Логотип Казан Утлары
Публицистика

Туган як моңы

Булат Сөләймановның тууына 80 ел

Булат Вәликә улы Сөләйманов иҗат эшенә әдәбиятта, аеруча шигърияттә, җанлану, кеше күңеленең бөтен тирәнлеген ачарга омтылыш белән характерланган 1960 елларда килә. Шигырьләрендә – тынгысыз рухы, яралы җаны, туган туфрагына булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте; прозасында – Себер киңлекләре, яралы язмышлар; публицистикасында туган халкын ирекле, бай итеп күрергә теләге чагылыш таба.

Ул 1938 елның маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында дөньяга килә. Әтисе – Вәликә (Вәлиулла) Хәлиулла улы гасыр башында туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, әнисе – Әтия Яка (Яхыя) кызы – икесе дә чыгышлары буенча төп Себер татарлары, гомер буйларына колхозда эшләп тормыш кичергәннәр, сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Булачак шагыйрьнең балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. 1946 елда беренче сыйныфка укырга кергән Булатка ноябрь аеннан, киеп барыр киеме булмау сәбәпле, мәктәпне калдырып торырга туры килә, шулай да 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый; авылда төрле эшләр башкара, соңрак аңа Салехардта йөкче, Омскида маляр, бетон коючы булып эшләргә туры килә. Белем алу теләге аны яңадан райондагы Карагай мәктәбенә кайтара: монда китапханәче булып урнаша, үзлегеннән әзерләнеп, биш-алты яшькә кечерәк укучылар белән бергә имтиханнар тапшыра, 1961 елда кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Шул ук елны ул, Казанга барып, эшкә урнаша, маляр-штукатурчы булып эшли. Теләге – университетта уку. 1962 елда Казан университетының филология бүлегенә укырга керә, ләкин аннан китәргә мәҗбүр була. 1967 елда, читтән торып, А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый башлый. Ул елларда аңа Фрунзеда (хәзерге Бишкек), Сургутта, Бакуда төрле эшләрдә булырга туры килә. Тормыш офыклары шулай киңәя. Әдәбият институтын 1974 елда тәмамлый һәм шул ук елда туган якларына кайтып, Себернең нефть чыга торган районнарының берсе булган Түбән Вартага эшкә китә. 1976 елда, Төмән өлкә язучылар оешмасы чакыруы буенча, матур әдәбиятны пропагандалау бүлегендә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, ләкин, авыруы сәбәпле, эштән китәргә туры килә. Шул елдан Б.Сөләйманов тулысынча әдәбият белән генә шөгыльләнә башлый.

1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Б.Сөләймановның беренче шигырьләре 1959 елдан Тубыл шәһәрендә татар телендә чыгып килгән «Ленин юлы» газетасы битләрендә дөнья күрә, башлангыч әсәрләренә беренче бәя дә әлеге газета битләрендә басыла: аның авторы – бу елларда Тубыл дәүләт педагогия институтының татар бүлегендә эшләгән Гомәр Саттаров булуы да әһәмиятле. («Себер егете шигырьләре – «Совет мәктәбе» журналында» // «Ленин юлы». – 1962. – №62 (734). –23май.)

1960 еллардан «Совет әдәбияты» («Казан утлары»), «Ялкын» журналларында аның шигырьләре басыла башлый. 1970 елда «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта шагыйрьнең 23 шигыре, «Идел» альманахында (1976) шигырь цикллары чыга. Аерым шигырьләре, русчага тәрҗемә ителеп, «Юность», «Сибирские огни» журналларында, үзәк нәшриятларда чыккан күмәк җыентыкларда да еш басыла. 1975 елда «Юность» журналы үткәргән конкурс лауреаты исеменә лаек булуы да аның иҗаты киң катлау укучылар арасында танылуына дәлил булып тора. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең беренче «Таңнар фонтаны» исемле мөстәкыйль шигырь җыентыгы дөнья күрә. Китапка кереш сүзне шигъриятебезнең аксакалы Сибгат ага Хәким яза.

«Кытыршы, ритм өзелә, басым үз урынында түгел, сүзләр дә колакны ерта, ләкин Себер киңлеге, Себер җиренең (кайчандыр төрки халыклар яшәгән җирнең) ниндидер аһәңнәре шул шигырьләрдә ачык сизелеп китә. Эпиклык, басынкылык, салмаклык. Шигырьнең биографиясе зур булса, ул техник кимчелекләреннән арыначак, – ди олы шагыйрь. – Сирәк, аз яза, ләкин хәзер ул үзенә бик нык ышанып яза, әле җәелеп, бирелеп, чумып эшлисе көннәре алда... Булат Сөләйманов Себер татарлары арасыннан әдәбиятта хәзергә фәкать үзе генә икәнлеген беркайчан да онытмас, җаваплылык хисе аны олы юлга алып чыга», – дип яза С.Хәким, яшь шагыйрь иҗатына олы өметләр баглап. (Хәким С. Үз аһәңе, үз җирлеге // Б.Сөләйманов. Таңнар фонтаны. Кереш сүз. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1980. – Б.3.)

Автор хезмәтенең беренче җимеше, горурлыгы була бу китап. Юка гына җыентыкта шагыйрьнең дөньяга карашы, уйланулары, рухи дөньясы чагылыш тапкан. Үзе исән чагында авторның икенче китабы – «Ак метеор» (1988) да басылып, укучылар карамагына тапшырылырга өлгерде. Бу китапка кереш мәкаләсен – «Туган туфрагына гашыйк шагыйрь» исеме астында, Р.Даутов яза. 1980 елда язган автобиографиясендә шагыйрь үзе: «Бүгенге көндә нәшриятка «Җирсү» исемле шигырьләр җыентыгы әзерләдем һәм «Иртеш дулкыннары» дигән шартлы исем астында яңа китап өстендә эшләп торам», – дип яза. Ләкин шагыйрьгә бу хыялларын тормышка ашырырга, яңа китапларын күрергә насыйп булмый. Моның бер сәбәбе – аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеккә шактый актив кереп китүендә, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. 80нче еллар ахырында илебездәге мәгълүм үзгәрешләр халыкны әкренләп уятып, милли хәрәкәтнең башлануына китерде. Татар милләтенең асыл уллары үз халкының нинди аяныч хәлдә калуын, инде юкка чыгу хәленә килүен аңлап, милли-мәдәни хәрәкәтне әйдәделәр. «Үзгәртеп кору» дип аталган тарихи-сәяси форсаттан фйдаланып, шагыйрь һәм көрәшче тәкъдире арасында сайлый торгач, Б.Сөләйманов та үзен һәм үзенең шагыйрь язмышын корбан итәргә, йокыдан арына алмаган халкын үзе җитәкләргә көч таба. Шул максаттан, өлкә матбугатында халыкка мөрәҗәгать итеп, берничә мәкалә белән дә чыга. «Тел булмаса – халык булмый», «Себер татарлары – без кем?» мәкаләләре шагыйрьнең туган халкының бүгенге халәте, тарихи үткәне, киләчәге хакында уйлануларын чагылдыра. Әлеге мәкаләләр ихлас күңелдән, халыкны кузгатырга теләп, уйланырга чакырып язылган.

Шагыйрьне якташлары, замандашлары, туры сүзле, кискен холыклы кеше иде, дип искә ала. Милли хәрәкәт башында торучы лидер буларак та, ул бик күпләр өчен җайсыз кеше була, чөнки чигенүне, компромисска баруны һич кенә дә кабул итә алмый.

Әдәби эшчәнлегенең башлангыч чорында ук шагыйрь үз иҗатының һәм иҗтимагый эшчәнлегенең кредосын төгәл билгели: Мин төп себер татарымын чыгышым белән,

Гомер сөргән монда минем бабаларым.

Чал Иртышның үзе кебек, борынгыдан

Яшәп килә монда татар балалары.

Мин килмешәк түгел монда, туган җирем,

Гомерлеккә сине ташлап китә алмам.

Җирнең тарту көчен җиңдем, и Себерем,

Ләкин синең тарту көчең җиңә алмам.

Б.Сөләйманов себер татарларының бу якларда җирле халык, туган җирләре – ата-бабалары туфрагы булуына басым ясый. Иҗатының соңгы елларында аеруча актуальләшкән әлеге мәсьәлә халыкның үзбилгеләнүе, тарихи үткәнен өйрәнүгә, телен һәм мәдәниятен сакларга омтылыш буларак тагын да көчлерәк, куәтлерәк яңгыраш ала: «Әйтмәгез, Себерем хакында, / Үткәндә каргалган җир булган. / Каргалса-каргалсын, ул минем / Туган җир, и туган...»

Б.Сөләйманов иҗатының асылы – туган җиренең образлы сурәтен тудыруда билгеләнә. Шагыйрьнең биографиясе, яшәү урыны башка каләм осталарыннан аерылып тора. Әсәрләрендә урын алган татар авыллары исемнәре – Сопра (шагыйрьнең туган авылы исеме, Вагай районы), Бәеш, Рәнцек, Киндерле – себер географиясен тудыруда катнашкан топослар гына түгел, ә татар халкының ераклардан килгән тарихын саклаучы төрки атамалар буларак кыйммәтле. Шигъриятендә эреле-ваклы шәһәр, елга, күл исемнәре дә әдәби топос рәвешен ала, көчле позициядә шигырь атамаларына чыгарып, шагыйрь үзәктә яшәүче татар укучысы өчен ят булган яшәү ареалы, үз язмышында эз калдырган дөнья киңлеге белән таныштыра. «Тобол», «Түбән Варта», «Обьта боз киткәндә», «Самотлорда җәй уртасы», «Төньяк. Тундра», «Салехардка килгәч» шигырьләрендәге атамалар, җансыз топос булудан туктап, җыелма образ – шагыйрьнең кадерле туган җире сыйфатында конкретлаша, символик мәгънәгә ия була башлый.

Шагыйрь иҗатында дөнья сурәте дә гомумтатар әдәби үрнәкләреннән үзгә, үзенчәлекле:

Чишмәләрең, елгаларың – терекөмеш.

Урманыңда Еш кызлары яши, имеш,

Кырлар буйлап тәгәрмәчләр тык-тык үтә,

Гүя алар миңа шуны хәбәр итә:

Күрәсеңме, саргаешып бетте кырлар,

Туган якка кайтуыңны көтә-көтә!»

Сөләйманов иҗатының башлангыч чорында чагылыш тапкан дөнья сурәте себер топосы белән аеруча тыгыз бәйле. Кышкы себер картинасы традицион формада тудырыла: гадәттәгечә, ул салкын, буранлы, кар көртләре астында калган, башка төбәк халкына аңлашылып бетмәгән дөнья төсендә сурәтләнә: «Караңгылык хакимлеге, / Иксез – чиксез кар иле бу...», шулай ук «Ник очрасын хет бер агач. / Яңа туган бала кебек, / Бу кар иле – шыр ялангач» («Төньяк. Тундра»). «Очсыз- кырыйсыз кар даласы», «буш киңлекләр», «усал җилләр», «кургаш күк» сурәтләре Себер җиренең караңгы, җансыз ягын чагылдыралар. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатына хас бу образлылык «Түбән Варта» шигырендә, шушы караңгылыкны җиңеп, яңа шәһәрләр төзүче, нефть чыгаручы кешеләрнең героик образын тудыру өчен антитеза буларак файдаланыла.

1970 еллар ахырына Б.Сөләйманов иҗатында табигать күренешләре, пейзаж шушы җирдә яшәгән геройның күңел кичерешләрен ачуга хезмәт итә башлый. Шагыйрь иҗатындагы лирик «мин» субъективлык белән характерланып, сентименталь башлангычны көчәйтә. Себер ландшафтында кыш картинасы да «яктыра», шигырь юлларыннан көлтә-көлтә яктылык сирпелә башлый: «Челтәр-челтәр ап-ак карлар ява, / Ап-ак карлар күкнең иңендә» («Белсәм иде») һ.б.

Шагыйрьнең пейзаж лирикасында тайга төп образ булып тора. Күп очракта ул туган як, туган җир символы гына түгел, ә шунда яшәгән бөтен тереклекнең җыелма образы буларак гәүдәләнә. Тайга, күчерелмә мәгънә алып, дөнья сурәте тудыруга турыдан-туры катнаша. Пейзаж лирикасында лирик геройның соклану, сагыну кебек хис-кичерешләр белән төгәлләштерелгән туган як табигатенә мәхәббәте чагыла. Күп очракта бу традицион хис туган җиреннән читтә яшәргә мәҗбүр булган лирик герой кичерешен күрсәтә: «Мин дә китәм. / Ниләр көтә мине / Туган җирдән читтә, еракта. / Бүген тагын күз яшьләре күрдем / Торып калган ялгыз яфракта». («Кыр казлары үтте каңгылдашып»).

Туган ягын сагыну тойгысы белән сугарылган әсәрләрендә дә тайга образы лирик геройны туган иле белән бәйләп торучы үзәк топос буларак тәкъдим ителә. Автор, «туган нигезем», «туган йортым», «бишегем», «бабаларым яткан җир» кебек гыйбарәләрне кулланып, һәр кеше өчен изге булган кыйммәтләрне ача. Мондый характердагы шигырьләр укучы күңелендә психологизм остасы Ә.Еникинең «Туган туфрак», «Җиз кыңгырау» әсәрләренә аваздаш хисләр тудыра.

Б.Сөләйманов иҗатында пространстволар каршылыгы еш очрый. «Үзенеке» булган Себер башка урын хронотобына каршы куела. Бу җәһәттән караганда, «Себер – Казан» оппозициясе кызыклы: «И Казаным! / Туган анам кебек, кочагыңа ал син гомергә. / Ярсып чапкан / Минем чал Иртышым / Кушылып аксын синең Иделгә».

Шагыйрь иҗатында Казанга багышланган шигырьләр бер циклны тәшкил итә. «Казанга», «Иделдә», «Күптәнме җәй иде Казанда», «Күренми шул Себер Казаннан», «Казаннан китәр алдыннан», «Казанда яз» әсәрләре шундыйлардан. Б.Сөләймановта Казанга тартылу, аны шигърият мәркәзе итеп тану мотивы еш яңгырый. «Тукай кабере янында», «Мин ялгызым йөрим урамда...» әсәрләрендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай шәхесе һәм иҗатына мәхәббәт авторның Казанга мөнәсәбәтен ачуга хезмәт итә.

Б.Сөләйманов әсәрләрен системалы рәвештә кабул иткәндә, Себер – Казан образлары оппозициядә түгел, ә лирик геройның күңел кичерешләрен гәүдәләндерүче гомуми хронотоп буларак сурәтләнә. Лирик «мин»нең туган ягын сагыну хисе себер төбәгенең поэтик чагылышы – болан баласы образы – аша оеша: «Күренми шул Себер Казаннан, / Анда карлар, җилләр уйныйдыр, / Ә тайгада болан баласы / Адашкан да ялгыз елыйдыр. / Шулайдыр ул минем хәлләр дә. / Эзләремне карлар көридер. / Адашкан да тайга эчендә, / Бала чагым елап йөридер».

Шагыйрь иҗатында ел фасыллары үзгәрешенең кабатланмас төсләре, колориты аша да үзенчәлекле дөнья сурәте тудырыла: «Сары сулар / Сары туфрак монда / Бөтен дөнья гүя сап-сары. / Бәлки, / Туган якны сагынганга, / Сары булып / Күренәдер миңа нибары».

Аз сандагы гражданлык лирикасы үрнәкләре шагыйрь әдәби мирасында аерылып тора. Б.Сөләйманов иҗатының икенче этабында (1970-1980 еллар) фәлсәфи һәм гражданлык мотивлары көчле яңгырый. Бу чор әсәрләрендә яшәү мәгънәсе хакындагы гамьнәр «үткәнбүгенге-киләчәк» оппозициясендә яктыртыла. Гомеренең соңгы елларында үзен милли көрәшкә багышлаган шагыйрь милләтнең үзбилгеләнүе хакында көчле публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый, регионда милли белем бирү системасын тергезү мәсьәләсен бөтен кискенлеге белән күтәрүчеләрнең берсе дә ул була. Б.Сөләймановның Г.Тукай, М.Җәлилгә багышланган шигырьләре шагыйрьнең әлеге көрәш юлындагы уйлануларын һәм теләк-омтылышларын сәнгатьчә гәүдәләндерүгә хезмәт итә:

Җилләр сыман йөри,

Илләр буйлап,

Безнең хакта күпме ялганнар.

Татарлар бит

Фашист балтасына

Баш имәгән өчен ауганнар.

Без иреккә бары

Омтылганбыз,

Омтылмаган беркем зур данга.

Изелгән дә,

Киселгән дә булган,

Җиңелмәгән ләкин дошманга.

Туган ил өчен без яуга кергән,

Кергән сыман атлар бәйгегә.

«Татар илен сатмый», – дип язылган

Төрмә ташларына мәңгегә.

Шулай итеп, Булат Сөләйманов иҗаты бүгенге көндә хаклы рәвештә «Себер гимны» булып яңгырый.