Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Яшәлгәнен яза торам..."

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар

Әлеге кызыклы шәхес белән якыннан танышып, тыгыз мөгамәләдә бергә бергә әдәби сүз сәнгатебезгә хезмәт итә башлауга да биш ел була икән инде. Гомумән, иҗат кишәрлегем читәне аша хәл белеп, киңәшләрен биреп узган, катлаулы хәлләр килеп чыкканда, ярдәм итәргә әзер бер төркем мыеклы агайлар арасында ул һәм географик (күршеләр булып яшибез), һәм сәфәрдәш (95 % очрашуларга бергә йөрибез), һәм аталарча кайгыртучан (әтидән алты көнгә өлкән, мин аның улы белән яшьти), һәм фикердәш (кулъязмаларны бергә-бергә журналга әзерлибез) – әле тагын бик күп яклардан якын булып чыкты.

Сүзем – төп әдәби басмабыз – «Казан утлары» журналының проза әсәрләрен инде ничә еллар дәвамында үзе аша үткәрүче редактор, классик татар реалистик романының традицияләрен (күләм дә, сыйфат та, тел дә, иҗат агымы да...) саклап калып килүче романист, өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен дистә-дистә повесть-хикәяләр биргән язучы, сатирик... Камил Кәримов турында.

Язучы-әдипләрнең зур әдәби багаж төенчекләрен берәмтекләп чишә, барлый башласаң, аларның иҗади биштәр кысаларында һәркайсының үз урыны бар. Гадәтемчә, шул биштәр эченнән мин, ни өчендер, язучының тәүге әсәрен эзләргә, аның әдәбиятка нинди әзерлек белән килүен, яза башлау сәбәпләрен һәм тарихын барларга яратам.

Бу очракта да үземә шундый максат куйдым. Ниләр борчыган соң гади татар авылында салам түбәле йортта әтисез үскән, сугыштан соңгы авыр елларда михнәт чиккән егетне? Нинди хыяллар белән янган ул?

«Биштәр»гә ревизия ясаганда, һәр язучының да әлеге тәүге иҗат җимешенә юлыгып булмый. Аларның күбесенә таркаулык хас. Ә Камил Кәримовның «биштәр»ендә тәртип: үз иҗаты да, аның турында язылганнары да, башкаларның кулъязмаларына бәяләмә-рецензияләр дә, таслап-таслап, һәммәсенең дәрәҗәсен чамалап, барлап куелган. «Энекәш, хәтереңә ышанма! Теркәп куй!» – дип еш кабатларга ярата ул. Куен кесәсеннән кәгазь-каләм чыгара да, барыбызга үрнәк күрсәтеп: «Теркәп куярга кирәк», – ди, башына килгән фикерләргә сөенеп. Шул рәвешле, «теркәп куй»лар байтак җыела, блокнотлар, папкалар тула, фикерләр, деталь-символларны, җөмләләрне, инде соңрак сюжетларны каймалап, әсәрләргә әверелә...

Актара торгач, таптык без Камил Кәримовның (әле ул вакытта – Кәримов Камил) тәүге хикәясен. Моңа кадәр дә язу-сызудан читтә булмаган егетне зур әдәбиятка шушы хикәя алып килә. Аның язылу тарихы да игътибарны җәлеп итә. Язучы бу хакта болай искә ала: «Сәхнә теле» дәресе бара. Педагог – Халык артисты Асия Хәйруллина – матур сүзләрне сайлап кына, сәнгатьчә сөйләшергә өйрәтә.

– Син нәрсә язасың анда? – диде ул миңа, дәресне бүлеп.

– Хикәя күчерәм, – дим.

– Кемнекен?!

– Үземнекен.

– Бир әле монда.

Гаебемне танырга әзер идем. Ә тәҗрибәле педагог, хикәямне алып, кычкырып укый башлады да шундук туктап калды.

– Мин аны өйгә алып кайтам әле, – диде ул. Һәм, берни булмагандай, дәресне дәвам итте.

Икенче дәрескә килгәндә, Асия апа хикәямнең соңгы битенә үзенең фикерен өстәгән иде...»

«Хикәя үзенең эчтәлеге белән бик тыйнак, чиста, беркем тарафыннан пычратылмаган, яңа башланырга торган мәхәббәт турында.

Кыска гына хикәядә бик күп фикер әйтелгән. Молодец! Авыл күренеше, клуб эче, кыз, Радио апа, урам, буран, чокыр һ.б. – барысы да күз алдына килеп бара. Димәк, автор бу әйберләрне үзе бик шәп күзаллый.

Миңа бик ошады. Шулай ук минем укыганны тыңлаучы 17 яшьлек кызга да бик ошады. Бу – аның һәм минем фикер.

Имза. V-1975»

1975 елның маенда Халык артисты Асия Хәйруллинадан фатиха алган «Мәхәббәт чокыры» матбугатта һәм без бүген тукталачак «Карурманда кара песи» (Татар.кит.нәшр., 2015) җыентыгында «Ниләр уйлар икән?..» исеме астында басылып чыга.

Унынчыда укучы хикәяләүче-«мин»не мәктәптә дә, өйдә әнисе дә «кызлардан куркучылар исемлегендә» йөртә. Көннәрдән бер көнне, тәүге кар төшәр алдыннан, авылга каладан артистлар килә. Әнисе улына да билет ала, тик икесенә аерым урыннардан («гадәте шулай», «янәсе, миңа ияреп йөрер чагың үткән»), ә егетнең урыны кайчандыр бергә укыган, сигездән соң киткән, күрше авыл кызы Гөлнәфидә белән туры килә.

Хикәяләүче геройның кызга соклануын автор табышлы чагыштырулар белән оста сурәтли: «борчак сыярлык кына» мәхәббәт чокырыннан «гөлләр шытып чыгар сыман». «Чыпчыклар көтүе очып киткән тавыш чыгарып», пырхылдап куйган гайбәтче Радио Мәликә дә бүлдерә алмый аның сокланулы карашын.

Ә бу вакытта «урамга күктән кар болытлары ишелеп төшкән» икән. Егет, әле моңа кадәр тәҗрибәсе булмаса да, буранлы төндә күрше авыл кызын озатырга кирәклекне рефлексив рәвештә аңлый. Кыз да елмая – ризалыгын белдерә. «Елмаю караңгы төндә дә, буран эчендә дә күренә икән!» – дип нәтиҗә ясый хикәяләүче.

Күрше авылга җитәрәк, беләгенә «усак яфрагыдай нәни кулы» белән орынып баручы Гөлнәфидә, озатучысына тотынган хәлдә, икәүләп чокырга чумалар – кызның авылдашлары «гөл савыты» казыган, кышка туфрак алганнар икән.

Шул рәвешле, кыз йөзендәге матурлык символы – мәхәббәт чокыры чып чын Мәхәббәт чокырына әверелә: әлеге «гөл савыты» төбендә тәүге сөю хисләренең чаткысы кабына. Гөлнәфидәләр өе турысына җиткәч, кыз аның чәчләреннән кар тузанын сыпыра, «кичә генә туган каз бәбкәсе кебек йомшак», «һәр җебе шомырт чәчәгеннән эрләнгән» шарф бүләк итә. Егет үзенчә бер нәтиҗәгә килә: «Чәчләремдә сак кына кулын йөртүе бераз әниемчә дә, бераз башкачарак та иде...»

«Карурманда кара песи» китабының тагын бер бизәге – «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәясе.

«Өебез чишмә янында ук. Элек безнең чишмә авылдан читтә булган. Әбиемә су ташырга ерак, дип, бабакаем тота да йортны чишмә янына күчереп сала. Шул вакыттан бирле монда яшибез икән. Дөрес, авылыбыз да үсте инде. Чишмә белән без авылның үзәгендә хәзер. Әнием әйтә, әле ярый әбиең утын ташырга ерак дип зарланмаган, ди. Шаярта, билгеле, урманга кадәр өч чакрым бит әле. Яратышканнар дигәч тә инде...

Кеше егерме яшькә кадәр үсә, диләр. Ә авыл ничә яшькә кадәр үсә икән? Бабай сиксән җиде яшьтә үлгән, әтиемә кырык яшь, ә авылыбыз үсә дә үсә! Ахрысы, тиздән шәһәр булыр...»

Шундый фәлсәфи уйланулар белән башланып киткән хикәянең герое да – үсмер егет. Бабасыннан калган гадәт буенча, ул чишмә буйларын көри, бозын вата, Тәнзилә исемле чибәр кызның суга килешенә сукмакка көл сибеп куя. Суга килүчеләр чатнама суыкларда аларга җылынырга керә. Тик горур Тәнзилә хәтта 35 градуста да керми. «Менә әле дә, чиләкләрен тутырып, тәрәзә каршыбыздан үтеп китте. Өй түребездә рәшәткә юк, сукмак шундый якын, чиләкләрендәге суда үземнең йөземне дә күреп калдым, ул гына мине күрмәде», – ди хикәяләүче.

Бурасын үзе бураган, улагын үзе уйган («йорт сала белмәгән егеткә хөрмәт юк бездә») чишмәне беркөнне кар күмеп китә. Тирләп-пешеп сукмак ачучы егетнең фанер көрәге һаман Тәнзилә киләсе сукмакка каера – янәсе, яраткан кызы такырдан узсын. Тизрәк өлгерим, дия-дия, ул тәмам сусый, улактан бозлы су эчә, «чишмә бер мәлгә минем өчен генә челтерәде», дип горурланып та куя. Салкын тидереп, икенче көнне урыныннан да тора алмаган егет һаман чишмәне кайгырта, кемдер таеп егылгандыр, яшәү чыганагы булган суга килә алмаучылар да бардыр кебек аңа.

Көндез чишмәгә килүчеләр кереп хәл белә, арада Тәнзилә дә була. «Мәтрүшкә кайнатып эчерсәң...» – дип уфтанган, ярты авылны йөреп тә, әлеге сихәтле үләнне таба алмаган ананың хәлен тиз аңлый кыз – урманга барып, каравылчы Рәхмәтулла бабайдан мәтрүшкә алып кайта. Озакламый егет терелә.

Күрәбез, нәни мәхәббәтнең символы – бу очракта кышкы мәтрүшкәләр. Чын сөюнеке исә – халкыбыз тарихында борынгыдан сакланып калганы – мәхәббәт чишмәсе.

 «Балаларның төп эше – уку, белем алу. Балалар арасындагы иң катлаулы, төп проблемалар мәктәп чорында туа. Моңа кадәр гаилә атмосферасында һәм берничә дусты арасында үскән бала катлаулы мохиткә килеп керә. Укытучыга мөнәсәбәт, дуслар-иптәшләр, коллектив белән мөгамәлә һ.б. Менә шушы катлаулы мөгамәләләрне, бала җанының үтә катлаулы халәтен бирү – балалар язучысы өчен иң җаваплы өлкәдер. Песи һәм эт, яңгыр яву һәм буран улау, йокы килү һәм физзарядка ясау турында язу – чагыштырмача җиңел эш. Чөнки аларга анык бәя биреп була, алар гомер-гомергә шулай булып килгән. Ә мәктәп тормышы көн саен үзгәреп тора, анда көн саен яңа проблемалар, яңа традицияләр туа. Соңгы елларда бүгенге мәктәп тормышыннан язылган әсәрләрнең сирәк күренүе – балалар тормышын, аларның уй-хыялларын тирәнтен белмәүдән, өйрәнмәүдән килеп чыгадыр.

...Камил Кәримов әсәрләре гомум фоннан камиллекләре белән аерылып тора»,1 – дип язган иде әле 1977 елда ук Разил Вәлиев. Язучының «Иң гүзәл җир» хикәясе – шундыйлардан. Мәктәпләрендә үсемлекләр, хайваннар турында нинди фән булса, шуларны укыткан яшь мөгаллимә Сабира Ганиевна төп герой – Гөлчирә исемле кыз күңелендә табигатькә карата ихлас мәхәббәт уяткан. Урманчы булырга хыялланган Гөлчирә, укытучы апаларының экскурсиягә урманга чыгу турындагы хәбәрен ишеткәч, бик сөенә.

Үсмер кызның табигатькә гашыйк йөрәген бар тулылыгында аңлаган автор, алдагы хикәяләрендәге кебек үк, аны табышлы фикерләү сәләте белән «бүләкли». Гөлчирәнең укытучы апасына, табигатькә, туган җиренә һ.б.ларга соклану хисләрен Камил Кәримов түбәндәге җөмләләр белән бирә: «Аз сүзлеләр күп уйлаучан була»; «Агачлар тынып калган, әйтерсең, кояш-фотограф аларга тик торырга куша»; «Сәфәр йөргән кеше, авылына кайтып кергәч, олыгайганлыгын бик тиз сизә», – ди әни»; «Коелган яфраклар урынындагы тук бөреләр кул җылысыннан яфрак ярырлар төсле»; «Тынлыкка җил үтеп керде»; «Мин наратның ботаклары сынгаланган буыннарын санадым – ундүрт... Йөрәгем тагын да ныграк сыкранды, яшьтәш икән»; «Иң авыр тынлык, мөгаен, укытучы белән укучы арасындагы тынлыктыр»; «Ниһаять, гөрләвекләр безнең авылдан кышны алып та китте» һ.б.

Укытучы белән укучы, остаз белән шәкерт арасында гына була ала торган игътибарлы-ихтирамлы мөнәсәбәтләр хикәядә психологик яссылыкта ачыла: Гөлчирә укытучы апасының туган авылына кунакка бара, яшь мөгаллимәнең табигатьне, якыннарын, туган җирен ничек яратуын күрә, аның белән бер үк халәт кичерә һәм, иң мөһиме – төгәл нәтиҗәгә килә: ул да Сабира Ганиевна кебек мөгаллимә булачак.

Шул рәвешле, заманында Разил Вәлиев язып чыккан фикер (балалар тормышын, аларның уй-хыялларын тирәннән белү, өйрәнү) Камил Кәримовның әлеге хикәясе мисалында тагын бер кат дәлилләнә.

«Хикәя – үзе бер галәм. Димәк, бу галәмнең үзәгендә кояшы балкырга тиеш. Шул кояшсыз галәм була алмый; кояшлы галәмгә тиңләшмәгәч, язганың да хикәя була алмый. ...Хикәядә тирәли йөрергә вакыт юк. Бар да төгәл-тәгаен булырга тиеш»2 , дип язган иде хикәяләр остасы Мәгъсум Хуҗин заманында.

Әлеге «кояш» – әдәби әсәрнең фокусы турында сүз йөрткәндә, җыентык исеменә чыгарылган «Карурманда кара песи» хикәясенә тукталырбыз. Аның сюжет фокусы нәкъ менә песи образына барып тоташа.

Гомумән, песи безнең мөселман дөньясына (Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) чапаны белән һәммәбезгә мәгълүм вакыйга), Казанда гомер итүчеләргә (Әби патша фәрманы нигезендә, мәркәзебез песиләре, гаскәр-гаскәр булып, Беренче рус мәчетычкан сугышына китә) бик якын инде, һәйкәлләре дә калкып чыга. Татар халкы бу йомшаккайларга карата аеруча мәрхәмәтле. Бигрәк тә авыл җирендә, чөнки йорт-җир, каралты-кура, терлек-туар, кош-корт сагында эт торса (яшәешебезнең урам белән бәйле өлеше), йорт эче, идән асты, баз куышы, келәт, чолан кебек «төшемле» урыннар – песиләр дәүләте. Тагын шунысы бар: мәче халкы – ирекле, бәйсез. Күп очракта алар бу өстенлектән хәйләкәрләрчә файдалана да.

Алда телгә алынган хикәядә шундыйрак песи, әле җитмәсә, кара песи сурәтләнә. Әйе, русның «чёрный кот» «вәхшилеге» безнең кара песиләр язмышына соңрак үтеп керә – кара мәче белән бәйле хорафат-ышанулар, юраулар, ырым-шырымнар, мәкальәйтемнәр, аерым фольклор текстларының тарихы фәкыйрь булуы, әдәби әсәрләрдә кара песиләрнең сирәк очравы шул хакта сөйли.

Камил Кәримов үзенең кара песиен түбәндәге эпитет-чагыштырулар ярдәмендә сурәтли: «дегеткә баткан крокодил сыман»; «имән ишекне уң тәпие белән каерып ачып, теге кара песи килеп керде. Ул, педсовет утырышына чакыртылган тәртипсез укучы кебек, үз урынын алдан ук белеп, хуҗабикә белән яшь тәрбияче каршына килеп утырды»; «теге «йөз сум» акча салкын мич башында утыра». Тавык ояларында йомыркалар эчеп, авыл халкына шактый зур зыян салып йөрүче әлеге мырауҗан аркасында хуҗабикә карчык та пошаманда. Сөйгән кызына бүләк алырга йөз сум акча кирәк булган Ирис атлы егет аның өенә килеп керә, кара песине йөз сум бәрабәренә адаштырырга тәкъдим итә. Бирегә аны әлеге мәчене инде кат-кат адаштырып та нәтиҗәгә ирешә алмаган Энгель агай җибәрә.

Әлеге хикәядә автор чын сатира остасы буларак ачыла. «Карурманда кара песи»не ике катламга бүлеп өйрәнү моны ачык күрсәтә. Әсәрдә вакыйгалар ике катламда бара: «салам түбәле өй кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташкан Энгель агай» җөмләсе хикәяне ике чорга бүлә дә куя. Автор, гүя, сугыштан соңгы авыр еллардан торып бүгенге көнгә бәя бирә. Аның әсәр тукымасына чигелгән «казино», «НЛО», «домофон», «ковролин намазлык өстендә кесә телефоныннан СМС-хәбәрләр җибәрүче 87 яшьлек карчык», «колхозны раскулачивать итү еллары», «пенсияне «Экспресс-карта» ярдәмендә алу», «Интернетка компьютерын тоташтырып бирсәләр, Регина әбинең оҗмах белән элемтәгә кереп карарга да исәбе бар», «гастарбайтер», «гипермаркет» һ.б. сүз-гыйбарәләре дә, кара песине «тавыклардан грипп йоктырып, тезмәдән мәтәлеп төшкәнен күрсәм иде», «сальмонелла кыргыры», дип каргау да, кеше исемнәренең (Ирис, Энгель, Мирумир, Алекс, Луара, Октябринә, Римма, Регина, Клара әбиләр, Рафинад, Эльза, Ганс һ.б.) сәер заманчалаштырылуы да – һәммәсе шуңа ишарә.

Ирис кара песине беренче тапкыр – фермага илтеп, икенчесендә елга аръягына чыгарып адаштырып карый, ләкин мәче егеттән алда кайтып утыра. Инде кеше аягы басмаган карурман – Бимә кырына илткәч, үзе дә адаша. Бәхетенә, еракка китеп өлгермәгән кара песи Ирисне кара төндә авылга алып кайта. Рәхмәте чиксез егет аңа: «Яңа өй салып чыккач, бусагабыздан кертәм әле мин сине...» – дип вәгъдә дә бирә.

Шул рәвешле, әсәрнең фокус дәрәҗәсенә җиткерелгән кара песи образы үсмер егетнең тулы психологиясен ачып бирергә ярдәм итә.

Фаил Шәфигуллинның «...балалар өчен, балалар турында яхшы әсәр иҗат итү өчен, язучы күңелендә балачак тәэсирләренең бала чактагыча саф, самими булып саклануы мөһим. Балачак хатирәләрен, балачак тәэсирләрен саф килеш саклый алмаган язучы бүгенге дөньяга балалар күзе белән караудан мәхрүм, һәм, минемчә, тормыш материалы никадәр генә бай булмасын, аның балалар турында язган әсәрләре беркайчан да балаларны чын мәгънәсендә дулкынландыра алмый», – дигән сүзләре бар. «Карурманда кара песи» китабына тупланган хикәя-повестьларны укыгач, «Тимергали бабай хикәяте» дип аталган хикәясе укучылар өчен мәктәп программасына тәкъдим ителергә лаек дип табылгач, Фаил Шәфигуллин белән тулаем килешкән хәлдә, Камил Кәримов балалар, үсмерләр тормышын аңлый белә, балачак хатирәләрен, балачак тәэсирләрен бүгенгә кадәр саф килеш саклаган, төрле елларда актуаль булырдай әсәрләр иҗат иткән дигән фикергә киләбез.

Әйе, һәр авылның да карурманы юк.

Карурман тирәсендәге авылда үскән балалар инде «Игезәкләр йолдызлыгы»на (Татар.кит.нәшр., 2016) килеп керде. Исемнәре, портретлары, яшәү урыннары үзгәрсә дә, без ул персонажларны әллә каян таныйбыз: холыклары, сөйләшү алымнары, портретлары таныш. Язмышлары гына олыгайган, китәр юллары гына ерак: чишмә улагына Тәнзилә өчен карлы сукмак ярган хикәяләүче-«мин» су бораулаучы Фазылга әверелгән; Тәнзилә белән Әлфинә аерылгысыз тиңнәр кебек. «Кентаврлар көтүе»ндәге «мин» дә бик таныш кеше – «яшәлгәнен яза торам...» дигән автор үзе бугай. «Игезәкләр йолдызлыгы»ның Дияр карты «Тимергали бабай хикәяте»ннән күчкәндер.

Һәр герой авторның үзе белән тиңдәш һәм гел үсештә... Моның сәбәпләре тирәнгә китә. Бер чыгышында Камил Кәримов болай дигән иде: «Мин кечкенәдән «дала кошы» – йөремсәк мәзәк кебегрәк. Бүген юлда, бер атнадан өйдә; бүген сәхнәдә, иртәгә юлда; сигезәр сәгать буе өстәл янында утырып эшләргә күнекмәгән». Аны язмышлы, сюжетларга бай иҗатлы язучы итүдә әлеге факторның өлеше шактый зур.

Шулай да Камил абыйның утырып эшләргә яратмыйм, дигән фикере белән килешеп бетеп булмый. «Татар хикәяләре антологиясе»нә3 аны чын сатира остасы буларак керткән («Бака каргышы» хикәясе) Мәгъсум Хуҗин бер истәлегендә түбәндәгечә яза: «Камил Кәримов, зарланырга яратмаучы һәм эштән йөз чөермәүче әдибебез, «Ком сәгате» романының икенче кисәген күчергән көннәрдә:

– Кул талганчы күчерәм инде, – дип әйтеп куйды. – Ярты төнне узып та кителә. Шөкер, эшләнә! Рәхәт!

Редакция хезмәтеннән кайтканнан соң, өстәл янында «йомылып» утыра бит. Үзең еш кына кабатлаганча, шул кирәк сиңа, Камил дускай!»4

«Эштән йөз чөермәүче әдибебез»нең иҗатын шактый тирәнтен анализлаган әдәбият галиме Рифат Сверигин да аның бу сыйфатын әсәрләр мисалында дәлилли. «Камил Кәримов үзенең әсәрләрендә соңгы елларда әдәбиятыбызның көн тәртибеннән төшерелеп онытыла башлаган игелекле хезмәт темасын яңартып җибәрә. Тормыштагы муллыкка, яшәешнең чын хозурлыгына тик тырыш хезмәт аша гына ирешеп булуын һәркайсыбыз бик яхшы аңлый. Әмма хезмәткә мөнәсәбәт чорына, вакытына күрә үзгәргәләп тә тора. Шундый заман килде – бүген бик күпләр өчен фидакяр эш, файдалы хезмәт дигәнрәк төшенчәләрнең кыйммәте, дәрәҗәсе кимеде – алдашулы базарга корылган җәмгыятьтә «эшләп кем баеган?», «үзләренә кирәксә, әнә җүләрләр эшләсен» дигәнрәк гыйбарәләр өстенлек итә башлады», – дип яза ул «Игезәкләр йолдызлыгы» китабына кертелгән романнарга бәя биргән мәкаләсендә5 .

Чыннан да, Камил Кәримовның һәр әсәрендә диярлек хезмәткә, эш сөюче милләт героена дан җырлана. Үзе дә бернинди эштән куркып-чирканып тормаган, җитмеш төрле эшне (механик та, машина йөртүче дә, су бораулаучы да, слесарь да, балта остасы да, төзүче дә, бакчачы-агроном да, ветеринар да... – тагын әллә кемнәр ул!) чын осталарча «егып салган» әдип иҗатында башкача булырга мөмкинме соң?! Күләмле әсәрләре язылуның чишмә башында торган «Ком сәгате»ннән башлап, менә-менә каләменнән өзелеп төшәргә торган «Тургайлы болытлар»ның икенче китабы – дәвамы булачак романга (әле исемен сер итеп саклый!) кадәр шулай бу.

Язучының, Совет чоры узып, система таркалгач дөнья күргән «Ком сәгате» (2000), «Сакау күке» (2005) әсәрләрен әдәбият галиме Дания Заһидуллина социалистик реализм принцибыннан баш тарту файдасына язылган неореалистик романнар жанрында өйрәнде һәм болай дип билгеләп үтте: «Татар прозасының классик реализм кысаларына «кайтуы» кешенең, милли характер буларак, бик күп уңай башлангычларын ачып бирергә мөмкинлек тудырды»6 .

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә торган «Игезәкләр йолдызлыгы» китабына кертелгән «Ком сәгате» романы әнә шулай Мәгъсум абый Хуҗин күз алдында иҗат ителсә, «Тургайлы болытлар» романы (инде, түземсезләнеп, әсәрнең икенче китабын көтәбез) язылуның шаһитләре без булдык.

Гомумән, җыеп әйткәндә, Камил Кәримовның иҗатын югарылыкка күтәргән әдәби кыйммәтләрен без түбәндәгедә күрәбез:

– сюжет камиллеге һәм эзлеклелеге;

– актуаль проблематика һәм тематика;

– гади халык катламы вәкилләрен характер һәм тип дәрәҗәсендә уңышлы ачу;

– төп геройны төрле ситуацияләрдә (драматик, драматик-маҗаралы, көлкеле, фаҗигале һ.б.) сынап, һәрьяктан сыйфатлап бирү;

– фәлсәфи нигезнең тирән катламлылыгы;

– традицион, классик әдәбият үрнәкләреннән килгән реаль алым-чараларга тугры калу;

– пейзаж, портрет тудыру осталыгы;

– татар теленең байлыгын күрсәткән тел-сурәтләү чаралары муллыгы;

– фольклор традицияләренең дәвамы буларак, афористик табышлар, каламбур, рифмалашкан җөмләләр алымына оста мөрәҗәгать итү һ.б.

Әйе, шәп язучы булыр өчен, болар гына җитә микән?! Авторның үз биографиясе дә кызыклы, гыйбрәтле, бай булырга тиеш. Ул тикмәгә генә: «Яшәлгәнен язып барам... Язасыларын яши торам...» – димәгәндер. «Игезәкләр йолдызлыгы» һәм «Карурманда кара песи» кебек саллы, әдәбиятыбыз үсешенә зур өлеш керткән, аның тарихында калачак тагын бик күп китаплар көтәбез без аннан. Ә бу икесе, чыннан да, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек.