Таң сарысы белән эшкә китеп, күз бәйләнгәч кенә кайтканга, аны өйдә бик сирәк күрә иде ул. Йорттагы бар эшне энекәше белән башкаралар. Әткәләре, мәрхүм, сугышта башын тиштереп, аягын өздереп кенә калмыйча, бик нык эчәргә дә өйрәнеп кайткан, дөньясын онытып, атналар буе йөзеп эчә торган гадәте дә бар иде. Андый чакларда өйләре шыксызлана, тәмәке катыш аракы исе күңелне болгата, исерек әткәсенең сүгенүе үзәкләренә үтә. Өйгә керергә куркып, әнкәләренең эштән кайтканын көтеп гарык булалар. Ул кайткач, дөньяны җилләтеп, өйне тәртипкә китерәләр, әткәләрен уятмаска тырышып, аяк очында гына йөреп ашарга әзерлиләр, пыш-пыш кына сөйләшеп, кичке ашны ашыйлар. Дөнья ямьләнеп, күңелләре көрәеп китә.
Урынны ишек төбенә җәяләр. Әткәләре төнлә уянып тавышлана башласа, чыгып йөгерергә җайлы булсын дип, киемнәрен салмый йоклыйлар иде. Шулай да кышкы суык төннәрдә пимасыз чыгып йөгергән чаклары да булды (пима киеп ятып булмый бит!). Абзар артында суыктан куырылып, саламга оекчан басып, тешләрен шыкылдатып торсалар торалар, әнкәсе кешегә алып керми иде. Гаиләдәге мондый чакларны башкаларга сиздерәсе килмәде күрәсең. Үсә төшкәч, инде үзләрен якларлык була башлагач та, каршы дәштермәде:
– Әтәңә, нинди булса да, сүз әйтмәң, соңнан кыен булыр үзегезгә. Начар кеше түгел ул. Әтәй-инәй хакы бар, – дип туктата торган иде. – Бигрәк яшьли, буыннары ныгып та бетмәс борын, сугышка илтеп ташладылар... Аның күргәннәрен без белмибез бит...
И, гомерләр! Әткәләренең гүр иясе булганына да утыз еллап вакыт үткән икән инде. И-и еладылар әткәләре кинәт кенә үлеп киткәч. Ярый әле исән чагында авыз ачып каршы сүз әйтмәгәннәр! И үкенерләр иде! Бактисәң, ул да гел эчеп-тузынып кына ятмаган икән бит. Чирләреннән ыңгыраша-ыңгыраша, аксаклап булса да, өен җиткезгән, абзар, мунчасын салып куйган, ишегалдына кое казыган. Ат асрый иде ул, ат ярата иде. Атлары да хуҗасына тугры була торганнар иде. Бигрәк тә Күгәрчен кушаматлы атлары исендә Гадиләнең. Әткәсе нинди генә хәлдә булмасын, капка төбенә алып кайтып җиткезә мәхлук. Капканы озаграк ачмый торсаң, авылны дер селкетеп кешнәп җибәрә. Алар, кемузардан йөгерешеп, капка ачарга чабалар. Ат тугарырга-җигәргә дә өйрәнделәр. Өйрәнмичә, кая барасың, әткәй исерек дип, атны төн буе тәртә арасында тотып булмый бит инде.
Күрше-күлән печән-утын ташырга алып торсалар, атның гадәтен беләләр: дилбегә кем кулында булса да, ул кая гына каерса да, төялгән йөген гел үзләренең капка төбенә алып кайта Күгәрчен. Кешнәп, мин кайттым, нишлим, дигәндәй тавыш бирә. Әткәсе, ул булмаганда, Гадилә белән энекәше, атны авызлыгыннан җитәкләп, тиешле капка төбенә илтеп куялар.
Ә ат арбасына утырып болынга барулар! Хуш исле печән өсләрендә чәчкәгә күмелеп кайтулар! Юлның таш юлга килеп менгән урынында әткәләре, атны туктатып, Гадиләләрне йөк башыннан күтәреп ала, атны юлга мендереп куйгач, күтәреп кире утырта. Кытыршы яңакларын юри битләренә тидереп, кытыклатып та ала. Әй болар шырык-шырык көлешәләр! И-и, рәхәт чаклар!..
...Бу юлы бик озак кунак булды Маһинур кызында. Элекке кебек, «өйрәнгән яу сугышырга яхшы», дип, кайту ягына каерып тормады.
Көн дә сөйли торган сүзләре азайган, орчык хәтле генә калган гәүдәсе бик салмак хәрәкәтләнә, элеккечә җилкенеп эшкә дә тотынмый, артык күп сорашмый да ул хәзер. Исән булганына сөенеп, көне буе рәхмәт укып, тазалык-саулык теләп кенә йөри. Шулай да Гадиләнең күңеленә ярамаган бер гадәте бар: кырында кем барын да уйлап тормыйча, һич килешмәгәнне, кычкырып җырлап җибәрә. Картайганда тыртайган дигәндәй, олы кешегә авыз күтәреп җырлап йөрү бөтенләй килешми. Менә кайчан кирәк икән намазга тезләнүләр! Моны, түзми, әнкәсенә әйтә. Тегесе тулысынча кызы белән килешә, аның шулай уйлый белгәненә сөенә, ләкин ике-өч минуттан тагын онытылып такмаклап җибәрә:
Сабыным кала, сатыгыз...
Җәйгән урыннарым кала,
Сагынганда ятыгыз...
Дини китаплар, дисбе, мәчеткә йөрүче корткалар гына бәйли торган матур яулыклар алып кайтты беркөн Гадилә. Укы, өйрән, болай такмаклап йөргәнче, Аллаһ сүзен сөйләп йөре, дип, үзенә күрә бик каты гына битәрләп тә алды.
– Әбигә сүз әйтмә, аның иманы үзендә, кычкырып табынмаса да, Аллаһны ачуландырырлык эш-гамәле юк, – дип, әбисен гел яклап торган иренә дә эләкте. Ә Маһинур кортка, кызының тузынып бетүен сабыр гына көтеп торды да, тагын җырлап җибәрде:
Берсен кисәргә кирәк,
Берсен киссәң ялгыз кала,
Ялгыз нишләргә кирәк...
Колагына элде ди менә, көт... Иренә рәхмәт инде, кортканың нинди чагы булуга карамастан, аны олылап, хөрмәт итеп карый. Булган хәлләрне көлкегә борып, Гадиләнең ачуларын сыеклата, сүзне икенчегә борып җибәрә белә.
Әткәсе исән булса, болай каңгырып йөрмәс иде дә бит... Яшәп ятырлар иде икесе чөкердәшеп – җырлашып... Сүз әйтүче дә булмас иде...
Кияве генә түгел, авылда аралашып кереп-чыгып йөргән күршеләре дә үз итә Маһинурны. Үз авылдашлары кебек, килгән саен аны ашка дәшәләр, янына кич утырырга керәләр, хәер-сәдакасын кертеп кенә торалар. Гадилә генә әнисенең «кич юынып урынга яткач укыйм мин», – дип, хәерне алып калуына бер дә риза булып бетми: әллә укый, әллә юк, кем белсен...
Бу юлы Коръән ашына әнкәсе белән бергә Гадиләне дә дәштеләр. Барырга да, бармаска да белми аптырады. Бердән, әнкәсен тиргәгән була, үзе дә амин тотудан башка бер дога да белми, хәзер Коръәнле табында ни йөз белән утырмак кирәк, икенчедән, әнкәсенә бер ышаныч та юк: табын уртасында такмагын җырлап җибәрсә...
Табын мул әзерләнгән иде. Хәерне дә мулдан өләштеләр. Ләкин авыл мулласы тагын бер табынга чакырулы икән, шулпа эчү белән, шунда ашыкты. Мулла белән абыстай чыгып киткәч, табын үги баладай моңаеп калгандай булды. Хуҗалар да нишләргә белми утыра бирделәр. Шулчак арадан берәү:
– Табынны тәмамларга иде, җәмәгать, тәмамланып бетмәде бу, – дип куйды. Барысы да шул уйда булган күрәсең, җанланып китеп, шыбырдашып сөйләшеп алдылар. Хуҗабикә, сикереп торып, ашны яңартты, өстәлгә әле чыгып өлгермәгән карбыз, кавыннарны тезде.
– ...Рөхсәт итсәгез... – Гадилә дерт итеп китте: ни эшләргә җыена икән әнкәсе! Ә Маһинур кортка тамак кыргалап алды да, башын иеп, күзен тез башында яткан кулларына төбәп, мәкам белән көйләп укый башлады. Табындагылар, яңгырдан соң чыккан кояшка тиенгәндәй, изрәп китеп, тын калдылар. И укыды әнкәсе! Гадилә һушын җыя алмый, ул укып бетергәнче, эссе табада утыргандай утырды: җырып чыгалса гына ярар иде, ялгышмаса гына ярар иде! Ялгышмады. Гадиләне шаккатырып, яңадан сорап укытканда да, бер ялгышмый әллә күпме укыды. Алай гына да түгел, хәер таратканнарның һәрберсенә аерым-аерым, ата-бабаларының, нәсел-нәсәбенең исем шәрифләрен атап, дога кылды.
– Мин укыганда, энә өстендә утырдың инде, – дип кеткелдәде Маһинур кайтканда, – кыз бала шулай шул, инәй өчен кызара, аның гөнаһларын, килешсез гамәлләрен үзенеке итеп карый, аның өчен кыенсына. Шуңа да кортка кеше килене белән яшәргә тиеш. «Киявең куса – ишек бавын тот, малаең куса – бишек бавын тот», дип юри әйтмәгәннәр.
– Аптыраттың әле син мине, әни...
– Бабаң калхузга кермәгән өчен күрмәгәннәр калмады инде, балам. Башта бөтен мал-мөлкәтне пыран-заран китерделәр, муллалык итүен тыйдылар, хәерчегә калдык. Әткәй белән инәй төнлә кайтып керәләр иде, хәер сорашып. Аннан әткәйне кыйнап эштән чыгардылар. Мәчетнең аен кисеп, әткәйгә китереп ташладылар, мә, кабереңә кадарсың, дип. Ике сеңлем, бер энекәш ачтан үлде. Аптырап, үзләре карый алмагач, абзыкай белән мине асрауга биреп тордылар. Гайшә әбидә бер ел тордык. Шул өйрәтте безне. Бик мактый иде, тиз отасыз, дип. Шулар бар да истә... Әткәй, мәрхүм, калхузга кермәс өчен җанын бирде, мин гомер буе шул калхузга бил бөктем. Кая инде анда дин тоту! Ашагач әппәр әйтеп битне сыпырганга да, мыскыл итеп гәзиткә төшерәләр иде. Шуңа да шәригать эшләре качып-посып өйрәнелде инде. Әле дә үстегез инде, балакаем. Сезне күрми дә идем бит. Аллаһы Тәгаләгә ялваруларым бушка китмәгәндер. Аллага шөкерсез бит! Кияүкәем менә дигән, киленем үз кызым кебек, миңа тагын ни кирәк! Сөенеп сезгә киләм, сөенеп кайтып китәм.
Чынлап, сөенеп килде, сөенеп кайтып китте Маһинур бу юлы да кызыннан. Хәтер калмак бер калҗа, хәтер тапмак мең калҗа, дисәләр дә, картлыгына Ходай таман гына китереп биргән оныта торган гадәте аны артык күңел кителүләрдән курчалый, начар уйлап өйрәнмәгән изге күңеле бары тик күңелле хәлләрне генә исендә тота иде. Кайтырга чыккач, кызының җырлап йөргәне өчен ачуланганнарын онытып, тагын җырлап җибәрде:
– Сабыным кала, сатыгыз... Җәйгән урыннарым кала, сагынганда ятыгыз...
Озатып кергәч, әнкәсенең жыелмыйча калган ятагына күзе төшеп сискәнеп китте Гадилә...
Кадерле кешесенең җылысы бөркеп торган мендәренә башын терәп:
– Исәнлектә очрашырга язсын, тагын кунак булып кил, әни... – дип пышылдады.
Иң кирәге
– Юлай, кер улым, малларны карарга вакыт!
И шушы әтисе, уенның иң кызган чагында гына чакыра бит. Иң керәсе килми торган чагында! Хәер, кайчан уеннан үз теләгең белән керәсең инде?! Әти эндәшкәнне ишетмәгән булып, бераз уйнасаң да булыр иде дә соң. Әнә Харис, «Ашарга кер!» дип әнисе чакыргач, уйлап та бирми, иркәләнеп кенә «Ю-у-ук», дип куя да уйнавын белә. Юлайга алай ярамый.
Дөньяны әтисе белән генә көтәләр бит алар. Харисныкы кебек «инәй әзере» юк. Харис урынында булса-а! Әнисе чыгып эндәшүгә, юк, эндәшмәс борын – капкадан күренү белән, чабып кереп китәр иде өйгә. Әнисе яныннан үткәндә, юри әкренәер иде, әнисе шул арада аның башыннан сыйпар йә аркасыннан сөеп өлгерер иде.
– Улым, тиз бул! Син печән төшерә тор, мин чөгендер алып чыгам. Баскычы шуып китмәсен, әйбәтләп терәп куй. Соңыннан сәндерә ишеген ябарга онытма! Боларны әтисе көн дә әйтә. Юлайның шулай эшлисен белсә дә, әйтә. Хәзер менә сыерны саварга кирәк. И-и, ул әтисе сыер сава башласа, үзе бер мәрәкә. Сөт чажлап йә бидрә читенә сиптерә, йә әтисенең беләге буйлап җиңенә тула. Икенче яктан имәргә маташкан бозауның күзенә, танау тишекләренә чәчри. Кулы зур әтисенең. Шул мишәйт итә. Ә Юлайныкы бәләкәйрәк әле. Сыерны дөрес итеп, туры бидрәгә төшәрлек итеп савар өчен, уртача кул кирәк. Әнисенең кулы әйбәт булыр иде. Артып та китмәс иде, җитми дә калмас иде. Юлай әнисенең кулын күз алдына китерергә тырышты. Укытучысы Сәлимә Галимовнаныкы кебегрәктер ул. Кулы да кулы инде! Йоп-йомшак. Кулыңнан тотып яздыра башласа, кулың эри инде менә. Хәрефләр дә матуррак чыга, дөресрәк ята башлый. Валлаһи шулай!
Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач:
– Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни!
– Мә, улым, сөтне алып кер. Актүшкә салырга онытма. Актүш тә, Иркәбикә дә яраталар җылы сөтне. Алардан да бигрәк Юлай ярата.
– Әллә нәрсәләр пешереп ашата да алмыйм, улым, сөтне эч син аны, көч кертә ул, тешләрне ныгыта, – ди әтисе.
Әллә нәрсәләр пешереп ашаталмаса ни, аның өчен әтисенә чак кына да ачуланмый. Ач утырмыйлар әле. Кичкелеккә итле аш пешерәләр, көндезгә – бәрәңге. Тагын нәрсә кирәк? Әнисе булса, ниләр пешерер иде икән? Харис, әнә, көн дә сумкасына бәлеш кисәге, пәрәмәчтер салып килә. Әнисе булса-а, аның ише генә дә пешермәс иде әле.
И-и, онытып та бетергән! Сәлимә Галимовна аларга, кемгә нинди кием бик нык кирәк, әти-әниегез белән киңәшләшеп, белеп килегез, дип әйткән иде бит.
– Әти, миңа нинди кием бик кирәк ул? Сәлимә Галимовна белеп килергә кушты. Исемлеген төзеп куярга кушканнар ди. Соңыннан шул исемлек буенча өләшәләрдер инде, әйеме, әти?
Әтисе кире чыгып та киткән икән, бозауны аерыргадыр. Юлай да, тиз генә киенеп, абзарга йөгереп чыкты. Бозау һаман койрыгын болгый-болгый имеп ята. Борыны белән төрткәли-төрткәли, очлы телен чыгарып сыптырта гына. Сыер, алдындагы печәнне дә ашамыйча, нидер мөгрәп, бозавын ялый. Буе җиткән бөтен җирен ялый, бер җирен калдырмый. Тегесе, ялыйлармы аны, юкмы, имүен белә. Дүрт имиен дә тыны чыккан шар кебек ләшперәйтеп төшермичә туктамый. Аннан сикереп-сикереп чабарга керешә. Сыерның алдына да, артына да чыга, астыннан да йөгереп үтә. Сыер мескен тагын ашавыннан яза. Бозавын гел күз алдында гына тотарга тырышып, әле бер якка, әле икенче якка әйләнгәли башлый. Бозауның әнә шулай чабулап йөргән чагында, башын борып, юнәлешен үзгәртеп җибәрәсең дә, ул, бураны икегә бүлеп кагылган киртәнең теге ягына чыгып киткәнен сизми дә кала. Арадагы ишекне ялт – ябып та куясың. Бозауның үзенең кайдалыгына исе дә китми, сикергәләп-уйнаклап чабуын белә. Сыер сагаеп, Юлай белән әтисенә карап тора да, бозавына куркыныч янамавына тәмам ышангач кына, алдындагы печәнгә үрелә. Исең китәр. Сыер гына димәссең…
Юлайның әнисе нишләп, аны һәм әтисен ташлап, әллә кая чыгып китте икән? Шул башы әйләнгән чак булуы хактыр. Беркөн үзе ишетеп торды әтисе белән Самат абыйсы сөйләшкәнне.
– Башын әйләндерде бит… башын югалтты бит… эх, ялгышты! – диде әтисе, әнисе турында сүз киткәч.
Ул баш әйләнүне Юлай белә инде! Яз көне бәбкә саклаганда, малайлар белән уйныйлар алар. Бик озак бер урында әйләнәсең дә әйләнәсең, әйләнәсең дә әйләнәсең. Аннан туктыйсың. Син туктыйсың, ә җир туктамый шул шәплектә әйләнә бирә. Берничек тә аякта басып калып булмый, җиргә тәгәрисең. Аннан җир сине әйләндерә башлый. Бераздан көч-хәл белән торасың. Күпергә таба барам дип уйлыйсың, ә үзең урман ягына китәсең. Мәрәкә! Әнисенең дә башы шулай әйләнгәндер. Юк, аныкы ныграк та әйләнгәндер әле, әйләндерүчесе булгач. Берзаман кире үз хәленә килер дә кайтып та керер әле. Сәлимә Галимовнаныкы кебек зәңгәр костюм кигән булыр микән?
Беркөн Юлайларга килгәндә, зәп-зәңгәр костюм кигән иде бит ул. Башта ишегалды яктырып, ямьләнеп китте, аннан – өй эче!
– Әти, нәрсә кирәк дип әйтим?
– Үзең кара, улым. Ә болай, кышкылыкка бөтен әйберең дә бар. Аннан соң, – әтисе авыр сулап куйды, – андый бушка килгән әйбергә бик кызыгып та барма. Эшләп алган хәләлеңә җитми инде. Икенче көнне класста гел шул бушка таратылырга тиешле әйберләр турында сөйләштеләр. – Америкадан килә икән ди ул.
– Аны поездга дыңгычлап тутырып җибәрәләр икән. Капчык-капчык, ди.
– Әти әйтә, сезгә шул калдык-постыклары гына калыр ул, юл озын, килә-килә юньлерәкләре бетәр, ди. – Син нәрсә сорыйсың? Мин джинсовка. Астын да, өстен дә.
– Синең джинсовкаң бар ич инде! Әтәң Себердә эшләгән килеш…
– Ну и что, минем джинсовка кара ич, миңа зәңгәре кирәк.
– Ә миңа әни кышкы итек яздырырга кушты, кожа булса, диде. – Ә миңа «Reebok» дигән спортивка кирәк.
– Ә миңа…
– Ә мин…
Сәлимә Галимовна башта балаларны йомшак тавыш белән тынычландырды. Әйберләрнең бернинди Америкадан да түгел, ә шушы мәктәптә укып чыккан эшкуар авылдашыбызның бүләге икәнен аңлатты. Бераз тынычлангач, балалар исемлеккә бик кирәк дип санаган әйберләрен яздыра башладылар. Гөлгенәгә кышкы пәлтә кирәк икән. Анысы хак. Инде кышкы кырлач керсә дә, көзге юка пәлтәдән йөри ул. Әтисе дә, әнисе дә бар инде, югыйсә. Булган акчаларын эчеп бетерә баралар шул. Пәлтә алу түгел, Гөлгенәнең күпвакыт язарга дәфтәре дә булмый әле. Маратка киез итек булса шәп буласы икән. Алар дүрт бала. Әти-әниләре колхозда эшли. Теттерелгән йоннары бар ди, түлке киез итек бастырырга акчалары юк икән.
…Чират Юлайга җитте.
– Нәрсә дип языйм, Юлай? Сәлимә Галимовна күтәрелеп Юлайга карады. Күзләре кап-кара. Ничек ягымлы итеп карый Юлайга.
– Минем бөтен нәрсәм дә бар, Сәлимә Галимовна. Шаулап торган класс тынып калды. – Минем… әнием генә юк.