Логотип Казан Утлары
Роман

Каһәр (ахыры)

КАҺӘР
РОМАН
XV
Нил Сергеевич Шачин үзенә бер ягымлы кеше иде. Укымышлы, культуралы.
Кайсыдыр ки әйбәт укытучы шикеллерәк. Хәер, башта ул, чыннан да, укытучы
булган, аннары партия эшенә кереп киткән. Шачинның нур бөркеп торган йөзе,
хәерхаһ мөгамәләдә сөйләшүе бик тиз үзенә җәлеп итә, сине үз орбитасына
бөтереп ала. Сизмичә дә каласың. Нәрсәсе белән шулай итә торгандыр. Кайчак
син хаклы, ә ул хаксызрак булса да, аңа ташламага барасың. Ул сине ышандыра,
көчләп мәҗбүр итми, тормышның барлык якларын тирәнтен белә, анализлый.
– Мин ни өчен синең яныңа килдем? – дип сорады ул Отто Зингердан. –
Башка кешеләр юклыктан түгел. Һич тә. Кешеләр күп, ләкин яхшы кешеләр
аз. Менә мин синең яхшы кеше икәнлегеңне сизеп килдем. Яхшы кеше
иллюзор нәрсәләргә алданып харап булмасын дип килдем. Яхшы кешеләрне
без сакларга тиеш. Без барыбыз да тышкы шартлар кушканча йөрибез. Теге
яки бу карарны кабул итәбез, теге яки бу якны сайлыйбыз. Шул мәлдә кеше
җанында тәрбияләнгән, урнашкан әхлак законнары мәсьәләне хәл итүдә
катнаша. Кем күңелендә нәрсә әхлак законы булып ныгыган, менә шул бик
мөһим. Без бергә аралашып йөргәндә, мин синең әхлаклы кеше булуыңны
сиздем. Нинди генә хәлдә дә моңа таянырга була икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Һәм менә бик кискен, авыр хәлдә калгач, сине искә төшердем. Ни өчен? Чөнки
синең хакта минем күңелдә әйбәт фикер калган. Ышанычым акланыр дип
өметләнәм. Каян шундый өмет, каян шундый ышаныч – үзем дә тәгаен генә
әйтә алмас идем. Бары күңел сиземе, аң тоемы белән шушы юлны сайладым.
Белмим, нәрсә булып чыгар? Мине биздерерлек, гайрәтемне чигерерлек эш
кылмассың шикелле. Һәрхәлдә, син андый монафикълыкны булдыра алмассың.
Андый эшкә сәләтсез син.
Әйе, сине, бәлки, немецларның вакытлыча җиңүгә ирешүләре борчыгандыр.
Ул сине генә түгел, күпләрнең уй-фикерләрен какшатты, карашларын
үзгәртергә мәҗбүр итте. Билгеле, ныгымаган, утырмаган карашларны. Әнә
шул утырмаган карашлылар немец ягына чыкты да. Андыйларны син үзең
дә күрәсең, беләсең. Ләкин үз карашларын күлмәк алыштырган шикелле
алмаштырган затлар бик нык ялгышты. Немецларның җиңүе вакытлы гына ул.
Ә Советларны юк итү Көнбатыш империалистларының күптәнге максаты иде.
Аларның бар кыҗраганы – Россияне тез чүктерү, аның табигый байлыкларын
Ахыры. Башы узган санда.
9
бүлгәләү, талау. Һәм шулар немецларның дисциплиналы, сугышырга, басып
алырга ыргылып торган халык икәнен белеп, аларга төрле яклап ташлама
ясый башлады. Хәрби заводлар төзергә кредит бирде. Милләтләр лигасында
политик ирекләрен арттырды, кулларын чиште. Германия бик тиз арада
гаять нык көчәйде. Үзенә ташлама ясаучы илләргә хәтта куркыныч тудыра
башлады. Нәкъ теге шәрык әкиятендәге кебек: шаһлар җыелган да, берсе –
акшарлы стенага күмер белән арыслан рәсеме, икенчесе – аңа тешләр, өченчесе
аякларына бик үткен тырнаклар ясаган, дүртенчесе мыеклар, күзләрен куйган,
бишенчесе, арысланга җан кертергә кирәк, дигән һәм аңа җан өргән. Шуннан
арыслан, киерелеп, тешләрен ыржайткан да куркыныч аваз чыгарган. Һәм
шунда теге шаһларның берсен кабып та йоткан. Икенчесе качмакчы булган,
анысын да тотып ашаган. Гитлер да шулай. Германиягә күтәрелергә булышкан
илләргә ябыша, аларны берәм-берәм тотып ашый башлый. Кечерәк илләрне
бер законсыз үз империясенә буйсындыра. Зур илләр куркуга төшә. Нишләргә?
Бу канга сусаган, котырган арыслан тиздән аларның үзләренә ташланачак
бит. Һәм алар политик йөреш ясый: Милләтләр лигасында Чехословакияне,
Польшаны Германиягә сата. Котырган арысланның аппетитын котырту һәм
аның игътибарын Көнчыгышка таба юнәлтү өчен. Чөнки теге зур илләр
Германияне һәм Советлар Россиясен үзләре өчен потенциаль афәт дип
саный. Менә шушы ике коточкыч гыйфрит, үзара бәрелешеп, бер-берсен
кырып бетерсен. Бөркет белән куян сугышканда, ябалакка йон кала дигәндәй,
империалистларның максатлары әнә шундый була. Бар җирдә дә максатлар,
мәнфәгатьләр идарә итә бит. Ләкин империалистларның ниятләре барып
чыкмаячак, алар төп башына утырып калачак. Берни дә тәтемәячәк. Бу сугыш
безнең ил өчен зур фаҗига булса да, аның файдасы да тими калмаячак. Бәхет
юк иде, бәхетсезлек ярдәм итте, диләр бит. Сугыш авыр промышленностьны
бар яклап үстерергә, яңа технологияләр кертергә этәрә. Ә бу исә илнең ныгуы,
көчәюе өчен гаять әһәмиятле нәрсә. Бездә үле капитал булып яткан бик зур
ресурсларны әйләнешкә кертергә юл ачыла. Авыр промышленностьны фән
казанышлары белән бергә бәйләү илнең мускулатурасын гаять көчәйтәчәк.
Хәзер барча совет халкы, бердәм булып, тылда һәм фронтта тиңсез киеренкелек
белән хезмәт куя, каһарманлык кыла. Ә зур көч куеп башкарылган эшләр
нәтиҗәсез калмый. Экономик база ныгыячак. Ә сугышта, ике көчнең физик
бәрелешендә кемнең материаль базасы нык, шул җиңә. Бу – мәңгелек закон.
Гитлерчылар, үзләренең материаль базасы сай икәнен белеп, «Блицкриг»ка
исәп тотты. Ләкин аларның планнары барып чыкмаячак! Юк!..
Шачинның сүзе өзелеп калган кебек булды, ул, урыныннан торып, йөренә
башлады. Каршысында тик кенә утырып уйга калган Оттога карап-карап
алгалады. Шул чакта бүлмәгә, поднос белән озынча кофе чәйнеге күтәреп,
Рита килеп керде. Шачинның бу йортта элек тә булгалаганы бар иде. Рита аны
ошатып калды. Һәм ире әйтүе буенча гына түгел, Шачинның ягымлылыгы аны
да битараф калдырмаган иде. Хәзер исә ул аны яхшы танышы итеп каршы алды.
Кофе эчкәндә, Шачин хәзер нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Тиздән немецлар шәһәрдәге полиция идарәсе белән бергә төнлә облава ясаячак,
шуның өчен шәһәрдән чыгып тору хәерле икән. «Отто, син мине хутордагы
абыеңнарга сыендыра алмассыңмы?» – дип сорады ул Зингердан.
Отто Шачинның бая сөйләгән сүзләрен сеңдереп, миендә кайната иде,
шуның өчен бу сорау аңа кинәт бирелгән шикелле тоелды. Югыйсә Стубе
Шачинның гозерен әйтеп киткән иде ич инде. Ул, ни әйтергә белмичә, Ритага
10
Х И С А М К А М А Л
карады. Бу сорауга ул җавап бирсә, ышандырырлык булыр төсле иде. Рита
иренең уйларын аңлады һәм әйтте:
– Абыйсы, бигрәк тә апасы – тиз кызып китүчән кешеләр, – диде. – Шуңа
күрә дип әйтимме, алар бик үк ышанычлы булмас кебек.
– Шулайрак шул, – дип мыгырданды Отто. – Кызыллар бераз җирләрен
тартып алып, кемнәргәдер биргән иде. Шуннан күңелләрендә нәфрәт укмашып
калды.
– Нүжәли сатарлар? – дип аптырады Шачин. – Миңа бит аларны сабыр
холыклы дигәннәр иде.
– Кискен мәлләрдә ычкынып куймагайлары... – Рита моны үзе теләмәүдән
түгел, ә реаль хәл шулай булганга күрә әйткәнлеген чырае, тавышы белән
белгертте.
– Җирләрен алгач, булмас шул, – дип күңелсезләнде Шачин. – Җир – җан
дигән сүз ул... – Аннары бераз уйланып торды да, башын күтәреп, карашын
Оттога төбәде. – Йә, син нәрсә әйтәсең, бүтән ышанычлы кешең юкмы?
– Тагын бер туган тиешле кешебез бар, ләкин ул еракта. Унсигез чакрымнар
булыр, – дип куйды Отто.
– Ераграк шул... – диде Шачин, гаҗиз кыяфәттә. – Шулай да беренче
мәлләрдә ярап торыр, булмаса...
Алар бүген төнлә шәһәрне калдырып китәргә дип килеште. Митавада
подполье үзәге эшли башлаган. Якындагы ике айга шундый боерык бирелгән.
«Сиңа, Рита, аеруча сак булырга кирәк, – диде Шачин. Нигә ичмаса Отто
фамилиясенә күчмәдең? «Мейзер» дигән фамилияң дә, йөзең-битең дә яһүдә
икәнеңне кычкырып тора. Бер карау белән беләчәкләр. Полициядә моның өчен
махсус белгечләр куйганнар, ди. Миндә Туркалы фамилиясенә паспорт бар,
фотосын үзең ябыштырырсың. Килештекме?..»
Шачин, сүзен тәмамлап, китәргә җыенды. Иң элек яңагын яулык белән бәйләп
куйды (янәсе, авыру кеше кыяфәтенә керә), борын төбенә шактый калын мыек
ябыштырды, аннары кәкре башлы таягына таянды да, бер аягына аксаклап,
ишеккә таба титаклады. «Кичкә кадәр!» – диде ул, бусагадан атлап чыкканда.
Ир белән хатын юлга җыенырга кереште. Кыйммәтлерәк кечкенә әйберләрне
идән астына яшерделәр. Затлы кием-салымнар, табак-савытлар, келәмнәр дә
шунда сыеп бетте.
Төн караңгы иде. Отто юлны яхшы белә, дөресрәге, юлсыз җирдән –
межалардан, урман эченнән атладылар. Күңелсез булмасын өчен, Шачин үз
башыннан кичкән хәлләрне сөйли башлады, чөнки Отто күңелендә ышаныч
тудыру өчен дә җаныңны ачып салу кирәк иде. Үзең ихлас булмыйча торып,
башкалардан ихласлык көтә алмыйсың. Шачин Оттога болай ышанса да, аны
тулаем инанган кеше дип санамый иде. Дөрес, ул кешелеген саклап калу өчен дә
Шачин яклы булды, аның сүзенә иярде. Ә подпольеда эшләү өчен бу гына җитми.
Отто аларны мөшкел хәлгә куймасмы? Ул бит аны эштә сынап карамады. Нәрсә
булып чыгар? Юк, тегенди-мондый кырын эш булырга тиеш түгел. Билгеле,
урыннарда полиция участоклары төзелгән. Шымчылар да яллангандыр.
Күңелсез уйлардан бераз арыну ниятеннән, Шачин тагын сүзгә кереште.
– Утыз җиденче елда мине партиягә кандидат итеп алдылар, – диде ул.
Заводта комсомол секретаре идем. Сүз уңаеннан әйткәндә, миңа өлкән партия
хезмәткәре, латыш укчысы Смилга рекомендация бирде. Ул совет властен
урнаштыруда актив катнашкан, Ленин янында эшләгән. Әти аның ышанычлы
йомышчысы булып торган. Смилга райком инструкторы иде. Комсомол эшләре
11
КАҺӘР
белән гел аңа мөрәҗәгать ителә. Мине эштә күреп, сынап белә иде. Партиягә
дә үзе тәкъдим итте. Болай мөгамәләдә әйбәт кеше иде. Булышырга әзер тора.
Бик аз сүзле. Ул чакта кешеләр бер-берсе белән очрашып сөйләшергә курка
иде. Икәү сөйләшә башласаң, өченче берәү яныңа килә дә баса. Йә тәмәке
сорап, йә урам сорап... Мәскәүдә коточкыч хәбәрләр йөри. Астан гына ишетелә.
Ә өстә тантана артыннан тантана оештырыла. Ул конференцияләр бәйрәм
төсендә уздырыла. Метро төзүчеләрне сәламләү, ударникларны котлау, аларны
Сталинның кабул итүе бөтен дөньяга шаулый иде. Шулай ике үлчәмдә яшәү,
ике тормыш барлыкка килде...
Бервакыт ишетәм, Смилга кулга алынган. Имеш, бухаринчылар яклы булган.
Алар оешмасының Советка каршы боерыкларын үтәгән. Мин, билгеле, моңа
ышанмадым. Иптәшләр миннән сорашканда да, Смилганың «халык дошманы»
булуына ышанмыйм, дидем. Каян килгән миңа шулай мөстәкыйль фикер йөртү
– белмим. Ул чагында кешеләр фәкать гомуми фикергә генә кушылырга тиеш
иде. «Бу ник болай?» дигән сорау туа, әмма син аны тышка чыгара алмыйсың.
Сораулар күп туа һәм, баш миенә җыелып, тупикка китереп җиткерә иде.
Шул фикер кысанлыгында үзең эчтән бәргәләнәсең, сукранасың. Әмма хәлең
белән килешергә мәҗбүр буласың. Башка чараң юк. Адәм баласы башына
төшкән бик күп авыр хәлләргә җайлаша. Нинди генә шартларга җайлашмый
ул! Эчтә шом, курку. Мине дә кулга алмагайлары дигән уй бер дә тынгылык
бирми, җанны кискәләп-телгәләп, эчне пошыра, кулдан эш төшә. Яраткан
кызым бар иде, ә мин аңа берни сөйли алмыйм, чөнки аңардан да шикләнә
башладым. Ул мине күзәтә кебек һәм төрле көтелмәгән сораулар биргәндә,
эчтән сагая идем. Моны үзем дә сизмим. Хәтта аны миңа махсус җибәрүләрен
сизсәм дә, сизмәмешкә салышырга тиешмен. Валлаһи, бер уен кебек иде бу.
Син аңларга һәм аны ачуланмаска бурычлы. Шулай булгач, син дә уйнарга
тиешсең. Ул да синең белгәнне белеп тора, ләкин белмәмешкә салына. Беребез
алдында беребез уйный, ягъни икебез дә уйныйбыз. Шул вакытта «тормыш
уены» дигән сүз чыкты. Һәрберебез шулай уйнагач, дөреслек кайда була соң?
Дөреслек юкка чыга. Без ялганны чын дип кабул итәбез. Сәхнәдә артистлар
уйный торган тормыш та чын түгел бит. Чынбарлыкта эш, хезмәт һәм кеше
белән кеше арасындагы чын мөнәсәбәтләр бар. Алар нишли? Бу хәлләр эшкә
дә зыян китерә иде. Хезмәтне оештырырга, аңа юнәлеш бирергә кирәк. Бик
күп проблемалар алга килеп баса. Биредә политика белән хәл итмичә булмый
торган ситуацияләр туа. Экономик яктан нигезләргә кирәк. Бездә бары тик
политик нигезләр генә хөкем сөрә. Ә экономик яктан нигезләргә куркалар иде.
Күп эшләр кул белән башкарыла, күп көч сарыф ителә. Әгәр шул хакта берәр
сүз ычкындырсаң, эшең харап.
Мине метро төзелешенә җибәрделәр. Бетон ташый торган бер тәгәрмәчле
арбалар бар иде. Калын тактадан авыр итеп ясалганнар. Кулбашың калмый
инде, эштән соң кыйнап ташланган кебек ятасың. Мин җиңел тележка ясадым,
теге эт үләтен ташладым. Бригадир миңа, ник ташладың, дип бәйләнде. Ул
– зэклар тележкасы, алдынгы совет кешесенеке түгел, дидем. Телдән тагын
нәрсәләрдер ычкынгандыр, хәтерләмим...
Бераз вакыт үтте, минем рәсемне Мактау тактасына куйдылар. Димәк,
кешене эше буенча бәялиләр, дим, шулчаклы шатландым. Йөргән кызыма
суынып бара идем, тагын тансык хисләр җанга кайта башлады. Мине мактап
газеталарга яздылар. Миңа өйләнергә кирәк дигән уй килде. Канатланып
йөрим, норма ярым бирмичә, эш урыныннан китмим. Тирләп-пешеп эшлим.
12
Х И С А М К А М А Л
Ләкин бер төнне, үлеп йоклап ятканда, ике милиционер килеп керде дә мине
кулга алырга ордер күрсәтте.
Коточкыч хәлләр башланды. Аяк астында җир убылды да, мин упкын төбенә
мәтәлдем. Бар нәрсәнең асты өскә килде... Мине бухаринчылар арасында
элемтәче булуда гаеплиләр. Әллә нинди дәлилләр уйлап чыгарганнар. Чәчең
үрә торырлык иде.
– Ничек котыла алдың? – дип сорап куйды Отто, гаҗәпләнеп. – Ул чагында
немецча газеталарда «Канлы Сталин» дип мәкаләләр язалар иде...
– Кит әле, безнең дошманнар пропагандасы! – диде Шачин, барган җиреннән
туктап һәм Оттоның иңенә кулын куйды. Отто да аңа таба борылып, адымын
кире алды. Ул Шачинның бик нык куркып калганын чамалады. Караңгы булса
да, күз ияләнгәнгә күрә, аның йөз сызыклары аермачык күренә, иреннәре
селкенә, күз аклары зурайган иде. Сталинны шулай атау гына да аның өнен
алган, зиһенен чуалткан. Ул, ни әйтергә белмичә, тәмам телсез калган иде.
Кара син аны, Сталиннан ничек курка, ә? Алладан курыккан кебек... Отто да
ни әйтергә белмичә, Шачинның кинәт үзгәрүенә, шыр җибәрүенә гаҗәпләнде.
Ә Шачин үзе куркак зат түгел, аны райкомда иң кыю кеше дип санаганнары
Оттоның ничектер хәтерендә калган иде.
– Нигә бу нәрсә сезгә шултикле тәэсир итте? – дип, Отто Шачинның
беләгеннән тотты.
– Сталин бит ул! Нигә, имеш! Бөек зат! – дип мыгырданды Шачин, исен җыеп.
– Ул бөек зат хатынын атылырга мәҗбүр иткән, соңгы чиккә җиткергән.
Шулай ук газетадан укыдым...
– Адәм ышанмас нәрсәне дөрес булса да сөйләмә, дигәннәр. Дошманнар
аны күралмый инде! Отто, син ул уйдырмаларның берсенә дә ышанма, яме!
Гайбәтнең кайчан хак булганы бар?..
– Утсыз төтен булмый, диләр.
– Бу инде утсыз төтен җибәрү очрагы. Безгә каршы котырту өчен! Явыз
ният белән эшләнә ул...
Шачинның тавышында, ярар, ул хакта сөйләшмик дигән төсмер чагылды.
Отто сүзне ялгап алып китмәде, тынып калды. Алар сүзсез генә юлны дәвам итте.
Аяк астындагы коры үлән генә кыштырдап тавыш чыгара иде. Бу кыштырдауны
искәреп алып, алар сулга, сөргән җиргә каерды. Ә аннан, тавыш чыкмаса да,
атлавы авыр. Чыннан да, сак булырга кирәк иде, хәзер алар зур күл янында
утырган Аукосмуйжа бистәсенә якынлашып килә иде. «Минем анда булганым
бар, – диде Шачин. – Кулакларны бетерү вакытында безнең бер активистны
үтерделәр. Усал халык яши анда. Иген дә игәләр, балык та тоталар».
– Бистәне читләтеп үтәргә кирәк, – диде Отто. Шачин дәшмәде. Риза
булганлыгы аяк тавышыннан беленде. Алар барасы хутор посёлоктан ерак
түгел, таш җәйгән юлга чыгып барырга мөмкин, шулай җиңелрәк булачак.
– Сез Стубега ышанасызмы? – дип куйды Отто капылт кына.
– Нигә алай әйтәсең, ул – сыналган иптәш, – диде Шачин.
– Үзенә карьера ясар өчен, миңа күп нахак бәлаләр такты ул.
– Шулаймы? Нәрсәдер бар бугай шул аңарда. Мин-минлеге дә хәттин ашкан.
– Нигә җитәкче итеп әйбәтрәкләрне куймыйсыз? Рядовойларның язмышы
җитәкчеләрдән тора бит!
– Ул – безнең авырткан җиребез. Кеше башта әйбәт күренә, ә властька менеп
алгач, танымаслык булып үзгәрә дә куя. Начар якка. Власть кына кешенең чын
йөзен ача, ахры.
13
КАҺӘР
Алар ятьмәләр элгән киртә буена килеп чыкты. Каршы яклардагы йортларда да ут
юк иде. Авыл үлгән кебек. Оккупантлар килде дә көнне бетерде, төнгә әйләндерде.
– Мин Советларны канәгатьлек белән каршы алдым, – дип пышылдады
Отто, авыл турысыннан узып киткәч. – Мин – хуҗага эшләгән кеше, Советларга
да эшләдем. Механик эше политикага кагылмый. Ләкин Советлар килүгә,
кешеләр бер-берсеннән курка башлады. Нилектән? Шул сорау борчый иде.
Райбашкармада да кешеләр бер-берсеннән шүрли иде. Эш белән баргач сиздем.
Стубе да үзе белән эшли торган иптәшләренә шикләнеп карый: маңгаена
язылмаган, каян беләсең аны, дия иде.
Оттоның бу сүзләренә җавап кайтармыйча, Шачин озак кына барды. Мәсьәлә
катлаулы һәм тирәндә ята. Моны ничек аңлатып бетерәсең? Әйе, теге елларда
кешеләр җанында курку нык оялап калды. Кешене бер куркытсаң, шул гомер
буена бара, хәтта балаларына да күчә, ди. Дөньяда яңа тормыш төзү, моңарчы
булмаганны кору шактый чыгымнар таләп иткәндер. Матди һәм рухи югалтулар.
Югалтмыйча гына берни дә табып булмый. Моңарчы беркем эз салмаган
юлдан бару шундый корбаннар таләп иткәндер. Яңа юл ярып барганда, читкә
тайпылулар, ялгышулар, адашулар булмый калмый. Капиталистик чолганышта
яшәү безгә һәрчак уяу булырга кирәклекне кисәтеп тора. Әгәр яшәргә телисең
икән, һәртөрле тайпылышларга каршы көрәшергә бурычлысың. Юкса
капиталистлар безне изеп китәчәк. Аларның корбаны булмас өчен әнә шундый
гадәттән тыш чаралар кулланылгандыр... Дөресен әйткәндә, бездә куркытып
тору галәмәте көчле булды. Арттырып җибәрүләр дә байтак иде. Ул вакытлар
үткәч, менә ялгышлар хәзер ачыграк аңлашыла. Боларны Оттога ничек аңлатып
бетерәсең? Кичермәгән – төшенмәгән, диләр бит.
Гравий җәйгән юлга төшеп, шуннан атлый башладылар. Шачин, Оттога
ничек җайлап аңлатырга дип, фикерләр, дәлилләр туплап барды. Тормыштан
бер-ике мисал китерәсе килеп, хәтерен эшкә җикте. Ләкин кинәт, һич
искәрмәгәндә, аның җилкәсенә авыр әйбер белән китереп суктылар, Шачинның
күзләреннән очкыннар чәчрәде, аягында басып кала алмыйча, алга таба
сөрлекте дә ике кулы белән җиргә таянды. Шулчак аңа тагын китереп суктылар,
ул егылды... Янәшәдә Оттога да ике кеше арттан килеп ябышкан, алар каты
алыша, ләкин тегесе бирешми иде. «Засада» дигән уй йөгереп узды Шачинның
башыннан. Шунда Оттоның чигә турысына нәрсә беләндер китереп суктылар,
ул ахылдап юл өстенә ауды. Вак ташлар чәчрәп киткән тавыш ишетелеп калды.
Юлбасарлар бер сүз сөйләшми, фәкать куллары һәм аяклары гына хәрәкәт итә.
Кулларында кара перчаткалар, перчатка эчендә ниндидер тимер кисәге булырга
тиеш. Оттога шулай тоелды, шул мәлдә ул аңын куе томан сарганын сизде...
XVI
Шачин, аңына килгәндә, куллары бәйләнгән килеш бричка арбасы төбендә
ята иде. Җилкәсе белән ул Отто гәүдәсен дә сизде, борылырга һич мөмкин түгел,
муены кисеп авырта иде. Ми тартмасында, лепкә сөягенә бәрелә-бәрелә, уйлар
йөгерешә, чуалган фикерләрнең бер очын тапмакчы була. Моны ничек аңларга?
Алдан көтеп торганнармы? Әллә аларны башка берәүләр белән бутадылармы?
Башкалар урынына аларны эләктерделәрме? Болар – җирле полицайлар – әллә
аерым күрсәтмә алганнармы? Әллә һәр төн шулай кизү торалармы? Әгәр шулай
булса, аларны очраклы корбаннар частьларына алып барып сорау алырлар да,
бәлки, җибәрерләр. Шайтан алгыры, ничек шулай килеп чыкты соң бу? Әгәр эш
зурга китсә? Подпольеда эшли башлаганнарына да әле биш кенә айдан артык
14
Х И С А М К А М А Л
вакыт үтте югыйсә. Әле кешеләр дә тиешле җиргә урнаштырып бетерелмәгән.
Кадрлар җитешми. Шачин Оттоны подпольега җәлеп итә алган иде, хәзер ул
үзен ничек тотар икән? Җирле полициядән ничек тә ычкынып булыр анысы,
ләкин гестапога гына эләкмәскә кирәк. Аннан ычкыну мөмкин түгел. Дөрес,
аларның Добелэ полициясе биргән документлары тәртиптә. Икесе дә завод
эшчеләре санала. Цехлары электр булмау аркасында вакытлыча туктатылды.
Алар, шуңардан файдаланып, фәлән хуторга бара. Үзләре белән икешәр шешә
көмешкә һәм берничә кисәк шпик та алды. Нигә төнлә йөрисез, дисәләр, чөнки
төнлә куркынычсызрак, дип җавап бирергә була.
Чү, аларны кая алып баралар соң әле? Шәһәргәме? Әллә бүтән җиргәме?
Нишләптер үзләре юлчыларның кайдан икәнлекләрен дә сорамыйлар,
кәгазьләрен дә карамыйлар. Бу хәл исә эшнең алдан искәртелүе һәм шул
рәвешчә тозак корылуы турындагы фикергә этәрә. Аларның юлга чыгып
киткәнен кем белә иде соң? Рита һәм Стубе. Башка беркем дә. Юкса бит алар,
Зингерлар утарына барырга тиешбез, дип әйтеп чыгып китте, әмма юлда
маршрутны үзгәртте. Кыскасы, нинди пунктка баруларын беркем дә белми иде.
Димәк, бу тотылу очраклы нәрсә генә. Эш гестапога ук барып җитмәсен өчен,
теләсә нинди әмәл белән ычкынырга, качарга кирәк, башка юл юк иде. Оттоның
хәле ничек икән соң? Аларга хәзер тәмам бетерешкән кыяфәт чыгарырга
кирәк. Моны аның үзенә дә белгертергә иде. Хәер, ул үзе дә сизәдер, мөгаен.
Әгәр аңына килгән булса. Ул да астан гына план корып ятадыр. Дәшәр идең,
як-якта дүрт полицай басып тора.
Юк, аларны шәһәргә түгел, станциягә китерделәр, Глуда станциясенә.
Шәһәргә терәлеп диярлек тора. Полиция идарәсе биредә микәнни? Әһә, дөрес,
тимер юл полициясе. Бу хакта мәгълүмат булган иде.
Яктырып килә иде, офык читендә кызыл тасма сузылган. Тиздән кояш та
чыгар. Ләкин бүген кем башына чыгар ул? Нишләп аларны бирегә китерделәр
икән? Отто нишләп уянмый? Әллә каты ук сукканнармы? Әмма сорау алмыйча
расходка чыгару алар мәнфәгатендә түгел ич.
Менә аларны икешәр полицай, култыклап, вокзалдагы элеккеге полиция
бүлмәсенә алып керде. Отто аска караган, бик мескен кыяфәттә иде. Ни өчендер
Шачинга күз салмый. Әллә уңайсызланамы? Ни сәбәптән? Бу хәлгә аның катнашы
юктыр бит? Фу, шайтан, бәлагә юлыксаң, бар нәрсәгә шикләнеп карый башлыйсың.
Эчтәге бүлмәдән немец офицеры киемендә таза гына бер адәм чыкты.
Шачин җимерелгән кашлары, күзен каплаган чәч бөртекләре аша астан
гына аны күзәтте. Анасын сатыйм, таныш кеше түгелме соң бу? Ничек, кай
арада тазарган, җилкәләре киңәйгән. Офицер чинын ни өчен биргәннәр?
Немецларга күп файда китергәндер, күрәсең. Дәрәҗә ярата торган кешеләргә
җай килде хәзер. Хезмәткә керә дә, немецлар боерганча, үз туганнарын да
җәзага тарттыра. Немецлар аның чинын күтәрә. Менә нинди механизм. Хәер,
баштагы елларда анысы бездә дә шулай иде инде. Ә немецларда аеруча кырыс
административ власть. Раса теориясе белән тагын да кискенләштерелгән,
бернинди юл калдырмый торган итеп эшләнгән.
Начальник, мундирының муен төймәсен эләктерә-эләктерә, өстәл артыннан
чыгып, арестантлар янына килде. Үзе полицайга кул болгап китәргә кушты.
– Тукта, Шачин иптәш, бу син түгелме соң? Ә? Ә? Әллә күземә күренәме?
Төш түгелдер бит! Ә? Зингер, ә син ничек бирегә килеп эләктең, ә?
– Тотып китерделәр бит, – дип телгә килде Отто, авыз кырыендагы канны
учы белән сыпыра-сыпыра. Ул бик нык югалып калган иде булса кирәк. Рухи
15
КАҺӘР
катастрофа кичерә, шуңардан айнып җитә алмый кебек. Шачин исә мондый
катастрофага бераз әзер иде. Әмма болай ук булыр дип башына да китереп
карамады.
– Нил Сергеевич Шачин, бу, чыннан да, синме? – диде начальник, аңа таба
иелеп, һаман да үз күзләренә үзе ышанып җитмәгән шикелле.
– Мин, мин, – дип мөгрәде Шачин, ияген күкрәгенә терәгән килеш.
– Болай булса, язмыш сине төп башына утыртты бит, ә? Язмыш синнән
көлә түгелме, ә? Нинди борылыш, ә? Прәме фантастика! Шачин минем кулга
килеп эләксен, имеш. Безнең элеккеге гаилә дусты, ә бераздан әтине сатучы...
– Умантны мин сатмадым! – диде Шачин, акланырга теләмичә.
– Анысын инде син шыр җибәреп шулай әйтәсең, – диде кече Умант. Аның
битләре бүртенде. Муен тамырлары кабарынды, тар китель якасыннан бүселә
башлады. Ул тизрәк тамак астындагы сәдәфләрен ычкындырды. Үз өстенлеге
белән масаю аның бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Ул кулларын – артка, бер
аягын алгарак куйды.
– Нишләп китмәдең, ә? Сине киткән дигән мәгълүмат бар иде. Димәк,
ялган булган. Ә гаиләң ничек? Анысын озатырга өлгергәнсең. Белештем. Бик
кызганыч. Сезнең бирегә эләгүегез бик кызганыч. Ләкин язмышка сылтап,
адәм баласы үзен юатучан була. Ә сезнең бирегә килеп кабуыгыз – гап-гади
очраклылык, бернинди язмыш түгел. Сез соң нишләп архивларыгызны
озата алмадыгыз, ә? Мин әтинең «эш»ен табып алдым да укыдым. Башта
тикшерүчеләр сорау алган, аннары «тройка» хөкем иткән. Ә «тройка»ның берсе
син, Шачин. Ничек син аны хөкем итә алдың? Ул бит синең дустың иде. Бездә
аның туган көнендә син тост әйттең, озын гомер, уңышлар теләдең. Бераздан
шул кешене хөкем иттең. Йә, әйт, моны нинди җан белән эшләргә мөмкин?
Моңа акыл ышана алмый, әмма фактны танымыйча да булмый. Шачин, әйт әле,
нинди принцип, нинди сәбәп белән үзеңнең якын дустыңнан, бер коллективта
эшләгән, яхшы белгән иптәшеңнән шулай дошман ясарга мөмкин? Сыйнфый
көрәш принцибыннан чыгыпмы? Әти миңа соңгы очрашуда әнә шулай аңлатты,
һәм аның сиңа бер ачуы да юк иде кебек. Бәлки, миңа белгертәсе килмәгәндер.
Ачуы булмыймы соң?! Дус дип йөргән кешесе хыянәт итсен әле!
– Ул яшерен буржуаз оешмада торган, – дип кычкырып куйды Шачин. – Үзе
таныды, сөйләп бирде. Аны шуның өчен кулга алдылар. Мин аңа бернинди
гаеп такмадым...
– Тәк, тәк, телең ачылдымы? – дип, начальник бер-ике адым алга атлады
да кире әйләнеп килде. – Беркетмәне укыдым, син әйткәнсең: менә шундый-
шундый сүзләр сөйләде, дигәнсең. Әти инкяр иткән, син «сөйләде» дип
раслагансың. Әти белән аралашкан кеше буларак, сине «тройка»ның берсе
иткәннәр, син өстәмә күрсәтмә биргәнсең. Шулай да беләсем килә: әтигә
нинди ачуың бар иде синең?
– Бернинди ачуым юк иде, – диде Шачин, үзен бер гаепсез санаган төстә.
– Алайса, принциптан чыгыпмыни?
– Әйе, ул яшерен оешмада торганын ачарга тиеш булган. Ә ул аны яшергән,
шул көнгә чаклы яшерен очрашуларга йөргән, финанс ярдәме күрсәткән. Совет
строена каршы, мөстәкыйль Латвия өчен көрәшкән. Соңыннан совет органнарына
кереп оялаган. Мондый кешене теләсә кайсы партия хөкем итәр иде. Большевиклар
партиясе дип кенә әйтмим. Монда шәхсән мин хөкем итмәдем, ә партия хөкем
итте... – Шачин үзен тәмам кулга алып өлгерде. Бер дә курыкмый сөйләргә кереште.
Теге ерткычланган саен, ул да үз позициясен ныграк яклый иде.
16
Х И С А М К А М А Л
– Бар әшәкелегеңне партия җилкәсенә аударасың, Шачин. Партия иптәшеңне
сатарга кушамыни? Шулайдыр шул, кушадыр...
– Без партия мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куябыз, –
диде Шачин. – Шуңа күрә мондый очракларда сату дияргә ярамый, партия
сафлыгы өчен көрәшү дияргә кирәк. Шул принциптан чыгып, мин Умантны
яклый алмадым. Юк, мин аңа хыянәт тә итмәдем. Ялгышасың. Үз властеңнан
файдаланмакчы буласың. Бел, кече Умант, бу вакытлы гына нәрсә. Хәзердән
акылыңа килмәсәң, бик каты оттырачаксың. Бел шуны: гомереңне оттыруың
мөмкин. Немецлар килә дә китә... Әллә син бу хәлгә ышанмыйсыңмы?
Иллюзияләр белән яшәр чак түгел, егет, йә теге, йә бу якны сайла. Кулың канга
батып өлгергәнче. Мин сиңа шундый киңәш бирәм...
– Синең миңа киңәш бирергә хакың юк, – диде Умант, ныклы адымнар белән
идән буйлап йөренә-йөренә. Аның адымнарында, кулын тотышында каударлану
галәмәте сизелә иде. Шачинның сүзләре аның миенә тәэсир итте шикелле. – Ник
дигәндә, син – кешелексез адәм. Әтине утыртканда, аның биш баласы калганын
син яхшы белә идең. Шулар хакына аз гына миһербанлы булырга мөмкин иде.
Юк, сез кансызлар. Немецлардан нинди аермагыз бар соң? Нинди? Сез дә килеп
басып алдыгыз да үз тәртипләрегезне кертә башладыгыз. Юньле, рәтле тәртип
булса, бер хәл иде. Бер сүз өчен төрмәгә утыртасыз да куясыз. Немецлар сүз
өчен утыртмый, кырын эш өчен генә җәзалый. Сүздән курыккан власть нинди
власть инде ул? Курка, димәк, үзенең хаклы түгел икәнен белә. Шуңа күрә бар
җирдә күзәтеп, шымчылык итә. Ә хаклы адәм бернидән дә курыкмый.
– Немецлар хаклымы әллә? Совет властена карата син күңелеңдә бары ачу
гына йөртәсең, син аның асылын аңламыйсың.
– Мин немецлар хаклы, димим. Алар килде дә аса-кисә башлады. Кеше
җиренә баш булды, байлык таларга кереште. Ач тәреләр. Менә хәзер дә биш
йөз мең эре терлек җыеп озатырга боерык биргәннәр...
– Менә шуннан үзең чамала инде, – диде Шачин. – Алар, үзләренең вакытлы
булуын белеп, тизрәк талап калырга ашыга.
– Мөстәкыйль ил булсак, алай талый алмаслар иде...
– Дуслар таламады бит, анысын әйтә алмыйсың, юк! – дип, Шачин һаман
үзенекен тукыды.
– Талауларын күрмәдем, әмма байларның җирләрен тартып алып, ярлыларга
бирделәр. Налог салдылар... – дип кул селтәде Умант, өстәл янына утырып.
Шул чакта телефон шылтырады. Немецча нидер сорыйлар иде, Умант немец
телендә вата-сындыра аңлатырга маташты, әмма аңлатып җиткерә алмады.
Тәрҗемәчеләре юк микәнни, дип уйлап куйды Шачин, үзе Оттога карап алды.
Ниһаять, Умант кызарып-бүртенеп трубканы куйды, үзалдына нидер уйлап
утыра башлады.
– Совет властеның нинди гаделсез эшен күрдең, йә? – дип, Шачин кабат
тегеңә кадалды. – Йә, әйтеп кара. Байларның җирен тартып алып ярлыларга
бирү – бу иң зур гаделлек!
– Ә бер сүз өчен кешене төрмәгә утырту гаделлекме соң? – дип, Умант үзе
дә үҗәтләнде.
– Әйе, гаделлек түгел, ләкин вакытлыча гына булган чара...
– Сез бар гаделсезлекләрне вакытлыча, дисез. Ә кеше бер генә тапкыр
яши бит...
– Тукта, байларның җирен тартып алып ярлыларга өләшү гаделлекме,
түгелме? Шуны әйт син!..
17
КАҺӘР
– Кеше милкенә кагылу бервакытта да гаделлек булмый, – диде Умант
кырыс тавыш белән. – Байлыкны тир түгеп тапкан ул. Ә ярлы ялкаулыктан
яки башка сәбәптән ярлы булган. Моңа бай гаепле түгел. Ялкауга җир бирсәң
дә, барыбер ярлы булачак, үзе эшләргә теләмичә, җирен сатачак ул... Шулмы
гаделлек? Эшләсен, ярлы булмас... Сезнең гаделлек адәм баласын боза торган
нәрсә. Чөнки ул табигатькә каршы килә, шуңа күрә аның мәгънәсе булмаячак.
– Сүзләреңдә хаклык ярлыгы бар, – дияргә мәҗбүр булды Шачин. – Син
акыллы кеше икәнсең, җилбаш түгел. Шундый фикерле, акны карадан аера
белүче була торып, ни өчен немецларга эшкә ялландың? Просто гаҗәп! Болай
син харап булачаксың, үз башыңа үзең җитәчәксең. Кулларың канга буялганчы,
ташла бу эшеңне. Әтиең дә хупламас иде сине, юк!
– Әтигә тел тидермә, аны син бетердең, аның белән мине какшата алмассың,
Шачин! Юк! Кеше җинаять кылса, аңа җәза бирелергә тиешме, юкмы? Ә? –
Умант урыныннан сикереп торды, күзләре акаеп китте. – Йә, тиешме, юкмы?
– Мин җинаять эшләмәдем, – диде Шачин, тыйнаклана төшеп.
– Минем әтинең башына җитүчеләрнең берсе син! Кешене харап итү
җинаять саналмыймыни? Йә, саналамы, юкмы?
– Соң бит мин үз ихтыярым белән түгел. Җәмгыять үзенә каршы
элементлардан арынмый яши алмый...
– Менә мин дә хәзер сине гестапога озатам. Үз ихтыярым белән түгел, ә
җәмгыятькә зарарлы булганың өчен. Мин җәмгыять ихтыярын гына үтәүче...
– Немецлар каршында безнең бер гаебебез дә юк, – дип аваз бирде Отто.
– Синеке юктыр, Зингер, ә Шачинныкы бар. Анда тикшерерләр...
– Без Шачин белән немец колонистына эшкә ялландык, – диде Отто бик тыныч
һәм юкка рәнҗетелгән кыяфәттә. – Әнә бездән алган кәгазьләрне укып карагыз.
– Гестапода укырлар, анда белгечләр утыра.
– Миннән үч алырга телисезме? – диде Шачин, бик җитди генә. – Аның
сиңа кыйбатка төшүе мөмкин.
– Куркытма, Шачин! Әтинең нахакка өзелгән гомере синең намуста. Нүжәли
шуны каның белән юарга теләмисең? Бүтәннәр хакына яшисең. Нүжәли шуны
аңламыйсың, ә? Коммунистлар башкаларны аңларга, белергә теләми, бары
үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, диләр иде. Хак, ахрысы. Намус белән үлә
бел, ичмаса! Кешеләрнең башларын кисәләр, ә чират үз башларына җиткәч
калтырыйлар... Башта әти чираты иде, хәзер синең чират, Шачин! Ә моның
нәрсәсе гадел түгел?
– Әтиеңнең үлеме минем намуста була алмый, Умант, – диде Шачин,
тавышын күтәрмичә генә. – Аны вазгыять бетерде, ул – вазгыять корбаны...
Син аңсыз фашист түгелсең...
– Тукта, син, вазгыять бетерде, дисең. Синең бетүең дә минем өстә була
алмый, сине вазгыять гамәлдән чыгара. Шул гына, син җавап бирмисең икән,
мин дә синең үлемең өчен җавап бирмим. Мин сине һич тә үз кулым белән
үтермим. Әмма котылырмын дип уйлама! Бернигә дә өмет баглама! Юк!
– Сезнең фашист гамәле белән Советлар гамәле бер түгел!..
– Ә кеше язмышына карата алар икесе дә бер: тегесе дә, бусы да үзенә
ярамаган шәхесләрдән арына. Әйтәм бит, вазгыять ота, ә кеше оттыра. Тегендә
әти оттырган иде, хәзер син оттырасың. Гаделме? Гел отып кына булмый,
андый кагыйдә юк. Һаман отып кына бару үзе үк оттыруга китерә.
– Немецлар дөньяны алга илтми, артка өстери! – диде Шачин. – Сиңа хәзер җай
килде, отып калыйм, дисең. Ләкин син немецларның авантюристлыгын аңларга
18
Х И С А М К А М А Л
тиешсең! Алар вакытлы гына. Әйтәм бит, канга буялганчы, берәр эш кыл...
– Менә, әйтик, син әтиеңне үтергән кешене кулга алдың ди. Минем урында
нәрсә эшләр идең? «Канга – кан» принцибын тотар идең. Башкача әмәл юк.
Нишләп мин әтине үтергән кешедән үч алмаска тиеш? Нинди кагыйдәдән
чыгып? Бу үч – изге үч! Аны әтиемнең хәләл каны таләп итә.
– Мин үтермәдем аны, вазгыять, тәртип юк итте. Шул тәртипкә каршы
торганга күрә, – диде Шачин, кыюлыгын бер дә киметмичә. – Мин аңардан
бернинди файда күрмәдем.
– Күргәнсең, чиныңны күтәргәннәр! Яхшы урынга куйганнар! Нигә
ялганлыйсың?
– Мин булмасам, әтиеңне башкалар барыбер юк итәр иде...
– Шуңа күрә, Шачин, син мине үзеңнән артыграк итеп саный алмыйсың.
Мин булмасам, башка берәү сине барыбер тотып бирер иде. Син әти канына
кулыңны буягансың, ә мин синең каныңа буялырга теләмим. Әнә гестапо хәл
итсен. Менә шул.
– Гестаподан берәүнең дә котыла алмаганын яхшы белеп эшлисең, ә? Минем
канга барыбер кулың буяла бит. Умант, барыбер намусыңа тап төшә!
Шачинның сүзләрен бүлеп, телефон шылтырады. Умант тагын, бик
азапланып-азапланып, барлы-юклы немец теле белән аңлата башлады. Кул
ишарәсен күп ясаса да, ярдәм итмәде, ул бүртенеп чыкты, буыла башлады.
Маңгаена бөрчек-бөрчек тир тамчылары типте. Тырыша торгач, тегендә
канәгатьләнделәр, ахры, йа, йа, дия-дия, Умант трубканы куйды. Өстәл
яныннан җәһәт кенә кузгалып, Зингер каршына килеп басты.
– Зингер, әйдә, безгә тәрҗемәче булып урнаш! – диде ул боерулы тон белән.
Битендәге кызыл-көрәнлек әкренләп кими төште. Башына ургылып менгән
кан ургылып аякларына кире төшеп китте, күрәсең.
– Юк, минем абый белән апа авырып ята, аларны һәрчак карап торырга
кирәк. Беркемнәре дә юк... – Зингерның кыяфәте бик пошаманга төшкән
кешенекенә охшаган иде.
– Ә бит эшкә яллангансың.
– Таш карьеры безнең кырыйда гына. Эш арасында да кереп, асларын
алыштырып чыга алам.
– Эшләргә теләмисеңме? Күренеп тора...
– Теләмим түгел, ә мөмкинлегем юк...
– Син үз немецларыңа ни өчен хезмәт итүдән куркасың, ә без хезмәт итәбез,
ә? Димәк, без ахмаклар, ә? Син үз халкыңа булышырга тиеш бит, ә?
– Физик мөмкинлегем юк, күрәсез ич...
– Әйе, сизәм, физик түгел, идеологик мөмкинлегең юк! Рас син Шачин
белән бергә икән! Мин сине коткарам, әгәр безгә эшкә керсәң, абыйларыңны
карарга да кеше табарбыз.
– Абыйлар чит-ят кешедән ояла, миннән башканы танырга теләми. Кеше
куеп карадым инде...
– Мин сине чын күңелдән коткарырга теләгән идем. Шачин белән бергә
гестапога китәргә телисеңмени? Киңәш итмәс идем...
– Бу эшкә барырга Шачинны мин алып чыккан идем, Умант, шуның өчен
бар гаеп минем өстә. Син аны харап итсәң, каны миңа ягылачак, намусымны
пычратачак. Мин синең аек акылыңа ышанам, син аны гестапога бирмәссең.
Немец властьлары каршында бер гөнаһы да юк аның.
– Һе, таптың ахмакны! Шачинның подпольеда эшләр өчен калдырылуы
19
КАҺӘР
турында бездә кире каккысыз дәлилләр бар. Беләсең килсә, подпольеда
калдырылган кеше бу хакта үзе килеп әйтте. Хатыны мәҗбүр иткән икән,
соңыннан ачылып, анысын да чиште. Ул документ гестапода. Нигә соң сезне
үз коммунистларыгыз сата? – диде Умант, ачуына буылып. – Нигә? – Ул Шачин
алдына килеп басты. – Ну, без начар кешеләр дә булыйк ди. Ә коммунистлар
үзләрен бар яктан да камил дип фикер йөртә, үзләре барыбер берсен-берсе сата.
Барча кешеләр кебек үк хыянәт тә итә. Бернинди аерма юк. Хикмәт нәрсәдә?
Трибуналда. Күкрәк суга-суга әтәчләнгәндә, ничек кенә сөйләмиләр, ничек
кенә башкаларны гаепләмиләр. Ә катмарлы ситуациягә килеп эләккәч, барыбер
үз мәнфәгатьләрен кайгырталар.
– Коммунистларның да төрлесе бар, – диде Шачин, Умантка ярар өчен генә.
– Бер фашист әйтүгә карап кына коммунистларның үз идеяләренә тугрылыгы
кимеми ич. – Кем булды икән соң бу үз астына кәкәй иткән куян җан? Кайсы
группадан? Рас аны да белгәч?.. Шушы сорау Шачинның җанын, уйларын үзенә
бөтереп алды һәм бик нык газаплый башлады... Әллә провокация ясар өчен
юри әйтәме бу халуй, тәлинкә ялаучы эт?! Мөгаен, шулайдыр. Кара, нинди эт
каешына әйләнеп беткән. Нишләргә инде, моңардан ничек котылырга? Бар
эшне җимереп ташлаячак бит бу кабахәт җан. Ничек алар болай бик тиз һәм
ансат кына килеп капты соң әле? Әллә тозак корган булганнармы?
– Әйе, коммунистларның башкалардан бернинди аермаларын күрмим, –
дип куйды Умант. Аннан тагын Зингер каршына авышты. – Зингер, йә безгә
эшкә керәсең, йә Шачин белән бергә гестапога китәсең, – диде ул тыныч кына.
– Властьлар каршында гаебем юк, ни өчен гестапога? – диде Зингер, башын
күтәреп.
– Шачин белән булган өчен! Бу бит ике икең дүрт кебек...
– Моңарчы Шачинны белми идем, эшкә ялланганда таныштык.
– Монысына тамчы да ышанмыйм. Шачинның кем икәнен мин яхшы беләм.
Син койрык болгама! Шачин белән бергә сез. Мәрхәмәт көтмә! Милләттәш
дип тормаслар. Ну, ризамы син?
– Уйларга ирек бирсәгез иде, – дип, Зингер Умантның күзенә карады. Шул
мәлдә ишек артында бик каты чырыйлаган тавышлар, үкереп елаулар ишетелеп
китте, һәм бүлмәгә ике полицай килеп керде.
– Начальник әфәнде, тагын китердек, – дип, берсе Умантка хәбәр җиткерде.
Умант алар ягына таба атлады, кемнәрнедер чакырырга боерды. Полицайның
берсе тиз генә чыгып, тагын ике кораллы солдатны алып керде. Умант, Шачин
белән Зингерга ымлап, аларны подвалга ябарга һәм ашарларына бирергә
кушты. Полицайлар ялт итеп тоткыннар янына килеп басты, җилкәләренә
асылган автомат көпшәсе белән тегеләргә төрткәли башлады.
Подвал бик сасы, тын алырлык түгел иде. Бу – вокзал янындагы элеккеге төрмә
бинасы булып чыкты. Хезмәт күрсәтүче персоналы да үзгәрмәгәндер, элеккегедер
әле. Аларга кайсы властька хезмәт итсә дә барыбер ич. Буржуаз Латвия властьларына
эшләгән персонал, власть алышынгач, тулысы белән совет органнарына хезмәт
итәргә күчкән, дип сөйләгәннәр иде. Җәзалаучы һөнәренә кешеләр бик теләп
бармый, ә инде шул эштә эшләп, тәмен татыганнар аны ташлый алмый. Совет
органнары өчен тир түккәннәр хәзер немецлар өчен тырыша торгандыр. Адәм
баласы теләсә нинди шартка да җайлаша, чөнки аңа ничек тә яшәргә кирәк.
Подвалның бу бүлегендә ике катлы нарлар сузылып киткән. Анда аерым
камераларга ишекләр бар. Ишегалдына караган якта да бер тимер ишек. Аның
төбендә параша мичкәсе тора. Сасы ис шул мичкәдән тарала икән.
20
Х И С А М К А М А Л
Шачин белән Отто арырак китеп, астагы нарга барып ятты. Янәшәдә тагын
ике адәмнең сәләмәгә уралып ятканы күренде. Бераздан ишектәге кечкенә уем
ачылды, һәм аннан яңа кертелгәннәрнең фамилияләре яңгырады. Дәшүгә, Отто
торып барды һәм берәр кружка су, берәр телем ипи күтәреп килде. Теге сәләмә
киемнәргә уралып ятучылар ничектер боларга дикъкать итә кебек иде. Шачин,
сизенеп, Оттога пышылдады: «Болар Умант кешеләре булырга тиеш», – диде.
Шуннан соң, авыздан колакка ишетелерлек итеп, күп сүзләрне ымнар белән
генә аңлатып сөйләшә башладылар. «Нишләргә? Әллә Умант тәкъдименә риза
буласыңмы?» – дип пышылдады Шачин. Ләкин Отто шундук аны кире какты.
«Рита минем белән араны өзәчәк, малайны үзе белән алып китәчәк, – диде.
– Ул гына түгел, минем үземнең дә җан тартмый андый эшкә. Анда комсыз,
аяусыз булырга кирәк. Юк, күз алдыма да китерә алмыйм, мөмкин түгел...»
Шачин: «Әгәр дә подполье үзәге тарафыннан йөкләсәк?» – диде. «Юк, булмый,
– дип, тагын кырт кисте Отто. – Ничек мин ике якка да эшли алыйм?..» «Үзәк
кушкач, эшләми хәлең юк. Ул андый вариантны да күз алдында тоткан иде, –
диде Шачин. – Менә үзләре үк тәкъдим итеп тә торалар. Әгәр хәзер син Умант
тәкъдименә риза булсаң, бәлки, ул мине дә гестапо кулына бирмәс, ә?»
Отто исә һаман да карышуын белде. Шачин да үз сүзендә нык торды. Кызык,
Отто туктаусыз бер сүзне кабатлый, Ритадан куркам, ди. Һаман Ритага сылтый.
Бәлки, курка да торгандыр. Хатынының холкын яхшы беләдер. Ләкин хәзер
хатын белән санлашып торыр чакмы? Отто моны үзе дә аңлый, баш тарту
өчен дәлилләре йомшак булганга күрә, хатынын төп аргумент итеп китерә.
Аның үзенең пычранасы килми, чөнки немецларның вакытлы гына икәнлегенә
мотлак ышана. Төрле яклап уйлаганнан соң, шундый иман ныгыган аңарда.
Полиция бүлегендә тәрҗемәче булып эшләп тә пычранмый, буялмый калу
мөмкин түгел, билгеле. Подполье үзәге боерыгы буенча эшләсәң дә, соңы ничек
бетәсен белеп булмый. Кызыллар килгәч, немецка әз генә ярдәм иткәннәргә
дә бернинди мәрхәмәт күрсәтмәячәк.
Аларны сорау алырга аерым-аерым йөртә башладылар. Сорау алучы – латыш,
ә Умант, ачыклау өчен, төпченә торган сораулар бирә иде. Шунда ук тузбаш
еланны хәтерләткән йөзле, погоннарына караганда шактый чинлы тагын бер
немец утыра. Ул гаеплене һәм сорау алучыны бик нык күзәтә. Аларның эчке
дөньяларына үтеп кермәкче була. Инспекторлык эшләре белән Митавадан
килгән. Ул штурмфюрер Баурих иде. Үзәктә бик зур абруй казанган. Кешеләрнең
психологиясенә басым ясап, гаеплеләрдән мөһим мәгълүматлар алу – аның
төп эш ысулы. Ул психоанатом Фрейд практикасыннан алынган тәҗрибәләргә
таянырга, шуларны төп дәлил итәргә ярата. Сорау алганда, физик җәзаларга
каршы. Баурихның бу сәерлегеннән көләләр, син, барон Мюнхгаузен кебек, күктә
очып йөрисең, диләр. Тик ул – бик зур начальник баласы, шуңа күрә түзәләр иде.
Баурих Оттоны төрлечә сындырырга тырышты. Ул чикләвекне ватып, аның
эчендә нәрсә бар икәнен белү теләге белән яна иде.
– Син ариец бит, руска ышанма, – диде Баурих, ямьсез йөзенә мөлаемлык
чалымнары чыгарып. – Әнә Шачин сине әләкләде: немецлар биредә вакытлыча
гына, аларга ышанмыйм, дип әйткәнсең икән. Шуның өчен немецларга эшләргә
теләмим, дип тә өстәгәнсең. Ә үзе синең дус булып та йөридер әле. Син генә
аның турында бер сүз әйтергә куркасың. Нигә куркасың син Шачиннан? Ул
безнең өчен беркем түгел, ә без сине зур кеше итеп күтәрәчәкбез.
– Мин Шачинны белмим, – диде Отто. – Ул минем турында теләсә ни
әйтсен, аның үз иркендә.
21
КАҺӘР
– Ә ул сине төрмәгә утыртырга тели, немецлар биредә вакытлы гына, дигән
сүз өчен гестапо хөкем итә. Син аның хакында берни әйтергә теләмисең. Ул
сиңа яла яга, синнән арынырга ниятли.
– Белмим, белмим, – дип, Отто Баурихның барча тыкшынуларын кире кага
барды.
Шачинны кабат сорау алырга китергәч, Баурих алдан әзерләнгән бер бит
кәгазьне аңа укырга бирде. Анда Отто кулы белән түбәндәгеләр язылган иде:
«Шачин – большевиклар партиясе тарафыннан подпольеда эшләргә, үзәк
төзергә һәм агентлар аша немецларга каршы пропаганда алып бару максаты
белән калдырылган кеше. Ул подполье үзәге төзеде, хәзер шуның тармакларын
төрле урыннарда җәелдерү бурычын үтәп йөри. Шачин элек райкомда эшли
иде. Аңа шундый бурыч йөкләп калдырулары гаҗәп түгел...» Шачин укый,
ләкин күзләренә ышанмый, чөнки Оттоның язу рәвешен белми иде ул.
Баурих Шачинның икеләнүен йөзеннән сизеп алды да, Оттоның паспортын,
ике хатын чыгарып салды. Мә, чагыштырып кара, язулар охшаганмы, юкмы,
янәсе? Әйе, бу язма Отто кулы белән язылган иде. Шачин үзе мондый
провокациягә башта ук әзер иде. Юри ышанган булып уйнап маташты ул.
– Юк, – диде Шачин, – монда язылганнар чеп-чи ялган, бер сүзе дә дөрес
түгел.
– Отто немец ягына чыкты, Шачин әфәнде, – диде Баурих, кечкенә башын
аңа таба сузып. – Менә безгә язган гаризасы. – Баурих зур канәгатьлек белән
аңа тагын бер бит кәгазь сузды. Ул да Отто кулы белән язылган, имзасы да
нәкъ аныкы иде. Гаризасында ул, немецлар минем кан кардәшләрем, шуңа
күрә алар белән эшләргә телим, дип язган иде.
– Сезгә эшли икән, үз ихтыяры, – диде Шачин. – Минем кешедә эшем юк.
– Ничек эшең юк, ул сине немецларга каршы көрәшергә калдырылган, дип
гаепли, ә син бер җавапсыз калырга тиешме?
– Нишләргә тиеш соң мин? Алайса, күзгә-күз очраштырыгыз. Менә шунда
Отто мине гаепләп карасын, барча дәлилләрен пыран-заран китерәчәкмен,
чөнки барысы да ялган, провокация... – Шачин ачу белән кызып сөйләде.
Шуннан соң Баурихның бүтән соравы булмады. Шачинны подвалга төшереп
яптылар. Караса, анда Отто юк иде. Кая киткән? Менә хәзер сөйләшергә,
провокациягә бирелмәс өчен, ихтыяр көчен туплап, фикер ныгытып куярга иде
бит. Сорар кеше дә юк. Шачинны бер кешелек камерага яптылар. Нишләргә?
Оттоны бутарлар, адаштырырлар микәнни? Хәер, «төрмәдә эшкәртү» турында
ул үзе дә искәрткән иде. Менә «эшкәртә» дә башладылар. Әйе, бик ахмакларча
килеп чыкты бу. Бигрәк көлке, малайларча килеп чыкты. Әллә ул Оттога
ышанып алданды микән? Әгәр Отто да Шачин алдады дип уйласа? Аңа да
әллә нинди ысуллар, чаралар белән басым ясыйлардыр. Чыдый алмавы, сынуы
да бар, билгеле. Хәзер нишләргә? Отто белән күзгә-күз очраштыруларын
таләп итәргә! Башка чара юк. Үзләренең хәлен үзәккә дә җиткерергә кирәк
иде. Үзәкнең биредә берәр кешесе булырга тиеш. Ул моны белә, ләкин аңа
кем икәнен әйтергә өлгермәделәр. Үзәк белсә, аларга ничек тә ярдәм итәргә
тырышырлар иде. Моннан качарга да җай чыгуы мөмкин. Гестапо кулына
эләккәнче, нәрсә дә булса майтарып карарга кирәк. Шайтан алгыры, биредә
безнекеләрдән, һичшиксез, берәү бардыр, ләкин ул нигәдер үзен белгертми.
Ярдәмгә килми. Ашыкмый. Тегендә озатсалар, эш хәтәр булачак.
Тукта, кем сатты икән аларны немецларга? Умант сүзләре провокация дә
булсын ди. Әмма вак-төяк детальләргә кадәр беләләр. Анысы каян? Әллә
22
Х И С А М К А М А Л
чынлап та хыянәт булды микән? Андый детальләрне Стубе гына белә иде. Юк,
тагын ике кеше белә. Соңгылары үзләрен бер елсыз да белгертмәскә тиешләр
иде. Бер елдан соң гына үзәк белән элемтәгә керергә, аның боерыкларын үти
башларга тиешләр. «Перестраховка» өчен шундый чара күрелгән иде. Әллә
алар белән дә бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыктымы?
Кыскасы, Умант Шачинны үз кулыннан ычкындырмаячак иде. Бу мәсьәләдә
бернинди өметкә урын юк. Сентябрьдә Сталинның боерыгы килде: дошман
тылында партизан отрядлары төзергә, оккупантларны һәм, иленә хыянәт
кылып, немецларга хезмәткә кергәннәрне аяусыз юк итәргә, диелгән иде
анда. Умант немецларга хезмәт итә. Шуның өчен ул юк ителергә тиеш! Бу бик
законлы булачак. Әйе, бик җитди нәрсә алга килеп басты: йә Шачин, йә Умант...
Сорау алырга китергән саен, ул Отто белән күзгә-күз очраштыруларын
таләп итә иде. Әмма бу хәл шик уятырга да мөмкин иде, шунлыктан Шачин
ул хакта башка сүз кузгатмаска булды.
Шактый вакыт үтте. Умант үзе сорау алмый, полицай утыра, йөзне, кыяфәтне
күзәтә. Сорау алу һаман иске эздән бара, элеккеге сорауларны бераз үзгәртеп
кенә бирәләр. Шачин исә бар сорауларга да гел бертөсле җавап биреп барды.
Беркөнне аны душка керттеләр. Күлмәк якасының теккән җөйләрендә ак
төрткеләр күренә башлаган иде. Душ астында басып торганда, Шачин плёнка
аша Оттоны күреп алды. Ул да күреп, аңа таба килде. Шачин аны күрүенә
бик шатланды, ә Оттоның сөенгәне сизелми иде. Киресенчә, аның йөзендә
ниндидер сагаю, читләшү галәмәте күренде Шачинга. Ул шундук Оттога
аңлатырга тотынды, ничек итеп провокация ясаулары турында сөйләде.
– Синең немец властьларына язган гаризаңны миңа укырга бирделәр. Анда
синең үз имзаң тора иде, әмма мин барыбер ышанмадым. Сине дә миңа каршы
котыртканнардыр, – диде.
– Безне Стубе саткан булырга тиеш, – диде караңгы чырайлы Отто. – Умант
миңа үзе әйтте. Кыйнауга чыдый алмыйча, чишелергә мәҗбүр булган.
– Чираттагы провокация! – диде Шачин. – Тиздән безне Ригага җибәрәчәкләр,
гестапога. Ычкынсаң, шул чакта ычкынып калырга кирәк, башка мөмкинлек
булмаячак. Сине нигә чыгармыйлар соң?
– Стубе күрсәтмәләре буенча, хәзер Умант мине үзенә эшкә чакырмый
башлады. Теге чагында риза буласы калган, ахрысы, ә?
– Мин дә, хәлне анализлап, шундый фикергә килдем. Беләсеңме, Умант мине
кулдан ычкындырмаячак. Әмма мине гестапо кулы белән бетерәчәк. Минем
үлемне үз җаваплылыгына алмас, үч кайтаруны яшерер өчен. Мәхкүм кешедән
үч алу түбәнлегенә төшмим, янәсе... Шайтан алгыры! Безнең бәхетсезлеккә
каян бу Умант килеп чыкты? Аны юк итмичә булмас, ахрысы, ә?
– Аның муенын ничек борасың? – дип, зәһәр кинаяле итеп әйтте Отто.
– Мәскәүдән яңа боерык килде, дип әйткән идем бит. Анда аеруча басым
ясап кисәткәннәр: оккупантларга сатылып хезмәт итүче затларны аяусыз
бетерергә, диелә. Безгә үзәкнең әмере шундый. Умантны ничек булса да
тончыктырырга кирәк! Син сизмәдеңме, бездән кемдер булырга тиеш иде бит
бу идарәдә? Мин монысын төгәл беләм. Минем параша чиләгендә менә шушы
тимер кисәге ята иде, аңлыйсыңмы? – Шачин сүс җеп белән култык астына
җилкә аша төшереп бәйләп куйган тырма теше кебек тимер күрсәтте. Үзенең
күзләре очкынланып яна иде. Бу арада, Шачин тәмам икенче кешегә әйләнгән,
дип уйлап куйды Отто. Кара, нинди нәрсәләр турында фикер йөртә. Элеккеге
юл куючан, тыйнак кеше кая киткән? Шартлар әнә ничек үзгәртә адәм баласын!
23
КАҺӘР
Бер дә батыр сыман түгел иде, өй кешесе, канцеляриядә эшләп, кояш төшми
торган җирдә үскән зәгыйфь сабакка әйләнгән иде, әнә хәзер нинди сүзләр
сөйли! Искитмәле! Чынлап торып курыккан, ахры. Сәбәбе дә бик җитди шул.
Ныклап уйланган булса кирәк.
– Тырма тешен кайда, ничек файдаланырга соң? – дип сорады Отто.
– Кайда җае килә – шунда, – диде Шачин.
– Ә җае килмәсә? Ригага озатсалар, Умантны күреп булмаячак. Юк, безгә
качу ягын карарга кирәк. Качкан очракта Умант бездән ычкына алмас...
– Параша ишегалды ягына чыгарыла. Анда биек койма, әмма сикереп
чыкмаслык түгел. Гомуми камерада хәзер кеше күп. Әгәр безне шунда
күчерсәләр, параша мичкәсен икәү алып чыгабыз. Полицай берүзе генә була.
– Төн урталарына туры килсә... Барысы да хыял гына шул, шайтан алгыры!
– Юк, ничек кенә булса да, без котылырга тиеш!
– Ул тырма тешен кем куеп китте икән, ә? Әллә биредә Умантны күралмаучы
берәрсе бармы? Әллә безнекеләрдәнме?
– Холкы бик кырку аның, үзен үзе бетерә торган начар холык...
Шулчак ишек ачылды, анда полицай күренде, чыгарга дип ашыктыра
башлады.
Шачин белән Оттоны икесен ике камерага яптылар. Сорау алырга да
чакырмадылар. Шачин теге тырма тешен күн итеге балтырына яшерде. Кием
астына яшерсәң, кергәндә-чыкканда туктаусыз тентеп кенә торалар.
Берничә көннән соң аларны төн уртасында алып чыктылар. Кичә подвал
тәрәзәсеннән караганда, җирне ап-ак кар каплаган иде. Хәзер исә вак
яңгыр пыскый. Ерак түгел паровозның, нечкә көпшәләреннән пар бөркеп,
чыбыркы шартлаткан тавыш чыгарганы ишетелә. «Алып китәләр» дигән уй
Шачинның баш миенә китереп суккан кебек булды. Ул әллә нишләп китте.
Әллә курыктымы? Юк, бу курку түгел иде. Эш куркудан узган иде инде.
Ниһаять, хәлиткеч вакыт килеп җитте дип, аның бар вөҗүденең теләсә
нинди тәвәккәллеккә барырга карар кылуы иде бу. Оттоны да алып китәләр
микән, дигән уй Шачинның җанын тырный-тырный сызып узды. Аның белән
ничектер ышанычлырак төсле иде. Перронга чыккач кына, ул ике полицайның
Оттоны да алып килгәнен күрде. Товар вагонына башта Шачинны, аннан
Оттоны, тагын кемнедер менгерделәр. Вагон эчендә кырыклы фонарь яна
иде. Аның бер башы калын такталар белән бүленгән. Ишеге дә җиңел кулдан
гына ясалган, ике ягына кораллы ике полицай баскан иде. Тоткыннарны шул
аралыкка керттеләр. Шачин полицайларны күзәтте: тазалармы, көчлеләрме,
егып булырлыкмы, янәсе. Берсе озын буйлы, какча гәүдәле, шинеленнән
җилкә сөякләре беленеп тора. Эченә бер төртсәң, урталай бөгелеп төшәр
төсле. Яшь, тәҗрибәсез күренә. Күптән түгел генә эшли башлаган булса кирәк.
Ә менә икенчесе имән төбе кебек нык гәүдәле иде. Монысы да яшь, ләкин
тәҗрибәлегә охшаган. Монысына тырма тешен кулланырга туры килмәгәе.
Ике генә полицай саклый микәнни? Алар бит өчәү. Менә бераздан полицай
кемнедер кулыннан тартып менгерде. Карасалар, Умант. Портфель тоткан, бил
каешында пистолеты бар. Нүжәли ул да аларны озата бара икән? Немецлар
алдында үзен күрсәтәсе киләдер инде. Үз кулы белән илтеп тапшырырга
телидер. Әллә шеф чакыртканмы үзен? Әллә юл уңаендагы берәр җиргә генә
барамы? Юктыр, аны ялагайлык йөртә булыр.
Вакыт уза торды, вагонга бүтән менүче булмады. Күрше вагонда әллә немец
солдатлары да барамы? Әмма бернинди тавыш ишетелмәде.
24
Х И С А М К А М А Л
Вагон уртасында берничә ватык әрҗә бар иде. Умант шуларның берсенә
килеп утырды. Бер полицай вагон ишеген шылдыратып япты, келәсен
эләктерергә дә онытмады.
Шачин белән Отто бер почмакка барып, идәнгә чүмәште. Җил тынган,
әкрен генә яңгыр ява. Ә таныш түгел тоткын бертуктаусыз йөренә иде. Кем
булыр бу? Алар өстеннән шымчылык итәргә билгеләнгән адәмме? Ләкин ул үзе
безнең солдат киемендә иде. Монысы да сагайта. Юри киендергән булулары
мөмкин. Билгеле, ул солдат белән сөйләшеп китү өчен өс киеме менә дигән
визит карточкасы. Мондый исәп белән эш йөртүләр еш була торган хәл. Шуның
өчен сак булырга туры килә.
Менә паровоз вагоннарны тартып куйды. Аларның бер-берсенә бәрелгән
тавышлары алдан артка таба килде. Димәк, мәхбүсләр соңгы вагоннарның
берсендә иде. Качар өчен җайсыз булмаячак. Ләкин бу өченче кешенең
кем икәнен белергә иде. Провокатор түгелме? Менә вагон тәгәрмәчләренең
рельслар тоташкан төшкә бәрелүе ишетелде, ул ешайганнан-ешая барды.
Шачин белән Отто янына теге кеше дә килеп ауды. Шачин аңа сүз катты. Ни
өчен монда эләгүен сорады. Тегесе ишек ягына ымлады, начальник ишетә
күрмәсен, янәсе. Шунда ук беленде – латыш икән. Хутордан. Немецлар
аның атын тартып алган. Ул аларга каршылык күрсәткән. Шуның өчен кулга
алганнар икән. Дөрескә охшаган, ник дигәндә, оккупантлар сентябрь аенда
ук Германия өчен эре терлек, җылы киемнәр җыярга кереште. Икмәк налогы
салды. Беренче җыемда мал-туар шактый күп иде. Барысын да Любава
аша Пруссиягә озаттылар. Ләкин барыбер дә бу кешегә ышанып булмый.
Сөйләгәннәре өйрәтеп куелган версияне хәтерләтә. Бәлки, алай да түгелдер,
әмма сыналмаган чит кешегә исәп тотарга ярамый иде.
Паровоз кузгалып китүгә, Умант үз кул астындагы ике полицайны никтер
ачулана башлады. Тик тәгәрмәчләр тавышы сүзләрне төгәл ишеттерми, шуңа
күрә начальникның тузыну сәбәбен дә чамалавы кыен. Әллә сак өчен ул теләгән
полицайлар булмаганмы? Ничектер шулайрак сизелә. Ике сакчы белән генә
Умант юлга чыгар иде микән? Бу хутор мужигы да аның кешесе булырга тиеш.
Шундыйрак фикергә килделәр. Умант бераз кычкырынып алгач тынып
калды. Әрҗәләр өстенә йокларга ятты шикелле. Полицайлар, мылтыкларын
култык астына кыстырып, алга төбәгән килеш, ишек янында йөренергә
кереште. Менә берсе фонарь янындагы әрҗәгә килеп утырды, сигарет чыгарып,
куыктан кабызды да тарта башлады. Икенчесе, мылтыгын бот арасына
кыстырып, янчык алып, тәмәке төрде. Шулай ук куыктан кабызды. Тегеңә
йөзен чытып карап алды. Алар дус түгелләр иде кебек. Бер-берсенә сүгенгән
тон белән генә дәшәләр, мыскыллы сүзләр әйтәләр. Ни өчен Умант мондый
кешеләрне алган соң? Бусы табышмак иде.
Шачин белән Оттоның исә бар кайгысы шул иде: һөҗүм итсәк, көч җитәрме-
юкмы? Кайчан, ничек һөҗүм итәргә? Иң элек Умантка ташланыргамы, әллә
полицайларгамы? Әйе, башта башлыкны бетерү отышлырак булыр шикелле.
Башлыктан башка полицайлар мөстәкыйль хәрәкәт итә алмас кебек иде. Отто
юлны яхшы белә, Шачинга да бу юл шактый таныш. Әлбәттә, дошманга кинәт
ташланырга, моны ярты төн узгач, күзгә тәмам йокы эленгәч эшләргә кирәк.
Тик Умантның ниндидер мәкере бар бугай, нишләп ул тыныч кына ята? Юкса
күрше вагонда запас сакчылар да тотмый бит. Бу ике сакчыга нык ышанамы?
Әллә нидер сизенеп, әзер булып ятамы? Аларны провокациягә этәреп, шул
рәвешле «җим» ташлыймы, ымсындырамы?
25
КАҺӘР
Паровоз Митавага таба ашыгып чаба иде. Бу тирәдә юлдан ерак түгел
урманнар башлана. Вакыт чама белән төнге өчләргә якынлашып килә иде
шикелле. Йә мал, йә җан дип, ыргым ясарга кирәк. Шачин яткан җиреннән
сикереп торып басты. Кан тамырларындагы дулкын колагын чыңлата,
йөрәген дөп-дөп типтерә иде. Нәкъ шул мәлдә тегендә нәрсәдер шап итте, һәм
Умантның карлыккан тавышы ишетелде. Ул, урыныннан торып, фонарь янып
утырган әрҗә тирәли йөренергә кереште. Дагалы күн итегенең кадагы чыккан,
ахры, идәнгә баскан саен чырт итеп тимер тавышы килә иде.
Форсатны кулдан ычкындырдык, дип үкенеп, тешен кысты Шачин. Менә
ниндидер станциягә килеп җитеп, паровоз туктады. Бер-ике минуттан ишеккә
шак-шок бәрә башладылар. Умант полицайларга кабат җикеренде дә ишекне
шылдыратып ачты. Аннан кемдер Умантка латышчалап кире борылырга
кирәклеген әйтте. «Ни өчен?» – дип сорады Умант. «Юлда авария, – дип
аңлатты тегесе. – Бандитлар поезд составын шартлаткан...»
Ул киткәч, Умант сүгенергә тотынды. Шачин бандитларның кем булуын тиз
аңлап алды. Урманнарда төркем-төркем булып партизан отрядлары хәрәкәт
итә, немецлар аларны бандитлар дип атый иде.
Умант кызып китте һәм, тәбәнәк буйлы булса да, көчле күренгән полицайны
уңлы-суллы яңаклап алды. Икенчесенең артына типте. Әйтерсең, юлдагы
авария алар аркасында килеп чыккан, әйтерсең, алар гаепле. Бандитлар
турында ишеткәч, әллә Умантның нервлары чыгырыннан чыктымы? Бик
мөмкин. Умант уйсыз кеше түгел. Нәрсәдер аны эчтән кимерә һәм борчый иде
шикелле. Әллә аны Шачинның сүзләре уйга салдымы? Шачин баштарак, Умант
үзе генә сорау алганда, аңа тәкъдим итте: «Мине коткар, – диде. – Безнекеләр
килгәч, бу эшең югары бәяләнер...» Шунда Умант, көлә-көлә: «Әһә, алыш-
биреш тәкъдим итәсеңме?» – дип ыржайды. Бик канәгать кыяфәттә, үзенең
өстенлегенә кинәнеп, арлы-бирле йөренде. Әмма хәзер аның кыяфәтендә теге
чактагы һавалык юк. «Һавасы» ниндидер ярыктан чыга башлаган, ахрысы.
Әллә совет армиясенең Мәскәү янындагы зур җиңүләре хафага салганмы аны?
Хафаланырлык та шул: немецның мактаулы гаскәрләре Мәскәү тирәсеннән
дүрт йөз, өч йөз илле чакрымнарга алып ташланган. Моңарчы һәрвакыт
җиңеп кенә килгән, күп илләрне баш идергән, кукрайган гаскәр өчен бу хәл
зур катастрофа иде, билгеле.
Таң беленер-беленмәс эңгер-меңгер вакыт иде. Тоткыннар тышка чыгарга
сорадылар. Тәбәнәк полицай Умантка мөрәҗәгать итте: рөхсәтме, юкмы? Умант
тиз генә җавап бирмәде. Кире борылу аның зиһенен, планнарын чуалткан
иде шикелле. Умант, тоткыннарга ымлап: «Куллары бәйләнгәнме?» – дип
сорады. «Юк», – диде озын полицай. «Ник бәйләмәдегез?» – «Андый боерык
булмады». «Түмәр баш, син аны үзең белергә тиеш, ул бит синең беренче
эшең, – дип, Умант сүгенергә тотынды һәм, янына килеп, тегенең яңагына
бер-ике менеп тә төште. – Кулларын бәйләп чыгарыгыз!» Полицайлар бау
эзли башлады. Шуннан исләренә төште: «Кулларын бәйләгәч, алар ничек
тышка чыга алсын соң?» – диде озын полицай. Тагын Умантка карадылар.
Тегесе әйтте: «Берәм-берәм төшереп пес иттерегез», – диде. Полицайлар
башта теге тоткынның хаҗәтен үтәтеп менгерде. Шул арада Шачин белән
Отто, бик кысталганлыкларын белгертеп, эчләрен тоткан килеш бөгелеп,
ухылдарга тотынды. Полицайлар аста, болар икесе дә ыңгырашып ишек
янына килде. Берәм-берәм төшегез, дип әйтүче булмады. Умантның исә кәефе
кырылып, өмете тәмам өзелгән, шуңа ачуыннан нишләргә белми иде кебек.
26
Х И С А М К А М А Л
Шачин белән Отто бер-бер артлы җиргә сикерде. Яңгыр туктаган, куе томан
төшкән, аяк асты бозлавык иде. Шачин озын полицай торган якка сикерде дә,
шул тизлектә иелә төшеп, башы белән тегенең иягенә тондырды. Полицай
чалкан авып төште, кулыннан мылтыгы ычкынды, ул шундук Шачин кулына
күчте. Ул шуның белән тегенең маңгаена сукты да вагон астына кереп юкка
чыкты. Отто да ике куллап тәбәнәк полицайның бугазына ябышты, тегесе
мылтыгын ычкындыргач, аны юл кырыена атып бәрде. Нишләптер алар берсе-
бер тавыш чыгармады. Бу гаҗәп тоелды. Күз ачып йомганчы, Отто да вагон
астына шылды. Ул Шачинны томан эчендә күрми, аяк тавышы буенча чаба
иде. Бәхетләренә, Митава ягына таба товар поезды китеп бара иде, алар шуңа
барып ябыша алды. Куе томан аларны үзенә яшерде.
Барысы да бик тиз эшләнде. Әмма башта уйланылганча килеп чыкмады.
Шачин ничек тә Уманттан үч алырга ниятләгән иде. Ләкин вагон идәнендә
уйланып ята торгач, ул уеннан кире кайтты. Шул хакта Оттога да әйтте.
Ычкынып буламы-юкмы, анысы да билгесез иде. Әгәр Умантны яраласалар
йә үтерсәләр, аларны немецлар бик ныклап эзләргә керешәчәк. Эзли торгач,
эзләренә төшүләре дә бик ихтимал. Өстәвенә икесен дә биредәге кешеләр яхшы
белә. Ә болай бар гаеп Умант өстенә төшә. Бу хакта ул эчтән тыначак. Әгәр
әйтсә, үзенә кырын карый башлаячаклар. Умантның башына тай типмәгән.
Болай да ул хәзер икеләнеп яши булыр. Шачин аңа бик ныклап аңлатты: кулың
кеше канына буялганчы, бу эшеңнән кит, диде. Гомереңне генә әрәм итәсең,
безнекеләр барыбер киләчәк, дип, ике төрле уйларга урын калдырмады.
Томан эченнән поезд артык кызу бармый иде. Тиз барса да, төшеп калу
кыен түгел. Байтак кына ара үткәч, икенче станциягә җиткәнче, Отто якынча
чамалады һәм поезддан сикерергә ым какты.
Сөт кебек куе томанның таралырга һич исәбе юк кебек. Отто, сул якта
урман булырга тиеш, диде. Шул тарафка авыштылар. Аяк астын юка гына боз
каплаган. Бик сак булырга тырышып атладылар. Әмма урман Отто исәпләгән
турыда булып чыкмады. Узып киткәннәр икән. Кирегә борылмый чара юк иде.
Бу чаган урманы иде. Аяк астында калын чыпта кебек яфрак түшәлгән.
Аннан атлаганда, бик нык тавыш чыга, әллә кая хәтле ишетелә. Урман
кырыеннан бераз баргач, бер ешкынлыкка керделәр. Азрак аякларны ял
иттерергә һәм киңәш-табыш итәргә кирәк иде. Хәзерге хәлне һәрьяклап
тикшерергә, алга таба нишләргә, кая барырга кирәклеген төгәл билгеләү
мәслихәт, шунсыз бер хәрәкәт тә ясарга ярамый иде.
Яфрак-түшәккә аудылар. Аларның бар уен әле генә үзләре кылган эш
биләгән иде. Умант тырнагыннан болай җиңел генә котыла алуларына берара
хәтта ышана алмыйча да тордылар. Әйе, һәрчак менә шулай тәвәккәлләргә
кирәк икән. Йә мал, йә җан дип, үз теләгеңә ирешү өчен ташланырга кирәк.
Башсызланып, куркынычның күзенә керергә...
Хәзер Умант аларга һәр җирдә капкын куячак. Бу эшкә ул тагын да ныграк
үч һәм үҗәтлек белән тотыначак. Шачин белән Оттога бер генә чара кала:
тиз арада аның үзен хәл кылырга кирәк. Шунсыз аларга көн бетә. Йә алар, йә
ул – өченче юл юк. Умант – явыз, мәкерле бәндә. Ул капкын куеп өлгергәнче,
алар аны юк итәргә тиеш.
Элеккеге квартирага кайтып булмаячак. Бүтән урын табарга туры киләчәк.
Әллә Митавага күчәргәме? Ләкин биредә хәрби шәһәрчек бар, анда немец
частьлары һәрвакыт мыжлап тора. Өстәвенә өлкә жандармериясе, гестапо
бүлекчәсе дә шунда. Юк, Митава кулай түгел. Ауцеда ничек булыр? Тик ул
27
КАҺӘР
да ярамый, чөнки анысы олы юл өстендә урнашкан. Әллә Вента урманнарына
китеп торыргамы? Әмма Оттога анда китәргә ярамый. Аңа хәзер яңа фамилияле
паспорт белән эшкә керү муафыйк булыр. Шачинның запас квартирасында
паспортлар бар. Полиция участогында «Рус-вайс»ка алмаштырырлар.
Алар озак сөйләшеп ятты. Ничек йоклап киткәннәрен сизмәделәр дә.
XVII
Митавада Отто авторемонт мастерскоенда эшли башлады. Тиздән аны
биредә эшләүче латышларга башлык итеп билгеләделәр. Оттоның тел белүе
сәбәпче булгандыр, мөгаен. Әмма ул исем-фамилиясен үзгәрткән иде. Эш
авыр түгел, квартирага мастерскойдан ерак түгел генә урнашты. Ирле-хатынлы
латышлар, нишләптер балалары юк. Әллә булып та, хуторларга озатканнармы?
Хуҗалар Оттога шикләнеп карый, аралашырга курка иде.
Мастерскойда аның фанера белән кадакланган будка сыман нәрсәсе бар.
Эш кәгазьләрен шунда яза, төрле документларны тутыра. Беркөнне Отто
янына эшче киеменнән таныш түгел бер кеше килеп керде. Куен кесәсеннән
кечкенә генә соры кенәгә чыгарып күрсәтте. Немецларның СД органы кешесе
икән. Хәл-әхвәл сораштырырга тотынды. Аны аерым эшчеләр турында кайбер
мәгълүматлар кызыксындыра иде. Шактый озак төпченеп утырганнан соң,
ул куеныннан тар гына кәгазь кисәге алып, Отто алдына куйды. Ымлап,
укы, дигән ишарә ясады. Отто кәгазьгә язылган сүзләрне күздән кичерде.
Анда «СД органнары белән хезмәттәшлек итәргә ризамын» дип язылган һәм
имзага урын калдырылган иде. Оттоның маңгаена тир бәреп чыкты. Агент
аның хәлен шунда ук аңлап алды һәм телгә килде: «Әгәр, – диде ул, – баш
тартсаң, концлагерьга эләгүең мөмкин. Сәбәпләр тиз табылыр...» Отто башын
күтәреп агентка карады. Теге тагын сүз катты: «Без, – диде, – сине бригадир
итеп куйдык, сиңа хуҗалыкны ышанып тапшырдык, әмма аның белән генә эш
бетми, һәрбер эш түләүне сорый. Безнең белән хезмәттәшлек итсәң, шул безне
канәгатьләндерә...» «Мин нәрсә эшләргә тиеш соң?» – дип сорады Отто, исен,
фикерен туплый алмыйча. «Без ни боерсак, шуны эшләрсең», – диде агент. Отто
уйларга вакыт сорады. Теге: «Юк, – диде, – кулыңны куй...» «Әгәр куймасам...»
– диде Отто. «Ул чакта концлагерьга китәсең», – дип, агент тар кәгазь кисәген
бармаклары белән аңа таба шудырды. Отто күзләрен аска төбәде, ә башында
уйлар чәбәләнде. Нишләргә? Әмма кул куймыйча да булмый иде. Икеләнүне
дә сиздерергә ярамый. Һәм ул, нервланып, имзасын салды. Агент, шуны гына
көткәндәй, кәгазьне, ерткыч кош кебек, тырнакларына эләктереп алды һәм,
торып басып, Оттога, чамала, парин, дигән сыман кисәтеп карап алды. Һәм,
пальто якасын торгызып, йөзен шуңа чумдырган килеш, ишеккә таба атлады.
Оттоны борчу, икеләнү кимерергә тотынды. Моны тизрәк Шачинга
белдерергә кирәк иде. Ләкин аңа үзең бара да, хәбәр дә итә алмыйсың. Адресы
билгесез. Әйтми дә. Ул аларның кайда яшәгәнен белә, ә алар аныкын белми.
Кайчан телисең, шунда очрашып булмый. Аның үз расписаниесе бар. Барысын
да үзе эзләп таба һәм җыелыш вакытын билгели. Менә хәзер аны көтеп ят инде.
Ни өчен Шачин үз очрашу урынын белгертми? Аларга ышанып җитми, ахрысы.
Ул очрашу урыннарын да еш алыштыра, бәлки, шулай саклану тиештер дә,
чөнки бер кешегә дә азагына кадәр ышанып булмый. Әнә Стубедан да берничә
очрашу урынын әйттергәннәр һәм төнлә килеп тентү дә үткәргәннәр. Ярый
әле анда беркем дә юк вакыт туры килде. Ник Стубе адресларны дөрес әйтте
икән? Күрәсең, аны бик нык җәзалаганнардыр, кыйнаганнардыр, андый чакта
28
Х И С А М К А М А Л
кешенең теленнән ни ычкынмас. Моның өчен кешене гаепләргә ярыймы? Ә бит
бар төштә дә гаеплиләр. Үзләре шундый хәлгә калмаганнарга гаепләү ансат
ул. Ә менә бүген теге агент тәкъдимен кабул итмәсә, ул Оттоны концлагерьга
озатачак иде. Кем соң концлагерь тоткыны булырга тели? Адәм баласының
ничек тә яшисе килә. Анасын корт чаккыры! Ник яшисе килә, ник? Тормышта
да бернинди яхшы нәрсә булмаячак ич, газап өстенә газап кына тезелеп барачак.
Хәтта өмет тә калмады бит. Ул Рита, Виктор белән бергә үлде, бетте.
Газаплы уйлары Оттоны тагын җаны кебек якыннарына китереп чыгарды.
Йөрәген ниндидер бик үткен нәрсә кисеп үтте. Авыртудан күзләре яшь белән
тулды. Бу газап хәзер еш кабатлана башлады.
Ремонттан чыккан машинаны сынап карадылар. Полицай булып йөргән
теге кеше хәзер икенче фамилия белән шулай ук биредә эшли иде. Яз килде,
почкак бәрән тиресе шикелле ала-кола агарып торган юка карлар эреп бетте.
Отто тагын өмет белән яши башлады. Аның әле Рита белән улы гәүдәләрен
һаман да тапканы юк иде. Аларны аткан карьер чокырына ике тапкыр барып
тикшереп-эзләштереп тә йөрде ул. Әмма бернинди эз шәйли алмады. Шуннан
инде, бәлки, исәннәрдер дигән сүнгән өметкә тагын җан кергән кебек булды.
Тагын кыймылдый, бәгырьне кискәләргә тотынды. Ул ниндидер хәрәкәт таләп
итә, нәрсәдер эшләргә куша иде. Ә нишли генә ала соң ул?
Отто мастерской начальнигыннан шәһәрнең аргы ягына күпер аша чыгарга
пропуск алды. Исәбе – сынала торган машина белән урман эчендәге карьерны
тагын бер тикшереп кайту иде. Аннары Клара белән Андрейны табып
булмасмы дигән теләк тә күңелен тырнап тора. Елганың аргы ягына болай гына
чыгармыйлар иде. Теге як та, бу як та йозакта. Немецлар йозаклауны бик ярата
икән. Кая гына килсәләр дә, бар төшне йозаклап-тозаклап куялар. Һәрнәрсә
яшеренгә әйләнә. Ни өчен? Җавап бер генә: юньле эш эшләми болар. Хәер,
кызыллар килгәч тә, бар нәрсә яшеренгә әйләнгән иде. Эшләрне яшерен итмичә
торып, бер власть та яши алмый, ди Шачин. Бер караганда, шактый сәер кеше.
Үзен утыз җиденче елда кулга алып, күпме мыскыллаганнар, чит ил шпионы,
дип атаганнар. Сорау алганда кыйнаганнар, мәсхәрәләп бетергәннәр. Шулай
булса да, партиягә бернинди ачу сакламый, аңа тугры булып кала. Моны ничек
аңларга? Шәхес буларак, чыдам, сабыр затмы? Әллә большевикларның үзгә
тарту көче, берәр могҗизасы бармы? Киләчәкне күздә тотып, шулай корбан
булуны берсүзсез күтәрәләрме? Юк, бу гына түгел, башка сере дә бар, ахрысы.
Шачин, бер ачылып киткәндә, әйтеп куйган иде: «Мин, шәхес буларак, көчсез
кеше, әмма үземнең көчле буласым, уңышка ирешәсем килә, – дигән иде. –
Уңышка ирешергә физик акыл көче таләп ителә. Миндә андый мөмкинлек
юк. Үзеңнең шәхси мөмкинлегең булмагач, ни кала? Партиягә керергә, аңа
сыенырга кала. Дөрес, партиядә җилкәңә өстәмә йөк салына. Син аны күтәреп
барырга тиешсең...»
Моторны кабызып, аның ничек эшләвен тыңлап, уйланып торганда,
Оттоның иптәше Калнинь да килеп чыкты. «Двигатель нормаль эшли», – диде
Отто һәм кабина ишеген ачты. Үзе рульгә утырды. Йөк машинасы идарә итү
өчен шактый авыр иде. Тизлек тартмасы да бик үк рәтле түгел, ахрысы. Әллә
яңа деталь куйганга гына шулаймы?
Күпергә килеп җиткәч, аларны туктатып, документларын тикшерделәр.
Барысы да тәртиптә иде. Сакчы рөхсәт бирде. Күпердән әкрен тизлек
белән чыктылар. Аннары Зур Совет урамы башлана. Хәзер инде исемен
алмаштырганнар, «Штрассе» дип язып куйганнар. Әмма кайбер йорт
29
КАҺӘР
стеналарына беркетелгән калайларда «Совет» дигән язулар да сакланган.
Тик калайлар кубарылган, бер кадакта гына эленеп торалар. Күперне чыккач,
Калнинь сүзгә кереште, чөнки монда качмыйча, пышылдамыйча да аңлашырга
мөмкин.
– Ригада тагын безнекеләрне кулга алганнар, – диде ул. – Әллә Стубе сер
биргәнме? Ул үзе нык мужик иде. Анда әллә нинди ысуллар кулланалар, ди.
Ниндидер укол ясыйлар икән дә, шуннан кеше бар серен чыгарып селки, ди.
Телне аң көче белән дә тыя алмыйсың икән. Немец врачлары адәм баласының
нәрсә уйлаганын да белә, имеш. Нүжәли башта нинди уй йөргәнен чамаларга
мөмкин? Юк, арттыралардыр. Немецлар үзләрен күпертеп, югары күтәреп
күрсәтергә һәвәсләр. Милли сыйфатлары шундый, имеш. Дөресме? Арттыра
торган гадәтләре булмаса, үзләрен өстен раса, «сверхчеловек» дип игълан
итмәсләр иде. Шулай бит? Шул милли сыйфатларына муафыйк идея уйлап
чыгарганнар. Шул идеяне принцип-закон иткәннәр. Менә ничек барлыкка
килгән ул фашизм. Күпертелгән милли хис фашизмны тудыра. Кайсы илдә
генә булса да. Әнә безнең латыш милләтчеләрен үзең күреп торасың. Ниләргә
генә барып җитмиләр! Тәмам куллары чишелде. Барча гаделсезлекнең башы
милли өстенлеккә омтылуда. Яһүдләр дә үзләрен өстен халык итеп исәпли бит.
Шуның белән немецларның ачуын китергәннәр, чөнки немецлар үзләрен өстен
итеп танытырга тели. Үзләрен өстен итеп санаган өчен яһүдләргә җәза бирәләр.
Бер өстен икенче өстенлеккә түзеп тора алмый. Милли өстенлек хакына күпме
кан коелган? Күпме газаплар кичерелгән? Җирнең бер катламын кеше каны
һәм күз яше сугарган. Иелеп бер уч туфрак алып, шуңа химик анализ ясасаң,
анда кан һәм күз яше элементларын күп табарга мөмкиндер. Ә ни өчен, ни
сәбәптән? Нәрсәгә нигезләнеп? Милли өстенлеккә нигезләнепме? Шуңа инде
башка сәбәпләр өстәлә. «Яшәү пространствосы» шикелле уйдырма нәрсәләр.
Ягъни яшәү мөмкинлеге өчен көрәш кешелек тарихында законлы күренеш,
имеш. Милли өстенлекне раслау өчен, ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Уйлап
чыгару – шулай ук немецларның бер сыйфаты. Иҗат – немецларның стихиясе.
Алардан нинди зур философлар, галимнәр, музыкантлар чыккан. Иҗат артыкка
китсә, әйбәт булмый икән шул. Әнә фикри иҗат аларны «сверхчеловек»ка
кадәр китереп җиткергән. Болар бит барысы да кешенең миендә эшкәртелгән.
Ә фикерне хис тудыра, хис көчләп тага...
– Бүген бигрәк матур сайрыйсың, әллә көмешкә йоттыңмы? – дип бүлдерде
аны Отто. Шәһәрне чыгып киләләр иде. Хәзер юлның ике ягын да нык күзәтеп
барырга кирәк. Юл буенча шактый арада яшь каеннар утыртылган. Алар тезеп
куйган шәмнәр кебек утыра. Шуларның бер-икесендә шартлы билге булуы
ихтимал. Каеннар кәүсәсенә зур гына учма саламны бөтереп урап куярга
тиешләр. Ригадан килүче шофёрлар шулай хәбәр сала. Ике каенда салам бау
булса, димәк, фәлән урамдагы кибеткә яшерен радиоалгыч китерелгән. Шуннан
яшереп алып чыгу хәстәрен күрегез... Әгәр өч каенда шундый билгеләр булса,
эшләр үз көе белән бара, дигәнне аңлата. Болар вакытлы шартлы билгеләр.
Билгеле, бер операция төгәлләнгәч, алар үзгәртеләчәк.
– Безнең арада провокатор бар, ди. Сак булырга кирәк, – дип, тагын сүз
башлады Калнинь.
Отто аның әлеге сүзләренә аеруча игътибар итте. Аны гына сынар өчен
әйтмиме ул бу хакта? Аңардан һаман шикләнәләр бит. Калнинь моны үзе дә
белә. Ул да Оттодан шикләнә. Моны аерым детальләрдән чамаларга була.
– Ә нигә фаш итмиләр? – диде Отто, ачуы килеп.
30
Х И С А М К А М А Л
– Ничек итеп? Беркемнең дә маңгаена язылмаган... Бер комсомолдан
шикләнәләр икән, ләкин дәлилләр юк, ди. Провокаторларны ачыклый торган
тестлар кирәк. Үзәктә бер-ике кеше фәкать шул эш белән генә шөгыльләнергә
тиеш. Безнең үзәктә ул эшләнми. Махсус кадрлар юк. Менә шуңа күпме
кешене әрәм иттек. Шачинга мин бу мәсьәләдә тәкъдим иттем, ул, үзәк белән
киңәшермен, дигән иде...
– Ничек шөгыльләнәсең андый эш белән?
– Иминлек хезмәте һәр төштә кирәк бит. Шунсыз мөмкин түгел. Немецлар
иминлек эшен каты куйган. Ә без коралсыз. Коралга каршы корал таләп ителә.
– Латышлар арасында бердәмлек юк, шуңа сатлыклар да күп.
– Анысы хак. Хәзер сатлыклар азаячак, чөнки немецларның җиңүенә
ышанучылар һаман кими бара. Хәтта немец солдатлары арасында да
дезертирлар күренә башлаган. Рус әсирләре белән бергә лагерьдан качканнар.
Газетада шундый хәбәр бар иде...
– Крестьяннардан икмәк, терлек җыйдылар, бу да оккупантларның чын йөзен
күрсәтте. Талауны гына беләләр. Бөек Германия мәнфәгатьләре дигән булып...
– Бар эшләре биредәге байлыкны тизрәк озатуга корылган. Җиңәчәкләренә
хәзер үзләре дә ышанып бетмиләр.
– Хәрәкәт итәргә җибәрелгән машина барыр әле, барыр...
– Инерциягә калгач, ерак бара алмый инде ул...
– Анысы хак. Ә шулай да провокаторларны белеп булса иде ул. Болай гел
сукырларча бит...
– Мин дә, сукырларча, дим шул... Провокаторларны провокация ясап белергә
буладыр, бәлки?
– Белмим, мин белгеч түгел.
– Минем дә андый һөнәрем юк иде, ләкин тормыш өйрәнергә мәҗбүр итә,
шайтан алгыры...
– Өйрән, өйрән... – диде Отто һәм еракта, юл уртасында җиңел «Мерседес-
Бенц» автомобиле торганын күрде.
– Әнә ике каенга салам бәйләгәннәр, – дип кычкырып җибәрде Калнинь,
шул тарафка таба кулын сузып.
Отто да салам бәйләвечне күреп алды һәм:
– Төнгә калып кайтырга кирәк булыр, – дип куйды. – Кибет янында кеше-
кара булмасын. Каравылчыга ни дип эндәшергә, онытмадыңмы?
– Истә. «Кибеткә көрәкләр китерделәрме?..»
Калниньның әйткәнен Отто колак артыннан уздырды, чөнки бар дикъкате
алга төбәлгән иде. Ә анда машинадан икәү чыгып, юл уртасына басты. Отто
иптәшенә терсәге белән төртте. Калнинь тегеләрне күреп алды да сүгенергә
тотынды:
– Безне эләктермәкче булалармы әллә? – дип мыгырданды. – Чынлап та,
безнең арада провокатор бардыр дигән уйга килерсең дә шул...
– Курыкма, документлар тәртиптә, – дип, Отто агарынган Калниньга тагын
терсәге белән кагылып алды.
– Анасын корт чаккыры! – дип карганды Калнинь.
Ул арада машина тегеләргә тәмам якынайды. Офицер киемендәгесе туктарга
ишарә ясады.
– Син кабинадан чыкма, – дип, Отто тормозга басты һәм, машинаны
туктатып, җиргә сикереп төште. Немецлар янына барды.
Шофёр солдат гаепле, боек кыяфәттә, ә офицер бик ачулы, нишләргә белмичә,
31
КАҺӘР
арлы-бирле йөренә, шофёрын сүгә, әллә нинди сүзләр әйтеп яный иде. Шофёр,
алгарак чыгып, Оттога хәлне аңлата башлады. Двигательләре кабынмый икән.
Отто шунда ук, мерседесның копотын ачып, моторга иелде. Һәр узелны күздән
кичереп чыкты. Әллә кай төшләрен борды, җиңен сызганып, эчке узелларын да
капшап-тикшереп маташты. Аннары кабызып карадылар, ләкин моторга җан
кермәде. Отто, хикмәт жеклерда түгел микән, дип аңлатты. Үзендә моңа ярый
торган деталь барлыгын әйтте. Офицер машина алдына килеп басты. Оттога ул
кай ягы беләндер таныш сыман тоелды. Кайдадыр күргәнем бар шикелле дигән
уй башыннан елдырым кебек узып китте. Отто үз машинасы янына килде дә,
кабинаны ачып, утыргычны алды, шундагы әрҗәдә казына башлады. Калнинь
аңа таба иелеп, шыпырт кына: «Эрхард Труп!» – диде. Оттоның кулындагы
деталь кинәт төшеп китте. Ул иптәшенә күтәрелеп карады. Чынлап әйтәме?
Әйе, Калнинь ялгышмый иде кебек. Менә кем белән очрашу язган икән, шайтан
алгыры! Күпме хыялланды Отто аны очрату турында, күпме планнар корды.
Рита белән Викторны шушы хәшәрәт үз кулы белән атып үтергән бит! Халык
арасында палач дип яманаты таралган һәм барча кешеләрне калтыратып тоткан
бәндә менә аның алдында басып тора. Әллә хәзер үк эшен бетерергәме? Аның
моңа көче һәм чослыгы һичшиксез җитәчәк...
Отто жеклерны алып килеп, аны моторга куя башлады. Үзе астан гына
күзәтте, шулчак мерседесның арткы утыргычында тагын бер шәүлә барлыгы
күзенә чалынды. Моторны янә кабызып карадылар. Кабына да шунда ук тагын
сүнә, каһәр. Тагын сынадылар. Юк, булмады. Эрхард, арлы-бирле йөрүеннән
туктап, болар янына килде.
– Нишләп син моторны бөтенләй белмисең? – диде ул, үзенең шофёрын
һаман битәрләп. – Инде ничәнче тапкыр юлда бәлагә юлыгабыз!..
Шофёр гаять гаепле, куркынган кыяфәттә моторда казынды, үзе бер сүз
дә эндәшмәде.
– Тизлек тартмасында хикмәт, – диде Отто, бик ышандырырлык итеп. – Май
да салынмаган, шатуннары ашалып чыккан булырга мөмкин. Тавышыннан
шул сизелә.
– Ник май салмадың, ә? – дип җикеренергә тотынды Эрхард шофёрның
колак төбендә. – Соботажник! Мин хәзер белдем синең кемлегеңне!
– Машина үз хуты белән бара алмый, – диде Отто бик тыныч кыяфәттә.
Ул, моторда казына торгач, үзен тәмам кулга алып, фикерләрен җайга салып
өлгергән иде.
– Берәр попутка тотарга кала инде, – дип, көчкә аваз салды шофёр.
Эрхард, аны ишетергә теләмәгән кебек, йөзен чытты, бурлаттай кызыл
битендәге иреннәре ачылып-ябылып алды. Ул ачуын көчкә тыя иде. Эре
саргылт тешләре күренеп киткәләде. Бәрәңге борыны җыерылды. Шунда ул
ниндидер ерткыч җәнлекне хәтерләтеп куйды. Боз кисәге кебек салкын күзләре
генә адәм заты икәненә ишарәли иде. Үтә дә канечкеч кеше дигәннәре шушы
адәм актыгы, димәк?! Ни өчен ул үзе ише адәм затын шултиклем күралмый
соң? Моның бит бик җитди сәбәпләре булырга тиеш. Ул нәрсәгәдер таянып эш
итә ич. Көн саен диярлек тере җаннарны кыеп йөреп, адәм баласының ничек
кешечә кыяфәте, йөзе сакланырга мөмкин? Аның рухы тәмам җимерелеп эштән
чыккан булырга тиеш ләбаса. Тышкы дәрәҗә атрибутлары белән каплап кына
рух җимерекләрен яшереп саклап буламы? Әллә моның рухы таза-саумы?
Алай булса, ул инде нормаль кеше түгел. Әмма аңарда сәерлек галәмәтләре
һич тә сизелми...
32
Х И С А М К А М А Л
Оттоның тамырларында кан тагын кайнарланды һәм тәнен пешерә-пешерә
йөгерә башлады. Ияк астының ут кебек янганы тоелды, куллары кызышып
кычыта иде. Ач тамакка ашаганда, теш төпләре кызышып чәнчешкән шикелле.
Әмма тыныч булырга кирәк. Ул эчтән үзенә, тыныч бул, тыныч бул, дип
тәкрарлап торды.
– Нигә попутный? – диде Эрхард, муенын киереп. – Ә менә бу машина...
– Безнең маршрут теге якка... – дип аваз салды Отто һәм Эрхардка карады.
– Юк, рас мин боерам икән... – Эрхардның йөзе кинәт ташка әйләнгән
кебек булды. Ул Оттога кырмыскага караган кебек, бик түбәнсетеп карый иде.
Шул мизгелдә Отто Эрхардның бер серен аңлаган кебек булды: канечкечкә
әйләнер өчен, алдыңдагы корбанны бик түбән, юк дәрәҗәсенә куярга кирәк
икән. Син аны бөҗәк итеп саныйсың һәм шуңа күрә җан кыюдан бернинди
авыр хис кичермисең. Киресенчә, бер бөҗәкне үтерүдән дөньяга бары файда
гына була дип уйлыйсың. Менә ничек икән...
– Безгә бүтән боерык бирелгән... – дип, Отто кешеләрчә бәйләнешкә керергә
теләгән иде, тегесе кырт кисеп бүлдерде.
– Син кем, ә? – диде ул, тамак төбе белән акырып. – Кая документларың?
Тиз бул! – Эрхард, кулын сузып, Оттога таба атлады. Отто кәгазьләрен чыгарып
аңа тоттырды, Эрхардның боз кисәге төсле зәңгәр күз алмалары кәгазь өстендә
яшен тизлеге белән як-якка чабышты. Әмма бәйләнерлек шикле нәрсә күрмәде,
ахрысы, кәгазьләрне кире бирде. – Машина кабинаңда кем ул? Документы
бармы? – дип, теш арасыннан ата каз тавышы чыгарып ысылдады Эрхард.
Отто машинасы янына чапты һәм Калниньның кәгазьләрен алып килде.
Эрхард боларда да әллә ни тапмады. Тырт итеп кире сузды.
– Мин сиңа машинаны буксирга алырга боерам! – диде ул Оттога, тавышын
тагын да күтәрә төшеп.
– Ә мин үз начальнигыма нәрсә дип җавап бирермен?
– Ну син батыр да соң! – диде Эрхард, аңа тагын якынаеп. – Миңа әле
беркемнең каршы килгәне юк иде. Әллә синең башың икеме, әллә минем кем
икәнне белмисеңме?
– Сезнең эсэс мундирындагы баш сөяге эмблемасы барын да аңлата, – диде
Отто. – Сез – унтершарфюрер Эрхард Труп...
– Ничек немецча бу кадәр чиста сөйләшәсең? Син кайдан? – Эрхард
җирәнгән кыяфәттә йөзен чытты. Отто моңа күптән әзер иде. Ул каушамый-
нитми генә үзенең җирле немец икәнен әйтеп бирде. Тегенең йөзе барыбер
үзгәрмәде, киресенчә, күзләрендә шик төерләре биешкән кебек булды. – Ник
Доечландка кырыгынчы елда китми калдың? Димәк, большевиксың?
– Юк, унтершарфюрер. Кызыллар килгәч, минем хатынымны кулга алдылар.
Ул бала көтә иде. Уралга сөргенгә озатканнар. Шунда малай тапты. Хәзер
язмышларын белмим. Бала хакына калган идем... Кемдер донос язган...
– Син миңа ялганлама! – дип, тагын ерткыч тавышы белән ырылдады
Эрхард. Кешегә кинәт каты бәрелеп, шул рәвешле аны сындыра торган иде ул,
әмма Отто дошманы алдында ни боерасыз дигән кыяфәткә кермәде. Шулчак
Эрхардның кулы уң касыгындагы сары кобурада капшанды һәм ул браунинг
тартып чыгарды. – Син миңа ялганлама! Беләм мин сезне. Әйдә, тиз генә
минем машинаны өйгә илтеп куй! Тиз! Тиз!
– Браунингсыз да мин шулай эшли идем, – дип, Отто машинасы янына
таба атлады.
Алар шәһәргә төнлә генә кайтырга уйлаган иде. Барысы да җимерелде.
33
КАҺӘР
2. «К. У.» №6
Кибеткә дә сугылып булмаячак. Шайтан алгыры, әллә, артыннан килеп, бу
хәшәрәтне буып атаргамы? Хәзер Оттога Эрхардны юк итү берни тормый
бит. Шофёр аны яклап ташланмаячак. Әмма машинада кораллы сакчы булуы
ихтимал... Юк, ниндидер башка җай табарга кирәк.
Эрхардның торагы мастерскойдан ерак түгел, урамның каршы ягында
гына икән. Зур гына ишегалдында бер аерым йорт күренде. Шунда килеп
туктадылар. Эрхард кабинадан зур портфель күтәреп чыкты, аның артыннан
бик көяз, нәфис хатын-кыз төште. Ул, биек үкчәләре белән шак-шок атлап,
туры капкага юнәлде. Отто мерседесны үз машинасыннан ычкындырырга
тотынган иде. Үзе: «Нүжәли бу таш йөрәкнең дә хатын-кызларга күзе төшә?»
– дип гаҗәпләнде.
– Тукта! – дип кычкырды шулчак Эрхард. Бу юлы аның тавышы ул хәтле
үк ерткычларча түгел иде. – Машинаны мастерскойга илтеп куй. Нарядны
шофёр китерер...
– Миңа моның өчен начальник җәза бирәчәк, – диде Отто карусыз, тыныч
тавыш белән.
Эрхард шунда кесәсеннән блокнот чыгарып, нидер язды һәм бер битен
ертып алып Оттога сузды. Немецлар дисциплина ярата шул. Һәрберсе –
дисциплина колы...
– Менә монысы гел башкача... – Отто, кәгазьне эләктереп, машинасына
кереп утырды.
Бүгенге нияте тормышка ашмаса да, Отто күңелендә нигәдер канәгатьсезлек
уянмады. Мерседес мастерской ишегалдына куелгач, уйларына канат үскән
сыман булды. Ул төрле хәлләрне күз алдына китереп гөман итә башлады.
Әгәр автомобильнең тапшыру коробкасын тагын тиз ватыла торган итеп
ремонтласаң? Машина кабат аларга киләчәк. Аңарчы нәрсә дә булса уйлап та
табылыр. Үзгәрешләр гел булып тора бит. Әгәр машинага сәгать механизмлы
мина куеп җибәрсәң? Әмма андый минаны табып булырмы икән? Биредә
ниндидер тотыныр сәбәп бар, моны кулдан ычкындырырга ярамас. Моңа дүрт
куллап ябышырга кирәк. Бу хәлгә Шачин нәрсә әйтер иде икән? Андый-мондый
көтелмәгән хәтәргә юлыккан очракта, ул аңа үзен Германиядән килгән немец
итеп күрсәтергә кушкан иде. Пруссиядәге Гердауэн дигән шәһәрчектән килдем,
дип әйтерсең, диде. Отто исә үзешчәнлек күрсәтте. Үзенең версиясе Эрхардта
күбрәк ышаныч тудырыр дип уйлады. Ялгышмадымы икән? Әллә алдандымы?
Бер яктан караганда, Германиядән килгән немецка Эрхард ныграк ышанырга
тиеш, билгеле. Әмма ул биредәге кайбер халыкның немецларга бик теләп хезмәт
күрсәтүен яхшы күрәдер, беләдер. Алар – буржуаз милләтчеләр вәкилләре.
Немецлардан да рәхимсезрәк рәвештә үз милләттәшләрен эзәрлеклиләр һәм
җәзалыйлар. Кайберләре шултиклем тырыша, кайчак таң каласың. Һәрбер
зур милләт берәр кечерәк милләт өстеннән хакимлек иткәндә, бастыру, хөкем
итүне шул милләт вәкилләре аша гына башкара. Бу бөтен дөньяда да шулай.
Оккупантлар да яңа метод уйлап таба алмаган. Латышларны латышлар кулы
белән җәзалыйлар, эзәрлеклиләр...
Иртән шофёр наряд китерде. Отто аны һәм Эрхард биргән язуны начальник
алдына китереп салды. Начальник, ни авыр кузгала торган, үшән башлы немец,
кинәт сикереп торды, як-ягына каранып алды да машина янына ашыкты. Отто
аның артыннан иярде, машинаның кай төше ватык икәнен аңлатты. Начальник
шунда ук ремонтчыларны дәшеп китерде һәм машинаны тиз арада ремонтларга
боерды. Ремонтчылар да ашыгып эшкә кереште, кайсы сүтте, кайсы башка
34
Х И С А М К А М А Л
узелларын карады. Тапшыргыч коробкасы, чынлап та, эштән чыккан икән,
яңаны куярга кирәк булды. Кайбер узелларын Отто тикшерде, алыштырды.
Үзен бик сак тотты. Тиз ашала торган бер детальне алыштырмыйча калдырды.
Озакка бармас, машина тагын шушы ишегалдында булыр... Хәер, моны гөман
итүе кыен. Әмма Оттоның күңеле шулай тели иде, чөнки Эрхардка бер җеп
очы шушы машина аша барып тоташа бит.
Кичкә машина әзер иде. Начальник, Эрхардка бик ярарга тырышып, тизрәк
телефоннан шылтыратты. Әмма трубканы алучы булмады.
Теге юаш, пешмәгән шофёр иртән мастерскойда иде. Тиешле кәгазьләрне
аңардан тутырткач, начальник мерседесны биреп җибәрде.
Әмма өйләгә таба теге шофёр тагын пәйда булды. Бу нихәл? Оттоның аркасы
буйлап кайнар елдырымнар пешереп узды, аягыннан урап башына менде.
Йөзенә кызыллык йөгерде. Әллә берәр нәрсә сизенгәннәрме?.. Шофёр салмак
адымнар белән аның янына килде һәм әйтте: «Эрхард сине үзенә чакыра», –
диде. Монысы тагын нәрсә? Отто, исенә килеп, шофёрга хәлне аңлатып бирде.
«Начальнигым рөхсәтеннән башка бара алмыйм», – диде. Шофёр начальникка
кереп китте, һәм тиз арада икесе дә болдыр баскычына чыгып басты. Начальник
бик шат күренә иде: Эрхардка ярар өчен тагын бер сәбәп чыкты ич...
Отто баскыч янындагы югычта кулларын юды, өстен-башын тәртипкә
китерде. Күн итеген сөрткәләде, кара галстугын рәтләде. Ә башында һаман
бер уй бөтерелде: нигә чакыра икән? Шофёры, белмим, диде. Белә инде,
әйтми генә. Начальниклар бит сөйләшми, белми-күрми торган кешеләрне
генә үзләренә шофёр итеп ала. Бу Эрхард зобанидан барысын да көтәргә була.
Судсыз-нисез, бер гаепсез кешеләрне атып үтереп йөри бит ул. Халыкның
котын алып бетергән, аның исемен ишетүгә үк коелып төшәләр. Әллә үзен
берәр ничек дөмектерер әмәл табаргамы? Каршысына килергә дә пистолеттан
атарга? Әмма корал йөртергә рөхсәт юк. Пычак белән ташлансаң гына инде...
Әмма моңа нык әзерләнергә кирәк. Ялгышлык җибәрергә һич ярамый. Шулай
да бу очракта үзең берничек тә исән кала алмыйсың, бөтен бәла шунда.
Менә алар ике-өч катлы йортлар арасындагы тар гына тыкрыктан эчкә таба
узды. Тимер челтәрле капкадан кергәч, күп тәрәзәле, акка буялган террасалы,
ике катлы йорт күренде. Аны җимеш агачлары, декоратив куаклар чорнап алган.
Карасалар, каршыларына Эрхард үзе килеп маташа иде. Кара хром
пальтодан, биек маңгайлы фуражкадан. Сул як бил туры бүлтәйгән, анда
пистолет барлыгы беленеп тора.
– Кичә син миңа ошадың, – диде Эрхард, исәнләшми-нитми, гаять тәкәббер
кыяфәт белән. – Миңа ерак пунктка барырга кирәк, ә бу тавык мие эчкән
нәрсә юлны белми. Болай да инде ике тапкыр партизаннарга чак эләктермәде.
Нишләргә? Син Виесите бистәсен беләсеңме?
– Барганым бар, – диде Отто кыюсыз гына.
Эрхардка аның бу сүзләре ошамады бугай, ул, начар ис сизгән кебек,
борынын җыерды. Отто ул бистәгә агач материаллары әзерләү хәстәре белән
барган иде. Анда бик көчле пилорама бар иде.
– Ялганлама, – диде Эрхард. – Мин сиңа ышанмыйм.
– Мәйлегез, әмма мин анда агач материаллары складында эшләдем.
– Туры юлдан бара беләсеңме? – Эрхард һаман җирәнүле кыяфәттә иде.
– Белермен шикелле.
– Ләкин мин ышанмыйм. Шулай да, әйдә, сынап карыйк.
– Мин шофёр буламмыни? – диде Отто, аңлап җитмичә.

Теге һаман сынап карап, теләр-теләмәс ияк какты. Оттоның кан
тамырларында тагын утлы агым чабарга тотынды. Мастерскойда әллә берәр
шымчысы аның теге начар детальне алыштырмаганын күзәтеп торганмы? Бу
зобаниның күзәтчеләре бөтен җирдә дә бардыр. Юлда деталь сафтан чыккач,
Оттоны гаепләргә фактик материал була. Шайтан алгыры! Моны каптырырга
хыялланып, үзе килеп капты, ахрысы. Тизрәк берәр контр чара әмәлләргә кирәк.
– Син ризамы? – Эрхард тавышын күтәрде. Ул Оттоның каушавын,
уйларының таралуын чамалады кебек.
– Юк, чөнки мастерскойда эш күп... – Отто эчке сиземләве белән тегенең
психологиясен шәйләде. Әгәр «риза», дисә, ул аны алмаячак, чөнки Эрхард
аңардан шикләнәчәк. Оттоның гөманы шулай да дөрескә чыкты бит.
– Әйдә, рульгә утыр, – диде Эрхард.
– Документларым үзем белән түгел, – дип, Отто үтенүле тавыш белән
Эрхардка карады. Үзе, ялагайлану, сөенү галәмәте йөземә чыга күрмәсен дип,
эчтән бөреште.
Теге ым кагып, таптанып торган шофёрына әйтте:
– Бар, мастерскойда аның урынына эшләп тор, – диде.
Отто шофёрны озата китте, үзе аңардан һаман төпченде: Эрхард ниндирәк
адәм, нәрсә ярата, нәрсәне өнәми? Әмма шофёр су капкан кебек, «белмим»нән
башка берни әйтмәде.
Ул тиз борылып килде. Килә-килешкә башыннан мең төрле уй йөгереп
узды... Эрхардның фотосын Руталарда карап утырганда, ничек кыҗрап кызган
иде бит ул: әгәр очратсам, бугазына ябышам да буып атам, дигән иде. Әмма
сөйләү – бер нәрсә, конкрет эш бөтенләй икенче шул. Эш ансат бирелми, тиз
генә башкарып булмый. Чынбарлык әкият түгел, үз башың хакында да уйлый
башлыйсың. Эрхардның сакчысы да булырга тиеш. Ул кайдадыр яшеренеп
күзәтә булыр. Барын да тәртип белән эшләргә кирәк. Берни белгертмәскә,
беркатлылык күрсәтергә. Хәлиткеч һөҗүм әкренләп, җентекләп әзерләнә.
Бернәрсәне дә истән чыгарырга, онытырга ярамый. Иң мөһиме – немец
педантлыгы белән астан гына үз максатыңа юл арчырга...
Отто, кабина ишеген ачып, тиз генә сумкасын утыргыч астына куйды да,
үзе дә менеп утырды. Өйдән портфель тоткан Эрхард, аның артыннан автомат
аскан сакчы килеп чыкты.
– Мин сиңа ышанмыйм! – диде Эрхард, кабинага кереп утыргач.
Ул моны сынар өчен генә әйтә булыр дип, Отто каушамаска тырышты, ирен
чите белән елмаеп кына куйды. Сакчы арткы утыргычта автомат көпшәсен
аның калак сөягенә терәп диярлек якын тота иде. Әллә капкынга эләктемме,
дигән уй йөгереп узды Оттоның башыннан... Ул куен кесәсеннән бер кечкенә
катыргы кенәгә алып, Эрхардка сузды. Бу – оста эшчеләргә бирелә торган ИК
(unabkömmlich – незаменимый – алыштыргысыз) карточкасы иде. Немецларда
эшчеләрне тигезләү юк, табигый осталарны бик тиз аерып алалар һәм түләү
дә югарырак була.
– Ышанычны моның белән генә яулап булмый, – диде Эрхард, җирәнгән
төстә карточканы кире биреп. – Син моны, бәлки, ялагайланып алгансыңдыр.
– Андый гадәтем юк.
– Кызылларда нинди эштә эшләдең?
– Автослесарь идем. Тимергә политика кирәкми бит. Ә алар политика
ярата...
– Руслар безгә басып керергә ниятләгән бит...
36
Х И С А М К А М А Л
– Белмим. Ә нәрсәләре белән басып керсеннәр? Әнә Германия гаскәрләренә
каршы тора алмыйлар ич...
Оттоның сүзләренә каршы Эрхард берни дә әйтмәде, чөнки кыш көне иң
көчле гаскәрләре Сталинградта тар-мар ителгәч, немецларның кикриге шактый
ук шиңә төшкән иде.
Машинаны кабызып, бер-ике минут эшләтеп торгач, кузгалып киттеләр.
Виесите бистәсе ярыйсы ук ерак иде, караңгы төшкәндә генә барып җиттеләр.
Эрхард гел ашыктырды, төнне бер дә яратмый икән. Ни өчен икәне аңлашыла
инде. Жандармерия идарәсендә көтеп торганнар. «Яволь, яволь!» – дип,
полицайлар Эрхардның бер алдына, бер артына төште. Менә власть адәм
баласын нишләтә, дип уйлады Отто. Латышлар үз туган җирләрендә әллә
кайдан килгән бер килмешәк алдында әнә ничек ләббәйкәләнә, аның олтырагы
булырга тора. Нигә гаҗәпләнергә, ул үзе дә шундый түгелмени?!
Эрхардка югары каттан аерым бүлмә, ә боларга аста бер караңгы, сасы
почмак бирделәр. Әмма әйбәт ашаттылар. Эрхард ике сәгать йоклап, ял итеп
алды. Ярты төн авышкач, күрше йорт подвалындагы тоткыннардан сорау
алырга төште.
Отто идәнгә, тәрәзә буена яткан иде, ләкин йоклый алмады, чөнки мотордагы
теге үзе куйган, тиз ашала торган деталь сафтан чыгар дип коты алынып килде.
Ярый, чыдады ул алка кебек боҗра. Отто машинасы янына чыкты, капотын ачып,
аккумулятордан лампочка кабызды һәм теге детальне яңага алыштырып куйды.
Шулчак теге подвалда хәтәр кычкырган, елаган тавышлар колагын ярып керде.
Бигрәк тә хатын-кыз елаган аваз җанын уеп-уеп ала иде. Эрхард – власть кешесе,
бурыч үтим дип юанадыр, ә менә полицайлар үз латышлары бит. Кереп яткач та,
теге бичараларның ачыргаланган тавышлары колагыннан китми торды. Власть
адәм балаларын әнә ничек утлы табага бастыра! Элек-электән шулай килгән. Яңа
власть баш булып ала да үзенә ярамаганнарны кыра башлый.
Иртән аларны алып чыктылар. Берсе, кара чәчлесе, кояш ашаган аксыл
гимнастёрка, галифе чалбардан, озын юка гәүдәле, битендә касмак-касмак
кан оешып каткан, бер күзе имгәнгән, кыек карый иде. Нык кыйнаганнар.
Полицайлар бик таза шул. Икенче тоткын җитү сары чәчле, уртача буйлы,
ничектер укыганрак кеше төсле тоелды. Гимнастёркасы да алай ук иске түгел.
Әллә комсоставтан микән? Ә хатын-кыз шундый юаш-күркәм йөзле, күз
төпләре кара янып торса да, мөлаемлыгын җуймаган иде. Моңа кемнең кулы
күтәрелә алды икән? Эрхард турында «ул хатын-кызларны аеруча күралмый»
дигән сүз йөри иде. Әллә үзе кыйнаганмы? Полицайлар кыймыйчарак торган
очракта, ул камчыны үз кулына ала икән дә, әле полицайга, әле тоткынга
китереп суга икән...
Өчесенең дә кулларын артка каерып бәйләгәннәр. Кара чәчлесе ватык-
сынык немец телендә:
– Хатынны калдырыгыз, ул гаепсез! Аның бер гаебе дә юк, аңлыйсызмы,
сволочьлар! – дип кычкырды.
– Ул безне яшермәде, – дип, русча дәвам итте сары чәчлесе. – Без төнлә аның
лапасына кереп качтык. Ул безне белмәде, күрмәде! Ишетәсезме? Кешеләрме
сез, түгелме?!
– Безне тоткач кына күрдек без бу хатынны. Аның гаебе юк! Полицайлар, сез
беләсез бит, безне, эзәрлекләп, сез куып керттегез ич ул хатынның утарына...
– Халуй-полицай, әйт аларга, син бит барысын да күреп тордың, безнең
арттан куып килгәндә! Халуй, үзеңә типкән итекне ялаучы эт!
37
КАҺӘР
– Немецларга озакламый «крышка» булачак! Латышлар үз туганнарын кыра.
Немецлар килә дә китә, сезгә бит биредә яшисе. Ник бер-берегезне сатасыз?
Кызыллар килгәч, нәрсә дип җавап бирерсез?
– Без партизан түгел. Без – әсирлектән качкан солдатлар. Без Шталачка
озатылырга тиеш! Бистәдә беркөнне үтерелгән немец интендантына безнең
катнашыбыз юк! Юк!
Аның сүзләрен ишектән чыгып килүче Эрхард та ишетеп алды һәм өлкән
полицайдан нидер сорады да кинәт кулын, өскә күтәреп, аска төшерде. «Юк
итәргә и баста» дигән ишарә иде бу.
– Сез Митава перфекты начальнигы фон Медемның боерыгын
белмисезмени? – дип кычкырды ул һәм кулын кабат югары күтәреп, түбән
төшерде.
Полицайлар тоткыннарны, автомат көпшәләре белән төртә-төртә, тыкрыктан
урам аркылы кырга таба алып китте. Эрхард белән сакчы машинага кереп
утырды. Тоткыннар артыннан барырга кушылды.
Кырда җир кишәрлекләрен саргайган каудан белгертеп тора иде. Басудагы
бер юлдан урманга таба киттеләр. Ул юка гына агачлык икән. Аны узгач,
калкулык күренде. Барган саен, ул калкулыкның эче торф алыр өчен бик нык
чокып керелгән булуы аңлашылды. Латвиядә карьер чокырлары бик күп.
Немецлар кабер казып азапланмый, гүя, алар килүгә чокырларны махсус
әзерләп куйганнар.
Тоткыннарны шул чокыр буена тезделәр. Полицайлар ыгы-зыгы килде.
Өлкән полицай култык астына кыстырган катыргыны кулына алып җәйде
дә укырга тотынды. Хөкем карары кыска иде: немец интендантын үтерүдә
гаепләнүче ике партизан һәм партизаннарны яшереп ятучы хатын... перфект
комиссары фон Медем боерыгы нигезендә атарга хөкем ителә...
Полицайлар эт кебек чәң-чәң өреп чабышырга тотынды, һәркайсы зур
эш кырган кебек йөренде. Һәрберсе Эрхард алдында үзенең тырышлыгын,
бирелгәнлеген күрсәтергә ашыга иде. Тоткыннарны йөзләре белән чокырга
борып куйдылар. Шулчак Эрхард, җил-җил атлап, алар янына барды. Биш-
алты адым калгач, пистолетын чыгарып, кара чәчлегә төбәде. Тоткын нәкъ шул
мәлдә артына борылып карады, пуля аның нәкъ йөзенә туры килгән сыман
булды. Ул чокырга таба ыргылдымы, әллә пуля тиюдән сикереп куйдымы,
Отто абайламый калды. Сары солдат исә нидер кычкырды һәм чокырга таба
сөрлегеп бер адым атлады да юк булды. Шул минутта ук хатынның да ак
кофтасы офыктан юкка чыкты...
Бик мөһим, зур эш башкарган кыяфәттә Эрхард машинага таба атлады.
Берничә полицай мәетләр өстенә көрәк белән яр иште. Бер ишләре Эрхард
тирәсендә чебиләр аналарына елышкан кебек бөтерелде. Һәрберсе аны мактап
бер-ике сүз әйтүне мәртәбә саный иде. Эрхард бик күтәренке кәефле, ияген,
борынын күккә чөйгән. Күз кырыйларында нечкә җеп төсле җыерчыклар,
сары сөялле күз агы, бәбәкләре гүя яктылык белән өретелгән иде. Ул эчтән
шатлана, әмма шуны тышка чыгарырга никтер уңайсызлана кебек тоелды.
Моны ничек аңларга дип, үз-үзенә сорау бирде Отто. Димәк, кеше үтерү аңа
рухи канәгатьлек бирә. Ә бит бу адәм заты өчен нормаль хәл түгел. Эрхард
психологик яктан нормаль микән соң? Бу очракта аны нормаль дип әйтеп
булмый. Әле иртән генә Эрхард йокысы туймаган кеше кебек сүлпән, боек иде.
Хәзер ике йөз грамм коньяк кәгеп куйган сыман әнә ничек кәефләнеп алган...
Жандармериягә кайткач, арт ялаучылар аны, өскә алып менеп, бик шәп итеп
38
Х И С А М К А М А Л
сыйлады. Кызылларда да начальниклар тирәсендә ялагайлар бик күп бөтерелә
торган иде. Куштаннарны һәр төштә яраталар, шайтан алгыры!..
Эрхард алгы утыргычта юл буе газета укып кайтты. Бераз укый да
канәгатьлек белән башын селки һәм рәхәт шатланып куя. Отто күз кырые
белән генә чамалады: газетада Эрхардның рәсеме төшерелгән һәм аның
турында мәкалә басылган икән. Билгеле, мактап язганнардыр. Түбәсе күккә
тигән шикелле, Эрхардның кәефе үтә дә шәп иде. Бераз укый да, шатланып,
газетага чиертеп ала һәм эчтән көлеп рәхәтлек кичерә. Аннан тагын укый,
тагын, рәхәтлек тойгыларын тыеп кала алмыйча, эчтән кинәнә, башын як-якка
чайкап ала... Ул мәкаләне ничәнче кат укый инде, һаман шатлык кичерүдән
тыела алмый. Эчтәге шатлыгы артканнан-арта бара, ахрысы. Мактаганны
шулчаклы ярата икән. Ватанга тугры хезмәт итә, Германиягә бик нык бирелгән,
бөек Рейхның патриот улы, дип язганнардыр, мөгаен. Чынлап та, Эрхард
үз иленең иминлеге, мул тормышы өчен фидакярләрчә хезмәт итәм дип
ышанадыр инде. Шул ватаны хакына чит җирләрне басып алып, бу җирләрдә
туып-үскән һәм аның гадел хуҗасы булган адәм балаларын үтереп йөрүен зур
батырлыкка саныйдыр. Бу эшен ул Германия өчен генә түгел, ә Латвиянең үзе
өчен дә башкарам дип беләдер. Кырыгынчы елда руслар килеп тә, Латвияне
чит элементлардан тазартабыз, дип, халык исеменнән күп кенә латышларны
Себергә озаткан иде. Барысы да халык исеменнән, шуңа аркаланып эшләнә.
Эрхард та латышларга яхшылык эшлим, шуңа алар мине хөрмәт итә дип
уйлый. Полицайлар аңа нинди генә ихтирам күрсәтмәде, чәчләре белән җир
себерде. Син – бөек зат, дип мактый-мактый сыйладылар. Газетага шуларның
берсе мәкалә язгандыр. Кешегә төрле яктан, син әйбәт, син акыллы, син –
гали зат, дип, берөзлексез тукып торсыннар әле, аңа ничек ышанмыйсың?!
Эрхардның да җаны бар лабаса, башта ул да мактауларга, бәлки, мыек астыннан
елмаеп карагандыр, ләкин тора-бара, мин, чыннан да, аерым мөкәммәл зат
икән дип ышана башлагандыр. Идоллар-потлар менә ничек барлыкка килә
ул. Обывательгә исә табынырга пот булсын, власть булсын, шуңа аркаланып
яшәргә баш исән булсын...
Оттоның уйлары арасына теге кара чәчле солдат та килеп кысылды. Ул
бит Эрхард пулясы тигәнче үк алга иелеп ыргылды һәм пистолет аның башы
тигезлегендә түгел иде. Шуңа күрә ул исән калган булырга да бик мөмкин.
Полицайлар артык тырышмаган булса, билгеле. Тырышалар шул, шайтан
алгыры!
Эрхард йортының капка төбендә аларны штаб йомышчысы көтеп тора иде.
Унтершарфюрер машинадан төшүгә, ул, аякларын шалт-шолт китереп, честь
бирде һәм аңа пакет сузды. Аны алганда, Эрхард тагын да ныграк кәпәренгән
иде.
Отто утыргычта калган газетаны алып укырга тотынды. Чыннан да, анда
унтершарфюрерны күккә чөеп мактап язганнар иде. «Тимер тәре» ордены
белән бүләкләнгән... Чү, ул да бит Пруссиядән икән. Гердауэн шәһәрчегендә
туып-үскән. Менә сиңа кирәк булса! Отто бит үзен дә шул шәһәрчектә туып-
үстем дип әйтергә тиеш иде. Ничек әйтми калды әле, юкса бик шәп итеп
кабасы булган...
...Эрхард Оттоны ошатты, кире мастерскойга җибәрмәде, үзенең шофёры
итте. Берничә көннән ул Ригага врачларга сәламәтлеген тикшертергә барды.
Үзен бик нык саклый торган адәм икән. Отто ул арада Ригадагы еврейлар
геттосына китте. Шәһәрнең бер районындагы күпкатлы йортларны чәнечкеле
39
КАҺӘР
тимерчыбык белән уратып алганнар иде. Анда – күбесе хатын-кыз, бала-чага.
Өсләренә карарга куркыныч – барысы да шыр сөяккә калган, шәүләләр кебек
әкрен генә йөриләр. Ашарларына бирмиләр, бер җиргә чыгармыйлар. Отто шул
шәүләләр арасыннан Рита белән улын эзләп йөрде. Ул аларның үткән ел тентү
вакытында тотылып, карьерда Эрхард кулы белән атып үтерелүен Калнинь
сүзләре буенча белә иде. Әмма җанында сакланып калган өмет чаткысы аңа
һаман тынгы бирмәде. Аны бирегә шул чаткы алып та килде. Тик ул анда ник
барганына үкенеп бетә алмады. Шундагы балаларның йөрәк өзгеч кыяфәтләре
күз алдына килеп, Отто тәмам газапка чумды...
XVIII
Ниһаять, Калнинь белән бергәләп эзли торгач, Отто Клараны тапты. Ул бик
нык үзгәргән, күз төпләрендә каз тәпие кебек җыерчыклар, авыз кырыйларында
тирән сызыклар пәйда булган. Оттоны ул танымады. Гестапо кешесе дип бик
курыкты. Отто аның куркуыннан көлеп җибәргәч кенә таныган кебек итте.
Очрашу бик күңелсез булды. Клара елады да елады. Ул Рита белән Виктор
турында теге вакытта ук ишеткән икән. Ританы үзе укыткан малайның әнисе
барып, немецларга әйткәнен дә аңа җиткергәннәр. Ничек ул балага куллары
күтәрелде икән, минем шуны һаман аңым кабул итә алмый, дия-дия яшь койды
Клара. Добэледан бирегә качып килүчеләр байтак булган, шулардан сорашып
белгәннәр...
Клара һаман Оттодан сагая иде. Текәлә дә күзенә карый, нидер сорамакчы
була. Уңайсызлана, зарланудан тыела. Андрейның кайда икәнен дә син сорама,
мин әйтмим, диде. Кыскасы, Клараның Оттога элеккеге җылы мөнәсәбәте
калмаган иде. Бу аның намусына тиде, һәм ул Кларага ачылды. Куркыныч
адым ясады. Клара шаккатып калды. «Ничек ялгышмадың, адашмадың, каян
акыл алдың?» – дип пышылдады, якын итеп, аның иңенә ябышты. «Башта
иркәләндем, яшермим, – диде Отто, – Шачин атлы коммунист мине үзеннән
ычкындырмады...» «Тукта, – диде Клара, – Андрей да шул фамилияне еш
телгә ала иде...»
Алар озак аңлашты. Элеккеге якын кешеләр бер-берсен аңлый алмаслык
дәрәҗәдә үзгәргән иде. Вөҗүдләре асты өскә килгән, бар элемтәләре өзелгән. Ә
җанда кан саркып торган чи яра уелган. Ни генә сөйләшсәләр дә, шул яраларга
килеп орыналар иде.
Ана өчен улы Радик язмышы да тоташ яра иде. «Килү белән, аны бик
тәҗрибәле эсэсчылар үз кулларына алды, – диде Клара. – Бер тәҗрибәле кыз
аша адаштырдылар, үз якларына аудардылар. Радик умырткасыз, сыер тизәге
булып чыкты. Эсэсчылар аны партизан отрядларын ауларга йөрткән. Совет
мәктәбендә тәрбияләнгән бит, ә кыланмышы бөтенләй акылга сыймый. Чын
күңелдән сөйләшеп карадык, кызылларда дөреслек юк, үзегез дә ялганнан иза
чигеп яшәдегез, дип кенә җибәрә иде. Андрей оккупантларның вакытлы гына
булуын дәлилләп, исбатлап күрсәтә, ә ул, син гестаподан курыкмыйсың, дип,
аны бүлдерә иде. Үзе кызмача була, эчеп килә иде. Андрей турында Радикның
яшерен киңәшчесе Баурих нәрсәдер сизенгән булса кирәк. Әллә Радик ни булса
да ычкындырганмы, чөнки Баурих аны бик еш эчертә-сыйлый иде. Безгә төн
уртасында эсэсчылар бәреп керә, тентү уздыра. Өч мәртәбә шулай кабатланды.
И-и, бу гынамы безнең күргәннәр?..
Андрей белән дә ниләр генә булып бетмәде! Ул немецлардан җыелган
симулянтларны дәвалый торган больницада эшли иде. Агентлар СД белән
40
Х И С А М К А М А Л
хезмәттәшлек итәргә кыстаган. Андрей, билгеле, баш тарткан. Шуннан үгез кебек
таза пациентларны котыртып, Андрейны кыйнаталар. Бик белеп, фәкать бөер
белән бавырына тибәләр икән. Өйгә китереп ташлаганда һушсыз иде. Көч-хәл
белән үлемнән алып калдык. Өч айлап ятты. Ярый әле мин үзем эшли торган
больницадан барысын да алып кайтып тордым. Әллә нинди түбәнлекләргә
барырга туры килде. Шул мәлдә Андрейның астыртынлыгы ачылды. Ул, миңа
әйтмичә, бер яралы НКВД политругын дәваларга йөргән икән. Төнлә китеп
югала торган иде. Миңа әйтергә шикләнгән. Мине гестапо кулга алса, кыйнап,
серне алулары мөмкин, янәсе. Шулай ир белән хатын бер-берсенә ышана алмый
иде. Политрукның хәле начар, Андрей бара алмагач, миңа дәваларга туры килде.
Канзафаров дигән егет. Казанныкы. Өзелер алдыннан әллә үлем исереклеге белән
сөйләнде: «Намусым чиста түгел, – диде. – Утыз җиденче елда, халык дошманы
дип, берничә кешене атарга туры килде. Ләкин алар намуслы кешеләр – бернинди
дошман түгел иде. Безгә боерык булды – без башкардык һәм кулыбызны кеше
канына буядык. Мин эчүгә сабыштым. Аракы бик әзгә генә тынычлык бирә
иде... Менә шулар өчен җәза. Яраланып, бүленеп калдым... Бәлки, юри ташлап
киткәннәрдер. Частьта минем бер абруем да калмады. Эчкәләгәч, боерыкны да
төгәл үтәп булмый. Минем биографиядә казына башладылар, пычракларымны
борыныма китереп төртеп иснәтергә тотындылар. Теге чакта кылган эшләремне
гаепкә алдылар. Боерыкны үтәмәсәм дә, ул гөнаһлар өчен җавап бирергә кирәк
иде... Ярый. Барысы да әйбәт, мин гөнаһларым өчен җәза алдым, тыныч күңел
белән китәм...»
Бу кешенең язмышы Оттоны да тетрәтте... Гөнаһ, җәза турында үзе дә көн-
төн уйлап йөри ул. Оккупантларга да җәза килер, җәзасыз калмаслар дигән
уй аңа ышаныч бирә иде. Клара да шуны тукыды, шушы тиклем кан коюлар
җәзасыз калмас дип нык ышана иде. Кеше каны җирдә ятмый...
Әнә Совет җәмгыятендә тәрбияләнгән кеше гөнаһ эшләр кылган да шуңа
җәза көтеп яшәгән. Эчтән кичергән, тынычлык күрмәгән, ә менә шул гөнаһлары
өчен җәза алгач, дөньядан чиста намус белән китүенә сөенә... Ә Эрхардның
башына шундый уйлар килә микән? Әллә аның уйлау сәләтен бетергәннәрме?
Кеше үтерү аңа берни тормый микәнни? Бу хәл адәм баласының табигатенә
бөтенләй килешми бит. Аның психологиясенә ят, кире тәэсир генә ясый
торган нәрсә. Ә Эрхардка уңай тәэсир итә. Пистолетын кешеләрнең күкрәгенә
терәп ата, үтерә. Һәм шуннан соң бик нык кәефе күтәрелә, хәмер белән
сыйланган халәткә керә. Нүжәли бу нормаль кеше? Ә менә Эрхардның
нормаль түгеллеге көнкүрештә, шәхси мөнәсәбәтләрдә сизелми кебек. Болай
ул ертлач, әшәке булырга тиеш иде. Әмма үзе бу үлчәмгә дә туры килми.
Эрхард үз начальникларын бик ярата, дөресрәге, алардан бик курка кебек иде.
Өстәгеләрнең һәр сүзе – аңа төп закон, яшәү чыганагы. Әллә начальниклардан
нык куркудан бер тайпылышсыз үтергәнме ул партизаннарны? Аларны юк
итмәсәм, минем үземне бетерәчәкләр дип уйлаганмы? Бу – иң уңайлы сәбәп.
Элек-электән кешеләрне кыру өчен кулланылган...
Әмма кадрларның, бу очракта Эрхард ишеләрнең, шушы принципка һәрчак
тугрылыгын ничек тәэмин итәләр соң? Адәм баласының бүген бер төрле булса,
иртәгә икенче төрлегә әйләнүе ихтимал бит. Фикерләре дә, кәефе дә гел үзгәреп
тора аның. Һәр кешенең шәхси мәнфәгате бар. Адәм баласы үзенең һәр эшенә
шуны куша, ягъни шәхси мәнфәгате белән дә эш йөртә. Немец тәртипләренә
буйсынмаган һәр кешене юк итүдә Эрхардның шәхси мәнфәгате бар микәнни?
Бу галәмәтләрдән Эрхард шәхси файда күрәме? Әмма андый нәрсә сизелми.
41
КАҺӘР
Партизаннарны аткач, ул бик зур канәгатьлек кичерә. Монысы инде үзенә
йөкләнгән бурычны үтәгәннән булсын ди. Тик моның белән генә кадрның
идеологиягә тугрылыгын тәэмин итеп бетереп булмый. Ярый, начальниклардан
куркудан кылсын да, ди, ул бу яман эшләрне. Ләкин адәм баласында мин-
минлек тә бар, аны ничек канәгатьләндерәләр? Бүләкләр биреп торалар, шул
мин-минлегенең нәфесен томалар өчен инде... Әмма кеше катлаулы, аңарда
җан конфликты да туарга мөмкин. Әнә теге яралы политрукта туган шикелле.
Юк, бу оккупантларда җан конфликты тумый, туа да алмый...
Беркөн тагын ерак шәһәрчек жандармериясенә бардылар. Эрхардтан башка
эш итә алмыйлар, ахрысы. Бу айларда оккупантлар крестьяннардан икмәк,
мал салымнары җыеп йөрде. Хәзер талау эшенә ныклап керештеләр. Эзлекле
алып баралар. Таланган икмәк, хайваннарны Германиягә озатып кына торалар.
Кайбер аңлырак крестьяннар властьларга каршылык күрсәткән. Менә шуларны
полицайлар җыеп төрмәгә утырткан. Эрхард сорау ала һәм язмышларын хәл
итә. Кайсын концлагерьга озатырга, кайсын юкка чыгарырга... Эрхард ике
тәүлек буе сорау алды. Нерв киеренкелегенә чыдашлы түгел, шунлыктан
ул да, полицайлар да эчә. Нык исергән килеш сорау алалар һәм кешеләрне
вәхшиләрчә кыйныйлар. Эрхард, чыдый алмыйча, ике крестьянны атып
үтергән... Аларны полицайлар, төнлә алып китеп, ниндидер карьер чокырына
күмеп кайтты. Хәзер оккупантлар бар әшәкелекне яшертен эшли. Шәһәрләрдә
төрле күңел ачу клублары ачкан булдылар. Барысы да әшәке эшләрен яшерү
өчен, халыкның күзенә төтен җибәрү өчен иде, билгеле...
Бу юлы да Эрхард үзеннән бик канәгать кыяфәттә, дөрес, монысында
ул яхшы ук кызмача иде. Ригада чыга торган «Твея» газетасын укый-укый
кайтты. Укый-укый да авызын күтәреп көлеп ала. Аннан тагын газетага текәлә.
Бераздан, башын артка ташлап, тагын шаркылдап ала...
Отто, машинаның фәлән җире сафтан чыкты, дип, Эрхардка ирештерде,
ремонтларга рөхсәт алды. Ул аны үзе дә төзәтә алган булыр иде, ләкин
Калниньны күрәсе бар иде. Шуңа күрә хәйлә корды. Оттога Калнинь аша
Шачин сүзләре килеп иреште: бу эшеңне хуплыйм, безне кызыксындырган
кирәкле мәгълүматларны кулга төшерергә тырышырсың, дигән иде ул. Отто
бер кечкенә пачка бланклар юнәтеп бирә алды. Башка эшләргә тотынырга
кыюлыгы җитми иде әлегә. Эрхард һаман ышанмыйча карый, машинада үзе
белән автоматлы сакчы йөртә иде. Дөрес, ул хәзер бераз йомшады шикелле.
Хәер, төрле көнне төрлечә. Кемдер аңа телефоннан бүген ничек булырга
кирәклеге хакында шылтыратып тора иде...
Машинаны рәтләп маташканда, Калнинь пышылдады: бүген фәлән-фәлән
төшкә очрашырга барырга тиешсең, диде. Адресны кабатлады. Тукта, Клара
яши торган йорт ич ул...
Отто, теш врачына барам, дип, начальниктан рөхсәт алды һәм елганың
теге ягына юнәлде.
Йортны тиз тапты, кирәкле квартира икенче подъездда иде. Ярым караңгыда
өченче катка күтәрелде, бераз тыңлап торды да шартлы сигнал буенча ишек
шакыды. Тагын тыңлады. Тагын шакыды. Шунда ишеккә килгән аяк тавышы
ишетелде. Һәм ишекнең бер каты ачылды да, ярыктан хатын-кыз тавышы
«пороль» дип эндәште.
Бу Рута булып чыкты. Отто нишләптер аның тавышын танымады. Әллә
тозакка эләктемме дип куркып калды. Эчке кесәсендә йөртә торган кечкенә
пистолетын кулына тотып, эчкә атлады.
42
Х И С А М К А М А Л
Ишекне япкач, Рута аңа таба борылды, прихожийда шәм яна иде, шуның
тонык яктысында Оттоның куркып тартылган, шәмәйгән йөзен күреп елмайды.
Олы якка чыгып, палас җәйгән идәнгә утырдылар. Тәрәзә пәрдә белән
ябылган, сыек кына яктылык төшә. Рута аякларын кырыйгарак куеп утырды,
Отто кырын сузылды.
Башта Рута хәл-әхвәл сорашты. Оттога сынап карап торды. Аның шактый
таушалган төксе йөзен күрде, күңеленә ышаныч билгеләре чыкты. Шикләре
таралгандай булды, чөнки Оттоның бөтенләй үзгәрүе дә мөмкин иде бит. Ләкин
Отто кәеф кешесе түгел икән, көн саен үзгәреп тормый, холык-фигыле нык,
ышанычлы. Һаман элеккечә шикелле.
– Заданиене тыңла, – диде Рута. – Үзәк сатлыкҗан Ишкальнны юлдан алып
ташларга карар чыгарды, чөнки, немецларга бирелеп, үз милләттәшләрен бик
нык сата башлады. Оккупантлар салым җыйганда, крестьяннарны талаганда
да үзен начар яктан күрсәтте. Балалы крестьяннарны да якламады. Кан-яшь
түгеп, аягына тезләнделәр, шуларга да шәфкать күрсәтмәде... Ишкальнны
немецлар кулы белән дөмектерергә, диелде. Ничек итеп? Аңа карата компромат
әзерләргә, начальникларына төртергә... Барып җиттеме? – Отто, ияк кагып,
аңлаганлыгын белгертте. – Компроматның эчтәлеге болай: фәлән җирдә
партизаннарны тоткач, Эрхард сорау ала. Ике партизан да Ишкальн белән
бәйле булуы турында сөйли. Немецларга каршы эшләгән эшләре хакында әйтеп
бирә. Барып җиттеме? Син Эрхардтан пичәт, имза куелган буш бланклар кулга
төшерәсең. Язуын килештереп язучылар табылыр. Мөмкин эшме бу, түгелме?
Эрхардның сүзе тикшерелми, аңа ышаныч зур.
– Әйе, аның абруе зур, «алыштыргысыз» дигән карточкасы бар, – дип куйды Отто.
Рута моның нәрсә икәнен белә иде. Ияген генә какты. Отто да кызны аерым
бер ымсыну белән күзәтә иде. Элеккеге вакытлар исенә төшеп китте. Ул
вакытта ачуланышып, аңлашмый йөрүләр хәзер бары дусларча шаяру, яшьлек
юләрлеге булып күренә. Кыз тулыланып киткән, пөхтәрәк киенгән. Әллә кияүгә
чыкканмы, әллә берәрсенең мәгъшукасы булып торамы?..
– Монысы аңлашылды, – диде Рута. – Менә икенче задание. Эрхардны тизрәк
дөмектерергә кирәк. Үзәк моңа бик зур әһәмият бирә. Ник икәнен әйтмичә дә
беләсеңдер... – Рута, сүзен бетереп, Оттога карады. – Нигә эндәшмисең?
– Эрхард янында һәрвакыт сакчы, бер адым да калмый, – диде Отто. Һәм
уйланып тора башлады. Шактый озак пауза булды. Отто телгә килде: – Әгәр
мин Эрхардка финка белән кадасам, арттан автомат мине өзеп ташлаячак.
Үземне дә, аны да бетерсәм генә инде. Задание шундыймы?
– Син нәрсә, Отто, ничек инде? Үзең исән калырга тиеш! Әгәр исән
калырлыгың булмаса, тотынма! – Рута чын күңелдән Оттоны кайгырта иде.
– Тотынмасаң гаепләрләр, – дип куйды Отто.
– Шачин белән үзем сөйләшермен, синең башың ике түгел ич, аңларлар...
Бүтән юл белән юк итү хакында уйларга кирәк булыр...
– Нинди юл тагын?
– Беткәнмени әмәлләр? Машинасына мина куярга, мәсәлән...
Рутаның сүзләреннән соң Отто тагын озак кына уйланып торды. Төрле
вариантларны фикер бизмәненә куеп караганлыгы битендәге чак кына
сизелерлек күләгәләр хәрәкәтеннән дә сизелә иде. Рута, кабат сүз башлап, аңа
Ригадагы ике очрашу урынын әйтте.
Шуның белән әңгәмә тәмамланган кебек булды. Отто Шачин турында
сорашты.
43
КАҺӘР
– Нишләп Стубе турында бер хәбәр дә юк, – диде.
– Аны концлагерьга озатканнар, – дип аңлатты Рута.
– Димәк, безнекеләрне сатмаган?
– Юк, бераз мәгълүматлар алганнар аңардан, – диде Рута. – Ситуацияне
анализлагач, Шачин шундый нәтиҗәгә килгән...
Рута кухняга чыгып китте, анда шактый торып, керосинкада кофе кайнатып
алып керде. Палас өстенә газета җәеп, чәйнекне, стаканнарны урнаштырды.
Отто сумкасыннан тушёнка чыгарды, аны пәке белән ачты да уртага куйды.
Ләкин ипи юк иде. Кофены тушёнка капкалап эчтеләр...
Кыз эшеннән зарланды. Яшь сыгып та алды. Оттодан ярдәм сорады,
җайлырак эшкә урнаштыр, дип үтенде. Немецлар хәзер җиңәчәкләренә үзләре
дә ышанмый, диде. Бу инде сер түгел. Отто кызга ярдәм итәргә теләвен әйтте...
Инде кич булып, караңгы төшеп килә иде. Ут элдереп тормадылар. Рута
ниндидер ым белән «кунып кит» дигән ишарә ясаган кебек булды. Отто, кыз
әйтмәсә дә, кунарга уйлап тора иде.
Рута чәйнек, стаканнарны газетага төреп алды да кухняга чыгарып куйды.
Отто, аягөсте басып, күн тужуркасын салып тора иде. Рута килде дә, аның
күкрәгенә башын куеп, ике беләге белән муеныннан кочаклап алды. Оттоның
тәне буйлап электр тогы узган кебек булды. Аның бу кызга күптән күңеле
тартыла иде, ул Рута хакында еш кына уйлана иде. Нилектән – үзе дә тәгаен
генә белми. Шушындый куркыныч чорда бер җепкә бәйләнгән булудандыр,
ахрысы. Отто кызны диванга таба этте.
Рута чишенгәндә, ул аңа карамаска тырышты. Кыз чырт-чырт итеп үзенең
каптырмаларын ычкындыра, юка целлюлоз оекларын ботыннан ниндидер
тансык кыштырдау тавышы чыгарып шудырып төшерә. Кара нинди кадерле
кыштырдаулар, нинди күркәм, күңелгә якын икән. Аның чигәсенә йөрәк
тибеше кечкенә чүкеч белән гүя суккалап тора башлады. Отто үзенә үзе
аптырады: аңарда мондый хисләр ничек саклана алган соң? Ул бит упкын
кырыеннан кыл өстендә йөри. Үзендә бернинди кешечә тойгылар калмагандыр
дип уйлый иде. Отто кыз янына килде, аның биленнән кочып алды. Кыз, ут
кебек кайнарланып, ялкын бөркеп тора иде. Ул шул ялкынга омтылды...
Башка чара юк, ахрысы, дип уй йөртте Отто. Эрхардны һәр адымда сакчысы
каравыллап тора. Димәк, ул вәхшине бетергән очракта аның үзенә дә бетәргә
туры килә. Ярар, шулай булсын, бу мәхшәр эчендә, канга буялып йөри-йөри,
яшәүдән, кешеләрдән җаны тәмам бизде. Кешеләр бер-берсен уздырыштан сата.
Шуның белән дан казана, үзләренең тормышларын кора, гаиләләрен тәэмин
итә. Властьлар кешеләрнең шул йомшаклыгыннан оста файдалана. Шуңа гына
исәп тота. Адәм балалары бер-берсен сатмаса, властьлар яши алмас иде... Әйе,
башка әмәл табып булмас, ахрысы, кызыллар килгәч, аңа барыбер көн булмаячак,
оккупантларга эшләгәнсең, дип гаепләячәкләр, Себергә озатачаклар. Шуңа күрә
Эрхард белән бергә бетү хәерле булачак. Ә нәрсә жәлләргә? Жәлләрлек берни дә
юк. Абыйсы белән апасы яшәячәк. Беркөн генә Калнинь аларда булып кайтты.
Әйбәтләр әле, ди. Үзләрендә немец начальниклары тора икән. Оттоны эзләп,
гестаподан өч мәртәбә килгәннәр, ди... Аның өчен хәзер җан асрауның бер
мәгънәсе дә калмады. Иң яхшысы, бер тирән карьер чокыры яныннан үткәндә,
кинәт кенә машинаны ярга таба борырга да түбәнгә мәтәлергә и бетте! Берсе дә
исән кала алмый. Болай эшләү упкынга бик якын юлдан үткәндә генә мөмкин.
Оттоның ни эшләргә теләгәнен тегеләр белеп өлгергәнче, җәһәннәмгә очарга.
Сизенсәләр, аңа атарга өлгерерләр, һәм бар эш бозылыр.
44
Х И С А М К А М А Л
Әйе, ул соңгы чиккә җитте бугай. Руслар килгәч, аны аяу булмаячак. Шачин
якламасмы? Ул әллә исән кала, әллә юк. Икенче җиргә күчереп куюлары да бар.
Аннары бөтенләй бетәргә генә кала. Немецларга каршы кылган гамәлләреңне
беркем белми, шаһитлар юк. Оккупантлар кушкан эштә эшләгәнне күпләр
күреп тора. Шаһитлар күп табылыр. Шуңа адәм баласының бер-берсенә бүре
кебек каравын һәм сатуын кушсаң, бөтенләй рәт бетә. Кызыллар килгәч, күп
кан коячаклар әле. Оттоларны түгел, әнә революция ясаган, Кышкы сарайны
штурмлап алган латыш укчыларының кайберләрен дә Сталин аттырган. Белгән
кешеләр хәзер астан гына сөйли, бер гаепләре дә юк иде, дип... Кычкырып
әйтергә куркалар... Нәрсә ул үзен жәлләп тора, ичмаса, латыш җирен бер
канечкеч палачтан коткарыр. Эрхард бетсә, аның урынына бүтәне килерме?
Юк, Эрхард кебек үк явыз палач бүтән булмас. Һәр кеше дә палач булырга
сәләтле түгел. Түгел! Аннары Отто үзен намус газапларыннан коткарачак.
Бу тиклем рухи бөлгенлектә яшәү башкача мөмкинме? Ул бит тәмам череп
таркалган хәлгә калды. Эчендә бер таянычы юк. Кешедә эчке таяныч булмаса,
ул бетә инде. Оттоның барча таянычлары чәлпәрәмә килгән. Аны җыю, кабат
төзәтү мөмкин түгел...
Отто очрашуга шундый кәеф белән килде. Кызылларның җиңүе көн
кебек ачык, Шачин белән шул хакта сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Аларны
немецларга эшләделәр дип гаепләячәкләр. Шачин нинди гарантия бирә? Ул
бит Үзәк кешесе, белергә тиеш. Ниндидер чара-таяныч булуы зарури...
Шачинны күреп, күңелен һәрчак кырып, борчып торган мәсьәләләргә
ачыклык кертергә өметләнеп килгәч, анда, һич көтмәгәнгә, Рутаның гына
булуы Оттоның бераз кәефен җибәрде. Ләкин сөйләшә-аңлаша торгач, ике
арада җылы мөнәсәбәт урнаша башлады. Баштагы кәефсезлек ниндидер
мөлаемлык, самимилек белән алмашына барды. Рутаның да җан сызлаулары
Оттоныкы кебек иде. Киләчәк турындагы билгесезлек тә эчен нык пошыра
икән. Ул, Шачин белән конкрет сөйләшеп, ниндидер гарантия таләп итәчәген
әйтте. Уртак бәла кешеләрне тиз якынайта шул. Кискен шартларда бигрәк
тә. Һәм үзендә әле дә кешечә хисләр сакланып калуына янә аптырады ул,
Рутаның берни сиздермичә, басым ясамыйча, шул хисләр дөньясына алып
керүенә бик тә сөенде. Бу исә кызның уңганлыгын, аңарда хатын-кыз мутлыгы
булуын күрсәтә иде. Аның үзен жәлләмәвен, күңел юмартлыгын бәяләми һич
мөмкин түгел. Менә ичмаса чын, эчкерсез хатын-кыз дип сокланды Отто. Юк,
ул Рита белән улын бер минутка да исеннән чыгармады. Шулай да бу киртә
Рута хисләренә җавап бирергә комачауламады. Ситуация башка, Рута үзе дә
бүтән, Отто белән бер чылбырга бәйләнгән кеше...
Кичә генә ул дөньядан тәмам бизгән, яшисе килми иде. Ә Рута янында
төн уздырганнан соң, гаҗәп хәл, бөтенләй үзгәреп китте. Аңа яшисе килү
теләге кабат кайткан кебек булды. Тормыш белән ике арадагы рухи конфликт
йомшарган, кискенлеген җуйган иде...
Машина ремонтланып беткән иде. Отто аны кабызды да Эрхард йортына
килде. Каршы алырга, гадәттә, сакчы чыга торган иде, бу юлы никтер
күренмәде. Нәрсә булды икән? Парадный ишектән керүгә, аның каршысына
хезмәтче хатын килеп басты. Эрхардны иртәнге биштә комиссариатка алып
киткәннәр. Ниндидер яшерен киңәшмә диме шунда... Ә Отто Эрнаны базарга
алып барып кайтырга тиеш булып чыкты. «Миңа нәрсә, баш өсте, – диде Отто.
– Эрхард ачуланмасмы соң?» Хезмәтче хатын, «юк» дигәнне белгертеп, ым
какты. Ул арада өске кат баскычыннан Эрнаның төшеп килгәне күренде. Бик
45
КАҺӘР
модалы итеп киенгән, шоколад төсендәге йөзе, миндаль күзләре, сыгылмалы
фигурасы аны бик тәэсирле итә иде.
Эрна арткы утыргычка кереп утыру белән, сөйләнергә, куштанланырга
тотынды. «Мин сине күптән күзәтеп киләм, син әйбәткә охшыйсың», –
диде ул, Оттога елмая-елмая. Аннары үзе турында да ачылды. Эрнаның
бабалары шушы Митавада банк тоткан. Хәзер өлкә комиссариаты урнашкан
бина аларныкы булган. Ләкин күп тә үтми, бу банкны Кёнигсбергтагы зур
банк йоткан. Банклары бөлеп калган. Бераздан дөньялар үзгәргән. Латвия
мөстәкыйль дәүләткә әйләнгәч, банк бинасы тагын аларга тиеш булып чыккан.
Ә ул – бердәнбер варис, хәзер шул бинаны үз исеменә яздырырга йөри, аңа
Эрхард та булыша икән. Әмма фронтта эшләрнең начарланып китүе варислык
мәсьәләсен читкәрәк этәргән. Эрхард та аңа сабыр итеп торырга кушкан...
«Фронтта эшләр начарланды» дигән чакта Эрна Оттоның йөзенә, кыяфәтенә
нык текәлеп торды. Отто моны сизде һәм төсенә берни чыгармаска тырышты.
Бу хатын аны сүз саен сыный иде. Оттоны мактап алуы да шуңардан,
билгеле. Хезмәтче хатынның да аны күзәткәне, сынаганы сизелә иде. Эрна
да, сиздермәскә тырышып, читтән-читтән генә һаман аны сынап утыра.
Немецларда шулай бер-берсен күзәтү хәрби һәм цивиль закон итеп кертелгән,
ди. Отто немецлар белән бәйләнешкә кергәннән бирле моны күп сынады һәм
бу хакта хәзер икеләнми иде. Ул һәрчак энә өстендә утырды.
Эрна базарда байтак йөрде. Ике сумка тутырып яшелчә, алмалар алган иде.
– Эрхардны вегетарианлыкка күнектермәкче булам, – дип аклангандай
әйтеп куйды ул, ташкабакларны башка букчага җайлый-җайлый. – Ә ул һаман,
ерткыч кебек, иткә тартыла. Бер-ике көн генә яшелчә белән тора да аннары ит
таләп итә. Ул әйттеме – бетте, үзенекен эшләми туктамый, кырыс холкын син
дә үзеңдә татыгансыңдыр...
– Буйсындыручылар өчен гадәти хәл, – диде Отто.
– Ул үз персонажыннан башка беркемне танымый, – дип куйды Эрна, алгы
утыргычта матур аякларын чалмаштырып утырып.
Отто аның сүзләреннән сагая калды, ни өчен әле ул Эрхардны яманлый?
Аның да үзенә кушылып нидер ычкындыруына исәп тотамы? Отто аның
сүзләрен колак артыннан гына уздырып җибәрде.
– Хәтта мине хатын-кыз буларак та танырга теләми, – дип дәвам итте
Эрна. – Үз-үзен культка әйләндергән, шул культка табынып яши, ягъни үзенә
һәм фюрерга гына табына. Вегетариан булырга теләве дә фюрерга иярүдән...
Эрна, бу сүзләрен әйткәндә, тагын Оттоның йөзен күзәтте. Нигә миңа
шундый сүзләр сөйли икән бу, дип пошынды Отто, әллә провокация ясау
максатыннан шулай эшлиме?
Кайтып җитәрәк, Эрна тагын да гаҗәпкә калдырды.
– Сине күптән күзәтәм, – диде ул. – Син әйбәт ир булырга охшыйсың. Әмма
кызыллар сине бозмадымы икән?
– Мин алар белән аралашырга өлгермәдем, – диде Отто, бик ышандыргыч
төстә.
– Ир-атның бар нәрсәсе тышта, шуңа аларны чамаларга була, ә хатын-
кызның бар нәрсәсе эчтә...
– Бәлки, шулайдыр, – дип елмайды Отто. Бу чибәр хатын янында җансыз
таш та елмаймый түзмәс иде дигән уй килде аңа. Шулай итмичә ярамый,
Эрнада ничек тә ышаныч уятырга кирәк иде. Хуҗаның этенә дә елмаерга
куша ачы тәҗрибә.
46
Х И С А М К А М А Л
– Без аулакта очраша алабыз, – диде Эрна.
Отто, аны шаярта дип белеп, борылып карады, әмма хатынның йөзе җитди
иде. Монысы тагын нәрсә? Аны капкынга эләктерергә исәплиме? Отто җавап
бирмәде, хатынның сүзләрен шаяру дип кабул иткәнен белгерткән кыяфәт
чыгарды.
– Мин чынлап әйтәм, – дип, Эрна озын керфекләрен сирпеп карап алды.
– Эрхард мине атып үтерер.
– Юк, белсә дә, рәхмәт кенә әйтер, ә без аңа белгертмәбез...
– Зинһар, мине андый кырын эшкә тартмагыз, мин Эрхардка хыянәт итә
алмыйм. Аңа хыянәт итүне үземә түбәнлек саныйм! – Оттоның сүзләре катгый
һәм каршы килмәслек тон белән чыкты. Бәлки, болай ук кырт кисеп баш тарту
дөрес тә булмагандыр, һәрхәлдә, ничектер билгесезрәк, томанлырак итеп
әйтергә кирәк иде. Отто моны соңрак аңлады, ләкин сүзне кире кайтарып
алып булмый иде инде. Шул мәлдә хатын аны ниндидер яшертен эшкә ялларга
ниятләгән шикелле тоелды. Ә Эрхардка хыянәт итмәү турында дөрес әйтте
ул. Эрна моны аңа, һичшиксез, җиткерәчәк.
Машинаны гаражга куйганда, Оттога бер уй килде: әллә Эрна белән, чыннан
да, очрашып караргамы икән, ул бит өлкә штабы тирәсендә чуала. Бәлки,
берәр сер ычкындырып ташлар? Шачин моңа нәрсә дияр иде икән? Ләкин
аны күрү хәзер мөмкин түгел. Немецлар җәза эшен бик нык көчәйтте. Җирле
милләтчеләр дә активлашты, үзләренең туганнарын саталар...
Сәер хәл: немецлар ничек итеп үз кадрларында кеше үтерү теләген даими
булдырып тора ала? Оккупантлар моңа ничек ирешә? Куркыту ашамы? Әйе,
куркыту бик көчле аларда. Гестаподан дер калтырап торалар. Ә тагын нинди
механизм кулланалар? Куркыту гына җитмидер, адәм баласы хәрәмләшә,
өстән кушкан боерыкка, идеягә тугры гына кала алмый. Монда исә шымчылык
хәрәкәткә килә. Немецларда һәркем күзәтү астында тотыла. Шымчылар
өстеннән дә шымчылар куелган. Эрна, мөгаен, Эрхардка шымчы итеп
җибәрелгән. Эрхард үз нәүбәтендә Эрнага шымчы ролендә булырга тиеш.
Отто да үзен күзәтүләрен һәрвакыт сизеп, күреп тора.
Тагын ни белән кадрларның тугрылыгын тәэмин итәләр? Аларның хайвани
инстинктларын канәгатьләндерепме? Төрле күңел ачу йортлары ачып,
начальникларга кәнизәкләр тотарга рөхсәт бирепме? Бусы да шактый киң
кулланыла. Аннары бүләкләү ысулы көчле стимул булып тора. Әнә Эрхардны
бүләкләп кенә торалар. Эрна исә аны бик тәрбияли, һәр көйсезләнүен,
тискәрелеген тизрәк төзәтергә ашыга.
Беркөнне Огре шәһәрчеге жандармериясенә барганнар иде. Әмма анда
Эрхардка эш булмады. Полицайлар бер генә партизанны да, салым түләгәндә
властьларга каршылык күрсәткән бер генә крестьянны да тотып китермәгәннәр.
Эрхард пистолетын эшкә җигә алмады. Әй ачуланды, әй күперенде. Тиресеннән
чыгарлык дәрәҗәдә ярсыды. Полицайларны аерым-аерым тиргәп чыкты.
Борын төпләрендә пистолетын болгый-болгый мыскыллады. Куркаклар, дип
атады, фюрерга тугры булмауда гаепләде. Эрхардның артын яларга торган
полицайлар аны сыйпап йомшартмакчы булды. Әмма Эрхард ул җимгә
капмады, ачуланып, янап чыгып китте.
Юл буе ул хәтәр бүртенеп, күперенеп, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча
гына кайтты. Өйдә, ул ишектән керүгә, аның кәефе кырылганын сизделәр
һәм кәефен күтәрергә теләп йөгерешә башладылар. Нервларын җан кыю
белән тынычландырырга күнеккән Эрхард бүген, корбаннар булмагач, тәмам
47
КАҺӘР
чыгырдан чыккан иде. Бу хәл аның психологиясенә каты суккан булырга тиеш.
Билгеле шартларда адәм баласы кан коюдан канәгатьлек, күңеленә тынычлык
таба икән... Менә ул нинди хәлгә җиткән... Палач хезмәтен үтәүчеләр дә
шулай була торгандыр. Һәр хезмәт кешедә үзенең мөһерен калдыра шул...
Ике хатын-кыз Эрхардның итекләрен салдырды, йомшак башмаклар кигезде,
үзләре иркәләп-назлап сөйләнә иде. Шулай юмалый-юмалый, аны өске кат
баскычыннан алып менеп киттеләр...
Кухняда эшләүче яшьрәк хатын Оттога һәрчак ягымлы һәм хәерхаһ
карый иде. Эрхард менеп киткәч, ул Отто янына килде дә, җиңеннән тартып,
заговорчы төсле, күз кыскалады. Аны урындыкка утыртты, алдына бер
чынаяк кофе китереп куйды. Отто, рәхмәт әйтеп, кофены уртлап-уртлап алды.
Хатын тагын ияге белән өскә ымлап күрсәтте, аңа итеген салырга, башмак
кияргә ишарәләде. Отто монысына да күнде. Хатын аны, җиңеннән тотып,
веранданың караңгы хутыннан өске катка алып менеп китте. Шыпырт кына бер
почмакка килеп бастылар да алга карадылар. Пәрдә ябылмый калган төштән
яп-якты итеп яктыртылган зур гына бүлмә эче күренде. Анда, бүлмәнең ишек
ягында, өстәл тора, кәнәфидә исә Эрхард җәелеп утыра иде. Өстәлгә озынча
ак чынаяк белән кофе һәм бер шешә коньяк куелган. Эрхард башта чәшкесенә
кофе агыза һәм шуңа коньяк өсти, шуны кинәнә-кинәнә йоткалап ала. Үзе ни
өчендер күзлек кигән. Юкса ул үрәкарау түгел иде шикелле. Егерме метрдан
кешеләрнең нәкъ баш лепкәсенә туры тидерә иде. Менә эчке бүлмәдән озын
зәңгәр халат кигән Эрна килеп чыкты. Тәрәзә буендагы радиоланы кабызып
җибәрде. Бик йомшак музыка агыла башлады. Отто аны таныды, бу мәшһүр
«Төрек маршы» иде. Гаҗәп моңсу көй. Шул көй ритмына буйсынып, Эрна иң
элек халатын салып урындыкка куйды. Ул сөттәй ак пляж костюмыннан калды.
Көй уңаена тыйнак кына аякларын, тезләрен биеткәләде. Шоколад төсендәге
аяклары төз һәм матур иде. Эрна музыка көенә ныграк буйсына барды, шул көй
уңаена бюстгальтерын ычкындырды һәм бөтенләй салып ташлады. Хатынның
күкрәкләрен дә кояш ашаган, алар яңа гына төртеп чыккан гөмбәләр төсле
тыгыз һәм тураеп тора иде. Шул килеш Эрна тезләрен, күкрәкләрен биеткәләп
юанды. Кыскасы, хатын, шул рәвешле, Эрхардның күңелен күрергә тырыша,
бар байлыкларын тәкъдим итә иде. Менә ул ак тешләрен күрсәтеп елмайды
да ак трусигын сала башлады. Эрхард исә, берни булмаган кебек, кофесына
коньяк өстәп маташа иде. Күзләре Эрнада, ә кулы авызына китерә дә, әз генә
уртлап куйгач, аны кире өстәл өстенә куя. Эрна, трусигын тәмам шудырып
төшереп, кулына тотты да арты белән борылды. Аның аркасы, очасы да кырып
ясалган кебек дөрес һәм матур иде. Ул көй ритмына бераз гына билен, аякларын
биетеп торды да бюстгальтерын кире киеп куйды, озаклап шыртлавыкларын
каптырды. Аннары салмак хәрәкәтләр белән трусигын кияргә кереште. Башта
бер аягын күтәреп эләктерде, тезенә чаклы китергәч, икенче аягына киде һәм
югары тартып менгерде. Үрелеп халатын алды, йөзе белән Эрхардка борылды,
тагын да ымсындыргыч итеп елмайды. Эрхардка таба сузылыбрак, нәрсәдер
көтте, елмаеп карап торды. Әмма Эрхард, берни булмаган, күрмәгән кебек,
кофелы коньягын уртлый-уртлый утыра бирде. Ул Эрнаның хәрәкәтләренә
берничек тә җавап бирмәде, кәефе килгәнме-юкмы икәнен дә белерлек
түгел иде. Ул инде, бәлки, исереп тә беткән булгандыр. Хәзер, Эрхард бүтән
вакытта да хатын-кызларга бер дә дикъкать итми иде. Отто моны әллә ничә
мәртәбә үзе сынады. Аңарда хатын-кызларга карата ниндидер яшерен үч
бар иде кебек. Полицайлар тотып китергән хатын-кызлардан сорау алганда,
48
Х И С А М К А М А Л
Эрхард аеруча кансыз кылана иде. Нәрсәдән бу, дип, Отто гел аптырады. Менә
хәзер дә аптырашта иде ул. Эрна, Эрхардка таба иелә төшеп, елмаеп торды,
бик ымсынып, нидер көтте. Ләкин тегенең тарафыннан бернинди игътибар
булмагач, халатын эләктерде дә эчке бүлмәгә таба юнәлде...
Нинди иблис бу Эрхард, дип, уйга калды Отто. Ул арада хезмәтче хатын
аның җиңеннән тартты. Алар шыпырт кына баскычтан аска төшеп китте.
Керогазында су кайнап торган икән, хатын тиз генә кофе кайнатты һәм
чынаякларга бүлде.
– Күрдеңме? – дип пышылдады ул, күз агын ялт-йолт китергәләп. – Эрхард
Эрнаның ятагына бармый, янына ятмый. Белдеңме? Эрна шуңа күрә нишләргә
белми үрсәләнә. Әллә Эрхардның рәте юкмы икән, ә?
– Белмим, нишләп миннән сорыйсың?
– Ир-ат ир-атны яхшырак беләдер инде...
– Әйтә алмыйм.
– Син аның серен ачарга теләмисеңме?
– Нинди сер? Мин берни дә белмим, – диде Отто.
– Ник ул Эрнага битараф икән соң? Сәбәп нәрсәдә?
Отто ни әйтергә белмәде, тынып калды. Авыз белән өстәл арасында
чынаяклар гына хәрәкәтләнде.
– Эрна аның кеме соң? – дип кызыксынды Отто.
– Эрхард ишеләргә кәнизәк тиеш икән. Начальниклары боерган, Ригадан
ияреп кайткан иде.
– Эрхард бит үгез кебек таза.
– Әйе, ләкин Эрна ятагына ятмый. Нәрсә кирәктер инде? Эрна шуңа бик
борчыла...
– Нәрсәдер бар монда, – дигән булды Отто, ул палач турында кешечә фикер
йөртүдән тыйлыгып һәм шуны сиздермәскә тырышып.
– Ярый, бар, – дип, хатын кабалана-кабалана, урыныннан кузгалды. – Хәзер
кыңгырау шылтырар... – Оттога бу серне белгерткән өчен, ул үзе дә шөлләгән
шикелле иде. Шуңа күрә Отто тиз-тиз итекләрен киде дә чыгып китте.
Эрхардның шундый сәер ягы ачылуын ул тыныч кабул итте, чөнки аның
бер гаепсез кешеләрне атып, үтереп йөрүеннән үзенә берни дә булмавына гаять
дәрәҗәдә гаҗәпләнә иде. Ничек инде, ул кешеләр канын коя, әмма бер җәза
дә алмый. Бу бит коточкыч гаделсезлек, моңа табигатьме, башка көчләрме
җәза бирергә тиеш дип ышана иде Отто. Кан кою җирдә җәзасыз калырга
тиеш түгел... Кан бит үзе генә дә кешегә бик нык тәэсир итә. Кешегә генә
түгел, хайваннарга да. Мал чалган җирдә, кан исен сизеп, сыерларның хәтәр
үкерешкәннәрен дә күзәтергә туры килгәне булды аның. Кан исе хайваннарны
да котыру халәтенә китерә. Эрхард кеше канына битараф кала ала микәнни?
Ничек итеп? Әллә аңарда адәм затына хас тойгылар бөтенләй юкмы? Әллә
үз-үзен мәҗбүр итеп тыямы ул тойгыларын? Ничек кенә булмасын, кешенең
җанын кыю аның психологиясендә эз калдырырга тиеш. Эрхард автомат
дәрәҗәсендә боерык үтәргә күнектерелгән булса да, җаны бар ич әле аның.
Ми тартмасы да бөтенләй үк үлмәгәндер. Ничек аның башында бер сорау да
тумый икән? Адәм баласы бит сораулар белән туа. Эрхард кебекләр үзләрен
тулысынча хаклы итеп саный, күрәсең. Газетларга да язалар: без тарихның
канлы, пычрак эшен башкарабыз, кан коюдан курыкмагыз, диләр. Эрхард, шул
котырган фюрер сүзләрен чынга алып, шуңа тугрылыклы булырга тырышамы?
Билгеле, шулай. Ул бик кирәкле, җаваплы эш башкарам дип уйлый инде. Аңа
49
КАҺӘР
аз гына вакытка булса да аек акыл килми микәнни? Бер гаепсез балаларны юк
итүне ничек башка сыйдырырга һәм акларга мөмкин? Моның өчен бөтенләй
башсыз булырга кирәк. Фашистлар үз кадрларын шултиклем җансыз автоматка
ничек әйләндергән? Хуш, аларны үлем куркынычы астында тоталар, шуңа
адәмнең боерык үтәүдән башка чарасы калмасын да ди. Ләкин үлем куркынычы
алай нык тәэсир итмәгән очраклар да була ич. Ул чагында нәрсә? Фюрерга
сукырларча табынумы? Фюрер әйтте – бетте, закон, ул тикшерелми, бары үтәлә
генә. Бер гаепсез җирле халыкны гаммәви төстә кырганда, «нигә», «ни өчен»
дигән сорау туарга тиеш. Тумыйча кала алмый. Әллә бу эшнең зарурилыгы
бармы соң дип уйларга куркамы немец солдатлары? Ләкин аларны куркак?
дип әйтеп буламы? Күпме кешеләрне нахакка үтерәләр, барысы да тоташ
ерткычлар түгелдер бит инде?
Хезмәтче хатынның «әллә Эрхардның ирлегенә хилафлык килгәнме» дип
шикләнүе бер дә нигезсез түгелдер. Хикмәт нәрсәдә булырга мөмкин? Әллә
табигать эшеме бу? Табигатьтә дә үз-үзен саклау, үз-үзен яңарту галәмәте бар.
Мәсәлән, агач үзенең төп кәүсәсен саклап калыр өчен кайбер ботакларына
кирәкле матдәләр бирүне туктата һәм ул ботак корый. Биредә дә шуңа
охшашрак бер хикмәт түгелме? Кеше канын кою Эрхард психологиясенә
начар тәэсир итәдер, моны ул үзе дә аңлап җиткермәскә мөмкин. Шул кире
тәэсир аның берәр әгъзасын зәгыйфьләндерүгә китерсә, нәрсәсе гаҗәп? Кайбер
кешеләр кан күргән чакта һушларын да җуя ич. Табигатькә каршы барсаң, ул
сиңа җәза бирә дигән фикерне дә кайдандыр укыганы бар. Менә, шул рәвешле,
Эрхардка да табигать үзе җәза бирмәдеме икән? Бик ихтимал бит бу!
Тагын бер гаҗәп хәл: Эрнаның шәрә тәне Оттога никтер бер дә тәэсир
итмәде. Бу оккупантларга тәмам каны каткан икән. Ул нәфрәтнең чәнечкеле
чыбыгын бернинди матурлык та үтеп чыга алырлык түгел. Оккупантларда
кешечә сыйфатлар юктыр да анысы. Ә бит кешечә кыланырга маташалар.
Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәттә булса да! Инстинктлары сүнмәгән,
шуны канәгатьләндермәкче булалар. Ә соң кеше үтерү инстинкты каян килгән?
Чыннан да, немецларда культура дигән нәрсә тышкы юка кабык эчендә генә
булган. Котырган фюрер үзенең канечкеч идеяләре белән ул «кабык»ны
бик тиз салып ташлаттырган булырга тиеш. Кешедәге борынгыдан килгән
һәм томаланып торган ерткычлык инстинкты бәреп чыккан һәм үзенең
ерткычлыкларын кыла башлаган. Адәмнең эчендә ерткыч утыра бит. Менә
шул ерткычның кулларын котырган фюрер чишеп җибәргән. Гыйфрит шешә
эченнән чыгарылган, хәзер аны тиз генә элеккеге урынына кертә алмыйсың.
Аңардан физик юк итеп кенә котылырга мөмкин. Мөгаен, бүтән чара юктыр...
Калнинь яңа хәбәрләр китерде: Курск дугасында моңарчы күрелмәгән
бәрелеш булган, ике яктан да бишәр йөз танк кара-каршы килеп сугышкан.
Күп кан коелган. Немецларны чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Сталинградтан
соң бу аларның иң зур җиңелүе булган. Һаман да артка тәгәриләр, ди. Димәк,
көчләре сүрелә бара. Шулай булырга тиеш тә иде ул.
Икенче хәбәр Оттоны уйга калдырды. Эш шунда: Калнинь белән Оттоны
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турында СССР Югары Советының
Указы «Известия» газетасында басылып чыккан. Латвия Компартиясе Үзәк
комитеты тәкъдим иткән булган, дип аңлатты Калнинь. Башта Отто моңа һич тә
ышана алмады. Икенче көнне, очраша торган квартирада газетаны үз күзләре
белән күргәч тә ышанмады әле. Бу «Умант» операциясе өчен булырга тиеш,
дип шәрехләде Калнинь.
50
Х И С А М К А М А Л
Отто моңа сөенергә тиеш иде, әлбәттә, әмма ул тирән уйга чумды. Нәрсә
булып чыга соң әле бу? Җирле партизаннарны, властька каршы килгәннәрне
атып йөргән өчен, немецлар Эрхардны әллә ничә тапкыр «Тимер тәре» белән
бүләкләде. Аны бүтәннәргә үрнәк итеп, мактап, үз газеталарында язып чыкты.
Ә аларны немецларга бик теләп булышучы җирле кешеләрне юлдан алып
ташлаган өчен бүләклиләр. Әмма ике очракта да җирле латыш халкы кырыла,
кан коя. Ә халыкның бернинди гаебе юк. Җирле крестьян, әйтик, политик
исәптән түгел, ә кешелеклелек җәһәтеннән ач партизаннарга икмәк бирә. Моны
үзе кебек үк күрше крестьян күреп ала да немецларга барып әйтә. Ул да, бәлки,
политик исәптән түгелдер, күршесенә ачу итеп кенәдер? Адәм балаларында
бер-берсеннән күпсенү, бер-берсен күралмау гаҗәпкә калдыра. «Кеше – кешегә
бүре» дигән сүз дөрес әйтелгән, ахрысы. Властьлар шуңардан файдалана.
Башта кешеләрне бер-берсенә астыртын гына котырталар. Бу яшерен эшне
һәртөрле куштаннары, агентлары ярдәмендә башкаралар. Аннары һәркемне
персональ рәвештә СД органнарында хезмәттәшлек итү өчен яллыйлар...
XIX
Җәй үзенең соңгы чәчкәләрен коеп утырган моңсу вакыт иде. Агачларда
сары яфраклар күренгәли башлады. Әмма йомшак җылы бар әле. Иртән мул
булып салкын чык төшә, үлән тәлгәшләренә бәллүр алкалар булып эленә.
Яфракларны тир тамчылары кебек итеп каплый. Җәй буе бик еш яуган
яңгырлар туктады, кояшлы көннәр китте. Җәй көзгә таба авыша башлаганда,
шулай якты һавада, җирдә пәрәвез җепселләре елык-елык килеп уйнаган
чаклар булып ала...
Асфальттан гади юлга борылдылар. Көпчәк эзендәге туфрак нәкъ көл төсле,
шактый калын, шуңа күрә ком иңеп, батып керә дә барырга комачаулый иде.
Эрхард, машинаны кызулатырга кушып, акаеп-акаеп, Оттога карап ала. Күзләре
аңа пистолет көпшәсе кебек куркыныч булып төбәлә. Күз алмалары бер урында
гына тора һәм Оттоның йөрәгенә ук шикелле кадала сыман.
Хуторда икешәр катлы өч-дүрт йорт бар иде. Барысы да икешәр катлы.
Икенче каты кыек астына эшләнгән. Тәрәзәсе дә икәү генә.
Хутор кечерәк бер елга буена, үзәнлеккә утырган. Елгага озын гына бер күл
дә килеп тоташа. Биредә балык тотып һәм иген игеп көн итәләр булса кирәк.
Тыштан ук күренеп тора: хутор шактый җитеш тормыш белән яши кебек.
Калын урман массивына терәлеп диярлек торган тагын бер йорт бар иде.
Аның асты таштан, өсте бүрәнәдән салынган. Кәрнизләре матур итеп сырлап
эшләнгән, ак буяуга буялган. Шулай ук шактый җитеш тормышлы кешенеке
булырга охшап тора.
Полицайлар йортны чолгап алган, әмма якын килә алмыйлар, чөнки йорт
эченнән аталар иде.
Өйләр артына килеп туктауга, полицайлар машинаны сырып алды.
Начальниклары Эрхардка хәлне аңлатырга тотынды:
– Төнлә партизаннар килгән дә икмәк таләп иткән, – диде ул. – Хуҗа
бирергә теләмәгән, тизрәк ат менеп, полиция идарәсенә чабып килгән. Без,
берничә полицай килеп, урман буена засадага яттык. Алар шуннан килгән,
шунда китәргә дә тиеш дип уйлаган идек. Шулай булып чыкты да. Таң атып
килә иде, өч партизан, аркаларына зур-зур капчыклар асып, урманга таба чаба
башлады. Без мылтыкларны хутка җибәрдек. Икесе йортка таба үрмәләде, ә
берсе, җиргә яткан көе, мылтыктан ата-ата, аларны ышыкламакчы булды. Бик
51
КАҺӘР
төз атучы иде, ахры, өч кешене яралады. Ахырда без аны дөмектердек. Йортны
чолгап алдык. Тегеләргә юлны кистек. Качарга өлгерә алмадылар. Хәзер, әнә,
өйдән атып яталар...
– Ничә партизан?
– Икәү булырга тиеш. Әмма кайчак өчәү кебек тә тоела, шундый каты аталар.
– Өйдә хуҗалар бармы?
– Хуҗаны хатыны, ике баласы белән чыгардылар, ишекне бикләп алдылар.
Без үзебез чыгаруларын сорадык, диләр.
– Хуҗа алар белән элемтәдә булганмы?
– Бернинди таныш-белешлегем юк иде, ди.
– Алдаша ул. Патроннары бик күпмени?
– Күп булмаска тиеш.
– Патроннары беткәнче прицелда тотарга, аннары үзләрен кулга алырга!
– Өйгә якын бармасаң, алар атмый, билгеле. Ә якын килсәң – бетәсең.
– Бер куркынычсыз урын табып, шуннан атып, аларның патроннарын
тизрәк бетерергә кирәк.
– Без шулай итеп караган идек тә, ләкин тиз сизенделәр. Патроннарын бик
саклап тоталар...
Полиция начальнигы, ялагайланып, Эрхардка ничек тә ярарга тырышып
сөйләнә, эт кебек, аның һәрбер ым-боерыгын тотып ала һәм аны тизрәк үтәргә
ашыга иде.
– Ә хуҗа кайда?
Эрхард барын да хәл итә торган зур командир кыяфәтенә керде. Сорауларына
озаклап аңлатма бирә башласалар, бер сүз белән өзә, туктата, конкретлык таләп
итә иде.
Полиция начальнигы Судмалис кырыйдагы бина подвалына ымлап
күрсәтте. Хуҗаны хатыны һәм балалары белән шунда кертеп япканнар иде.
Подвал балык тозлый торган мичкәләр, балык тоту җайланмалары, тагын
шундый вак-төяк әйберләр белән тулган иде. Болар кергәндә, тегеләр сүс
өеменә чүмәшкән, хатын, балалар елый-елый ярсып беткән, тыела алмыйча,
укшып, нечкә авазлар чыгарып куйгалый иде.
– Хатынны, балаларны башка җиргә алып китегез, – диде Эрхард, бик
коры гына.
Куштан полицайлар шул арада әллә каян өстәл һәм урындык алып кереп
куйдылар. Эрхард шунда килеп утырды. Хатынны, балаларны елата-елата
алып чыгып киттеләр. Күршедәге подвалга илтеп яптылар, ахрысы.
Эрхард тәрҗемәче аша хуҗадан сорау алырга кереште. Хуҗаның тышкы
кыяфәте үк эшчән икәнен күрсәтеп тора иде. Кызгылт төк белән капланган тулы
битле, кыска какча борынлы, җитен чәчле, сажин җилкәле, урта буйлы кеше
иде ул. Киң маңгай астыннан караган елтыр күзләре бер хәйләсез, яхшылык
кына теләгән шикелле карый иде.
Полицай аңа сорауларны латышчага тәрҗемәләп биреп торды, теге сөйләде.
– Минем алар белән бернинди элемтәм юк, – диде. – Алар кичә кичен
керде дә икмәк сорады. Безнең ике буханка гына пешкән ипи бар иде. Хатын
шуны чыгарып бирде, аннары бәрәңге теләнделәр. Хатын анысын да җавапсыз
калдырмады, бер чиләк бәрәңге дә бирде. Менә шул. Капчыкларын асып
чыкканда, өйләрдә кемнәр яши, полицайлар юкмы, дип сорадылар. Хатын, юк,
дигәч, рәхмәт әйтеп саубуллаштылар. Бүген таң алдыннан өйдән ерак түгел,
урман буенда атышлар башланды. Без астагы катта яткан идек. Тәрәзәләр
52
Х И С А М К А М А Л
тыштан капкач белән томаланган, берни күренми. Мин өскә менеп киттем, анда
да тәрәзәләр ябулы, шулай да форточка аша бер як капкачны ачып күзәттем.
Ләкин берни дә шәйли алмадым. Шулчак бик каты итеп ишек дөбертәтергә
тотындылар. Мин ачарга курыктым, алар каерып ачып керде дә эчтән бикләп
куйды. Безгә караңгы бүлмәдә торып торырга боердылар.
– Руслармы, латышлармы? – дип бүлдерде аны Эрхард.
– Анысын аера алмадым, латышча сөйләштеләр.
– Ниндирәкләр?
– Юк, таза гәүдәле түгел. Икесендә дә кызылармияче чалбары, өсләрендә
– сырган фуфайка.
– Кораллары?
– Икесендә дә немец автоматы. Башка коралларын шәйләмәдем.
– Син аларга ник икмәк, бәрәңге бирдең, ә? – дип, Эрхард кычкырына
башлады. Бите кабарынды, бүртенде. – Германия командованиесенең «кем
бандитларга ярдәм итә, шул җәзага тартыла» дигән боерыгын белмисезмени, ә?
– Мин аларның партизан икәнен белмәдем, автоматлары юк иде, тик ишекне
ватып кергәч кенә коралларын шәйләдем.
– Юк, син белгәнсең, белеп ярдәм иткәнсең. Син алар белән элемтәдә
торгансың. Кайчаннан бирле элемтәдә торасың, аларның урнашкан җире
кайда? Әйт! Кайда?
– Әйтәм бит, бернинди элемтәм юк, мин аларны белмим, беренче мәртәбә
күрәм, господин начальник.
– Ә дәүләткә тиешлесен түләдеңме? – Эрхард полиция начальнигы
Судмалиска таба борылды.
Теге, сумкасыннан амбар кенәгәсен чыгарып, исемлекне карый башлады.
Тапты да әйтте:
– Барысын да түләгән, – диде.
– Әйдә, элемтәләреңне әйт! – дип кычкырды Эрхард һәм, пистолетын
кулына алып, хуҗа янына килде. Аның борын төбендә коралын селки-селки,
тагын шул сорауны кабатлады.
Хуҗа шаккатып куркып калды, муены агарып китте.
– Бернинди элемтәм юк! – диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
Шулчак Эрхард аның чигәсенә пистолет түтәсе белән сугып җибәрде.
Хуҗаның куллары як-якка җәелеп китте, әмма егылмады, тотынып калды,
авызыннан кан саркып чыкты.
– Әйдә, элемтәләрең турында сөйлә! – дип кычкырды Эрхард.
Хуҗа кан төкерде, йөзе исә башка бер сүз дә эндәшмим дигән ачулы-үчле
рәвешкә керде. Ике бите, иякләре каралып китте.
– Партизаннар кайда урнашкан, әйт! Әйт! – Эрхардның тавышы хәтәр
чыга, сүзләрен әйткәндә, муены шултиклем бүртеп юаная, мундир якасына
сыймыйча, читкә бүселә һәм тынын буа иде. Икенче җөмләсен әйткәндә, тәмам
гыжылдап, сүзләрен көчкә генә этеп чыгара иде.
Хуҗа бик каты ачулы-үчле кыяфәттә башын як-якка чайкады да тынып калды.
Эрхард күпме акырса да, ул аның сүзләрен ишетми, кабул итми кебек иде.
Эрхард полиция начальнигына таба борылды:
– Бер баласын алып керегез, – диде.
Судмалис, ашыга-ашыга, боерыкны үтәргә чапты. Хәзер бик яман хәл
булачак иде. Отто әлегә кадәр көчкә чыдап торган иде, хәзер тизрәк машинасы
янына чыкты.
53
КАҺӘР
Хуҗаның ун яшьлек малаен алып керделәр. Судмалис аны бер такта өстенә
йөзтүбән сузып яткырды да аркасына сыек чыбык белән сыдыргалап алды,
малай хәтәр чырыйлады. Әтисе йөзен ике учы белән каплады, аннары малаена
таба ыргылды, ике полицай, тотып алып, аны урынына бастырды.
– Партизаннар кайда урнашкан, әйт? – дип кычкырды Эрхард.
Хуҗага бу берничек тә тәэсир итмәде, ул, малаеның канлы аркасын күрмәс
өчен, ике учы белән күзләрен каплап, тере мәет кебек басып тора һәм, эчтән
елаганын сиздермәс өчен, алга таба бөгелеп-бөгелеп ала иде. Эрхард кабат
полицайга ым какты, тегесе тагын үрсәләнеп яткан малайның аркасына чыж-
чыж чыбык сыза башлады. Малайның башы бер якка янтайды, тавышы кинәт
тынды. Ул һушын җуйган иде.
– Әйт бандитларның кайда икәнен! – дип җикеренде Эрхард.
Хуҗа элеккечә бернинди реакция белдермәде, күзләрен учы белән каплаган
килеш, эчке сызланудан, сыкранудан алга таба бөгелеп-бөгелеп төшә, аннан
турая иде.
Ул арада аткан тавышлар ишетелде.
– Партизаннарның кайда икәнлеген уйлый тор! – диде Эрхард һәм, хәле
китеп, ыңгырашып яткан малайны алып чыгарга боерды.
Аны бер таза полицай муеныннан һәм аягыннан эләктереп алды да әнисе
янына, икенче йорт подвалына китереп куйды. Ана улы өстенә капланды.
Эрхард белән полиция начальнигы, подвалдан чыгып, күрше йорт
почмагына ышыкланып, партизаннар урнашкан йортны күзәтә башлады.
Күршедәге жандармериядән бер машина полицайлар килгән икән. Шулар
өстәге кат тәрәзәләренә атканнар. Партизаннар шуңа җавап биргән.
– Тәрәзәләргә сак куярга, өйгә бәреп керергә. Ләкин тереләй кулга
төшерергә! Аңлыйсызмы, алар безгә тереләй кирәк! – дип боерды Эрхард.
Үзе ышыктан чыкмады.
Полиция начальнигы шул боерыкны үтәр өчен полицайларны оештырырга
ашыкты. Эрхард үзенең сакчысын да аның белән җибәрде:
– Тереләй кулга төшерергә, үлеләр кирәк түгел! – дип кычкырып калды ул.
Эрхард почмактан күзәтеп тора иде. Менә полицайлар һәр тәрәзә янына
стенага ышкыла-ышкыла килеп басты.
Полиция начальнигы веранда ишеген лом белән каерып ташлады.
Полицайлар эчкә ыргылды. Өй ишеген каерырга тотындылар, шулвакыт каты
шартлау өйне дер селкетте. Партизаннар граната ыргытты. Кемдер яраланган,
ярдәм сорап ухылдый иде. Ә Эрхардның сакчысы идәнгә йөзтүбән авып
төшкән. Аны әйләндереп карадылар да, маңгаенда кара кан табы күргәч,
барысы да аңлашылды. Аның эше беткән иде.
– Бирелегез, гомерегезне гарантиялибез! – дип кычкырды полиция
начальнигы, русчалатып.
Әмма аңа җавап итеп өйдән бер кыска «очередь» бирделәр. Автоматлы ике
полицай бар иде, аларга өй эчен утка тотарга боерылды. Алар өй эченә тоташ
«очередь» биреп алды. Анда нәрсәләрдер ватылган тавышлар ишетелде. Болар
аста атышкан арада, полицайлар баскыч белән өстәге кат тәрәзәсенә менде,
аны ватып эчкә керде.
Партизаннар өйнең базына төшәргә мәҗбүр булды. Полицайлар аста да, өстә
дә шау-гөр килде. Үзләре, идәнне мылтык түтәсе белән төя-төя: «Бирелегез,
гомерегез гарантияләнә!» – дип кычкырыналар иде.
Базның бер башы болдыр баскычы астындагы тар гына ишеккә чыга икән.
54
Х И С А М К А М А Л
Моны полицайлар күреп алып, ишекне каерып ачып, эчкә башларын тыккан
иде, тегеннән атып җибәрделәр дә, ике полицай шунда ук башларын җиргә
төртте. Берара шау-шу, буталыш, акырыш-бакырыш булып алды.
Эрхард эшнең кая таба барганын тиз чамалап алды. Өй янына үзе килеп,
кабат боерыкларын бирергә тотынды:
– Тереләй кулга төшерергә, тереләй!
Тагын баягы тактиканы кабатладылар: ике полицай, автоматтан ата-ата,
эчкә кереп китте. Берни аңларлык түгел иде. Берзаман автомат тавышлары
тынды. Граната шартлау тагын өйне дер селкетте. Шунда кинәт тынлык
урнашты. Полицайлар базга кереп китте. Берсе фонарь яндырып тоткан иде.
Бераздан автоматчыларны култыклап алып чыктылар. Икесе дә яраланган
иде. Ә партизаннарны, күтәреп чыгып, чирәмгә салдылар. Алар исән иде әле.
Ләкин икесен янәшә куйгач, шул аңлашылды: алар үз-үзләрен шартлаткан иде.
Икесенә шул бердәнбер гранаталары калган булгандыр. Корсак турысында
икесенең дә киемнәре умырылган һәм тәннәре дары төтене белән каралган иде.
Отто партизаннарны килеп карады да чак кына егылып китмәде. Партизаннарның
берсе Андрей Милаш иде. Әйе-әйе, аны күзләре алдамый. Әнә чигәсендә зур гына
миңе дә бар. Ләкин Андрей бик нык үзгәргән, танымаслык булып картайган иде.
Теге чагында Клара нигә Андрейның кайда булуын аңардан яшереп маташты
икән? Оттога ышанып җитмичә, саклануы булгандыр инде. Хәер, аны гаепләп тә
булмый иде, хәзерге шартларда беркемгә дә ышану мөмкин түгел. Иң ышанычлы
дип санаган таныш-белешләр, туганнар да хыянәт итте. Билгеле, үзләре теләп
түгел, шартлар мәҗбүр иткәнгә күрә. Үзләрен саклау өчен. Ләкин шуны сәбәп
итеп, кешеләрне гаепләп буламы? Һәркемгә дә үз башы кадерле, газиз бит...
Икенче партизанны Отто танымады. Ул – Андрейның дусты Зорис иде.
Полиция начальнигы җан биреп ятучыларның куеннарын, кесәләрен
актарып чыкты, тәмәке янчыгы, зажигалка, ниндидер кәгазьләр табып алды.
Ләкин исем-фамилияләрен белгертә торган берни дә тапмады.
Эрхард, һәрвакыттагыча, партизаннарның гәүдәләрен фотога төшереп алды.
Бу аңа хисап бирү өчен кирәк иде.
Отто һаман Андрей Милаш турында уйлады. Бу кешенең ихласлылыгы аның
күңеленә аерата сеңеп калган иде. Партизаннарга киткән булган икән. Шартлар
мәҗбүр иткәндер инде. Югыйсә врач кешегә тынычрак урын да табылган
булыр иде. СД агентлары аны үзләренә хезмәткә ялламакчы булган, билгеле.
Әмма Андрей андый адымга бара торган зат түгел. СДга кермәдең, язмышың
билгеле, сине кайда да читкә тибәрәләр. Немецларда ул мәсьәлә каты куелган.
Нинди зыялы, итагатьле, намусны беренче урынга куя торган кеше үз
гомерен менә ничек очлады...
Эшләр тәмамлангач, моннан ун чакрымдагы жандармерия участогына
кайттылар. Анда, гадәттәгечә, мәҗлес табыны әзерләгәннәр иде. Ашарга-эчәргә
дә бик мулдан иде. Эрхард нигәдер ачулы күренде, ул һәр чәркәне авызына
аударып кына барды. Үз-үзен тотышында да әүвәл булмаган хәрәкәтләр
сизелде. Элек ул бер дә болай уйсыз, дуамал кыланмый торган иде. Һәр
хәрәкәте, сүзе исәпләнгән булыр, һәр эше киләчәкне күздә тотып башкарылыр
иде. Бүген ул бөтенләй сәер хәрәкәтләр ясый, сүзләр сөйли. Әллә биредән
китәргә уйладымы икән? Немецларның кораблары батачагы хәзер инде ачык
күренеп тора бит. Күсе ише җәнлекләр моны бик алдан сизә һәм корабны
ташлап кача башлый. Бер газеталарында хәтта «Көнчыгыш кампаниясендә
без оттырдык» дип тә яздылар. Моны хәзер һәр җирдә күрергә була иде. Җир
55
КАҺӘР
биләргә, үзләренең элеккеге байлыкларын кайтарырга дип, Германия үзәгеннән
килгән колонистлар инде кире китә башлады. Эрхард та, бәлки, берәр нәрсә
чамалыйдыр? Ничектер ул монда утырган кебек түгел, уйлары кайдадыр читтә
йөри. Эндәшсәләр ишетми, кабат кайтарып сорый. Нәрсә булган моңа? Әллә
берәр нәрсә сизенәме? Үзе Оттоны берөзлексез эчәргә кыстый. Шулай да Отто
авызына бер тамчы да капмады. Аңа бик нык аек булырга кирәк иде. Әллә ул
Оттоның йөзеннән берәр нәрсә «укыдымы»? Аның да уйлары биредә түгел бит.
Бүген сакчы юк, аларның икесенә генә кайтырга туры киләчәк. Башка мондый
форсатның чыкмавы да мөмкин. Ничек кенә булмасын, Эрхардны бүген хәл
кылырга, иртәгәгә калдырмаска кирәк. Иртәгә аңа тагын сакчы куячаклар.
Аннары эш катлаулана. Кулдан ычкынуы да бар. Бәлки, ул, берәр сәбәп табып,
Германиягә таярга да исәп тотадыр. Ригага, врачлар янына еш баруы да юкка
гына түгелдер. Үзенә җылы урын әзерли булыр.
Юк, бу форсатны һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый иде.
Караңгы төшә башлаган иде инде. Табын янында Эрхард тәмам мәлҗерәде.
Полиция начальнигы «кунып кына китегез» дия башлады. Эрхард аның
сүзләренә колак салырлык дәрәҗәдә түгел иде. Шуңа күрә Оттога мөрәҗәгать
иттеләр. Ул, башын чайкап, «иртәгә бик мөһим эшләр бар», диде. «Өлкә
комиссары фон Медемда киңәшмә булачак, анда Эрхард информациясе
тыңланачак», дип, Отто тегеләрнең тәкъдимен кире какты. Фон Медем
фамилиясен ишеткәч, барысы да тынып калды, кыстаудан туктады.
Ике полицай Эрхардны машинаның арткы утыргычына кертеп салды. Ул
шунда ук, кырын авып төшеп, гырлап йоклый да башлады. Әмма Эрхардка
ышанып та булмый, аның исереккә сабышып ятуы да мөмкин. Оттоны сынар
өчен. Берничә мәртәбә шулай эшләде дә инде ул. Ләкин бу юлы чынлап
исергәнгә охшаган иде. Хәер, аек булса да, Отто аңа бирешмәячәк иде. Ул аның
пистолетын алып, утыргыч астына куйды. Обоймадагы пуляларын да чәчеп
ташлады. Хәзер Эрхардның язмышы тулысынча Отто кулында иде.
Ул, жандармериядән ерагайгач, кайту юлына борылмады, ә үзе белгән калын
урман эченә таба кереп китте. Машинаны хәтәр кызу алып барды. Сикәлтәле
юлда Эрхардның башы утыргыч кырыена каты гына бәрелгәләп тә ала иде.
Әллә шуңардан ул капылт кына уянды да, мыгыр-мыгыр килеп, мундирын
салып ташлады. Отто, нишли икән бу, дип борылып караган иде, Эрхард, яңа
гына исенә килгән кебек, аны күреп алды, ике кулы белән арттан кочаклап
үбәргә дә тотынды. Чү, тукта, нәрсә соң бу? Оттоның битен тәмам чылатып
бетерде, әмма үзенең бер сүзен дә аңлап булмый иде. Шулчак Оттоның башына
әллә бу бәндә гомосексуалистмы икән дигән уй килде. Чыннан да, нинди чибәр
Эрнага да карамагач, Эрхардның хәзерге кыланышын ничек аңлатмак кирәк?
Бераздан Эрхард тәмам котырынды, Оттоның киемнәрен йолкырга тотынды.
Машинаны алып барырга һич мөмкинлек калмады. Алар инде урман юлыннан
шактый эчкә кергән иде. Отто машинаны туктатты. Аяк астыннан үрелеп ачкыч
алды, Эрхардның башын утыргычка бөкте дә муен тамырына бик каты итеп
сукты. Караңгыда тегенең күз аклары артка тәгәрәгәне күренде. Ул шунда ук
тутырган авыр капчык шикелле бөгелеп төште. Отто аны машинадан өстерәп
төшерде дә якындагы бер куш каенга сөямәкче булды. Тик ул аягында басып
тора алмый, үзе һаман нидер мыгырдана, күзләре ябык иде. Отто утыргыч
астыннан дилбегә кебек озын бау тартып чыгарды. Немецларда бауны иллә
дә шәп итеп ишәләр. Кешеләрне бәйләргә, асарга ифрат җайлы нәрсә инде.
Ул Эрхардны шул бау белән агачка бәйләргә кереште. Башта аякларын,
56
Х И С А М К А М А Л
аннары гәүдәсен, турайтып, кәүсәгә чорнады. Кулларын артка бәйләп куйды.
Кычкырмасын өчен, ак майкасын кайтарып, авызын да ныклап томалады...
Шуннан соң ул машинаны тиз генә кирегә борды да алга элдерде. Бераз
үткәч, урман авызына җитәрәк, кечкенә кул пычкысы алып, кабинадан чыкты,
нечкәрәк агачларны кисеп, тиз генә үтеп керешле булмасын дип, юлга аркылы
аудара башлады. Шуннан соң ул машинасын тагын да ярсыбрак куарга
тотынды. Кайту ягына түгел, бөтенләй кире якка. Отто юл уңаенда бер бик
тирән сулы чокыр барлыгын белә, анда ничек тә караңгыда барып җитәргә
кирәк иде...
Менә ул упкын кебек зур, тирән чокыр кырыена килеп туктады, тиешле
әйберләрен алып, машинадан төште. Бераз тирә-юньне күзәтеп торды. Ул-бу
юкмы, тавыш-мазар ишетелмиме? Юк, үлем тынлыгы, бу тирәдән үтеп-сүтеп
йөрүче юк иде. Отто җан-фәрманга машинасын этә башлады, һәм ул, кызулап
килгән көйгә, текә ярдан аска мәтәлеп төшеп китте. Бер минуттан аста су
күбекләренең аксыллыгы гына күренеп калды. Су машинаны гына түгел,
зуррак нәрсәләрне дә йотарлык тирән иде.
Отто бераз гына басып торды, аннары адымнарын тизләтеп китеп барды.
Артка юл юк иде, ул «күперләрне яндыра-яндыра» чигенә барды. Менә ничек
була икән ул күперләрне яндыру дигәннәре.
Ул моннан унике чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан хуторга, очрашу
урынына таба юнәлде. Аңа ялан кырларга чыкмаска-күренмәскә, ничек тә
урман эчләтеп, сазлыклы урыннардан барырга кирәк иде. Әмма соңга калды,
урманны чыгып җиткәндә, яктыра башлады. Алга таба кыр буйлап барырга
кирәк иде, шуңа күрә ул туктарга мәҗбүр булды. Төнне көтмичә мөмкин түгел
иде. Хәзер немецлар Латвиядә һәр төштә күбәйде, чөнки чигенгән частьлары
бирегә килеп тулды. Кызыллар Воронежны, Харьковны алган, Белоруссияне
азат итеп бара... Кыскасы, сугыш тәмамланып килә...
Отто, урман ешлыгына кереп, чыбык-чабык сындыргалап, җиргә түшәде
дә шуның өстенә ятты. Ләкин тиз генә йоклап китә алмады, чөнки йөрәге
еш-еш тибә, күңеленнән курку хисе дә чыгып бетмәгән иде. Ул үзен-үзе
тынычландырырга тырышса да, ярсыган, урыныннан купкан тойгылары
һаман бимазалап торды. Чынлап та, адәм баласы үз хисләренә хуҗа була
белми, ахры. Хисләр безнең иректә түгел микәнни? Әллә Отто гына шулай
гайре булып яралганмы? Хисләрнең күплеге кешене бәхетсез итә дигәннәрен
ишеткәне бар иде аның, әмма ул хакта уйлап караганы булмады. Хәзер инде
белде, хисләр кешегә бәла, җәфа гына китерә икән. Менә бит, үзе кайчаннан
бирле бер файдасызга бәргәләнеп, дулкынланып ята, тик шуны акылы белән
аңласа да, тыя-тыела алмый.
Хәзер барысын да онытып торырга, уйларны, хисләрне тынычландырырга,
баш миен ял иттерергә кирәк. Ял итәргә, ял итәргә! Аннары бу яңа ситуацияне
саф баш белән тикшереп, алдын-артын исәпләп карарга...
Отто ниндидер кош пырылдап очканга уянып китте. Сәгатенә караган иде,
шаккатты, өйлә узып бара икән. Шактый йокланылган. Сизелә, йөрәк тибеше
дә бераз салмакланып, үз ритмына кайткандай булган...
Шул мәлдә тагын Андрей исенә төште. Менә сиңа метаморфоза! Андрей
үзе, партизан булып, оккупантларга каршы көрәшкән, ә малае, Радик, шул
оккупантларга хезмәт итә. Нинди язмыш! Немецлар Андрейның улын тартып
алган, гомер иткән хатыны белән дә низаг чыккан. Клараның сиздермәскә
тырышып сөйләүләреннән шул аңлашылды. Үзең табып үстергән балаңны,
57
КАҺӘР
яшьлек юләрлегеннән файдаланып, явызларча синнән аерсыннар әле! Моңа
ничек җан сыкрамасын?! Радикның соңыннан исенә төшәр, аңына да килер,
әмма инде бик соң булыр. Ул чагында берни дә эшли алмас. Кирегә юл юк.
Кызыллар килгәч, оккупантларга булышканнарны, һичшиксез, бетерәчәк.
Андрей, күрәсең, үз хәленең бик өметсез икәнен аңлаган да партизаннарга
барып кушылган. Анда да яра бәйләп, дәвалап кына ятарга риза булмаган,
хәрби операцияләрдә катнашкан. Берничә мәртәбә эшләре уңышлы гына
килеп чыккан да булгандыр. Уңыш һәрчак шулай дикъкатьне, сизгерлекне
киметә. Уңышлардан баш әйләнү – кеше психологиясенә хас нәрсә. Аны җиңә
белергә кирәк.
Радик... Җаннарыннан артык күреп, иркәләп кенә үстергәннәр иде. Иң кыен
вакытта ул әти-әнисенә хыянәт итте. Моны егет үз акылы белән эшләмәгән,
фәкать аның яшьлек юләрлегеннән явызларча файдаланганнар гына. Бу
кешелексез ысул Советларда да кулланыла икән. Анда да баланы ата-анасыннан
аералар, диләр. Хәтта үз кагыйдәләре дә бар: «Сын за отца не отвечает». Әмма
барыбер кешенең чыгышына нык әһәмият бирәләр, чөнки тыныч тормышта
ниндидер бер дәрәҗәдә улы әтисенең язмышын кабатлый. Психологиясе,
холык-фигыле туганнарыныкы кебек була. Ә бит гомуми закончалык бар:
кешенең характеры, рухы аның шәхси язмышын билгели, диләр. Әлбәттә,
Радик очрагындагыча, читтән басым һәм адаштыру булмаган чагында...
Барча җәмгыять системасы өчен уртак бернәрсә бар шикелле. Ир бала,
иртәме-соңмы, барыбер әтисенә хыянәт итә. Моны ниндидер тәрәккый итү
закончалыгы дияргә дә мөмкиндер. Отто үзе якыннан белгән ничәмә-ничә
гаиләне күздән, хәтердән кичерде, барысы да шул закончалыкны раслый...
Тора-бара Оттоны тагын йокы басты. Күпмедер черем иткәч, ул ниндидер
тавышка сискәнеп уянды. Өстәвенә куркыныч төш тә күрде ул: артыннан ике
оккупант аны эзәрлекләп килә, Оттоның пистолетында патрон беткән, үзе кая
керергә белми иде... Менә-менә эләктерәләр дигәндә, төше өзелде. Йөрәге,
күкрәк читлегеннән чыгардай булып, бәргәләнә-бәргәләнә тибә иде. Ул торып
басты, як-ягына каранды. Көн кичкә авышкан, кузгалырга вакыт иде. Шулчак
агачлар арасыннан ниндидер шәүлә хәрәкәтләнгән һәм, агач артына посып,
аны күзәтә шикелле тоелды. Юк, берни дә түгел, просто нервылар какшаган
дип, үзен үзе юатты ул. Чәбәләнеп үскән кәрәшкә, корыган кауданнарны ера-
ера ары китте. Кинәт артына борылып караган иде, тагын теге шәүлә, бер агач
артыннан чыгып, икенче агачка таба хәрәкәт итте дә юк булды. Әллә Эрхард
өрәге аны шулай эзәрлеклиме, шайтан алгыры! Отто бит аны теге дөньяга атып
үтереп тә озата ала иде, ләкин кан күрүдән курыкты. Канга карый алмый шул
ул, шунда ук буыннары йомшара, күз алдында мамык кисәкләре очып йөрергә
тотына. Әйе, һәр кеше дә палач була алмый, юк. Эрхард, туктаусыз кешеләр
үтереп йөреп, ничек яши алды икән? Әллә шул эш буенча аерым мәктәп
узды микән? Юк, яшәү дигән нәрсә тәтемәгәндер аңа! Әллә бик рәхәтләнеп
яшәгәнме? Адәм баласы теләсә нинди шартларга күнегә бит. Мәсәлән, моргта
эшләүчеләр канга күнегеп бетәдер. Әйе, анда да теләсә кем эшли алмый, диләр.
Сайланып калганнар гына эшен дәвам итә икән.
Эрхард та шулай бер гаепсез адәмнәрнең канын коярга күнеккән инде,
чөнки ул үзеннән өстәгеләр боерыгын карусыз үтәргә үзен үзе өйрәткән.
Уйлап тормый, бары әмер-боерык үтәвен белә. Боерыктан башка аңа беркем
берни тормый. Шулай да аның тамырларында да кызыл кан ага, йөрәге дә үз
урынындадыр ич. Дөрес, ул йөрәген бәләкәй читлек эченә ябып куеп, аны
58
Х И С А М К А М А Л
үзеннән изоляцияләгән булгандыр. Ул аның тавышын ишетми, тибешен
сизми...
Чү, теге шәүлә тагын күченде кебек. Чынлап та, Эрхард шәүләсенә дә
охшаган сыман үзе. Әллә күзенә генә шулай күренәме?
Юк, Оттога хәзер ялгызы гына булырга ярамый. Әллә Рута янына
кайтыргамы? Умантны аскач та бер мәлгә шундый тойгы кичергән иде ул.
Чаттан борылганда, анда гел Умант яшеренеп торган сыман була иде... Шул
галәмәт Рута янында беткән иде...
XX
Хутор янына килеп җитәрәк, Отто җиргә ятты да тирә-якны күзәтә башлады.
Хуторга сукыр килеш барып керүдән нык сагайды ул. Һәр төштә полицайлар,
фронттан талкынып чыккан солдатлар уралуы ешайган чак иде. Кинәт шул
тарафтан мотоцикл тавышы ишетелде. Алар өчәү булып чыкты. Фараларының
яктысы, ак мөгезләр кебек, караңгыны сөзеп бара. Өч мотоцикл, бер-берсеннән
шактый ара калдырып, хутордан чыгып китте. Анасын корт чаккыры, нәрсә
инде бу? Очрашу урыны немецларга фаш булып, эсэсчылар әллә төнлә килеп
засада оештырганмы? Әллә тикшереп, тентеп китеп баруларымы? Бу бит
бик яшерен очрашу урыны, моны Калнинь белән Отто гына белә иде. Әллә
Калниньга бер-бер хәл булганмы? Моннан бер-ике көн элгәре ул мастерскойдан
китәргә, эшкә бармаска тиеш иде. Шулай сүз куештылар, чөнки Эрхардның
югалуы гестапоны аякка тиз бастырачак. Иң элек Оттоны эзләячәкләр, аның
Калнинь белән таныш булганын яхшы беләләр. Калнинь ычкынырга өлгерә
алмады микәнни? Юк, өлгергәндер, бик үткен егет ич. Алайса, нинди хәл соң
бу? Ничек дип белергә моны? Димәк, хуторга керергә ярамый. Алайса, кая
барырга, нишләргә? Әллә урманга партизаннарны эзләп китәргәме?
Ерак түгел урман полосасы каралып тора иде. Аның бер кишәрлек кенә
булуы икенче ягының яктырып күренүеннән беленә. Күзәтеп ятарга ярап торыр,
ачык кыр түгел дип карар итте Отто һәм шул якка таба атлады.
Урманга кергәч, ул, колагын шомрайтып, бераз тыңлап торды, аннары
чыбык-чабыклар җыеп, шуның өстенә сузылып ятты.
Күпмедер ятканнан соң, күзен ачса, офык буйлап ак тасмалар сузылганын
шәйләде. Ак тасма бераз алсулана башлады, төнге караңгылык эреп югала бара иде.
Отто хуторны күзәтергә кереште. Алар очрашасы хутормы соң бу? Әллә
бүтәнме? Ләкин бу төштән хутор йортының морҗасы гына күренә, алгы
якта лапаслар иде. Лапаслар артында – бәрәңге бакчасы. Юк, арырак китеп,
ишегалды күренә торган җирдән күзәтергә кирәк.
Урман эчләп ул шактый барды, әмма хәзер өй күренә, ә ишегалды икенче
якта икән. Ә аңа ишегалды кирәк. Нишләргә? Биредән ачыклык башлана,
шуңа күрә ерактарак урнашкан тагын ике хутор корылмалары күренә иде.
Әллә шуларга барып карыйсымы? Ул буталды, ахрысы. Өстәвенә бу тирәләрдә
булганы да юк иде. Шулай да әйтеп җибәрүләренә караганда, билгеләр туры
килә: менә урман полосасы, төньяк тарафка арты белән корылган лапаслар,
чүлмәк түбәле, алтыпочмаклы йорт. Ишегалдында чыгырлы кое булырга тиеш.
Отто кыр буйлап лапаска таба барырга ниятләде. Межага төште, шуннан
атлады. Бер якта – бәрәңге басуы, икенче якта – чөгендер плантациясе. Эре-
эре чөгендерләр җир өстенә үк чыгып үскән. Тегендәрәк камыллы басу китә,
игенен күптән җыеп алганнар.
Межа коймасы балчык белән бик яхшылап сыланган үрмә читәннән
59
КАҺӘР
гыйбарәт иде. Кырга чыга торган тар гына такта капкасы да бар. Отто шул
капкага турылап килде, шуннан ишегалдына күз салмакчы булды. Әле бик
иртә, халык уянганчы, нәрсәдер эшләргә кирәк. Лапаска кереп, печәнлеккә
менеп яшеренергә дә мөмкин. Аннан күзәтеп ятарга уңайлы, куркынычы да
әзрәк, үзеңне һәрчак ышыклый аласың... Отто капканы ачыйм дигәндә генә,
эчтә ниндидер аяк тавышы, калайга чиләк бәрелгән аваз ишетелеп китте. Ул
җәнлек тизлеге белән ишек артына посты. Менә ишек ачылды, аннан чиләк
белән көрәк тоткан таза гына бер ир-ат чыкты. Өстенә свитер кигән, башында
күксел козырёклы тимерюлчылар кепкасы иде. Отто бу кешене шундук танып
алды, ул – Стубе иде. Һәм аның исе-акылы киткәндәй булды. Ничек ул бирегә
килеп эләккән? Отто әллә чынлап та очрашу урынын бутады микән? Бу адәм
аның язмыш тактасына язылган, ахры, совет чорында заводта эшләгәндә дә ул
аңа күпме этлекләр эшләде, йөрәгенә кан саудырды. Инде менә тагын юлында
очрады. Нишләргә? Үч алыргамы? Болай да аның турында «немецлар белән
хезмәттәшлек итә» дигән сүзләр йөри иде. Ә бирегә ул каян килеп чыккан?
Бәлки, туганнарының хуторыдыр? Болгавыр чакларны шушында посып
уздырмакчыдыр? Немецларга эшләсә, аны нишләтергә? Тотып атаргамы?
Юк, Отто андый нәрсәне булдыра алмавын шушы ике тәүлек эчендә тәгаен
аңлады һәм карар итте: кеше канын коюдан сакланырга, качарга кирәк аңа.
Күзенә кан күренсә, ул һушын җуяр дәрәҗәгә җитә һәм үзен көчкә тыеп кала.
Ә бит тыела алмавың да ихтимал...
Бер мизгел эчендә Оттоның башыннан әнә шундый уйлар йөгерешеп узды.
Ул капканы япты, шыгырдау тавышы тегене борылып карарга мәҗбүр итте.
Әйе, бу, чыннан да, Стубе иде. Юк, аның кулындагы көрәк, чиләк җиргә төшеп
китмәде, ул аларны ипләп кенә иелеп куйды да Оттога караган килеш катып
калды. Аннары каушаудан чиләгенә иелгәндәй итте, кинәт турайды. Күзләрен
тасрайтып төбәгән дә сын кебек тик басып тора. Башта кешене киеменә карап
бәялисең. Оттоның өстендә – кара күн тужурка, билендә – немец каешы, күн
итеге дә немецныкы, дагалы, фуражкасы шулай ук аларныкы иде. Әйбәт кенә
кырынган (Отто механик бритваны һәрчак сумкасында йөртә. Кичә урманда
кырынып алырга да иренмәгән иде). Чиста гына күренә. Димәк, партизан
булмаска тиеш.
– Стубе, әллә танымыйсыңмы? – диде Отто, тегене шок хәленнән чыгарырга
теләп.
– Ә-ә, Зингер, Зингер! – дия-дия, елмайгандай итенде Стубе. – Син каян
килеп чыктың бирегә?
– Ә син үзең монда нишләп йөрисең?
– Сине дә немецларга хезмәт итә дигәннәр иде... – Стубеның калын битендә,
орчык төбедәй очлы иягендә һәм алга чыгып торган буразна кебек сызыклы
маңгаенда ис китү кыяфәте бетте, өскә менгән кашлары кире үз урынына төшеп
утырды. Ул Оттога якынрак килде, аңарда бернинди куркыныч чалымнар
тапмагач, хәрәкәтләре иркенәеп китте, чалбар кесәсеннән сигарет чыгарып,
авызына капты, икенчесен Оттога сузды. Отто зажигалка кабызды. Эчке
дулкынланудан тизрәк бушанырга теләп, алар борыннарыннан төтен чыгарды.
«Син дә немецларга хезмәт итәсең, мин дә, димәк, без бер дәрәҗәдәге, бер
мичәүгә җигелгән кешеләр, иптәшләр...» – Стубеның йөзенә шул фикер язылган
иде. Оттоның немецларга эшләвен хуплавы әллә каян күренеп тора. «Син дә...»
дип әйтүендә үзенең немецларга сатылуына аклану тапкан шикелле мәгънә
төсмере дә ишетелде. Отто монысына әһәмият итмәде, үзенең чын йөзен
60
Х И С А М К А М А Л
белгертергә ярамаганын гына бик тиз абайлады. Аның Оттоны немецларга
эшли дип белүе әйбәтрәк тә әле, чөнки ул үзен иркен тотып сөйләшәчәк.
– Әллә бу синең берәр кардәшең хуторымы? – дип сорады Отто йомшак
тавыш белән. Элек Советларда үтә кызыл активист булып йөргән кешенең
хәзер немецларга хезмәт итүе Отто өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә нәрсә иде.
Стубе бит идеология, политика кешесе, Отто ише, тимер-томыр арасында
эшләүче түгел. Алардан идеология соралмый. Маховик кем хаҗәтенә әйләнсә
дә – барыбер. Кыскасы, аларның башлары эшләми, куллары гына хәрәкәт итә.
Ә бит Стубе алай була алмый. Ул, – башы-аягы белән дигәндәй, политика
кешесе, фәкать бер якка гына хезмәт итә ала. Әллә ул, гомумән, иманлы кеше
булмаганмы? Имансыз кешеләргә нинди идеологиягә хезмәт итсә дә барыбер
инде. Стубеның тирән инануы булмагандыр, күрәсең. Хәер, Оттоның да андый
ук инанганлыгы юк шул. Ул Шачин йогынтысына бирелде. Баштарак бераз
икеләнгән чаклары да булды. Ләкин хәзер ул моңа бер дә үкенми. Бу орышта
немецларның оттыруы бернинди шик тудырмый.
– Бу хуторда подпольедагы обкомның очрашу урыны булган, – дип
аңлатырга ашыккан кебек булды Стубе. – Засада куйдылар. Тагын җиде
хуторга шулай куеп чыктылар. Монда ике радист утыра. Мине исә эләккән
кешене тану өчен алып килделәр. Мин бит элеккеге обком, горком, райком
кешеләрен яхшы беләм...
– Алай икән... – диде Отто, исе китмәгәндәй. – Ә син үзең ничек немецлар
кулына эләктең соң?
– Танышлар саткан, – дип, кулын селтәде Стубе, әмма йөзенә үкенү, ачу
төсмере чыкмады. – Мине дә бит күпләр белә иде.
– Ничек үзләренә эшләргә күндерделәр?
– Башта гестапо бик нык җәзалады, мин чыдый алмадым һәм үземә мәгълүм
кайбер яшерен нәрсәләрне аларга чиштем, аннары хезмәт итәргә ризалаштым.
Моны үзе татып карамаган кеше аңламый, билгеле. Сатылган, саткан, дип авыз
чайкый. Менә син үзең гестапога эләгеп кара, махсус станокка куеп, аягыңны
шартлатып сындырып карасыннар. Мине дә станокка куйдылар. Шуннан соң
ризалык бирдем...
– Әйе, үз башына төшмәгәннәр синең хәлне белмәс шул, – дип мыгырданды
Отто, ә башында умарта күчедәй уйлар тузынды. Өстәвенә өйдә ике немец та
утыра бит әле. Алар килеп чыкса тикшерә башлаячак. Ә Стубе һаман сөйли
дә сөйли, Оттога исә, берәр сәбәп табып, тиз генә ычкынырга кирәк. Аны юри
сөйләндереп тормыймы икән бу халуй? Эченә тәмам ут төште. Итәк-чабуы
яна кебек.
– Кызыллар өчен гомерне бирерлек түгел, бәяләмиләр, – дип, сүзен дәвам
итте Стубе, резина төсле күгәргән иреннәрен кыймылдатып. – Әнә минем
абый латыш укчысы иде. Революцияне саклап калуда күп көч куйган, Ленин
охранкасында эшләгән, ә 37 нче елда үзен бер гаепсезгә аттылар. Чит ил
шпионы дигән гаеп такканнар. Юк, кызыллар да өметсез. Мин шундый фикергә
килдем: иң яхшы заман да, иң яхшы җәмгыять тә, иң яхшы халык та булмый...
Кызыллар килгәч, кан коячаклар әле...
– Аларның Себере әллә нихәтле халыкны йота, бер эзе дә калмый, – дип
куйды Отто, Стубеның сүзен куәтләгәндәй. Әйе, ике ут арасында калган кеше
болар турында уйлый алмый, ул бары үз башын саклап калуны кайгырта. Һәр
тере җанның табигате шундый инде, берни эшләр хәл юк...
Отто урман эченнән чапты да чапты. Тамагы ач, хәле беткән булуы да
61
КАҺӘР
онытылды. Стубеның зиһене эшләп, бераздан Оттоның кем ягында булуын
чамалавы мөмкин иде. Стубе, шайтан, әллә белмәмешкә генә салыштымы? Ул
хәзер немецларның варварлар икәнен белде бит. Артык тырышлык куюның
файдасыз булуын үз җилкәсендә татыды. Хәзер ул теге якка да, бу якка да
битараф хәлгә килгәндер. Үзенең башын саклауны бөтенесеннән дә артыграк
күрәдер. Ничек тә кулын кеше канына буямаска тырышадыр. Оттоның
күңелендә дә шундый ук ният түгелме соң? Коточкыч гаделсезлек хөкем
сөргәндә, һәркем үзен генә коткарып калу турында уйлый. Бу – табигый канун.
Стубе гел дә чүпрәк баш булмаска тиеш. Бик күп уйлангандыр.
Ниндидер кисентектә Отто хәле бетеп туктады һәм өелеп торган чыбык
өстенә ауды. Анасын корт чаккыры, немецлар шулай да барча очрашу
урыннарын ачыклады микәнни? Кая барырга? Ригага китәргә куркыныч, төнлә
шәһәрне бомбага тоткалыйлар, анда берничә квартира бар барын. Әллә Рута
янына элдерергәме? Ләкин андагы хәлне дә белеп булмый, Рута үзе ничек,
исәнме-юкмы? Добэлегә дә төнлә бомбалар төшкәли. Рута янына барырга
күңеле тарта да тартуын, Оттоның бит көтеп тора торган бер кешесе дә юк.
Ә Рута көтәдер... Үзләренең хуторында хәлләр ничек икән? Ничек белергә?
Белсәң дә, анда кайту мөмкин түгел инде. Юк. Очрашу өчен тагын ике хутор
бар барлыкка. Бәлки, аларына да засада куелгандыр. Бернинди ышаныч юк.
Хәл алгач, Отто торды да ачыклыктагы чаукалык эченә кереп китте. Очраша
торган хуторга таба юнәлергә кирәк иде. Ул берничә чакрым араны якты
вакытта үтәргә һәм хуторны озак кына күзәтеп торырга тиеш булачак.
Отто урман кырыйларыннан, ачык кырлар аша да барды. Бер адәм заты
да очрамады. Бар тере зат үз өненә кереп поскан. Бу вакытта җир сөрүчеләр,
чөгендер алучылар басу тулы була торган иде. Оккупантлар крестьянның
икмәген, малын ала да китә. Марка түләгән булалар булуын. Ул маркага
беркаян берни ала алмыйсың... Ә бит латышлар үзләре оккупантларга бик теләп
булыша. Власть көчле, ә адәм баласы көчсез, нишләсен инде? Әмма үзе теләп
тәлинкә ялаучылар да шактый бит. Нәрсәгә исәп тоталар диген? Немецларның
кояшы баеганын барысы да белә югыйсә.
Кичкә таба ул хутор янына килеп җитте. Урман буеннан бераз күзәтеп торды.
Биредән башта – камышлы басу, аннан – озынчарак күл, ә күлнең теге ягында
чирәп түбәле шактый бөтен йорт һәм каралтылар күренә.
Нык арылган икән, күзе йомыла башлады. Өченче тәүлек авызына бер тәгам
ризык кергәне юк, ул да үзен нык сиздерә иде. Отто чыбык-чабык җыйды да,
куе агач төбенә түшәп, шунда ятты. Ничектер бик тын, урман кошлары гына
кайчак, пырылдап, тынлыкны боза иде. Отто шундук йоклап китте. Күпмедер
вакыттан соң уянды, буыннарына хәл кергәнен тойды. Төн караңгы иде.
Шулай да, урман кырыена чыгып, теге йортны озак кына күзәтеп торды. Анда
да шулай ук караңгы иде. Хәзер төнлә ут алу юк, булса да, тәрәзәләр эчтән
томалана. Бәлки, биредә дә томалап куелгандыр? Ә нигә әле аңа шултиклем
сагаерга, куркырга? Бер-ике оккупантка гына бирешми әле ул. Аннары бит
аның «мастерской механигы» дигән документы да бар. Ни өчен монда йөрисең,
дип төпченсәләр, туганнар янына килдем, дисең. Иң мөһиме, сине күреп
танучы очрамасын... Ул, кире урманга кереп, чыбыклар өстенә ауды да кабат
йокыга китте.
Бераз яктыргач, уянып, Отто тагын элеккеге күзәтү постына басты. Әмма
такта койма биек булганлыктан, ишегалды күренми иде. Ә капка ачылмый да
ачылмый. Әллә йортта бер тере җан иясе дә юк микән? Морҗадан төтен-мазар
62
Х И С А М К А М А Л
чыкканы да күренмәде. Көн аяз булырга вәгъдә итә иде. Бу вакытта кай елны
ай-ай ярым буе бер тамчы яңгыр төшми. Җирнең дымы тәмам бетә, туфрак,
көл шикелле уалып, тузанга әйләнеп кала. Быел да шундыйрак ел, ахрысы.
Әгәр засада куелган икән, анда ике солдат һәм аларның башлыгы булуы
ихтимал. Ул бик мөмкин хәл, бит аларның өчесенең дә эшен бетерә ала. Чүтеки
тиз ату буенча көн саен диярлек күнекмәләр ясаган кеше. Нәрсәгә шултиклем
куркып торырга? Ләкин ул аткач, алар да атар шул, ә үләсе килми, шайтан
алгыры. Инде яшәүнең мәгънәсен дә күрмисең, әмма теге дөньяга китәргә
теләмисең. Адәм баласының җанына мәңге яшәргә омтылу хисе салынган,
күрәсең.
Хәзер Оттоның бар теләге – ничек тә Шачинны күрү. Башкарылган эшләр
турында аңа хәбәр итәргә кирәк. Оттоны онытып җибәрмәсен тагын. Анысы
да бик мөмкин хәл, үзенең дә эше бик тыгыздыр, гомере дә кыл өстендә генә
торадыр. Шуңа күрә очрашырга да базмыйдыр...
Өйләгә хәтле диярлек күзәтеп ятты ул. Өйдән чыккан-кергән җан әсәре
күренмәде. Ишегалдын күзәтеп булмый. Шулай да, ахыр чиктә тәвәккәлләп,
кузгаласы итте. Хәрәкәтсез нидер көтеп яту берни бирми, тәвәккәлләргә кирәк
иде.
Иң элек Отто күлнең аргы башыннан әйләнеп узды, аннары туры капкага
килде. Ярыктан ишегалды уч төбендәге кебек күренә. Сулда – таш келәт, шуңа
лапас тоташкан. Лапас авызында арба тәртәләре күтәртеп куелган булырга
тиеш, ә алар җирдә ята. Димәк, монда да засадамы, әллә башка нәрсәме?
Шайтан алгыры, нишләргә? Бик йөрәксенеп килгән иде, кинәт эчтәге гаярьлеге
сүрелә башлагандай булды. Әгәр засадага эләксәң, үзеңне, башкаларны
куркыныч астына куясың. Яки кан коймыйча гына да булмас. Әйе, булмас.
Ләкин каннан аның җаны ытыргый, андый ихтималлыктан тизрәк качарга
тели иде. Шулай да ул итекләрен үлән белән яхшылап чистартты, пистолетын
барлады һәм шул мәлдә җирдә мотоцикл тәгәрмәче эзләре күреп алды. Әйдә,
ярар. Берәр рольгә керергә аның документлары бар ич.
Ул капканы тиз генә ачты да бераз хәл алды, ишегалдын, болдырны күзәтте.
Шунда верандадан лапаска сузылган, кер элә торган баулар селкенгән кебек
тоелды. Отто, аска карап, бик хәстәрле кыяфәт белән, болдырга таба якынайды.
Ишеккә җитәрәк, артта «Һальт!» дигән ике карлыккан тавыш ишетеп, артына
борылды. Лапастан ике полицай чыгып, мылтыкларын төбәп, Оттога таба килә
башлады. Алар аны ниндидер начальник дип кабул иткән кебек тоелды, чөнки
бик сүрән кыймылдыйлар иде. Полицайлар якынаюга, Отто кулын өскә күтәрде
дә «Һайль!» дип кычкырып җибәрде, тегеләрнең йөзенә аптырау галәмәте
чыкты, «һайль» дип әйтергә дә оныттылар. «Сезнең начальнигыгыз кайда?» –
дип сорады Отто, бик коры гына. «Өйдә», – дип, ияк какты тегеләр. Отто шунда
аларның икесенең дә шактый исерек икәнен чамалап алды. Начальниклары
немец булырга тиеш, аның белән каты гына сөйләшергә кирәк. Ахыр чиктә
үзен аларны тикшерергә килгән инспектор итеп тә күрсәтә ала бит ул.
Өйалдын, алгы өй бүлмәсен узып, эчке бүлмәгә керделәр. Өстәл янында
немец офицеры тәмәке көйрәтеп утыра, алдында чирекле көмешкә шешәсе,
савытлар, ашамлык-кабымлыклар тора иде. Отто, ишектән керүгә, кулын өскә
күтәреп, тагын «Һайль!» дип кычкырып җибәрде, немец начальникларының
шуны яратканын белә иде ул. Офицер, күзләрен әлҗе-мөлҗе китереп, муенын
турайта алмый маташа иде, өстәлдә яткан кулын көчкә кубарып әз генә күтәрде
дә, авыз эчендә ботка пешергәндәй, «Һайль!» дип кабатлады. Отто аңа карап
63
КАҺӘР
шаккатып калды. Бу – Андрей Милаш белән Клараның улы Радик иде. Ул бик
нык эчкән, тәмам мәлҗерәгән, нидер әйтмәкче була, тик теле бәйләнә.
– Мине өлкә комиссариатыннан сезне тикшерергә җибәрделәр, – диде Отто,
тавышын күтәрә төшеп.
Ике полицай ишекнең теге ягында шым булып басып тора, ә Радикның башы
аска иелгән, үзе авыз эченнән нидер мыгыр-мыгыр килә иде. Оттога күтәрелеп
карарга кыймый, начальниктан курка иде шикелле. Отто тиз генә исен җыеп
кычкырды: «Лейтенантның башын салкын су белән юыгыз!» – диде. Ике полицай,
мылтыкларын куеп, Радикны култыклап алып чыкты. Өй артында гына, туры лапас
астында чыгырлы кое бар иде, шунда салкын су белән тегенең башын кат-кат
ышкып юдылар. Алар маташкан арада, Отто өстәлдәге ветчина, казы кисәкләрен
сыптырды, кыюлык өчен бер стакан көмешкәдән дә авыз итте... Хуҗаны алып
киткәннәр, ахрысы, дигән фикергә килде ул. Ярар, белгертмәскә кирәк.
Менә мундирын төймәли-төймәли Радик килеп керде һәм өстәл түренә
барып утырды. Ул инде бераз айныган кебек иде.
– Биредә бернинди вакыйга булганы юк... – диде ул, Оттога текәлебрәк
карап. Радикта икеләнү, эчке көрәш барганлыгы йөзендә шәүләләр биегәннән
күренде.
Отто полицайларга:
– Постларыгызга барыгыз! – дип кычкырды.
Тегеләр шыпан-шыпан чыгып китте. Ишек ябылгач, Отто мич артыннан
урап чыкты, беркем дә юк икәненә ышангач, сүз башлады:
– Радик, син монда нишләп йөрисең? – диде ул, якын кешесенә эндәшкән
кебек.
Теге һаман күзен акайтып карап каткан килеш утыра иде.
– Отто абый, бу әллә синме? – Радик тәмам айнып киткәндәй булды һәм
ни өчендер як-ягына каранып алды.
– Мин булсам нишләтерсең?
Отто аңа авыр карашы белән кадалды. Радик бер мәлгә өнемме-төшемме
дигән кебек әсәренеп торды. Юк, бу һич тә провокация түгел иде.
– Йа Хода, йа Хода! – дип, ул ике учы белән битен каплады. – Юк, мине күп
сынадылар инде. – Андрейның улы башын тезләренә таба иеп бөгелеп төште.
– Нишләдең син, сволочь малай, ә? – диде Отто, фаҗигале, кайгыртучан
кеше тавышы белән. Әлеге сүзләр тегене бу хәлләрдән суырып алгандай итте.
Радикта аек акыл һәм бераз гына оят дигән нәрсә сакланып калган икән
әле. Бу, бәлки, үзен саклаудан килә торган инстинкт кынадыр...
– Адаштырдылар, Отто абый! – диде ул, битеннән учларын алып һәм,
тураеп, тизрәк сигарет капты да көйрәтеп җибәрде. Үзе һаман, Оттога туры
карарга кыймаган кебек, карашын читкә борды. Күңелендә уйлары һәм
шикләре тартышканлыгы йөзенең әле агарып, әле күгәреп китүеннән сизелә
иде.
Отто шунда ук һөҗүмгә күчәргә, бу адашканның миен айкап ташларга
кирәклеген аңлады:
– Тиздән кызыллар килеп җитәчәк, аңлыйсыңмы син шуны, ә? – дип
кычкырды Отто. – Иллюзияләр бетте!
– Да, иллюзияләр... – дип мыгырданды Радик. Ул әле шок халәтеннән һаман
чыгып җитмәгән иде шикелле.
– Күзеңне ачып карар вакыт җитте түгелме, ә?
– Бәлки, йомар чак якынлашадыр?
64
Х И С А М К А М А Л
– Әйе, котылгысыз җәза килә. Качып калу мөмкин түгел...
– Әллә немецлар белән ычкыныргамы?
– Синдәйләрне алмаячак алар. Үзләре дә канга буялып беткән, тагын канга
буялганны ник сыендырсын алар?!
– Юк, алырга тиешләр! Мин аларга хезмәт иттем... – Радикның куллары
калтырый иде. Ул, калтырана-калтырана, тагын сигарет кабызды. Нервыланып,
үзен белештермичә, тиз-тиз суыргаларга тотынды.
Отто да сигарет алып капты.
– Тагын иллюзия! – диде Отто, фаҗигале, сискәнүле төстә.
Радик җавап кайтармады, ул уйга чумган иде. Шулай тын калып, озак
кына сигарет төтәттеләр. Радикның элеккеге әтәчлеге берсәк шиңгән кебек
иде. Шулай да нәрсәгәдер өмет баглый сыман. Яшьлек томаннары таралып
бетмәгән, ахрысы.
– Яшерен корал дигәннәре дә гадәти шапырыну булды микәнни? – дип,
Радик башын күтәрде.
– Норвегиядә шул яшерен корал ясый торган заводны англичаннар бомбага
тоткан. Разведкалары шәп эшли икән... – Отто бу адашкан җанны чынбарлыкка
кайтарырга тырыша иде. – Дойчландны бар яктан кысып киләләр...
– Изәрләр микәнни? Да...
– Шултиклем кан коюга, син нәрсә, гадел җәза булмый калмаячак.
– Мине немецлар югары бәяли...
– Аларда хәзер һәркем үз башы өчен кайгыра. Немец өчен син хәзер
чүп! Әнә руслар Польша – Румыния чигенә килеп җиткән. Тиздән Киевны
алачаклар, ди.
– Бу зилзиләдән котылып булмас микәнни, шайтан алгыры! – дип, үтә дә
ачыну белән әйтеп куйды Радик.
Отто, хәлне тагын да кискенләштерергә теләп, каяндыр колагына кереп
калган хәбәрне әйтте:
– Беләсеңме, – диде, – немец башлыкларына яшерен боерык килгән, анда,
барча шаһитларны тизрәк юк итү ягын карарга, диелгән. Аңлыйсыңмы, син
немецларның бик күп канлы эшләрендә катнашкан, үзең дә канга буялган.
Нишләп алар синдәй шаһитны үзләренә ияртсен? Мин дә ияртмәс идем.
Немецлар ахмак түгел...
– Юк, киресенчә, шаһитларны биредә калдыру алар өчен куркынычрак бит.
– Менә шуңа күрә шаһитларны бетереп китәчәкләр...
– Фюрерның кыланмышлары авантюра гына булган, алайса? Ничек шулай
бер төркем авантюрист бар халыкны алдый ала? Аптыраш...
– Коточкыч катастрофа булачак.
Тагын тынып калдылар. Бу хәлләрне ничектер акылга сеңдерергә һәм үзеңне
шуңа көйләргә кирәк иде.
– Ә партизаннарга качсам? – Радик кабат Оттога текәлде.
Тегесе башын як-якка чайкап торды да:
– Койган каннарны казып чыгарачаклар. Барыбер үлем, ике тиен – бер
акча! – диде.
– Әгәр хәзер үк китсәм, мин аларга файда китерә алам әле. Нүжәли шуны
исәпкә алмаслар икән? Ялгышу бар, ялгышны төзәтү бар, ә?
– Белмим, русларның бәгырьләре бик каткан. Аяу көтеп булмый... – Отто бу
мәлдә үзе дә немецлар белән хезмәттәшлек итүче сыйфатында сөйләште. Аңа
вакытны сузу кирәк иде. Радикка һич тә серне чишәргә ярамый, дип уйлады ул.
65
КАҺӘР
3. «К. У.» № 6
– Мин үзем, шәхсән, бер кешене дә атмадым, – дип, саламга ябышырга
форсат тапкан сыман әйтеп куйды Радик. – Облаваларда катнаштым, билгеле.
Ә төп вазифам почтада эшләү булды.
– Чынлап та атмадыңмы? Булмадымы андый хәл? Никтер ышандырмый,
чөнки немецлар канлы эшләрне җирле халык кулы белән эшли. Сине дә мәҗбүр
итми калмаганнардыр.
– Бер-ике тапкыр булды бугай, бик нык исерек идем, берни хәтерләмим... Юк.
– Ә корбаныңның якыннары сине бик яхшы хәтерли булыр. Шаһитлар
барыбер кала ул...
– Нишләргә соң, нишләргә? – Радик йодрыклары белән тез башларын
үзенә үч һәм ачу белән төйде дә төйде. Муен тамырлары калынаеп, күгәреп
китте, тамак төере терсәк башы сыман әле болай, әле тегеләй хәрәкәтләнде.
Чигәсеннән тир бөртекләре агып төште. Ул яшь шул әле, дип уйлады Отто,
аңа карап. Әле иманы утырмаган, уйлары эзгә салынмаган. Нәрсәгәдер һаман
өмет итә. Кылган гамәлләренең никадәр яман булуын тирәнтен аңлап бетерми.
Мөгаен, ул бүгенге көн белән генә яшәүчедер. Андыйлар да байтак бит... Тукта,
әллә моңа әтисенең нинди батырлыклар эшләп һәлак булганын сөйләргәме?
Башындагы алсу томаннар таралып китмәсме? Бәлки, үзенең дә кызыллар
ягында эшләвен тишәргәдер? Юк, ярамый. Әтисе хакында әйтсәң дә, бәяли
алмастыр. Иллюзияләрен ничек чыгарып бетерергә соң бу адәм актыгының?
Туганлык, әти-әнисен жәлләү хисләре аңа ничек тә ярдәм итүне сорый иде.
Әмма ничек итеп? Ул үзе дә капкында ич. Өстәвенә бу малай бик тирән батканга
охшаган, аны беркем дә тартып чыгара алмас. Әнә Рита апасы, энекәше, Виктор
турында сорашып та карамады. Үз хәле хәл икән шул.
– Ничек син шулай түбән төшә алдың? – дип, аны авыр уйларыннан
бүлдерде Отто.
Радик аңа карап куйды һәм, абыйсының йөзендә хәерхаһлык чаткысы
күргәч, ачылырга теләп, иң элек бер стакан көмешкә салып эчте. Аннары
сигаретын кабызды да чәчелергә кереште:
– Мине Баурих дигән СД агенты яллады, – дип башлады сүзен Радик. –
Ул, партизаннардан сорау алганда, аерым тест куллана, кыйнамый-сукмый.
Үзе бик мөлаем иде. Ахры, тест ярдәмендә мине дә капшап белгән ул, чат
ябышты. Мин сине кеше итәм, диде. Үзеннән ычкындырмады. Бер чибәр кыз
белән таныштырды. Түбән тәгәрәү шуннан башланды. Өйләнгәч тә, мине
почта башлыгы иттеләр. Немецча әйбәт белә идем. Эшкә тиз өйрәндем. Кыз
да немецча сөйләшә иде. Кайчандыр «Иске Васыять»тән «малай әти-әнисенә
хыянәт итәр, хатыны итәгенә берегер» дигән сүзләрне укыганым бар иде. Әмма
моның ни рәвешле эшләнүен күз алдына китерми идем. Әти-әнигә хыянәт
итүемне сизми дә калганмын. Әни мине каргады, елый-елый, шул кыз белән
араңны өз, дип ялварды. Ләкин мин инде хатын итәгеннән куба алмадым.
Баурих мине еш кына кунак итә, сөйләндерә, күңелгә нидер сала иде. Кайчак,
ничек белә ул минем баштагы уйларны дип, аптырап та калам. Уйлый торгач
таптым: хатыным мин сөйләгән сүзләрне Баурихка түкми-чәчми җиткереп
бара икән. Шуннан Зута белән аңлаштым. Башта танымады, каршы торды,
соңыннан чишелде. Баурих аны ышандырган, иреңнең карьерасы өчен шулай
кирәк, дигән. Әгәр син иреңнең бар уй-фикерен безгә ирештереп барсаң, без
аны югары постка күтәрәбез, дигән. Чынлап та, гади хат ташучыдан башта
бүлекчә мөдире, аннары бүлек башлыгы иттеләр. Яхшы квартира бирделәр.
Ригада курсларда укып кайттым. Чинымны күтәрделәр.
66
Х И С А М К А М А Л
– Хатының синең өстән шымчылык иткәч нинди гаилә була инде ул? – дип
сүз кыстырды Отто.
– Була икән шул, – диде Радик, исе китмәгәндәй. – Бик әйбәт гаилә.
Немецларда шундый тәртип икән. Бу дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып
эшләнә һәм моңа беркем дә каршы килә алмый, ди. Әгәр карышучылар булса,
аны җәзалыйлар. Җавапка тартып түгел, ә тормышта төрле киртәләр куялар
икән. Берни эшли алмыйсың... Зута белән бозылышканнан соң, минем эш
түбән тәгәри башлады. Юктан низаг чыгаралар, җанга диверсия ясап торалар.
Чыдый алмыйча, авыздан нидер ычкына. Аларга шул гына кирәк тә. Мине
шулай итеп эштән төшерделәр дә жандармериягә куйдылар. «Менә, – диде
Зута, минем түбән тәгәрәүгә кайгырып, – миннән баш тартмаган, дуламаган
булсаң, барысы да нормаль бара иде». Ул өйдәге низагны да Баурихка барып
әйткән. Белмим, әллә тыңлап торганнармы... Немецларда ике йөз метрдан
торып тыңлау аппаратлары бар. Үзем күрдем... Юк, мине немецлар калдырырга
тиеш түгелләр...
– Ә монда әниеңә, туганнарыңа ни буласын аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм. Нишләргә соң миңа?
Радикның соравына Отто ни дип җавап бирергә дә белмәде. Тирәнгә керергә
теләми иде.
Ни уйлаптыр, Отто теге полицайларны чакырып кертте. Алар шактый
сүлпән-үшәннәр иде. Шуңа Отто, үзен хуҗа шикелле тотып, тегеләргә берәр
стакан көмешкә салып бирде. Бик теләп, яратып эчтеләр. Күптән шуны көткән
булганнар, күрәсең. Икесе дә латыш, хутор кешеләре икән. Ни өчен полицай
булып киттегез?», дип сораганга «Җир бирделәр, ат, марка...» дип аңлатты
өлкәне. Фамилиясе Лазан икән. Яшьрәге Янис исемле бик чибәр егет иде.
– Ә син?» – дип төпченде Отто.
– Миңа да җир, ат бирделәр. Үзебезнең атларны кырыгынчы елда артельгә
җыеп алганнар иде, – дип җаваплады ул.
– Немецлар монда озак торачакмы? – диде Отто.
Полицайлар бер-берсенә карашып куйды, куркынган күзләре Оттоны
кистереп алды. Оттода бернинди шантаж сизелми иде. Ул гади, ачык, мөлаем
чырай белән карап торды. Тегеләр ни әйтергә белмичә сагая калды.
– Безнең анда ни эшебез бар? – диде Лазан, шешәдәге көмешкәне күзе
белән үлчәп.
– Ничек булмасын, тиздән кызыллар киләчәк һәм сезне кылган эшләрегез
өчен стенага терәячәк... – Отто бик ышанычлы тон белән, кире кагып
булмаслык итеп әйтте. Шунда ук тегеләргә тагын берәр стакан көмешкә
салып бирде.
Бераздан аларның күзләрендә вак тәңкәләр уйный башлаганны чамаларга
була иде. Алар тагын, җавап эзләп, командирларына төбәлде. Радик карашын
читкә алды, үз уйларына чумган төстә туктаусыз сигарет пыскытты. Янис
кыбырсыграк икән, урындыгында боргаланды, арты гүя кадакка туры килгән
диярсең. Лазанның яңак калкымнары шәмәхә төскә керде, борын кырыйлары
кызарып чыкты. Үзе һаман, мәрхәмәт көтеп, Радикка төбәлеп утыра бирде.
Ахырда Радик түзмәде, кычкырып:
– Үзегез койган кан өчен үзегез җавап бирегез, мин берни дә эшли алмыйм,
сволочьлар! – дип әйтеп салды. Ул, кулын өметсез селтәп, бөтенләй алардан
баш тарткан кыяфәткә керде.
– Күпме туганнарыгызның канын койдыгыз, халуйлар? – диде Отто
67
КАҺӘР
3.*
кырыс тавыш белән. – Һәр тамчы кан өчен башыгыз белән җавап тотарсыз,
үч алу сәгате килеп җитәр! Ә сез, кабахәтләр, кан кою болай гына үтәр дип
уйладыгызмы? Юк, башка баш булыр!
– Безне мәҗбүр иттеләр, – диде Янис, кыюланган булып.
– «Мәҗбүр иттеләр» исәпкә алынмый, күпме кан коюың, җан кыюың гына
чутланачак, башың белән түләргә туры киләчәк. Көнегез бетте, бәдбәхетләр! –
Отто тагын да кырысланды, чөнки боларга сүзе үткәнен сизеп алды. – Сезне
бернинди аяу булмаячак!
– Без – бәләкәй кешеләр, ни кушсалар, шуны үтәдек, – диде Лазан, аның
тавышы калтыранды, бит җыерчыклары буйлап күз яшьләре агып төште.
– Әйе, Германиядән җир биләргә килгән колонистлар да тая башлады, димәк,
тиккә түгел! – диде Янис үзен дә, башкаларны да ышандырырга теләгәндәй
тавыш белән. – Ә без нишләргә тиеш, господин командир? – Янисның да
бугазына төер утырды, сүзен әйтеп бетерә алмады. Башы күкрәгенә бөгелеп
төште. Бәлки, көмешкә тәэсире генә булгандыр?
– Балавыз сыгып утырмагыз, сволочьлар! – дип кычкырды Радик, үз
өстенлеген күрсәтәсе килеп.
Полицайлар аңа бик сәерсенеп текәлеп карап тора башлады, йөзләренә ачу
төсмере чыкты. Немецларның моннан озакламый китәчәгенә тәмам ышанып
җиттеләр шикелле. Икеләнүләре коелып төшкәндәй булды.
– Туктагыз, без гаепле түгел, без нишли алабыз соң? – Лазан еламсыраган
тавыш белән чыелдап куйды.
– Әнә партизаннарга китегез, үләсегез килмәсә! – диде Отто, бер дә уен-
муенга урын калдырмаслык итеп.
– Партизаннарга?! – дип, хәтәр гаҗәпләнде полицайлар. Тагын
командирларына текәлделәр. Аннан Оттога шикләнеп карап алдылар.
Радик мин берни дә белмим, үз башыгызны үзегез кайгыртыгыз дигән
кыяфәттә, читләшкән төстә утыра бирде. Оттога да бер сүз әйтмәде, бернинди
реакция белгертмәде, чөнки аның үзенең дә башы тәмам каткан иде. Яшьлек
исереклеге белән күп ялгышлар эшләнгән, хәзер шулар өчен башың белән
түләргә кирәк. Уйланырсың, кодагый.
– Господин командир, безгә нишләргә соң? – диде Янис, ялварулы чырай
белән Радикка төбәлеп.
Радик бераз дәшми торды да күтәрелеп бәрелде:
– Олагыгыз, сволочьлар, үз туганнарыгызны сатучылар! – дип, өстәл сугып
акырып җибәрде.
Стакан, чынаяклар бәрелешеп, чылтырап, зыңлап куйды. Отто, хуҗалар
кайда икән соң, нигә бер дә күренмиләр, кайда посып яталар, дип пошынып
уйлады. Хуҗага күз төшереп кенә алырга иде, ичмасам. Кыяфәтеннән барысын
да аңлар иде... Ул чирекле шешәне алды да дүрт стаканга да тутырып көмешкә
салды. Шуның белән башка эчәр нәрсә дә калмады.
– Әйдә, эчегез! – диде ул, стаканын кулына тотып.
Полицайлар тагын командирларына күз сирпеп алды, стаканга үрелде.
Отто күтәргән чакта, аңардан калышмаска тырышкандай, эчеп тә куйдылар.
Кабымлыкка үрелмәделәр, бары тыннарын тышка өрделәр.
Отто сәгатенә карап алды да:
– Хәзер штурмфюрер Тоффен үзе тикшерергә киләчәк, барыгыз,
постларыгызга басыгыз! – дип боерык бирде.
Полицайлар бу юлы Радикка карап тормады, тизрәк мылтыкларын алып
68
Х И С А М К А М А Л
ишеккә юнәлде. Шулай да, Янисның хәрәкәтләрендә нидер сизенү һәм Отто
сүзләрен бик үк санга сукмау галәмәте чагылып куйды. Отто моны күреп
өлгерде, ашыгырга кирәклеген аңлады. Полицайлар постка басмаячак, ә Отто
турында хәбәр итү өчен жандармериягә чабачак. Идарә биредән ерак түгел,
алты чакрымда гына. Мотоцикллары булуы да мөмкин...
Отто урыныннан кузгалды, берара мәрткә киткәндәй, һаман айный алмыйча
утырган Радикка карап торды, аннары, кысталган кешедәй, мин хәзер керәм,
диде дә, ашыга-ашыга, ишеккә атылды. Тегеләр лапаста юк иде. Кое янында да
күренмәделәр. Оттоның гөманы дөрескә чыкты. Шайтаннар! Астан гына бер-
берсенә карашып алганнар иде шул. Отто нәкъ шул караштан бик шикләнгән
дә иде.
Ул кое янындагы читәннән бакчага сикереп төште. Бәрәңге кишәрлегенең
аргы башы кечкенә урманга барып тоташа иде. Ызан буйлап шул тарафка
йөгерде. Урманга җитәрәк, мотоцикл тавышы башына китереп суккан кебек
итте, аңа әллә нинди көч бирде. Урман эченә кергәч кенә артына борылып
карады ул. Бер урман полосасыннан икенчесенә күчте, поши шикелле, вак-
төяк куакларны ера-ера йөгерде...
XXI
Отто икенче көнне яктырганда гына очрашу өчен билгеләнгән хуторга
барып җитте. Калын урман буена урнашкан шактый җитеш, кызыл чирәп
түбәле, берничә бүлемтекле йорт иде ул. Кырыйдан гына арба юлы үтә, юл
буенда чыгырлы кое бар.
Хуҗаның бер аягы юк иде, тезенә каеш тасмалар белән агач аяк җайлаган.
Йөзе ничектер төлкене хәтерләтә, алга таба очлаебрак тора. Күзләре калын сары
каш астыннан бик тыныч, күп сер туплаган сыман ялтырый. Һәр хәрәкәтендә
салмаклык, үзенә ышанганлык сизелә иде. Аны күргәч, Отто да бераз
тынычланган кебек булды. Яныңдагы кешенең кәефе сиңа да күчми калмый
шул. Отто беренче күрешкәндә әйтеләсе сүзләрне тегеңә ирештергәч, хәл-
әхвәл белешүгә күчте. Шикләнмичә, ачылып сөйләшергә була, ахрысы, дигән
уйга килеп, оккупантлар нишли, бик басымчак итмиләрме, дип белешәсе итте.
«Алар бирегә баш тыгарга шүрли, – диде хуҗа, эчке канәгатьләнү белән
һәм калын урманга ымлады. – Даугавпилска кадәр тоташ бара ул. Анда Россия
белән чиктәш урманнар, сазлыклар китә. Бик күп борынгы крепостьлар да
партизаннар өчен уңай...
– Шунда яшеренеп яталармы? – дип сорап куйды Отто.
Хуҗа сагайды, артыграк сүз ычкындырып ташлаганын искәрде.
– Анысын төгәл генә әйтә алмыйм, – диде ул, сүзне бүтән дәвам итәсе
килмәгән төстә.
Гомумән, бу аяксыз кеше белән уртак тел табып булмады. Бик аз сөйләшә.
Тыштан керми, лапасында нидер кага-суга, бакчасында казына. Өстәлгә Отто
белән бергә утырмый, гел телен йоткан кебек йөри. Шулай да әз-мәз генә сүз
алышкан чакта да ул кызылларга тел тигереп алды. Шуннан Отто шикләнә
калды, моның тотып бирүе дә бар бит, дип уйлады. Крестьянга ышанып
буламы? Гариплеге бераз ышаныч тудыра иде, билгеле. СД агентлары аны
хезмәткә ялламаган. Гарип булганга калдырганнар. Аяксыз сүз арасында шул
хакта әйтеп куйды. Юкса немец агентлары һәркемне СД белән хезмәттәшлек
итәр өчен имза куйдырып чыккан.
Хуҗа суны урамдагы коедан алып керә иде. Оттога уңайсыз булып китте.
69
КАҺӘР
Бу гарип эшләп тапкан ипи белән бәрәңгене ашап ята ич ул. Ичмаса, кайбер
эшләрендә булышкаларга иде. Тик хуҗа Оттоны күрерләр дип курыкты,
чөнки койма буеннан гына юл уза иде. Әллә Оттоның ашап ятуын өнәмичә,
кызылларны сүгәме ул? Бәлки, шулайдыр. Крестьянга һәр сынык ипи кадерле,
ул аны кара тир түгеп, газапланып таба. Бигрәк тә бу начар җирләрдә... Шулай
да кызылларны өнәмәгәч, нигә үзе аларга ярдәм итә соң ул? Чынлап та,
уйландыра иде бу нәрсә. Аның белән бәхәсләшүнең мәгънәсе дә юк кебек.
Крестьянны берәр фикергә күндерү үтә дә кыен. Ул җир белән генә эш итә,
җирне тыңларга, җир белән генә сөйләшергә күнеккән. Читтән аңа сүз керми.
Отто моны җир кортлары булган абыйсы белән апасыннан чыгып белә. Тәмәке
көйрәткәндә, Отто хуҗадан ипләп кенә сорап куйды:
– Ә син, агай, кемнәр яклы соң? – диде.
Тегенең бер дә исе китмәде. Гүя шул сорауны гына көтеп торган. Үзенең
хуҗа булу өстенлеген белгертәсе килеп, ул тамак кырды, бераз уйланып торды.
– Кем яклы дип... Крестьянга ни аңа... Нинди власть килсә, шуңа бил бөгә
ул. Җирдә тир, яшь түгәр өчен барыбер... Кайсы власть крестьянны кысмый,
шул әйбәт. Кем яклы дигәндә, крестьян җир яклы, чөнки җиргә законлы хуҗа
кирәк. Әйе, законлы – «никахлы» дисәң дә ярый. Ир затыннан башка бер хатын-
кыз да бала таба алмаган кебек, хуҗасыз җир дә уңыш бирә алмый. Яки бик
аз бирә. Ирсез хатын җилдән бала тапкан шикелле генә...
Җир мәсьәләсендә бу агай, кем әйтмешли, эт ашаган кемсә булырга охшый,
аңа каршы килеп булмый иде. Отто кырыгынчы елны берләштерелгән эре
терлекләрнең кыш буе кырылуын үз күзләре белән күрде. Аларны заводтан
колхоз конюшнясына улаклар ясарга җибәргәннәр иде.
Торган саен биредә уңайсыз була барды. Отто хуҗага су ташырга
булышкалый башлады. Күңел өчен бусы да ярап тора иде. Хуҗа ике чиләк
белән суны коедан капкага чаклы китерә, аннары Отто эләктереп алып кереп
китә. Лапастагы тимер мичкәләргә, өйдәге кисмәкләргә тутыра.
Шулай берничә көн үтте, әмма элемтәче күренмәде. Шачиннан кем дә
булса килергә яки берәр боерык китерергә тиешләр иде. Хәзер бик катлаулы
вакыт. Подпольеда калдырылганнарның кайберләре һәлак булды, кайберләре
тотылудан куркып ята. Ник дисәң, немецларның җиңеләсе сер түгел хәзер,
исән каласылары килә.
Алар су ташыган арада, кое янына бричка җиккән олау килеп туктады. Отто
капка артына посып күзәтә башлады. Олаудан икәү сикереп төште. Берсе су
чыгарырга тотынды, икенчесе чиләк алып килде. Атның авызлыгын салдырды.
Чиләк белән суны ат алдына куйды. Су чыгарганы, кое бурасына чиләкне
кыегайтып куеп, үзе озак кына эчте, аннары иптәшенә бирде. Тукта, болар иске
танышлар түгелме соң? Шайтаннар! Алар теге полицайлар Лазан белән Янис
иде. Анасын корт чаккыры! Әллә яннарына атылып чыгаргамы? Юк, булмый.
Әһә, арбадагы йөк өстендә тагын ниндидер кеше ята икән. Менә аны башыннан
тотып торгыздылар да, чиләкне кыегайтып, су эчерделәр. Әллә офицер мундиры
кигән инде? Ә куллары алга чыгарып бәйләнгән. Нәрсә бу? Монысы да таныш
лабаса, елбыр саргылт чәчле, ике якка шәрәләнеп эчкә кергән киң маңгайлы.
Радик ич бу! Ник аны шулай иттеләр икән? Араларында нәрсә булган? Әллә
аларны Оттоның сүзләре дошманлаштырганмы? Радикны кулга алып, каядыр
алып баралар. Немецларга ярар өчен, үз аталарын сатарлар, валлаһи!
Юлчылар китте. Хуҗа, чиләкләрен тутырып, су алып килде. Отто үтә дә
нык кызыксыну белән аңа карады, тегеләр турында сораштырды.
70
Х И С А М К А М А Л
– Кая барганнарын әйтмиләр, – диде хуҗа, мыегын кул кырые белән
сыпырып. – Тик моннан партизаннарга гына юл барса, башка җиргә – юк. Әнә
немец оберын бәйләп алып баралар, партизаннарда ышаныч казану өчен. Әйе,
әйе, бу беренче очрак кына түгел...
– Нүжәли шулай икән? – дип, Отто хәтта ышанмыйча торды.
– Соң, немецлар корабына су керә башлады бит! Сизәләр күселәр,
полицайларны әйтәм.
– Теләсә нинди хәлгә бик тиз җайлашалар, ай-һай!
– Анда, Россиядә, кайбер яшьләр карьера өчен әти-әниләреннән дә баш
тарта, ди. Ә бу – гади бер эш...
Аның сүзләренә каршы Отто берни дә әйтә алмады, чөнки үзенең дә
хәлләре туган абый-апасыннан баш тарткан сыманрак килеп чыкты. Шачин
җитәкчелегендә эшли башлагач, туганнарына бер мәртәбә дә кайтып
күренмәде. Хәлләрен чит кешеләр аша гына белешеп торды. Әгәр аралашса,
туганнарының да, үзенең дә язмышы куркыныч астына куелачак иде. Менә
хәзер ачык күренә, Отто сайлаган юл дөрес булган.
Тагын берничә көн узды. Аның белән күрешергә берәү дә килмәде.
Чылбырның берәр боҗрасында тагын өзеклек килеп чыкты микәнни? Гестапо
һәм аның арт ялаучылары тик ятмый шул. Шачин исән микән соң? Калнинь
нишләде икән? Рутаның хәлләре ничек? Кичекмәстән аны күрергә кирәк.
Ләкин ничек итеп? Оттоны бар төштә эзлиләр һәм эзләтәләр булыр. Рута
бирегә килсен иде дә бит. Тиздән сугыш хәрәкәтләре тимер юл узелларына,
зуррак шәһәрләргә күчәчәк. Ул тирәләрдән читкәрәк китеп баруың хәерле.
Моны Рута үзе дә чамаларга тиеш...
Оттоның, көтеп ята-ята, сабырлыгы төкәнә башлады. Инде хуҗаның икмәге
дә тамагыннан үтмәс булды. Ул аңа, шактый юмартланып, немец маркалары
бирде. Шулай итмәсә, хуҗаның кызылларга карашы тагын да начараер дип
уйлады. Марка гарипнең күңелен күтәрде, йөзе яктырып китте. «Болай икәнен
белсәм, әйбәтрәк тәрбия иткән булыр идем», – диде ул. Отто аңа рәхмәт әйтте
һәм, кич булып килгәндә, өйдән чыгып китте.
Элемтә юклыгы аны тәмам чыгырдан чыгарды. Аннары агачка бәйләп
калдырылган канечкеч Эрхард та гел исенә төшеп, бимазалап тора иде. Кеше
үтерүче үзенең җинаять кылган урынына тартыла, диләр. Чынлап та шулаймы
бу, әллә бер канатлы сүз генәме? Отто ни өчен бу хакта уйлый соң? Ул бит
җинаять кылмады, бары палачны канлы эшен дәвам итүдән генә туктатты.
Ичмаса, берничә йөз кеше исән калыр. Ятимнәр, тол хатыннар әзрәк булыр.
Полицайлар, никадәр кансыз кыланса да, Эрхардка ук җитә алмас. Җавап
бирәсе булыр дип, бәлки, алар хәзер кан коюдан тыелыр да. Ә Эрхардка җавап
бирү турында уй да килми, чөнки ул күбрәк үтергән өчен бүләк ала. Берсеннән-
берсе кыйммәтле бүләкләр. Өстәвенә, булдыклы, тугры хезмәт итә, дип, үзен
газетада да мактап язалар.
Оттоны тагын шунысы кызыксындыра: Эрхард эше бик тә уңа торган, судан
коры чыгучан кеше иде, бу юлы да аны килеп коткармадылар микән? Оттоны
гел бер сорау борчый иде: ничек итеп бу палачны кеше үтерергә өйрәткәннәр?
Шуның сере ачылмыйча калды. Хикмәт үзендә генә булмагандыр... Бервакыт
Эрхард әз генә ачылып куйды. Партизаннарга азык белән ярдәм итүдә
гаепләнгән өч латыштан сорау алды ул. Тегеләрнең берсе дә гаепләрен
танымады. Эрхард аларны бик нык җәзалады, әмма тоткыннар барыбер
гаепләрен танудан баш тартты. Эрхард аларны үзе атмады, полицайларга
71
КАҺӘР
кушты, чөнки үз гаепләрен танымаучы латышларга бик каты рәнҗегән иде.
Ул бу юлы алардан өстен чыга алмады. Процесс тәмамлангач, жандармерия
идарәсендә Эрхардны шәп кенә сыйладылар. Ул Оттоны да эчертмәкче булды,
кыстады, әмма Отто бирешмәде. Эрхард шунда аңа, яратам шул гадәтеңне,
дип әйтеп ташлады. Отто аңардан кешечә сүз чыгуга бик нык гаҗәпләнгән
иде. Бераз кызып алгач, Эрхард:
– Минем аларга бернинди ачуым юк. Әйе, ачуым да, үчем дә юк, – дип тә
әйтеп куйган иде.
– Алайса, ничек соң... – Оттоның теле тотлыкты, сүзен әйтеп бетерә алмады,
чөнки «үчем, ачуым юк» дигән сүзләргә тәмам аптыраган иде.
Эрхард барысын да бик гади аңлатып бирде:
– Мин аларны принциптан чыгып юк итәм, – диде ул. – Әйе, әйе! Барын
да принципка сылтыйм. Күңелгә берни алмыйм. Мин принцип кушканны
башкаручы автомат кебек кенә. Минем өскә бер җаваплылык та төшми.
Принципны җитәкчеләр эшләгән, тормышка ашырырга безгә боерган. Без
үзебезгә йөкләнгән бурычны үтәүчеләр генә. Кызылларда да шулай ул.
Париж коммунасы тарихын хәтерлә. Бөек химик Лавуазье булган, кислород
белән водородны ачучы. Коммунарлар аны, тәмәке белән сату иткәне өчен,
гильотинада башын кискәннәр. Беркемнең аңа һичбер үче, ачуы булмаган.
Спекуляциягә каршы законга нигезләнеп, шул принципны тормышка гына
ашырганнар...
Моңа каршы Отто берни дә әйтә алмады, чөнки коммунарларның андый
явызлыклары турында белми иде. Бәхәскә дә кереп булмый. Гитлерчылар
үзләрен бар яктан хаклы саный, хаклыкларын җиңүләре раслый иде. Менә
хәзер җиңелә башладылар, бик нык каушаулары һәм нервыланулары сизелә.
Шулай да принципларында каты торалар әле. Эрхардның үз корбаннары
турында «минем аларга карата бернинди нәфрәтем юк», дип әйтүе Оттоның
һаман хәтерендә әле. Ничек аңларга моны? Нәфрәт булмаса, тере кешегә ничек
мылтык төбәмәк кирәк? Аларда «ни өчен?» дигән сорау тумый микәнни?
Адәм баласы яралганда ук шундый сораулар белән туа ич. Күңел конфликты
була нормаль кешедә. Гитлерчылар адәм баласында күңел конфликтын һәм
«ни өчен?» дигән сорауны ничек томалаган? Нәрсә белән, ни бәрабәренә?
Киләчәктә яхшы тормыш вәгъдә итепме? Бары фюрер әмеренә буйсындыру
аркылымы? Тоташ куркыту атмосферасы тудырыпмы? Әйе, алар, тоталь
куркытып, кешеләрдә туа торган «ни өчен?» дигән сорауның тамырына балта
чапкан. Үз башын, җанын саклар өчен, һәркем эндәшмәскә тиеш була. Ялганны
чын итеп күрә һәм шул ялганга хезмәт итә. Бу бит шул ук коллык түгелме
соң? Бәлки, культуралы коллык дияргә дә буладыр. Син боерыкны үтәүдән,
эш башкарудан башка берни белмәскә, кызыксынмаска тиеш. Эшләрең өчен
син җавап бирмисең, фюрер аны үз өстенә ала, имеш. Менә солдатларның
кулларын ни рәвешле чишкәннәр. Үтер, бетер, ләкин син җаваплы түгел...
Бу кан коюлар барысы да Ватаныңның киләчәге, бәхете өчен эшләнә. Башка
ырудагы халыкларны кырып бетерү хисабына бәхет була ала микәнни? Юк,
башыңда шундый сорау туса да, син аны әйтмәскә тиеш. Бернинди шик
булуы мөмкин түгел. Бу идеологиягә әз генә шик белдерү дә аяусыз хөкем
ителә. Шуңа күрә адәм балалары телләрен тешләргә мәҗбүр була. Гаять көчле
яшерен террор барча тере җаннарны дер калтыратып тота. Әлеге хәлләргә
әз генә кырын караганнар төнлә нәсел-ыруы белән юкка чыга. Серле юкка
чыгу бар нәрсәләрдән көчлерәк тәэсир итә. Һәркем үз башын кайгырта. Кеше
72
Х И С А М К А М А Л
үзенең бер гаепсез туганын яклый алмый. Бер гөнаһсыз хатынын аралаудан
да мәхрүм. Якласа, үзен гаеплиләр һәм ул бер төнне юкка да чыга... Димәк,
табигате белән яхшы кеше, әйбәт тәрбия алган булса да, барыбер гамәлдәге
тәртипләргә буйсынырга мәҗбүр. Кешелекле булуына карамастан, боерыкка
буйсынып, тере җаннарны бетерергә, кырырга тиеш. Юкса үзе һәлак ителә.
Менә сайла: йә үлем, йә үзең ишеләрнең канын кою. Һәр тере кешенең ничек
тә гомер итәсе килә һәм ул, гадәттә, соңгысын сайлый...
Отто теге урманга икенче көнне кич кенә барып җитте. Төнне бер хуторның
ындырындагы салам кибәнендә яшеренеп уздырырга туры килде. Суык иде,
шактый туңды. Таңнан торып, юлга ашыкты. Шунда гына аякларына, эченә
җылы керде. Ярый әле аяк асты коры иде. Һәр иртәдә мул булып кырау төшә.
Ул Эрхардны калдырып киткән җиргә керергә бүген батырчылык итмәде.
Кыр аша узгач, урман кишәрлеге бар иде. Отто шуннан ерак түгел тукталды
да күзәтә башлады. Чыбык-чабыклар өстенә утырып, кичке шәфәкъның сихри
матурлыгы белән юанып, урманны, аңа алып керә торган арба юлын күздән
кичерде. Тирә-юньгә дикъкатен юнәлтте. Анда-санда күренгәләгән саескан,
каргаларга игътибар итте. Алар кайда ни барын, тавыш биреп, бик тиз белгертеп
тора. Җәнлек үтеп китсә дә, сизгерлек күрсәтәләр. Иптәшләренә сигнал биреп,
кычкырып-кычкырып куялар. Әмма бүген урман тын иде. Каргалар, чәүкәләр
кырда чүпләнеп йөри-йөри дә, очып килеп, кырыйдагы агачларга куна.
Моннан унбиш-егерме көн элек урман яшел иде әле. Ә хәзер сары, сары-
кызгылт төскә кереп бара. Көн саен төшеп торган салкын кыраулар шулай
иткән инде. Урманда каен һәм өрәңге агачлары күбрәк икән. Кайбер агачларның
яфраклары коелып бетә язган, кайберләренеке әле коела гына башлаган.
Бар төштә яфраклар кыштырдавы ишетелә. Имештер, яфрак кыштырдавы
куяннарны шөбһәгә сала, шуңа күрә алар, бу кыштырдаудан качып, япан
кырларга китә икән.
Шул мизгелдә Отто кинәт Рутаны исенә төшерде. Әйе, аңа Рута белән
кушылырга кирәк булыр. Ул үзе дә шуны бик тели, Оттоның да башка сыеныр
кешесе юк. Кыз аның авыр кайгысын җиңеләйтте, дөньяда яшисе килү хисен
кабат уятты. Хәзер ул үзе дә аны бик еш искә төшерә. Акылы искә төшермәсә,
тәне һәрдаим искә төшереп тора. Тән әллә акылдан көчлерәкме? Әйе, тәннең
дә таләбе көчле. Үз-үзеңнән беркая да китә алмыйсың. Элек ул тәненең аваз
салуын ишетми, сизми иде. Ул авазны Ритасыз яшәү томалап торган икән.
Менә Рита югалганга да ике елдан артык вакыт үтеп киткән инде. Җанындагы
киеренкелек бераз кими төште шикелле, тәне дә үзенең барлыгын, исәнлеген
сиздереп куйгалый башлады. Ә Ританы Рута алыштыра алырмы соң? Рита
бик назлы да, нәзакәтле дә хатын иде. Ничектер аның белән үзеңне тагын да
баеган, яңарган кебек хис итә идең. Ул сине әледән-әле яңартып тора. Ничек
шулай итә алды икән? Нинди рухи көч салып? Рита рухы белән юмарт, тәне
белән бер дә туйдырмый, акылы ягыннан тормозы да тота белә торган хатын
иде. Ирләр өчен әнә шул тормозы да бик мөһим бит!..
Рутаны тизрәк күрәсе иде. Ул бик куркыныч эштә йөри, һәр көне кыл өстендә
үтә. Мөмкинлек булса, аны бу эшеннән азат итәргә, шул хакта Шачиннан
сорарга кирәк. Хәзер күп нәрсәләр ачыкланды, немецларның вакытлы гына
икәне тәгаен аңлашылды. Латыш крестьяннарына бу инде сер түгел. Ә аларга
саклану чаралары күрергә кирәк. Исән каласы килә бит, шайтан алгыры!
Төне буе Оттоның миен ачы уйлар ермачлап бетерде. Төн суык иде, һич
тә йоклап булмады.
73
КАҺӘР
Иртән ул тагын күзәтү белән мәшгуль булды. Тынлык аңа бик шомлы тоелды.
Әллә засада куелганга, тирә-якта шундый тынлык урнашты микән, дип тә уйлап
куйды ул. Тик күпме генә күзәтеп торса да, шикләнерлек, шөбһәләнерлек берни
сизмәде. Куенына җайлаган пистолетының предохранителен ычкындырды да
ары таба кузгалды. Урман авызында адымнарын акрынайта төште.
Теге юлны тиз тапты ул. Бар җиргә сары яфрак түшәлгән. Шулчаклы да
мул яфрак булыр икән. Салам җәйгән ындыр табагыннан көчкә атлаган кебек
барасың. Менә юлга аркылы аударылган каен күренде. Беренче шлагбаум. Бераз
киткәч, икенче каен юлга киртә булып ята, аннан илле метрлар ары өченче
каен да җирдән җәнлек үтәрлек ара калдырып ауган иде. Шуны узгач, юлның
сул ягында куш каен булырга тиеш. Кара, ничек барысы да танымаслык булып
үзгәргән. Кайбер агачлар бөтенләй шәрәләнеп калган, урман яктырып киткән.
Өченче киртәне узгач, Отто як-ягына дикъкать белән карап бара башлады,
әмма теге куш каен юк иде. Ул бер чокырга килеп төртелде. Каян килгән бу?
Чокыр аның хәтерендә калмаган иде. Димәк, ул чокыр аша чыкмаган. Отто кире
борылды. Бигрәк тә уң тарафны җентекләп күзәтеп, таягы белән яфракларны
актарып-актарып барды. Тукта, менә бит ул куш каен. Аны зелпе куагы каплап
тора икән. Нишләптер бу Оттоның исендә калмаган. Ул Эрхардны куш агачның
икенче ягына бәйләп куйган иде бит. Ә хәзер бу урында берни дә юк. Нүжәли
килеп коткардылар икән? Әллә полицайлар эзләп таптымы? Алар инде үз
урманнарының һәр түмгәген яхшы белә.
Отто таяк очы белән куш агач төбен актара башлады. Иң элек буялып беткән
ак материя күзенә чалынды. Икенче кырыйдагы яфрак катламын кузгаткач,
ап-ак баш сөяге килеп чыкты. Шунда ук аксыл умыртка баганасы, кабыргалар
аунап ята иде. Ничек болай соң бу? Әллә берәр җәнлек итен кимереп бетерде
микән? Бик гаҗәп бит бу. Ул Эрхардның үле гәүдәсен күмеп куярга дип килгән
иде. Менә нинди гайре табигый хәлгә очрады...
Ул, бераз читкәрәк тайпылып, яфракларны актарды. Шунда чүмәлә чаклы,
кыймыл-кыймыл килеп торган кырмыска түмгәген күреп алды. Күзләре
күргән нәрсәгә ышанмый торды. Да, менә ничек булып чыккан икән...
Кырмыскаларның үлгән атны да сөяккә калдырганчы чистартып бетергәннәрен
ишеткәне бар иде аның.
Оттоның тәне буйлап өшеткеч калтырау узды. Югыйсә ул бу мәлдә үч
кайтарудан канәгатьлек тоярга тиеш иде. Әмма күкрәгенә әллә нинди авыр
таш кебек борчу тулды, йөрәген шул сызлатып, ачыттырып узды. Ул тизрәк
бу төштән китү ягын карады.
Кайту юлын Отто бик авырлык белән үтте. Эчендә нәрсәдер өзелгән кебек
булды. Шул халәт буыннарының хәлен дә алгандыр, мөгаен. Нәрсә булды соң
аңа? Кеше үтергән кеше үзе дә шул мәлдә яртылаш үлә, дигән әллә кайчангы
сүзләр исенә төште.
Аяксыз, кыйналып ташланган эттәй, гәүдәсен көчкә-көчкә сөйрәп, теге
хуторга килеп керде ул. Хуҗа да, аны күргәч, куркып киткәндәй итте, хәлен
сорашырга тотынды.
Отто күпме генә ачыккан булмасын, тамагыннан бер тәгам үтмәде. Әзрәк
сөт эчкәләде. Хуҗаның сөтле кәҗәләре бар иде.
Ул югалып торган арада бирегә килүче булмаган. Отто үз хәленең шәп
түгеллеген аңлады, ничек тә Рутаны табарга кирәк дигән ныклы карарга килде.
Ләкин үзе булдыра алмаячак ул бу эшне. Әллә хуҗаны Добэлегә җибәрергәме?
Маркалар бирсәң, барыр шикелле...
74
Х И С А М К А М А Л
XXII
Бу тетрәндергеч хәлләрне, вакыйгаларны Таня әнисе һәм Рута сөйләве
буенча белде. Немецларның ерткычлыклары хакында укып, ул болай да күп
нәрсәләрдән хәбәрдар иде инде. Оккупациянең тере корбаннарын күргәч
һәм аларны тыңлагач, немецларның элекке ерткычлыкларына тагын да җан
өшеткечрәк явызлыклар өстәлде.
Таня әнисен сугыш беткәч тә эзли һәм эзләтә башлады. Бу эштә аңа Альфред
та булышты. Ул артиллерия училищесының җиденче бүлегендә эшли башлаган
иде. Төрле адресларга язулар берни дә бирмәде. Ә үзең барырга мөмкин түгел
иде. Хәрби булмаганнарны Латвия җиренә кертмиләр.
Кырык алтынчы елның җәендә генә Елгавага килә алдылар (шәһәрнең
Митава дигән әүвәлге исемен шулай үзгәрткәннәр иде). Альфред частьтан
командировка юнәтте. Шуның литеры белән килделәр. Елгаваның элеккедән
калган хәрби шәһәрчеге бар иде. Ул ничектер бөтен көе сакланган, аңа бер
бомба да төшмәгән. Таня, үзләре яшәгән кызыл кирпеч йортны күргәч,
сөенеченнән кычкырып җибәрде. Станциядән хәрби шәһәрчеккә килгәндә,
җимерек йортлар күп очрады. Әллә нинди ымсындыргыч өмет белән, Таня
йөгерә-йөгерә баскычтан менеп китте. Альфред аста көтеп калды. Әмма
Таня бераздан бөтенләй сүрелеп, кара коелып килеп чыкты. Хәзер бу йортта
хәрбиләр генә яши икән. Альфред барып урнашыр урын өчен кайгыра иде.
Ул, Таняны юатырга тырышып: «Күз яшеңне сакла әле, кирәк булыр», – диде,
ни әйтергә белмәгәч. Таняның керфекләре юешләнеп, укмашып-укмашып
тора иде.
Алар штабка килде. Альфред юл кәгазьләренә тамга куйдырды. Әмма
урнашыр урын мәсьәләсе бик кыен икән. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә
яшь чыга дигәндәй, аларны бик авырлык белән ике катлы бинада урнашкан
санчастьтагы кысан каптёркага керттеләр.
Таня иртүк шәһәргә чыгып китте, госпиталь, больницалар буенча йөрде.
Бер госпитальдә аңа Клараны белгән санитар хатын очрады. Ләкин ул яхшы
хәбәр әйтмәде: «Мин Клараны советлар килгәч алып киткәннәр дип ишеттем,
– диде. – Чөнки ул немецлар больницасында эшләгән иде. Шуның өчен
гаепләгәннәрдер дип уйладым». Клараны белә торган икенче бер хатын: «Аны
партизаннарга дару, дәвалау әйберләре биргән өчен немецлар аткан икән дип
ишеттем, – диде. – Немецлар партизаннарга аз гына мөнәсәбәте булганнарны
рәхимсез кыра иде. Шуңа Клараның холкын бераз белгәнгә күрә, мин ул
хәбәргә ышандым...»
Таня әтисе турында да сорашты. Тик аны белүчеләр бөтенләй очрамады.
Кыскасы, элеккегеләрнең кайсысы немецлар килгәч каза күргән, кайсысы,
руслар килгәч, гаепләнеп, Себергә озатылган. Себердә латыш бистәләре дә
бар, имеш.
Сугыш алдыннан Милашлар хезмәт иткән хәрби частьның да эзе калмаган.
Шәһәр җимерелеп бетә язган, кеше язмышлары да асты өскә килгән. Хәлләр
хәзер дә бик киеренке, кешеләр бер-берсеннән курка. Бер кешедән бер сүз
ала алмыйсың. Белгәнен дә әйтергә шикләнәләр. Бу тоташ курку кешеләрнең
канына сеңгән, йөзләренә чыккан. Кемгә генә барып төртелсәң дә, ул сине бик
сагаеп кабул итә, күбрәк «белмим», «күрмәдем» дию белән чикләнә. Үзенең
яхшылык эшлисе дә килә, синең хәлеңә керергә тели, ләкин эчендә оялаган
курку телен йозаклый да куя.
75
КАҺӘР
Таня елады да елады. Чишенеп караватка яткач кына, бераз тынычлана
төшкәндәй булды.
– Биредә кешеләр хәзер бер-берсеннән курка, элек бер дә андый нәрсә
сизелми иде, – диде ул, авыр көрсенеп.
Альфред исә бу хакыйкатьне тормышта күреп, эчтән генә сизеп яшәсә дә,
«шулай кирәк» дигән ышанычы нык иде.
– Фашистлар йөрәкләрен алып бетергән, әле иреккә күнегеп җитә
алмыйлардыр, – диде ул, Таняның үртәлүен тизрәк төкәндерергә теләп.
– Куркытылган кеше үзен генә кайгыртырга мәҗбүр, – дип, Таня сүзен
дәвам итте. – Нигә, әллә Казанда шулай түгелме?
– Ул курку түгел, Таня, җаваплылык. Ә син көлмә, кешеләр ил мәнфәгате
өчен үзләрен чикли дә ала... Бу – кирәкле нәрсә...
– Яхшылык кылудан тыелуны да кирәкле дисеңме? Шулай дөрес дип
уйлыйсыңмы? – диде Таня, үртәлеп. Ул бүген үзенә ярдәм итәсе килмәгәннәрне
күп күрде, шуңа эчендә кемнәргәдер ачуы, үче кузгалган иде, шул ачуын
Альфредка чыгарасы килде. – Димәк, һәр кешегә яхшылыкны дәүләт үлчәп
кенә бирә. Начарлыкны да шулаймы? Анысын да үлчәп кенә бирәме?
– Нигә, начарлыкны сиңа күп итеп бирүләрен телисеңмени? – диде Альфред,
шаяртулы тонга күчеп.
– Кешедәге яхшылык та, начарлык та дәүләт милке булуына гаҗәпләнәм.
Бу турыда, үз башыма төшмәгәч, ничектер уйламый идем, менә хәзер күңелдә
шул гына... Бездә Рәүфәт Газизович атлы врач бар иде. Юаш, күндәм кеше
иде. Шуны, әй, кыерсыттылар да инде. Бер лавеласы хатынын тартып алды.
Начар күңелле, тискәре холыклы бәндәләр шул яхшы кешене политик яктан
ышанычсыз дип тә кимсетте. Җыен әтрәк-әләм, шуны рәнҗетеп, үзенә политик
капитал эшләде. Ә ул кинәт инфаркттан вафат булды, бичара. Җирләгәндә,
веноклар бик күп иде. Үлгәч инде аңа нәрсәгә...
– Моның белән нәрсә әйтмәкче буласың?
– Димәк, кешене чынлап хөрмәт итүгә караганда, веноклар очсызрак...
– Дөрес тотып алгансың...
– Шәхестәге яхшылык һәм начарлык дәүләт карамагында, әйе бит?
– Ярар, синең хакка гына килешәм.
– Шаяртма, мин чынлап әйтәм. Ягъни, кеше үзендәге яхшылык һәм
яманлыкны теге яки бу адәмгә дәүләт рөхсәте белән генә күрсәтә ала. Үз
ихтыяры белән түгел, шулай бит? Әллә мин ычкынып бараммы соң? Мине
чеметеп кара әле...
– Әйе, чынлап та, акыл иясе булып киткәнең сизелә шул, – диде Альфред
һәм Таняның көрәнсу төстәге мул күкрәген чеметеп алды. – Авырттырдыммы?
– Башкасы булмаса да, чеметергә оста икәнсең, – дип кеткелдәде Таня һәм
шунда ук аның йөзендәге җылылык бетте. – Әллә минем сүзләремдә дөреслек
юкмы, ә?
– Бардыр, ахрысы, Таня, тик синең өчен генә...
– Боргалама, – дип бүлдерде аны Таня, җитдиләнеп. – Ничә процент
дөреслек бар ул сүзләрдә?
– Ничә процент дөреслек өчен утырталар, диген. – Альфред буыла-буыла
көләргә тотынды.
– Димәк, син дә мине хуплыйсың?
– Юк-юк, Таня, мин шаярттым гына! – диде Альфред, көлүеннән туктап. –
Без кирәкмәс нәрсә турында сөйләшәбез. Бу безнең компетенциядә түгел бит.
76
Х И С А М К А М А Л
Нигә баш ватып маташабыз? Без үзебезгә генә начар эшлибез, чөнки башка
килгән һәр фикерне әйтү куркыныч, үзең дә беләсең. Шаярып сөйләшкән
сүзнең кайчак, баш миенең берәр почмагында кысылып калып, кискен
мәлләрдә авызыңнан ычкынуы мөмкин. Шулай бит?
– Син – булган кеше, Альфред, дөрес сукалыйсың. Мин дә нәкъ шулай
уйлыйм. Ләкин минем синнән яшерен бер уем да булырга тиеш түгел. Менә
шуңа күрә генә мин сиңа аларны әйттем...
– Әйтмәскә кирәк иде, – диде Альфред, үкенечле тавыш белән. – Безнең
болай да ипсез араны ул тагын да катлауландыра гына бит...
– Мине – артта калган, үзеңне алдынгы фикерле, дип әйтмәкче буласың
инде?..
– Таня, тормыш таләпләренә буйсынмыйча ярамый, юкса арбадан төшеп
каласың. Бервакытта да җиңел заман булмаган... Заман кешене үзенең
кануннарына буйсындыра, шунсыз тормыш бармый. Синнән бүген кешеләр
куркып йөз чөергән икән, бу да заман галәмәте. Шуны аңла да шым бул.
Заманга карышсаң, ул да сиңа карыша. Төшенәсеңме?
– Юк, Альфред, юк, – диде Таня, кинаяле уфтанып.
– Мине тыңламыйсың син, Таня, шуңа төшенмисең. Теләмисең...
– Теләп кенә булмый ул...
– Әйе, минем сине үземнеке итә алганым юк, шунлыктан сиңа бер сүзем
дә үтми, стенага борчак сипкән кебек кенә...
– Үзеңнеке ит соң, ит!
– Кара, син нинди сүзләр сөйли башладың. Монда килгәч, бөтенләй
үзгәрдең! Сиздем, башка ир-атларга күзең елтырый, – дип, Альфред, ниндидер
кызышу белән, Таняны чишендерә башлады. Бар нәрсәләрен салдырып
бетерде.
Тәрәзәдән төшкән ак төн яктысында ымсындыргыч матур сын, сыек кына
нурланып, тагын да гүзәлләнебрәк күренә иде. Ул, вак-төяк кимчелекләреннән
дә арынып, сихрилеге артып, үзенә бөтереп ала торган тылсымлы көчкә
әверелде. Шул тарту көченә чыдый алмыйча, Альфред чырае белән Таняның
күкрәгенә капланды, ләкин башка берни дә эшли алмады. Нәрсәдер эшләргә
кабат-кабат омтылыш ясап карады, әмма, берни кыла алмыйча, кире чигенде.
Күңел ярсуына тән берничек тә җавап бирерлек хәлдә түгел иде... Бермәлне
Таня үзенең күкрәгенә Альфредның күз яшьләре тамганын тойды. Ул яшьләр
тәнне пешерә, учактан чәчрәгән утлы күмер кебек иде. Таня аны тагын
да ныграк үзенә кысты, һәм ихтыярсыздан күз яшьләре агып китте. Ул,
Альфредны йомшак куллары белән сыйпый-сыйпый, яшь баланы юаткан
шикелле тынычландырмакчы булды. Әмма Альфред тиз генә тыела алырлык
хәлдә түгел иде. Алар шулай кочаклашкан көе озак үкседе.
Һәм мондый хәл еш кабатлана, ләкин аның һәрберсе бүтәнчә, бер-берсенә
охшамаган иде. Биредә хәтта Таняның гүзәллеге ярдәм итә алмады. Ә бәлки,
шул гүзәллекнең гаебе дә бардыр әле. Гүзәл хатын-кызны һәр ир-ат үзенеке
итәргә омтыла. Билгеле, хикмәт анда гына түгел, бар бәла Альфредның
коточкыч ярасында. Сугыш ярчыклары аның яшәү тамырларын өзгәләп
бетергән. Нервыларның кискәләнүе бик хәтәр икән. Бар нәрсә нервыга
бәйләнгән, ди. Нервысы беттеме – кеше дә бетте дигән сүз.
Әллә хикмәт башка нәрсәдәме икән? Бәлки, Альфредның тәне Таняның
тәнен кабул итмидер? Мондый хәлнең дә булуы мөмкиндер ич. Врачларның
үтенүе һәм үз ихтыяры белән Таня зур фидакярлеккә барды. Дәвалаучы врач
77
КАҺӘР
аны бик озак үгетләп күндерде: «Менә, – диде, – фашист ярчыгыннан яраланган
лейтенантка бик мөһим дару кирәк. Ул дару – син, синең тәнең. Менә шуны
лейтенантка кызганмый бир...» «Ә моның соңы ни булыр?» – дип кызыксынды
Таня. «Әгәр ошасаң, ул сиңа өйләнер, ошамасаң ташлар, анысына да әзер бул,
– диде Дания Әхмәтовна. – Хәзер һәркемнән корбан сорала. Җиңү өчен...»
Таня Альфредны яхшы ук өйрәнде, дүрт ай буе диярлек аңа укол кадады,
дарулар эчерде. Врачларның сүзенә каршы килмәде. Аларның мөнәсәбәте
ныгый барды, үзара шаяртып та, җитди темаларга ачылып сөйләшүләр дә
үзенекен итте. Ниндидер бәйрәм уңаеннан Таня Альфредны бүлмәсенә алып
кайтты. Үзе тулысы белән аның ихтыярына бирелде. Дөрес, очсызланмас
өчен, ул бераз карышып та маташты, егетне кыздыру өчен, бусы да кирәк
иде. Аннары Таняның үзе теләп бирелгән кызлардан егетләр тиз бизә дигәнне
дә ишеткәне бар иде. Кадереңне җибәрәсең килмәсә, әзрәк каршы тору да
файдалы. Таня да шулай итте, Альфредның хәрәкәтләренә ялындырыбрак риза
булып торды. Егет аның җанына да якын, күңеленә дә хуш иде.
Таня Альфредны акылы, уйлары белән яратты. Дөрес, ул үзе гашыйк була
торган зат түгел икән, бергә сөйләшкән, дуслашып йөргән чакта кыз шуны
аңлады. Хәзер ул аны җаны, тәне белән дә ярата башларга тиеш иде. Ләкин
бу юлы да андый нәрсә булмады. Альфред, үзенең кыз алдында кабат уңайсыз
хәлдә калганына үртәлеп, кинәт ятактан торды да, өстәл янына барып, тәмәке
кабызды. Таня, өстенә җәймә генә тартып, аны сабыр гына көтте. Альфред
бер папиросын тартып бетергәнче икенчесен кабыза иде. Таня зиһенен
эшләтте, болай барча тырышлыклар җилгә очачак иде. Альфред аның янына
башка бервакытта да килмәячәк, бу бүлмәгә аяк атламаячак иде. Ул халатын
иңенә салды да Альфред янына килде, йомшак, кайнар куллары белән аның
муеныннан кочып алды, ирененнән, битеннән үбәргә кереште, колагына
пышылдап кына: «Болай сиңа рәхәтме, әллә җирәнгечме?» – дип сорады.
«Рәхәт», – диде Альфред, шулай ук кызны кочаклап...
Ул вакыттан соң Альфредка өч тапкыр операция ясадылар. Соңгысын
Мәскәүдән шул өлкәдәге зур белгеч килеп эшләде. Бик өмет кузгата торган
итеп алдан сөйләгәннәр иде. Операциядән соң Альфред, үзен сынар өчен,
кабат Таня янына барды. «Юк, сине болай түбәнсетүемә түзә алмыйм, әйдә
язылышыйк», – диде. Таня берсүзсез риза булды. Егетнең әйбәт кеше икәненә
ул ышанган иде инде. Аның баш бәласен Танядан башка аңлаучы да табылмас
иде. Ул, егетне сафка кайтару өчен, берни дә кызганмаячак, терелгәч ташлап
китсә дә, аңа үпкәләмәячәк иде.
Ләкин операция өметләрне акламады. Тагын уңышсызлык килеп чыкты.
Инде Альфред үзе дә нишләргә белми. Таняны жәлли. «Минем өчен үзеңнең
яшьлегеңне корбан итәсең, – дип кайгыра. – Мин – корыган агач, ахры, үзәгем
корыган, яшел яфрак ярмам...»
...Альфредның биредә эшләре күп булып чыкты. Таняның әти-әнисен
эзләшүдә артык катнаша алмады. Таня шәһәр буйлап күбрәк үзе чапты.
Алтакта куелган оешмаларга кереп, сорашкаларга да туры килде. Ни булса,
шул булыр дип, «ЗАГС» дигән учреждениене дә читләтеп узмады. Монда
архив туплый башлаганнар. Фотолабораториясе дә бар икән. Зур гына бүлмәдә
җепләргә озын-озын фотоплёнкалар эленгән. Киптерер өчендер, мөгаен. Ә
бер стена буйлап өстәлләр тезелеп киткән, анда пыяла астына фоторәсемнәр
куйганнар. Пөхтә генә киенгән хатын-кызлар шул карточкаларны карап
йөри иде. Таня да алар янына барды, сүз катты. Аңа, фашистлардан калган
78
Х И С А М К А М А Л
плёнкаларны биредә ачыгайталар икән, дип аңлаттылар. Немецлар үзләре
үтергән партизаннарны һәм властьларга каршы эшләре өчен җәзаланган
кешеләрне фотога төшереп барган. Үз идарәләренә хисап өчендер дип уйларга
кирәк. Әмма, качып киткәндә, негативлар белән тулган әрҗәләрне алырга
вакытлары булмаган. Хәзер безнекеләр шуларны ачыклау белән мәшгуль
икән. Бик җитди документлар бит. Әти-әнисен югалтканнарга, туганнарын
эзләүчеләргә күп нәрсәләр сөйли торган фотолар. Союздан да эзләп килүчеләр
бар, ди. Кайберәүләр фотодагы кешеләрне танып, копиясен ясатып алып
китәләр икән. Билгеле, күпмедер түләп инде. Бик кирәкле эш оештырганнар.
Көн саен яңа фотоларга өстәлләр куялар. Анда сыймаганнарын стеналарга
стенд итеп беркетергә дә иренмәгәннәр. Нинди генә фоторәсемнәр юк монда!
Немецларның ерткычлыгын сүзсез фаш итәләр. Кайбер фотоларга эсэсчылар,
латыш полицайлары да эләккән. Анда өлкә комиссары, эсэсчы фон Медемның
тар даирәдә бер тантана уңаеннан төшкән рәсеме дә бар. Пенсне күзлеге
артыннан боздай салкын бәбәкләр карап тора. Янәшәсендә куштан елмаю
белән яраннары тезелешеп баскан. Чит җирләрне басып алып, ниләр генә
кылып бетермәгәннәр, Латвияне канга батырганнар.
Таня бу күргәзмәгә көн дә бер кереп чыга башлады. Бервакыт ул әтисе
чыраен хәтерләткән сурәткә тап булды. Үтерелгән ике гәүдә янәшә ята.
Берсенең йөзе, борыны, ияге гел әтисенеке кебек тоелды. Маңгаенда да
охшашлык күренде. Таня кат-кат карады, икеләнде, йөдәде, үртәлде. Ул, бар
хәтерен җигеп, әтисен күзалларга тырышты. Көлгән-шаярган, уйчанланып
утырган чаклары хәтеренең бер почмагында яктырып киткәндәй тоелды.
Таня әлеге фотоның, шуңа охшаганрак тагын бер сурәтнең копиясен
төшертеп алды. Бер җирдә дә туганнарының эзе табылмагач, милициягә
мөрәҗәгать итте. Биредә «паспорт өстәле» бар икән, туганнарын шундагы
исемлектән эзләргә туры килде. Ләкин анда Милаш фамилиясе очрамады.
Таня үзе дә исемлекне барлап, күздән кичереп чыкты. Бәлки, фамилияләре
үзгәргәндер дигән гөманнар да күңеленә керде. Ләкин анысына һич тә ышанып
булмый иде. Ичмаса, берәр танышы да очрамый. Дөрес, алар хәрби шәһәрчектә
яшәде. Аның үз клубы, кибетләре бар иде. Җирле халык анда бөтенләй
яшәмәде. Елганың уң ягындагы шәһәр үзәгенә әти-әнисе кемнәргәдер кунакка
гына баргалый иде. Тик алар бервакытта да биредә күренмәде. Бәлки, хәрби
шәһәрчеккә килергә рөхсәт ителмәгәндер.
Таня һаман шәһәрнең шул ягында йөрде. Әүвәлгечә хәрби шәһәрчектә
гаскәри булмаганнар очрамый иде. Шәһәр зур түгел. Өч-дүрт көн эчендә
аркылысын-буен йөреп чыгарга мөмкин. Һәр җирдә хезмәт кайный,
каланы җимереклекләрдән чистарту эшләре бара иде. Хатын-кызлар хәрби
машиналарга кирпеч ватыклары, зур-зур кантарлар төйи. Иртәдән алып кичкә
кадәр шундый манзарага тап буласың. Таня шунда бер җимерек йорт янында
бөтен кирпечләрне сайлап, штабельгә өеп маташкан хатыннарны күзәтергә
кереште. Кызыл яулык бәйләгән, ирләр пиджагы кигән бер хатынның килеш-
килбәте ничектер аны үзенә җәлеп итте. Бу юлы Таняны эчке сиземләве
алдамады. Элекке көрәнсурак йөзе чуен китеге кебек кояшта каралып беткән,
матур иреннәре купшакланыбрак, ә күзләре нәкъ яшь вакыттагыча очкынланып
торган хатын аның әнисе Клара иде. Таня аңа шактый ерактан «әни» дип
кычкырганын сизми дә калды. Ләкин әнисе, эш белән мавыгып, аны ишетмәде.
Алдына килеп баскач, Таня тагын эндәште. Тавышка Клара башын борды,
шулчак аның кулындагы кирпечләре төшеп китте, ул күзләрен Таняга төбәгән
79
КАҺӘР
көе тынсыз калды. «Таня, кызым!» – дип, әнисе, алга таба атлый алмыйча,
кирпеч өеменә ике куллап таянды. Аның хәле киткәнлеге күренеп тора иде.
Иптәш хатыннары Клараны култыклап торгызды. Таня, килеп, әнисенең ике
кулыннан тотып алды. Алар хәтсез генә бер-берсенә эндәшә алмыйча торды,
икесенең дә күзеннән яшь ага иде.
Иптәшләре бүген Клараны эштән азат иттеләр.
Әнисе ничектер исән калган өч катлы таш йортның икенче катында, кечкенә
бер бүлмәдә торып ята икән. Кайту белән, ул эш киемнәрен алыштырды,
керосинкага чәй куйды. Таня бердәнбер тәрәзә буендагы кечкенә өстәл янына
килеп утырды. Бугазына бик ачы төер тыгылды, ни эчкә үтми, ни тышка
чыкмыйча, сүзләрен томалады да куйды. Әнисенең таушалган, изелгән кыяфәте
аның бәгырен өзеп-өзеп алды. Ә ул үзе тыныч шикелле күренде, әллә барын
да эченә яшерергә күнеккәнме? Авыр тормыш шартлары сабырлыкка, буйга
сеңдерергә өйрәткәнме? Әйе, Таняның әнисе танымаслык булып үзгәргән.
Йөзендәге гаҗизлек сызыклары аны моңсу, өметсезлеккә бирелгән кебек итеп
күрсәтә иде. Ул үз эченә йомылган, күңелендә җыелганны бик үк ачасы да
килми, нидәндер курка, шикләнә төсле тоелды. Сугыш чорында араларына
әллә нинди хикмәтләр кереп тулган икән шул. Аралар ерагайган, салкынайган.
Клараның үз язмышы, Таняныкы – үзенеке. Әнисенең язмыш кырына кызы
керә алмый. Һәм, киресенчә, әнисенә кызыныкына кушылып китәргә нидер
комачау итә...
Бүлмә эче бик ярлы иде. Әнисенең өс-башы да әйбәт түгел. Хәер, шәһәрне
җимерекләрдән чистартучы башка хатын-кызлар да шулайрак киенгән иде.
Барысында да яртылаш ир-ат киеме, кирза итек, гимнастёрка... Ничек мондый
хәлгә калган бу әни дип, Таня ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул болай
түбән төшәргә тиеш түгел иде шикелле.
– Әни, нишләп син врачлык эшендә түгел, ә? – дип сорап куйды Таня мич
тирәсендә кайнашкан әнисеннән.
– Хәзер, кызым, хәзер, – дип, Клара пәрдә белән бүленгән кухня сыман
җиргә кереп китте.
Менә буялып беткән клеёнка ябылган өстәлгә чәй килде, тәлинкәгә, турап,
кара ипи һәм патока конфетлары куелды. Таня һаман гаҗәпләнүеннән айный
алмый утыра иде. Ул әнисен үзләре белән алып китәргә дигән ныклы карарга
килде. Анда, һәрхәлдә, болай ук булмас дип уйлады.
– Әни, әти кайда, Радик ни хәлләрдә? – дип, ашыга-ашыга, сорау яудыра
башлады Таня.
– Хәзер, кызым, концентрат боткам бар иде, шул көяр дип куркам, – дип,
әнисе, кашык тоткан кулы белән пәрдәне этеп, кухня ягына атлады. Таняның
түземлеге тәмам төкәнер чиккә җитте.
Ниһаять, ботка пешеп чыкты. Клара аны кәстрүлдән тәлинкәләргә бүлә
башлады. Таня үзенә бүлдермәде, бер кабар җирем юк, чәй генә эчәм, диде.
Әнисе, үз тәлинкәсенә ботка салып, кызы каршына килеп утырды. «Кара, ничек
салкынайган, – дип уйлап куйды Таня. – Минем өс-башым әйбәт булгангамы,
берни кайгыртып сорашмый, кызыксынмый. Үз хәле хәл инде, монда әнисенең
гаебе юк...»
Клара боткасын капкалап, чәен эчеп куйды да кызына сугыш башланганда
ниләр булганын сөйләргә кереште:
– Квартираны немецлар үзенә алды, барча йорт әйберләре шунда харап булды.
Үзебезне көч-хәл белән елганың уң ягындагы танышлар сыйдырды, – диде ул.
80
Х И С А М К А М А Л
– Фашистларның СД дигән органнары бар икән, һәр кешене, жандармериягә
чакыртып йә өенә килеп, шул оешма белән хезмәттәшлек итәргә куштылар.
Андрей да, мин дә кул куймадык. Шуннан безне эзәрлекли башладылар. Ни генә
эшләтеп бетермәделәр. Бер җиргә эшкә алмыйлар. Эшләмәсәң, ачка үләргә кирәк.
Андрей бер танышы аша немец армиясендәге симулянтларны дәвалый торган
госпитальгә эшкә кергән иде. Көн дә канга батып кайта иде, симулянтлар бик
каты кыйный икән үзен. Берничә тапкыр аңын җуйганчы тукмаганнар. Аңына
килмәс борын, өйгә китереп ташладылар. Мин немец врачы җитәкчелегендә
җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә эшләгән булдым.
Ә Радикны Баурих дигән тәҗрибәле бер эсэсчы үзенә хезмәткә яллады.
Бер чибәр генә латыш кызы аша. Ул кыз Радикны уч төбендә биетә башлады.
Шуның котыртуы белән малай безне кыерсытты. Башта әтиеңә бәйләнде,
нигә немецларны яратмыйсың, дип, аннары – миңа... Ниләр генә күрсәтмәде,
исереп килә дә погром ясый иде. Ә теге кыз шунда аңа көч биргән шикелле
үчекләп басып тора иде. Андрей нинди кадерле улының немецларга ялчы
кебек эшләвен белде, күрде. Ачынып үгетләде, ачуланды, оккупантларның
вакытлы гына булуын тәкрарлады. Радик безне тыңлаудан узган иде, теге
кыз сүзен генә сөйләп торуын белде. Ул элекке фабрика хуҗасы кызы булган
икән, шул фабриканы кире кайтарып алам да Радикка яздырам, дип, гел
тегенең колак төбендә жуылдады. Андрей бу хурлыкка чыдап торды-торды
да, ахырда партизаннарга китәргә карар итте бугай. Миңа әйтмәде, ачылмады,
мине Радик яклы дип уйлады, ахры. Без үзара сөйләшми башладык. Андрей,
миңа бер сүз әйтмичә, көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Бер көн, ике көн,
атна буе юк. Шуннан бөтенләй суга төшкән кебек булды. Мин немецча
сөйләшә белгәнгә, Андрей миңа шикләнеп карады. Әйбәт кенә эштә дә эшли
башлагач, немецлар белән хезмәттәшлек итәсең дигәнрәк уйга килде. Дөрес,
ул моны сүз белән әйтмәде, бар кыяфәте, дәшмәве белән белгертте. Без Радик
белән аңа хыянәт иттек дип уйлады. «Клара, – диде ул соңгы тапкырында,
мин сиңа нинди начарлык эшләдем, нигә сез мине Радик белән икәүләп адәм
хуры иттегез?..» Мин үземнекен исбат иттем, акландым, Радикны да яклап
сөйләдем. Әле акылы да утырып бетмәс борын аны немец агенты адаштырды,
юлдан яздырды. Бер-ике тапкыр канлы эш тә эшләткән бугай. Менә шулай
бер гаепсез кешеләрнең канын койгач, Радик безнеке булудан туктады. Ай, ул
малай үзенең ахмаклыклары белән бар йөрәгемне өстәлгә куеп, пычак белән
телгәләп-телгәләп бетергән кебек итте. Менә ак чәчләремне күрәсеңме, барысы
да аның эше. Уф, юк, башка сөйли алмыйм, булмый...
Ул кабат чәен уртлап алды, боткасын капкалады...
– Әтиеңнең партизаннарда һәлак булганын ишеттем. Отто абыең күргән.
Рита апаңны хәтерлисеңдер бит? Ул бичараны кемдер, үзе укыткан бер
малайның анасы, диделәр, «яһүдә» дип барып әйткән. Немецлар килгәнгә
ике ай да үтмәгән иде әле. Ританы улы Виктор белән бергә комендатурага
алып киткәннәр. Яһүдләр белән эсэсчылар үзләре шөгыльләнә, полицайларга
ышанмыйлар иде. Отто Ритага үз исеменә милләте «немец» дип язылган
паспорт юнәтеп биргән булган. Мин дә шундый паспорт ясатып исән
калдым. Ә Рита комендатурада элекке паспортын күрсәткән. Әллә онытып
калдырган, әллә укытучыны җәзаламаслар дип ышанган. Кеше бит ышана.
Немецларны шултиклем вәхшиләр дип кем уйлаган? Менә шулай харап
булды бичара Рита белән Виктор. Ә Отто подпольеда калдырылган икән.
Рита исә өлгерә алмаганмы, ул да яшеренергә тиеш булган. Үтерерләр дип
81
КАҺӘР
башына китермәгәндер, мөгаен. Ул да бит бик ышана торган зат иде. Немецлар
еврейларны кан дошманы санады. Урамда очрасалар, шунда ук атып китәләр
иде. Ә Андрейның партизаннарда һәлак булганын 1943 елның көзендә ишеттем.
Отто үзе шаһит булган. Мине дә, аны да белә торган бер кеше аша кыска гына
язу җибәргән иде.
– Әни, тукта, – дип, Таня кара лаклы редикюленнән теге фотоларны чыгарып,
аңа сузды. – Менә бу безнең әти түгелме? Мин ничектер аңа охшаттым...
– Ничек, каян алдың? – дип гаҗәпләнде әнисе, кызына ышанып бетмичә,
күз сирпеп алды. Таня аңлатып биргәч, Клара фотоны, күзенә якынрак китереп,
бик дикъкать белән озаклап карап торды. Аннары, кызыксынуы сүрелеп,
фотоны кире бирде. – Мин бер дә охшый торган нәрсәләр күрмим, – диде.
Фотоны тагын алып, җентекләп тикшергәндәй итте. – Юк-юк, мин берни дә
тапмыйм, – дип куйды.
– Борыны, ияге, кашлары гел әтинеке бит инде, – диде Таня.
– Бераз охшашлык бар кебек, ләкин бу Андрей түгел! Түгел!
– Ярар, алайса, – дип, Таня килешәсе килмичә генә әйтте. Тик фотоларны
ташламады, кире салып куйды. – Йә, шуннан соң, шуннан соң ничек булды?
– Аннары бездә дәваланган бер ир-ат, тимер юлчы, миңа сагыз кебек
ябышты. Һич кубарып алышлы түгел. Үзе миннән яшьрәк тә. Нишли аласың,
без хатын-кызларның язмышы ир-ат кулында инде. Алар үз дигәннәрен
итә. Шундый ягымлы, мөлаем кеше, эчке культурасы бар, һәр хәрәкәтендә
ниндидер затлылык сизелә иде. Мин һаман сине исемә төшердем, бу кеше
белән кавышырга син барыбер каршы килер, әти истәлеген аяк астына салып
таптыйсың, дияр кебек идең. Ул үзе бик тә ихтыярлы, нәзакәтле кеше иде. Юк,
миңа ирләр кирәкми, мин ансыз да яши ала идем. Ләкин Миша белән тора
башлагач, минем дә фикерләрем үзгәрде. Хәер, анысы мөһим түгел. Сугыш
бирегә килеп җиткәнче, без ерак бер хуторга киттек. Поездлар йөрүдән туктагач
та элдердек, чөнки тимер юлны, шәһәрне бик нык бомбага тотачаклар иде.
Һәм, чыннан да, шулай булган да... Мин, әйтергә кирәк, Миша аркасында гына
исән калдым. Шәһәрдә котылып калырга уйлаганнар барысы да харап булды.
– И-и әни, нигә син фамилияңне алыштырдың соң? – дип бүлдерде Таня,
әнисенең кияүгә чыгуын бер дә өнәмичә.
– Миша шуны таләп итте, кызым, өзмәде дә, куймады да. Паспортны
алыштырганда, шулай яздырды.
– Син аны әтидән дә ныграк яратасыңмы әллә?
– Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк.
– Ничек инде ул алай?
– Хатын-кыз эт кебек ул, кызым, үзен кем ошатса, ул шуныкы була да бетә...
– Ничек инде, әтигә хыянәт итеп... – Таняның йөзе караңгыланып китте.
– Синең, кызым, оккупациядә булганың юк, биредәге хәлләрне белмисең.
Исән калу өчен адәм баласы әллә нәрсәләргә бара. Әти-әнисен, якын кешесен
сата. Мин Андрейны сатмадым. Ул һәлак булды. Үлгән артыннан үлеп булмый.
Миша бик ялынды, матди ягым бик авыр иде. Немецлар эшләгән өчен берни
бирмәде. Ачлык бик изде. Ә Миша – таба белә торган кеше. Мин аңа, дөресен
әйткәндә, тамак өчен генә чыккан идем, аннары ул үзен яраттырды...
– Фамилияңне булса да калдырырга иде, әни?
– Мишаның теләгенә каршы килә алмадым. Аның ни әһәмияте бар соң, дип
уйладым. Шунда ялгышканмын, кызым, хәзер үзем дә аңладым. Ул чагында
акыл белән ачлык идарә итә иде шул.
82
Х И С А М К А М А Л
– Теләсә нинди шартларда да кешелекне саклап калып булмыймы?
– Булмый, кызым, булмый. Менә күз алдыңда ич. Ачы тәҗрибә дә шуны
раслый. Барысы да әйбәт кенә бара иде, кызым, ләкин миңа бәхет бер дә
килешми. Гамәлдә шулай булды да. Без – мин дә, Рита да – бәхетсезлек өчен
яратылган булып чыктык. Бәхетлеләр янында бәхетсезләр дә булырга тиеш. Менә
без шул бәхетсезләр графасында, балансны саклау өчен. Юкса баланс бозыла...
– Бүтәннәр бәхетле булсын өчен сез бәхетсезме? Нәрсә сөйлисең син, әни?
– Булганны сөйлим, кызым. Берәүләр бәхетле, берәүләр бәхетсез, әллә
шулай түгелме? Берәүләр өстен, икенчеләр түбән.
– Түбән булсалар, бөтенесе үзләреннән генә, әни! Син дөрес уйламыйсың!
– Юк, үзләреннән генә түгел, кызым. Тормыштан чыгып әйтәм, үзләре генә
гаепле булса, бер хәл. Түгел шул! Менә моннан нәкъ биш ай элек төнлә безнең
икебезне дә кулга алдылар. Квартирабызны конфискацияләделәр. И, ул чактагы
ут йотулар, тетрәнүләр! Ике төн эчендә чигәмдәге ак чәчләр күзгә күренеп
күбәйде. Әле берни дә белмим, Мишаны миңа күрсәтмиләр, мине – аңа.
Төнлә сорау алалар. Шултиклем аяусыз кыланалар. Бер тамчы йоклатмыйлар.
Җитмәсә, надзирательләре дә хатын-кызлар. Имине умырып тоталар да
йолкалар. Авыртудан кычкыра башласаң, авызга китереп сугалар. Ике ай буе
миннән сорау алдылар. Нәрсә беләселәре килә, максатлары ни – һич төшенер
хәл юк. Болгаталар, болгаталар, болганчык суда балык тотмакчы булалар. Мин
бар белгәнемне сөйләдем дә шуңарда нык тордым. Әйткәннәремне кабатладым.
Беркөнне камерага Рута килеп керде. Оттоның яңа хатыны. НКВДда эшли.
– Отто абый Рита апаны ничек оныта алды икән, ә? – дип, Таня тагын
әнисенең сүзенә аркылы төште. Күңелендә әнисенә каршы ачуга охшаш
ниндидер хис кабат уяна башлагандай булды. Нилектән булыр бу?
– Тормыш ата-анаңны да оныттыра, кызым. Синең әле начар хәлләрдә
калганың булмаган, шуңа әхлакый яктан дөрес фикер йөртәсең. Безне гаеплисең.
Безнең башка төшкән бәлаләр бернинди әхлакка урын калдырмады, кызым...
Рута әйтте: «Мишаны немецлар биредә шпионлык итәргә әзерләп калдырып
киткән, ә синең гаебең юк, син аның шундый кеше икәнен белмәгәнсең, – диде.
– Мин сине үз җаваплылыгыма алам, Отто күземне ачырмый, ярдәм итәргә
куша. Сине порукага бирергә риза булдылар...»
Ике көннән чыгардылар, ләкин врач булып эшләргә ярамый, синең өчен
ул профессия тыела, диделәр. Шулай итеп, миңа җир казучы булырга туры
килде. Ә Мишадан бер хәбәр юк, сорап караган идем, бик каты кисәттеләр.
Әгәр кабат эләгәсең килмәсә, бу тирәдә йөрмә, дип киңәш бирделәр. Миша
нинди әйбәт, хөрмәт итүчән кеше иде. Шәһәр Советының тимер юл бүлегендә
эшләде. Миңа бик яхшы киемнәр юнәтеп бирде. Каракүл пальто, габардин
макинтош, лаклы туфлиләр. Барысы да конфискациягә эләкте, берсенең дә
игелеген күрә алмадым...
– Ничек инде син чүпрәк өчен кайгырасың, ә профессияң жәл түгелме? –
диде Таня, тавышын күтәрә төшеп. Аның күңелендә әнисен жәлләп әрнү хисе
бөтенләй беткән сыман булды.
– Болай гына әйтәм, кызым, иң мөһиме – профессия, билгеле. Ләкин эшләргә
рөхсәт итмәгәч, мин нишли алам? Бәлки, Альфред кияү минем язмышны
җиңеләйтү әмәлен табар, ә? Әгәр карьерасы өчен курыкмаса? Ә?
– Юк, әни, син аңа исәп тотма... Аның үз эшләре четерекле... – Таня бу
сүзләре өчен бераз уңайсызланды, карашын читкәрәк алды.
– Их, бер елар идем, – диде Клара, ачы үртәлеп, йодрыгын күкрәгенә кыса-
83
КАҺӘР
кыса. – Рәхәтләнеп үкереп елар идем, елый да алмыйм бит, бер тамчы күз яшем
калмаган... Уф! – Ул, тәмам өметен өзгәндәй, кызына берсәк текәлеп карап
торды да боткасын капкаларга тотынды. Ә башында рәнҗүле уйлар кайнашты:
аңа үз кызы да сәяси ышанычсызлык күрсәтә түгелме соң? Ник дигәндә,
тормышта кешеләрнең бәясен, тоткан урынын, кирәкме-түгелме икәнен сәясәт
кенә билгели. Язмыш дигән нәрсә юк хәзер, сәясәт кенә бар. Дошман элемент
белән мөнәсәбәттә булган кеше дә пычранган санала, һәм ул пычрак беркайчан
да бетми, юылмый. Моны Таня яхшы аңлый, Клара да изаланып төшенә бара.
Туганлык хисләре дә берни тормый, очсызлана да кала. Таня хәзер үз әнисен
дә чын тойгылар белән ярата алмый, ул яраткан булып кылана, уйный гына.
Бу икейөзлелекне сизеп, аңлап торган әнисе исә кызының мөнәсәбәте белән
килешергә, аны хөкем итмәскә тиеш була. Сәясәтнең нәрсә икәнен бераз аңлый
ул. Ананың эчкерсез, табигатьтән килгән тойгылары мәҗбүри монафикълык
белән чәкешә һәм җиңелә. Әгәр Таня әнисенә бернинди конъюнктурасыз,
ихластан караса, бу аның үзенә минус булып язылачак, чөнки моны исәпкә
алып торучылар бар. Шул нәрсәнең Альфред карьерасына да тәэсире булмый
калмаячак. Менә Таня ни өчен сагая һәм әнисенә карата сүрелә бара иде.
Клара мөнәсәбәтләр арифметикасын бераз гына чамалый иде. Ярар дип
килеште ул Таняның кырыслыгы белән, үз тормышын корган икән, яшәсен.
Үзеннән күләгә төшеп, кызының гомерен бозмасын, караңгыламасын.
Ана йөрәге барысын да сыйдыра: балаларының рәнҗетүен дә, фәкать үз
мәнфәгатьләрен генә кайгыртуларын да, хыянәтләрен дә... Барысын да гафу
итә. Күз яшьләрен эчкә йота, җанына җыя. Шунда мәңгегә кибеп бетәчәк алар...
Таня, үзләренә кайткач, әнисен эзләп тапканын, аның белән сөйләшкәнен
Альфредка әйтмәде. Мендәренә капланып елады да елады. Альфред, аның
хәлен җиңеләйтә алмавына үртәлеп, ишекле-түрле йөренде. Таня исә әнисенә
дорфа сүзләр әйткәненә, аны әтисенә хыянәт итүдә гаепләвенә үкенеп, жәлләп
елый иде. Тәмуг газаплары кичергән әнисен нигә шулай рәнҗетергә иде?! Бу
мәхшәрдә хатын-кыз нишли ала инде? Ташкынга эләккән йомычка кебек, аны
рәхимсез дулкыннар теләсә нишләтә бит! Әнә ул нинди бәхетсезлеккә дучар
булган. Аның шаукымы бөтен нәселгә китәчәк, буыннан-буынга күчәчәк.
Аңа әнисенең күләгәсе төшәр дә төшәр инде, алай гына түгел, Альфредка
да җитешер. Таня да шуңа күрә кырыслангандыр инде. Мәҗбүри рәвештә.
Бар төштә дә мәҗбүрилек, мәҗбүрилек. Нишлисең, шулай кирәктер, мөгаен.
Без бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз ич, шунлыктан тормышның барча
мәҗбүриятен шулай тиешле дип кабул итәбез. Адәм баласының башка чарасы
юк. Юк, Таня әнисе каршында гаепле түгел. Ә ул үзе гаеплеме соң? Аның да
гаебе юк шикелле. Таня әнисен ниндидер Мишага кияүгә чыкканы өчен генә
шелтәләде. Һәм дөрес эшләде. Алай эшләмәсә, ни булган? Яисә башка берәү
беткәнмени? Илнең кан дошманын үз кочагында асраган бит. Моңа һәркемнең
ачуы килер. Ә менә Альфредка ни дип әйтергә? Әллә әйтмәскә генәме?
Ялганлавы бик авыр, кайчан да бер тотыласың. Икейөзле булуың ачыла.
Төнлә уянып, Таня тагын әнисе турында уйларга чумды. Аның күңеле
әнисенә карата әрнүле, ачы хис белән тулган иде. Ничек бераз алдын-артын
уйламаган ул? Теге адәмнең кем икәнен әз генә дә сизә белмәгән. Юк, монда
ачлык кына гаеплеме икән? Ул әнине үзенең игътибарлы, илтифатлы булуы
белән дә кулга төшергәндер. Бәс, өйрәтелгән кеше икән, аның кулында ялгыз
хатынны кулга төшерү кораллары да күп булгандыр, билгеле. Башкаларны
үзләренә карату һөнәренә аларны махсус өйрәтәләр, диләр ич. Менә нинди
84
бүре туры килгән бит әнисенең юлына. Котылып кара син аннан. Клараны ул
озак күзәткән булырга тиеш. Больницада әнисе эшли торган палатада айлар буе
ятсын да күзәтмәсен... Корбанын сайлый белгән, имансыз. Ә әни тома сукыр
булган, чыдамы җитмәгән, бирешкән. Яңа тормыш корырга хыяллангандыр
инде. Һәр ялгыз хатын-кыз шуңа омтыла, бер җай көтеп яши. Аның әнисе
төшеп калганнардан түгел, үзен акыллы кеше дип исәпли иде. Менә шулай
хатын-кызлар еш кына үз-үзләрен алдый...
Икенче көнне иртүк Таня әнисе янына чапты. Альфредка әлегә берни
белгертмәде, өстәвенә аның кәефе дә юк иде. Аңарда әллә нинди үзгәреш
сизелгән кебек булды. Сөйләшүе дә элеккечә назлы түгел сыман. Нәрсә бу?
Әллә үзенең теләгенә ирешә алмауны Танядан күрәме? Чынлап та, яңа фикер
бу. Моңарчы аның башына мондый уйның килгәне юк иде, менә хәзер әллә
кайдан төртеп чыкты, хәерсез! Әллә Таняның үз шикләре шундый фикергә
этәрдеме? Булуы бик мөмкин. Ул бит, Альфредны югалта күрмим дип, дер
калтырап тора. Әнә кайда ул хәтәр фикернең орлыгы. Таняның куркуында,
шикләнүендә. Ә Альфредның башына шундый уй килмәс дип ничек әйтә
аласың. Бик өметләндергән, гарантия куелган операция ясалганга биш ай
тулып китте, яхшы якка бернинди үзгәреш юк... Ә бит кешенең үзен-үзе
белмәгән, аңламаган чаклары күпме? Альфредның мөнәсәбәтләрендә дә Таняга
карата итагатьлелек бурычын үтәгәнлеге чагылып киткәндәй булды. Таняның
ишеткәне бар иде: ир-ат бер хатын-кыз янына бара – берни дә майтара алмый.
Ә икенче хатын-кыз янына барса, барысы да тәртип була, ди. Хатын-кызда
хикмәтләр күп була, дип, ир-атлар шундый мисал китерә. Нигә, бик мөмкин, бу
хәлгә ышана ул. Нигезсез нәрсә түгел. Кеше психологиясе – тоташ табышмак.
Ни өчен һәр адәм баласында кимлек кәсафәте бар дип әйтәләр?.. Ә Альфредның
психологиясе нигә үзгәрмәсен, комплекслары нигә артмасын? Уңышсызлыклар
кешегә бик нык тәэсир итә. Бигрәк тә Альфред кебек мин-минлекле затка. Бик
иркәләп кенә үстергәннәр шул аны. Әти-әнисе бердәнбер уллары өчен кан
калтырап тора. Һәр кешегә үзен урап алган тирәлек, мохит хәлиткеч тәэсир
итә. Кешенең уйлары шулар йогынтысында барлыкка килә, формалаша.
Таня әнисен эшкә барырга чыгып килгәндә очратты. «Әйдә, эшеңнән сорап
китик», – диде ул аңа. Әнисе белән кара-каршы утырып, бик тә сөйләшәсе килә
иде аның. Әнисе җавап бирмәде. Хәл-әхвәлләр турында сөйләшә-сөйләшә, эш
урынына килделәр. Әнисе кирпеч ватыклары арасына яшергән көрәген алды.
Тиз арада бергә эшләүче хатыннар җыелды. Кайсында – лом, кайсында кәйлә
иде. Машина килде, кабинадан бригадир хатын да төште. Ул галифе чалбар,
кирза итекләр кигән, иске, агарып беткән гимнастёркасын киң комсостав каешы
белән буып куйган, башында пилотка иде. Таня аның каршына килде, елмайды,
әнисен бераз вакытка эштән җибәреп торуын сорады. Бригадирның йөзе кинәт
каралды, иреннәре кысылды, ул көрәкләренә таянып торган хатыннар арасына
керде. Таняның бик яхшы киемнән булуын ошатмавы йөзенә үк чыккан иде.
– Бүген дәме? Син безне кемгә саныйсың? Без кичә аның өчен дә эшләдек!
Әзрәк кенә намус кирәк! Юк, без аның ялчылары түгел! Син нәрсә, фырт
киендем дигәч тә! – Хатын чырылдады да чырылдады. Шушы форсатны гына
көтеп торган диярсең. Аны башкалар күтәреп алды.
– Әллә безгә артыгы кирәкме? Әллә безгә өстәп түлиләрме? Кичә дә аның
өчен өч машина төядек. Кара син аларны!
– Әниеңне жәлләсәң, әйдә, үзең кил көрәк тотып! Бер хәчтерүш лейтенантны
каптырган да үзенең кем икәнен оныткан!..
Х И С А М К А М А Л
85
– Болар – аналы-кызлы арт уйнатып, кәнтәйләнеп, йолдызлыларга сыланып,
ябышкак булып яшәүчеләр!..
– Әнә кызы күзләрен ничек буяган, ә анасы битен акшарлап кына тора...
Күбәләкләр, кунар урын күзлиләр булыр...
– Җитәр сезгә! – дип кычкырды Таня һәм үкси-үкси машина артына китте.
Шофёр, яшь кенә егет, җиргә утырып, тәмәке тарта иде. Клара кызы янына
килде, аны юата-юата сөйләнде. Егет алар ягына карарга уңайсызлана иде.
– Нишләп алар шултиклем миһербансыз, ә?
– Миңа, кызым, һәр төштә дә шундый мөнәсәбәт. Күптән инде. Аларны
миңа каршы котыртып куялар шикелле. Ничек уйларга да белмим. «Халык
дошманы» итеп карыйлар. Немецлар күпме рәнҗетте, инде килеп, хәзер –
үзебезнекеләр. Бу хакта Альфредка әйтми тор. Ул, бәлки, ышанып та бетмәс...
Шул мәлдә Кларага кычкырдылар. Хатыннар, җыйнаулашып, оешып каткан
зур бер кирпеч кантарын лом белән кузгатырга азаплана иде.
Таня үкси-үкси кайтып китте. Кичсез аңа әнисе белән сөйләшү мөмкин
булмаячак иде...
Бер кичне алар Оттоларга барды. Таняның аны бик тә күрәсе килә иде. Ул
Оттоны бер дә исеннән чыгармады. Таня юл буйлап алсу хыяллар эчендә йөзеп
барган бер мәлдә кабат Оттоны күргәндәй һәм шундук өнсез калгандай булды.
Отто шундый мөлаем, гаҗәеп матур иде, Таня хыялында баш-аягы белән аның
кочагына чумды. Оттодан башка берни күренмәс булды, күзләрен томан сарган
иде. Нәрсә бу? Ник ул шундый халәткә килде? Оятын тәмам җуйды. Отто бит
Рита апасының ире, ничек җөрьәт итмәк кирәк?! Адәм мәсхәрәсе ич, валлаһи!..
Эчтән аңа аек уйлар килә, ә тыштан зур шатлыкка тарыган кеше кебек көлә
дә көлә. Гәүдәсе шундый җиңел, шул җиңеллек, рәхәтлек эчендә ул йөзә дә
йөзә... Үз-үзен бераз кулга алгач, чәбәләнгән уй-хисләрен киләпкә саргач та,
Отто янына якын барырга куркып йөрде. Кинәт, үзен белештермәстән, муенына
асылынырмын, исемә килгәч, бик оят булыр, дип, аңардан кача иде... Барысы
да үкенечкә генә булган. Әмма Отто сурәте аны озак вакытлар эзәрлекләде.
Рәхәт эзәрлекләү иде бу. Аны күрәсе килү теләге Таняны эчтән гел бимазалап
торды. Бәлки, бу хис түгел, гади бер кызыксыну гына булгандыр. Кем белә...
Ләкин күпме генә шакысалар да, аларга ишек ачучы булмады. Әнисе моны
үзенчә юрады: «Рута миннән хәзер нигәдер качыбрак йөри, – диде. – Отто белән
дә очраштырмаска тырыша. Нәрсәгә шулайдыр инде, белмим. Әмма Рутага
рәнҗергә минем бернинди хакым юк. Көн саен аңа рәхмәтләр укыйм. Ул мине
порукага алды бит. Оттоның бик нык соравы, үтенүе, таләп итүе буенча. Отто
миңа бик яхшы характеристика язган. Партизаннарга медикаментлар юнәтеп
бирүемне дә онытмаган. Моны раслаучылар тагын да табылган... Ә Оттоның
хәле бик мөшкел, кызым. Бәлки, ул соңгы көннәрен яшидер. Бик бетерешкән,
диделәр. Беләсеңме, ни булган? Отто башта Рита белән малаен кем үтергәнне
ачыклаган, төрле хәйләләр корып, теге палачның шофёры булып ук киткән.
Ышанычка кергән, җаен туры китереп, аны аулак бер җирдә агачка бәйләп
калдырган. Менә шулай күпме кешеләрне үлемнән коткарып кала ул...
Бераздан, яфраклар коелган чорда, Отто шул урынга бара һәм, теге палачның
мәете юклыгын күреп, бик нык тетрәнү кичерә. Яфрак-ботакларны актарыбрак
караса, анда баш сөяге белән скелет аунап ята икән. Отто шунда зур чүмәлә
чаклы кырмыска түмгәген күреп ала һәм барысын да аңлый. Шул чакта авырый
да башлый... Башта, нервы авыруы, дигәннәр иде, соңга таба ашавы үтмәскә
әйләнгән. Юк, сөйли алмыйм, Таня! Йөрәгемә ярамый, Оттоны шундый ярата
КАҺӘР
86
идем, үз ирем кебек якын күрә идем. Тик менә сугыш барыбызны физик яктан
да, рухи яктан да гарип итеп калдырды... Кызым, синең бәхетеңә, сез вакытында
хәвеф-хәтәрсез ычкынып өлгергәнсез...
Таняның Оттоны бер күз кырые белән генә булса да күрәсе килгән иде –
барып чыкмады. Яшь чакта йөрәкне кузгаткан, талпындырган хисләр кешегә
гомер буе кадерле була, ахрысы. Хәзер ул җилкендергән, ымсындырган
тойгылар чәлпәрәмә килеп җимерелеп бетсә дә, шуның кыйпылчыклары да
ничектер якын тоела...
Инде яшереп тору мөмкин түгел иде, Таня Альфредка барысын да ачып
салды. Үзенең күзеннән бертуктаусыз яшь акты.
Кичен, табын әзерләп, Клараны алып килделәр. Сөйләшү-аңлашу бик
сүрән барды. Ниндидер күзгә күренми торган явыз көч аларның рухын басып,
газаплап тора иде. Һәркемнең үз хәле хәл, Таня әнисенә ышанып җитмичә
карый, ә Клара Альфред белән Танядан сагая иде. Менә бит ничек: кайчак
үз балаңнан да курка башлыйсың. Син аны иркәләп, бөтен җаныңны биреп
үстерәсең, ә аны синнән тормыш тартып ала һәм үзенеке итә. Синең иң
кадерле йөрәк парәң хәзер сиңа түгел, тормышка буйсына. Ул синеке түгел,
синең сүзне тыңламый, аның үз кыйбласы, үз тәҗрибәсе бар. Бер канлылык
хисе шунда бетә.
Туганлык җепләре белән бәйләнгән өч җан шулай ризык капкалап, аны-
моны сөйләшеп, бер-берсен сынашып утыра бирде. Альфред та ачылып
китә алмады. Таня да, Клара да үткәннәрне искә алудан тыелды. Өстәвенә
Клара, минем аркада Таня белән Альфредка авырлык килә күрмәсен, дип,
гел борчылып утырды. Шулай да кияү кеше, итагатьлек саклап, нинди дә
булса игелек эшләргә тиеш иде. Моны үзе дә яхшы аңлаган Альфред сүз
арасында «Таняның әнисе хакында сөйләшеп карармын», дип әйтеп куйды.
Ләкин Клара моңа катгый каршы төште. Ул инде үзенә беркем дә ярдәм
итә алмаячагын тәгаен аңлый иде. «Юк-юк, – диде ул, – син инде миңа
җиңеллек китерә алмассың, бары үзең генә тапланып калырсың...» Хәлләр
нәкъ шулай булып чыкты да. Бер инстанциядә Альфредка шыпырт кына
әйттеләр: «Егет, син бу өметсез эш белән йөрмә, башың ике түгелдер», –
диделәр.
Альфредның командировкасы тәмам булды. Таняга беразга биредә калырга
да була иде әле, ләкин ул моңа бармады, чөнки әнисенә берничек тә ярдәм итә
алмаячагы көн кебек ачык иде.
Казанга кайткач, Альфредның авыруы тагын да көчәйде. Ләкин аның
Мәскәүгә операциягә барасы килми иде. Ул инде врачларның үзенә ярдәм итә
алуына өметен өзгән иде...
Шулай да Таня яраткан кешесе хакына бик тә тәвәккәл адым ясарга карар
кылды. Ул Альфредны чибәр йөзле, тыгыз йомры гәүдәле, терекөмеш кебек
җитез, уңган бер кыз белән таныштырды. Фреда хирургия бүлегендә шәфкать
туташы иде, булганлыгы, ул һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән хөрмәт
казанды. Таняның тәкъдименә Альфред башта бик сәерсенеп, ышанмыйча
карады, чөнки ул аның алдында үзен чиксез бурычлы итеп сизә иде. Бик нык
үгетли торгач кына ризалашты.
Менә шулай кирәк бит, бу юлы Таня көткәннең гел киресе килеп чыкты:
аның белән булдыра алмаганны Альфред Фреда белән булдырган да куйган
бит! Кыз моңа ничек, ни рәвешле ирешә алган? Кичен Таня, Альфред белән
Фреданы үзләрен генә калдырып, төнге дежурга киткән иде. Иртән кайтып
Х И С А М К А М А Л
87
керсә, танышканнан бирле, беренче мәртәбә Альфредның йөзе кояш кебек
балкый иде.
– Таня, хет үтер мине, валлаһи! – диде ул, аны кочаклап, колагына кайнар
тынын өрә-өрә. Таня шунда барысын да аңлады.
– Нүжәли, кит әле! Булмас ла! – диде ул, Альфредның күкрәгенә төрткәли-
төрткәли.
– Үтерсәң дә, син хаклы, Таня! – Альфред, ни әйтергә белмичә, Таняның
зур итеп ачылган күзенә текәлде.
Таняның йөзенә ниндидер эчке каушау һәм шуны сиздермәскә тырышу
галәмәте чыккан иде. Ул карашын читкә алды да Альфред яныннан бер-ике
адым читкә тайпылды. Буыннары тәмам йомшап калган шикелле иде.
– Нишләп мин шултиклем бәхетсез соң, Таня, ә? – дип, Альфред ике
йодрыгы белән маңгай кырыйларын ачынып төяргә тотынды.
– Киресенчә, Альфред, син хәзер бик бәхетле, – диде Таня, тамагына
утырган төерне көчкә йотып.
– Юк, Таня, яраткан кешемнән ничек аерыла алыйм соң мин? Син шуны
аңлыйсыңмы?
Алар озак сөйләште. Альфред Таня каршында үзен бик гаепле сизде.
– Бу – акыл эше, мәкер эше түгел, Таня, – дип инәлде. – Бу – табигать
эше. Син моны үзең дә беләсең. Ник син мине Фреда белән таныштырдың
дип икейөзлеләнә алмыйм. Акыл ярдәмендә туган теләктә генә түгел икән
хикмәт, табигатьнең үзендә дә без белмәгән табышмаклар бар икән. Яшермим,
шатландым да, кайгырдым да. Шатлыгыма эчке әрнү өстәлде. Менә мин
Фреданыкы булдым да калдым. Нәрсә бу, Таня? Нүжәли шушы нәрсә хәлиткеч
була ала? Аны җиңәр көч юкмы? Юкмы?..
Таня борчылуын да, Альфред өчен канәгать булуын да белдермәде. Дөрес
хәлме икән бу дип кенә баш ватты. Ничек Фреда ул белә алмаганны белгән,
тапкан? Альфред «табигать сере» ди дә бит, кеше мәкере дә түгелме икән бу?..
Икенче елны Таня әнисе янына ялгызы гына барды. Ләкин аның өмете бер
дә сүнмәгән, сүрелмәгән, ул дөньяга дәртле елмаеп карый иде...
Редакциядән:
Татарстанның халык язучысы Хисам Камалның әлеге романы Икенче Бөтендөнья
сугышы чорында оккупация михнәтен кичергән халыкның фаҗигале тормышын
тасвирлауга багышланган. Сугыш мәхшәрен үз башыннан да кичергән әдип аерым
кешеләр, гаиләләрнең аянычлы язмышын кырыс реалистик буяулар белән, тирән
психологик кичерешләр аша сурәтли. Бу әсәр язучының «Һәркемнең гомере бер генә»,
«Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» кебек киң танылу алган романнарының
дәвамы кебек тә укыла. Әсәр укучыларыбызга, әдәби мирас буларак, Газинур Морат
эшкәртүендә тәкъдим ителә.