Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ай нурында энҗе яна

  Кагылмагыз яраларга!

 

Аерылулар авыр икән,

Сагынулар дару микән?

Сыңар канат, калды канап...

Кайтмас җиргә китте иркәм.

 

Кагылмагыз яраларга,

Тырышмагыз дәваларга.

Сөйгәнемнең карашыннан

Башка дәва юк аларга.

 

Ялгышларны кабатладым,

Киселделәр канатларым.

Кайтмас җиргә китте ярым,

Мин башканы яратмамын.

 

Кагылмагыз яраларга,

Өмет итеп дәваларга.

Сөйгәнемнең назларыннан

Башка дәва юк аларга.

 

Белмәгәнгә кадерләрен,

Кисә йөрәк бәгырьләрен.

Бер киткәннәр кайтмыйлар шул...

Кочып елыйм каберләрен.

 

Кагылмагыз яраларга,

Бер дәва да юк аларга.

Уртак юллар аерылды...

Үлем керде араларга.

          

 

     

Яшьлек белән сөйләшү

Үзгәрдеңме йөрәк, әйтче миңа,

Нинди хисләр белән яшисең?

Кайтавазы булып гомеремнең

Сорау бирә шулай яшьлегем.

 

Зирәкләндең, акыл утырттыңмы,

Нинди уйлар белән яшисең?

Әйтми саклар гамәлләрең бармы,

Шуңамы соң бер дә дәшмисең?

 

Үзгәрдем дә бераз, юк та сыман,

Йөрәгемдә һаман яшисең.

Бер кайтаваз булып яшьлегемнән

Китмә, диеп, нигә дәшмисең.

 

 

                           БАЛА КӨТӘ АНА

 

Бала көтә ана, бала көтә,

Мең борчуы йөрәк түрендә.

Күпме изге теләк теләде ул

Иртә таңнан торып бүген дә.

 

Малай булса, батыр булсын, диде,

Кызы туса булсын ил күрке.

Йөзләрендә нурлар уйнап торсын,

Икесен дә бөтен ил күрсен.

 

Карынында типкән баласына

Өмет багълап бәхет юрады.

Бер Ходайдан гомер белән бергә

Шәфкать, мәрхәмәтен сорады.

 

Һай бик кирәк безнең балаларга

Рәхим-рахман кирәк, игелек.

Ата-ана тигезлеге  кирәк,

                           Сыңар канат итмә үгилек!

 

Мең төрле уй ана күңелендә,

Мең өмете йөрәк түрендә.

Ана мәхәббәте ярдәм бирсен

Газизенең туар көнендә.

 

Балаң булу иң зур бәхет бит ул,

Әни булу олы мәртәбә.

Шушы изге хисне биргән өчен

Мәрхабә йә Ходам, мәрхабә!

 

Сабыеңның битләреннән үбү,

Бишек җыры көйләү яратып.

Күкрәк сөтең белән көч бирүең

Мең борчуларыңны таратып.

 

Иң зур теләк шушы, иң зур өмет,

Туар балаң өчен сөенү.

Киләчәктә аның рәхмәтенә,

Рәхим-шәфкатенә тиенү.

 

Әнә шундый якты уйлар белән

Бала көтә ана – мәрхабә!

Җан җылыңны сабыеңа бирер

Ана булу олы мәртәбә.

 

 

 

         ЧУЛМАН ӨСТЕНДӘ РӘШӘ

 

Дулкын шавы булып гомер дәшә,

Яшел таллар яулык болгыйлар.

Чулман өскәйләре зәңгәр рәшә,

Гашыйк акчарлаклар  уйныйлар.

 

Онытылып бөтен уйларымнан,
       Әйләнәсем килә дулкынга.

Кагыласы килә синең ярга,

Атыласы синең упкынга.

 

Янәшәңдә  бер җылыныр идем,

Дулкыннарга килә дәшәсем.

Акчарлаклы яшьлегемә кайтып

Синең белән килә яшисем.

Акчарлыклы яшьлегемә илтче,

Туган якның зәңгәр рәшәсе!

 

 

             КЫШКЫ  КИЧТӘ

      Бөтерелеп-бөтерелеп

Кичен ап-ак карлар ява.

Сокланырлык бер манзара –

Ай нурында энҗе яна.

 

       Бөтерелеп-бөтерелеп

Ап-ак карлар уйнап оча.

Йомшак кына иркәләнеп,

Ак мамыктай җирне коча.

 

Бөтерелеп-бөтерелеп

Карлар ява, карлар ява.

Кышкы кичтә сине көтеп,

Минем сүнмәс йөрәк яна.

 

 

             Җырым кала

Якты дөнья буйлап барам –

Җир өстендә эзем кала.

Моң уяна йөрәгемдә,

Күңел  кылым зеңләп ала.

 

Якты дөнья буйлап барам,

Җырым белән җирне бизәп.

Үземнән соң җырым кала,

Яшьлек кала, кулын изәп.

 

Якты дөнья буйлап барам

Тормыш матур, яшәү рәхәт.

Матурлыкка күзем ачкан

Туган җирем, мең-мең рәхмәт!

 

                  Кадерен бел!

Берәү дә берәүдән ким түгел,

Гомеркәй синнән дә, миннән дә уза ул.

Тик менә кемнеңдер йөрәге,

Бәгыре моңнардан сыза ул.

 

Ике кат яшәми берәү дә,

Гомерем минем дә узгын ла.

Нәкъ синең шикелле янамын,

Бер килгән сөюнең кузында.

 

Яшисе иде бергә

Икебезгә ике дөнья –
Син үзең дә, мин үзем.
Сагынабыз, яратабыз,
Кавышып булмый, бир түзем!

Икебезгә ике йөрәк –
Әмма бергә яналар.
Сагынабыз, саргаябыз –
Бик ерак шул аралар.

Икебезгә ике гомер –
Һәркем яши үзенчә.
Сагынсак та, саргайсак та
Чара юк бит түзмичә.

Икебезнең язмышларны
Кушасы иде бергә.
Сагынмыйча, саргаймыйча,
Сөеп һәм сөелеп кенә
Яшисе иде безгә!