Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мөбарәк тәсбихның бер төймәсе

Безнең буын ХХ гасыр татар әдәбиятының Тукай, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Гаяз Ис­хакый, Галимҗан Ибраһимовлардан башланып, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлилләр ялгап җибәргән тәсбихын тартырга туры килүе белән бәхетле.

Ул тәсбихның һәр төймәсе изге: Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Мирсәй Әмир, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнул­лин..., шигърияттә – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Рөстәм Мингалим, Фәнис Яруллин...

Җөмләдән, без фәкыйрегезгә дә аларның яңа гына «табадан төшкән» әсәрләрен кайнар кулъязма хәлендә үк бик күп укырга насыйп булды. Бәрәкәтле иҗат­ларын күңелемә сеңдереп, үзләре белән аралашу ләззәтен кичереп узган гомернең шул өлеше, шөкер, кайчандыр «тамыр тирәнлеген яфрак тоя» дип әйтелгән сүзләремнең кайтавазы – тормышымның бүгенгесе булып яшәвен дәвам итә...

«Казан утлары»нда эшләп торган җиремнән кинәт кенә нәшриятка китү вакыты тиздән әдәби мохиттә башланачак торгынлык чоры белән кисеште кебек. Әле дә искә төшерәм: кызым укый торган мәктәптә язучылар белән очрашу көтелә иде; бер классташының әнисе, димәк, минем кордашым, шунда барырга рөхсәт сораган баласына: «Кит әле, нинди очрашу, ди, ул?! Писәтелләр әллә кайчан үлеп беткән бит инде», – дигән. Үзе дә белмәстән, кыек атып туры тидергән кинаяле сүзләр! Хәер, рус әдәбиятына да 90 нчы еллар шаукымы кагылды булса кирәк. Университетта безне рус совет әдәбиятыннан «тимер-бетон» романнарны укырга мәҗбүр итсәләр, татар әдәбияты лекцияләрен тыңлаганда, «киртек реализм»нан ары китә алмадык, ахрысы, һәрхәлдә, үзләре ишетеп белсәләр дә, мөхтәрәм мөгаллимнәребез Г.Исхакый исемен, «Идегәй» дастаны кебек җәүһәрләрне атап кына узарга да курыктылар...

Газета-журналда эшләгәндә – көндәлек матбугат укудан, нәшриятта – китаптан биздем бугай, дип, уенын-чынын кушып сөйләгәнем бар. Укырга дип алган әсәрне, китапны еш кына читкә куярга әдәбиятның күңелне кузгатырлык хәле калмаган чоры гына түгел, сыныкка сылтау булып тоелса да, эшемнең юнәлеше, эчтәлеге үзгәрү дә сәбәпче булгандыр. Язмыш кушып, дәреслекләр чыгару белән генә шөгыльләнергә тиешле «Мәгариф» Милли нәшриятының беренче һәм соңгы директоры булып 20 елга якын хезмәт итү дәверендә киңәюгә (заманча әйткәндә, диверсификациягә) йөз тотып, әдипләребезнең иң затлы әсәрләрен генә туплап, йөзгә кызыллык китермәслек китапларын чыгардык, дип уйлыйм. Алар арасында «кибәнне очлап куйганы», ягъни иң соңгысы – Мөхәммәт Мирзаның «Адәм баласы» булуы да очраклы түгел иде, әлбәттә. Миңа, тегенекен чыгар, моныкын чыгарма, дип басым ясый алмадылар, анысы, ә химаяче таптым, дип килүчеләрне башка нәшриятларга бүләк итә тордым...

Мөхәммәт Мирза әсәрләренә алда саналган зур иҗат куәсенә ия әдипләрнең яктысы, җылысы төшкәне аермачык сизелеп тора. Менә бу биштомлык Илдар Юзеевтагы кебек йомшак-лирик юмор, әллә кайчангы бер шигырендә «Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза», дип язган Гамил Афзалдагы әче сатира янәшәсенә барып басарлык шигырьләрне, чәчмә әсәрләрне тулырак күз алдыннан кичерергә мөмкинлек бирә. Ул андагы зирәк күзәтүләр, сурәтләр байлыгы, тел сафлыгы, ул җор һәм тапкыр сүз тантанасы!..

Әйе, «сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...» дигән фикерне шагыйребез әлегә башкалар яулый алмаган үрдән торып раслый. «Мәгариф» нәшриятына килеп кергәнче, университет галимәләре төзегән «Мин әйттем: татар язучыларының афоризмнары, хикмәтле сүзләре, фәлсәфи уйланулары» дигән тупланманың илһамчысы нәкъ менә Язучылар союзы башлыгы булуы мине беркадәр гаҗәпсендергән иде. Шул чакта ул үзе «Мең дә бер гыйбарә»сен шифалы тамчылар сыман бер бәллүр касәгә җыя барган икән! Аларда шагыйрь фәлсәфәсе ислам дине, халкыбызның «тел, лөгать, гадәт вә әхлак» кануннары белән тыгыз үрелеп яши. Кайчакта әле аның, Дәрдемәндчә әйткәндә, «күңелендә әзрәк кенә кинәсе бар, теленең дә зәһәр очлы инәсе бар»лыгы да сизелеп-сизелеп ала.

Чәчмә әсәрләрендә Мөхәммәт Мирзаның сизгер күңелле, игътибарлы әңгәмәдәш, уникаль хәтерле каләм әһеле булуына игътибар итәсең дә, күңелеңдә, ул, мөгаен, эзлекле рәвештә көндәлек алып баргандыр, дигән фикер-фараз уяна.Әлеге язмаларда Гамил ага, Рөстәм Мингалим, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин нәкъ тормыштагыча, тавышлары магнитофон тасмасына яздырып калынган кебек, «телгә киләләр». Туфан абыйчалап әйткәндә, «кызыклы драматург булыр иде Мирза, әйе...». Әңгәмәдәшенә тиң акыл-зирәклек һәм ихласлылык әнә шунда да ачыла. Ельцин, Путин портретлары күз алдына баса, Никита Михалков киносы, Мәскәү МСПСы корылтае турындагы язмаларның «аягына ияреп», сәясәт тә, тарих сабаклары һәм бүгенге вазгыять турында тирән уйланулар да килеп керә. Мөхәммәт Мирзаның каләмдәшләренә (алда атап үтелгәннәргә Рабит Батулланы да кушып) игелекле мөнәсәбәте, туган төягендәге һәр үлән яфрагына кадәр изге мәхәббәте, якташларына карата ихтирам һәм ихлас горурлык хисләре мөлдерәмә тулып ташкан язмалары – һәркайсы зур бер бәянның аерым бүлекләре сыман, бер-берсенә үрелеп китә (күргәнебезчә, алар арасында яңа тарихыбызда җуелмас эз калдырган Беренче Илбашыбыз Минтимер Шәймиев, әдәбият-сәнгатьтә тиңсез талант ияләре Гамил Афзал, Әлфия Авзалова... да, газиз әтисе белән әнисе дә, гыйбрәтле һәм аяныч язмышлы ерак һәм якын туганнары да бар), тормышның төрле хәл-әхвәлләрен, кайчак караңгы якларын да ачкан әдәби- публицистик язмалар, гәрчә, автор, үзенә хас тыйнаклык саклау аркасында, бер-икесенә генә хикәя яки нәсер дип куйса да, зур бәянның – өзелмәс җепкә тезелгән дисбенең – бүлек-мәрҗәннәре булып кабул ителә. Ирексездән, заманында «баш китәрлек» фикерләрен ипләп кенә җиткерә белгән Сибгат ага Хәким прозасы искә төшә.

Мөхәммәт Мирза иҗатының төп хасиятләре биштомлыкның һәркайсына саркып кергән өлкән һәм яшь буын галимнәр, илдә-көндә танылган каләмдәшләре фикере аша әйтеп бетерелгәндер кебек. Әлбәттә, аларның һәркайсы, мәгълүм гыйбрәтле хикәяттәге шикелле, филнең асылын күрү өчен, аны төрле төшеннән тотып караган... Әмма вакытында әйтелгән сүзнең бәһасе кыйммәтле һәм югары! Бу күптомлыкта бергә туплап бирелгәнгә, әдипнең иҗатын төрле яктан ачкан әлеге мәкалә-фикерләрнең бөтенесе белән берьюлы таныша алган кешегә инде аларга нәрсәдер өстәү, аларны узып сүз әйтү мөмкинлеге һәм хаҗәте калмагандыр да.

Сәхифәдән сәхифәгә күчкәндә, Адәм баласы галәменең чиксезлеген, күңел тирәнлеген тоеп, Җирдән Күккәчә биеклекне яуларга, офыктан офыккача киңлекне колачларга омтылган бу Шәхесне үзе өчен яңабаштан ачучы, иҗатының куәтен, соклану катыш гаҗәпләнү хис-тойгылары кичереп, йөрәгеннән кайта-кайта уздыручы бер мин генә түгелмендер, киләчәктә дә бер мин генә булмамын, дип уйлыйм.

Сүземне Мөхәммәт Мирзаның үзеннән зур гына өземтә китереп, «ефәк пута белән бәйләп» куясым килә: «Бәя бирүне, әдәбият белгечләре тарафыннан язылган фәнни мәкаләләр дәрәҗәсендә дөньяга чыгуны, әлбәттә, һәр иҗатчы көтеп яши, – ди ул бер өлкән каләмдәше-остазы турындагы язмасында. – Күпсанлы укучыларның бәясенә дә өметләнә иҗатчы... Әмма хак бәяне бары галиҗәнап вакыт үзе генә бирә ала».