Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИНЕҢ ЯЗМЫШ ЯЗГА ОХШАГАН

 

(Ислам Әхмәтҗановка)

Сине котлап шаулый татар иле,

Гөр киләдер Буа яклары.

Шәрабләргә куәт өсти сыман

Шагыйрьләрнең татлы такмагы.

 

Еллар белән бергә ага-ага,

Ил агасы булып җиткәнсең.

Без Исламсыз синсез нишләр идек?

Димәк, туып дөрес иткәнсең!

 

Туып кына түгел, дөнья куып,

Түрләр яулап дөрес иткәнсең.

Түрәләрнең чабатасы түрдә,

Ә син һаман гади икәнсең.

 

Какканны да күрдең, сукканны да,

Тик какмадың үзең, сукмадың…

Карурманнар аша, адашмыйча,

Алып чыкты тормыш сукмагың.

 

Мәҗлесләрдә халык эреп төште

Синең баллы, татлы телеңнән…

Белми алар, телгә бал төшкәнче,

Ничә кабат җаның теленгән.

 

Татар һәрчак китап язуына,

Ташка баскан сүзгә инанган.

Димәк, Ислам, синең бар гамәлең

Изгелектән тора, иманнан.

 

Иделләрдә бүген бозлар китә,

Хисләр бүген бәйдән ычкынган…

«Синең язмыш язга охшаган!» – дип,

Яр буена басып кычкырам.

 

Иделләргә чыгып аваз салам,

Кайтавазы килә Осланнан:

«Аермасын Ходай дусларыңнан,

Аермасын безне Исламнан!»