Өзелмәсме милли шәҗәрә?
Үс, күтәрел, исән халык!
Йолкып атсам чәнчи диеп,
Үткәннең һәр гөлчәчәген,
Бөтенлектән мәхрүм калып,
Корыр кебек киләчәгем.
Үткәннәрнең орлыгында, –
Туфрагында, зурлыгында, –
Күрәчәгем, күкләр язган.
...Батмас өчен хурлык татып,
Аныклансын, хаклык, ялган...
...Үзебезне акларгамы –
Үткән чорны гаепләдек?
Гарасатын кузгаттык та,
Аста калып, гарипләндек.
Бүгенгегә – бүгенге юл
Фикер-кояш кирәген дә,
Аңла дигән кисәтүле
Мәсләк яши йөрәгемдә.
...Карашыңда янсын чыраг!
Күтәрел син, исән халык,
Чордан чорга югарырак!
Син – баһадир, мәгърур Алып.
Торсын дөнья таңнар калып.
Хак очкыны бөек җанны
Юк, кысмасын әзер калып.
Дошман аска тартканда да,
Үткәннәрдән гыйбрәт алып,
Үс, күтәрел, исән халык!
Үс, күтәрел, исән халык!..
Ул – очачак
Әйтте беркөн, татар дәверенең
Шанлы катламнарын ачты да:
«Солтан булмасам да, олтан булып,
Үз җиремдә тынсыз куырылып
Ятасым юк аяк астында.»
Кем очарга туган, яраклашып,
Шуышудан саклар үз-үзен.
Тойган хәлдә халкы бәһаләрен,
Зурлык йөрткән күңел җәүһәрләре
Бизәр яшәвенең нигезен.
Кем очарга туган, ул – очачак –
Күк киңлеге аңа кадерле.
Шикләнмим дә, ул дөреслек эзләр,
Яңа буын офыкларын күзләр,
Атып төшергәнгә кадәрле...
Туган телем
Яшәртә дә, мине яшәтә дә,
Сабан туе – халкым бәйрәме.
Саф татарча дәшсәм, тау өстендә
Тамырлана гөлләр бәйләме.
Саф татарча шаулый урманнар да,
Саф татарча чыңлый чишмәләр.
Саф татарча җырлап тау башыннан
Хур кызлары суга төшәләр.
Саф татарча сайрый тургайлар да,
Таңны ялгап зәңгәр кичләргә.
Бердәм булса, милләт таркалмаса,
Үз астында үзе тапталмаса,
Көчем җитәр ут-су кичәргә.
Чит-ятларга үтенечем төшеп,
Җаным тәнем, бар барлыгым өшеп
Уралмам да үкенечләргә.
Татар булып җиргә туган өчен,
Татар моңын табам кайдан да.
Гаҗәпләнмәм саф татарча аһәң
Ишетелә калса айдан да.
Үз халкымның киләчәген уйлап,
Бәгырькәем меңгә теленгән.
Дөньялыктан, Раббым, аерсаң да,
Аермачы туган телемнән.
Мәңге татлы, мәңге тансык булган,
Кеше иткән соңгы телемнән.
Егам, диеп, сөлге салучылар
Табылмасын халкым биленә...
Милләт багы шаулап чәчәк атсын,
Үткәндәге бөеклеге кайтсын –
Татар телле, татар иленә!
Җирсеп яшим
Җирсеп яшим мин, каңгырып,
Сагышымны куандырып,
Чит-ят җирдә меңнәр кебек.
Киенгән дә тоташ актан,
Хәтер булып балачактан
Урап кайткан көннәр үбеп
Туймый һаман чәчләремне.
Шуңа күңел– чәчәгемме,
Кабатлыйсың, имнәр сибеп:
–Туган якның кары кайнар,
Ташы да, – дип, – мендәр кебек.
Кушылалар, гөр-гөр килеп,
Күгәрченнәр, мин кайчандыр
Көлә-көлә җимнәр сипкән.
Инде язмыш күзләремә
Һич уңмаслык сагыш чиккән.
Меңнәр алар, тамырларын
Җирсеп читтә газап чиккән.
Үз-үземне өнәмичә
Чит-ят күреп, гүя читтән
Карап торам соңгы чиктән.
Үткәннәрем күптән үткән,
Кайтмас инде урап бүтән.
...Авып төште күкрәгемә
Әтәч кунган иске читән...
Вакыт кына җиңүчедер
1
Савап түгел... чарасыздан
Ләгънәт юллап, чорны бозган
Карагруһлар оясына,
Килгәнемне хәбәр иттем
Җәбер-золым дөньясына.
Шоңкар булды гадел сүзем
Кешелеклелек кыясында.
Сүндермәдем йөрәгемнең
Газамәтле кояшын да.
Кулларыма алып сөйдем
Ак күгәрчен балаларын.
Ата-бабам каны сеңгән,
Туфрагына шаны иңгән
Иксез-чиксез далаларның,
Күккә багып, ыңгырашып
Җимерелгән калаларның
Тәмугында хәтер булып,
Әрнүле җыр яза-яза,
Мең уяндым... Бармы җирдә
Моннан авыр, олуг җәза?
Йа Ходаем, корбаннарга
Укыгандыр кем җеназа?
Үз халкымның үткәннәрен,
Бүгенгесен, киләчәген,
Тоташтырып, эзләп йөрдем
Иттифакның гөлчәчәген.
2
...Ә чор мине үги күреп,
Камчылады, ни үчедер?
Әйтмәде ул сәбәбен дә,
Яратмады ни өчендер?
Исемемне оныттымы?
Отылдыммы? Чор оттымы?
Чор да гүргә иңүчедер...
Иләк аша үткәрүче,
Җир тарихын күтәрүче
Вакыт кына җиңүчедер...
Җылы күчсен
Каләмемне торна иңрәвеннән
Саркып чыккан моңга манам да,
Кичерешләр давылында калып,
Тыныч карый алмыйм заманга.
Һәр заманны бозган яманга.
Тумыштан ук гасаби җанмынмы,
Вөҗданмынмы сызлау татыган?
Савапсызлык, әллә тәүбәсезлек
Сазлыгына минме атылган?
Күкләр шаһит...
Җирдә беркемне дә
Юк! Булмады таптап узганым.
Һава сафлансын, дип, авызымда
Тоткарладым чорның тузанын...
Атласам да, ком бураны аша
Тирбәлгәнен шәйләп гөлләрнең,
Табигатькә бәйле киләчәккә
Түшәмәдем тамыр көлләрен.
Җилдән качып, ышык эзләмәдем.
Шуышмадым елан булып та.
Мохтаҗларның соң тиенен сыгып,
Корсак үстермәдем муллыкта.
Илне талап, гаепләнмәдем дә
Оятсызлыкта, кулагайлыкта
Үткәрмәдем кебек гомеремне
Бәддогага лаек хурлыкта.
Халкым, әгәр, бөлгенлектә икән,
Күтәрелә алмам зураеп.
Егылачак минем язмышымның
Көзгесендә сынык нур таеп.
Өлешемә тиеш көмешемне
Тапмасам да бакыр таңымнан,
«Гомер бакый күшеккәннәр, сезгә,
Каным суынгач та, өегезгә
Җылы күчсен минем җанымнан...»
Туган туфрак дәшә
Таш йортларга сыймый сытылып та,
Киңлекләргә күпме омтылып та,
Бәхет кошын тапмыйм күптәннән.
Өннәремә түгел, төшләремә
Кендек каным чәчри үткәннән...
Әйтерсең лә язмыш сыный-сыный,
Сындырырга теләп кыйный-кыйный
Камчы аша мине уздырган.
Баш очымда җиде юл чатының
Кара тузаннарын туздырган.
Туздырган да газап, үкенечнең
Әрнүендә кабат тудырган.
Сагынуның сары касәсен дә,
Мөлдерәмә, күздәй тутырган.
Авыл киләчәген кайгыртудан
Нинди файда, чәчәп шәһәрдә?
Урыслашкан оныкларда безнең
Өзелмәсме милли шәҗәрә?
Мөмкин түгел канны яңарту да,
Аерылып туган җирләрдән.
...Кыш көне дә читтә җан теләнә
Мәтрүшкәләр исен – җилләрдән.
Мөмкин түгел, иңдә канат тоеп,
Үсенепләр ашу күкләргә.
...Тамырлылар һаман басуларда
Җиргә батып, җирне күтәрә.
Ил алдында алар хөрмәтлеме?
...Хыяллары ауный тупсада.
Без – шәһәрдә... Качып котылдыкмы?
Туган туфрак дәшә:
«Кайтачаксыз… үлгәч булса да...»
Тигезлек юк
Тигезлек юк... Фанилыкта
Тумаган ул, тумас та.
Кемдер уртада талпына,
Кемдер – өстә, кем – аста.
Дөнья инкыйлаб кичерсә,
Әйләнсә асты-өскә,
Ул яңадан уралачак
Мөгаен, кара төскә.
Яңа хакимлек урнашса,
Юк! Нәтиҗә үзгәрмәс.
Әйтеп булмый, бер үк ташка
Бәндә, дип, башын бәрмәс.
Аны туемсыз нәфесе
Тырнагыннан җибәрмәс.
Шикләнмим, кабат татыр ул,
Кан кою афәтен дә,
Җан кыю афәтен дә,
Тереклеккә янаучы чир –
Кеше кыяфәтендә.
Арта бара тартылганнар
Шайтан кәсәфәтенә.
Тәгәрәпләр төшмәбезме
Рухның хәсасәтенә?
Ничекләр яшәп китәрбез,
Туктатып сәгатьләрне?
Нур булуның, хур булуның
Бездәме сәбәпләре?
Шул хәсрәтнең күчәрендә
Тигезлек эзләп арыйм.
Дөньяга төрле өслектән,
Төрле халәттә карыйм...
Ачылмаган хәят
Туган көнем... Кояш чыкмаганга
Хәсрәтемне йоттым тын гына.
Иҗатыммы, әллә бар барлыгым,
Бизәкләрсез, кырыс чынбарлыгым
Бәйле караңгылык тынына?
Караңгылык, миндә яктылык та
Алмаш-тилмәш туып торамы?
Каргамы мин, киләчәккә очкан,
Авазлары мәңгелекне кочкан,
Әллә инде ап-ак торнамы?
Кинәт...кинәт...
Болытларны ертып, кояш чыкты.
Мизгел генә балкып алды да,
Яшеренде... ә мин басып калдым
Ачылмаган хәят алдында.
Нигә шулай? Болгавыр чор мине
Күтәрелмәс өчен издеме?
Галәм гакылына тоташтырып
Торган көмеш кылны өздемме?
...Тереклекнең үз кануны – канун.
Аны үзгәртәм, дип, карышу
Мөмкинме соң? Миндә кайнап торган,
Капма-каршы бергәлектән туган
Аңлаешсыз тормыш... Бары шул...
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.