Логотип Казан Утлары
Риваять

Якут риваятьләре

Угры, Шайтан һәм Шаман

Оруосун исемле байның тугыз ел тәрбияләгән үгезе булган. Үгез шулхәтле симергән, инде аяклары күтәрә алмый, зур бака шикелле кабарынып, күбрәк ятып тора икән, ди. Караклар шундый сирәк малны урлап китмәсен өчен, көндез аны күздән ычкындырмаганнар, ә төнлә өч катлы абзар эчендә, өч йозак астында тотканнар. Менә Ходайның боерганы килеп җиткәч, бай карар иткән: үгезне суярга вакыт, тик, ит бозылмасын өчен, көннәр суытканын гына бераз көтәргә кирәк. Көзге һава төсен койган һәм кашын җыерган, җиргә калын булып көпшәк кар яуган, аннары салкыннар килеп җиткән, кар тыгызланган, инде аяк астында шыгырдый ук башлаган. Оруосун әйткән: иртәгә тәвәккәллибез! Шуның өстенә, иртәгә Оруосунның төп байлыгы – күптән көтелгән, карап күз туймаслык оныгына төп-төгәл өч яшь тула икән. Язмыш үзе бу сабыйга данлыклы токымның лаеклы дәвамчысы булырга насыйп иткән. Үгез турындагы карарны беркеткәч, Оруосуннар иртәгәсе күңелле көн турында татлы хыяллар белән йокларга ятканнар. Ә төн уртасы узгач, тын ихатада зур гауга күтәрелгән: каравылчы этләрнең абалап өрүе, урыныннан кузгатылган үгезнең үкерүе, куркынган кешеләр ай-вае – барысы бергә кушылган. Оруосуннар йоклаган җирләреннән купкан, караңгыда бер-берсе белән бәрелешеп, кулларына мылтык эләктереп, ишегалдына сикереп чыкканнар. Этләр, сырт йоннарын торгызып, калын бүрәнәләрдән салынган абзар тирәли бәргәләнгәннәр, ә абзар эчендә кемдер стенага төя-төя котырып кычкыра икән. – Карак! – дип аһ иткәннәр бай кешеләре, ишеккә ташланганнар, тик аптырап туктап калганнар: тимердән коелган бөтен бикләр исән, авыр йозаклар урыныннан кымшанмаган, аларда артык тырналган төш тә юк. Оруосуннар бер-берсенә карашканнар, абзар тирәли йөгереп узганнар, әмма бернинди казылган урын күрмәгәннәр, хәтта кар өстендә дә һичнинди эз юк, ди. Хәер, тимер балта да үтеп керә алмаслык, туң җирне кем казый алыр икән?! Бай үзе ачкыч бәйләмен алып килгән, бикләр шалтырап кузгалган, Оруосуннар, коралларын әзер тотып, авыр ишекләрне ачып җибәргәннәр. Абзар эченә төшкән факел яктысында бөтенләй таныш түгел кеше күренгән, ул тилергән сыман кычкыра, йодрыклары белән абзар диварларын кыйнавын дәвам иткән, имеш. Хуҗаның ым кагуы белән, яшь таза егетләр, Оруосуннарның батраклары, таныш түгел кешегә ташланганнар, исенә-акылына килгәнче, каеш баулар белән аның кул- аякларын богаулап бәйләп тә куйганнар. Чакырылмаган кунакны өйгә өстерәп керткәч һәм ихата хуҗасы каршына китереп бастыргач: – Чит кеше абзарына төн уртасында ни эзләп кердең? – дип сораган Оруосуннарның өлкәне. – Сезнең үгезне урлап китәргә, – дип курыкмыйча җаваплаган теге адәм. – Нәрсә дидең? – Мондый ачыктан-ачык тануны көтмәгән бай бугазына килеп тыгылган ачудан елап җибәрә язган. Барысы да – уллары, киленнәре, хуҗабикә карчык һәм батраклар – таныш түгел кешегә, аны нинди хәтәр язмыш көткәнен аңлап, куркып караганнар. – Бу юньсезнең ни әйткәнен барыгыз да ишеттегезме? – дип сүзен дәвам иткән Оруосуннарның өлкәне. – Ул, күрәсең, кем кулына килеп эләккәнен белми әле. – Нишләп белмәскә – беләм, – дип, баягыча ук курыкмыйча җавап биргән угры. – Алайса, син шундый кыю һәм ихлас икәнсең, бәлки, безгә әйтерсең, сиңа абзарны кем ачты? Кем сиңа ярдәм итте? – Бай үз кешеләренә сөзеп караган. – Беркем дә ярдәм итмәде. Барыгыз да күрде бит, йозаклар үз урынында. – Шулай да син ничек абзарга керә алдың? Угры иңнәрен сикерткән. – Дөреслекне беләсегез килсә – әйтәм... Тик башта минем кул-аякларымны чишегез. – Бәлки, чынлап та, аны чишәргәдер, – дип тәкъдим иткән байның улы. – Без күбәү, бу бәндә беркая да качып котыла алмас. Йәле, егетләр, аны чишегез. Богауларыннан котылганнан соң, угры, берни дә булмагандай, тәнендә кысып бәйләүдән калган эзләрне ышкып алган да учакка якынрак урындыкка күчеп утырган. – Сөйлә! – дип әмер биргән Оруосуннарның өлкәне. – Минем сүзем озын. – Сөйлә! – дип кабат боерган бай. Төнге кунак, дәрәҗәсен саклап, тагын бераз дәшми торган да сөйли башлаган. – Көн батышындагы олысларның1 иң танылган карагы буламын мин. Сезнең инде тугыз ел симерткән үгезегез турында ишетмәгән кеше юк, исемемне тагын да ныграк танытыр өчен, минем нәкъ менә аны урлыйсым килде. Үгезне суярга җыенганыгызны белгәч тә, атымны ерак юлга әзерләдем. Ә мин әйтергә тиешмен: атыма дүрт аяклылар арасында тиңнәр юк. Төнгә каршы юлга чыктым һәм тиздән сезнең утарга барып җитәрмен дип уйладым. Ул шулай булырга тиеш тә иде: малкаем гадәттәгечә шәп кенә юыртып барды, каршы искән җилне күкрәге белән кисеп кенә төшерде, киң аласларны2 аяк астына салып, тирән сулы елгаларны йөзеп үтте. Караңгы төндә шулай очып кына бардык без. Максатыбызга җитәргә инде ерак та калмаган иде, шул чакта аңлашылмый торган нәрсә булды: атым-канатым алга таба бер адым да атлый алмас дәрәҗәдә арыды. Минем инде, бу юлы угрылык бәхетемне күрергә язмаган икән, Оруосуннарның байлыгы кулымнан ычкынды, дип, күңелем төште. Угры авыр сулап куйган, үзен тыңлап торучыларга күз салып алган һәм сүзен дәвам иткән. – Атымның хәл җыйганын көтеп, шактый озак тордым мин, әмма ул башын да күтәрә алмый иде. Кинәт артымда, әле генә үзем узган юлда, бик елдам тоякларның тупылдавын ишеттем. Ә мин, әйтергә тиешмен, теләсә нинди ераклыктан торып, яхшы атны тояк тавышыннан таныйм. Бу тояклар чакылдавы каты суыкларда боз вата торган үткен сөймән авазына охшаган. Кемнеке соң мондый шәп ат, дип уйладым мин. Мондый ат безнең бөтен тирә-якта юк. Юкса белгән булыр идем. Артыма борылып карыйм. Ай яктысында шундый яхшы, ачык күренә: кара күләгә булып, бер җайдак якынлаша... Килеп җитә дә сорый: – Кайсы якка юл тоттың, и адәмчек? Мин җавап бирдем, ә ул әйтә: – Син Оруосуннарга – атаклы үгезне урларга барасың, шулаймы? – ди. Шулчакта уйлап алдым: төнлә йөри икән, бу кеше дә, мөгаен, минем кебек карактыр, ә үз ишеңнән нәрсә яшереп маташасың һәм шуңа турыдан-туры җавап бирдем: әйе, урларга барам, тик менә бәла – атым арыды, бу сәфәрем – тирән карны бушка ерып йөрү белән бер, дидем. Үз нәүбәтемдә мин дә сорадым: кем ул һәм кая юл тота. – Мин кеше түгел, мин – абаасы3, – дип җавап бирде җайдак, мин шунда гына аның айлы төндәге карт агач күләгәсенә охшап торганын күреп алдым: ул галәмәт зур, зәңгәрсу-кара төстә иде. Абаасы үзенең дә Оруосуннарга барганын әйтте. – Нинди максат белән? – дип, түземсезләнеп сүзен бүлдерәләр аның. – Мин дә абаасыдан, ник барасың, дип сорадым. Ул миңа шунда әйтә, Оруосун байларның оныгы бар, ул малай, үсеп җиткәч, кешеләрнең тулы бер ыруы башында торасы көчле зат булачак. Менә ул, абаасы, янәсе, шул баланы юк итәргә бара. Моңа хәтле, үзенең сөйләвенчә, ул инде ике тапкыр шуны эшләргә җыенган, тик ике талпынуында да кара нияте барып чыкмаган: байларда бик куәтле шаманнар камлап4 утырган чак туры килгән, абаасы, аларның күзендәге уттан куркып, буш кул белән әйләнеп кайткан. Иртәгә бу малайга өч яшь тула икән, шуңа күрә, бу төннән дә калмый, аны, һичшиксез, юк итәргә кирәк, ди. Шуларны сөйләгәч, абаасы миңа атыма атланырга һәм юлымда булырга кушты. – Юлым киселде, – дим моңа, – атым ахыр чиккә җитеп хәлсезләнде. – Ә синең атың минем көчемне сизгәнгә күрә, аякларын минем тышаулавым аркасында бара алмый торды. Хәзер, тынычлап, юлыңда бул, атың минем шаукымымны бүтән тоймаслык итәрмен. Чынлап та, ияргә утыру белән, атым элеккечә үк гайрәтлегә әйләнде. Без матур гына юыртып киттек. Барабыз, барабыз, ә шайтан әйтә: – Синең атың, чынлап та, яхшы бугай. Һәрхәлдә минекеннән начаррак түгел. Шуңа күрә сиңа тәкъдим итәм: әйдә, узышабыз. Оруосун байлар аласының көн як чигендә Бөек кэрэһ5 басып тора. Менә шул агачка кадәр атларыбызны куыйк. – Мәлгуньнең мондый сүзләреннән соң, аркамда кырмыскалар йөгерешкән сыман булды; узышырга очраклы гына тәкъдим итмәде бит инде бу, һичшиксез, явыз нияте бар. Ул җиңсә, йә мине, йә, ким дигәндә, минем атымны тотып ашар. Иблиснең шөгыле шул лабаса. Аңа сер бирмәскә тырышам: – Узышып тормыйксана, – дим. – Икебез дә хәтәр эшкә барабыз. Шундый чакта үзара ярышуның бер мәгънәсе дә юк. – Куркасың, димәк, – дип көлеп җибәрде шайтан, ә көлүе шундый шомлы, җир астыннан чыккан кебек иде. – Ничек курыкмыйсың инде, – дип җавап бирәм абаасыга, ә үземне бер калтырата, бер кара тиргә батыра, – миңа, кеше затына, синең белән ярышырга мөмкинме соң? Минем атымның яңадан хәлен алу сиңа берни дә тормый. – Юкны сөйләмә, – ди бу, – гаделлек белән узышабыз. Шайтанда нинди гаделлек булсын инде? Аңлыйм, мәлгунь мине болай гына тынычлыкта калдырмаячак. Менә бәла! Ярышырга риза булырга туры килә. Әмма үзем уйлыйм: моның аты минекен узса, ул чакта миңа яшәү юк, димәк, әлеге карачкы-тилгән сезнең варисны да, яклаучысыз калган үрдәк баласы кебек, тырнакларына эләктереп китәчәк, аңа берәү дә комачаулык итә алмаячак. Чөнки Оруосуннар нәсел дәвамчысына бу дөньяда яшәү өчен нибары шул төн калганын бер мин генә беләм, тик мин генә аны коткарып кала алам. Ярар, дим абаасыга, ни булса, шул булыр, узышабыз, әйдә... Угры сөйли, ә үзе күз кырые белән тыңлаучыларны күзәтә һәм барысын да күреп тора: хатын-кызлар, балалар, караңгы почмакларга качып, бер-берсенә сыеналар; әнә бер яшь хатын, Оруосун байның килене булса кирәк, шайтанның уй-ниятен ишеткәч, тыныч кына йоклап яткан тук яңаклы сабыен бишектән ала да күкрәгенә кыса. Хатыннар белән балаларның гына түгел, ирләрнең дә сагаеп калуы күренә. Шуннан соң угры үзенең хикәятен тагын да илһамланыбрак дәвам итә. Тыңлаучыларга аның тавышы әле куркып пышылдау, әле шомлы һәм дәһшәтле күкрәү булып ишетелгән. – Менә без абаасы белән икәү калкулыкка менеп бастык, атларыбызны колакка- колак тигезләдек, «һайт»ладык һәм чабып киттек. Мин – угры тормышының тәвәккәл кешесе, хәтәр сукмаклардан йөрергә, хәнҗәр йөзеннән үтәргә аз туры килмәде, әмма беркайчан да үз язмышым өчен бу кадәр куркыныч тойганым юк иде. Бу – атыма үз тормышымны тапшырган узыш булды. – Бәхетле аткаем, уздырма, караңгы көчләргә хуҗаңны һәлак итәргә ирек куйма, – дип пышылдыйм аңа. Кырык чакрымны без янәшә юырттык. Шайтанның чуар каен тузы сыман алмачуар аты ай яктысында күренми дә диярлек, әмма мин юл буе аның кайнар сулышын, йөрәгемә басып барган тоякларын тоеп бардым. Шул мәлдә үзем өчен үлем яки яшәү сәгате сукканын аңладым һәм, кычкырып: «Бәхетле малкаем, дөньяда бер икәнлегеңне расла!» – дип, өчтән үргән камчымны алып, өч тапкыр атыма суктым. Миңа күкләр бүләк иткән атым-лачыным кырларны яңгыратып кешнәде, җәя кебек киерелде, – аның дүрт йомры тоягы җирдән аерылган кебек тоелды. Ул, күрәсең, шулай булгандыр да әле. Колакларым, очып барган чумгалаклар көтүе чыгарган кебек, гүләү белән тулды, ә юл буендагы агачлар тоташ соры чаршау булып кушылды. Күпме вакыт шулай чабышканны хәтерләмим, менә без сезнең аласның көн як чигенә, Бөек кэрэһ калкып торган төшкә атылып килеп җиттек, шул изге агач яныннан очып узганда, алмачуар минем атымның койрык очында иде. Шул чакта шайтанга каерылып карадым да кычкырып җибәрдем: «Мин җиңдем!» ...Тынып калган тыңлаучыларның күкрәгеннән җиңел сулыш ургылып чыккан, киеренке йөзләр йомшак елмаю белән яктырган, хатын-кызлар үзара пышылдаша башлаган, ә ирләрдән кемдер, хәзер менә, казанны кертеп, ит пешерергә салсаң да начар булмас иде, дип әйтеп куйган. Ит турындагысын угры яхшы ишеткән, шуңа күрә хикәятен тагын да рухланыбрак дәвам иткән. <...>

  • Оттырганын күрде дә: «Бәхетең бар икән», дип әйтте шайтан миңа. Шуңа өстәп:

«Син, егет, сыек буынлы булып чыкмадың әле», – дип, мине мактап куйды.

Ә мин үзалдыма уйладым: ашыкма, нәгъләт, вакыты килеп җитәр – мине үтерергә маташканың өчен үч алу җаен кулдан ычкындырмам!

  • Йә нәрсә, дускай, эшкә керешәбезме? дип сорый миннән шайтан, атларыбызны киртәләп алынган печән кибәнегез янына куйгач. Кайсыннан башлыйбыз: башта үгез урлыйбызмы, әллә, мин малайны кабып йотканчы, син чак кына түзеп торасыңмы?
  • Менә нәрсә, кеше ашаучы абаасы, дип җавап бирәм мин аңа, башта үз эшеңне башкар, ә үгез миннән беркая да качмас.
  • Килештек, ди бу. Хәзер без икәү өйгә якынлашабыз, кемнеңдер килүен ишетеп, этләр «һау» күтәрер. Эт өргән тавышка кешеләр чыгар. Әмма мин шулай итәрмен, ничек кенә тырышсалар да, алар безне күрмәс, этләр юкка гына тавыш күтәргән, дип, кире өйгә кереп китәрләр. Шулчак син түбәгә менәрсең, ә мин өйгә керәм. Инде менә колагыңны торгызыбрак тыңла. Мин бала йоклаган бишек янына килермен дә әкрен генә сызгырырмын. Мин сызгырган вакытта, син дә мич морҗасына сызгыр. Шуның белән минем эшем бетәр.

Бу хезмәтең өчен мин сиңа үгезне урларга булышырмын.

Барысы да шайтан әйткәнчә булып чыкты. Без өйгә таба атладык, этләр, аяк тавышын ишетеп, өрә башладылар. Өйдән кешеләр йөгерешеп чыкты, тик этләрнең ник өргәнен берничек тә аңлый алмыйлар: күзләренә без күренмибез бит. Югыйсә, аларның янында ук басып торабыз. Менә бу егет, – угры учактагы пүләнне төзәтеп маташучы, күптән чәче алынмаган батракка төртеп күрсәткән, – миңа бәрелә язды, барыбер күрмәде...

  • Кара бу каһәр сукканны! Аңгыра тек аңгыра инде. Бервакытта да бернәрсәнең дә рәтен белеп эшли алмый, – дип, гадәтенчә мыгырдап алган хуҗабикә-кортка.

Егет тын тартмаган, бары тик, гаепле сыман, муен чокырын гына кашып алган.

  • Ул аны ничек күрсен инде, шайтан каплап торгач, – дип, батракны баланың анасы яклаган.
  • Ну, кешеләр этләрне эт итеп сүктеләр дә үз ятакларына кереп киттеләр. Абаасы тагын күпмедер вакыт барысы да йоклап киткәнне көтеп торды, аннары миңа боерды, ә хәзер түбәгә мен, диде.

Мин түбәгә үрмәләп мендем, морҗага ябыштым һәм аңладым, шайтан барысын да дөрес исәпләгән: кешеләр тирән йокыга талгандыр, инде хәтта мичтәге күмерләр дә суынган диярлек. Ишетәм, шайтан баланың бишеге янына килде, – өйгә ничек кергәндер ул, анысын мин сизми дә калдым, – әкрен генә сызгырды. Ул сызгыруга, бала, куркып, кычкырып куйды, аннары каты итеп төчкерде. Аның төчкергәнен өйдәгеләрнең берсе дә ишетмәде микәнни? Бала төчкергәч, мин морҗадан әйттем:

«Исән бул!» – дидем.

Икенче тапкыр шайтан инде учактан сызгырды. Бала уянды, елап җибәрде һәм тагын төчкерде. Мин яңадан әйттем: «Исән бул!» Шайтанның өченче сызгыруы

 

ишектән килде, аның тавышына бала тәмам уянып төчкергәч, мин инде өченче тапкыр:

«Исән бул!» – дип әйттем.

Шайтан өйдән чыкты, мин түбәдән шуып төштем дә аңардан сорыйм:

  • Йә, эшләр ничек бара?
  • Бик шәп ярдәмчем булып чыктың әле син, – ди абаасы, ачуланып. – Нишләп баланың һәр төчкерүенә «исән бул!» дип әйттең? Кем синнән моны сорады?
  • Минем гадәтем шундый бит, – дип җавап бирәм шайтанга, – кем төчкерсә дә, шул сүзләрне әйтәм.
  • Ә син беләсеңме? – ди шайтан. – Шул алама гадәтең аркасында, мин бу баланы беркайчан да юк итә алмаячакмын. Минем өч сызгыруыма да син өч тапкыр «исән бул!» дидең һәм шуның белән баладан минем сихеремне читкә алдың...

Өйдә тагын, язгы йомшак җилдә яшь яфраклар шыбырдашкан кебек, җиңел сулыш алу ишетелгән, тыңлаучыларның йөзе яктырган, коткарылган бала анасының күзләре рәхмәт һәм шатлык хисе белән очкынланып киткән, ул бетмәс-төкәнмәс назын салып, нәни улын кочакларга-үбәргә керешкән.

Кулларның түземсез хәрәкәтеннән, кешеләрнең үз-үзләрен киеренке тотышыннан күренгән – барысы да бу гаҗәеп тарихның ни белән беткәнен түземсезләнеп көткән. Бары тик олы һәм кече Оруосуннар гына үзләрен башкача тотканнар. Дикъкать белән тыңлап утырган кечесе күзләрен кыскалаган, аның иреннәрендә әледән-әле җиңелчә елмаю чагылып алган. Өлкән Оруосун, йорт хуҗасы, караңгы чырай белән бөкрәеп утырган, кырыс күзләре авыр маңгае астыннан угрыга текәлгән, хикәятнең башыннан ук карт бер сүз дә дәшмәгән, шуңа күрә бу тамашалар турында аның ни уйлаганы билгесез булган.

Ә угры сүзен дәвам иткән:

  • Минем эшем барып чыкмады, – дип әйтте миңа шайтан, – бәлки, син уңарсың.

Киттек, хәзер үгез урлыйбыз.

  • Ничек аны урлыйсың, – димен, – аны өч йозак астында тоталар икән бит.
  • Әй, бу бик җиңел эш! дип тынычландырды ул мине. – Мин, бер почмагыннан тотып, абзарны күтәрәм, ә син үгезне алып чыгасың.

Шайтан, чынлап та, шундый зур абзарның бер почмагыннан җиңел генә күтәрде. Тик абзарга кереп, үгезнең муенына бау бәйләргә тотынуыма, шайтан абзарны үз урынына куйды, ә мин дөм караңгыда калдым.

  • Син миңа баланың канын эчәргә юри юл куймадың, – диде абаасы ачу белән,
  • шуңа күрә синең дә юлың уңмас. Шунда утыр, куркып һәм газапланып, хуҗалар чыкканны көт, алар синең колакларыңны йолкып алырлар, ә аркаңны каештан үргән камчы белән кашырлар...

Алга таба ни булганын барыгыз да беләсез. Ә хәзер мин, кулларымны тез өстенә куеп, язмышыма буйсынам, – дигән угры һәм йорт хуҗалары – карт белән карчык алдында баш игән.

Кешеләр хикәятнең дәвамын көткәндәге кебек, тагын күпмедер вакытка өй тынып калган, ә аннары барысы дәррәү кузгалган, җанланып-ярсып сөйләшә башлаган, аларның тавышында явыз рухның чиксез мәкереннән курку һәм угрының тәвәккәллеген хуплау ишетелгән.

  • Йәле туктагыз, – дип тыйган батракларны хуҗабикә-карчык. – Сезнең лыгырдашуыгыздан колаклар шаулый. Аннары кортка йорт хуҗасына таба борылган.
  • Мин, бу кеше безне зур бәладән коткарган, дип уйлыйм. Тик миңа шунысы гына аңлашылмый: нишләп әле син канатларыңны салындырып утырасың? Тор, изге утка ризык бир, яхшы сүзләреңне әйт. Безгә саклаучы фәрештә булып килгән кешегә хөрмәтеңне белгерт.

Карчыкның сүзләреннән соң, угры күзгә күренеп дәртләнгән: барысы да минемчә бара бит дип уйлаган ул. Хәзер нәкъ менә хуҗаларның кайсына да булса бүләк бирү турында сүз әйтергә вакыт җитеп киләдер.

Мал-туар һәм безнең барлык байлык – нәрсә ул, – дип әкрен генә, ярым төш аралаш сыман әйткән баланың анасы. Минем кояшкаем гына исән-имин була күрсен. Калган барысы да – табыла торган мал.

 

​​​​​​​Шулай, шулай, дип килененең сүзенә кушылган каенана һәм башын еш-еш чайкап куйган. Ул бит нәселебезнең бердәнбер дәвамчысы, безнең борынгы нигезнең варисы... Менә без чак кына аны кулдан ычкындырмадык, бәхеткә, якында гына шушы кеше булып чыккан, хуҗабикә кул ишарәсе белән угрыга күрсәткән. Йәле, егетләр- кызлар, симезрәк итне алып керегез дә казанны ут өстенә куегыз.

Шул мәлдә карт бай да аркасын турайткан һәм башын күтәргән.

    • Ашыкмагыз әле, дип, батракларны туктаткан ул, ә, бәлки, шайтан, җирәнгеч явыз зат, әле беркая да китмәгәндер, шул тирәдә генә йөридер. Кодрәтле шаманны чакырып, камлавын сорарга түгелме икән безгә: аның барысын да күрә торган күзләреннән бер шайтан да качып кала алмас.
    • Менә бу дөрес, – дип сүз кыстырган яшь Оруосун һәм тагын, ярым елмаю белән, күзләрен сәер кыскалап, угрыга караган. Адәм баласы явыз рухның сүзләренә ышанмаска тиеш. Шайтан, киттем, дип әйтергә мөмкин, тик үзе, ерак та түгел кайдадыр яшеренеп, сәгате сукканны көтеп ятарга мөмкин.

Учак янында җылы булса да, угрының маңгаена салкын тир бәреп чыккан. Яшь Оруосунның елмаюы аңа хәзер ниндидер аерым мәгънә, хәйлә-мәкер белән тулган кебек күренгән. Шаманны алып килерләр, ә тегесе, тотар да, бөтен сөйләгәннәрнең ялган икәнен ачып бирер, ул чакта моннан тере килеш чыгармын, димә! Әмма угры үзенең шикләнүләрен тыштан сиздермәгән.

Таң беленү белән, карт бай кушуы буенча, елгыр бер егет, җиңел чанага утырган да шаман артыннан киткән. Икенче батрак угрының атын, зур гына кочак печән салып, аранга керткән. Угрының үзен исә табын янына утыртканнар һәм симез ит белән сыйлый башлаганнар. Тик менә бәла: угры күптән ашамаган булса да, тамагыннан ризык үтмәгән.

Шулчак яшь Оруосун мыек астыннан елмаеп пышылдаган:

    • Күрәм, дускай, син, нишләптер, теләр-теләмәс кенә ашыйсың. Әллә ит ошамыймы? Тиздән бөек аксакал килер һәм барысына да ачыклык кертер. Ә син курыкма, сиңа куркасы юк бит, барысы да яхшы булыр. Үзе тагын елмайган.

Угры берничә тапкыр өйдән чыккан һәм аты торган аран ягына күңелсезләнеп кенә карап алгалаган. Их, менә хәзер, очып китәргә торган атының җылы аркасына сикереп менеп, «һайт!» дип бер кычкырып җибәргәч, колагында җил сызгырганын ишетү өчен күпне бирер иде ул! Һичкем ул чагында аны куып тота алмас иде. Әмма аран ягына бер адым да атлап булмый: әзмәвердәй ике егет, күләгә сыман, аның артыннан ияргән. Көн урталарына таба, атаклы, халык арасында зур хөрмәткә ия шаманны алырга җибәрелгән егет кайткан, төрле җәнлек тиреләренә төренгән, бөкрәйгән кечкенә картны, күтәреп, сак кына чанадан төшергән. Бусагадан атлап керү белән, шаман, иске танышын күргәндәй, керфек тә какмый торган күзләрен үгез урларга килгән бәндәнең йөзенә текәгән. Бөтенесен үтәли күрә торган бу үткен караш угрыга аның караңгы

күңеленең иң тирән төпкелләренә төшеп җиткән кебек тоелган.

    • Менә, хөрмәтлем, дигән өй хуҗасы, дәрәҗәле кунак өс киемен салгач, без сине бик җитди һәм гади булмаган эш белән борчыдык. Хәер, син инде, атаклы күрәзәче, без сине ник дәшкәнне үзең дә беләсеңдер?

Шаман, учак алдына куелган урындыкка ипләп кенә утырганнан соң, килешеп, вәкарь белән генә баш кагып куйган.

    • Бәлки, юлдан соң ял иткәч һәм җылынгач, син безгә камларсың? Әйт әле, бу кешенең хикәяте ялган түгелме? дип, угрыга күрсәткән карт Оруосун.– Әгәр дөресен сөйләгән булса, аның белән бергә килгән дәһшәтле явыз рухның нинди мәкерле ниятләре булганын, хәзер ул нәгъләтнең кая киткәнен әйтче.

Шаман җавап бирергә ашыкмаган, дәшми-тынмый, төребкәсен тартуын гына белгән. Төребкәсе сүнгәч, ул авыр күз кабакларын күтәргән дә хуҗага караган.

    • Мин хөрмәтле кешенең үтенечен кабул итеп килдем һәм сиңа булышырга тырышырмын. Астыма ак мендәр җәяргә, чанадан изге киемнәремне алып керергә куш. Батрак егет шаманның шылтыравыклар таккан киемен, шактый кыршылган шөлдерле барабанын алып кергән дә аларны, кипшенергә дип, утка якынрак куйган. Угры пошаманга төшкән. Хәзер аның бөтен язмышы шаман әйтәсе сүзләргә бәйле.

 

Ишеткәннәрегез – ялган, ди икән, бәладән котылу чарасы юк. Шул ук вакытта угры үз-үзен тынычландырган: хөрмәтле аксакал, караңгы көчләрнең катнашыннан башка, бикле ишектән үтеп, угрының абзарга керә алганын ничек аңлатыр икән? Күзләре никадәр үткен булса да, ул беркем дә күрмәгәнне белми бит инде. Ә беркемнең дә күрмәгәнлеге – бусы чынлап та хак: угры, үгезне караучы батрак егет кибәннән печән алырга барып килгән арада, этләргә мул итеп ит кисәкләре ташлаган да, елт итеп, абзар эченә чумган. Этләр итне ашап бетергәч кенә өрә башлаганнар, әмма ул вакытта инде көне буе эшләп арыган батрак өйгә кереп киткән һәм сәкесенә йокларга ауган була. Шуларны уйлап, угрының күңеле бераз күтәрелгән, шаманга төбәбрәк караган, хәтта, аңа ниндидер ишарә ясаган кебек, бер күзе дерт итеп кысылып алган. Шаманның йөзенә теләктәшлек төсе чыгуын күреп, карак бөтенләй дәртләнеп киткән. Изге кунак туйганчы ашаган-эчкән, учак янында кипшенгән шөлдерле барабанын алган. Ак мендәргә утырып, үзалдына нәрсәдер мыгырдаган, аннары җырлап җибәргән, ә шөлдерле барабан, саңгырау тавыш белән, аның сүзләренә кушылган. Тыңлаучылар, кодрәтле шаман янында тәбәнәгрәк, тыйнаграк булырга тырышкандай, дәррәү тынып калганнар. Инде угры көнләшеп үк куйган: шаман үзенә игътибарны аңардан күпкә

тизрәк, остарак яулап алган, бу кешеләргә ныграк, тирәнрәк курку салган бит.

Җырлап һәм шөлдерле барабанын кагып бетергәч, шаман башын күтәргән дә әйткән:

  • Сезгә төнгә каршы явыз көч – кыя таулар һәм Боз океаны утраулары рухы килгән. Аның нияте балагызны харап итү булган, әмма бу эше барып чыкмагач, ул кире үзенең шайтани дөньясына әйләнеп кайткан. Хәзерге мәлдә ул әнә кыялардагы мәгарәсенә якынлашып килә. Абаасы бик ачулы, балагызны юк итүдә өченче тапкыр талпынып та уңышка ирешә алмаганына аның бик нык эче поша. Әйе, үз исемнәрен данга күмгән Оруосуннарга ул моңарчы инде ике тапкыр килгән булган, тик икесендә дә буш кул белән кайтып киткән. Беренче тапкыр ул өч ел элек, мин сездә камлаган, уңыш бүләк итүче Айыысыт алиһәгә рәхмәтләр укыган вакытка туры килгән, шуңа күрә өйгә керергә батырчылык итмәгән. Дәһшәтле абаасы үткән елны да явыз ниятен башкарып чыгарга омтылыш ясаган, әмма минем карашымның уты аны куркыткан: ул кичтә сездән ерак түгел генә күршеләрегездә карт хатынның чирен куып утырган идем. Өченче тапкырында исә сезнең балагызны менә бу изге адәм коткарып калган.

Угры иңнәрен турайткан, өйдәгеләрнең барысына да горур караш ташлаган. Ә шаман дәвам иткән:

  • Ул кыя таулар һәм Боз океаны утраулары рухының хәзер ни уйлаганын да беләм. Бүтән беркайчан да монда әйләнеп кайтмам, дип ант эчә, мәлгунь. Әнә очсыз-кырыйсыз бозлык уртасындагы кыя таулардан аның тавышы ишетелә: «Мин кире әйләнеп кайтмаска киттем. Әгәр артыма борылып карасам, минем чукмар сөягем уалсын, җилкә сөякләрем шартлап сынсын».

Угры шаманның хәйләкәрлегенә, елгырлыгына, җилнең кайдан исүен шулкадәр тиз сизеп алуына тагын бер кат шаккаткан: бу картлачның сүзләренчә, алар икесе дә

  • нәсел дәвамчысын коткарып калучылар булып чыга.

Торак эчендә шатланып тамак кырулар, җиңел сулыш алулар шыбырдашып узган. Бу мәлдә Оруосуннарга ничек сөенмәскә ди, – аларның нәсел учагы мәңге сүнмәячәк, борынгы нигезләре алга таба да сумалалы карагач төбе кебек нык торачак икән бит!

  • Безнең малаебыз, әфәндебез, һәрвакыт безнең белән булсын. Явыз рух мәкереннән котылуы хөрмәтенә, аны саклап калучыларга рәхмәт укый-укый, әйдәгез, үгезне хәзер үк суйыйк, – дип әйткән хуҗабикә-кортка, ә хуҗа-карт, аның сүзләре белән килешеп, вәкарь белән генә баш кагып куйган.

Тугыз ел симерткән үгезнең нәкъ ярты түшен Оруосуннар, тирән ихтирам йөзеннән, угрыга биргәннәр, ә калган өлеше тулысынча диярлек шаманга тигән. Хуҗалардан хөрмәт күргән угры инде китәргә торганда, аның янына яшь Оруосун килгән һәм йөзенә элеккечә үксерле елмаю чыгарып сораган:

  •  
       

    Ә син олонхо6 чыгара белмисеңме? Бәлки, син олонхосуттыр7?

6 Олонхо – якут дастаны.

7 Олонхосут – олонхоны башкаручы, җырау.

 

    • Юк-юк, дип ашыгып әйткән угры. Мин бары тик олыс карагы гына. Ә син нигә сорадың?
    • Болай, беләсем килеп, дигән яшь бай, тагын бер елмайган һәм угрыга тар учын сузган.

Угрыны шаман да озатышкан. Әмма алар үзара сүз алышмаганнар, бары тик бер- берсенә карап елмайганнар гына. Шулай саубуллашканнар.

Шаман угры белән берни турында да сөйләшмәгән, әмма кайбер иртәләрне, һич уйламаганда, ул үзенең бусагасы алдында яңа суйган ит таба башлаган. Карчыгы мондый табышка һәрвакыт аптырап калган, ә шаман ачулана икән:

    • Син аңламыйсыңмыни, болар минем юмарт улымның бүләкләре. Мин, бөек шаман, мондый бүләккә лаек түгелмени?

 

Җыр да җанны саклап кала икән

Халыктан чыккан җыручылар элекке заманнарда күчмә тормыш алып барганнар

– аластан аласка күчеп йөргәннәр, шул рәвешле үзләренә ипи-тозлык хезмәт хакы тапканнар. Җыручыны һәркайда күптән көтелгән бәйрәм кебек шатланып каршы алганнар. Ул, чыннан да, халыкның күңелен ачкан, кайгы-хәсрәтен тараткан. Җыручы килеп туктаган бәхетле кешенең өенә бизәнгән-ясанган якын һәм ерак күршеләр җыелган; тантана төсе булып кечкенә учакта иң коры утын гына дөрләгән, табаларда тау-тау майлы коймак чыжлап утырган, казаннарда иң симез ит кайнаган. Ачык чырай, такта чәй белән кабул итүләрен тоеп, җыручының күңеле канатланган, хуҗаларга, аларның кунакларына җыры белән ул бетмәс-төкәнмәс рәхмәтен җиткергән. Ә кайчакта аны тыелгысыз шундый бер дәрт биләп алгалаган: җыручының тавышыннан диварлар калтыранган, әлегәчә тик кенә торган савыт-саба шылтырый башлаган, күктә яшәүчеләрнең исләре китеп хәйран калган тавышлары, сокланулы аһлары учак морҗасы аша ишетелер сыман тоелган.

Җыручылар шулай яшәгәннәр-күченгәннәр, кайчакта моңарчы таныш булмаган, кыргый төбәкләргә дә барып чыккалаганнар, анда исә әлеге бахырларны, хуҗаларның сокланып каршы алуы урынына, хәтәр сынаулар да көткән.

Бервакыт менә шундый йөремсәк җыручыларның берсе кояш батканда гына үзенә таныш түгел утарга килеп җитә. Утарны күрү белән, куркудан, аты пошкырса да, җыручы моңа һичнинди игътибар бирми, матур итеп сырлап бизәлгән баганага малкаен бәйләп, йөрәгеннән тулып ашкан сөенеч белән иркен җылы тирмә бусагасыннан атлый. Анда учак дөрләп яна, шуңа күрә якты, җылы була, әмма бер адәм заты күренми. Җыручы, хуҗалар абзарга сыерларын ашатырга һәм саварга чыкканнардыр дип уйлый, тыныч кына чишенә дә ут янына җылынырга утыра.

Аны әкренләп йокы баса, өйгә берәү дә кайтып кермәгәч, җыручы, әлбәттә, күңелсезләнә, ялыктыргыч-зарыктыргыч көтеп торуыннан бизәр өчен, учлары белән яңагына таянып, әкрен генә җыр суза башлый. Шаман озак камламый торса, үзендә ниндидер тынычсызлык сизә, авырый, диләр бит. Җыручы да шулай – озак дәшми тора алмый, җыр сузып җибәрә. Ул инде ут янында җылынган, аның җаны рәхәтлектән ойый, шуңа күрә беренче җыры дә яшь атның җирән ялына охшаган күңелле ут яши торган уйнак учак турында булуы бик табигый. Җыр учак иясен – утны саклаучы рухны данлый, аны иң ягымлы, ихтирамлы сүзләр белән илһамланып мактый.

Шулчак кинәт учак чатыр-чотыр итә башлый, – әйтерсең лә пүләннәрдән кызган күмерләр оча. Әмма карап торышка ут тигез, тыныч яна. Җыручы моның кадәр гадәти булмаган чатырдауга гаҗәпсенә, хәтта, бу юкка гына түгелдер, дип уйлап куя, шулай да сер бирми, җырын тыныч кына дәвам итә. Ә инде егет ут иясен атасының атасы дип атагач һәм: «Мине дикъкать белән тыңла да минем ягыма күз сал», дигән сүзләрне җырлагач, учак янә шарт-шорт итә, бу юлы инде ул тагын да катырак була. Шунда җыручы аңлап ала – учактагы чатырдау очраклы гына булмаган, аның, һичшиксез, берәр мәгънәсе бардыр. Бер җырын җырлап бетерүгә, ул икенчесен

башлый, үзе исә күзен уттан алмый. Ул болай дип җырлый:

 

Урман, картаеп, агачлары ава-сирәкләнә торган, Саф сулы елгалар корылыктан сусап кибә торган, Көзендә үләннәр саргаеп корый-шиңә торган,

Таң күзендә салкын чыклар тибә торган Гүзәл Урта Дөньяда

Яшәгән-булган, ди, сөлек кебек бер егет. Табаннары белән үбеп,

Ул аңа җиңел генә кагылган,

Ягымлы карашы белән йөрәкләргә ягылган. Гомере буе көчен саклап калыр өчен,

Кеше булып атала алган иргә Кайчак тал чыбыгыдай үрелергә,

Кайчак тимер сөймәндәй үткенләнергә туры килгән.

 

Шуннан соң учакта яңадан колак тондыргыч шартлау ишетелә. Яна торган пүләннәр кинәт таралып китә дә алар арасыннан кызыл чырайлы, утлы-җирән чәчле, комач тузгак сакаллы баш күренә һәм утлы күмер кебек күзләрен җыручыга теки. Гаҗәпләнүдән, куркудан егет коелып төшә, авызын ачып өнсез кала. Учактагы утлы кисәүбаш исә күкләр күкрәтеп кычкыра:

  • Ай-яй, таң калырлык тавышлы бу уранхай8 безгә кайдан килде икән?!

Утлы чырай, көтмәгәндә пәйда булган кебек, көтмәгәндә юкка да чыга, ә учакта, элеккечә тигез гүләп, гадәти коры утыннар яна. Җыручы, көтелмәгән очрашудан баягыча шүрләп калса да, аңа әле генә Ут Рухы Быржа Бытык үзе күренгәнен төшенә. Егетне шәп тавышы өчен һәрвакыт мактаганнар, ул инде мондый юмарт мактауларга күнеккән, әмма аның бу кадәр шатланганы әле беркайчан да булмаган – бар кешенең котын алган Ут Иясе үзе соклануын белдергәч, җыручының күңеле күккә аша, ул,

үзендә илаһи көч тоеп, дөньяны яңгыратып, тагын бер җыр суза.

Җыр тынуга, учакта нәрсәдер шарт та шорт килә, шул арада яңадан утлы чырай күренә, күмер-күзләре белән егеткә хуплап карый һәм:

  • Гаҗәеп тавышлы уранхай-җыручы, син кая килеп эләккәнеңне беләсеңме соң?
  • дип сорый.

Бу юлы җыручы Ут Иясенең туп-туры үзенә эндәшүеннән каушамый, күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй җавап бирә:

  • Кайдан белим? Белмим.
  • Шул-шул, белмәвең күренеп тора. Ә син тирә-юньдәге шактый адәмнең башына җиткән убыр-дэрэтик өненә килеп кергәнсең.

Җыручы, дэрэтиктан аңа рәхим-шәфкать булмасын аңлап, бик курка һәм, тормышын саклап калырга соңгы өмет белән, Ут Иясенә ялварып дәшә:

  • Әфәндем минем, атам һәм атамның атасы! Ничек исән калыйм – киңәшеңне бир! Минем өчен Кояшка һәм Айга әйлән. Син бит ул озын кышларда кешеләрне зәмһәрир суыклардан коткарасың, якутлар ыруын яман күзләрдән, хәтәр хәлләрдән яклыйсың. Халкыбыз бик борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә синең сулышың белән җылытылганга гына исән бит. Бу юлы да ялгыз уранхайга ярдәм итче, җеннәр нәселеннән булган каһәр суккыры шайтан токымына улыңны харап итәргә бирмә.

Җыручы учакка туп-туры карап шулай дигән, ә үзе эченнән калтырый икән: ул бит теләсә кем белән түгел, галиҗәнап Ут Иясе белән сөйләшә!

Ут Рухы тыңлый-тыңлый да, зәңгәр ут агымына җилле сулышын өреп әйтә:

  • Гаҗәеп тавышлы уранхай! Тавышың, җырларың өчен мин, мөгаен, сине коткарырлык киңәш бирермен. Дикъкать белән тыңла һәм исеңдә калдыр. Дэрэтик кайткач, – ә ул бик тиздән кайтачак, – бөтен кыюлыгыңны, тапкырлыгыңны, тел тегермәнеңне эшкә җик, әмма дэрэтикны алдый ал. Кыска гына вакытка булса да ишегалдына чык. Шуны булдыра алмасаң – сине әҗәлең көтә. Әгәр инде чыксаң, чанаңда яткан спиртны алып кер дә учакка сип. Аннары ни булганын күрерсең.
  •  
       

    Алайса, мин спиртка хәзер үк йөгерәм, – дип кычкыра җыручы.

8 Уранхай – якутларның борынгы үзатамасы.

 

    • Соң инде, ди Ут Иясе һәм күздән югала.

Шул ук мизгелдә дөбердәп ишек ачылып китә, өйгә тимер тешле кап-кара убырлы ишелеп керә.

    • Хорр! Хорр! дип ырылдый дэрэтик. Хуп! Хуп бит, әй! Миңа кунакка уранхай- якут килеп чыккан. Тозакларым әлегәчә буш тормаган иде, бүген дә мине күчтәнәчсез калдырмаганнар. Мин шәп аучы шул!

Җыручының, моны күреп, бер дә исе китми.

    • Җылы торакка юлыгуыма мин дә бик шат.

Убырның әле беркайчан да үзенең корбаныннан мондый сүз ишеткәне булмый, шуңа күрә ул чиксез гаҗәпләнә.

    • Хорр! Хорр! Син хәтта шат кебек, ә?!
    • Ничек шатланмыйсың, ди? Тышта шундый суык, ә мин үземә бөтенләй таныш түгел җирләрдә җылыга килеп юлыктым. Юлчы өчен уңыш түгелмени бу?
    • Уңыш? дип кычкырып көлә дэрэтик, ботларын чабып. Әмма шунда ук кашларын җыера, йөзе караңгылана. – Менә нәрсә, уранхай! Үзеңне кулга ал һәм ир-егет булып кал. Мин хәзер синең яшь, кайнар каныңны эчәм дә арык тәнеңне кабымлык итеп йотам.

Җыручы бу юлы да бернинди куркуын сиздермәгән, әле убырга бармак янап әйтә:

    • Син, шайтан алгыры, башта, әдәп йөзеннән, мине табын янына утыртып бер сыйлар идең. Чакырылмаган булсам да, мин бит синең кунагың!

Дэрэтик, кеше болай да миннән беркая китә алмас, дип уйлап, җиңел генә ризалаша.

    • Йә, синеңчә булсын, ди ул һәм, коточкыч зур кара күләгә булып, торакның сул ягына кереп китә, шунда ук өстәлгә төрле-төрле нигъмәтләр алып чыгып тезә.

Җыручы инде табынга утырырга теләгән кебек була, ләкин, кинәт кенә нәрсәдер исенә төшкәндәй, сикереп тора:

    • Бу минем соңгы туй, шулай булгач, инде туйганчы ашарга тырышырмын. Минем дә чанада тәмле әйберләрем бар. Бәлки, алып керергәдер, ә? Икәү бергә сыйланыр идек.
    • Алып кер, әйдә, дип баш кага убыр, шулай да кисәтеп куюны кирәк таба: – Качарга уйлама, үзеңне һәм атыңны азаплама. Мин алас уртасыннан очып үтүче көртлекне, урманга хәтле очып барырга бирмичә, сузылып кына алам.
    • Нәрсәгә моны сөйләп торасың? Мин кая, кемгә килеп юлыкканымны аңламыйммыни?

Бу сүзләр убырның күңеленә хуш килә, егетне:

    • Ярар, бар-бар, дип ашыктыра.

Җыручы чанасындагы күн капчыктан ике шешә спирт ала. Өйгә керү белән, учакка якынрак килә һәм спиртны җылыткан кыяфәт ясый. Хәлиткеч мизгел җиткәч, җыручы бер шешәне икенчесенә бәреп вата да утка ташлап кычкыра:

    • Бырджа Бытык, бабакаем, мин сине сыйлыйм, елмаеп кабул ит!

Учактан дәррәү «ух!» иткән тавыш килә, учакның корымланган авызыннан кибән хәтле зур ялкын, чыгып, убырны әйләндереп ала. Дэрэтикның коточарлык үкерүе өйне дер селкетә, аннары төтен һәм ялкын эчендә барысы да юкка чыга.

Җыручы һушына килгәндә, үзенең ярым җимерек, салкыннан бозланып каткан, ишеге каерылган, тәрәзә уемы буш тирмәдә басып торганын күрә. Кичергәннәреннән тетрәнеп, ул купшы баганага түгел, ә менә-менә аварга торган черек казыкка бәйләнгән аты янына чыга да бу хәтәр урыннан тиз генә тая.

Менә шулай җыр адәм баласын үлемнән коткарып калган.

 

Якут теленнән Мөдәррис ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе