Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зәй – Азнакай арасы

 

Татарстанның Халык язучысы Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан, Зәй һәм Азнакай районнарында әдәби-музыкаль кичәләр булып узды.

Казаннан килгән язучыларны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов каршы алды. Соңрак Зәй китапханәчеләре белән иҗади очрашу үтте. Көндез Мәдәният йортында юбилярны зурлап котлау тантанасы, ә кичен Батулла укыган Түбән Биш авылында якташлары белән күрешү йоласы булып узды.

Икенче көнне очрашулар Азнакай районының 1нче урта мәктәбендә, гимназиядә һәм Кәкре Елга мәктәбендә дәвам итте.

Кунакларны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте.

Юбилей чараларында Батулла үзе, шулай ук Татарстанның Халык язучысы Марсель Галиев, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, бүлек мөхәррирләре: язучы Камил Кәримов һәм шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, «Чын мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, язучы, сәхнә остасы Алмаз Хәмзин катнашты.