Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ефәк юлы чатында (Төркестан дәфтәреннән)

 

 

2014 ел җәендә Көньяк Казахстанның Казыгурт тавында Бөтендөнья төрки халыклары Ассамблеясенең корылтае узды. 2017 елны ТЮРКСОЙ тарафыннан Төркестан шәһәре Төрки мәдәниятнең башкаласы буларак билгеләнде.

 Төркестан элек Урта Азия җирләренең гомуми атамасы булган.

 

I

***

Казакъ даласы. Тирмәдә ятам төш күреп:

Ат көтүе йөри утлап, кешнәп-пошкырып.

 

Ефәк юлының чатында Төркестан күге.

Бу туфраклар, әйтерсең лә җәннәтнең үзе.

 

Алда җәйрәп ята дала, бәрхет – чирәме.

Казан аса шомырт күзле дала чибәре.

 

Башактай тигез үрелгән чем-кара толым

Иген кырыдай тирбәлә алганда тынын.

 

Игез тауга тиң түшенә береккән күзем,

“Жаксыкүрәм!” дияр идем, оялам үзем.

 

Думбра итеп чиртә, каһәр, күңел кылларын,

Касәсенә кымыз салып суза кулларын.

 

(Кымыз, кортны ризык иткән карын тук була.

Егет дигән атың барда, җаның ут була.)

 

Дала җиле. Кымыз тәме. Карагат күзләр...

...Сәгадәтле бу мизгелдә кирәкми сүзләр.

 

***

Казакъ даласы. Юлчылар уянган төшкә

Казанда өр-яңа суйган куй ите пешә.

 

Чатыр-чотыр яна учак. Оча кузлары.

Аш хәстәрли көләч йөзле дала кызлары.

 

Карашлары очкан уктай җанга кадала,

Ку й итедәй кайный хисләр төрки далада.

 

***

Ә кайчандыр бу җирләрдә базар кайнаган.

Шунда ханнар кәнизәк вә хатын сайлаган.

 

Алган, саткан, тәкъдим иткән, алмашкан малын,

“Гәпләшергә шәп урын!” – дип, көйләгән ялын.

 

Кырык чакрым саен булган кәрвансарае –

Тукталган да хәл өстәгән ярлысы, бае...

 

Фәлсәфәче әл-Фарабий трактатын язган,

Монда көмеш тәңкә суккан Карахан каһан...

 

***

...Чыңгызхан атлары утлап йөргән бу җирдә.

Ә гарәпләр шул сукмактан юл салган дингә.

 

Шәех Әхмәт Ясәвинең, Арслан бабаның

Төрбәсен зиярәт итә бар төрки кавем!

 

“Дивани-хикмәт”ләр язган суфый әүлия

Йөз җитмешләп силсиләи иҗазга ия.

 

Ул – рисалә иҗат иткән шагыйрь затыннан,

“Хуҗа” дигән исем алган, коеп алтыннан.

 

***

...Нух пәйгамбәр үзе, имеш, Шимкент янында,

Бер куышка имза куйган, Казгурт тавында.

 

Нух көймәсе, имеш, монда комга терәлгән

Һәм жир буйлап төркиләрнең нәселе таралган.

 

...Тамырларыбыз тарихы ансыз да атлы.

Риваяти бу фикер дә яшәргә хаклы.

 

***

Бу туфракта күпме төрки кардәш кавемнәр,

Чатыр корып, казан аскан – шаһит каберләр.

 

Ватаннарыннан сөрелмеш мөһаҗирләрне,

Качакларны сыендырган яшьле җирләр бу.

 

Төрбә, мазарлар алдашмас. Байтак татарлар

Бу тарафта насыйп ризык, бәхет тапканнар.

 

Шул туфракны сугарганнар мәгърифәт чәчеп,

Йә булмаса сәүдә белән иткәннәр кәсеп.

 

Яңа тормыш башлап, бире нигез корганнар,

Шул туфракны ашлаганнар – шаһит курганнар...

 

II

***

Тарих атамалар тагып бүлсә дә йөзгә,

Бабамнар юл салган чатта күрештек без дә.

 

Бавырыбыз Ерментай бәк кунакка дәште,

“Ядкарьханә ачыгыз!” – дип, туфрак өләште.

 

Барча төрки кавемнәргә бүлде тигезләп,

“ТУРАН шәһәрчеге бу!” – дип, сүзен нигезләп.

 

Үз әләмен кагу өчен барлык ир-ат та

Шобага тартты, тезелеп басты чиратка.

 

Аннан һәркем сөйләп бирде милли моң-зарын,

Яңгырады төрле бурыч-тәкъдимнәр тагын...

 

***

Өстәгеләр жир ызанын уртак биләмнән

Безнең төрки кавемнәргә тигез бүлмәгән.

 

Чит-ятларның өлешенә тигән бихисап,

Безләрне санламаган шул никтер җанисәп...

 

Берәүләрне ил дошманы – сөрген иткәннәр,

Икенчеләр – нигез ташлап, качып киткәннәр...

 

Дәүләтен жуйган адәмнең юк хокук-хакы! –

Терсәкне булмый ла тешләп, булса да якын.

 

Бик күпләрне катнаш никах йоткан упкынга,

Һәм бик күпләр чит дәүләттә, гүя тоткыннар...

 

Илбасар хөкем ителми, җиңүче – хаклы!

Ирекне тик яулап була, ирек – кан хакы!

 

Куй хәлендә бүген күпме бүре нәселе.

Бу фаҗига кем гаебе? Кемнәр мәкере?..

 

***

...Төрки халыклар җыены узмый моң-зарсыз.

Дәшти-Кыпчак далалары сыкрый ТУРАНсыз.

 

Бар җиһанны тезләндереп, дөнья тетрәткән

Бүрелек качкан, җуелган төрки йөрәктән.

 

Изге урын буш тормавы мәгълүм хакыйкать.

Кулга ияләнгән бүре – бүре түгел, эт!

 

Эт нәселе – хужасының иң тугры колы,

Ул тугрылык, хакыйкатьтә, маңкортлык юлы!

 

...Казгурт тавында, жыенда беркетмә төзеп,

Бурыч-тәкъдимнәрне барлап, куйдылар тезеп.

 

III

***

Киез тирмәләр эченнән таңга чыктык без,

Дала туфрагын тетрәтеп бәйрәм иттек без.

 

Әфсенле җыр-моңнан җанда учак кабынды,

Тылмачсыз да аңлашырдай сүзләр табылды.

 

Кан берлеген, җан берлеген тойдык, таныдык:

 –  Тамырыбыз – Ашинадан, безнең тамыр нык!

 

***

Чатыр-чотыр яна учак, оча кузлары.

Камнар дөңгер кага, бии дала кызлары.

 

Канны кайната бу халәт, камчылый җанны.

Дөңгер моңы, кубыз тыны томалый аңны.

 

Ат көтүе жилдергәндәй, киң дала буйлап,

Тарих көлендә казына мәҗүси уйлар.

 

...Ефәк юлының чатында Төркестан күге!

Бу туфраклар әйтерсең лә җәннәтнең үзе.