Мәсәл
Мин
Көннәрдән бер көндә,
Зат алмашлыкларын туплап бергә,
Шагыйрь саллы гына шигырь язган.
Шәп баш уйлап куясы гына калган,
Ул аны алмашлыклардан эзләгән.
Әрсез «Мин!» түзмәгән:
– Бу шигырьгә Башка
Сүз юк миннән башка, – дигән.
Син дә, ул да – миннән тора аста,
Юктыр берсенең-бер өндәве дә!
«Без»ләр безләсә дә күпме генә,
«Сез»ләре дә, «алар»ы да көлке генә
– Шулармы Баш булып өскә менә?
Юк монда миңа тиң! –
Шулай дигән дә «Мин!»
Өндәвен кадап,
Баш булып утырган.
– Тәмам азды, чукынган,
Бу «мин» чыгырыннан ычкынган,
Сине, аны, безне, сезне
– Беребезне дә санламый,
Әйткәнне дә аңламый...
Алмашлыклар шулай аны сүккәннәр,
Берәм-берәм шигырь юлын сүткәннәр,
Башка шигырьгә күчеп киткәннәр.
«Мин!» калган утырып,
Өндәвенә тотынып.