Логотип Казан Утлары
Хикәя

Түрә (хикәя)

«Хуш, яшелчәләрне берәм-берәм юып, тастымал белән корыттыңмы? Башта кайсысын турарга икән? Әйдә, суганнан башла! Аны чыжлатып майда кыздыргач, эре тешле кыргычтан уылган кишер белән «бизәклә»! Өченче катламга помидор кисәкләре җәй! Иң өскә тоз-борыч сибелгән ит телемнәрен тез! Шуннан соң яшелчә катламын, капкач белән томалап, кызу мичкә тык!»

Ул, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тәгам әзерләде. Тәгәрәсә дә тәгәрәр икән текә таудан адәм баласы! Әле кайчан гына Илмәт Гаязович бик зур, бик бай компаниянең җитәкчесе иде! Генеральный! Ничек шәп яңгырый! Бүген гаярь түрә гап-гади пешекче сыйфатында аш бүлмәсендә кайнаша. Дилбегә буе озын-озын көннәрне ничек уздырасың ди! Сәгать теле, үртәгән сыман, әкрен генә кыймылдый, әйтерсең, аны артка йөрешле итеп көйләгәннәр иде. Беренче мәлләрдә ул китап укыды, хатыны Гөлфизә киосктан ташыган «свежий» газет-журнал актарды, шулай вакытны тизләтергә тырышты. Ләкин бу шөгыль тиз туйдырды, кәгазь битендәге һәр җөмлә, һәр сүз башын гына аңгырайта кебек иде. Гөлфизә: «Хәзер акча күктән яумый, әллә җыештыручыны кыскартыйкмы?» – дигәч, каршы килмәде. Биш ат арбасы сыярлык ишегалдын үзе себерә! Физкультура. Биек-биек койма артында аның себерке белән җилләнгәнен кем күрсен ди! Ләкин физик эш тә эч пошуын бастырмады. Киресенчә, җил куып уйнаган сары яфрак, кыш буе ишкән кар кәефен генә боза иде. Утыз бер ел югары урыннар биләгән генераль директор урам себерүче дәрәҗәсенә төшәргә тиеш идемени?!

Пешекче Әлфияне дә җибәрделәр. Аш-су зыялырак өлкә, һәр «блюдо» иҗат җимеше санала иде, яңа вазифасына Илмәт Гаязович аерым дәрт белән җиң сызганып кереште. Ир-ат итен-фәләнен жәлләми, мулдан тондыра: ярты түшкә үрдәккә сарык кабыргасы кушып кайнаткан шулпа тәмле иде, хатыны мактый-мактый ашады. Эштән ачыгып кайтсаң, майсыз ботка да тамак ертмый анысы. Гомер «эш» димәгән, дипломын шкаф тартмасына яшереп, матурлык салонында чәч бөдрәләткән, бит тиресен шомарткан иркә бикәч көннәрдән бер көнне: «Синең белән өйдә күңелсез, кеше арасында рәхәт», – диде һәм, курслар тәмамлап, төзелеш фирмасына сәркатип булып урнашты. «Ярый әле фамилияләребез төрле-төрле, фәлән түрәнең хатыны дип, күземне ачырмаслар иде», янәсе!

«Яшелчә катламасы» пеште. Табаны өстәлгә куйгач, түрә озак кына аңа карап утырды. Бүлмәгә, ашказанын котыртып, хуш ис таралды. Ләкин аппетит уянмады. Монысы да куандырмый... Үз-үзен юата гына. Кул-аяк хәрәкәтләнә, йөрәк тибә, ә ул гарип хәлендә, бер тиенемә дә ярамый. Иң куркынычы – нәрсәдер үзгәртер-яңартыр өчен теләк юк! Хәзер генә ничек, тәхетеңнән кубарылып, салкын идәнгә төшеп басасың ди! Аның бөтен тормышы анда иде. Иркен кабинетта! Йомшак кәнәфидә! Түшенә орден-медальләр таккан тантаналарда! Затлы банкетларда! Оешма белән идарә итүе ансат, ник дигәндә – чимал табигать бүләге, җир – юмарт, астагы байлык торбалар буйлап сызгырып кына өскә күтәрелә иде. Планны арттырып үтәр өчен нинди генә ысуллар эзләмәде ул. Өченче урынбасары:

– Илмәт Гаязович, без бит инде җирнең җелегенә хәтле суырабыз, бәлки, норма белән чикләнергәдер, – дигәч, өстәл төеп кычкырды:

– Өйрәтмә, маңка! Монда мин хуҗа! – диде.

Оешманың гынамы, дөньяның хуҗасы кебек иде ул. Җир шарының күчәрен нәкъ менә аның җитез куллары әйләндерә, әгәр теләсә туктата, теләсә тагын да кызулата иде. Һәр эреле-ваклы түрәгә хас чир икән бу: син – баш, син – түш! Гаҗәпмени! Әнә, тараканнарның да әйдаманы бар: ярыкта иң беренче аның мыегы селкенә.

Ә өстән кемдер күчәрне «ватты»: Илмәт Гаязовичны лаеклы ялга озаттырды. Күкрәгенә чираттагы калайны чәпәделәр дә, выжт! Имеш, яшьләргә юл бирәбез. Имеш, син ял ит! Алтмыш биш яшь картлыкка пародия генә! Кызык, читтән алмаш китермәделәр, һәр җитәкчегә ләббәйкә дип торган ялагай беренче урынбасарын башкаручы директор итеп билгеләделәр. Өстәгеләргә яраса, төп хуҗа итеп калдырырлар, билгеле. Сәркатип Гөлсара, телефоннан гына зарланып:

– Әтәч инде, әтәч! Кикриген кабартты. Юктан да миңа бәйләнә, куарга ахры исәбе, – дигәч, ул, төрттереп:

– Син дә усал, кушаматыгыз – Шөпшә, – диде.

– Сез дә атлы-чатлы Илмәт Гаязович! – Шөпшәнең мыскыллап көлүе колак яфрагын куырды. – Сезне «тимер йөрәк», диләр. Беркайчан да кеше жәлләмәдегез бит! Кырык өченче үлчәмле бәтинкәгез белән адәм башыннан йөрдегез!

– Ну, ну, минем хакта тагын ниләр сөйлиләр? – «Тимер» икән, ул хагынахагын ишетергә тиеш иде.

– У-у, шытыр-шытыр чәйниләр! Түбәсе болытларны тишәрлек коттедж салды, герман хастаханәсендә генә дәваланды, чит илләрдә типтерде, диләр. Швейцария банкында миллионнары чери, диләр. И-и, аптырама, кемнең кулында – шуның авызында, абзыкаем!

Түрә гарьләнеп телефонын сүндерде. Һи, хәсрәт тәнкыйтьчеләр! Аның байлыгы – чеметем тоз. Бүген ил тулы угры! Әйе, йорт салды, гаражына ике машина кертеп бикләде. Хәзер диңгезне абзар артыннан да якынрак күрә халык. Ике-өч сәгать оч та кайнар комда ауна! «Бүтән сораштырып вакланмыйм», дисә дә, Илмәт Гаязович «вакланды»: көн саен төшке аш вакытында гына (кабул итү бүлмәсендә кемдер телефонны тыңларга мөмкин) сәркатипкә шалтыратты. «Теге нишли? Теге кемнәр белән аралаша? Өстәгеләр аңардан канәгатьме?» кебек игезәк сораулардан соң ул: «Илмәт Гаязович, компаниянең хәле мөшкел, әтәч булдыксыз, сезне сагыналар», – дигән җавап көтте. Тик андый җавап булмады. Ике айдан соң Гөлсараны да эшеннән «шудырдылар».

Барсы да төштә сыман иде. Кинәт уяныр да... шул ук кабинет, шул ук кәнәфи... Ә чынбарлык, ай-һай, рәхимсез кыланды, хәтта саташтырып интектерде: иртән уянып, кырынып-юынгач, түрә үтүкләгән күлмәк кия һәм, шуның төсенә сайлап, элгечтәге йөзәрләгән муенчакны күздән кичерә. Киенгәч тә, күн портфелен кыстырып, турга* чыга. Машина юк! «Кайда сөйрәләсең син, сабакы!» – дип, черетеп шофёр егетне сүгә. Шөкер, хатыны кире тотып өйгә кертә дә, миеңә сеңдер дигәндәй, ун тапкыр:

– Илмәт, син директор түгел, – дип кабатлый. Бу баш китүләр белән ул ай буе интекте. Үз хәлен аңлады, әлбәттә. Ә аңлап та аңламастай хикмәтләр күп, мәсәлән, моңарчы Фәлән Фәләнович дип алдында көянтә төсле бөгелгән урынбасарлар белән ярдәмчеләре саңгырауга әйләнде: кичәге хуҗаларының шалтыратуын «ишетмәде». Серен уртаклашырдай якын дусларга тиенмәсә дә, табында ризык бүлешкән, җыелышларда җилкәдән кагып исәнләшкән танышлар шактый иде. Рәхмәт яугыры, ташланган иске чабата димәделәр, телефоннан булса да хәл-әхвәл белештеләр. Әмма, көннәр-атналар үткән саен, алар да сирәгәйде. Бүген исә тынлык... Телефон дәшми... Ул тирән йокыга чумган...

Иренең чытык чыраеннан туйган Гөлфирә:

– Илмәт, өч атнадан туган көнең җитә, әйдә, дус-ишләреңне җыеп, ресторанда матур гына бәйрәм ясыйбыз, – дигәч, ул берсүзсез ризалашты.

Хатыны, кәгазь-каләм белән коралланып, исемлек төзергә кереште.

– Син әйтеп тор, Илмәт!

– Беренче тегене яз! «Кемне, кемне!» Вакытлыча минем урынга төртелгән ялагай Әмин Маликовичны, атаң башы!

Гөлфирә, шикләнеп:

– Килер микән соң? Син пенсионер картка, – диде.

– Килер! Дәльше киттек! Унлап кунакның исем-фамилиясен алтын буяу белән каймаларбыз. Дәрәҗәләре буенча. Калганнарыныкын көмештән. Типографиядә бастыру – кыйбат. Дәльше киттек! Өстәлләргә урнаштыру тәртибе болай: түргә ялагай Әмин, аннары мин, аннары Фәлән Фәләновлар... Дәльше киттек! Өченче-дүртенче өстәмә... Тәк-тәк... Кемнәр? Монда завод директорлары.

– Ә туганнарны кая утыртабыз? Әтиең ягыннан Шамил абыйларны, минем яктан әнинең сеңлесе Фәйрүзә апаның улы белән киленен чакырырга иде, Илмәт! Гомергә бер тапкыр!

– Исемлек тулды! Нокта!

– Уян әле, уян, син бит инде түрә түгел, Илмәт! – Гөлфирә хәтәр ярсыды. – Абау, ни үзеңнекеләрне, ни минекеләрне санламадың! Урының белән масая идең. Син бит бүген гап-гади өй кошы гына!

– Миндәмени сәбәп? – диде Илмәт Гаязович, күзен акайтып. – Затлы кунакларны өтек әтрәк-әләм туган-тумача белән ничек буташтырыйм ди, ә? Уйла әле син!

Бүре көчсезләнсә, куяннар әрсезләнә икән, элек аяк очына гына басып йөргән юаш хатын, ире кәнәфиеннән колак каккач, тәмам шәбәрде: тавышын бөереннән алып сөйләшә, каһәр! Хәзер дә аның һәр сүзен кылычтан үткәрде:

– Аларның кайсысы затлы соң? Бөтенегез дә авыл бәрәңгесе ашап үскән ләбаса!

– Син дә, – дип кыстырды түрә.

– Әйе, мин дә! Тик мин сезнең сыман чыгышымнан оялмыйм. Рәхмәт, синең акчаңа дөнья иңләдем, матур киендем, тәмле ашадым һәм шунысын да онытмадым: моның бер чиге булачак, дидем. Сәркатип дип алдадым, йөрәгеңә ярамас, дидем. Урындыгыңнан егылма, яме? Бичәң – чәчтарашта чәч кисүче! Син тап-таза ир, сиңа да эш табарга мөмкин. Әнә, баганага азык-төлек базасына төнге сакчы кирәк дип белдерү элгәннәр.

Бу тәкъдим, гәрчә үртәү рәвешендә әйтелсә дә, Илмәт Гаязовичның бәгыренә кадалды. Хатын-кыз – елан, чакса – агуы кан тамырларыңны тишә икән, ул, кисәк хәлсезләнеп, бүлмәсенә атлады. Ләкин аңарда да усаллык хәттин ашкан иде. «Түрә», тамак төбен гырылдатып:

– Ресторанга бер генә әтрәк-әләм дә аяк басмасын! – диде.

Ир белән хатын бер-берсенә үпкәләсә дә, җаваплы мәҗлескә ныклап әзерләнде. Үзәктә ресторан сайладылар, меню төзеделәр. Чакыру кәгазьләрен тарату мәшәкате Гөлфирәгә йөкләнде. Ике көннән соң телсез элемтә чарасы «җанланды»...

– Гафу үтенәбез, Әмин Маликович сезнең мәҗлестә катнаша алмый, ул командировкада, – диде үзен ярдәмче дип атаган ир-егет. Шуннан бирле телефон гел «тәтелдәп» торды:

– Гафу, Фәләныч авырый... Гафу, Фәләныч бушамый... Гафу, Фәләнычның оныгы туды...

Гүя барысы да чиратка тезелгән дә телефонны бер колактан икенче колакка күчерә иде.

– Шикләнгән идем аны, – диде хатыны. – Шигем расланды. Хәтерлисеңме, ит комбинаты директоры белән сез әшнәләр идегез. Без ике гаилә Карловы Варыда ял иттек.

– Хәтерләдем ди! Шуннан ни?

– Шуннан шул, аны бер гаепсезгә төрмәгә япкач, син, шалт, арагызны өзгән идең, Илмәт. Фикердәшем дип мактанган нефть тармагы башлыгы Әнәс Кутуевны вазифасыннан төшергәч, йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләкте. Хәлен белдеңме, Илмәт? Белмәдең!

– Мин аларның берсенә дә начарлык теләмәдем! – дип мыгырданды «түрә».

– Сиңа да теләмиләр, сиңа да, абзыкаем! Бары тик исемеңне генә сызып ташлыйлар! Нәкъ синең төсле. Әгәр кемгәдер тары бөртеге хәтле генә изгелегең тисә, үзеңә кире әйләнеп кайтмас идемени, Илмәт?!

Ул озак сызланды. Бу сызлану хәтта ки аякларын чатнатты. «Кемгәдер тары бөртеге хәтле генә изгелегең тисә», имеш! «План, план», – дип, туктаусыз муен тамырыңа тондырсалар, кем изгелек турында уйлар икән?!

...Тимер капканың кыңгыравы чыңлады. «Чың-чың»... «Чың-чың»... Илмәт Гаязович ишек кырыендагы экранга карады. Олы гына яшьтәге хатын, күрәсезме мине дигәндәй, тешен җемелдәтеп елмая иде. Гөлфирәнең эт каешы – туганнары микәнни? Ресторанда алар күңел ачты һәм менә әрсезләнеп коттедж сукмагын да таптыйлар. Әрсез кунакны урамнан ук озату нияте белән, «түрә» үзе каршы чыкты.

– Танымыйсыңдыр, иеме, энем-җаным? – «Җемелдек теш», сумкасын кочаклап, тимер эскәмиягә җәелгән иде.

– Танымыйм! – диде хуҗа, кырыс кына. – Гөлфирә эштә.

– Мин атап сиңа килдем, энем-җаным. Әдрисеңне оешманың кадрлар бүлегеннән белештем. Ялда икән син. Ял кирәк, исән килеш картаю зур бәхет.

– Гозерең ни, гражданка? – «Түрә» кеше тыңлап өйрәнмәгән иде.

– Гыраждан димә әле, Сафия түтиегез мин. Танымассың шул, энем-җаным. Аннан бирле байтак сулар акты.

– Кыскарак тот, Сафия түти!

– Кыскасы – озыны шул: син япь-яшь директор идең. Мин синең кабинетыңны җыештыра идем. И-и, орыша идең инде, пычрак юасың, дип. Идән чүпрәге белән йөземә дә ордың инде. Беренче уй – тизрәк капканы ябу иде. Болай да авыр, тагын китереп өстиләр!

Ә хатын елмая-елмая дәвам итте:

– Гаеп миндә иде, энем-җаным. Җиде яшьлек авыру улым йоклаганда өлгерим дип ашыга идем. Берсендә син Мәскәүдә командировкада дигәч, Илдарымны да иярттем. Синең кәнәфиеңә яткырдым. Әй, Ходаем, шунда син бүлмәгә кермәссеңме! Самолёт очмаган икән. Таш кебек мең өлешкә уалдым, билләһи.

«Түрә» моның ише вак-төякне хәтерлимени! Бәреп үтермәгәндер, шәт! «Во-он» дип акыргандыр, анысы хак.

– Син түлке тыныч идең, энем-җаным. «Улыңмы? – дидең. – Ник аның чырае ап-ак?» – дидең. «Чирле», – дидем. И Алланың мәрхәмәтле бәндәсе, шофёрыңны чакырттың да: «Бар, әнкәсе белән икесен фәлән бүлнискә илт, баш табибка минем исемнән җиткер, малайга сручны диагноз куйсыннар, бездә дәваламасалар, чит илгә барырга документ хәстәрләсеннәр, расхудларын үзем түлим», – дидең. Табиб: «Әзрәк соңарсагыз, улыгыз үлә иде», – диде. Син генә минем газиземне коткардың, утыз ел мин сиңа рәхмәт укыйм, энем-җаным!

– Хәтер савытының төбе саеккан, – диде хуҗа. Кайчандыр орден-медальләр белән чуарланган күкрәк салкынайган иде, ул җылынып йомшарды. Күзгә яшь пәрдәсе эленде. Йөрәк алай ук тимер түгел икән... Сафия түти «түрә»нең капылт үзгәрүен сизмәде.

– Әй, оешмада меңәрләгән кеше, каян хәтерлисең ди! Мин сездә бүтән эшләмәдем бит, табиблар балагызга тазарыр өчен кымыз эчерегез дигәч, туган якларга – Башкортстанга киттек. Илдарым, шөкер, мәктәп тәмамлады, Мәскәүдә укыды, Уфада калхуз фермасыннан әз генә кайтыш кантурда нәчәлник иде. Аннан тагын да югарырак урынга менде. Ике атна элек Казанга күчендек, Алла кушып.

– Без шат, – диде Илмәт Гаязович. «Без» кемнәр? – анысы мөһим түгел иде. Өч дистә елдан соң рәхмәт китергән кунакны ул, әлбәттә, чәйгә дә чакыра алыр, алар хәзер тигез, алар бер үк статуска ия иде.

Сафия түти сумкасыннан пыяла савытлар бушатты.

– Сиңа әз генә күчтәнәч, энем-җаным. Кыргый бал кортлары агач куышлыгына җыйган ширбәт.

– Рәхмәт, Сафия түти. Мәшәкатьләнмәскә иде.

– Нинди мәшәкать ди! Бер очтан шатлыгымны да бүлешим, дидем. Оешмагыздан хәбәр иткәннәрдер, яңалыклар турында?

– Юк, компания белән хушлаштык без, хәзер безнең дөнья йорт белән генә чикләнә шул, Сафия түти.

Аның тавышы шундый мескен иде ки, ул үзен кызганып куйды.

– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем!