Логотип Казан Утлары
Шигърият

АННАРЫ – МӘҢГЕЛЕК САГЫНУ…


* * *
Барлыгымны беләм. Барлыгымда –
Булмышымда әрем чәчкә ата.
Йолдыз тынын күмеп, таңнар ата,
Карлыгачлар оясына кайта.
Җил тузына, төссез тузаннарны
Кыек өсләреннән куар булып.
Күк имәнеп яңгыр җебен суза
Кара җиргә, үксеп елар булып.
Булмышымда – җирге тормышымда
Зәңгәр пәрдәләрдә көн чайкала.
Таш юлларга аяк терәп, төнгә керә,
Өр-яңадан төсен җуеп һәрбер кала.
Минем булмышымда-сулышымда
Өермәдәй дулый сүз бураны.
Бишек җыры булып тамчы тама,
Курай итә җилләр һәр кураны.
Еллар кайта, битлекләрен салып,
Көзгеләрне сара соры төсләр.
Хәнҗәр хыялында чынга аша
Кызыл шәфәкъ, кара-кучкыл кичләр.
Булмышымда мизгел өне сеңә
Һәр адымга, җырга, кайтавазга.
...Гавам карашыннан качып кына,
Әрем чәчкә ата һәрбер язда.

Соң инде…
Соң инде, җырлама. Җырыңны
Аңламас бу җирдә берәү дә.
Өстеңә үз шәүләң егылыр чигеңдә,
Кирәкми, ябышма терәүгә.
Моңыннан ваз кичкән сандугач!
Терәтер булыпмы вакытны,
Туктатыр булыпмы чирүне,
Кыйблаңа шулкадәр ашыктың?!
Соң инде. Кыелган өметләр,
Югалган моңдашлар, ишләрең.
Ник саклап калмадың? Аларны,
Җырыңны якларлык нишләдең?
Ялгызың торасың юлларның
Төенгә чуалган чатында.
Малың да, җаның да юк синең,
Юк синең атың да, хакың да…
Теләнмә ятлардан мәрхәмәт,
Җырыңны калкан ит шәүләңә.
Җырыңда үткәнең яктырак,
Җырыңда сагышың шәйләнә…
Әмма соң. Артык соң. Җырлама!
Җаның да, җырың да ялангач.
Син кайсы орышның яугире,
Моңыннан ваз кичкән сандугач?..


* * *
Вакыт кәүсәсендә яңа буын,
Яңа уем, яңа кешесезлек.
Мин синеңме углың, газиз токым?
Үксезлекнең богауларын өзеп,
Кочаклыйсы килә безгә язган
Нигез ташын, кайтып ят яклардан.
Без генәме сагынудан сызган?
Без генәме җанын канатмаган?..
Иртәләре хыял тулы җирнең,
Өзелергә тора чылбырлары.
Мең гасырлык вакыт кабыгында
Кем җырлары анда? Кем еллары?
Яңа кешесезлек, яңа буын
Китеп бара, таптап нигез ташын.
Мин синеңме углың, газиз токым?
Эндәшмисең. Бәлки, шулай яхшы…
Таныйсыңмы мине, мин таң булып,
Хыял булып, бер уянган идем.
Уем булып вакыт кәүсәсенә,
Җырың булып, бер уелган идем.
Хәтер – туфрак. Шул туфракны
Таптап китә, гөл утырта, оя кора,
Иген игә, сата, зират итә…
Уза тора, бары да туза тора.
Яңа кешесезлек, яңа буын…
Бу туфракта инде яңа уен.
«Мин – мин түгел, мин монда булмадым!» –
Вакыт кәүсәсендә яңа уем.


Буран гына
Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья
Бәгыремә. Хәерлегә булсын.
Кан куесы, әйдә, ташып тулсын.
Ни кылсаң да, ни уйсаң да көн күзенә,
Тугры дөнья. Тыныңдагы
Төтен тәме булып сеңә бара
Һәр сүзеңә, үз-үзеңә.
Оча шәһәр, оча йортлар, елмаюлар…
Күз иярмәс тизлек белән туза күңел.
Китүчеләр көлә-көлә күккә аша,
Килгәннәре елый-елый килә торыр.
Әнә, икәү, карап бураннарга,
Ут кабыза үзәгемдә. Оча дөнья.
Оча дөнья, оча канатланып,
Оча дөнья буран кочагына!
Шул икәүне иркәлисем килә,
Үзем булып, иркә сүзем белән.
Алар талчыкканнар юкса җирдә
Буран гына, буран гына гелән…


* * *
Тәрәзәңне ачтың.
Иңнәреңнән
Каерылып очты канатларың.
Очты алар кысан мәңгелеккә.
Мин һичкайчан сине яратмадым.
Карап калдың томырылып, ник очмадың?
Очар өчен бер талпыну җитә.
Юлын җуйган бер мосафир булып,
Япа-ялгыз киттем синсезлеккә.
Качып киттем, ачык калды тәрзәң.
Ак күлмәгең калды сиңа кунып.
Сызылып калды урам, сызлап калды,
Канатсызлыгыңны аклар булып.
...Канатларың ап-ак иде – җилләр
Ак кар итеп кенә тараткандыр.
Мин һаман да синсезлектән барам.
Мин һичкайчан сине яратмадым.


Яшәү
Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын
Тырышып, тырмашып икегә яру ул...
Аннары – мәңгелек ярату,
Мәңгелек табыну.
Бербөтен мизгелне, ипине урталай бүлгән күк,
Каерып икегә кисү ул,
Тынлыкта тончыккан мәлләрдә,
Җил булып исү ул.
Бербөтен сөюне, җитмәс дип чигенә,
Үткәнгә чигенә-чигенә икегә аеру,
Аннары – кояшсыз иртәләр,
Аннары – мәңгелек сагыну…
Бербөтен хыялны акка да, карага телгәләү,
Бербөтен өметне тураклау, бүлгәләү
Ул – Яшәү дигәнең…
Һәр бәндә умырып каера
Үзенә бүленеп биргәнен…
Юкса, бик гади барысы да.
Бу яшәү – бербөтен ипи ул.
Җир һәм күк арасын, агын һәм карасын
Бер итеп дөньядан үтү ул…


Кайту
Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.
Үзем – Үлмәсбикә кортка гүя.
Җылы оек кирәк, җылы өйләр...
Калын киен, йөрәгеңне сакла,
Урамнарда инде җилле, диләр...
Һәрбер җиле таныш, юкса, җирнең,
Һәрбер җөе таныш яраларның.
Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,
Җирдә яңа кеше яралганын.
Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.
Бар ымнары таныш, бар сыннары.
...Бер йорт аша сиртмә кое иде,
Күперләре иде асылмалы...
Салкыны да таныш, ялкыны да,
Янган чак та булды, ялган чак та,
Караңгыга качар мәлләрем дә,
Тәрәзләргә ут ягылган чакта.
Мең сукмакта адашканым булды,
Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.
Инде күптән такта кагылса да,
Җирдәге иң газиз тәрәзләргә.
Аклы-каралы бу дөнья йөзе
Мең төсләргә керде. Минем хакка.
Хак дигәнем нахак булды кайчак
Һәм хакыйкать булды иң зур хата.
Кайта-кайта кабат бу көзләргә,
Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,
Мин үзем дә, кара көзләр булып,
Йөргәләрмен төшегезгә кереп.