Рифкать Закиров шигырьләре
Безнең балачак
Безнең балачак – ертылган китап...
Яланаяклап узылган этап...
Калды йөрәктә,
Калды еракта,
Уеннан туктап, сыкрап та сыктап!
Кызык җирендә бүленде уен...
Бүлү-бүленү кыенмы? Кыен!..
Әткәң юк инде,
Гомере өзелде
Куганда илдән «бүреләр» туен.
Бас сабан яки тырма артына,
Бик сырпаланып торма атыңа;
Сугыш җан сорый,
Тормыш нан сорый –
Ничек булса да тырыш, тап кына!
Авыр йөк башы – арык иңнәрдә.
Ир-егет башы – ерак җирләрдә...
Сынасын илең,
Сынмасын билең,
Кыен көннәрдә кирәк түзәргә!
Түзәргә кирәк! Җиңәргә кирәк! –
Булдык җиргә дә, илгә дә терәк:
Җирне җылытып,
Илне хис итеп,
Һаман көчлерәк типте яшь йөрәк!..
...Инде уй-хыял аша күз салгач,
Балачагыма: «Нихәл, – дип, – адаш?..
Әллә көенеп,
Әллә сөенеп,
Карый елмаеп ул яшь аралаш...
Галиҗәнап Вакыт
Вакыт узып бара,
Эзе, төсе кала:
Йә кан булып ага,
Йә яшь булып тама.
Вакыт мәңге ага
Бары артка таба...
Еллар гына алга
Елгыр аттай чаба!
Берәү – юл башында,
Берәү – юл чатында;
Кемдер – уртасында,
Кемдер – җир астында.
Үлемсез, дип, Җирдә
Бары Үлем генә,
Күпләр ята гүрдә
Сабыр-түзем генә.
Ә Вакытка чик юк:
Бакый агып тора...
Куя сәгать сугып, –
Вакыт ашыктыра!
Тора безне көтеп
Серле билгесезлек:
Кемне – күңелсезлек...
Кемне – үлемсезлек!
Киләчәк
Ялгышларым минем – ачы әрем,
Күрәчәгем минем – күк чәчәк.
Әрем белән чәчәк арасында
Күренде гел минем Киләчәк.
Күрәчәкне күрәм!..
Тик көттергән
Киләчәк тә тиздән киләчәк:
Әремнәрне өзеп изәчәк тә
Чәчәк җыеп миңа бирәчәк!
«Ак карга»
Калдым микәнни җиде ятларга,
Качыйм микәнни җиде якларга?
Бар да кап-кара, бер мин «ак карга»,
Кай тарафларга белмим атларга...
– Атла, – ди, – бире, җиде юл чаты,
Тарткалый кире җиде юл чаты;
Заман шулчаклы катлаулы-катлы,
Ә мин һаман шул – сабыр, беркатлы.
Җиде юл дәшә җиде чатларга,
Тик бозы-ташы тора чатнарга...
Кызыл кар түгел, яумый ак кар да, –
Якты кыйблам кайсы якларда?!
Боздан табанны куптара торам,
Туңган тән-җанны коткара торам;
Чынлап әллә нәкъ уртада торам,
Әллә иң биек ноктада торам?..
Кайда торсам да, ятка сер бирмәм:
Артка егылмам, алга бөгелмәм!
Тик яшьне сөртеп, баш исәм иям,
Бөртек наз көтеп Туган җиремнән!
Булырмы инандырып?..
Керсездән керсез булмаса
Күңелем әгәр минем,
Күк йөзендә күрмәс идем
Күземнең зәңгәрлеген!
Әгәр тузан бөртегедәй
Тап кунса намусыма,
Төс булырмы саф күз яшем
Пакь, чиста агымсуга?!
Иңгә илем таянырлык
Булмаса иманым нык,
Исемем, җисемем бар дип,
Булырмы инандырып?..
Авылым кызына
Мин кайттым сине сагынып,
Сөюем сүрелмәде...
Элеккечә яланаяк
Каршыма йөгер әле!
Йөгер әле, пар канаттай
Кагынсын толымнарың.
Йөгерүдән, шат көлүдән
Кабынсын тының, җаным!..
Килеп җит тә, елдагыча,
Сарылып муеныма,
Сора: «Абый, нинди бүләк
Алдың, – дип, – быел миңа?»
Тик кая син? Быел тагын
Качтыңмы полосага?..
Чык тизрәк, булма, җаным,
Син һаман бала-чага!..
Беләм инде: шаяртмакчы
Буласың мине юри...
Чү! Кем ул басу түрендә
Чәчәкләр җыеп йөри?
Син икән бит, авылым кызы!
Ахыры, шулай итеп,
Каршылыйсың быел мине,
Җитлегеп, буйга җитеп!
Килче тизрәк, ашык, кызый,
Күземдә, күрәсеңме
Ничә еллар зарыгып көткән
Бүгенге сурәтеңне!..
Мәхәббәт турында җыр
Бер кыз җырлый...
Беренче кат
Ишетәм мин бу тавышны:
Каян ала ул шулкадәр
Үзәк өзгеч моң-сагышны?!
Егет җырлый...
Җырлый егет,
Җырлый әле ничек кенә:
Шатлыктан ул әйтерсең лә
Җырлап түгел, биеп килә, –
Башы күккә тиеп килә!..
Югыйсә бит икесе дә
Бер үк җырны җырлый алар!..
Һәй дөньялар,
Вай дөньялар...