Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алла гыйшкына

Алла гыйшкына

 

Өлфәт илә без дә итик өлфәт Алла гыйшкына;

Тәрк улынсын кибре, газбе көлфәт Алла гыйшкына.

 

Тәэлиф улынсын колүбе милләт Алла гыйшкына;

Дәүрулынсын иске гыйлләт, зилләт Алла гыйшкына.

 

Бу юла һиммәт итик, и өммәт, Алла гыйшкына;

Бөйлә һиммәт безгә җөмлә сөннәт Алла гыйшкына.

 

Измәсен безне җәһаләт бөйлә Алла гыйшкына;

Чарасын яз йә шифаһән сөйлә Алла гыйшкына.

 

Улмасын гыйльмә тәгассыб пәрдә Алла гыйшкына;

Җанланыйк, баш кузгатыйк һәр йирдә Алла гыйшкына.

 

Тәрке өлфәт илә милләт кәлде ушбу халә кем, –

Гыйбрәт, и өммәт Мөхәммәд! Гыйбрәт Алла гыйшкына.

 

Без дә инсан, без дә итик гайрәт Алла гыйшкына;

Калдырыйк бу галәми дәр хәйрәт Алла гыйшкына.

 

Милләти тәрфига күңлем ашыгадыр, ашкына;

Итмәсен пәрваз күңелем, бастырып куй таш кына.

 

Лязем улды безгә билне бугмак Алла гыйшкына;

Мәгърифәтме йә һөнәрме? –

                                               тугъмак Алла гыйшкына.

 

Бар һөнәремезгә канигъ улмыйк Алла гыйшкына;

Тәңренең лотфына манигъ улмыйк Алла гыйшкына.  

 

 

Аллаһ гыйшкы хакына

 

Без дә бер кешедәй дус булыйк Аллаһ гыйшкы хакына;

Эрелек, төче теллелекне ташлыйк Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Милләтнең күңеле аңа юнәлсен Аллаһ гыйшкы хакына;

Иске чир, түбәнлек юк булсын Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ гыйшкы хакына;

Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Болай итеп, наданлык безне измәсен Аллаһ гыйшкы хакына;

Чарасын яз яки телдән сөйлә Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Аллаһ гыйшкы хакына;

Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, –

Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Без дә кеше ич, итик гайрәт Аллаһ гыйшкы хакына;

Бу дөньяны хәйран калдырыйк Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Милләтне күтәрергә күңлем ашыга һәм ашкына;

Китмәсен күңлем очып, бастырып куй таш кына.

 

Тиеш булды безгә билне буу Аллаһ гыйшкы хакына;

Мәгърифәт, һөнәр туамы? – бар да Аллаһ гыйшкы хакына.

 

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Аллаһ гыйшкы хакына;

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Аллаһ гыйшкы хакына.