Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҖӘҺӘТ ТӘНКЫЙТЬ»КӘ КАЙТАВАЗ

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» бәянына карата Дания Заһидуллинаның тәнкыйди
анализын укыгач, кайбер фикерләр белән килешмәскә булдым. Иң элек мин әсәрдә
әкияттәгечә ак-кара бүленешен күрмәдем. Япь-яшь хатынның аяксыз калуына сәбәпче
Ренатның утыз җиде елдан соң да үкенүе турында Нургаянга белдерүен, Зәйтүнәдән
бәхиллек сорарга теләвен күрү һ.б. аның ул кадәр үк адәм актыгы булмавын күрсәтә түгелме
соң? Әлбәттә, аның күңел кичерешләрен, уй-фикерләрен тирәнрәк һәм бераз элегрәк үк
күрәсе килә. «Гафу сорарга көчем җитмәде» диюен акларлык-аңларлык күренешләр дә
бераз иртәрәк кирәк. Ни уйлый ул Зәйтүнәне хастаханәгә илткәндә яки йөрмәячәген белгәч?
Хатыны белән бу турыда сөйләшү булмаска мөмкин түгел ич һ.б. Нәзирәнең дә психологик
яктан тулысынча ачылып бетмәвен танымый булмый. Ирдән аерылып кайткан, ләкин
«ирсез торганы да булмаган» хатынның башкалар өчен күренмәгән күңел дөньясын кайбер
детальләр белән булса да ача төшү отышлы булыр иде. Шулай да аларны тулаем тискәре
геройлар дип әйтәсе килми. Шул ук Нәзирәнең оекларына тиклем чыланган ирләргә җылы
оекбашлар китереп тоттыруы аны кайгыртучан хатын-кыз итеп күрсәтмимени?
Ә менә Нургаян белән Зәйтүнә мәхәббәтен «Золушка сюжеты» буларак кабул итә
алмыйм мин. Тормышта бәхетле мәхәббәт тарихы әкият итеп кабул ителәмени инде хәзер?
Намаз карты булган, чын күңеленнән Аллаһыга ышанган кешенең эчке монологлары да
ышандыра мине. Ул башкача уйлый да алмый бит инде. Аның бар вөҗүде дини-әхлакый
кыйммәтләр белән тулы. Төрмәдән кайтып төшкән яки башы сәрхушлектән чыкмаган
кешенең шулай гамәл дәфтәре, рәнҗетүләр турында уйланулары, чыннан да, гайре табигый
булыр иде. Ә Нургаян ул – тормышта сирәк булса да очраучы, кызганычка каршы, типик
булмаган (!) иманлы, олы җанлы ир кеше. Без хәзер тормышта да, әдәби әсәрләрдә дә
катлаулы, каршылыклы кешеләрне генә күрергә өйрәнеп беткәнбез, уңай девиацияне кабул
итә алмый башлаганбыз кебек тоела миңа. Зәйтүнәләр дә бар ул чынбарлыкта. Беркемгә
дә ачу-рәнҗеш тотмый торган, уңган, сабыр, түземле, ире белән бер сүздәге хатын ул. Әйе,
бу очракта да Зәйтүнәнең кичерешләрен тирәнәйтү кирәктер, шулай икән, идеаллаштыру
тәэсире булмас та кебек.
Әсәрне мин әкияти тарих итеп түгел, әдәбиятта сирәк сурәтләнә торган дәвамлы
чын мәхәббәт тарихы буларак кабул иттем. Бүгенге көндә нәкъ менә шундый уңай
үрнәкләр кирәк дип саныйм.