Логотип Казан Утлары
Бәян

Зиннәтулла хәзрәт (бәян)

 

Картларның иң яхшы күңеллесе булган бабабыз...

Габдулла Тукай

 

Ничәнче көн инде иртәләрен күктә өч кояш пәйда була. Бу – кырлач галәмәте. Хак, кырлач-кырлач инде ул, җиргә төшкәнче төкерек туңарлык зәмһәрир салкыннары белән әнә шулай күкләрне дә үз хөкеменә ала.

Кырлачта җиде җилән кигәнче, бер тун ки, ди. Кече Сасна зиратына адашкан кыр куяны эзеннән ялгызы кар ерып кергән мосафир бу киңәшкә колак салмагандыр, мөгаен. Җиләнен җилән түгел, әмма утырма якалы сырмасын да энәдән-җептән генә чыккан дип әйтеп булмый, шактый таушалган. Аның каравы, йон муен капламасы калын күренә. Билбавы да мулдан, ике-өч кат уралган.

Хәер, мосафирның күктәге өч катлы кояшта да, җилеккә үтәрдәй бозлы суыкта да гаме юк иде ахрысы. Намазлык вазифасын үтәүче тире кисәгенә тезләнгән дә тораташтай каткан хәлдә оеган, фәкать иреннәре генә селкенгәли.

– И Раббым, каберләребездән кубарылып, мәхшәр мәйданына җыелганда, йөзләребезне ай кебек якты кылып, гамәл дәфтәрләребезне уң тарафларыбыздан бирелүне барчабызга да насыйп ит. Нечкәлектә чиктән тыш булган сират күперен мәшәкатьсез үтеп, җәннәткә керүне җөмләбезгә насыйп ит. Амин! Раббым, Синең турылыклы колбикәң, минем дөньялыктагы кызым мәрхүмә Бибимәмдүдә абыстайның барча гөнаһларын ярлыкасаң иде, ихлас савапларыңны ирештерсәң иде, авыр туфракларын җиңеләйтсәң иде...

Мосафир – Өчиле авылы имам-хатибы Зиннәтулла хәзрәт иде. Ул шулай һәр гыйнварда, озын юлны якын итеп, моннан биш ел элек вафат булган баш баласының каберен зиярәт кылырга килә. Әүвәл авыл мулласы Мөхәммәтшакир йортына кагылып, хәл-әхвәл белешә. Элекке кияве аны ихластан кабул итә, эчкерсез хөрмәт күрсәтә. Бүген дә:

 

 

 
 
 

 

Марат ӘМИРХАНОВ (1933) – прозаик; «Таш һәйкәл», «Тәкъдир», «И кылган догам минем»,

«Дөя муены» һ.б. китаплар авторы. Журнал укучыларына ул тарихи темага язылган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг» романнары белән таныш. Казанда яши.

 

 

 

  • Мактап йөрисең икән, хәзрәт, табынның әзер вакытына туры килдең, әйдә, түргә уз, дип каршы алды.
  • Рәхмәт, абызагай, башта Аллаһы каршындагы бурычыбызны үтик, дога кылыйк, диде Зиннәтулла, – аннан сезнең рөхсәт илә тәһарәт алырмын, чәйләп торырга вакытым тар, кышкы көн чыбыркы сабыннан да кыскарак бит ул, күз йомганчы үтә дә китә.
  • Аштан зур булып булмый инде, хәзрәт. Бу чатнама суыкта интегеп йөрмәсәң дә ярар, кунып китәрсең.

Зиннәтулла каш астыннан гына өй хуҗасына күз төшереп алды да әйтте:

  • Ризыгым биштәремдә, җан асрарга миңа бер телем кипкән икмәк тә җитә. Үзеңә дә билгеле, мин бит тәмледән-тәмле ашау, мал-мөлкәт артыннан кумыйм. Раббыбыз ризалыгына яшим, барча гамәлләрем дә Раббыбызга багышлана.

* * *

...Зиннәтулла тагын юлга кузгалды. Үзе яраткан Кышкар мәдрәсәсенә еш бара ул. Авылга килеп җиткәндә, көнне сындырып җибәргән иде инде. Күк томандай аксыл сыек болыт белән капланган. Ялкау гына кар энҗеләре төшкәли. Дымык. Тыныч. Табигать ниндидер илаһи вә самими хозурлык кочагында йокыга талган.

Зиннәтулла туры мәдрәсәгә юнәлде. Ул монда сукмакны суытмый, туган йортына кайткандай кайта. Әйе, кайта. Ул шушы мәдрәсәдә гыйлем алды.

Кышкар мәдрәсәсе Казан арты мәдрәсәләре арасында иң атаклылардан санала. Менә ике гасыр инде югары белекле дин әһелләре хәзерли. Шәкертләре белән дә, мөгаллимнәре белән дә дан тота. Зиннәтулла әле күптән түгел генә, мөхтәрият үтенече буенча, Сәгыйт бине Ибраһим әл-Кышкарый мөдәрриснең

«Көррият эл-арыз» («Җир шары») исемле әсәре күчермәсен төгәлләде. Бүген аны мөдир, мөхтәрәм Габделхәбир хәзрәткә тапшырачак. Күренә ки, мәдрәсәдә рәсми төстә дөньяви фәннәр укытылмаса да, анда Кышкар Сәгыйт хәзрәт кебек күренекле гыйлем ияләре бер каршылыксыз шәкертләргә гаммави аң- белем бирә.

Зиннәтулла шәкерт вакытта, борынгы әдәбиятка мөкиббән булып, Фир- дәүсинең «Шаһнамә», Низаминың «Ләйлә вә Мәҗнүн», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәрләрен ятлап та йөргән иде. Үзенә ошаган аерым-аерым өзекләрен, билгеле. Алай гынамы, шулар тәэсирендә үзе дә яшертен генә каләм тибрәткәли башлады.

 

Әүвәл башлап сорасагыз,

Ни адәм пәйгамбәрләр үткән дөньядан? Айдай-көндәй балкыган

Гайшә белән Фатыйма, Алар да үткән дөньядан...

 

Гадәттәгечә, Зиннәтулла төнне шәкертләр янында үткәрде. Күптәннән килә торган бу дәвамлы очрашуларны монда көтеп алалар. Ник дисәң, аңардан мөдәррисләргә бирергә җөрьәт итмәгән теләсә-нинди катлаулы сорауга да җавап алып була. Ә сораулар күп. Русиядә 1905 елда кабынып киткән инкыйлаб сүз иреге, матбугат иреге алып килде, авызларны ачты. Бер-бер артлы гәҗит- журналлар чыга башлады. Инкыйлаб шулай ук дини мәктәпләрнең еллар дәвамында тораташ булып каткан кадими укыту ысулларын да чатнатып җибәрде, заман таләпләренә якынайтты.

 

Җәт-җәт кенә самавыр шаулаттылар. Һәрберсе хәзинәсендә булган ризыкны табынга тезде. Ит, бәрәңге, тоз, кемдәдер шикәр кисәге дә табылды хәтта. Аны бик зурлап, кунак алдына куйдылар...

Үзенә генә хас моң белән моңланган самавыр тавышына хозурлана-хо- зурлана, бер тын сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Күзләр, блүдә кырыена сыенып кына, мосафир хәзрәтне күзәтә, әңгәмәгә фатиха бирүен көтә.

Ниһаять, ул чынаягын читкәрәк этәрде. Бу ым иде: «Әйдәгез, рәхим ите- гез».

Әүвәл тарих, аерым алганда, Куликово кыры орышы, Мамай морза турында гәп корып алдылар.

  • Болар узгандагы хәлләр, аларны инде кире кайтара алмыйсың, мине, шәхсән, хәзерге вазгыять күбрәк кызыксындыра, дип, кара тут йөзле, калын иренле, юантык шәкерт әңгәмәнең юнәлешен үзгәртеп җибәрде.
  • Бик мәслихәт, диде Зиннәтулла, – үзем дә дамелла Хөббетдин кайчан кузгалыр икән, дип уйлап кына куйган идем, бәрәкалла, котлыйм, бүген-иртәгә хәлфә чапаны кияргә торасың икән, Ходай тел ачкычлары бирсен.
  • Җәнабе гали, гаепкә алмасагыз, янә бер сөалем бар иде, дип, Хөббетдин олы ихтирам белән хәзрәтнең чабуыннан үбеп алды.
  • Үзеңә хәмед, миңа куаныч, рәхим ит.
  • Җаек каласында нәшер ителгән «Әлгасрел җәдит» мәҗмугасында бер яшь шагыйрьнең «Сорыкортларга» дип исемләнгән бик усал шигыре тәкъдим ителә.

 

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар; Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

    • Тәвәккәл, бик тәвәккәл.
    • Шагыйрь үзенең исемен дә яшерми.

 

Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок (төртмә. – ред.) бар бит; Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.

 

  • Ә сөалең, карием, нидән гыйбарәт? дип, Зиннәтулла хәлфәгә карап бакты. Хөббетдин кәләпүшен батырыбрак куйды да:
  • Хәзрәт, бу Тукай атлы шагыйрьне сезнең оныгыгыз, диләр, шул дөресме?
  • диде.

Зиннәтулланың барча күзәнәкләре мөлдерәмә сагыш белән тулды. Ләкин ул аны шәкертләргә сиздермәде, бер йотым чәй эчеп куйды да:

    • Әйе, ул минем оныгым, диде.

 

* * *

Ул, Бибимәмдүдә вафат булып, гүргә кергәннән соң, Габдуллаҗанны алырга Кече Саснага үзе барды.

Хак, акыл яшьтә түгел, акыл – башта. Орчык буе, көзге чебештәй юка гәүдәле оныгы аны тапкырлыгы, үткен теле белән шаккатырды. Сүзне кесәдән эзләми, үлчәп-нитеп тә тормый, күзеңә бәреп әйтә. Хәтта: «Улым, сиңа ничә яшь соң әле?» – дип сорарга мәҗбүр булды.

Малай ваемсыз гына кулын селтәп алды да:

  • Яшь бара, бабакай, дүрт тулып китте бит, диде.

 

Сулар ага, Көннәр – төнгә,

Төннәр көнгә ялгана. Гомерләр шулай уза.

 

    • Бәрәкалла-машалла, хәтерең әйбәт икән, улым, бу робагыйны әниең өйрәткәндер, мөгаен, әһле гыйлем иясе иде мәрхүмә, кызыл сүзгә ифрат маһир иде, дип, Зиннәтулла оныгын үзенәрәк елыштырды.
    • Нинди робагый, бабакай, бу тезмәләр тик торганда, шап, үзләреннән- үзләре телгә килә, диде Габдуллаҗан.

 

Карга карыйм – ак җәймә, Юлга карыйм – ал тасма. Ак җәймә дә ал тасма, Бабкай белән Габдулла, Өченчебез күк бия,

Их, матур соң көн, дия.

 

Авызына Хозыр төкергән бу баланың, дип уйлап куйды Зиннәтулла, балалыктан да бик иртә сикергән. Җәтим тайдан юрга чыгар, җәтим баладан ага чыгар, ди, бирсен Ходай.

    • Сөбханалла, сөбханалла...
    • Әй, бабакай, дип дәвам итте малай, – әниемнең белмәгәне юк иде, аның белән шигырьләр әйтешеп, җырлар җырлашып күңел ача идек. Биергә дә өйрәтте.

 

Бие, бие, Хәйбулла, Биегән кеше бай була...

 

Габдуллаҗанның тавышы киселеп китте.

    • Бабакай, һич аңламыйм, нигә Ходай миңа каныкты икән, ә? дип, башын Зиннәтуллага таба чөйде. Җавап көтмичә, шундук фикерен дә шәрехләде. Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик- бик сагынам, бабакай...

Зиннәтулла керфекләренә кунган яшь бөртекләрен кул аркасы белән сыпырып төшерде дә әйтте:

    • Улым, без, бәндәләр, Аллаһының коллары. Аның һәр гамәлен, иман китереп, «Әлхәмдүлиллаһ», дип хупларга гына бурычлы. Аллаһы Тәгалә юкны бар итүче дә, барны юк итүче дә. Гыйлем эсти башлагач, син боларның барысын да аңларсың әле.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Ат кинәт кенә пошкырып җибәрде, йөрешен дә акрынайтты. Зиннәтулла ялт- йолт карангалап алды: әллә бия бүреләр исен сизеп алдымы? Алла сакласын, юл аулак, кеше-мазар күренми, ташланырга да күп сорамаслар.

Тирә-як ап-ак юрган ябылгандай иде. Тын. Чана табаны астындагы кар шыгырдавы гына күңелне ярсытып-ярсытып ала. Борчылырга сәбәп юк. Пошкыру да атның табигый халәте генә булган, күрәсең.

Тынлыкны Габдуллаҗан бозды.

    • Бабакай, синең күгәрченнәрең арасында мин янә чәүкә буламмы инде? дип, Зиннәтулланы янә тетрәндерде.

 

  • Әстәгъфирулла, тәүбә-тәүбә, диген, син минем кызым Бибимәмдүдәмнең бәгыреннән өзелеп төшкән җимеш бит. Апаларың, абый-энеләрең дә ипле балалар: Бибисаҗидә, Гандәлип, Гөлчәһрә... Кәшфелкәбир абыең исә синнән бер генә ел алдан туган бала. Әниеңнең вафатына багышлап бер шигырь дә чыгарган идем әле. Тыңлап кара, ни диярсең икән?

 

Нурлы газизем кызымның төрбәседер бу мәзар, Әйләмеш назик вөҗүден хак дәүре рузекяр.

Исеме Бибимәмдүдәдер гаилә ирде гаян, Дыңлап ирде тәшкилә вәгазь мөсагыл һәм мәган. Ни сәбәптер, и Ходая, ризкы аз, гомере тәмам.

Күрмәдем күзем туйганчы, улды бәңа кальбәнам. Даре михнәт, даре хәсрәт, даре залим бу мәкам, Шунда мәхбүбә мөрәссагы дөрне кылды инкыйдам...

 

  • Миңа, бабакай, мондагы күп сүзләр аңлашылмый, диде Габдуллаҗан,
  • ә аһәңе колакка ятышлы. Бабакай, син дә бик кайгырасың инде...

Зиннәтулла аңа җөмләсен төгәлләргә ирек бирмәде, бүлде.

    • Улым, күрәсеңме, алда Өчилебез. Шөкер, исән-имин кайтып җиттек,
  • диде.

Габдуллаҗан батырып кигән бүреген маңгаена калкытыбрак куйды. Пәрдәсен ачып җибәргәндәй, җиһан яктырып китте. Офык читенә кунаклаган челтәр болытлар инде алсу төскә кергән. Авыл үзе күренми дә диярлек, ә мәчете әллә каян балкып утыра. Әйтерсең лә таулар хозурына төшеп баручы кояшның бар мәрхәмәте, барча нур-шәфкате шунда сыенган.

    • Бабакай, кара, кояш манарага кунаклаган, диде Габдуллаҗан, – нинди күркәм мәчет.

«Улым, мәчет әле ул, илаһи вә изге бина булу белән беррәттән, мәхәлләне мәхәллә итеп тотучы үзәк тә, җиргә сеңеп беткән татар авылларының йорт- кураларын күккә күтәрүче тылсымлы бизәк тә», дип уйлап куйды Зиннәтулла.

    • Ахшам вакыты җитә, улым, ашыгыйк, безне көтәләрдер.

 

* * *

Өчиле, дип авыз суын корытса да, Зиннәтулла монда килмешәк кенә. Чал Чулман җирендә дөньяга аваз салган инсан ул. Нәсел-нәсәбе әле дә шул тарафларда көн күрә. Үзе дә ярата иде Чулман-йортны, каядыр читкә чыгып китү турындагы фикер уена да кереп карамый иде. Ә менә бабасы Әмирхан хәзрәтнең нияте бөтенләй башка булган икән. Беркөнне буй җиткереп килүче оныгын дәшеп алды да карарын ирештерде.

    • Улым, чын-чынлап гыйлем эстәр вакытың җитте, иң абруйлы мәдрәсәләр Казан төбәгендә, юлга әзерлән, диде.

Атасы Зәйнелбәшир аны иң борынгылардан сакланган таныклы Кышкар мәдрәсәсенә китереп урнаштырды. Күңел биреп, тырышып укыды Чулман егете. Ләкин чит җиргә авыррак ияләште. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, әзерлекле вә төпле шәкерт икәнен исәпкә алып, Кушлавыч авылына мәзин итеп тәкъдим ителгәндә дә төпләнү-төпләнмәү мәсьәләсен тәгаен хәл итмәгән иде әле. Шуңа күрә башлы-күзле булырга да ашыкмады, утыз дүрт яшенә җиткәнче буйдак егет күлмәген салмады.

Озакка сузылыр идеме бу утраксызлык, юкмы, төгәл генә әйтүе кыен. Әмма көтмәгәндә әлеге билгесезлеккә бер вакыйга киртә куймасынмы.

 

Җомга көн иде. Җомга азанын ул аеруча дәртләнеп, ниндидер ашкынулы рухи күтәренкелек белән әйтә.

Әйтә. «Азан әйтү» җөмләсе халык телендә киң кулланылышта йөрсә дә, шәхсән, ул үзе аны кабул итеп бетерми. Чөнки Азан – илаһи аваз, Аллаһы авазы. Мәзин бары бу тылсымлы авазны аһәңе аша диндәшләренә җиткерә генә. Әйтми, җиткерә.

      • Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр...

Зиннәтулланың тавышы ярты юлда абынып китте. Күзләре күрше йортның капка төбендә йотылып азан тыңлаучы бер тәкъва затны шәйләп алган иде.

Йөрәге кагып куйды, тәне буйлап ниндидер аңлаешсыз дулкын йөгереп узды.

Сынына караганда, тыңлаучы хатын-кыз җәмәгатеннән буласы. Гәүдәсе төз, мәһабәт... Һич тә бу йортта гомер кичерүче Шәрифә карчыкка охшамаган.

  • Әстәгъфирулла... тәүбә-тәүбә...

Зиннәтулла азанны көч-хәл белән ерып чыкты. Бу тамаша аны тәмам җилкендергән иде. Манарадан төшүгә, дәрәҗәмә зыян килер дип тормады, карчыкны сагалап көтеп алды да ачыктан-ачык сорады.

  • Абыстай, кунагың бар икән, кайсы авылдан килде? диде.
  • Сәрдәдән, мәзин, Сәрдәдән, туганнан туган Камилә сеңлем, бигрәкләр дә акыллы бала. Үзе бал калагына гына салып йотардай чибәр, ашка-суга бик оста, тегүгә-чигүгә дә дигәндәй...
  • Сөбханалла...
  • Ә-ә, онытып та торам икән, мәзин, кортка кешенең хәтере ярты сапламнан да кимрәк бит аның, дип, Шәрифә карчык сөйләнүендә булды, ул синең Азан әйтүеңә мөкиббән, мәзин, шулкадәрләр дә аһәңле, шулкадәрләр дә ашкындыра, күңелең белән җиде кат күккә, Аллаһы катына иңгәндәй буласың, ди.
  • Мондый фәрештәдәй гүзәл туташны яучылар бик бимазалыйдыр инде, абыстай.
  • Әйтмә дә инде, мәзин, һич тынгы бирмиләр, Камилә генә сайлана. Шул сайлануы аркасында егермесе дә узып китте, әнәтрәк. Ник дигәндә, атасы үсендерә, кызыма үз тиңе булсын, ди.

Зиннәтулла да тәвәккәлләде. Кыз сорарга үзе барды. Тиздән туй булды, буйдаклыкка, ниһаять, чик куелды.

Бер килгәч, килә бит ул, шул ук елны Өчиле авылы мәхәлләсенә имам урынын тәкъдим иттеләр. Муллалыкка указ алды, йорт-җир җиткерде. Шөкер, яратышып, бер-берсен ихтирам итешеп гомер иттеләр. Бакыйга гына бик иртә китеп барды Камилә, нибары ун гына ел яшәп калдылар. Кызлары Бибимәмдүдә тач анасы иде. Озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы шагыйранә мөлаем зат иде. Икесе дә юк инде, җир куенында. Өй алдындагы бакчада үз куллары белән утырткан юкә агачы гына, бу кадерле мәрхүмәләрен яд итеп, һәр язны шау чәчәккә күмелә.

* * *

Ачлык капчык астырыр, ди. Бу язмыш Зиннәтулла хәзрәтне дә читләтеп узмады. Ул моңарчы да очны очка ялгап кына бара иде. Аның буш вакытын китап, гыйлем, суфичылык, дини багланышларга сарыф итүен, хуҗалык алып бару, йорт-җир тоту, мал-туар асрау мәнфәгатьләренә битараф булуын бөтен мәхәллә белә. Шуңа күрә хәленә кереп, сәдаканы да мулрак бирергә

 

тырышалар иде. Хәлбуки, Өчиле – ярлы авыл. Җирләре аз, уңдырышсыз. Урман-болыннары да чамалы.

Чүп өстенә чүмәлә, Идел буенда 1890 елда башланган коточкыч корылык аннан соңгы елларда да дәвам итте. Чәчелгән иген буынга да сикерә алмыйча саргаеп катты. Борынгы заманнардан килгән йоланы тотып, җиргә орлык белән бергә йомырка оны чәчүнең дә, карга боткаларына чыгуның да, яңгыр теләп, үзара су сибешүләрнең дә файдасы тимәде.

Корылык барча үсемлекләргә дә кырау булып төште: җиләк-җимешләр төкәнде, алабута, балтырган, кычыткан, җуа, кузгалак ише яшел азык табыны да саекты. Ризык табу чиктән тыш авырайды. Юллар теләнчеләр белән тулды. Алар арасында Зиннәтулла хәзрәт тә бар. Тик аны хәер эстәүчегә санамыйлар. Ник дисәң, ул – тирә-яктагы иң күрекле дин әһелләренең берсе, элек-электән юл кешесе, мосафир. Дин тәгълиматын, пәйгамбәрләрнең тәрҗемәи хәлен халык телендә гади һәм аңлаешлы итеп аннан да тәфсиллерәк

шәрехләүче юк.

Ни кызганыч, хәзерендә ул да хакыйкатән теләнче иде инде. Хәллеләрдән саналган Наласа якларына да тамак хәстәре китерде. Чырайлар элеккечә ачык. Әйе, чырай ачык, ә бирер әйберләре юк.

    • И, мулла бабай, синең белән актык телем ипиебезне дә бик теләп бүлешер идек тә соң, буралар тәмам коргаксыды, диде аңа бер танышы, – үзебез дә ачлы-туклы.

Ярый әле, бер балыкчы табышыннан өлеш чыгарды.

Өчилегә көтү алдыннан гына кайтып җитте. Капка төбендә аны, күзләрен мөлдерәтеп, алты бала каршы алды.

    • Әти кайтты, әти кайтты, әти!

Балалар аны шау-гөр килеп, сырып алды.

Зиннәтулла һәрберсенең башыннан сыйпады, бер яшьлек төпчеге Шәмсемөнирне кулына ук алды.

Бу төркемдә Габдуллаҗан күренми иде. Ул Бибисаҗидәгә карап алды.

Чөнки Саснадан кайтуга:

    • Кызым, Габдуллаҗанга күз-колак булуны сиңа тапшырам, үзең дә ярты җәтим, әлхәмдүлиллаһ, уртак тел табарсыз, дигән иде.

Бибисаҗидә бу карашны аңлады.

    • Әни Габдуллаҗанны кәҗәбезне эзләргә җибәрде, диде.

Ул арада Габдуллаҗан үзе дә күренде. Бер кулы белән сакалбайны мөгезеннән эләктергән, икенчесендә – тал чыбыгы. Сыдырып-сыдырып та алгалый. Җорланып та куя.

 

Кәҗә йөри түтәл белән, Тыеп булмый киртә белән.

 

Зиннәтулла оныгын күзеннән кичерде. Ябык, эченнән энә үтәрлек. Җанын сакларлыгы да калмаган бит баланың. Аллам сакласын, ул-бу булганчы, бер- бер чарасын күрергә кирәк.

Шундый карарга килде Зиннәтулла һәм шул ук кичне Гыйльфан ямщикны дәшеп алды да ниятенә килгән үтенечен җиткерде.

    • Күрше, син Казанга еш йөрисең, бер баруыңда, зинһар өчен, оныгым Габдуллаҗанны да утыртып алып бар әле, бәлкем, берәр мәрхәмәт иясе асрамага алыр, диде, хәлемне үзең дә күреп торасың, ул бала өчен бик

 

хәстәләнәм. Үземнекеләр дә ишле, берсе китсә, икенчесе кала дигәндәй, ә Габдуллаҗан өзелсә, нәселе корый.

      • Хәзрәт, атасы мәрхүм Мөхәммәтгариф имамның туганнары бар түгелме соң, бәлки...

Зиннәтулла кулын гына селтәде.

      • Шакирҗан шайтаннан да ярлырак, икенче энесе Зариф каядыр читкә китеп олакты, Бибигазизә үзе кеше чутында яши. Апасы Фаиза абыстай бар- барын, тик аның да кулы бәйле, үз балалары өстенә җәмәгате Җәләлетдин мулла ягыннан берничә ятимне сыендырганнар, өйләрендә алма төшәрлек тә урын юк, ди.
      • Синең сүзне тыңламый ярамый инде, хәзрәт, диде Гыйльфан, җомгадан соң тәвәккәлләрбез, теләктә булыгыз.
      • Амин!

* * *

Казанда мәрхәмәт иясе табылды. Габдуллаҗанны Печән базарыннан читекче Мөхәммәтвәли белән калфакчы Газизә үз өйләренә алып кайттылар. Зиннәтулла бик шатланды. Күп тә үтми, үзе дә асрамадагы, Габдуллаҗанның ата бер, ана башка апасы Бибигазизә туташтан күңелле хәбәр дә килеп иреште. Яңа әти-әнисе Габдуллаҗанны ихластан үз иткәннәр икән. Ашау-эчү, кием- салым мулдан, ди. Габдуллаҗанның өстендә һәрчак ак күлмәк, җиңсез кара камзул белән килешле чалбар, башында бизәкле кәләпүш, ди.

Рәхәткә чыккан Габдуллаҗан!

Хак, сабыр соңында носрат бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар. Тик язмыштан гына узмыш юк. Кыш үтеп, дөньялар яшәргәч, ямщик Гыйльфан Габдуллаҗанны Печән базарыннан, арбасына утыртып, янә Өчилегә алып кайтты. Мөхәммәтвәли һөнәрченең сәламәтлеге какшап киткән икән. Шакирҗанга сылтаучылар да булды. Кул астына керә башлагач, энемне үземә алачакмын, иманасы да тияр, дип, Казанга сүз җибәргән, имеш.

Зиннәтулла бу имеш-мимешләргә колак салмады. Булганы булган, Ходай шулай язган, күрәсең, җан биргәнгә җүн бирер, дип, күңеленнән барысы белән ризалашты, оныгын тынычлыкта калдырды. Җәмәгате Латыйфа абыстай чәпчи башлаган иде дә бик тиз авызын япты.

      • Абыстай, ир баш, хатын муен, мин нәрсә әйтсәм, шул булыр, диде. Бабасының бу кырыслыгы Габдуллаҗанның тормышына үзгәреш китермәде. Элеккечә артык кашык рәтендә йөрде, кагу-сугулардан да азат түгел иде. Тик ул авызына кан килсә дә төкерми торган түзем вә горур бала. Берәүгә дә баш имәс, күз яшен дә күрсәтмәс. «Ходай орган нәмәстә, кешечә җылый да белмисең бит син», дип, үткәндә-сүткәндә, үги әбисе еш кына

чеметкәләп тә алгалый иде.

Габдуллаҗанны әлеге тормыштан бу юлы Нәфисә ханым тартып чыгарды. Нәфисә – анасы Бибимәмдүдәнең якын дусты, ахирәте иде. Кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Хәзерендә Кырлай авылы килене. Туган авылына кайтканда, ул Зиннәтулла хәзрәтнең хәлен белә, яшьлек дусты рухына багышлап, сәдака биреп чыга иде. Әлеге керүендә, чыра гына булып калган Габдуллаҗанны күргәч, йөрәге бик нык әрнеде. Кырлайда әле яңа гына бердәнбер малайлары үлгән, таза тормышлы Сәгъдетдин абзыйларга, уллыкка алырга теләсәләр, Өчиледә бер ятим ир бала барлыгын әйтте. Алар бу тәкъдимне бик хуп күрде.

Тәүге килүләрендә Зиннәтулла оныгын бирмәде. Кырлайлылар барыбер ниятләреннән чигенмәде, ике көннән янә бусаганы атлап керделәр.

 

    • Адәмнең көне адәмнән, хәзрәт, диде Сәгъдетдин, басынкы, ышанычлы тавышын сузыбрак, оныгыңны эшкә өйрәтермен, укытырмын да, мулла нәселе дигән дәрәҗәсенә лаеклы итеп тәрбияләргә тырышырмын.
    • Сәгъдетдин абзый авылыбызның бик тә абруйлы кешесе, дип, Нәфисә дә сүзгә кушылды, Кырлай ерак җир түгел ләбаса, кайткалап йөрим ич, Габдуллаҗанны да иярткәләрмен, күрешеп торырсыз, шулай бит, Сәгъдетдин абзый?
    • Шулай булмыйча теге, шулай, килен, шулай, безнең тарафтан каршылык булмас.

Зиннәтулланың иңсәләре калтыранып китте, озак кына бер ноктага текәлеп торды. Аннан соң:

    • Бер дә җибәрмәс идем дә, дөньясы шулай бит, дип, ниһаять, фатихасын бирде.

Нәфисә вәгъдәле булды. Өчиле сукмагына үлән үстермәделәр. Габдуллаҗан да бабаларына бик теләп кайта иде. Ул хәзер җиргә нык басып йөри. Шулай булмыйча, озын чуклы яшел-кызгылт хәтфә кәләпүш, яшел хәтфә белән кырлап тегелгән камзул Өчиле малайларының төшенә дә кермидер, мөгаен.

    • Мин хәзер абыстайга сабакка йөрим, дип шатлыгын уртаклашты бер кайтуында, укый да, яза да беләм, барысыннан да уздырам, берсе дә миңа җитми.

Бу яңалык Зиннәтулланы бик сөендерде: «Сөбханалла, куандырдың, улым»,

  • диде.
    • Бәетләр дә чыгара башладым, дип мактануында булды Габдуллаҗан, ул авылда Хөрмәтулла исемле бер агай бар. Шул, бакчама керә, дип, күршесенең тавыкларын пыран-заран китергән: кайсының аягын сындырган, кайсының канатын каерган. Халык бик шаулашты. Олырак малайлар, син телмәр, җыруга да остасың, шул абзыйны камчылап, көлкеле бәет чыгар әле диделәр. Һәм чыгардым да:

Җәнҗалчы Хөрмәтулла Кыя күрше тавыгын.

Гөнаһ дип тә тормый, Ләгънәт тә аңа тубыктан, Саламторхан каһарман.

 

Кичкырын бәетемне әлеге егет кәмәшләре урам буйлап такмаклап йөргән. Хөрмәтулла агай таң белән безгә килеп җиткән дә әтигә әйткән:

    • Сәгъдулла, улыңны тый, минем турыда такмак чыгарып йөрмәсен, тагын ишетсәм, билләһи, аягын сугып сындырам, дигән.
    • Үзеңнекен сындырганчы тай моннан, дигән әтием.
    • Әтиеңне яратасың ахры, диде Зиннәтулла, көнләшү катыш кызыксыну белән.
    • Әтиемне дә, әниемне дә, апайларымны да барысын да, барысын да яратам, диде Габдуллаҗан, аннан бабасына карап өстәде, – мин сине дә яратам, ә дөресе, иң яраткан кешем Саҗидә апаем.

Шушы кайтуыннан соң Габдуллаҗан югалды. Аңа янә яшәү урынын, гаиләсен үзгәртергә туры килде. Әлегесендә әтисе ягындагы туганнарының кулы уйнады. Фаиза абыстай Җаек каласында төпләнгән сеңлесе Газизә ханымга, кияве Галиәсгар сәүдәгәргә мөрәҗәгать хаты язды. Алар, уллары вафат булып, малайсыз калганнар иде. Эшне тиз тоттылар. Габдуллаҗан

 

1894 елның көзеннән җизнәсе Госмановның ике катлы зур таш йортында яши башлады.

Бу хәлләрне Зиннәтуллага әйтеп тормадылар, киңәшләшмәделәр дә, кирәк санамадылар, күрәсең.

 

* * *

Зиннәтулла, гадәтенчә, китап-дәфтәрләрен өстәл өстенә салды да, күзлеген киеп, кулына каләмен тотты. Бу көннәрдә «Туктамыш хан» дастанын күчереп язу белән мәшгуль иде. Өлкәнәюе сәбәпле, мосафирлыкны ташлаганнан соң, үзенең күп вакытын ныклап торып язу-сызу эшләренә багышлады ул. Шөкер, комачаулаучы юк. Кара өйнең бер почмагын үзенә бүлеп алды да көнен шунда уздыра.

Хәзерендә ул гади бер мәчет карты. Муллалыкны улы Кәшфелкәбиргә тапшырды. Шуның белән вакыт кысынкылыгы да бетте. Аллаһыга мең рәхмәт, гомер дә, сәламәтлек тә бирде, җитмеш сигез яшьтә дә үзен әйбәт хис итә. Карт кеше тузган кием кебек – каян тартсаң, шуннан ертыла, дигән мәкаль аңа кагылмый.

Бүген исә каләме әйтерсең лә бозга катып калды. Кәгазьгә әле бер кәлимә- сүз төшермәде. Ул – уйлар әсирлегендә. Моның сәбәбе дә бик җитди иде. Аңа оныгы Габдуллаҗанның Казанга кайтуы турында хәбәр җиткерделәр. Солдатка каралу мәшәкатьләреннән соң, туган-үскән якларыннан да урап китмәкче, имеш.

Аерылышканнарына да шактый вакыт шул инде. Унөч ел!

Шушы унөч елны ул энә өстендә үткәргәндәй үткәрде. Ник дисәң, оныгы алдында үзен үтә дә гаепле саный иде. Соңгы вакытта төшенә дә керә башлады. Гел бер халәт-кыяфәттә. Баштанаяк озын кара хөлләгә төренгән, төмсә чырай, кинәле күз. Үзе ләм-мим. Карашы гына киртәдән чыккан, үткен пәкедәй кыеп алырга тора.

Тәү кемгә кайтыр Габдуллаҗан, бабасынамы, бүтәннәргәме? Менә шунда ачыклана да инде үпкә тоту-тотмавы. Мәктүпләрендә ул аны өстен куя иде куюын.

Зиннәтулла оныгының соңгы хатын кулына алды. Үзенә кагылышлы өзеген кычкырып укыды: «Сез ки... картларның иң яхшы күңеллесе булган бабабыз Зиннәтуллага, хөрмәтле һәм кадерле әбигә... бик күптин-күп сәламнәребезне җибәреп ирештердем».

Зиннәтулланың юравы рас килмәде. Габдуллаҗан иң әүвәл Кушлавычка сугылды. Сыкраныбрак булса да, ул оныгының бу гамәлен хуплады. Ни әйтсәң дә, Кушлавычта җиһанга аваз салган бала ич ул. Кушлавыч – аның кендек каны тамган изге җир.

* * *

Габдуллаҗан, Кушлавычта берничә көн кунак булганнан соң, Югары Масрага, Фаиза апайларына килде.

Җизнәсе Җәләлетдин хәзрәт аның кыяфәтен хуп күрмәде, дәһригә чыгарды.

Исәнлек-саулык белешүгә үк чәнчеп аласы итте.

      • Хәзер шәкертләр чәч алдырмыймыни, урыс пубына әйләнеп беткәнсең бит, диде, җитү чәчен ошатмыйча. Кыска кәзәкиенә, балагы төшерелгән

 

озын тар чалбарына, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резиналы ботинкасына да бәйләнергә исәбе бар иде дә, хәләле ботыннан чеметеп алды:

«Тсс!» – янәсе...

    • Тсс...

Габдуллаҗанның мондый тузан кунып беткән кадими дин әһелләрен күргәне бар иде инде, исе китмәде, ияк астыннан гына елмайгандай итте дә:

    • Хәзрәт-җизни, мин бит хәзер шәкерт түгел, шагыйрь, диде, китаплар язам, сезгә дә бүләк итәрмен.
    • Безнең китабыбыз Коръән-Кәрим, башкасы намуафыйк, дип, Җәләлетдин каенишенең ниятенә шундук киртә салды.
    • Күзләребез дә күрми, дип өстәде Фаиза абыстай, аклангандай.

Картлар картлар инде, тискәрелеккә ясап куйган кебек. Ә авылның яшьләрен ошатты Габдуллаҗан. Дәрткә дәрман алып, яңалыкка омтылалар икән, мәчет күләгәсендә басылып яшәмиләр. Уйныйлар да, җырлыйлар да, бииләр дә...

Югыйсә, Югары Масра Өчиле кебек үк аз җирле ярлы авыллардан санала. Шулай да халык югалып калмаган, җаен тапкан, көзен барлы-юклы игеннәрен җыеп алу белән, читкә – Җаек, Агыйдел-Чулман тарафларына чыгып китәләр икән. Кем нәрсәгә маһир, кайсы итек баса, кайсы тегү тегә, кайберләре кырык тартмачы булып сату итә...

Йөргән таш шомара бит ул, масралылар да дөнья күреп, тәҗрибә туплап, иң мөһиме, ирек дигән тылсымлы һава тәмен татып, җәсарәт алып кайталар. Хикмәт тә нәкъ менә шул канатсыз акчарлакларда икән.

Хәйран калырлык хәл, Кушлавычта әле агач яфраклары да коелып бетмәгән иде, ә Масрада кешеләр инде бүрек кигән. Көзге көнне керәле дә чыгалы, дип бик дөрес әйткәннәр. Ара-тирә кар да төшкәли. Халык каз өмәсенә тотынган. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә уен, көн дә сый.

Өмә чираты Җәләлетдиннәр күршесенә дә килеп җитте. Көнозын ыгы- зыгы. Каз йолкучы кызлар инде, әнә, ишегалдына чыкты, гөрләшепме- гөрләшәләр. Берсе бөтерчекнең бөтерчеге, бер басасы урынга биш баса. Чибәр дә, каһәр. Түп-түгәрәк ап-ак йөзле, кап-кара күзле, чем-кара кашлы, йомырка күмәчедәй пешкән. Габдуллаҗанның үткен карашы хәтта кыска- кыска гына итләч бармакларын да абайлап алды. Тач, шәкертләр хыялындагы матурлык өлгесе.

Чибәркәй кунак егетенең посып кына читән аша үзен күзәтүен сизеп алган иде булса кирәк, шундук такмагын да очырды.

 

Аргы яктан берәү килә – Кара кәчтүн, ак яка; Кара кәчтүн, ак якага Исебез китми пука.

 

    • Сәрбиназ, син инде бигрәк, кала егетләре нәзберек бит алар, үпкәләве бар, дип, иптәш кызы дустын битәрләгәндәй итенде.

 

Абзый, сине бай, диләр, Җиккән атың тай, диләр. Байлык белән бик мактанма, Кесә ягың сай, диләр.

 

Кызлар, көянтәләренә каз түшкәсе асып, көлешә-көлешә, инеш буена төшеп киттеләр.

Сәрбиназ өмәгә яңа гына басылган нәфис кара киез ката киеп килгән икән.

Көнләшсеннәр, янәсе.

Кичтән, кипсен өченгә, аяк киемнәрен мичкә куеп калдыралар. Ә яшь килен иртән-иртүк тыштан салам көлтәсе алып керә дә, мичне бушатып, ягып та җибәрә.

Ниһаять, кызлар да уяна. Өй җылы, таба чыжылдый, кәеф күтәренке. Каз тәбикмәге дә телеңне йотарлык. Тик кызларның гына иркенләп юанырга вакыты юк, алар янә чакырулы. Иң беренче Сәрбиназ урыныннан кузгала.

Кузгалуын-кузгала, сыңар катасы гына ут булган да су булган. Идән ярыкларына кадәр капшап чыгалар, мактаулы ката гына табылмый.

      • Мичне кабат җентекләбрәк карагыз әле, ди пошаманга төшкән хуҗабикә.

Һәм килен көл арасыннан янып, чукмарга әйләнгән ката калдыгын тартып чыгармасынмы.

Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга тарала. Габдуллаҗанга да тәкәббер вә наян сылукайга җавап сүзе әйтү җае табыла.

Шагыйрьнең җавабы шигырь инде, әлбәттә.

 

Сөеп кигән кара катаң Янды мәллә, җанашым? Кара ката хәсрәтеннән Тамды мәллә күз яшең? Кара катаңның төтене Очкан кыйбла хутына.

Раббым Аллам, кадыйр мәүлям, Салган кайгы утына.

Кимә, җаным, пар аякка Сыңар ката – килешми,

Һич кайгырма, бастырып ал, – Басып бирер Земский1.

 

* * *

Зиннәтулла бер очтан Мөхәммәтшакир хәзрәтнең дә хәл-әхвәлен белешеп чыкты. Җир җимертеп йөри, һич тә сиксән сигез яшь бирмәссең. Яшь кәләш ир-атны шулай дулкын өстендә тота шул ул.

Габдуллаҗан турында да сүз чыкты.

      • Без, картларны, хәзер яшьләр санга сукмый, кайтканына ун көн инде, әле күзгә-башка күренгәне юк, дип, Зиннәтулла зарланып та алды.

Мөхәммәтшакир аны хупламады.

      • Турысын әйткәнгә үпкәләмә, тәкъсыйр, монда картлык-яшьлекнең бер катышы да юк, диде, ни чәчсәң, шуны урасың, ди халык. Менә син дә үзең чәчкәнне җыясың инде...

Ул тукталыбрак торды, әңгәмәдәше каршы төшәр, бәхәскә керер, дип фаразлаган иде. Зиннәтулла исә, балтасы суга төшкән кешедәй, башын иеп утыра бирде. Чөнки дөресе дә шулай. Үткән болытны кире кайтарып булмаган кебек, үкенүдән дә файда юк анысы. Язмышны Аллаһы Тәгалә тәгаенләгәнчә, ничек бар, шулай кабул итәргә генә кала. Хәзрәт хаклы, ул, чыннан да, үзе чәчкәнне җыя, берәүгә дә үпкә белдерә алмый.

 

 

 

 
 
 

 

1 Авылның итек басучысына, зур корсаклы булганы өчен, «Земский түрә» кушаматын такканнар.

 

Габдуллаҗанга ул фәкать яхшылык кына тели. Исән-сау йөрсен, барыр юлларында Ходай һидәятен ачсын, эш-гамәлләре белән халыкны куандырсын, әти-әниләренең рухына турылыклы булсын.

Зиннәтулла шулай изге теләкләр белән ярты төн уртасында Өчилегә кайтып егылды. Һәрвакыттагыча, иртүк торып, намазга басты, ашап-эчеп алгач, кулъязмаларына тотынды.

Кулы ифрат җиңел иде бүген, каләме кәгазь өстендә уйнаклапмы-уйнаклый, гүя чаптар тай.

Ул, кулъязмаларны күчергәндә, үзе дә дастаннарда урын алган вакый- галар эчендә кайный, анда сурәтләнгән каһарманнар белән бергә кылыч күтәрә, яу чаба, илчеләрне кабул итә, мәҗлесләрдә утыра, ил-мәмләкәт хакын даулый. Әле дә Туктамыш ханның үзалды сөйләмен, телдән әйтә- әйтә, кәгазьгә төшерә.

 

Иртән торып кош чәйсәм,

Каз мынан ку алдырган Идел-йорт, Ат башыдай сары алтын Сандыгымда яткан Идел-йорт...

 

    • Афәрин, хәзрәт, әгъмале хәсәнә!

Зиннәтулла башын тавыш ягына борды. Аңа, көлеп-елмаеп, урта буйлы, ап-ак йөзле, җәдитчә киенгән ыспай егет карап тора иде.

    • Әссәламегаләйкем, бабакай, сөбханалла, бик күркәм, бик мөлаем күренәсең, Ходай алга таба да хәер-фатыйхасыннан аермасын, рәхим-шәф- катеннән ташламасын.

Кәшфелкәбир имам, энесенең теләкләрен хуплап, битен сыпырып куйды.

    • Амин!

Габдуллаҗан бабасын кочаклап алды. Алар шулай кочаклашкан килеш шактый ара бер-берсенең йөрәк тибешен тоеп, басып тордылар.

    • Габдуллаҗан, улым, балакаем...

Зиннәтулла капыл гына таудан тәгәрәгән кар өемедәй өстенә ишелеп төшкән бу шатлык-куанычтан тәмам изрәгән, балавыз кебек йомшарган иде.

    • Габдуллаҗан, улым, балакаем...

Габдуллаҗанның да күзләре чыкланмыш, алай да ул бабасыннан алданрак игә килде, барып, аның өстәл өстендәге кулъязмасын кулына алды.

    • Туктамышлар, Идегәйләр, Аксак Тимерләр белән мавыгасың икән, бабакай, диде, ә минем баш иючеләрем бөтенләй бүтән. Пушкин, Лермонтов, Крылов, Кольцов, Толстой, Шекспир, Байрон, Петефи...
    • Мин бу мөгаллимнәр арасында мәшһүр Фирдәүсиләр, Низамилар, Кол Галиләрнең исем-атларын ишетмәдем, диде Зиннәтулла, дулкынлануын баса төшеп, белүемчә, аларны зыялы гавам төрки әдәбиятның йолдызлары дип саный.
    • Хак, бабакай, син исемнәрен телгә алган әһле каләм шигърият бакчасының ал гөлләре. Галиҗәнап сүз алар иҗатында моң аһәңе югарылыгында күтәрелә. Өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ләкин...

Габдуллаҗан, сабак бирүче яшь хәлфәдәй ишекле-түрле йөрештереп алды да бабасы каршына килеп басты.

    • Ләкин, бабакай, алар сурәтләгән татлы гыйшкый вакыйгалар заман ихтыяҗларыннан, халык тормышыннан бик ерак тора. Бу дөнья хыялый

 

дөнья. Мине исә, барыннан да элек, туган халкымның бүгенге хәленә, киләчәгенә кагылышлы гамәлләр кызыксындыра, борчый. Сүз дә юк, милләтебезнең үткәне шанлы вә бөек. Тик дәүләтеннән коры калганнан соң, татар басынкылана, юашлана, ваемсызлана, арага көнчелек, хөсетлек, әләк, яла, монафикълык кебек залим сыйфатлар килеп керә. Татарны уятырга кирәк. Минем иҗатым нәкъ менә шул изге максатка юнәлдерелгән. Шул сәбәпле, мине күралмаучылар да бихисап. Әмма мин тоткан юлымнан тайпылмаячакмын.

 

Җырлап торам, торган җирем тар булса да, Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да...

 

Габдуллаҗан шигырен сәхнәдә чыгыш ясагандай шундый ихластан, шундый ашкынып сөйләде ки, бу игълан-белдерү, Зиннәтулла хәзрәтнең тавык кетәгедәй кечкенә бүлмәсенә сыеша алмыйча, горурлыгын җуя барган татар халкына кисәтүле набат булып яңгырады. Хәтта савыт-сабаларга да җан керде бугай. Чыңгыл-чыңгыл килеп, идәнгә тәгәрәштеләр.

      • Бәрәкалла, улым, син инде чын шагыйрь булып җитешкәнсең икән, диде Зиннәтулла, кафияле сүзгә кырау юк, илһамың саекмасын, һәрдаим иҗтиһадта бул.

Сүзгә Кәшфелкәбир дә кушылды.

      • Энем, Габдуллаҗан, халык сине хәзер Тукай буларак белә, ошбу исем-атны үзең уйлап таптыңмы, нәшриятлар тәкъдим иттеме? дип сорады.
      • Әйе, мин хәзер Габдулла Тукай. Хикмәт шунда: әдәбият дөньясында тәхәллүс киң таралган. Мин дә шул агымга иярдем. Чөнки Габдуллаҗан Мөхәммәтгарифов исем-аты шагыйрь өчен озын да, килешсез дә. Баксаң, әти ягыннан иң карт бабабыз Туктулы атлы булган икән. Әлеге исемнең беренче иҗегенә «ай» сүзен беркетеп куйган идем Тукай килеп чыкты, дип елмайды ул, уенын-чынын бергә кушып.
      • Тукай татар-төрки дөньясында мәгълүм исем, диде Зиннәтулла,
  • фаразан, Бату ханның кече энесе Тукай Тимур тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес. Нугайларда да еш очрый бу исем.
    • Бабакай, зинһар, иҗади табышыма кизәнмә, дип көлде Габдуллаҗан, монда син мисал иткәннәрнең бер катнашы да юк.

Әңгәмә шушы урында өзелде, ишек уемында Кәшфелкәбирнең җәмәгате Рабига абыстай күренде.

    • Кара, күр боларны, кунакны сүз белән сыйлыйлар, дип, хуҗаларны битәрләп алды, рәхим итегез ак өйгә, табын әзер.
    • Кунак килсә, өй төтәр, дияргә ярата җиңги-абыстай, диде Габдуллаҗан, шаян гына елмаеп, – казанын да астыра, тавыгын да суйдыра.
    • Алай димәле син, Габдуллаҗан, кунак төшсә, йортка җәм генә өстәлә, диде хуҗабикә.

Әңгәмә табында да дәвам итте. Бу инде көнкүреш хәлләренә, туган-тумача хәлләренә кагылышлы әңгәмә иде.

Әүвәл Бибимәмдүдә рухына дога кылдылар.

    • Мин барысын да хәтерлим, диде Габдуллаҗан, әниемнең җәсәден өйдән алып чыгып киткәч, җеназачылар артыннан елый-елый йөгергәнемне

 

дә, Мөхәммәтшакир хәзрәтнең майлы ипигә бик мулдан бал ягып сыйлавын да, хәтта ат җибәреп, Кушлавычтан Саснага алып барганнарын да...

Бераз сүзсез утырдылар. Аннан соң: «Саҗидә апайларның хәл-әхвәле ничек?» – дип белеште Габдуллаҗан.

    • Көтәрнәстә матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр, барышып- килешеп йөрибез, диде Рабига.
    • Мин Саҗидә апаемның туенда, такмак әйтә-әйтә, ишек бавы тоткан егет кәмәше дә бит әле, диде Габдуллаҗан, борынын чөебрәк, шул истәлеккә

«Ишек бавы» дигән шигырь дә яздым, үзләренә баргач сөйләп күрсәтермен дип торам, ошатырлар, шәт.

Ишек бавы бер алтын, Безнең апай мең алтын...

 

Әле дә хәтеремдә, туйдан соң мине кияү белән кәләшнең хәлвәт катына чакырдылар. Әхмәтсафа җизнине бер карауда ошаттым. Мәһабәт кыяфәтле, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, ачык йөзле, җор телле. Кипкән балыктай ябык һәм шүре гәүдәле булганга, күрәсең: «Габдуллаҗан, бу дәү өй ишеген малайлар белән җыйнаулашып, күбәүләп ачкандырсыз инде», – дип шаяртып та алды.

    • Юк ла, җизни-абый, янымда бары бер дустым гына бар иде, шул булышты,
  • дип чынын әйттем.

Чәйләре шундый хуш исле, шундый шифалы булды ки, тәме авызымда әле дә саклана. Саҗидә апай йомшак күңелле ак фәрештә бит ул, аның изгелекләрен кабердә ятсам да онытасым юк.

    • Габдуллаҗан, Өчиледә һич югы берәр ай кунак булырсың әле, һич тә аерылашасы килми, диде Зиннәтулла, – бездә яшәп калсаң да сөенер генә идек, шулай бит, балалар?

Барысы да ризалык белдереп баш какты.

    • Рәхмәт, бабакай, диде Габдуллаҗан, – Аллаһы боерса, берсекөнгә кузгалырмын, дип торам, Саҗидә апайларда да озак юанмам, Казанда шөгыльләрем күп, эшкә урнашасы бар, нәшриятлар белән элемтәне җайлыйсы бар. Борчылмагыз, мин кайтыштырып йөрермен.
    • Торыр урының бармы соң?
    • Шөкер, торыр урыным да бар, бабакай. Мин бит Казанда туры «Йолдыз» гәҗите редакциясенә килдем. Анда матбугат аша якын танышым Галиәсгар Камал белән очраштык. Бик ихластан кабул иттеләр. Мәҗлесләр оештырдылар. Шунда ук «Болгар» кунакханәсендә өченче катта Кабан күленә карап тора торган бер тәрәзәле, карават, өстәл, урындыктан гыйбарәт җиһазлы бүлмәне миңа тәгаенләделәр. Хакы да килешле. Миңа әлегә бик җиткән.

Сагынышканнар иде, әле ут алгач та озак кына сөйләшеп-гәпләшеп утырдылар. Шулай да Зиннәтулланың тамагына сөяк булып кадалган төп сүз әле әйтелмәде. Ул аны берничә мәртәбә башларга омтылып карады-каравын, тик тел очына килеп җитүгә, төкереген йотып, янә күңел төбенә яшерде.

Билгесезлек аны эчтән кимерә иде, төнне дә керфек тә какмыйча үткәрде. Таң атуын көтеп ятты да, яктыра башлауга, өстәл янына утырып, кулъязмасына тотынды.

Габдуллаҗан ишекне ачып кергәндә, бабасы шушы мөкәйиф халәттә иде.

Бераз күзәтеп торды да сәламен юллады.

    • Әссәламегаләйкем, бабакай, бик иртәләгәнсең.

 

      • Ә-ә, Габдуллаҗан, вәгаләйкемәссәлам-вәгаләйкемәссәлам. Зиннәтулла бу юлы форсатны кулыннан ычкындырмады, күзенә бәреп:
      • Улым, Габдуллаҗан, турысын гына әйт әле, син миңа нык рәнҗисеңме?
  • дип сорады.
    • Әлхөкеме лиллия, бабакай, ничек инде мин сиңа рәнҗергә тиеш? дип, Габдуллаҗан Зиннәтулланың аркасыннан җиңел генә сөеп куйды.
    • Бик кыбырсыйм, улым, мин сине карый алмадым бит, кеше өстендә йөрттем, моннан да зур гөнаһның булуы мөмкинме соң? Тәүбә дә...

Ул ярты юлда тотлыгып калды. Габдуллаҗан шундук ярдәмгә ашыкты.

    • Зинһар, бабакай, юкка тәшвишләнмә, дип, әңгәмәне ялгап җибәрде,
  • минем язмыш шагыйрьләр язмышы ул. Һәр дәкыйка – имтихан, һәр адым сынау. «Бәкарә» сүрәсен генә хәтеребезгә төшерик. Ә анда: «Без сезне сынарбыз... үлем-китүләр белән, бакча җимешләрегезне, йөрәк җимешләрегезне алып», диелә. Раббыбыз, күрәсең, әһле каләм бәрабәренә миңа шушы сынауларны мәгъкуль санаган. Син, бабакай, кулыңнан килгәнчә барысын да эшләргә тырыштың. Игелекләрең өчен тәшәккүрдән гаҗизмен. Соңлавым өчен үзең кичер.

Зиннәтулланың сөрлегүле гәүдәсе тураеп китте, күзләрендә очкынга охшаш дулкын кабынды.

    • Әлгаязе билла, улым, Ходай үзеңә дә бәрәкәтләр бирсен, син мине тәмуг утларыннан коткардың. Аллаһының рәхмәте илә бу фани дөньядан тыныч күңел белән, чистарынып-пакьләнеп китә алам, димәк...
    • Бабакай, син минем өчен иң мөшәррәф тәкъваи вә гыйльми мөрәүбәт зат.

Инша алла, бакыйда да урының түрдә булыр.

    • Фазыйләтен салават, улым, авызыңа бал да май.

 

* * *

Зиннәтулла хәзрәт калган гомерен әүвәлгечә дингә багышлады, сиксән яшендә намазлык өстендә җан тәслим кылды.

Дүрт елдан соң Габдуллаҗан да, егерме җиде ел, өч ай, унбиш көн яшәп, бабасы хозурына күчте.

 

 

Редакциядән:

Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.