Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕВ ТОЛСТОЙ (язмалар)

 

 

Бу китап Лев Николаевич башта каты авырып, аннары

чирен җиңеп Гаспрада, ә мин Олеизда яшәгән чактагы өзек-

өзек язмалардан тупланды.

Ашык-пошык языштырган кәгазь кисәкләрен мин инде җуйган

идем, күптән түгел генә бер өлешен табып алдым. Моңа

тагын Лев Николаевичның Ясная Полянадан “качуы”

тәэсиреннән язылып та тәмамланмаган хат өстәлде. Хатны,

бер сүзен дә үзгәртмичә, шул дәвердә кәгазьгә төшкәнчә

бастырам. Тәмамлый алмыйм, моны эшләү, ни сәбәпледер,

ярамый дип саныйм.

М.Горький

 

 

I

Аллаһка ымсынган уй-фикерләре аның күңелен һәрдаим бимазалап торды. Кайчакта бу – уй-фикер генә түгел, ә өстен кодрәткә каршы килү үҗәтлеге кебек тоела иде. Бу хакта ул еш уйлана. Картлык галәмәтеме, үлем киләсен сизенүеме дисәм, юк, бу аның рухындагы кешелек горурлыгыннандыр дигән гөманга киләм. Бәлки ул бераз кимсенәдер дә, кем-кем  – Лев Толстой башың белән үз ихтыярыңны илаһи тойгыларга буйсындыр әле! Әгәр ул табигать белеме фәннәре буенча галим булса, әлбәттә, шаккаткыч фаразлар кылыр, бөек ачышлар ясауга ирешер иде.

 

II

Куллары гаҗәеп иде аның – беренче карашка ямьсез дә кебек, кан тамырлары ишелеп, бүртеп тора. Әмма тәэсирле, иҗади дәрт, илһам белән яралтылган куллар. Леонардо да Винчиның да куллары бәлки нәкъ менә шундый булгандыр. Мондый куллар белән бөтенесен дә майтарып була. Гадәттә ул, сөхбәтләшеп утырганда, бармакларын аралап, хәрәкәтләндереп куя, йодрыкка йомарлый, аннары, кинәт кенә йодрыгын ачкан мәлендә, саллы сүзен әйтә. Алланың үзенә охшап китә, дияр идем. Юк, Саваофка да, олимпиянекеләргә дә түгел, ә “алтын юкә төбендә өрәңге тәхетендә утырган” рус алласына охшый. Ул кадәр үк мәһабәт булмаса да, бүтән аллалардан күпкә хәйләкәррәк түгел микән әле...

 

III

Леопольд Сулержицкийга мөнәсәбәте хатын-кызларча, бик ягымлы. Чеховны аталарча ярата, бу яратуда тудыручыга хас горурлык сизелә, ә Сулерга карата ул һәрчак мөлаем, сокланудан беркайчан да туймас сихерче кебек, аңардан кызык таба. Мондый артык хисләнүе бераз көләсене дә китерә. Әйтик, карт кызның попугайны, көчекне, мәчене яратуы кебегрәк. Сулер – безгә ят, ниндидер күз күрмәгән бер илдән килеп төшкән соклангыч ирекле кош сыман. Аның кебекләр үзәктән читтәге төбәкләрдә урнашкан нинди дә булса шәһәрнең йөзен, рухиятен үзгәртеп ташларга маһирлар. Йөзен бозарлар, ә җанын, әллә нинди мутлыклар эшләргә дуамал алгысытып, кузгатып калдырырга мөмкиннәр. Сулерны ярату җиңел, күңелле кеше, тик менә хатын-кызларның аңа кимсетебрәк караулары мине аптырата, ачуымны китерә. Бәлки, бу кимсетү түгел, ә яшерен сагаюдыр. Сулер – ышанычлы түгел. Иртәгә ни кыласын белеп булмый. Бәлки ул бомба ыргытыр, ә бәлки берәр трактирда хорда җырлый башлар. Аның дәрт-дәрманы өч гасырга җитәрлек. Яшәргә алгысыну уты аңарда хәттин ашкан, гүя ул тирләгәндә дә, артык кызган тимер кебек, очкынланып тирли.

Шулай да бервакыт Сулер Толстойның бик каты ачуын китерде. Анархизм белән мавыккан Леопольд шәхес иреге турында еш кына кайнарланып сөйли, бәхәсләшә иде. Андый чакта Лев Николаевич аны үчекли, ирештерә.

Хәтерлим әле, Сулержицкий каяндыр кенәз Кропоткинның брошюрасын табып алган да, шуны селки-селки, көне буе анархизмның шәплеге хакында җимергеч фәлсәфәгә бирелеп йөрде.

Их, Левушка, җитте сиңа, туйдырдың, – дип, канәгатьсезлек белдереп ишарә ясады Лев Николаевич. – Попугай сыман, һаман бер сүзне тукыйсың: “Азатлык, азатлык...” – кайда, нәрсәдә аның мәгънәсе? Син үзең күзаллаганча ирекле булуга ирешсәң – нәрсә үзгәрәчәк? Философик мәгънәдән чыгып караганда – төпсез бушлык, ә тормыш чынбарлыгында – син ялкау бер теләнчегә әйләнәсең. Үзең хыялланганча ирекле булдың, ди, йә, тормыш белән, кешеләр белән ни-нәрсә бәйләр соң сине?! Әнә кошлар ирекле, ә барыбер оя коралар. Син бит оя да кормаячаксың, ата эт кебек, кая телисең шунда җенси теләгеңне канәгатьләндереп көн күрәчәксең. Җитди генә уйлан бу хакта – үзең үк шуңа киләчәксең: ирек ул – бушлык, чик-чама белмәү.

Кашлары усал җыерылды, бер мәл дәшми утырды да тыныч тавыш белән өстәп куйды:

Христос ирекле була. Будда – шулай ук, икесе дә яшәешнең гөнаһын үзләренә кабул итеп, җир тормышына ихтыяри әсирлеккә төшәләр. Шуннан ары берәү дә китә алмый, берәү дә. Ә син, ә мин  кем, нәрсә?  – акыл сатарга! Без якыннарыбызга булган бурыч-вазифалардан ирекле булырга тырышабыз, югыйсә бит шул вазифаларыбызга бәйлелекне тою безне кеше иткән, мондый тойгыларсыз яшәгән булыр идек әле ерткыч җәнлек хәлендә...

Мыскыллы көлемсерәп:

Хәзерге көндә без ничек яхшырак тормыш итү хакында гәп куертабыз. Моннан файда әллә ни түгел дә кебек, шул ук вакытта аз да түгел. Менә син минем белән ярсып бәхәсләшәсең, ачуың кабарып, борының шәмәхәләнеп чыга, ә кизәнеп суга алмыйсың, хәтта сүгенмисең дә. Әгәр син үзеңне чынлап та ирекле итеп тойсаң, дөмектерер идең мине – бары шул гына.

Бераз тын утырганнан соң, өстәп куйды:

Иреклелек шунда – кайчан ки бөтенесе дә минем белән килешә, әмма ул чакта инде мин бар булудан туктыйм, чөнки без үзебезне бәрелешләрдә, каршылыкка дучар ителүләр аша гына кеше итеп сизәбез.

 

IV

Гольденвейзер, бирелеп, Шопенны уйнаганда, Лев Николаевич шундый уйларын белдерде:

Алманның кайсыдыр бер кәрлә генә патшасы әйткән бит әле: “Колларга ия булырга теләгәндә, күбрәк музыка язарга кирәк”, – дигән. Бу – дөрес фикер, дөрес күзәтү, музыка аңны томалый. Барыннан да битәр католиклар моны яхшы аңлаган. Безнең поплар, әлбәттә, чиркәүдә Мендельсон аһәңнәрен кабул итмәячәк. Тулада бер поп мине: “Христос яһүд түгел”, дип ышандырырга тырышты, югыйсә яһүд алласының улы булганын да, әнкәсе яһүдә икәнен дә таный үзе, ә барыбер: “Христосның яһүд булуы мөмкин түгел”, – дип, үз сүзен сүз итә. “Ничек соң алай булгач?” – дип сорыйм. Җилкәсен җыерып куйды да: “Сие для меня тайна!” – диде.

 

V

“Интеллигент ул – Галиция кенәзе Владимирко; ул XII гасырда ук: “Безнең чорда могҗизалар була алмый”, – дип әйткән. Шул дәвердән соң инде алты йөз ел гомер узган, зыялылар әле һаман бер-берсенә: “Могҗиза булмый, могҗиза булмый”, – дип тукыйлар. Ә бөтен халык, XII гасырдагы кебек, могҗизаларга отыры ышана бара.

 

VI

 

“Азчылыкка Алла барына ышану кирәк, чөнки аларның калган бөтен нәрсәсе дә бар, ә күпчелек мохтаҗлыктан ышана”.

Мин моны бүтәнчәрәк аңлыйм: күпчелек Аллаһка – куркудан ышана, бик азлар гына – күңел байлыгыннан. (Төрлечә аңлау булмасын өчен, әйтеп китим: дини иҗатны мин, әйтик, Христос, Будда, Мөхәммәт турында язылганнарны, сәнгать әсәре – фантастик роман кебек кабул итәм. М.Горький искәрмәсе.)

Андерсен әкиятләрен яратасызмы? – дип сорады ул бервакыт. – Марк Вовчк тәрҗемә иткәннәрне укып, мин аңламаган идем, ун еллап вакыт үткәч, китапны кулга алып кабат укый башладым да кинәт бөтен ачыклыгы белән төшенеп алдым: Андерсен бик тә ялгыз зат булган икән. Бик тә. Мин аның тормышын әйбәт белмим; азып-тузып яшәгән бугай, күп сәяхәт иткән, болар бар да минем фаразны раслый – ул ялгыз кеше булган. Шуңа күрә дә ул балаларга йөз борган. Әмма бала-чага олыларга караганда ныграк кызгана белә дию – ялгыш караш. Балалар бернине дә кызганмыйлар, аларга җәлләү хисе бөтенләй хас түгел.

 

VII

Миңа буддачыларның катехизисын укырга куша. Буддизм һәм Христос хакында ул һәрчак хискә бирелеп сөйли; Христос турында ул – аеруча дәртләнеп, пафос белән сөйләми, сүз сөрешендә бер дә күңел утының очкыннары сизелми. Христосны ул беркатлы, җәлләүгә мохтаҗ дип саный, хәер, кайчакта сокланып та ала, ләкин барыбер яратып бетерми шикелле. Шөбһәләнә дә бугай: килсен Христос рус авылына – кыз-кыркын аны көлкегә калдырачак.

 

VIII

Бүген аңарда бөек кенәз Николай Михайлович булып китте. Акыллы кеше күренә. Үзен гади генә тота, аз сөйләшә. Гәүдә торышы күркәм, күз карашы матур. Кул хәрәкәтләре салмак. Лев Николаевич, ягымлы елмаеп, аның белән әле французча, әле инглизчә сөйләште. Русчага күчеп, болай диде:

– Карамзин патша өчен язды. Соловьев озын һәм күңелсез итеп, ә Ключевский исә үз кәефен күтәрү өчен язды. Хәйләкәр: өстән генә укыйсың – мактаган шикелле, асылда – битәрли.

Кемдер Забелинны искә төшерде.

– Сөйкемле зат. Тәкъва кеше. Иске-москы җыярга ярата, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә. Ризык турында шундый итеп яза, әйтерсең лә беркайчан да туя ашамаган. Бик тә кызыклы кеше.

 

IX

Толстой – таяк тотып, җирне адымлап үлчи-үлчи барган мосафирларны хәтерләтә, алар бит монастырьдан монастырьга, бер изге кабердән икенчесенә меңәр чакрым җир үтәләр, кереп сыеныр урыннары да юк, бөтенесе дә аларны чит итә. Бу дөнья да, Аллаһ та алар өчен түгел. Гадәт буенча гына дога кылалар, ә эчтән яшерен генә Аны күрәлмыйлар; ни өчен соң әле язмыш аларны җирнең бер тарафыннан икенче тарафына куып йөртә, ни өчен? Бу кешеләр – юл кырыендагы төп, чияләнгән тамыр, таш кисәге – боларга абынып, тәнеңне авырттырырга да мөмкинсең. Кирәге бармы аларның? Кайчакта үзеңнең бүтәннәргә охшамаганыңны күрсәтеп шаккатыру, килешмәгәнеңне белдерү, бәлки, – кирәкле шәйдер.

 

Х

“Фридрих Прусский бик шәп әйткән: “Һәркем үзен a sa fason (үзенчә фр.) коткарырга тиеш”. Тагын болай дигән: “Теләгәнчә сүз көрәштерегез, әмма карусыз буйсыныгыз”. Ә инде үләр алдыннан: “Коллар белән идарә итеп арыдым мин”, – дигән. Бөек дип аталган кешеләр коточкыч каршылыклы була. Әмма ул бөтен ахмаклыклары белән бергә кичерелә. Хәер, каршылыклы булу ахмаклык дигән сүз түгел әле. Җүләр – үҗәт була, ләкин үз-үзенә каршы килми. Әйе, Фридрих сәер бәндә булган: алманнарның иң көчле патшасы дигән данга ирешкән, ә нишләптер аны хәтта Гете да, Виланд та яратмаган...”

 

XI

Кичә кичтән ул Бальмонт шигырьләре уңаеннан:

– Романтизм – дөреслекнең күзенә туры карарга куркудан килә, – диде. Сулер, аның белән килешмичә, артык тәэсирләнүдән пышылдап, патетик рухта тагын шигырьләр укырга кереште.

– Левушка, шигырь түгел, шарлатанлык бу, урта гасырларда моны “ерундистика” дип атаганнар, мәгънәсез сүз тезмәсе. Поэзия ясалма була алмый:

...үзем дә белмим ни җырласымны,

Әмма күңелдә моң өлгерә, –

дип, Фет чын халыкчан хисен белдергән әнә! Мужик та ни җырлаганын белми: “Ох, да-ой, да-эй” – ә бит кош сайраган кебек, күңел түреннән асыл җыр калка. Сезнең әнә яңаларыгыз бармактан суырып яза. Французлардагы тинтәклек – “артикль де Пари” – менә шул инде синең шигырь үрүчеләреңдә. Некрасов та шигырь-мигырьләрен тоташ көчәнеп язган.

– Ә Беранже? – дип сорады Сулер.

– Беранже – башка! Французлар белән сезнең арада нинди уртаклык бар? Алар – хисчән; рухи тормыш аларга, тән ләззәте белән чагыштырганда, ул кадәрле мөһим түгел. Французга иң мөһиме – хатын-кыз. Французлар – тузып, таушалып беткән халык. Табиблар әнә: “Үпкә авырулы кешеләр хисчән була”, – диләр.

Сулер, гадәтенчә, күп сүз болгатып, турысын әйтеп бәхәсләшергә кереште. Л.Н. аңа карап елмайды да:

– Бүген син көйсез: нәкъ кияүгә чыгарга өлгереп җиткән, ә кияү табалмаган туташ кебек...

 

XII

Авыру аны тәмам яндырып, коргаксытып чыкты кебек, ул эчтән дә җиңеләеп, үтә күренмәле булып калды, тормышка карата хәерхаһлы халәте көчәйде сыман. Күзләре – җетеләнде, карашы – үтәли тишеп төбәлә. Дикъкатен туплап тыңлый, гүя онытылганнарны яңарта, моңарчы белмәгән яңаны олы ышаныч белән көтә. Ясная Полянада ул бу дөньяда бөтен нәрсәне белгән, бүтән инде беләсе калмаган, барысы да хәл ителгән кеше шикелле тоела иде.

 

 

XIII

Әгәр ул балык булса, әлбәттә, океанда гына йөзәр иде, беркайчан да эчке диңгезләргә кермәс, елгаларны инде әйткән дә юк.

Монда бит аның тирәсендә ниндидер маймычлар кайнаша, ул ни әйтсә дә, аларга кызык та, кирәк тә түгел, дәшми торуы да куркытмый, аларга кагылмый. Аның дәшмичә тын торуы шундый мәһабәт, ул дөнья акылын туплаган чын бер дәрвиш кебек.

Гәрчә ул үзенә кирәкле темаларга күп сөйләшсә дә, тагын да күберәген әйтеп бетерми шикелле. Күңелендә – үзе дә курыккан уйлар тулгана, ахрысы.

 

XIV

Кемдер аңа Христоска багынучылар хакында язылган әкият күчермәсен җибәргән. Шундый ләззәт белән ул аны Сулерга, Чеховка, миңа укыды. Укуы – искиткеч! Шайтаннарның помещикларны җәзалавы турындагы өлешен бигрәк тә рәхәт чигеп укыды. Менә монысы миңа бик үк ошап бетмәде. Эчкерлелек аңа хас түгел иде югыйсә, әгәр аның бу мизгелдән ләззәт алуы чын күңелдән булса, бусы инде тагын да начаррак.

Аннары ул болай диде:

– Менә мужиклар сүзне ничек шәп үрә белә. Бөтенесе гади, сүз аз, ә хис – тулып ашкан. Акылның асылында сүз аз була: ярлыка, Ходаем, дигән кебек.

Әкият исә рәхимсез иде.

 

XV

Мине якын итүе – этнографик кызыксынудандыр. Ул бик аз белгән кавемнең бер заты идем мин аның карашынча. Бары шул гына.

 

XVI

“Үгез” дигән хикәямне укыганда, ул рәхәтләнеп көлде, “Телнең фокусларын” беләсең, – дип, мактап та куйды.

– Шулай да сүзләр белән оста эш итә белмисез. Бөтен мужикларыгыз да чамасыз акыллы. Тормышта бит алар, сантыйга салышып, ятышсыз сүзләр сөйлиләр – нәрсә әйтергә теләвен тиз генә аңлый алмыйсың. Юри шулай итәләр, оешып бетмәгән сүз артында – синең күңел бушатканыңны беләсе килү теләге ята. Рәтле мужик алай тиз генә акылын ачып салмый, бу аның файдасына түгел. Чөнки ул белә: тинтәк кешегә мөнәсәбәт – гади, хәйләсез, аңа менә шул кирәк тә! Аның каршында күңел изүен ачып ташлыйсың икән, ул синең бөтен йомшак ягыңны күреп-сизеп алачак. Мужик һәркемгә сагаеп карый, эчке уйларын хәтта хатынына да ачып салмый. Ә сезнең бар да күңелен җилбәгәй ачкан, һәр хикәягездә ниндидер акыл ияләренең галәми корылтае. Җитмәсә, бар да афоризм әйтеп сөйләшә – дөреслеккә хилафлык бу, афоризм – рус теленә ят нәрсә.

– Ә мәкальләр, әйтемнәр?

– Алар бүтән. Бүген генә тумаган.

– Шулай да сез үзегез еш кына афоризмнар кулланасыз бит.

– Беркайчан да! Аннары сез бөтен нәрсәне артык матурларга тырышасыз: кешеләрне дә, табигатьне дә, бигрәк тә – кешеләрне! Лесков шулай иде, бизәкләп язучы, купшы, буш, күптән инде аны укымыйлар. Беркемгә дә иярмәгез, беркемнән дә курыкмагыз – шул чакта бөтенесе дә әйбәт булыр...

 

XVII

Миңа укырга биреп торган көндәлек дәфтәрендәге бер юл сәерлеге белән аптырашта калдырды: “Бог есть мое желание”.

Бүген, көндәлекне кайтарып биргәндә: “Нәрсәне аңлата бу?” – дип сорадым.

Күзләрен кысып, дәфтәр битенә карады да:

– Тәмамланмаган фикер, – диде. – Бәлки мин болай дип әйтергә теләгәнмендер: бог есть мое желание познать его... Юк, алай түгел... – дип, көлеп куйды да, дәфтәрне көпшә итеп бөтереп, кафтанының мул кесәсенә тыкты. Аллаһ белән әллә нинди, аңлап булмаслык мөнәсәбәттә ул, кайчакта миңа “бер өндәге ике аю” халәте кебек тоела.

 

XVIII

Фән хакында.

“Фән ул – шарлатан алхимиклар тарафыннан ясалган алтын коелмасы.

Сез аны гадиләштереп, бөтен халыкка аңлашылырлык итәргә уйлыйсыз икән, димәк, бихисап ялган акча басачаксыз. Халык, бу тәңкәләрнең асыл бәһасенә төшенгәч, безгә рәхмәт әйтмәс бит”.

 

XIX

Юсупов паркында йөрибез. Ул – Мәскәү аксөякләренең хокуклары турында мавыктыргыч итеп сөйләп бара. Клумбада, урталай бөгелеп, филнеке кебек юан ботларын ялтыратып, мул имиләрен дерелдәтеп, олы гәүдәле рус хатыны эшли иде. Ул, хатын ягына игътибар белән карап торды да:

– Менә шушындый кариатидалар иңендә тора бу дуамал, мәһабәт ил. Мужиклар, хатын-кызлар бил бөгүдән, салым җыюдан гына да түгел, чын мәгънәсендә халык каныннан тора. Әгәр дә дворян катлавы вакыт-вакыт менә шушындый алашалар белән кан яңартмаса, күптән инде зәгыйфьләнеп, үлеп бетәр иде. Минем замандагы аксөяк яшьләрнең көч-дәрманын юкка исраф итүе – бер эзсез, җәзасыз кала димени? Аннары, азып-тузып арган күпләр, тынычланып, асрау кызларга өйләнеп, таза, шәп нәсел калдырдылар. Һәрхәлдә, бу очракта да мужик көче коткарды. Ул һәрчак әзер тора. Шулай кирәк, нәселнең бер яртысы – көчен үзенә файдаланырга, икенче яртысы, кушылып, куе авыл канын да бераз эретергә тиеш. Бу – файдага.

 

XX

Хатын-кызлар турында бик теләп, француз романчылары кебек күп сөйли, әмма аның рус мужигы кебек тупас әйтеп куюлары, бигрәк тә баштагы чорда мине изә иде.

Бүген, миндаль чаукалыгында йөргәндә, ул, Чеховка төбәлеп:

– Яшьлектә азгынлыкка хирыс идегезме? – дип сорады.

Антон Павлович, оялчан көлемсерәп, сакалын сыйпап, нәрсәдер мыгырданып куйды; Лев Николаевич, диңгез ягына күз төбәп:

– Мин чамасыз ... – дип, җөмлә азагында ул, башка орган кебек, мужикларча саллы сүз кулланды. Әйтерсең лә башка, ипле сүз таба алмый. Шуңа охшаш сүзләр аның кабарынкы мыегы астыннан солдат тупаслыгын җуеп, гадәти булып, табигый яңгырап чыга. Беренче очрашкан чаклар хәтергә килә: минем “Варенька Олесева”, “Егерме алты һәм берәү” хикәяләре турында гәпләшәбез. Гадәти күзлектән караганда, аның һәр җөмләсе “әшәке” сүзләр чылбырыннан тора. Мин, кыенсынып, гарьләнеп тә куйдым: әйтерсең лә мине бүтән телне аңларга сәләтсез дип саный. Хәзер инде төшенәм: моңа хәтер калу – акылсызлык булган.

 

XXI

Менә ул кипарис астында таш эскәмиядә утыра; арыган, ябык, бөрешкән гәүдәсе Саваофка охшаган, кызылтүш артыннан кабатлап, сызгырынгалап, кәефен күтәрә. Кош каракучкыл яшеллек арасына посып җырлый. Ә ул, үткен карашлы күзләрен кыса төшеп, иреннәрен балаларча очлайтып, кошка ияреп, сызгыргандай итә.

– Шаша бит кошкай! Өздерә! Күр, син аны?!

Мин аңа кызылтүшләрнең холкы бик тә көнчел икәнен әйттем.

– Гомере буена – бер җыр, ә үзе көнчел. Ә адәми затның күңелендә – йөзләгән җыр, шулай да аны көнчелектә гаеплиләр – гаделме соң бу? – диде ул, үз-үзеннән сорагандай, һәм уйга талды... – Шундый мизгелләр була, ир кеше, беркатлыланып, хатын-кызга ачылып китә, үзе турында белмәскә тиешне дә сөйләп ташлый. Сөйли дә оныта, ә хатын-кыз онытмый. Көнләшү – бәлки әле җаныңны түбәнсетүдән, көлкегә каласы килмәүдән туган куркудан киләдер. Хатын-кызның к...ны тотканы түгел, җаныңны йомарлаганы куркынычрак.

– Бу фикерегез “Крейцерова соната”да бирелгән тойгыларга каршы килә бит, – дигәч, сакал-мыекларына кадәр елмаю нурын таратып, ул:

– Мин кызылтүш түгел, – диде.

Кич белән йөрергә чыккач, көтмәгәндә болай дип әйтеп куйды:

– Ир кеше җир тетрәүләрне, коточкыч авыруларны, җан сызлануларын кичерә, әмма гомер-гомергә аның өчен иң хафалысы – йокы бүлмәсе, ятак газабы. Шулай булган һәм шулай булачак.

Моны әйткәч, ул вәкарь белән елмаеп куйды. Кайчакта шулай була: эчтән изеп, гел әрнетеп торган, ниндидер авырлыктан кинәт котылган кебек, рәхәт итеп елмая иде ул. Нинди дә булса уй-фикер аның җанына талпан кебек кадала; ул аннан тиз генә котыла алмый, канын эчәргә җай бирә, тулышып, өлгереп җиткәч, үзеннән-үзе тәгәрәп төшкәнен көтә белә.

Еш кына әйтә иде:

– Мавыктыргыч итеп сөйли беләсез, китапча түгел, үз сүзләрегез белән, саллы итеп.

Телдә киткән чатаклыкларны һәрчак искәртеп, үз-үзенә генә сөйләнгән кебек, тавышын күтәрми генә әйтеп куя:

– “Подобно” дигән сүз янәшәсендә – “абсолютно”... Югыйсә “совершенно” дип тә әйтеп була бит!

– “Хәлсез субъект” – рухлары бөтенләй туры килмәгән шушы ике сүзне рәттән куярга мөмкинме? Әйбәт түгел...

Тел куәсенә карата артык бәйләнчек булып тоела иде кайчагында. Бервакыт әйтә:

– Кайсыдыр язучыны укыганда тап булдым: “Кошка” һәм “кишка” н сүзләрен бер фраза эчендә кулланган. Чиркангыч! Укшый яздым.

Тагын үзалдына сөйләнгәндәй:

– Подождем, под дождем – болар арасында нинди уртаклык бар?

Парктан кайтып кергәч әйтә:

– Әле генә ишеттем, бакчачы: “Насилу столковался”, – ди. Сәер бит? Якорьларны коялар, өстәлне түгел. “Ковать” һәм “толковать” фигыльләре ничек бәйләнә ала? Филологларны яратмыйм, мавыгучан халык, әмма тел өлкәсендә аларны җитди хезмәтләр көтә. Без үзебез дә аңламаган сүзләр белән эш итәбез бит. Әйтик, “просить” һәм “бросить” фигыльләре ничек яратылган?..

Еш кына Достоевскийның теленә туктала иде:

– Язганы шыксыз иде, сизеп торам, кыланып, юри ямьсез итеп язды. “Идиот”ында сүзләрне ничек бөгәрләп китерә: “В наглом приставании и афишевании знакомства”, – ди. Мин уйлыйм, “афишировать” дигән сүзне ул юри гарипләтә, чөнки Көнбатыштан кергән чит-ят сүз. Кичереп булмаслык хаталар да җибәрә: мисалга, Идиот: “Ишәк – миһербанлы, яхшы кеше”, – ди, ләкин берәү дә көлми бит, гәрчә бу сүзләрдән соң көләргә яисә ничек тә булса искәрергә тиешләр иде. Ул аны үзеннән мыскыллы көлеп йөргән өч бертуган сеңелкәшләр янында әйтә бит. Бигрәк тә Аглая каршында.

Аның бу китабын мактамыйлар, төп уңышсызлыгы шунда: кенәз Мышкин – эпилептик. Әгәр сәламәт булса – аның самими, чиста күңеле безне әсир итәр иде. Әмма аны сәламәт адәм итеп сурәтләргә Достоевскийның кыюлыгы җитмәгән. Шунысы хак: ул, гомумән, сәламәт-таза кешеләрне яратмый иде. Үзе авыру булгач, бөтен дөнья авыру дип ышана иде...

Сулер белән икебезгә “Сергий атакай”ның ничек түбәнлеккә төшүе хакында укыды – рәхимсез күренеш. Сулер, иреннәрен чөмәйтеп, дулкынланудан кыбырсып куйды. “Син нәрсә, ошамыймы әллә?” – дип сорады Лев Николаевич.

– Артык аяусыз, Достоевскийдагы кебек. Ул кызын әйтерием, күкрәкләре дә тәбикмәк кебек. Нишләп соң ул чибәр, сәламәт хатын-кыз белән гөнаһ кылмый?

– Бу очракта инде гөнаһ кылуны аклап булмас иде. Беркем күз төшермәгән кызны җәлләп гөнаһланган, дип кичерергә мөмкин әле.

– Мин аңламыйм мондыйны.

– Син күп нәрсәне аңламыйсың, Левушка, син хәйләкәр түгел...

Безнең янга Андрей Львовичның хатыны килде дә, сүз өзелде. Сулер белән икесе флигельгә кереп киткәч, Лев Николаевич болай диде:

– Леопольд – мин белгәннәр арасында иң чиста кеше. Ул шундый: ярамаганны фәкать кемне дә булса кызганудан гына эшли.

 

XXII

Еш кына ул Аллаһ турында, мужиклар, хатын-кызлар хакында тәмләп сөйли. Әдәбият аның өчен гүя чит өлкә – бик сирәк, саран гына кузгатып ала. Хатын-кызга ул килешеп булмаслык дошманлык аша карый, әгәр инде Кэти яисә Наташа Ростова кебек булмасалар, ягъни җитәрлек дәрәҗәдә тар фикерле түгелләр икән – шәфкать көтмә. Бу инде – бәхетле мизгелләрне күпме булдыра алган, шул чаклы чумырып алырга өлгерә алмаган ир затының дошманлыгы, ә бәлки – “тәннең түбән ләззәткә омтылышына” каршы рухның дошманлыгыдыр? Бу – “Анна Каренина”дагы кебек салкын дошманлык. Якшәмбе көнне Руссоның “Тәүбә”се хакында Чехов һәм Елпатьевский белән гапләшкәндә, ул “тәннең түбән ләззәткә омтылышы”н  бик мәгънәле аңлатып бирде. Сулер бөтен сүзләрен дә язып барды, аннары, кофе кайнатыр өчен шул кәгазьләренә ут элдереп, спиртлы лампаны кабызды. Үткәнендә ул Лев Николаевичның Ибсен хакындагы әйткәннәрен язып барган кәгазьләрен утка бирде. Лев Николаевич туй йолаларының символик мәгънәгә ия икәнен мәҗүси бер хис белән, мавыгып сөйләгән иде. Кайбер фикерләре В.В. Розановныкы белән чагыша да иде – бу язмаларын да Сулер югалткан булып чыкты.

 

XXIII

Иртән Феодосиядән аңа штундистлар (Библияне үзләренчә аңлатырга тырышучылар) килгән. “Таза, нык бәдәнле ир-егетләр”, – дип, бүген көне буе алар турында сокланып сөйләде. Табында да аларның мәзәк сүзләрен мисалга китереп, сабыйларча эчкерсез көлде.

Аштан соң террасага чыккач, болай диде:

– Күп тә үтмәс, без халык телен бөтенләй аңламый башлаячакбыз. Менә без әйтәбез инде: “прогресс теориясе”, “тарихта шәхеснең роле”, “фән эволюциясе”, “дизентерия” дибез. Ә мужик: “Без капчыкта ятмый”, – ди, һәм бөтен теорияләрең, тарихларың, эволюцияләрең кызганыч, көлке булып кала, чөнки кеше аңламый торган нәрсәнең халыкка кирәге юк. Әмма мужик безләрдән көчлерәк, яшәүчәнрәк. Нидер булыр да, без дә, атцур кавеме кебек, бетәрбез, ахрысы. Әйткәннәр бит бер галимгә: “Бөтен атцурлар кырылып бетте, монда бер попугай калган, алар телендә берничә сүз белә!” – дигәннәр.

 

XXIV

“Тәне белән – хатын-кыз ирләргә караганда эчкерсезрәк, ә уе – ялган. Әмма алдаган мәлендә ул үз-үзенә ышанмыйча ялганлый, Руссоны әйтәм: үз ялганына үзе ышана”.

 

XXV

“Достоевский үзенең акылдан язган бер персонажы турында: “Ул үзе ышанмаган кешегә хезмәт итүе аркасында үзеннән дә, башкалардан да үч алып яши”, – дип яза. Чынбарлыкта Достоевский үзе турында язган, дөресрәге, үзе турында нәкъ шулай әйтә ала”.

 

XXVI

– Чиркәүнең кайбер сүзләре гаҗәеп аңлаешсыз, мисал өчен: “Господня земля и исполнения ее” дигән сүзләрнең мәгънәсе нидә? Бу бит – изге язмадан түгел, ә ниндидер популяр фәнни материализмнан.

– Бу фикернең мәгънәсе кайда да булса шәрехләнгәнме сезнең? – дип сорады Сулер.

– Мало что у меня истолковано... “толк-то есть, да не втолкан весь”, – диде дә хәйләкәр елмайды.

 

XXVII

Ул авыр, мәкерле сораулар бирергә ярата:

– Үзегез турында нәрсә уйлыйсыз?

– Хатыныгызны яратасызмы?

– Сезнеңчә, ничек, минем улым Лев талантлымы?

– Сезгә Софья Андреевна ошыймы?

Аның каршында алдашу ярамый.

Бервакыт ул миннән:

– Сез мине яратасызмы, Алексей Максимович? – дип сорады. Бусы инде – баһадирның шуклыгы; Новгород шамакае Васька Буслаев яшь чагында шундый хикмәтләр чыгара торган була. Сугышырга җыенган кебек, үчекләп, сынап карый. Кызык бу. Әмма үзеңә кагылса, күңел кабул итми. Ул – шайтан, ә мин сабый гына әле, кагылмаска иде бит миңа.

 

XXVIII

Гади генә әйткәндә, бәлки мужик аның өчен күңел болгаткыч истер, шул исне гел тоеп торганга, ихтыярсыздан аның хакында сөйләргә мәҗбүрдер.

Кичә кич мин аңа генерал хатыны Корнэ белән ничек сугышуым хакында сөйләдем. Ул, күкрәген уа-уа, нечкә тавыш белән кыраклап, күз яшьләре бәреп чыкканчы, рәхәт чигеп көлде.

– Көрәк белән! Күтенә көрәк белән, ә? Кирәк бит! Зур көрәк идеме?

Бераз хәл алгач, җитдиләнеп:

– Сез әле кызганыбрак суккансыз, бүтән берәү булса, башына тондырыр иде. Йомшак кылангансыз. Аның сезгә теләге булганны аңладыгызмы соң?

– Хәтерләмим инде, аңлаганмындыр дип уйламыйм.

– Ничек инде! Шулай икәне күренеп тора ич!

– Уемда бүтән нәрсә булган ул чакта.

– Бүтәнме-юкмы – барыбер! Сез, күрәм, хатын-кызга бик хирыс түгел. Сезнең урында бүтән берәү булсамы, үзенә каратып, карьера эшләр, йортка хуҗа булып алыр, аннары шул хатын белән бергәләп, типтереп  эчеп ятар иде.

Бераз тын торганнан соң:

– Мәзәк сез. Үпкәләмәгез – бик мәзәк кеше сез! – дип өстәде. Шунысы сәер: аяусыз, усал булырга бөтен мөмкинлегегез бар, ә сез шәфкатьле. Нык кеше сез, монысы әйбәт...

Бераз дәшми утырды да гамьле итеп әйтеп куйды:

– Акыл шәрифләрегезне аңлый алмыйм, бик тә чытырманлы, ә менә йөрәгегез – акыллы.. Акыллы йөрәк!

 

И с к ә р м ә. Казанда яшәгән чакта мин генерал хатыны Корнэга ишегалды себерүче сыйфатында ялланган идем. Иреннән тол калган француз ханым үсмер кызларныкы сыман бәләкәй аяклы, юантык гәүдәле иде; һәрвакыт сусап ачылган тере күзләре гаҗәеп матур иде. Иргә чыкканчы ул, минем уемча, вак-төяк сатучы яисә пешекче, яисә “күңел күрүче мәгъшука” булгандыр. Иртәдән үк эчеп ала, ишегалдына йә бакчага юка күлмәге өстенә кызгылт сары төстәге халат салган килеш кенә чыга, аягына татар теккән сәхтиян читек кигән, баш түбәсенә аннан-моннан гына тараштырып өеп куйган куе чәче, таралып, алсу битенә, ачык муенына төшкәләп тора. Яшь шайтан, француз көен шыңшып, бакча буйлап йөренә, минем эшләгәнне карап тора, вакыт-вакыт кухня тәрәзәсенә килеп:

– Полин, давайте мне что-нибудь, – дип дәшә.

“Нәрсә дә булса” дигәне һәрчак бертөрле – боз салынган стаканлы шәраб.

Йортының түбәнге катында өч ятимә кыз яши, әтиләре интендант-генерал каядыр китеп олаккан, әниләре – үлгән. Генерал хатыны Корнэ бу туташларны җене сөйми, төрле низаглар чыгарып, алардан котылмакчы иде. Русча ул начар сөйләшә, әмма сүгенүе шәп, саллы йөк төяүчеләрнеке кебек. Шундый тыйнак, нигәдер курку кичергән моңсу, яклаучысыз туташларга мөнәсәбәте миңа бер дә ошамый иде аның. Бер көнне, төш җитәрәк, кызлар икәүләшеп бакчада култыклашып йөриләр иде, кинәт генеральша каяндыр кайтып керде, салмыш иде, кычкырып, туташларны бакчадан куа башлады. Алар карусыз гына борылуга, Корнэ калиткага аркылы басты да, русның үткен сүзләрен сайлап, ат өркетерлек итеп сүгенергә тотынды. Сүгенмәвен, туташларны үткәреп җибәрүен үтенгән идем, ул миңа төбәп акыра башлады:

– Я снай тибе! Ти – им лязит окно, когда ночь...

Мин, кызып китеп, иңеннән умырып тотып, калиткадан читкә этәргән идем, ычкынып китте дә ал ягы белән миңа таба борылды, халатын ачып ташлап, күлмәк итәген күтәрде дә ярып салды:

– Я луччи эти крис!

Мин үз-үземне тыеп кала алмадым, гәүдәсен бордым да көрәк белән йомшак “мендәренә” китереп ордым. Ул калиткадан чыгып очты, ишегалды буйлап йөгерә-атлый, шаккатып, өч тапкыр кабатлады:

– О! О! О!

Ышанычлысы Полинадан паспортымны алдым да (ул да һәрчак кызмача, әмма бик мут иде) бар байлыгым сыйган юл капчыгын култык астына кыстырып, ишегалды буйлап капкага таба киттем. Кулына кызыл яулык тотып тәрәзә янында торган генеральша кычкырып калды:

Я не звать полис – нитщего – слюший. Иди еще назади... Не надо боясь...

 

XXIX

Мин аңардан:

Познышевның: “Табиблар меңнәрчә, йөз меңнәрчә кешене үтерделәр, үтереп торалар”, – диюе белән килешәсезме? – дип сорадым.

Моны белү бик кызыкмы сезгә?

– Бик.

– Алай булгач, әйтмим! – дип, эре кул бармаклары белән уйнап, хәйләле көлемсерәде.

Искә төште: аның бер хикәясендә медицина галиме белән авылның ат врачы чагыштырыла: “Гильчак”, “почучей”, “спущать кровь” дигән сүзләр шул ук нерв, ревматизм, организм кебек мәгънәләрне белдерә түгелме соң?” Боларны бит Дженнар, Беринг, Пастерларны белгән кеше әйтә. Мут та соң!

 

ХХХ

Сәер бит, ул кәртле уйнарга ярата. Ничек кенә әле, онытылып, кызып китеп уйный. Куллары шундый сизгерләнә, гүя ул кәрт кәгазьләрен түгел, ә бармаклары арасына тере кошны яшерә.

 

ХХХI

“Безгә гомер, һичшиксез, аның соң минутына кадәр гаярь көрәшеп яклар өчен бирелгән”, – дип Диккенс бик акыллы әйткән. Үзе югыйсә, язучы буларак, артык самими, лыгырдык, фикерле дә түгел. Ә шулай да романны беркем булдыра алмаганча әйбәт төзи. Бальзактан шәбрәк. “Китап язарга күпләр алгысый, ләкин бик сирәкләр генә язган китаплары өчен соңыннан ояла”, – дип кемдер әйткән бит. Бальзак оялмаган, Диккенс та... икесенең дә йомшак әсәрләре аз түгел. Шулай да Бальзак барыбер даһи, бүтәнчә әйтеп булмый – даһи...

Кемдер Лев Тихомировның “Мин ни өчен революционер булудан туктадым” дигән китабын алып килгән. Лев Николаевич китапны өстәлдән алды да, болгый-болгый, болай диде:

– Бу китапта сәяси үтерешләр, мондый көрәшнең анык идеягә корылмавы турында әйбәт әйтелгән. Мондый идеяне, ди, җан кыючы, акылына килеп, фәкать анархиягә ирешкән шәхеснең чиксез хакимлеге, җәмгыятьне, кешелекне күрәлмавы гына тудыра ала. Бу – дөрес фикер, әмма анархия дип китап хатасы киткән, аны монархия дип алыштырырга кирәк. Әйбәт, дөрес идея, моңа бик күп террорчы абыначак әле, мин намуслыраклары хакында әйтәм. Кем тумыштан үтерергә ярата – ул абынмый. Аның абыныр каршылыгы юк. Әмма ул – террорчылыкка эләккән гади бер җан кыючы...

 

ХХХII

Кайчакларда ул, Идел төбәгеннән килгән хәреф ятлаучы сектантка охшап, үз-үзеннән канәгать булып, башкаларны күрәлмаска әйләнә; фани дөньяның яңгыравыклы дәү кыңгыравына килешми болай. Кичә әйтә миңа:

– Сезгә караганда мин мужиграк, мужиклыкны сездән яхшырак тоям.

Йә, Хода! Кирәкми аңа моның белән мактану, кирәкми!..

 

ХХХIII

“Тормыш төбендә” пьесасыннан бер өзекне кычкырып укыдым; ул дикъкать биреп тыңлады да:

– Нигә дип яздыгыз моны? – диде.

Булдыра алганымча аңлатып бирдем.

– Бездә гел шулай: бөтен нәрсәгә әтәч кебек сикереп менәргә торалар. Менә тагын сез... бөтен тишек-тошыкларны үз буявыгыз белән буйыйсыз. “Алтын укасы коела, дуңгыз тиресе кала”, – дип Андерсен әйткәнне онытмагыз. Ә безнең мужиклар: “Бар да үтә, бердәнбер – дөреслек кала”, – диләр. Бизәкләргә кирәкми, соңыннан үзегезгә кыен булыр. Аннары... бигрәк купшы тел, фокуслар белән, алай бармый. Гади итеп язарга кирәк, халык әнә нинди гади итеп сөйли, бәйләнешсез дә кебек, барыбер шәп! Мужик,  укымышлы барин кызы кебек: “Әгәр дүрт һәрвакыт өчтән зуррак икән, нишләп өчтән бер дүрттән бердән зуррак?” – дип сорап тормый. Күз буяуларың кирәкми.

Ул мин укыганнан бер дә канәгать түгел иде. Бераз тын утырганнан соң, каядыр читкә карап, кашларын җыерып әйтте:

– Картлачыгыз әйбәт тәэсир калдырмый, аның шәфкатьле булуы ышандырмый. Актер – әйбәт кенә. “Мәгърифәт җимешләре” белән танышмы сез? Минем андагы пешекче сезнең актерга охшаган. Пьеса язу – авыр эш. Фахишәгез әйбәт чыккан, андыйлар булырга тиеш. Тормышта андыйларны күргәләгәнсездер бит?

 – Күрдем.

– Әйе, бу сизелә. Дөреслек һәркайда ярып чыга. Күп урында үзегездән чыгарып сөйлисез, шуңа да үзенчәлекле характерлар тудыра алмагансыз. Бар да бер чыбыктан. Хатын-кызны аңлый алмыйсыз шикелле, аларның берсе дә уңышлы чыкмаган, берсе дә. Хәтерләмисез аларны...

А.Л.ның хатыны килеп чәйгә чакырды; ул, өстәл яныннан торып, шулкадәр җитез-җитез атлап китте ки, әйтерсең әңгәмә тәмамланганга сөенгән иде.

 

ХХХIV

– Күргән иң куркыныч төшегез ниндирәк иде?

– Мин төшләрне сирәк күрәм, хәтердә дә калдыра алмыйм. Шулай да күргән төшләремнең икесе гомергә истә калыр, мөгаен. Бервакыт мин күк гөмбәзен төче авыруы кыяфәтендә, черек итеп күрдем: яшькелт-сары төстә, йолдызлары да әллә нинди – нурсыз, яссы түгәрәк шикелле, җемелдәмиләр дә, арык кеше тәнендәге бетчәләр кебек. Күгәрек күк йөзеннән, еланга охшап, салмак кына, кызгылт төстәге яшен уты шуыша, йолдызларга тиеп-тиеп китә; ул кагылган йолдыз шунда ук бүселә башлый, шарга әверелә дә тавышсыз гына челпәрәмә килә, урынында төтен кебек кара тап кала, ул да тиз арада үлекләгән, сыек күк битендә сеңеп югала. Шулай итеп, йолдызлар бер-бер артлы чатнап коелып, бөтенесе дә сүнеп беттеләр, күк гөмбәзен коточкыч караңгылык басты, аннары йомарлам-йомарлам оешып кайный башлады һәм кисәк-кисәк умырылып, сыек дерелдәвек рәвешендә минем башка коелырга тотынды, ертык-умырыклар арасыннан, түбә калаена охшаган ялтыравык караңгылык чагылып китә иде.

Лев Николаевич болай диде:

– Бу инде сезнең белекле китаплардан килә, астрономиядән ни дә булса укыгансыздыр да саташып бастырылгансыз. Ә икенче төшегез?

– Икенче төш: карлы киңлек, шундый тигез, кәгазь бите кебек, ник бер калкулык, ник бер куаклык булсын, сирәк кенә урында кар астыннан берән-сәрән чыбык очлары шәйләнә. Шул үле дала карында офыктан-офыккача, соры эз булып, күренер-күренмәс юл сузылган. Юлдан соры төстәге киез итекләр атлап бара – үзләре генә.

Аның шүрәленеке кебек йөнтәс кашлары күтәрелде, миңа сынап карап торды, уйланды.

– Куркыныч бу! Сез чынлап та шулай күрдегезме, уйлап чыгармыйсызмы? Монысы да китап шаукымыннан.

Кинәт, ачуы чыккан кебек, бармаклары белән тез өстенә шапылдатып, сүзен кырыс кына дәвам итте:

– Сез бит эчкече түгел? Кайчан да булса эчүгә бирелеп, аннары ташлаганга да охшамыйсыз. Ә бит бу төшләрегездә ниндидер сәрхүшлек бар. Алман язучысы Гофманның әнә ломбер өстәлләре урам буйлап чабыша, аның бөтен язганы шундыйрак, чөнки ул эчкече булган, безнең грамоталы кучерлар әйтмешли – “калаголик”. Буш итекләр бара – бу бит, чынлап та, коточкыч! Уйлап чыгарган булсагыз да, – бик яхшы! Куркыныч!

Көтмәгәндә ул сакал бөртекләренә кадәр яктырып елмайды, бит очлары хәтта янып чыкты.

– Күз алдына китереп карагыз инде: Тверской буйлап капылт кына ломбер өстәле йөгереп чыга, акбур тузгытып; такталары шапы-шопы килә, яшел тукымасында язылган саннарга чаклы күренә – акциз түрәләре анда өч тәүлек буена күз дә йоммыйча кәртле уйнаганнар, өстәл болардан гарык булып чыгып качкан, – дип, рәхәтләнеп көлде дә миңа ышанып бетмәвенә хәтерем калуны сизенеп:

– Төшләрегез табигый түгел, китап шаукымыннан дигәнемә үпкәләдегезме әллә? – диде. – Үпкәләмәгез, була бит шулай, һич уйламаганда, кабул итәлмаслык дәрәҗәдә ниндидер хикмәт башка килә, син аны уйлап чыгаруыңа үзең дә ышана алмыйсың, төштә күргәнгә сылтап калдырасың. Бер карт помещик сөйләгән иде: төшендә ул, урман эчләп бара торгач, далага килеп чыга; дала түреннән калыккан ике калкулык кинәт хатын-кыз имиләренә әверелә, имиләр арасыннан кара йөз күтәрелеп килә, тасрайган күзләре урынында – ике тонык ай. Ул үзе бу мәлдә хатынның аяклары арасында басып тора. Каршында– тирән, кара упкын – аны үзенә суыра, имеш... Шуннан соң помещикның чәчләре агара башлады, куллары калтыравыкка әйләнде, сулар белән дәваланырга дип, чит илгә табиб Кнейпка китеп барды. Ул шундыйрак нәрсә күрергә тиеш иде инде, чөнки азгын бәндә иде.

Минем җилкәмнән кагып:

– Сез эчкече дә түгел, азгын да түгел – каян килә мондый төшләр? – диде.

– Үзем дә белмим.

– Үзебез хакында без берни дә белмибез шул!

Ул тирән итеп сулыш алды, күзләрен кыса төшеп уйланып торды да тагын өстәп куйды:

– Берни дә белмибез!

Бүген кичкырын, һава суларга чыккач, ул мине култыклап алып әйтте:

– Итекләр үзләре генә бара диген, ә?! Буп-буш итекләр – шап-шоп, ә кар шыгырдый! Шәп бит! Шулай да сез – китапча. Ачуланмагыз, әйбәт фал түгел бу, бик комачаулаячак бу сезгә.

Минем аңа караганда китапчарак булуым икеле, ә менә бу юлы ул миңа,  үзенең аклануларына карамастан, аяусыз рационалист булып күренде.

 

XXXV

Кайчакларда шулай тоела: ул әле генә күз күрмәгән дөньялардан килеп төшкәндер кебек; анда башкача уйлый-хисләнәләрдер, бер-берсенә мөнәсәбәтләре дә үзгәдер, хәтта йөрешләре, телләре бүтәнчәдер. Почмакта утыра ул әнә, арыган, соры гәүдәсенә гүя чит җирләрнең тузаны сарган, телсез шикелле, ятсынган күз карашын дикъкать белән төбәп барын да күзәтә.

Кичә төш турысында ул кунак бүлмәсенә нәкъ менә шулай – җаны еракка ашкан шикелле килеп керде, диванга утырып торды да, кинәт учы белән тезләрен ышкып, чыраен сытып, әйтеп ташлады:

– Бу әле бөтенесе дә түгел, юк бөтенесе түгел!

Арабызда үтүк кебек тупыйк һәм тинтәк күренгән берәү:

– Сез нәрсә турында? – дип сорап куды.

Ул аның аша үткен карашын йөгертеп алды да, алга таба авышыбрак, табиб Никитин, Елпатьевский һәм мин утырган терраса ягына ым кагып:

– Сез ни хакында гәпләшәсез? – дип сорады.

– Плеве турында.

– Плеве... Плеве турында...

Гүя ул бу исемне беренче кат ишетә – уйга калып, бераз тын утырды да, кош кагынгандай кинәт талпынып, сүрән генә көлемсерәп, сүзгә кереште:

– Бүген иртәдән бирле башымда сантый уйлар тулгана; кабер ташыннан укыдым дип кемдер әйтте миңа:

Под камнем сим Иван Егорьев опочил,

Кожевник ремеслом, он кожи все мочил,

Трудился праведно, был сердцем добр, но вот,

Скончался, отказав жене своей завод,

Он был еще не стар и мог бы много смочь,

Но бог его прибрал для райской жизни в ночь

С пятницы на субботу страстной недели…

Шулайрак дәвам итә инде... – диде, аннары шактый гына утырганнан соң, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, башын чайкый-чайкый:

– Кешенең ахмаклыгында, әгәр төбендә явызлык ятмаса, күңелне кузгата торган сөйкемлелек була... Һәрчак шулай... – диде.

Ул арада төшке ашка чакырдылар.

 

 

XXXVI

“Исерекләрне җенем сөйми, ләкин эчеп алгач, күз алдында үзгәреп, кызыклы кешегә әверелгәннәр дә очрый, ул – телгә осталык, ул – матур фикерли белү, елдамлык, сүз байлыгы дисеңме. Андый очракта мин шәрабка фатиха бирәм”.

Сулер сөйләде: Лев Николаевич белән Тверской буйлап баралар икән, Толстой ерактан ук ике кирасирны күреп ала. Хәрби киемнәрендәге җизләрен кояшта елтыратып, бер төптән чыккан шикелле, бер аяктан атлап киләләр икән болар, йөзләре дә яшьлек һәм көч-дәрманнарыннан канәгать калудан балкыган.Толстой канәгатьсезлек белдерә башлаган:

– Нинди тантаналы ахмаклык! Таяк белән кыйнап өйрәтелгән җәнлекләр кебек...

Әмма кирасирлар килеп җитеп алар белән тигезләнгәч, Толстой туктала да, ягымлы караш белән озатып калып, соклануын белдерә:

– Нинди чибәрләр! Борынгы римляннар кебек, ә, Левушка?! Ул кодрәт, ул чибәрлек – йә, Ходаем! Адәми затның чибәрлеге – нинди күркәм, нинди затлы!

 

XXXVII

Эссе көн иде, ул мине түбәнге юлда куып җитте; атка атланып Ливадиягә барышы икән. Тәбәнәк, тыңлаучан татар атына утырган, соры киемнән, гөмбә кебек ак киез эшләпәсе астында гөнҗәлә чәч, сакал-мыек, болай ул гномга охшаган.

Атын тыя төште, мин тезген янәшәсеннән теркелдим. Сүз ара сүз чыгып, В.Г. Короленкодан хат алуымны әйттем. Толстой, ачуы кабарып, сакалын селкетеп алды:

– Ул Аллага ышанамы?

– Белмим.

– Иң мөһимен белмисез икән. Ул – ышана, әмма атеистлар каршында уңайсызлана.

Көйсезләнеп, күзләрен усал кысып, үзалдына мыгырдана башлады. Үземнең артык икәнемне сизеп, мин китәргә ниятләгән идем, туктатып калды:

– Кая сез? Мин атлатып кына барам.

Тагын сукранган кебек итеп:

– Сезнең Андреев та атеистлардан ояла, Аллага ышана бит югыйсә, Аллаһ аның өчен – дәһшәтле.

Бөек кенәз А.М.Романовның биләмәләре чигендә юл уртасына бер-берсенә бик якын килеп баскан бертуган өч Романов гәпләшеп тора иде: Ай-Тодор хуҗасы, Георгий һәм тагын берәү, Дюльбердан Петр Николаевич иде шикелле. Һәрберсе вәкарьле, эре гәүдәлеләр. Юлны ике тәгәрмәчле фаэтонга җигелгән атлар бөягән, җитмәсә, кырыйда, аркылы килеп, иярле ат басып тора. Лев Николаевичка үтеп китәргә ара юк иде. Ул Романовлар ягына кырыс, таләпчән карашын төбәде. Ә тегеләр аңа кадәр үк аркалары белән борылып басканнар иде. Иярле ат бер урында таптанып алды да кырыйгарак чигенде, Толстойның атын үткәреп җибәрде.

Ике минутлап сүзсез барганнан соң:

– Таныдылар бит ахмаклар, – диде.

Тагын бер минуттан соң: – Ат аңлады Толстойга юл бирергә кирәклеген, – диде.

 

 

XXXVIII

“Барыннан да битәр – үзегезне үзегез өчен саклагыз, шул чакта кешеләргә дә артып калырсыз”.

 

XXXIX

“Нәрсә ул – белү? Менә мин беләм: мин – Толстой, язучы, минем хатыным, балаларым, чал чәчем, ямьсез чыраем, сакалым бар – боларның барысын да паспортка язалар. Җан хакында паспортка язылмый, мин бары шуны беләм: җан Аллаһка сыгынырга тели. Ә Илаһ үзе ни? Минем җаным аның бер бөртегеме? Кем уйлана белә, аның өчен ышану кыен бирелә, ә Аллаһныкы булу өчен, фәкать Аңа ышанып кына яшәп була. Тертулиан әнә: “Фикер – үзе явызлык” дигән”.

 

XL

Үзенең вәгазьләре бертөрлерәк булуга карамастан, чиксез күпкырлы бу – әкияти зат.

Бүген паркта Гаспра мулласы белән гәпләшеп торуын күзәттем дә... мулла каршысында ул үзен гүя соңгы көннәре хакында фикер алышу сәгатьләре җиткән ышанучан-беркатлы гади бер мужик кебек тота. Әллә инде юри куырылып баскан, нык бәдәнле, саллы гәүдәле татар каршында ул буе кечерәеп калган бер картлач шикелле күренә, җаны гүя яшәү мәгънәсе хакында тәүге тапкыр уйга калып, үзен бимазалаган сорауларны бирергә куркып тора. Йөнтәс кашларын гаҗәпләнгән рәвешле күтәргән, түземсез, елдырым утлары сүндерелгән күзләре сагаюлы ачылып-ябыла. Күпләрне чарасыз калдыра торган, үтәли тишеп караган күз алмаларын сүрелтеп, ул мулланың киңчә йөзенә төбәлгән. Яшәү мәгънәсе, җан шәрифе, Хак тәгалә хакында ул муллага “балаларча” сораулар бирә, гадәттән тыш елдамлык белән Корьән шигырьләрен Инҗилнеке һәм пәйгамбәр тәфсирләре белән бер-бер артлы чиратлаштырып әйтә. Чынында ул бөек артистка, акыл иясенә хас булганча, гаҗәеп сәнгатьле итеп уйный иде.

Берничә көн элек кенә ул Танеев һәм Сулер белән музыка хакында сөхбәтләшеп утырганда үзенең искиткеч соклауын белдерде, хәтта аның шулай соклана алуы, дөресрәге, соклана белү сәләте үзенә дә ошый иде. “Музыка хакында бөтенесенә караганда да әтрафлырак, тирәнрәк итеп Шопенгауэр язды”, – диде. Сүз уңаеннан Фет турында көлкеле анекдот сөйләде. Музыканы “җанның телсез догасы” дип атады.

– Ничек инде – телсез? – дип сорады Сулер.

– Сүзсез булганга. Фикергә караганда аһәңдә җан күбрәк. Фикер ул – акча янчыгы, анда – тиеннәр, ә аһәң керләнмәгән, асылы саф.

Ягымлы, самими сүзләр сайлап, ләззәт белән сөйләгән җиреннән ул, кинәт кенә сакалы куелыгыннан елмаеп, иркәләгән кебек йомшак кына әйтеп куйды:

– Бөтен музыкантлар да тилемсә кешеләр. Музыкант – никадәр талантлырак, шул кадәр чикләнгәнрәк була. Шунысы сәер: аларның барысы да диярлек дингә бирелгән.

 

XLII

Кирәкмәгәнне сөйләүчеләрне ул тыңламый да, аларга ышанмый да. Асылда ул сорамый, ә сорау ала. Сирәк әйберләр җыючы кебек, коллекциясенең бөтенлеген бозмаганны гына үзенә ала.

 

XLIII

Почтаны барлаганда әйткәне:

– Шаулаган булалар, язган булалар, үлеп китсәм, бер елдан сораячаклар бит: – Толстой? Ә-ә, теге итек тегәргә маташкан графмы һәм аңа нәрсәдер булган, – әйеме, шул үземе?

 

XLIV

Берничә тапкыр мин аның йөзендә, күз карашында чагылып киткән аерым бертөрле хәйләкәр елмаю күрдем, үзе яшереп куйган әйберен үзе дә уйламаганда табып алып, канәгатьлек кичергән кешенең елмаюы иде ул. Каядыр яшергән дә оныткан, кая гына куйдым соң ул кирәкле әйберне дип, күпме көннәр буена эчке бер хафалану кичереп йөргән. Бу хафалануын сизеп алырлар да аңа нинди дә булса этлек эшләрләр дигән курку кичергән. Кинәт кенә табып алган бит. Шатлыгы бөтен вөҗүденә таралган, моны сизүләре дә борчымый аны, бөтенесенә хәйләкәр елмаю аша карап әйтә шикелле:

“Мине берни дә эшләтә алмыйсыз”.

Кайдан, нәрсәне тапканы хакында – ләм-мим.

Аңа карап гаҗәпләнеп туя алмыйсың. Шулай да аның белән еш күрешү авыр, ә инде бер түбә астында, җитмәсә икең бер бүлмәдә яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Бу – бөтен нәрсәне көйдергән кояшлы чүлдә калган кебек булыр иде, ә кояш үзе, кара төн чиксезлеге белән куркытып, сүнеп бара.

 

Х А Т⃰

Әле генә Сезгә хат җибәрдем. “Толстойның качуы” турында телеграмма алдым да, уемда, Сездән аерылмыйча, тагын язам.

Бу хәбәр хакында ни дә булса әйтергә теләгәнем бәлки буталчык чыгар, бәлки артык кискен, усал да әйтелер – сездән гафу үтенәм, чөнки мин шундый халәттә, әйтерсең лә бугазымнан кысып алып, тынымны буалар.

Аның белән күп тапкыр сөхбәтләшеп утырган булды. Кырымда, Гаспрада чагында янына еш килә идем, ул да миңа бик теләп килә иде, бөтен китапларын да йотылып яратып укыган кеше буларак, мин аның турында,

_________________________

⃰ Хат 1910 елның 3(16) ноябрендә В. Г. Короленкога язылып та тәмамланмаган һәм җибәрелмәгән, аннары бу бүлеккә тагын М. М. Коцюбинский һәм Е.П. Пешковага язылган хатлардан өзекләр кертелгән.

гомум караштан аерымрак, кырысрак хөкем чыгарсам да, моңа хакым бар дип саныйм. Бүтәннәрдән калышып фикер йөртмим, аның кебек тә катлаулы, каршылыклы, даһи мәртәбәгә бөтен яктан да килгән гүзәл кеше юк. Гүзәл, дип, киң тарафка куеп, гадәти сүзләргә сыялмый торган аерым бер мәгънә салып әйтәм. “Карагыз, гаҗәеп кеше яши бу җирдә!” дип, һәммәсе ишетерлек итеп кычкырасы килү теләген уята торган ниндидер җене бар иде аның. Ул галәми колачлы булса да, беренче чиратта кеше иде – кешелек кешесе.

Әмма мине үҗәт, залими омтылыш белән Лев Николаевич Толстойның тормышын менә шуңа җиткерергә тырышу – “житие иже во святых отца нашего блаженного болярина Льва” – менә бу мине аңардан ерагайта иде. Сез беләсез микән, ул күптән инде “газап кичерергә” әзерләнә иде; Евгений Соловьевка, Сулерга моның әлегәчә барып чыкмавына үкенүен дә белдергән. Әмма ул үз ихтыяры ныклыгын гадәти сынап карау өчен газапка дучар ителүне генә күздә тотмый, ә максатчан, кабатлап әйтәм, үз дини өйрәтмәләренең басымын көчәйтү өчен, үзалдына аяусыз максат куеп, вәгазьләрен кире кагылмаслык дәлилләп, үз интегүләре мисалында, кешеләр каршында изгеләндереп – кабул кылырга мәҗбүр иттерергә тели, кабатлап әйтәм – мәҗбүр иттерергә! Чөнки белә, вәгазьләре җитәрлек дәрәҗәдә ышандыра алмый; Сез аның үз өйрәтмәләренә-вәгазьләренә, үз шәхесенә карата шикләнүләрен белдергән гыйбрәтле мисалларны, вакыты җиткәч, көндәлекләреннән укырсыз. Ул белә: “газап чигүчеләр, интегүчеләрнең сирәкләре генә деспот, залим булмый кала” – ул барын да белә! Ә шулай да әйтә: “Үз фикерләрем өчен газап чиксәм, тәэсире бөтенләй бүтәнчә булыр иде”, – ди. Нәкъ менә шушы карашы мине аңардан читләштерә иде, чөнки мин моны ирексезләү дип тоям, теләге: намусымны йолып, биләп алу, тәкъвалы кан җемелдәвенә күмү, муеныма догмат камыты кидерү.

Ул еш кына теге дөньядагы үлемсезлек хакында мавыгып сөйли, әмма аңа күбрәк дөньяның бу ягындагысы ошый иде. Чын, асыл төшенчәдә чын милли әдип буларак, ул галәми күңелендә милләтнең бөтен җитешсез якларын, тарихыбыз биргән җәза-имгәнүләрне туплаган иде.

Аның 1905 елда язган “Интеллигенция, дәүләт, халык” дигән хатын искә төшерегез әле, хәтер калдыргыч, яманлыкка сөенү түгелмени! Сектантларча: “Әһә, мине тыңламадыгызмы!” – дигәне аңкып тора. Үз сүзләренә үк нигезләнеп мин шул чакта болай дип хат язган идем: “Ул “күптән инде рус халкы турында, һәм аның исеменнән әйтү хокукын җуйды”, чөнки мин шаһиты: үз янына эчен бушатырга дип килгән халыкны ул тыңларга да, аңларга да теләмәде”. Хатым зәһәр килеп чыкканга, мин аны җибәрмәдем.

Менә хәзер ул, үзенең уй-фикерләренә югары мәгънә бирү өчен, бәлки, соңгы сикерешенә талпынгандыр. Василий Буслаев кебек, ул, гомумән, сикерергә ярата иде, ә кыйбласы – һәрчак изгелеген раслау, нур такыясы (нимб) ягына юнәлгән булыр. Бу – инквизиторлык, гәрчә өйрәтмәләре Россиянең борынгы тарихы белән, даһиның шәхси вөҗдан газаплары белән акланса да. Аныңча, изгелеккә – гөнаһлардан куаныч алып, тормышка булган ихтыяр көчен кол итү юлы белән ирешелә. Кешеләрнең яшисе килә, ә ул: “Җирдәге тормыш берни тормый!” – дип ышандырмакчы. Россия кешесен моңа бик җиңел ышандырып була... Гомумән алганда, ул, әлбәттә, Платон Каратаев та, Аким да, Безухий да, Неклюдов та түгел – болар табигать һәм тарих тарафыннан Толстойча яратылмаганнар. Үз вәгазьләрен тагын да ныгыту өчен генә ул аларны төзәтте. Шунысы инкарь ителерлек түгел: тулаем алганда, Русь ул – түбәндә – Тюлин, югарыда – Обломов. Тюлинның кем икәненә 1905 ел шаһит. Ә Обломовның кем икәнен граф Лев Николаевич Толстойдан, А.Буниннан карагыз, үз даирәгезгә күз салыгыз. Ерткычларны һәм жуликларны бер кырыйда калдырыйк, алай дисәң дә... ерткыч та бит бездә гадәттән тыш милли – карагыз сез аңа, явызлыгы өстенә ул әле җирәнгеч куркак та. Ә жуликлар, гадәттәгечә, милләтсез була.

Лев Николаевичның күп ягын мин дә күрәлмас дәрәҗәгә җитә яза идем, шул җанны изә иде. Шәхесенең чамасыз, хәтта артык дәрәҗәдә купайтылуында – иләмсезлек, җир чак күтәреп торган Святогор-баһадир шаукымы бар иде. Әйе, ул бөек! Мин нык ышанам: сөйләгәннәреннән тыш, күп кенә әйтелми калган серләре аның дәшмәвендә иде. Хәтта көндәлекләрендә дә ул ачылып бетми – тын кала, ул нәрсә беркайчан да, беркемгә дә ачылмаячак та. Кайчакларда гәпләшеп утырганда, ул “нәрсә” чагылып китә, миңа һәм Л.А. Сулержицкийга укырга биреп торган ике көндәлек дәфтәрендә дә кинаяле сизелеп ала; миңа калса бу – “бөтен расланган карашны инкярь итү”, тирән, аяусыз нигилизм, моның җирлеге – актык чиккә җиткән, беркем арындыра алмаган өметсезлеге һәм ялгызлыгыннан килә. Болай ук та ачык итеп моны аңа кадәр беркем дә тоя алмагандыр. Икеләнми әйтәм, еш кына ул күңел төбендә кешеләргә карата битарафлык саклый иде. Ул – шундый да биеклектә, кодрәткә ия ки, ә тегеләр аның өчен вак чебен өере, мәшәкате, ыгы-зыгылары белән көлке дә, мескен дә. Ул алардан бик ераклашкан, япан чүл уртасына җиткән дә, үзенең бар ихтыяр көчен киереп, бер ялгызы “иң мөһим хикмәтне” – үлемне күзәтә.

Гомере буе үлемнән курыкты, күрәлмады ул аны, гомере буе җан янәшәсендә аны “арзамас бүкәе” тетрәтеп торды: аңамы соң, Толстойгамы үлү? Бөтен җиһан аңа төбәлгән; Кытай, Һиндстан, Америкадан – һәр тарафтан аңа таба тере кан тамырлары сузылган, аның җаны – һәммәсендә дә, гомерлеккә! Нигә әле әлмисактан килгән канунны бозып, табигатькә үзенең бер кешесенә җисми үлемсезлек бирмәскә, ди, нигә? Ул, әлбәттә, төптән уйлап эш итүчән, могҗизага ышанмаслык дәрәҗәдә акылга ия кеше, икенчедән, ул – шукланырга, сынап карарга ярата, күз күрмәгән казармага эләгер алдыннан, куркудан, чарасызлыктан дуамалланган яшь рекрут шикелле кылана иде. Хәтерлим әле, Гаспрада савыгып чыкканнан соң ул, Лев Шестовның “Ницше һәм граф Толстой өйрәтмәләрендәге яхшылык һәм явызлык хакында” дигән китабына карата А.П. Чеховның “ул китап миңа ошамады” дигәненә җавап итеп, болай дигән иде:

  • Ә менә мин мавыгып укыдым. Кыландырыбрак язылган, ә барыбер кызыклы. Әгәр эчкерсезлектән килсә, әдәпсезләрне дә яратам ич мин. Менә ул: “Асыл хакыйкать кирәкми”, – дигән, дөрес бит: нигә аңа хакыйкать? Барыбер – үләчәк.

Шул мәлдә, әйткән сүзенең аңлашылып бетмәвен сизенеп, өстәп куйды:

– Уйланырга өйрәнгән кеше, ни турында гына уйланмасын – ул үзенең үлеме хакында уйлый. Бөтен философлар да шундый. Үлем киләсе булгач, нинди асыл хакыйкать булырга мөмкин, ә?

Аннары ул: “Бөтенесе өчен дә уртак бердәнбер асыл хакыйкать – Аллаһны ярату”, – дип, бу теманы салкын гына, арыган халәттә уртага салды. Төшке аштан соң, террасага чыгып утыргач, теге китапны тагын кулына алды да: “Толстой, Достоевский, Ницше үз сорауларына җавап тапмыйча яши алмыйлар иде, алар өчен бөтенләй җавапсыз калуга караганда, теләсә нинди җавап табу кулайрак” дигән җирен укып көлде:

– Менә нинди кыю чәч кыркучы ул, турыдан-туры әйтә бит: мин үземне алдадым, димәк – бүтәннәрне дә. Бу бит ачыктан-ачык күренеп тора...

– Ә нишләп чәч алучы? – дип сорады Сулер.

– Болай гына, – диде ул үзалдына уйланып. – Башка килде дә. Авылда мужиклар арасына килеп эләккән көяз, затлы Мәскәү парикмахеры искә төште дә. Хәрәкәтләре купшы, назәкатьле, кыланып бии, бөтенесенә өстән генә җирәнеп карый.

Бу сөйләшүне сүзгә-сүз китерәм, мин аны, үземне мавыктырган күпләре кебек үк, кәгазьгә төшергән идем. Мин дә, Сулержицкий да еш кына язып барган идек, әмма Сулер, миңа килешли, Арзамас юлында язмаларын югалткан булып чыкты. Бу яктан ул – таркау кеше иде, Лев Николаевичны хатын-кызларча ярата үзе, ә мөнәсәбәте ничектер сәер, гүя – аңа өстән, вәкарь белән карый. Мин дә үземнең язып барган кәгазьләремне каядыр тыкканмын, таба гына алмыйм, Россиядә кемгәдер биреп калдырганмын, ахрысы.

Мин Толстойны бик игътибар белән күзәтә идем, чөнки мин тере, асыл дингә табынучыны гел эзләдем, эзлим һәм гомер соңынача эзләячәкмен. Бервакыт А.П. Чехов, безнең культурасызлык хакында зарланып торды:

– Әнә Гётеның һәр сүзен язып барганнар, ә Толстойның фикерләре һавада эреп югала. Соңыннан, аңга килеп, тотыначаклар истәлек язарга – алдашачаклар бит, – дигән иде.

Аннары Шестов мәсьәләсендә Лев Николаевич болай диде:

– “Куркыныч өрәкләргә карап яшәргә ярамый бит инде” дигән. Каян белә ул ярый-ярамыйны? Әгәр ул белсә, өрәкләрне үз күзе белән күргән булса, пүчтәкне язмас, гомере буе җитди гамәл кылган Будда кебек, бүтән нәрсәгә тотыныр иде.

Шестовның яһүд икәнен исткәрткәч:

– Булмас, – дип ышанычсыз гына әйтеп куйды Лев Николаевич. – Юк, ул яһүдкә охшамаган; дин тотмаган яһүд булмый, хет берне табып әйтегез ... юк.

Кайчакта шулай тоела: бу карт сихерче үлем белән уйный бит, үчекли аны, ничек тә хәйләләмәкче була: мин синнән курыкмыйм, мин сине яратам, мин сине көтәм. Ә үзе, җете күзләрен кысып күзәтә: “Нинди микән син? Синең артыңда, тегендәрәк ни бар? Син мине тулаем юк итәсеңме, әллә инде ни дә булса яшәп калачакмы?”

Аның: “Миңа әйбәт, миңа коточкыч әйбәт, миңа искиткеч әйбәт” дигәне сәер тойгылар уята. Шунда ук өстәп куя: “Газап чигәргә иде”. Интегәсе килүе – монысы дөрес; секунд та икеләнмичә әйтәм, ул, әле авыру хәлендә дә төрмәгә эләксә яисә сөргенгә җибәрсәләр, чын күңеленнән куанып, газап таҗын кияр иде. Бәлки газап чигү аныңча үлемне күпмедер дәрәҗәдә аклау, аңлаешлы итү, кабул кылуны җиңеләйтүдер. Әмма аңа беркайда да рәхәт түгел иде, ышанып әйтәм, беркайчан да, беркайда да: “акыллы китапларга чумганда да”, “ат иярендә дә”, “хатын-кыз күкрәгендә дә” ул “җир оҗмахының” ләззәтен төбенәчә кичерә алмады, чөнки ул аек акылы өстенлек иткән, тормышны, адәми затларны үтәли күрә белгән кеше иде. Бервакыт болай диде:

– Габдрахман хәлифә бу тормышта бәхетле ундүрт көн кичергән, минеке алай ук түгел бугай. Чөнки мин беркайчан да үзем өчен, күңелем өчен дип яшәмәдем, яши дә белмәдем; кешеләр өчен, тыштан гына яшәдем.

А.П. Чехов аңардан чыгып киткәндә миңа әйтте: “Мин аның бәхетсез булуына ышанмыйм”, – диде. Ә мин ышанам. Әмма аның “тыштан гына” диюе дөрес түгел, әлбәттә, ул кешеләргә, ярлыларга үзеннән артканны бирә барды; аларны укырга “мәҗбүр итү”, бергә күңел ачу, яшелчә, җиләк-җимеш кенә ашап тору, мужикны ярату, үзенең, ягъни, Лев Толстойның дини фараз-әңгәмәләренең гөнаһсызлыгына ышану – аңа ошый иде. Нәрсәдер сонарга кирәк, йә канәгатьләнеп, йә шөгыль табып китсеннәр, югалсыннар гына! Күнегелгән газаплы, ә кайчакта уңайлы тоелган ялгызлыгында “төп сорау” бимазалаган тома упкын каршында калдырсыннар гына үзен.

Русның бөтен вәгазьчеләре дә – Аввакумнан һәм бәлки Тихон Задонскийдан калганнары – салкын кешеләр, чөнки алар җанга тәэсир итүчән дини өйрәтмәләргә ия түгелләр иде. Мин үземнең “Тормыш төбендә” дигән пьесамда Луканы нәкъ шундый карт итеп сурәтләдем дә: аны кешеләр түгел, ә “барыннан да бигрәк нинди булса да җавап табу” кызыксындыра. Ирексездән кешеләр белән каршылыкка килгәндә, ул аларны үзенә комачау итмәсен өчен генә юаткан була. Мондый бәндәләрнең бөтен акыллы фикере, вәгазьләре эчкә яшерелгән, чиркану аша бирелгән сәдака кебек, вәгазь-өйрәтмәләре исә фәкыйрь сүзләргә төрелгән, ялварулы иде: “Дүрт ягың кыйбла!” Аллаһны вә якыннарыгызны яратыгыз, ә дүрт ягыгыз – кыйбла! Аллаһны каһәрләгез, ерактагыны яратыгыз һәм – дүрт ягыгыз кыйбла! Калдырыгыз мине, мин дә бит үлемгә дучар ителгән кеше!”

Нишлисең, бу шулай һәм озакка. Бүтәнчә булмый һәм булачак та түгел, чөнки кешеләр кавеме җәфалардан арып тинтерәгән, бер-берсеннән коточкыч аерылган, бөтенесе дә җан җелеген суырып торган ялгызлык белән тышауланган. Әгәр дә Лев Николаевич чиркәү белән килешүгә барса, мине әз генә дә гаҗәпләндермәс иде. Бу очракта аның үз мантыйгы: бөтен кешеләр дә чүп, хәтта епископ булса да. Ә чынлыкта, туры мәгънәдә килешү барып чыкмас та иде, аның өчен бу акт: “Үземне күрәлмаучыларны ярлыкыйм” дигән мантыйкый бер адым гына. Христианнарча адым, ә төбендә җиңелчә генә мыскыллы елмаю яшеренгән; моны – акыллы затның тинтәкләрдән үч алуы дип аңларга булыр иде.

Ни турында, кирәкмәгәнгә, ни язам соң әле мин? Җанымда эт улый, ниндидер кайгы киләсе шәйләнә. Менә газеталар бәйләме килде, бар да ачык хәзер: сезнең анда “легендалар тудыра” башлаганнар – торган, яшәгән, ди, ялкаулар вә эш сөймәүчеләр, ә ирешкәннәре – изгелек иясен табу. Уйлап кына карагыз, өмете өзелгәннәренең башы иелгән, күпләрнең күңеле – буш, яхшыларның күңеле кайгы белән тулган хәзерге халәтебездә ил өчен бу бит бик зарарлы.

Ач-ялангачлар легендага тартыла. Шуның белән – изелүен, вөҗдан газабын басарга тырыша. Менә шушы теләкне канәгатьләндерергә тырышачаклар инде хәзер, кирәкми иде “житие блаженного и святого”, югыйсә ул үзенең кеше булуы белән бөек һәм изге иде, кеше буларак ул чиктән тыш әрнүле матур иде, кешелек кешесе. Мин бу очракта үз-үземә каршы да киләм, әмма анысы мөһим түгел. Аның – Аллаһны эзләп табарга талпынуы үзе өчен түгел, ә кешеләр өчен иде, чөнки кешене ул үзе сайлаган тыныч чүлдә калдырып киткән иде. Христос кальбендәге каршылыкларны оныттырыр өчен – аның рәвешен гадиләштереп, сугышчанлык башлангычын йомшартып, ул безгә Инҗил бирде. “Күктән юллаучы ихтыярына” күндәм булырга чакырды. Һичшиксез, Толстой Инҗиле кабул итәргә җиңелрәк, чөнки рус халкының сырхавына тәңгәл килә. Ни дә булса бирергә кирәк иде бит инде бу халыкка, “төп нәрсәдән” диккатьне алып, күпме зарланырга, җирне тетрәтеп күпме ыңгырашырга мөмкин. Ә “Сугыш һәм дөнья” һәм тагын шул исәптән, башкалары – шыксыз рус җирендәге кайгы-өметсезлекне тынычландыра,юата алмый иде.

“Сугыш һәм дөнья”ны ул үзе: “ялган тыйнаклыкка бирелмичә” – “Илиада” дип атаган. М.И. Чайковский “Балачак”, “Үсмерчак” хакында да үз авызыннан шундый бәя ишеткән.

Әле генә Неапольдан журналистлар килеп китте, берсе Римнән үк кубарылган. Миннән “Толстойның качуы” турында фикер ишетәселәре килә, “качу” дип туп-туры әйтәләр бит әле. Сөйләшәсем килмәде. Аңлыйсыздыр, әлбәттә, җаным хәвефле ярсыган мәл, минем Толстойны изге итеп күрәсем килми; шулай гөнаһлардан хали булмыйча калып үтәли гөнаһка манчылган бу дөньяда йөрәккә якын мисалда калсын. Пушкин һәм ул – безнең өчен алардан да бөек һәм кадерле беркем дә юк...

Лев Толстой үлде.

Телеграмма килде, анда артык гади итеп әйтелгән: үлде.

Бу хәбәр йөрәккә бәрде, ачынулы сагыштан үксеп еладым, менә хәзер, ярымаңсыз бер халәттә, аны ничек белгән-күргәнемне хәтердән барлап, җанны авырттырып, аның турында сөйлисе килә. Табутта ятуын күз алдыма китерәм: инеш төбендә шомарган таштай ятадыр кебек, чал сакалы куелыгына – күпләр өчен ят булган, алдандыра торган елмаюы яшеренгәндер кебек. Каторга мәктәбен үткән куллары, ниһаять, тынычланып, кушырып куелгандыр. Бөтенесен дә үтәли күрә торган күзләрен хәтерлим, һавадан укмаштырып, һәрчак нидер әвәләгән шикелле хәрәкәтчән бармаклары, фикерләү рәвеше, шаяртулары, мужиклардан йоккан хикмәтле сүзләре, тонык тавышы. Күзаллап карыйм да... биниһая олы тормыш мәйданын колачлаган бу зат – үзе – акыл иясе, үзе – дәһшәтле.

Бервакыт мин аны шундый бер мәлендә күрдем, андый халәттә күрү аны, бәлки, кемгә дә насыйп булмагандыр. Гаспрада ул яшәгән җиргә барырга дип чыктым да Юсуповлар биләмәсе турыннан, диңгезгә терәлгән яр астыннан бара идем, ташлар арасыннан аның кечерәеп калган курач гәүдәсен искәреп алдым; таушалганрак төссез җилән, ямьшек эшләпә кигән. Яңагын учына сөяп, сакалының көмешсу бөртекләрен бармак арасында бөтерә-бөтерә еракка, диңгез киңлегенә төбәлгән, аяк очына тәгәрәп килгән карусыз яшькелт дулкыннар, куштанланып, карт күрәзәчегә үзләре хакында нидер сөйлидер шикелле. Болытлы да, кояшлы да көн иде бу. Кабарынкы ташларны болыт күләгәләре ара-тирә сыйпап уза, тагын кояш ялтырап чыга, шул ташлар белән бергә картның гәүдәсе дә бер караңгылана, бер яктыра. Бер-берсенә әүмәлгән зур-зур ташлар – чатнаган җыерчыклы, кичәге штормнан соң, исе аңкып торган суүсемнәр белән капланган. Бу мизгелдә Толстой үзе дә җан иңдерелгән борынгы таш кебек тоелды; тереклекнең әүвәлен, ни өчен яшәвен, җир йөзендәге үсемлекләрнең, дәрья суларының, кеше кавеменең, бөтен җиһанның – ташлардан алып кояшкача – кайчан, ничек бетәчәген дә ул гына беләдер кебек. Бу диңгез дә – аның күңел дулкыныннан, тирә-юньдәге бар хәят – аның ымыннан, аның кодрәтеннән яратылган. Әнә ул, бер хәрәкәтсез халәттә, уйга талган. Гүя аның гәүдәсе аша үтеп, тамырлары – җир караңгылыгына, ә ябалдашы күк гөмбәзенә үрләгән ниндидер сихер, тылсым нурын күргәндәй булдым. Ул – бер ноктаи назарга төбәлгән дә ихтыяр көче белән дулкыннарны әле үзенә тарта, әле чигендерә; болытларны, күләгәләрен ияртеп, бер җыя, бер тарата; ташларны, кубарып, йокысыннан уята. Кинәт мин шашынулы бу мизгелдә шуны тойдым – мондый могҗизаның да булуы мөмкин бит! – менә хәзер бөтен буена аягүрә басар да, кулын җилпер дә... диңгез дулкыннары тораташ калыр, ташлар калтырый-калтырый кычкырырга тотыныр, бөтен хәят кайнап хәрәкәткә килер, төрле тавышка үзе турында, аның турында, аңа каршы сөйли башлар. Ул мизгелдә мин ниләр тойганымны сүзләр белән аңлатып бирә алмыйм, күңелдәге тантаналы да, хәвефле дә хисләр ачышы бәхетле уйга килеп төенләште:

“Мондый кеше барда мин бу җирдә ятим түгел!”

Ул чакта мин, аның уйларын бүлдерәсем килмичә, чуер ташларны чыкырдатмыйм дип, сак кына атлап, кире киттем.

Менә хәзер инде үземне тома ятим итеп тоям, язам да җылыйм, гомеремдә дә болай ук кайгыдан сыгылып үкси-үкси, ачы итеп җылаганым юк иде. Әйтә алмыйм: яраттыммы мин аны, хәер, аңа карата булган ярату яисә күралмау хисе – мөһиммени?! Ул һәрвакыт минем күңелемдә олы, фантастик дулкынланулар кузгата иде; хәтта ул уяткан кабул ителмәслек дошмани хисләр дә төшенкелеккә китерми, ә, ниндидер шартлау уятып, күңел офыгын киңәйтеп, сизгерләтә генә иде. Кадерле мизгелләр: менә ул, аяк астындагы тигезсезлекләрне тигезләнергә мәҗбүр иткән шикелле, табанын ышкытып атлап килә, искәрми дә каласың, йә ишектән, йә берәр почмактан пәйда була да җирдән нык басып йөрергә күнеккән аякларын вак-вак атлатып килә, кулының баш бармакларын билбавына кыстырып, бер секундка гына туктала, үткен карашын йөгертеп, эчтән барысын да аңлап ала:

– Исәнмесез!

Мин һәрвакыт бу сүзнең мәгънәсен болай шәрехли идем: “Исәнмесез! – миңа – канәгатьлек, ә сезгә аннан әллә ни йокмас, шулай да – исәнмесез!”

Гәүдәгә кечкенә үзе, әмма яныбызга килеп басуга, бар да аңардан кечерәк булып кала. Сакалы мужикларныкыча тупас, әмма куллары гаҗәеп, киеме гади, аның менә шушындый тышкы кыяфәт-рәвешеннән күпләр алдана, россиялеләрнең, беркатлыланып, эчкә төртеп сөйләшергә җиткән тәкәллефсезлегенә (аминокошонлык) еш кына үземә шаһит булырга туры килде. "Әх, туганкаебыз безнең. Менә нинди икәнсең бит! Ниһаять, туган җиребезнең бөек улын күрү бәхетенә ирештем бит! Мәңге яшә, табынуымны кабул кыл!”

Бусы – гадие, күңелдән чыкканы – мәскәү русыныкы, менә тагын “ирекле уйлаучы” русныкы: “Лев Николаевич! Сезнең дини-фәлсәфи карашларыгыз белән килешмәгән, әмма бөек художник булуыгызны таныган хәлдә...”

Кинәт, шул мәлдә, мужик сакалы астыннан, демократик, таушалган кафтан эченнән чын рус барины, менә дигән аристократ калкып чыга, – бу мәлдә беркатлылар, укымышлылар һәм башка бүтәннәрнең түзеп булмаслык салкын бәрүдән борыннары зәңгәрләнә. Аксөяк нәселле бу затның янәшәсендә була алу күңелгә хуш килә, аның күркәмлеген, кул хәрәкәтләренең нәфислеген, вәкарь белән тотнаклы сөйләшүен күрү, үтергеч сүзләрне ыспай гына атып тидерүен ишетә алу – үзе бер хозур иде. Холоплар өчен күпме кирәк булса, баринлык аңарда шулкадәр иде. Әгәр алар Толстойда баринлыкны кузгаталар икән, ул, үз иркендә җиңел генә хасил була да шундый итеп сыта башлый, тегеләргә куырылып килеп, чыелдарга гына кала.

Ясная Полянадан бервакыт мәскәүле – беркатлы рус белән бергә кайтырга туры килде, ул бик озак аңга килә алмыйча азапланды, кызганыч елмаеп, каушавын баса алмыйча:

– Ну и ну – мунча кертте. Коры тота... Фу!

Үкенгән тавыш белән ярып салды:

– Мин аны чынлап та анархист дип уйлаган идем. Бөтенесе туглый – анархист та, анархист, ышандым инде...

Бу кеше зур корсаклы, чи ит төсендәге чырайлы бай фабрикант иде – Толстойның анархист булуы аңа нигә кирәк икән? Рус күңеленең тагын бер “тирән сере”...

Әгәр ошарга тели икән, Лев Николаевич моны чибәр, акыллы хатын-кыздан өлгеррәк булдыра ала. Менә аның тирәсендә төрле катлау кешеләре утыра: олуг кенәз Николай Михайлович, маляр Илья, Ялтадан килгән социал-демократ, штундист Пацук, ниндидер музыкант, немец, графиня Клейнмихельнең эш башкаручысы, шагыйрь Булгаков – болар бар да аңа бертөсле яратып карыйлар. Ул Лао-цзы фәнен аңлатып утыра, миңа калса ул гадәттән тыш кеше – оркестр, кайсыдыр ки төрле коралларда – җиз торбада, барабанда, гармунда, флейтада берочтан уйный белә.

Мин дә аңа башкалар кебек үк карадым. Тагын бер тапкыр гына дисәм,.. бүтән беркайчан да күрә алмаячакмын инде.

 

Журналистлар килде, “Толстойның үлемен инкарь итеп”, Римгә телеграмма сукканнар, имеш. Ыгы-зыгы килделәр, Россиягә теләктәшлек белдереп, сүз боткасы ясадылар. Рус газеталары икеләнергә юл калдырмаган шул.

 

Каты авырып яткан чагында да аны җәлләп, ялганга бару мөмкин түгел иде. Андый кешене кызгану – мәнсезлек. Андыйларны сакларга, иркәләргә кирәк, таушалган, җансыз сүзләр тузанына коендырасы түгел.

Сорап куя иде:

– Сезгә ошамыймдыр мин?

Әйтергә иде дә: “Әйе, ошамыйсыз”, – дип.

– Яратмыйсызмы мине?

–  “Әйе, бүген мин сезне яратмыйм”.

Сорау куюы аяусыз иде, ә җавап биргәндә – акыл иясенә хас булганча, тотнаклы үзе.

 

Тургеневның үткәне турында шулкадәр матур сөйләде. Яратып көлеп, мәзәкләр китереп, Фетны искә алды. Некрасов хакындагы сүзләре салкын, мыскыллы иде. Бөтен язучыларны да ул гүя үз балалары итеп тоя, ул – ата кеше, бөтен җитешсезлекләрен күреп тора, мәгез, ди – начар якларын яхшы якларыннан алгарак куеп тасвирлый. Кемнеңдер яман ягын искә алып сөйли башласа, аны тыңлавы уңайсыз иде, зәһәр елмаюыннан күзләребез түбән төшә, берни дә хәтергә эләгеп калмый.

“Г.И.Успенский тула телендә язды, аның бернинди дә сәләте юк!” –  дип, ул бервакыт, кызып, үзенекен исбатларга тырышты. Күп тә үтми Успенский хакында (мин дә шунда бит) А.П. Чеховка болай диде:

 – Менә язучы ичмасам! Ихласлыгы белән ул Достоевскийны хәтерләтә, тик Достоевский сәясәткә бирелә, ә бу – гади, эчкерсез. Әгәр ул Аллаһка ышанучы булса, аны кайсы да булса бер сектант эзләп табар иде.

– Сез бит Тулага кирәк язучы гына, сәләте юк, дигән идегез?

Йөнтәс кашлары астына күзләрен яшерде дә:

– Ул начар язды. Нинди тел инде ул? Сүзләргә караганда тыныш билгеләре күбрәк. Талант ул – ярату. Кем ярата белә, шул талантлы. Гашыйкларга карагыз сез – һәммәсе талантлы!

Достоевский турында ул теләр-теләмәс кенә, читләтеп-уратып, үз-үзен көчләп әйтә.

– Аңа Конфуций яисә буддачылар тәгълиматын өйрәнергә иде, тынычланып калган булыр иде. Бу – һәммәбездә белергә тиешле төп нәрсә. Ул табигате белән дуамал иде. Ачуы килгәндә, маңгае күбеп чыга, җитмәсә, колаклары селкенә. Күпне тоя, ә уйлары хөрти, кемнәр әле, фурьеристлардан, Буташевич, тагын шуның ишеләрдән фикерләргә өйрәнде. Аннары гомере буена аларны сөймәде. Канында аның ниндидер яһүдилек бар иде. Шикчел, үз-үзен яратучан, авыр холыклы, бәхетсез кеше. Шунсы сәер, аны күп укыйлар, нишләп алай – һич аңлый алмыйм! Авыр бит укырга һәм файдага түгел, аның ул Идиоты, Үсмерләре, Раскольниковлары – бөтенесе дә тормышта булалмый, гамәлдә бар да гади бит югыйсә, аңлашылып тора. Ә менә Лесковны зерә укымыйлар, чын әдип, сез укыдыгызмы аны?

– Әйе. Бик яратып. Бигрәк тә – теле шәп.

– Телне ул сүз белән фокуслар ясый алырлык дәрәҗәдә гаҗәеп белә. Сәер, нигә дип аны яратасыз, сез ничектер башка... рус түгел, сезнең уй сөрешегездә дә руслык сизелми – ярый инде, болай әйтеп сезне рәнҗетмәдемме? Мин – карт кеше, хәзерге көн әдәбиятын аңлап та бетермим, әмма шуны тоям – русныкы түгел. Әллә нинди мәзәк шигырьләр язалар хәзер – кемгә арналган, кемгә хаҗәт. Шигырьгә Пушкин, Тютчев, Шеншиннан өйрәнергә кирәк! Менә – сез, – дип, ул Чеховка мөрәҗәгатъ итте, – сез – чын рус! Әйе, бөтен вөҗүдегез белән рус.

Ягымлы елмаеп, иңеннән кочып алган иде, Антон Павлович кыенсынудан каушап, калын тавыш белән үзенең дачасы, татарлар турында сөйләнә башлады.

Чеховны ул һәрчак яратты. Бер чакны Антон Павлович Александра Львовна белән парк юлыннан бара, Толстой ул чакта савыгып җитмәгән иде әле, террасада кәнәфигә чумып утырган җиреннән тегеләр артыннан сузыла төшеп карады да салмак тавыш белән:

– Әх, нинди ягымлы, искиткеч кеше: тыйнак үзе, сабыр, барышнялар кебек! Атлап йөреше дә шундый. Гаҗәеп кеше.

Кичкырын, эңгер-меңгердә кашларын хәрәкәтләндереп, күзләрен кысыбрак “Сергий атакай” дигән әсәреннән бер күренешнең вариантын укыды. Анда – хатын-кызның бер дәрвиш янына күңелен аздырырга ниятләп баруы хакында сурәтләнгән иде. Азагынача укып чыкты да, башын артка ташлап, күзләрен йомды һәм ап-ачык итеп:

– Шәп язган бит, картлач, шәп! – диде.

Шулкадәрле дә гаҗәеп-табигый килеп чыкты бу, матурлыктан соклануы шундый эчкерсез иде – мин моны күреп таң калуымны мәңге онытмам, сүзләр белән сурәтли дә алмам, бу хисне тояр өчен алагаем көч кирәк иде. Хәтта йөрәгем туктап куйды, аннары инде бөтен тирә-юньне яңартып, тере сафлык сирпелде.

Бер караганда аның сөйләме дөрес кысаларга буйсынмый да кебек, бер үк сүзләрне кайта-кайта кабатлавы, авыл гадилегеннән чумырып алган бай әйләнмәләре белән үзенчәлекле тел куәсен, аңлатып булмый торган матур агышын бәһаләр өчен, аның сөйләп торуын үзеңә тыңларга-күрергә кирәк. Сүзләренең куәте көйле тавышында гына да, йөз сызыкларының хәрәкәтләнеп торуында гына да түгел, ә күзләренең чаткыланып уйнавында – мондый да оста теллелекне мин кайчан да булса күргәнмендер дип уйламыйм. Толстойның пар күзеннән мең күз карый иде.

Сулер, Чехов, Сергей Львович, тагын кемдер паркта хатын-кызлар хакында гәпләшеп утырабыз. Толстой бер сүз әйтмичә озак кына утырды да кинәт әйтеп салды:

– Бер аягым белән кабер ягасына баскач кына мин хатын-кыз хакында бөтен дөреслекне әйтәчәкмен. Әйтәм дә... табутка сикерәм, капкачын ябам да – аннары тотып карагыз мине! – күз карашы шундый мут-шөбһәле булып кабынды ки, һәммәбез дә бер мәлгә тынып калдык.

Минем уемча, аңарда – Васька Буслаевның кыю, сынаучан шуклыгы, үҗәт-үзсүзле протопоп Аввакум җанының бер өлеше чагыла, ә каядыр – өстәме, кырыйдамы чаадаевча скептиклык посып тора.

Менә ул – бөтенесенә чит-ят, гаммави бер дөреслекне табарга адарынып, уйлар чүлен аркылыга-буйга гизеп чыккан, әмма үзе өчен таба алмаган карт тылсымчы булып күз алдымда тора. Карыйм да мин аңа – югалту кайгысы шулкадәр зур булса да, күрдем бит мин аны, күрдем, дигән бер горурлык хисе әрнүле кайгыны юатып тора.

“Толстойчылар” арасында Л.Н.ны күрү сәер иде: мәһабәт манара калкып тора, гөмбәз астыннан бөтен дөньяга туктаусыз чаң кагалар, ә тирә-юньдә сагаеп кына әнчек этләр йөгерешә, чаң авазына кушылып улашалар, кайсыбыз шәбрәк улады, дип бер-берсен күзәтәләр. Миңа калса, бу бәндәләр графиня Панинаның биниһая зур йортына, затлы сараена да икейөзлелек, куркаклык, вак сәүдәгәрлек кәсафаты сеңдереп, мирас бүлешүне көтәләр. “Толстойчы”ларда Россиянең караңгы почмакларына кадәр үтеп керә торган мосафирлар, дәрвишләр белән уртаклык бар, алар бит үзләре белән эт сөяге йөртеп, шуны борынгы изгеләр сөяге дип тәкъдир итәләр; “мисыр караңгылыгы”н, Гайсә анасының “күз яше”н сатып йөриләр. Хәтерлим әле, шундый апостолларның берсе Ясная Полянада чакта, тавыкларны үпкәләтмим дип, йомырка ашамады, ә кайтканда Тула станциясендә итне, умырып, тыгынып куйды:

– Картлач арттыра!

Алар барсы да зарланырга, үбешергә ярата, һәммәсенең дә кулы тирләгән, күз карашы ялган булыр. Гамәлдә исә җирдәге тормышка кирәк ярагын үз файдаларына бик шома хәл итәләр.

Лев Николаевич, әлбәттә, “толстойчылар”ның кем булуын, асыл бәһасен аңлый, ул хисләнеп яраткан, һәрчак яшьләрчә кайнарланып мактаган Сулержицкий да моны белә иде. Ясная Полянада кемдер Толстой вәгазьләрен кабул иткәч, тормышым шундый матурланды, җаным чистарды дип, сулышына кабып сөйләде. Шул мәлдә Лев Николаевич миңа таба елышып:

– Алдый бит, шельмец, минем күңелне күрәм дип алдаша инде ул.

Күпләр чынлап та аның күңелен күрергә тырыша иде, әмма моны табигый, акыллы итеп башкаручыларны мин хәтерләмим. Ул үзе яраткан темалардан: бөтен нәрсәне гафу итү, янәшәңдәгене ярату, Инҗил һәм Будда диннәре хакында минем белән сүз кузгатмый иде. “Бу атка ризык түгеллеген” бик тиз аңлады күрәсең. Монысы миңа ихластан ошады.

Теләгән чагында ул үзенә аерым бер төрле күркәм, түбәнчелекле була, сизгер, мөгамәләсе йомшак, сүз сөреше һичшиксез гади, нәфис булыр, ә кайчакларда аны тыңлавы шулкадәр авыр, күңелне изә. Миңа аның хатын-кызлар хакындагы акыл сатулары ошамый иде, артык “гади, халыкчан” булып китә, сүзләрендә ясалмалык сизелә, фәкать үз шәхесенә караганда да ачылып бетми, нидер яшереп калдыра. Гүя аны кайчан да булса бер мыскыл иткәннәр, шуны ул һич тә оныта да, гафу итә дә алмый. Хамовникидагы өендә беренче танышкан кичтә, ул мине кабинетына алып кереп, каршына утыртты да минем “Варенька Олесева”, “Егерме алты һәм берәү” дигән әсәрләрем турында сөйли башлады. Мин аның тоныннан чүгеп калдым, каушадым – шулкадәр шәрәләндереп, әче итеп сөйли, әйбәт кызга оялчанлык хас түгел дип исбатларга тырыша.

– Унбише тулган сәламәт кызыкай үзен кочуларын, капшауларын тели. Аңы-акылы белән әлегә аңлашылмаган, әлегә татымаган билгесезлектән курка билгеле – менә шуны гыйффәтьлелек, оялчанлык дип атыйлар. Ә тәне сизә, акылга каршы килеп, билгесезлек чиген бәреп чыгарга хокук даулый. Ә сезнең ул Варенька Олесева сәламәт кыз итеп сурәтләнгән югыйсә, ә тойгылары – арык, бу дөрес түгел!

Аннары ул “Егерме алты һәм берәү”дәге кызга күчте. Бер-бер артлы “әшәке” сүзләрне иркен куллануы миңа әдәпсезлек булып тоелды, бераз үпкәләтте дә шикелле. Соңыннан аңладым мин, “тибелгән” сүзләрне ул тап-төгәл, үткен мәгънә бирү өчен файдаланган икән, ул чакта аны тыңлау бер дә күңелгә хуш килмәгән иде. Мин аңа каршы чыкмадым: капылт кына ул йомшарды, ягымлыланып, минем тормыш-көнкүрешем, укуым, нинди китаплар яратуым турында сораша башлады.

– Сезне бик укымышлы дип әйтәләр – дөресме шул? Нәрсә, Короленко музыкант та мыни?

– Юк шикелле. Белмим.

– Белмисез? Сезгә аның хикәяләре ошыймы?

– Бик тә.

– Контрастлыктан бу. Ул – лирик, ә сездә ул юк. Вельтманны укыганыгыз бармы?

– Әйе.

– Яхшы язучы, дөрес бит, өлгер, төгәл, купайтмый. Кай урыннарында Гогольдан көчлерәк. Ул Бальзакны яхшы белә. Гоголь исә Марлинскийга ияргән.

– Гоголь, бәлки, Гофман, Стерн йогынтысына бирелгәндер, Диккенсны да читкә тибәрмәгән, – дигән идем, күзгә туры карап, сорау бирде:

– Сез бу хакта каян да булса укыдыгызмы? Юк? Хаклы түгелсез, Гогольның Диккенсны белүенә шикләнәм. Ә сез чынлап та күп укыдыгызмы? Карагыз аны, зыянга бу! Кольцов шуның белән үзен үтерде.

Саубуллашканда ул, кочып, биттән үбеп, болай диде:

– Сез – чын мужик! Язучылар арасында кыен булыр сезгә, әмма өркеп калмагыз, ничек тоясыз – шулай сөйләгез, тупас чыкса да – бара ул! Акыллылар аңлар.

Бу тәүге күрешү миндә каршылыклы уйлар тудырды. Толстойны күрүемә шат, горур идем, әмма аның әңгәмәсе ниндидер имтихан кебек тоелды, гүя мин –  “Казаклар”, “Холстомер”, “Сугыш..”ны язган әдипне түгел, ә минем эргәмә төшеп, ниндидер “халык стилендә”, урам, мәйдан телендә сөйләшүне кирәк санаган баринны күрдем. Күз алдыма китереп, күпмеләр яшәткән кадерле сурәт бүген йөзтүбән аугандай булды.

Икенче тапкыр Ясная Полянада күрештек. Көзге төмсә көн иде. Вак яңгыр сибәли, ул авыр драп пәлтә, биек кунычлы, калын табанлы күн итекләр киеп, каен урманына истирәхәт кылырга алып китте. Күлләвекләр аша яшьләрчә җитезлек белән сикереп чыга, ботакларны сыгып, тамчылар тәлгәшен башына коя һәм шагыйрь Шеншинның шушы чаукалыкта Шопенгауэрны үзенә аңлатуын мавыктыргыч итеп сөйли – каеннарның дымлы, атлас кәүсәсен, кулларын йомшак кына тигезеп, сыйпап ала.

– Күптән түгел генә кайдадыр шигырь юллары укыдым:

Гөмбәләр бетте, чокырларда

Исе калды гөмбә дымының, –

бик шәп, бик дөрес!

Кинәт, әллә каян гына сикереп чыгып, аяк астына куян атылды, Лев Николаевич тайпылып калды, бөтен гәүдәсе җыелып килде, ә йөзендә алсу төс кабынды, күпне күргән җәнлек аулаучы сыман “һайт!” дип кычкырып җибәрде. Аннары, миңа карап рәхәт бер елмайды, акыллы, кешечә, гади итеп көлеп куйды.

Икенче вакыт шул ук паркта ул бик бирелеп күктәге тилгәнне күзәтә башлады. Тилгән мал утары өстендә тирбәлә, бер әйләнеш ясый да тагын тулгана, канатларын сизелер-сизелмәс кенә тирбәтә, тәвәкәлләргә икеләнә: томылыргамы аска, корбанына, әллә иртәрәкме? Лев Николаевич бөтен гәүдәсенә тартылды, учын күз өстенә куеп, дулкынланып пышылдады:

– Безнең тавыкларга турылый, явыз. Менә хәзер, менә... менә... их, курка шул! Анда кучер йөри ахрысы, кучерны чакырырга кирәк.

Чакырды бит. Ул кычкыруга тилгән, сискәнеп, өскә атылды да кырыйга тайпылып, юкка чыкты. Лев Николаевич тирән сулыш алып, үз-үзен шелтәләгәндәй:

– Кычкырасы калмаган, болай да качасы иде, диде.

Бервакыт аңа Тифлис турында сөйләгән уңайдан Берви Флеровский хакында искә төшереп алдым.

– Аны белә идегезмени? – дип, Лев Николаевич кызыксынып сорады. – Сөйләгез әле, ниндирәк кеше?

Мин Флеровскийны “озын гәүдәле, мул сакаллы, ябык, зур күзле...” дип сөйләп киттем. Озын итәкле хитон киеп, кызыл шәрабта пешкән дөге төенчеген билбавына кыстырып, биниһая зур, киндер зонтик белән коралланып, ул минем белән Кавказ артында тау сукмаклары буйлап сәяхәткә чыкты. Бервакыт тар сукмакта буйвол белән кара-каршы очрашкач, чигенергә дигән карарга килдек. Гаярь җәнлеккә ачык зонтик белән кизәнә-кизәнә артка чигенә торгач, чак кына упкынга убылмый калдык... Кинәт, искәрәм, Толстойның күз төпләре яшьләнеп чыкты, мин, аптырап, сүземнән туктап калдым.

– Болай гына, сөйләгез, сөйләгез! Яхшы кеше турында тыңлау куанычыннан бу. Нинди кызык кеше, ә! Мин аны шулай үзенә бер төрле итеп күзаллый идем. Радикаль язучылар арасында ул – иң өлгергәне, иң акыллысы. Аның “Азбука”сында безнең цивилизациянең вәхшилеккә корылганы, ә культураның күндәм кабиләләр эше, ягъни, көчсезләр эше икәне, яшәү өчен көрәш дигән нәрсә – явызлык кылуны аклар өчен ялган уйдырма икәне әтрафлы исбатлап бирелә. Сез, әлбәттә, моның белән килешмисез? Ә менә Доде – килешә, хәтерлисездер, аның Поль Астьесы нинди бит?

– Европа тарихындагы норманнар ролен Флеровский теориясе белән ничек килештерергә?

– Норманнар ул – бүтән!

Әгәр ул җавап эзлисе килмәсә, һәрчак “ул – бүтән” дип нокта куя иде.

Миңа шулай тоела (ялгышмыйм дип уйлыйм): Лев Николаевич әдәбият турында гәп куертырга бик яратмый, әмма әдәбиятчыларның шәхесе хакында аеруча теләп кызыксына. “Аны беләсезме? Ниндирәк ул? Кайда туган?” – кебек сорауларын миңа бик еш ишетергә туры килде. Һәрчакта диярлек аның фикри хөкеме кешене үзгә бер яктан ача иде.

В.Г. Короленко хакында уйланып ул:

– Великоросс түгел, шуңа күрә безнең яшәү рәвешен үзебезгә караганда гаделрәк, тирәнрәк күрергә тиеш, – диде.

Үзенең яратканы, сөеклесе – Чехов турында:

– Аңа медицина комачаулый, табиб булмаса, тагы да шәбрәк язар иде.

Яшь каләм тибрәтүче кемдер турында:

– Инглиз булып кылана, мәскәүленең кулыннан килә димени?

Бервакыт миңа әйтә:

– Сез – уйдырма язасыз. Сезнең ул Кувалдаларыгыз – уйлап чыгарылган.

– Кувалда тормышта бар, исән кеше.

– Кайда күрдегез аны, сөйләгез әле.

Казанның җәмәгать судьясы Колонтаевның камерасында булган күренеш аңа хәтәр кызык тоелды, менә шунда инде мин Кувалда исемен биреп әсәремә керткән адәмне күрдем.

– Аксөяк! – диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә көлеп. – Әйе, әйе, аксөяк! Ә нинди сөйкемле, кызык кеше! Сезнең язганыгызга караганда, сөйләвегез әйбәтрәк. Юк, сез – романтик, уйлап чыгарып язасыз, инкарь итмәгез.

“Бөтен язучылар да үзе күрергә теләгәнчә, тормыш хәлләрен баетып сурәтләргә тырыша. Мин актив кешеләрне яратам, андыйлар тормыштагы явызлыкка каршы төрле алым, хәтта көч тә кулланырга сәләтле була”, – дигәнемә каршы Лев Николаевич кабынып китте:

– Көч куллану – иң зур яманлык! – дип, кулымнан тотты. – Ничек кенә чыгарсыз икән сез бу каршылыклы чытырманлыктан, ә, уйдырмачы? Сезгә, әнә, “Минем юлдаш” – анда уйдырма юк, шунысы әйбәт, уйлап чыгарып язылмаган. Үзегездән чыгарып язганда инде – рыцарьлар туа, Амадис, Зигфрид кебекләр...

Кешесыманнар, котылгысыз “юлдашлар” белән тыгыз даирәдә яшәргә мәҗбүрбез икән, димәк, бөтенесе дә тотрыксыз җирлектә, дошмани хәяттә төзеләчәк. Бу фикеремнән соң ул елмаеп, терсәге белән йомшак кына этеп, болай диде:

– Моннан бик тә хәтәр, куркыныч нәтиҗә чыгарып була. Сез – икеләнүче социалист. Сез – романтик, ә романтиклар монархист булырга тиеш, алар гомергә шундый булды да.

– Ә Гюго?

– Ул – башка... Яратмыйм шул лыгырдыкны.

Еш кына ул минем нәрсәләр укуымны сораша, һәрчак мине, үз зәвыгыннан чыгып, китап сайлый белмәүдә шелтәли.

– Гиббон – Костомаровтан кайтышрак, Момсенны укырга кирәк, туйдыра, ләкин саллы яза.

Иң беренче укыган китабым “Бертуган Земганнолар” икәнен белгәч, ачуы килде:

– Менә бит – ахмак роман. Сезне шул бозган да. Французларда өч язучы бар: Стендаль, Бальзак, Флобер, тагын Мопассанны әйтергә була. Безнең Чехов аннан өстенрәк. Ә Гонкурлар – үзләре үк клоуннар, җитди булып кыланалар гына. Тормышны китаплардан өйрәнеп алганнар да – ә ул китапларны алар кебек ук уйдырма осталары язган бит – җитди эш башкарыбыз дип уйлыйлар, ә моның кемгә хәҗәте бар.

Мин әлеге бәя белән килешмәдем, бу аңа ошамады, Лев Николаевич каршылыклы фикерләрне авыр кичерә, кайчакта аның уй йөртүе сәер бер каприз булып тоела иде миңа.

– Токымның бозылуы – юк нәрсә, – диде ул. – Моны италияле Ломброзо уйлап чыгарган, яһүд Нордау аңа ияреп, попугай кебек кабатлый. Италия – шарлатаннар, авантюристлар иле. Андый илдә генә Аретино, Казанова, Калиостро кебекләр туа ала.

– Ә Гарибальди?

– Ул – сәясәт, ул – башка!..

Россиядәге сәүдәгәр гаиләләре тарихыннан китерелгән төрле мисалларга карата ул:

– Бу дөрес түгел, моны акыл сата торган китапларда гына язалар, – диде.

Мин аңа үзем күреп белгән өч буын сәүдәгәрләрнең тарихын сөйләдем, бу тарихта – үзгәрә барган нәсел-токым канунының котылгысыз гамәлгә ашуы ачыла иде; тыңлап бетергәч ул, дулкынланып, җиңемнән тартты:

– Менә монда – дөреслек бар! Тулада шундый ике гаиләне үзем дә күреп беләм. Бу турыда язарга кирәк! Кыска итеп зур роман язарга, аңлыйсызмы? Кичектермичә!

Күзләре әсәренеп җемелдәде.

– Рыцарь булып күренәчәкләр бит, Лев Николаевич.

– Ташлагыз! Бу бик җитди. Кара син, теге... монахлыкка китеп, бөтен гаиләсе өчен догага бирелгәне – гаҗәп бит! Бу – чынбарлык: сез гөнаһланыгыз, ә мин сезнең гөнаһларны ярлыкарга барам... Икенчесе тагын – гел күңелсезлектә, мал туплаучы – төзүче – бу да чынбарлык. Эчеп алдымы – ерткычка, азгынга әверелә, ә үзе – бөтенесен ярата, үзе – көтмәгәндә җан кыя... әх, бу бит шәп! Менә моны язарга иде, караклар, сәләмәләр арасыннан герой эзләргә кирәкми! Геройлар – ялган, уйлап табылган; бар гади кешеләр, кешеләр – бары шул гына.

Еш кына ул минем хикәяләрдәге артык купайтылган урыннарны күрсәтә иде. Бервакыт, “Үле җаннар”ның икенче кисәген искә төшереп, кәефле елмайды да:

– Без барыбыз да – коточкыч уйдырма язучылар. Мин дә шулай, сурәтләгән кешең капылт кына кызганыч булып китә дә, аңа уңай сыйфатлар өстәп куясың, ә икенчесеннән – киметәсең, янәшәсендәгеләргә корымы йокмасын өчен, – диде.

Шунда ук, баш бирмәс хаким сыман, кырыс тонга күчте:

– Шуңа күрә әйтәм дә: сәнгать ул – ялган, чама белмичә алдашу, ә бу – кешеләр өчен зарарлы. Чынбарлыктагы тормышны язмыйсың, ә тормышны үзең уйлаганча язасың бит. Кызыкмы, кирәкме ул: әнә теге манараны, диңгезне, әнә теге татарны нинди итеп күрүем кемгә файда бирә?

Көйсезләнү галәмәтеме, кайчакларда аның уй-фикерләре юри почмакландырылган кебек тоела, еш кына нәкъ менә шул аяусыз туры бәреп әйтүе белән әңгәмәдәшен шаккатыра, йөзтүбән аудара иде ул.

Үзе сөйләгән хикәяте хәтердә:

– Май азагы иде, Киев юлыннан барам шулай; җир кинәнә, оҗмах инде: күк аяз, кошлар сайрый, бал кортлары безелдәшә, кояш йомшак нурларын коя, тирә-юнем – бәйрәмчә, кешечә, искиткеч хозурлык. Җылыйсы килгән бу рәхәтлектә мин үземне бал корты итеп хисләндем, дөньяның бөтен гүзәл чәчәкләре – минем карамакта, Аллаһны да җанга якын итеп тойдым. Кинәт күрәм: юл читендә, куаклар арасында ике мосафир ята, берсе – ир-ат, икенчесе – хатын-кыз. Бер-берсен сыйпашкан булалар, икесе дә төссез, җыерчыклы, пычракка буялып беткәннәр, бөҗәкләр кебек укмашып, үзара мырлашып, нидер мыгырданалар, ә кояш – шәрә, зәңгәрләнгән аякларын, арык, коргаксыган гәүдәләрен рәхимсез яктырта. Шул мәлдә җаным кысылып куйды: Йә, Хода, синме – матурлык тудыручы: ничек сиңа оят түгел? Бик авыр иде миңа ул мәлдә...

Менә бит ничек килеп чыга: моны диндарлар шайтан котыртуыннан дигәннәр. Табигать, аяусыз һәм артык мыскыллап, кешене менә ничек рәнҗетә: көчен суырып ала, ә теләкне калдыра. Бусы – бөтен тереклек ияләренә дә хас, ә менә тән-бәдәнгә кагылышлы бу – коточкыч сыналу ояты – фәкать адәми затка гына бирелгән. Без ул газапны котылгысыз җәза итеп вөҗүдебездә йөртәбез – ә нинди гөнаһ өчен?..

Бу фикерләрне әйткәндә күзләренең сәер ялтыравында сабый зары да, кырыс таләпчәнлек тә чагылып алды. Иреннәре калтырап, мыек төкләре тырпайды. Сүзен бетергәч, ул кесәсеннән кулъяулык чыгарып, бернинди тир чыкмаган йөзен сөртте. Аннары, мужикларныкыча көчле кулының бармакларын кәкрәйтеп, сакалын тарап алды, тынычланып, сүзен янә кабатлады:

– Йә, нинди гөнаһ өчен?!

Беркөнне түбәнге юлдан Ай-Тодорга барырга дип чыктык. Үсмер егет шикелле җиңел атлый, сүз сөрешендә ниндидер тынычсызлану сизелә:

– Тән-бәдән рухның эте кебек күндәм булырга тиеш, кая юллый аны рух, шунда йөгерә, ә без ничек яшибез? Бәргәләнә, дуамаллана тән, ә рух мәхлукларча, кызганыч булып, аңа тагылып йөри.

Ул йөрәк турын каты итеп ышкып, кашларын күтәрде, хәтерен барлап, сүзен дәвам итте:

– Көзен Мәскәүдә, Сухарев янәшәсендәге тын бер тыкрыкта мин исерек хатынны күрдем: канау кырыенда ята, ихата ягыннан юл ясап чыккан шакшы су аның арт чүмечен, аркасын чылатып ага; ята шул салкын болганчыкта, нидер мыгырдана, күтәрелмәкче була да – тагын лач шул пычракка, калкына гына алмый.

Сүзеннән бүленеп, ул бөтен тәненә калтырап куйды, күзләрен кысып, башын селкеп торды да тын гына:

– Утырыйк әле шушында... Иң әшәкесе, иң җирәнгече – исерек хатын-кыз. Шул чакта аңа ярдәм кулын сузасым килә – чирканам; бөтен гәүдәсенә сыек, ябышкак лайла сыланган, кагылдыңмы – ай буена да кулыңны юып бетерә алмассың – коточкыч! Янәшәдәге эскәмиядә салам чәчле, соры күзле малай утыра, яңаклары буйлап күз яше ага, борынын тарта-тарта, өметсез-арган тавыш белән кабатлый:

– Ә-ни-и-и... әни-кәе-е-м-м. Тор инде, әни-и-и.

Әнисе кулларына таянмакчы, үзалдына мырылдап куя, башын күтәрмәкче була да, арты белән тагын, шап итеп, лайлага төшә.

Лев Николаевич, сүздән калып, бераз тын гына утырды, як-ягына карап алды, тынычсызланып, пышылдап диярлек кабатлады:

– Әйе, әйе – имәнгеч! Сез исерек хатын-кызларны күп күрдегезме? Күпмени – их, йә, Хода! Сез бу хакта яза күрмәгез, кирәкми!

– Нигә?

Күземә туп-туры текәлеп елмайды да, кабатлап:

– Нигәме? – диде. Аннары уй-гаме аша сүзләрне әкрен генә тартып чыгарды:

– Белмим. Болай гына әйтүем... Шакшылык турында язарга оят бит. Ә нигә язмаска соң әле? Юк, барысын да язарга кирәк, барысы турында да...

Күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен сәер елмаеп сөртте дә кулъяулыгына карады, ә яшьләре битендәге җыерчыклар арасыннан ага да ага.

– Җылыйм, – диде ул. – Мин – карт инде, нинди дә булса гадәттән тыш хәлне искә төшерсәм, йөрәктә дулкын куба, – дип, терсәге белән йомшак кына төртеп куйды. – Менә сез дә, кайчан да булса, гомер соңына килеп җитәрсез, бөтенесе дә ничек булган, шулай торып каласын белгәч, сез дә җылап алырсыз, миннән дә арттырыбрак, хатын-кызлар әйтмешли, “чишмәлерәк” итеп... Ә язарга кирәк, барысы турында да, югыйсә теге... салам чәчле малай үпкәләр бит: дөрес түгел, бөтенесе дә әйтелмәгән, дип, өнәмәвен белдерер. Дөреслек ягына ул таләпчән!

Шулай дип ул кагынып алды да шәфкатьле тавыш белән:

– Әйдә, сөйләгез әле ни дә булса, сез мавыктыргыч сөйли беләсез бит. Малайчак турында, үзегез турында. Сезнең кайчандыр малай булуыгызга һич ышанасы килми. Ниндидер сәерлек бар сездә. Әйтерсең лә балигъ булып тугансыз. Ә фикер сөрешегездән күп вакыт самимилек, сабыйлык бәреп чыга югыйсә, тормышны хәйран беләсез; тагын да күбрәге кирәкми. Әйдә, сөйлә әле...

Җайлап кына нарат төбенә чүмәште, шәрәләнеп калган агач тамырларын, коелган дымык ылыс бөртекләрен сыйпап, шулар арасында кайнашкан кырмыскаларны күзәтә башлады.

Төньяк кешесе гадәттә көньякның купшы табигатенә, масаеп үскән һәртөрле агачларына, тетрәп торган җиләк-җимешләренә, үсемлек-гөлләрнең мактанчык көязлегенә ияләнеп бетә алмый, Лев Толстой исә (исеме үк эчке кодрәтен тантана итеп тора) – җир тирәнлегеннән чыккан, бирчәйгән нык тамырлар белән чолганып төенләнгән бәләкәй кеше – әйткәнемчә, мактанулы Кырым табигатенә урынлы да, урынлы түгел дә кебек иде. Бик кадими кеше, гүя бөтен өязнең хуҗасы – хуҗа һәм бар итүче – йөз ел каядыр китеп торганнан соң менә кайтып төшкән дә кайчандыр үзе бар иткән биләмәләрен тамаша кылып утыра, күп нәрсә онытылган инде, күп нәрсә аның өчен яңа, бөтенесе дә ничек кирәк – шулай яки шулай ук та түгел, асылына төшенергә кирәк:нәрсә шулай түгел, ни өчен...

Юллар, сукмаклар буйлап ул, бу җирнең иҗтиһатлы белгече кебек нык басып, ашкынып атлый, аның күз уңыннан бер генә таш та, бер генә фикер дә яшеренеп кала алмый; күзәтә, үлчи, капшый, чагыштыра. Һәм ул ярсулы уйларыннан яралган тере бөтрекләрне үз хәятына сибеп бара.

Сулерга әйтә бервакыт:

– Син, Левушка, берни укымыйсың, әйбәт түгел. Үз-үзеңә чамадан тыш ышынасың. Әнә Горький бик күп укый – бу да әйбәт түгел, монысы инде үз-үзеңә ышанмаудан. Менә мин күп язам – бу да әйбәт түгел, монысы – картлыкның үз-үзен яратуыннан, бөтенесе дә минемчә уйларга тиеш дигәннән килә. Әлбәттә, мин, үземә калса, матур уйлыйм, ә Горькийга алай ук тоелмый, ә син берни дә уйламыйсың, авыз ачып торасың, нәрсәгә эләгергә дип күзәткән буласың. Аннары бөтенләй кирәксезгә барып ябышасың – ничә тапкыр шулай булды инде. Ябышып торасың да, үзеннән-үзе куба башласа, тотынып калырга теләмисең. Чеховның “Душечка” дигән гаҗәеп хикәясе бар. Син андагы хатын-кызга охшагансың.

– Кай ягым белән? – дип көлде Сулер.

– Яратуын яратасың, ә сайлана белмисең, аннары юкка каласың.

– Гел шулаймы?

– Гел? – дип кабатлады Лев Николаевич. – Юк, гел түгел.

Көтмәгәндә миңа, таш аткан кебек, сорау бирде:

– Сез нишләп Аллаһка ышанмыйсыз?

– Ышаныч юк, Лев Николаевич.

– Алдашасыз. Сез – табигатегез белән ышанучан кеше, Аллаһсыз ярамый сезгә. Озак та үтми моны тоячаксыз. Дингә ышанмавыгыз үҗәтлектән, кинә саклаудан: имеш, дөнья сез теләгәнчә яратылмаган. Дин тотмавыгыз оялчанлыктан да килә; яшь-җилкенчәккә хас бу: хатын-кызга илаһи итеп карыйлар, ә шуны танырга теләмиләр, аңламас дип куркалар, дөресе – кыюлыклары җитми. Дингә бирелү, мәхәббәт кебек үк, батырлык, кыюлык сорый. Инанам, дип, үз-үзеңә тәкърарларга кирәк – барысы да әйбәт булыр, ихтыярыгыз теләгәне алга килер, үзеннән-үзе аңлашылыр һәм үз артыннан ияртер. Сез күпләрне яратасыз, ә инану ул – куәтле ярату, тагын да куәтлерәк яратырга кирәк, шул чакта ярату – инануга әверелә. Мәхәббәтең төшкән хатын-кыз – дөньяда иң күркәме булып тоела, һичшиксез, һәркем иң матурны яратам, дип уйлый, менә шул инде – инану була. Ышанудан хали кеше ярата алмый. Бүген – берәүгә, бер елдан – икенчегә гыйшкын белдерә. Мондыйларның күңеле – сукбай, яшәү рәвеше – кысыр, бу – әйбәт түгел. Сез тумыштан динле кеше, юкка үзегезне сындырмагыз. Менә сез матурлык дисез. Ә нәрсә соң ул – матурлык? Иң бөеге, иң мөкәммәле – бердәнбер Аллаһ...

Элек ул беркайчан да диярлек мондый темага минем белән сүз бәйләми иде, бу мәлдә үзен эре-мөһим тотуы, көтелмәгәнлек мине сытты, әйләндереп каплады. Мин дәшмәдем. Ул, диванга аякларын бөкләп утырып, сакал куелыгыннан тантаналы елмаю сирпетеп, бармак янады:

– Моңардан дәшми калалмыйсыз! Юк!

Ходай барлыгына ышанмаган мин, нишләптер, аңа бик тә сагаеп, бераз куркынып карыйм да уйлыйм:

“Бу кеше – илаһи!”

 

Марсель Галиев тәрҗемәсе