МАКСАТЧАН ӘСӘР
Айгөл Әхмәтгалиеваныӊ «Ак читек» повестеныӊ теле шома гына күренсә дә, үзен бик
шома укыла торган әсәр, димәс идем. Һәрхәлдә миӊа шулай тоелды. Вакыйгаларныӊ һәм
геройларныӊ чамадан тыш идеаллаштырылып, калку итеп сурәтләнүе, бигрәк тә әсәр
ахыры коры дидактикага кайтып калу белән килешергә теләмәгән акыл, чыгырымнан
чыгарып, журналны берничә тапкыр читкә тибәрергә мәҗбүр итте. Тик кабарынкы күӊел
бераз басыла төшкәч, Дания ханым Заһидуллина сүзләре белән әйткәндә, әсәрнеӊ җырлап
торган йөгерек теле һәм миӊа коточкыч чынбарлыкныӊ үзеннән яхшы таныш булган
сюжет сызыгы яӊадан үз эченә тартып кертә торды. Әйе, повестьныӊ төп геройлары
– Зәйтүнә белән Нургаян язмышына дучар булучылар безнеӊ Абдулла авылында да
яшиләр. Күршеләрем Сәмирә һәм Рафаэль Кыямовларны хәтта күпмедер дәрәҗәдә
әлеге персонажларныӊ прототиплары дияргә дә мөмкиндер, чөнки Рафаэль Нургаян
шикелле үк озак еллар «Алга» колхозында механизатор булып эшләде. Эшләү дәверендә
189
алдынгылыкны берәүгә дә бирмәде, өстәвенә бал кортларыныӊ телен шәп белгән оста
умартачы да ул. Сәмирә әүвәл идарәдә бухгалтер, аннары сөтчелек тармагында лаборантка
булып эшләде. Фаҗига аны каенапасы, каенсеӊлесе белән колхоз «УАЗиг»ына янәшә
утырган килеш сәйраннан кайтып барганда, бәләкәй урманлык – авыл арасындагы нибары
бер чакрым юлда сагалап тора. Шулай итеп, егерме елдан артык тәрбияли инде Рафаэль
Сәмирәсен. Авызыннан ник бер зар, сыкрану сүзе ишетелсен. Тыштан әсәрдәгечә барсы
да ал да гөл, барсы да әйбәт. Җәберсетәме аны Сәмирәнеӊ хәрәкәтсез калуы, әлбәттә,
җәберсетә, әмма бу турыда башкаларга сүз кату йә үзе тану түгел, киресенчә, эш-гамәле
белән икърар итәргә тырыша ул моны. Тик үз эченә бикләнебрәк йөри башлавы һәм
яшелчә бакчаларына ут сузып, Сәмирә йоклаганда, төннәрен чүп үләннән тазартуы гына
аныӊ шундый ук көчле булып калганлыгын расларга теләвен, башкалардан бер дә ким
түгеллекләрен дәлилләргә омтылуын күрсәтә иде. Кызганыч, повестьта Нургаянныӊ бу ягы
тулы күрсәтелми. Хатыныныӊ, авырлык белән булса да, кашык тотарлык хәлгә килүенә
сөенеп туя алмады Рафаэль, чөнки моӊарчы гел үзе ашатты. Аякларына бастыру ниятеннән
кайларга гына алып бармады ул Сәмирәсен, нинди генә санаторийларга, реабилитация
үзәкләренә йөртмәде, мәчеттә өшкереп дәвалаучы мулла булуын белгәч, хатынын алып
шунда йөгерде, хәтта чиркәүдәге попка күрсәтүдән дә чирканмады, тик файдасы гына
сизелерлек дәрәҗәдә булмады. Уллары, авыл мәктәбеннән соӊ, югары белем алып,
Димитровградта төпләнгәч, үзе дә шуннан квартира сатып алды. Хәзер кышын шәһәрдә
яшиләр, җәйләрен, берничә оя умарта белән әвәрә килеп, авылда торып китәләр. Моннан
күренгәнчә, әсәр тулаем әкияти сюжетка корылмаган икән, чөнки аныӊ нигезендә реаль
вакыйгалар ята. Дания ханым күрсәтеп үткән повесть геройлары, мәгърифәтчеләрдәгечә,
уӊай һәм тискәрегә генә бүленә, төп геройларда олы характер күренми, җитәкче ролендәге
персонажларга психологизм җитешми, әсәр иҗтимагый, фәлсәфи катламнар белән
баетылмаган кебек кимчелекләр белән күпмедер дәрәҗәдә килешкән хәлдә, бөтен гаепне
Айгөл ханым өстенә аударырга ашыкмас идем. Телеэкраннардан һәрвакыт «позитив»
күрсәтү, әдәби әсәрләрдә заманча уӊай герой образын яктырту модага кереп барганда,
Айгөл Әхмәтгалиева гына бу шаукымнан читтә кала алмый бит инде, бигрәк тә безнеӊ
прозада уӊай герой проблемасы һәрчак игътибар үзәгендә булуын күз уӊында тотканда.
Шуӊа ул бу повестен сәнгатьчә камил итеп эшләүгә караганда, уӊай герой проблемасын
хәл итүне алгырак планга чыгарган булса кирәк. Кайбер урынсыз күпертүләрне һәм
бердәнбер иӊ дөрес юлга чакыру белән кирәгеннән артык мавыгуларны исәпкә алмаганда,
язучы, нигездә, максатына ирешә: күз алдыбызга башкалардан бер ягы белән дә аерылырга
теләмәгән, «сызлана, көнләшә, рәнҗи» белмәгән гап-гади чордашларыбызныӊ коеп куйган
образларын китереп бастыра. Кызганычка каршы, зур батырлыклар эшләргә сәләтлеләр
генә герой була ала, андыйлар олы шәхес дәрәҗәсенә ирешеп, «фикри киӊлеккә дә алып
чыгарга мөмкин», дип башларыбызга сеӊдерелгәнгә, күп очракта көндәлек тормышта
бернинди героеӊ да кыла алмас батырлыклар эшләүче гап-гади күршеләребезнеӊ
каһарманлыгына битараф булып калабыз, ким дигәндә, ис китмәгән кыяфәткә кереп,
салкын канлылык күрсәтергә тырышабыз. Айгөл ханым кешелек дөньясын һәрдаим
озата килгән бу күренешне вакытлы тотып алган. Ул бу әсәре белән, игътибарыӊны
төртеп күрсәтелгән якка гына түгел, ә үзеӊ күрергә теләгән, үзеӊне борчыган нәрсәләргә
дә, һәрхәлдә, якыннарыӊа, тирә-күршеләреӊә, авылдашларыӊа да юнәлтергә, зәгыйфь
кенә кызганган булып кылануга караганда, аларга сокланып, эчке дөньяӊны, күӊел
байлыгыӊны шуларныкы дәрәҗәсенә күтәрергә тырышырга кирәк, дип әйтә кебек. Айгөл
Әхмәтгалиеваны «Казан утлары»ндагы хикәяләре буенча теләсә нинди темага, теләсә
нинди әсәр иҗат итәргә сәләтле киӊ диапазонлы язучы буларак күз алдына китерәм.
Ихтыяҗ туа калган очракта, сәнгатьчә эшләнешләре бик югары булган камил әсәрләр белән
дә сөендерәчәк әле ул безне. Ә «Ак читек»не тулаем бер-ике сүз белән генә, максатчан
язучыныӊ максатчан әсәре, дияр идем.