Логотип Казан Утлары
Публицистика

Энесе кем – абыйсы шул..

Әдәбиятның башка жанр­ларында ничектер, шигърияткә яшьләр өер-өер булып киләләр. Ярышып, узышып, бәхәсләшеп, фикердәш булып иҗат итү өчен, яшеңнең бер тирәдәрәк булуы кирәктер, күрәсең.

Рәшит Әхмәтҗановлар буы­ны да татар шигъриятендә зур һәм көчле төркем иде. Күпләр арасыннан кайберләре алгарак чыгып, алар күз уңаенда бул­дылар, исемнәре газета-журнал битләрендә еш күренде, трибуна­лардан еш яңгырады; кемнәрдер күләгәдәрәк калдылар.

Дөресен әйтим, Рәшиткә мин әлләни игътибар итми тордым. Язамы яза, эшлиме эшли – шул гына. Аралашуыбыз да шундый гына – исәнме, саумы гына иде. Аның иҗатына мин энекәше артист Илдус Әхмәтҗанов аша кереп киттем. Әллә ниндиерәк сәер егет, талантлы, шигырьгә гашыйк җан, фикер йөртү рәве­ше дә үзенчә – «синдәй, миндәй бозаулар»га охшамаган. Шуннан уйлап куйдым: «Туктале, мәйтәм, энесе шулай булгач, абыйсы да моның кызыклы кешедер». Рәшит белән очрашып сөйләшкәндә, аны җентекләбрәк күзәтергә керештем. Бусы да сәер икән. Төртмә телле, тиз үпкәләүчән, зарланырга ярата. Мин аңа якыная алмадым, ул да миңа якынаерга бик ашкынмады. Шулай да бер сыйфаты Рәшитнең мине җәлеп итте: үз-үзеннән көлеп, мәзәк ясар өчен кеше үзеннән өстен булырга тиеш.

Һәм мин Рәшит Әхмәтҗанов язганнарның бөтенесен дә җыеп укып чыктым. Тетрәндем, шаккаттым дип купшы сүзләр әйтмим, аның зур шагыйрь икәнен аңлап, матбугат битләрендә күренгәнен көтеп ала башладым.

Миңа Рәшит Әхмәтҗанов иҗатында иң кадерлесе – сагыш. Кешеләргә сөйләп тә аңлатып булмый торганы. Хәтта үзең дә аңлап бетерә алмаган сагышлы хисләр була. Рәшит шигырьләренең үзәгендә әнә шул әйтелмәгән сагыш ята. Шул булганда гына шагыйрь чын шагыйрь була ала.