Логотип Казан Утлары
Публицистика

Роберт Миңнуллин тупланмасыннан

Яра
Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: «Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра
булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт
шагыйрь була ала...»
Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин, бу сүзләрне ишеткәч,
эченнән генә сөенеп куя. «Миндә дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем
постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә әйбәт шагыйрь булып чыгам», – ди ул, эчен
уа-уа.


Җиденче том
«Татар тарихы»ның беренче томын тәкъдим итү мәҗлесе бара. Президент чыгыш
ясый: хуплый, мактый, авторлар белән, чыгачак томнар белән кызыксына. Тарих
институты директоры Рафаэль Хәкимов, канатлана-канатлана, проект турында
мәгълүматлар бирә.
Иң ахырдан Минтимер Шәймиев әйтеп куя:
– Әйдәгез, җиденче томга тотыныгыз! Мин дә шунда берәр мәкалә язармын!
Рафаэль Хәкимов шунда ук эләктереп ала:
– Менә җиденче томга авторлар коллективы туплана да башлады!
P.S. «Татар тарихы»ның җиденче томы чыннан да чыкты. Анда М.Ш.Шәймиевнең
дә мәкаләсе бар. Ышанмасагыз, укып карагыз!


«Паркинсон»
(Рамазан Абдулатипов сөйләгән иде)
Авыру Рәсүл Гамзатовны чыгыш ясарга чакырып, ерак авылдан вәкил килгән.
– Бик тә барыр идем дә, «Паркинсон» җибәрми шул, – дигән Рәсүл. Вәкил аптырап
калмаган:
– Борчылмагыз, Рәсүл ага, «Паркинсон» белән үзебез сөйләшербез, – дигән.
– Сөйләшегез, сөйләшегез, «Паркинсон» җибәрсә, барырмын, – дип җавап
кайтарган Рәсүл.
– Рәхмәт, Рәсүл ага, рәхмәт! – дип, вәкил «Паркинсон» белән сөйләшергә чыгып
киткән.


Татармы, башкортмы?
Хәбир Иштирәков Башкортстанның Гафури районына ял итәргә бара. Шәп кенә
кунак итәләр моны. Бераз кызып алгач, авыл советы рәисе кунакның колагына килеп
пышылдый:
– Беләсеңме, мин дә татар бит!
– Ә паспортыңда кем дип язылган?
– Соң, татар булгач, башкорт дип язылган инде, – ди рәис, бер дә исе китмичә генә.


Кайсы матуррак?
Камал театры.
Халык Галимҗан Ибраһимовның 120 еллыгына җыелган. Фойеда татар театрының
100 еллыгына багышланган скульптура ансамбле дә куелган. Авторы – Рада
Нигъмәтуллина. Скульптураның берсендә Шәүкәт Биктимеров (Әлмәндәр), Марсель
Сәлимҗанов һәм Туфан Миңнуллин сурәтләнгән.
Әлеге композицияне язучылар сырып алган. Камил Кәримов озак кына карап
тора да:
– Туфан абыйны бигрәк ямьсез ясаганнар инде, – ди.
Янында басып торган Роберт Миңнуллин игътибар беләнрәк карый да:
– Юк, нәкъ үзе! Туфанны тагын ничек ясыйсың инде аны? – Аннары ерактанрак
узып барган Туфанның үзенә төртеп күрсәтә. – Әнә бит, чагыштырып кара әле!
Камил Кәримов бер тере Туфанга, бер скульптурага карый да:
– Шулай икән шул, скульптурада матуррак та килеп чыккан әле, – дигән нәтиҗәгә
килә.


Татарның иң негры
«Җиде йолдыз» фестивале бара. Сәхнәгә Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә
белән негр егете Ндиоба чыга. Татарча җырлый башлыйлар. Сәхнә артында басып
торган Илһам Шакиров Салаваттан сорый икән:
– Кара әле, Салават, татарларның негрлары да була микәнни ул?
– Нигә, Илһам абый, татарның негрдан бер артык җире дә юк инде аның. Негр кебек
үк эшли, негр кебек үк яши, – дип җавап кайтара Салават, уйлап-нитеп тормыйча гына.
Шуннан ни әйтергә белми торган Илһам Шакиров:
– Алай булгач, татарның иң негры мин буламдыр инде, – дип авыр сулап куя да
негр малаеның татарча җырлаганын тыңлый башлый.


Яңа бүрек
Шагыйрь Роберт Миңнуллин беркөнне Язучылар берлегенә яңа бүрек киеп килә.
Моңа барысы да игътибар итә. Ркаил Зәйдуллага да ошый бу бүрек. Киеп тә карый.
– Кара әле, миңа да таман икән бу. Синең баш та шундый зурмыни? – дип сорый
ул бүрек хуҗасыннан.
– Әлбәттә, зур! Тик мин аны, синең кебек, башкаларга күрсәтеп кенә йөрмим, – ди
дә Роберт Миңнуллин, яңа бүреген яңадан башына киеп куя.


Төнәтмә
Күренекле тел галиме Латыйф Җәләй авырып ята икән. Кайсысыдыр, киңәш
йөзеннән, бер өлеш коньяк, бер өлеш чәй, бер өлеш тагын ниндидер үлән төнәтмәсе
тәкъдим иткән. Яшь галим Фуат Ганиев, кибеткә барып, кирәк әйберләрне алып
кайтып, төнәтмә эшләп эчерткән. Латыйф ага эчеп куйган да: «Икенче тапкыр коньягын
күбрәк салырсың», – дип борылып яткан.


Марат Кәбиров белән сөйләшү
Роберт Миңнуллин Уфада яшәүче язучы Марат Кәбировтан сораштыра икән:
– Башкорт язучыларының ел йомгакларында быел булдыңмы соң?
Марат Кәбиров:
– Юк шул, бу юлы барып булмады.
Роберт Миңнуллин:
– Элекке елларда ничек үтә торган иде соң?
Марат Кәбиров:
– Белмим шул, башка елларда да барып булмаган иде.
Роберт МИҢНУЛЛИН тупламасыннан