Логотип Казан Утлары
Поэма

БАКЫ – КУБАРЫК ҖИЛ (поэма)


Баку – меңьеллык чал кала. Газиз әткәм
Мирза Ибраһимов сугышта 18 яшендә,
ике аягын югалтып, Баку госпиталендә
дәваланган...
Баку – Бакы – тәрҗемәдә кубарылып
искән җил...
Бакуга кыз биреп туй иттек. Бакы –
кубарык җил исте, җылы ләйсән
яңгыры яуды...

Мәмәт улы Тельман Бабаев –
Баку каласының ташчысы.
Мин – Казанның бер юлаучысы...
Хозыр Ильяс булып каршыма
Килеп бастың, дип: – «Юлдашчымсың?»
Син – ятиме үткән сугышның,
Җитмеш җиде яшьлек нарасый...
Кырык бернең җәй уртасында
Сорап тормаганнар атаңнан
Ничә яшьлек ятим каласын...
Заман кырыс, котсыз замана –
кем сугышка бармый калалсын?
...Бөтен Аурупаны иңләгән
Эзләп әткәсенең каберен –
бер хәбәрсез каян табалсын?
– Нәкъ син көткән Адәм затымын,
Бабаң эзләреннән килдеңме?
Госпитальдә җан биргәннәрнең
Исемнәре бар да теркәлгән, –
Мин күчереп җиргә иңдердем...
– Мин мосафир бүген Бакуда,
Туганлашыр өчен килдек без...
Бердәм тел, динебез хакына
Җиһангир угылы Фаррухка
Никахлап кызны бирдек без...
Туй алдыннан тәүге күкрәү –
Урамына ләйсән түгелде...
Хәзәр диңгезеннән искән җил
Изүемне ачып, күкрәгемә
Җылы кулы белән үрелде...
Йөрәгемне иркәләде Бакы –
Тәрҗемәдә – кубарылган җил...
Баку – кала, кырык өчнең көзе...
Днепрда яраланган Әткәм,
Хәзәрдә – кабаттан туган җир...
Низамидан уңга борылгач,
Мирза Ибраһимов урамы...
Йөз сиксән тугызынчы мәктәп –
Әткәм дәваланган госпиталь –
Диварында язу тора әле...
Мәмәт улы Тельман нигәдер
Кабат сорый әткәм исемен...
– Мирза Ибраһимов – тупчы, – дим, –
Днепрда яраланган, бәгырь,
туган көне булган – унсигез...
Старшина Зиннәт – Шөгердән,
Наводкага аны өйрәтте.
тупчы Мирза фашист танкысын
күз күреме, кул сузымында
маңгаена бәреп көйрәтте...
...Өч көн, өч төн барган орышта
Тимер янып, тимер эреде.
Күкне япты канлы сөреме.
Күктән хәтта күралмадылар:
Үлеме син, әллә тереме?
...Терелеге – ярты гәүдәдә,
чәрдәкләнеп беткән аягы...
Бөтерелеп дөнья әйләнә...
Тешләп яргаланган иреннәр:
– Әшһәде Аллаһы, – дип кабатлый...
Шинеленә төреп, өстерәп,
Җәһәннәмнән алып чыктылар.
Эшелонга төяп Бакуга
озаттылар... Үтәр юл ерак,
Ни көтә язмышлар чатында...
Язылганын маңгайга, сызып,
Сөртеп алып булмый кул белән.
Бакы – кубарылып искән җил
Яшәү тынын өрде тәненә
Язмышыннан узмышын теләп.
– Бу госпиталь – мәктәп әүвәле –
сугыш котырынган дүрт елда
Гарипләнгән йөз мең яугирнең,
Газраилдән йолып алынып,
Җанкайлары саклап калынган...
Дүрт яшемдә – сабый хәтере...
Әнкәм итәгенә тагылып,
Шыплап тулган палаталарда
Үз әткәмне эзләп йөргәнем
өметләнеп, бәлки, табармын,
дигәнмендер... Әмма нигәдер:
– Улым, – дип дәшүче булмады.
Әнкәм таңнан кояш батканчы
Керен юды яралыларның,
Мин йөр(е)дем көн-төн тулганып...
Төнге сменада калганда,
Мин дә куна идем биредә...
Бакы – кубарылып искән җил –
Каерып ачып тәрәзәләрне,
Тынчу палатага керүгә,
тынып кала ыңгырашулар...
Әйтерсең лә бар да савыккан:
Хәзәр диңгезенең аръягыннан
Сөткә туенган дала исен
Тансыкланып, һәркем зарыккан...
Хәзәр диңгезенең аръягы...
Бирге яктан күренми яры...
Атна, айлар үткән кәрваннар,
Җиде ятларның төяп малын,
Йолдызларга багып, юл табып...
Чүл диңгезен кичкән кәрваннар,
Хәзәр диңгезендә – көймәдә...
Бакы – кубарык җил искәндә,
Җилкәннәрен гаярь киереп...
Көткән ярларына юнәлә...
Җирнең җиде читенә җитеп,
Менеп күкнең җиде катына,
Бар хыялын чынбарлык итеп,
Хәл кадәрле тапканын төяп,
Ир гаилә-иленә ашкына...
Кайда туып, кайда торса да,
Алтыннан сараен корса да,
Җирсеп, кубарылып кайтыры –
Кендек каны тамган туф(ы)рак,
Тәкъдире – Җил каерып борса да.
Ике елда өч кат кистеләр
Чәрдәкләнеп беткән балтырын...
...Мыек та чыкмаган иде дә –
Чигәсендә чаларды төкләр...
Килде көне – илгә кайтыры...
...Кайтып бара солдат поездда,
Шпалларны саный бер көйгә...
Исәбенә чыгарлыкмыни –
Канга батып ауган яугирләр
Шпалларга салып өелгән...
Шпалларга сары шинельләр
Сары сагыш булып ягылган...
Станцага килеп җитүгә,
Ачыргаланып чиный поезд:
– Гарип солдат илен сагынган...
...Басып кала перрон ташына
Бер аякта, ике таякта...
Шпалларын санап тагы да,
Шыплап тулган гарипләр төяп,
Эшелон ашыга төньякка...
...Шпалларның югалды саны...
Санарга күчте станцаларны...
Станца саен кулсыз, аяксыз,
Күзсез яугирләрне калдыра –
Кайда, ниләр көтә аларны?
Маңгайларга язган язмышны
Сөртеп алып булмый кул белән...
Станцада калган ирләрнең
Имгәтелгән какча иңнәре
Илне күтәрәсе – ил белән...
– Илне күтәрәсе... Авыллар
Тарганмы гарасат, давылга?
Йорт курасы калган кыйшаеп,
Читәннәре сүтеп ягылган,
Капкалары тора аварга...
Капкаларга сугылган йолдыз –
Һәлак булганнарның тамгасы...
...Бер хәбәрсез югалганнарның,
Сулган гөлдәй ятим, толларның
Хәсрәтенә беркем тармасын...
Ундүрт яугир кайткан авылга...
Җитмеш йортта – үксез ятимнәр...
Җитмеш толның үткәргән көнен
Җелегенә төшеп өшеткән
Зәһәр кырлач җиле хәтерләр...
Илне күтәрәсе – йончу ил
Күтәрәмгә калган, мантымас,
дигәннәрдер... Шәһәр, авыллар,
Иңнәренә гарип ирләрнең
Тотынып, сөялеп бастылар...
– Хәбәрсезлек хәбәре ачы.
Әнкәм сулып сүнде ун елда.
Күрәчәктән буламы качып:
Бакы – кубарык җил – җыйдымы
Өереп ятимнәр йортына...
Госпитальдән бушаган мәктәп
Шыплап тулды ятимнәр белән...
88
Яралары – җаннарда иде...
Бакы – кубарык җил, шәт, шаһит:
Барын-югын күрдек ил белән...
Ил, дигәнем – үзебез инде,
Үксез ятимнәрнең тиңнәре...
Хәтерләрдән сызасың ничек:
Оныттырмый, тора искәртеп
Бакуның кубарык җилләре...
Мәктәп-госпитальнең бакчасы
Тоташтан каберлек иде лә...
Күзалдымда тора барчасы:
Мең чакрым аралар үтеп,
Кайдан, кемнәр эзләп килделәр...
Мин – ташчы, мин – баш архитектор,
Егерменче җиңү язында,
Сак кузгатып баскан ташларын,
Һәммәсен күчереп җирләдем,
Укып җеназасы намазын...
– Мемориал – Хәзәр ярында
Мәңгелек утының ялкыны...
...Бүтән кабатланмас, диделәр...
Җитмеш елдан кайнап кабынды
Дөнья орышының салкыны?
Мин – мосафир бүген Бакуда
Туганлашыр өчен килдек без:
Уртак тел, динебез хакына
Җиһангир угылы Фаррухка
Никахлап кызыбызны бирдек без...
Мәмәт улы Тельман Бабаев –
Җитмеш җиде яшьлек нарасый...
– Юлдашчымсың? – диеп, каршыма
Кулын сузып чыгып басты да
Түгелде – тыңламый кара син...
Орышларсыз, йә, кем торалмый,
Бакуга бер килеп кара син...
Эзләп тап та мәктәп-госпитальдә
Ятимлектә үскән баласын –
Танырсың изге Ил Агасын...
Ул – илчесе Бөек Халкының,
Ул – диндәшем минем, кардәшем...
Төзүче, ташчысы Бакуның!
Бакы – кубарык җил – бүгеннән –
Мәңгелек юлдашым, хәлдәшем.
Казан – Баку – Казан.
Апрель-декабрь, 2017 ел.