Логотип Казан Утлары
Публицистика

Айрат Арсланов

АЙРАТ АРСЛАНОВ

(1928-2010)

Борын-борыннан татар халкында сүз сәнгатенә үзгә бер хөрмәт, игътибар яшәп килгән. Көйләп бәет-мөнәҗәтләр әйтүнең, хикәя-дастаннар укуның үз осталары булган. Татар шигъриятендә шигъри сүзне бөтен нечкәлекләре, тирәнлеге, аһәңе белән яңгырата алучыларны тикмәгә генәме «нәфис сүз осталары», дип атаганнар. Г.Кариев, М.Мутин, Ш.Шамильский, Х.Сәлимҗанов, Ф.Йосыпов, Ә.Яһудин, И.Әхмәтҗанов, А.Арсланов, И.Сафин, Р.Сабиров, Р.Садриевлар татар шигъри сүз сәнгатенең осталары дип аталырга чын мәгънәсендә лаеклы затлар.

Татар сүзен дөньяның төрле кыйтгаларына тараткан, чит ил һәм рус классик әсәрләрен дә үз туган теле дәрәҗәсендә

яңгырата алган халкыбызның асыл улларының берсе Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. Сәхнәгә юлны булачак артист мәктәпне тәмамлауга ук таба. Ул башта Татар дәүләт театр училищесын, аннан соң Мәскәүнең Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актёрлык факультетын тәмамлый. Билгеле, башка күп кенә иҗат әһелләре кебек, әдәбиятка мәхәббәт, иҗатка омтылыш аңа гаиләсендә үк салына. Бала вакытта ук сәхнәдән Тукай, Такташ шигырьләрен сөйли, радио тыңларга бик ярата. «Әтием авыл зыялысы иде. Без аның белән кичләрен рус һәм татар әдәбиятын укый идек. Тукайны, Такташны, Мәҗит Гафурины... Бу да әдәбият белән кызыксынуга ниндидер этәргеч биргәндер»,

– дип искә ала ул үзенең бер язмасында.

Радио-телевидениедә диктор, Камал театрында актёр, Татар дәүләт филармониясендә артист һәм халык коллективлары бүлеге режиссёры... Ә менә Айрат Арслановның татар эстрадасына хәер-фатыйханы мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевтан алуы – чын мәгънәсендә сокланырлык вакыйга. Сәйдәш үзенең юбилей кичәсен алып баруны радиода диктор булып эшләүче, Тукайны һәм башка шагыйрьләрне оста итеп укуы белән таң калдырган егеттән үзе сорый! Әнә шулай итеп, Сәйдәш фатихасы белән эстрадага аяк баскан егет кырык елдан артык татар әдәбиятына-сәнгатенә хезмәт итә, ул гына да түгел, татар тамашачысына да, чит ил сәхнәләреннән башка халыкларга да рус әдәбияты әсәрләрен ана теле дәрәҗәсендә камил итеп башкара алу осталыгын күрсәтә. Пушкин да, Маяковский да, Есенин да, Гамзатов та була аның репертуарында. Сибгат Хәким иҗатын аеруча якын итә ул, башкару осталыгын үстерүдә аның иҗаты үзе бер мәктәп булды, дип саный Айрат Арсланов. Гаяз Исхакый, Шәехзадә Бабич, Сәгыйть Рәмиев, Муса Җәлил, Һади Такташ, Хәсән Туфан иҗатлары аша татар язмышын югары сәхнәләрдән ишеттерә ала ул. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арсланов башкаруындагы татар һәм рус шагыйрьләренең күп кенә әсәрләре радио һәм телевидениенең Алтын фондына кергән. Татар әдәбияты һәм сәнгатенә бай мирас калдырып, мәшһүр артист, зыялы шәхес 2010 елның апрель аенда бакыйлыкка күчә.