Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәрхәмәтсезлек

Минем алда – Тукайның дусты һәм балаларга матур-матур әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр язган хөрмәтле әдип Фәхрелислам Агиевның «Мәрхәмәт» китабы. Мин аны кабат-кабат укыдым һәм озак кына уйланып утырдым. Уйлануымның беренче сәбәбе: Фәхрелислам Агиевны бездән олы буын яхшы белгән һәм аның әсәрләрен яратып укыган, балалар күңеленә хуш килә торган әкиятләр, хикәяләр һәм шигырьләр даны өчен рәхмәтләр укыган. Ни өчен шул язучыны безнең буынга күрсәтмәделәр, аның турында бер җөмлә дә язмадылар? Дөрес, без үсә төшкәч, олы буын кешеләреннән Фәхрелислам Агиев турында ишеттек, ләкин аның язмышын белмәдек. Ниһаять, 64 ел үткәч, демократиянең шифалы җилләре искәннән соң, бу язучының «Мәрхәмәт» дигән китабын алып уку бәхетенә ирештек. Кешеләргә бары тик изгелек кенә эшләгән бу зыялы зат, бик яшьтән Сталин палачлары тарафыннан кулга алынган икән һәм «халык дошманы» дип сөрелгән. Шул Сталин лагерьларында нахак бәлагә тарыган җанын акларга тырышып, Ак диңгез – Балтыйк каналы төзү эшендә – салкын һәм яңгырлы төзелештә, ач-ялангач хәлдә, ярым авыру, көнтөн эшләп, сөрген срогын тутырып кайткан. Аннан соң да бу тырыш, мәрхәмәтле кешегә иркенләп иҗат итәргә бирмиләр. 1937 елны кабат кулга алалар һәм «даһи» Сталин чоры кешеләренең ерткычлыгы аркасында ул соңгы сулышын ала. Халыкка бары тик изгелек кенә эшләүче бу язучы бернинди гаепсезгә юк ителә.

Гаепсездән гаепле булган Фәхрелислам Агиевның «Мәрхәмәт» дигән китабын төзеп, сүз башы язып, аңлатмалар биреп бастырып чыгарганы өчен, Фатыйма Ибраһимовага йөз мең рәхмәтләр әйтәбез, аның эшендә зур уңышлар телибез.

Фәхрелислам Агиев «кояшка тиңләнгән Сталин» заманында юк ителгән булса да, халык аның белән кызыксынды, аның турында сораштырды. Мин үзем, Язучылар берлеге идарәсендә:

– Тукайның дусты һәм замандашы булган Фәхрелислам Агиев кайда хәзер? Ни өчен аның китаплары чыкмый? – дип сорадым.

– Ул халык дошманы, ике йөзле хамелеон белән кызыксынма, – диделәр. Ләкин мин моның белән ризалашмадым.

– Нишләп Тукайның дусты халык дошманы булсын ул? – дигәч, кайбер язучылар мине кисәттеләр:

– Күпне тикшермә! Әгәр, исән булса, Тукайны да халык дошманы ясарлар иде. Бик күп язучылар, илгә һәм халыкка астыртын явызлык эшләп, сөргенгә җибәрелделәр. Син шуны бел дә авызыңа су кап!

«Авызыңа су кап» дигән сүзне әйткәч, әлеге язучы бармакларын тәре формасында күрсәтте һәм аны тикшерү синең эшең түгел, диде. (Димәк, аның тәре рәсемен күрсәтүе – төрмәне күрсәтү иде.) Фәхрелислам Агиев 1958 елны акланды, ләкин үзе исән түгел иде инде. Аның турында профессор Мөхәммәт Гайнуллин кызыксынды һәм, әсәрләрен өйрәнеп, «Татар әдипләре» дигән китапта язып чыкты.

Муса Җәлил дә 1938 елны ук, Сталинизмның иң котырган чорында, Габдулла Тукайның китабына, Ф.Агиевны Тукай дусларча чеметеп алган мәкаләсен керткән, һәм ул шагыйрьнең «Сайланма әсәрләр» китабында басылып чыккан. Бу вакытта, Ф.Агиев утыруга карамастан, Муса Җәлилнең аның турында язуы үзе зур батырлык иде!

Менә безнең буын Фәхрелислам Агиев турында шуны гына белә иде. Баксаң, Ф.Агиев белән Г.Тукай бала чакларыннан дус булганнар һәм әдәбият дөньясында бергәләшеп, халыкны аң-белемле итү өчен җиң сызганып эшләгәннәр, Ф.Агиев 1913-1916 елларда балалар өчен «Ак юл» дигән журнал чыгара. Журнал үз вакытында татар дөньясын шаулата. Анда татар язучыларының һәм шагыйрьләренең балалар өчен язган күпләгән әсәрләре басыла. Фәхрелислам Агиевның матди тормышы кысынкы булса да, ул журналны системалы чыгара, рәсемнәрне Мәскәүдән эшләтеп кайтарта.

Менә шундый мәрхәмәтле кешене, бер дә юкка кара ягып, «Халык дошманы» дигән мөһер сугып, яшәүдән мәхрүм итәләр. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Ит изгелек, көт явызлык». Әйе, ул «даһи» Сталин чорында бик күп зыялыларны, галимнәрне, язучыларны юк иткәннәр. Мәсәлән: язучы Садри Җәләл, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, тарихчы Һади Атласи, тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллин, «Спартак» романын тәрҗемә иткән Гыйлемдар Баембетов, язучы һәм журналист Сафа Борһан, шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш, атаклы драматург Кәрим Тинчурин, атаклы язучы һәм революционер Галимҗан Ибраһимов, шагыйрь Исхак Хәйруллин, язучы Гомәр Толымбай, шагыйрь Галимҗан Мөхәммәтшин һәм башкалар.

Әле бу исемлек тулы түгел, гөнаһсызга гаепләнеп корбан булучыларның монда чиреге дә юк. «Даһи» Сталин палачлары күпме атаклы кешеләребезне кырганнар, ачтан үтергәннәр.

Менә бу кешеләрнең барысын да хөрмәт белән искә алып мәңгеләштерергә, урамнарга, мәктәпләргә аларның исемнәрен бирергә, музейлар ачарга тиешбез.

Халкыбыз бинахакка корбан булучыларны белеп торсын!

1986 ел