Тынычлыкка сусау
«Бу дөньяда тынычлык бар!» диеп,
Кемнәр әйтер, кемнәр дәлилләр?
Ялган тынычлыкның тырнагында
Иза чигә бүген күп илләр.
Җәфалана, чәбәләнәалар,
Бер алдангач, юктыр котылу.
Бу – көчсезнең,
көчле басымында,
Юк булуга бару, йотылу!
Уйлауларым, юрауларым белән
Юкка чыга инде тагы ла...
Бер тарафта ун ел сугыш бара,
Бертарафта яңа кабына.
Җир җитмиме безгә, ил җитмиме?.. –
Нәрсә җитә дөнья ямьлегә?!
Бер уч гомер эчләрендә кеше,
Байлык диеп, тауга бәрелә.
Кыяларга оча, упкыннарга,
Су төбенә китеп югала.
«Кабат сугыш була!» – кешелекнең
Киләчәге шулай юрала.
«Бу дөньяда тынычлык бар!» диеп,
Кем соң әйтер, ә кем дәлилләр?
«Тынычлык»ның канлы тырнагында
Җәфалана бүген күп илләр!..
Кешелеккәтыныч яшәү – хәрәм;
Дәлилме бу, әллә фаразмы?..
Тыныч башланыр, дип көтеп алам
Чираттагы елны һәм язны!..