Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Бүркем икәү...»

(«ПОЛЯК-ТАТАР» ӘДӘБИЯТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР)

Һенрик Сенкевич турындагы язма «Казан утлары» журналында (2017, №12) басылып чыкканнан соң, көтелмәгән шалтыратулар, фикер алышулар булды. Болар мине кайбер нәтиҗәләргә дә китерде. Бер яктан, укыган җәмәгатьчелектә әдипнең иҗатын татар мотивлары ягыннан тикшерү гаять кирәкле һәм актуаль дип санаганга инандым. Икенче яктан, телне югалту – әдәбиятны да югалту, Сенкевичлардан соң инде бу әдәбиятта татар мотивлары да югалмыймы, дигән сорау да куела.

Аңа җавап бирү өчен, Сенкевичлардан соң бер гасыр үткәч, Польша-Литва-Белорус татарларының иҗаты ни хәлдә, аларның талантлы каләм ияләре әсәрләрендә татар мотивлары бармы соң дигән мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк. Әмма бу эш шактый четерекле. Әгәр Сенкевичның әсәрләре үз вакытында ук рус теленә тәрҗемә ителгән булса, бүгенге авторларның әсәрләре белән танышу өчен, поляк телен белү сорала. ХХI гасырда да үзара мәгълүмат алмашу мәсьәләсе хәл ителмәгән! Шуңа күрә язмабызның тулылыкка дәгъва итә алмавын, ул мәсьәләне көн тәртибенә кую төсендә булып, кул астындагы чыганаклар белән чикләнүебезне әйтергә кирәк.

Европа историографиясендә ХХ-ХХI гасырларда этник татарлар тарафыннан поляк, литва, белорус, рус телләрендә иҗат ителгән әсәрләргә карата «поляк-татар» («литва-татар», «белорус-татар») әдәбияты дигән төшенчә яши. Селим Хазбиевичның шигырендә әйтелгән «Бүркем икәү...» фразасы да шуны ныгыта: «Миндә ике мин бар: поляк һәм татар / берсе – фуражкадан, икенчесе крымка кия» (крымка – түбәтәйгә охшаган татар баш киеме). Мондый караш безгә дә читтәге татарлар иҗатын татар дөньясы түгәрәгенә җыярга ярдәм итү юлы булып тоела.

Әлбәттә, тел мәсьәләсенә мөнәсәбәттә безнең җирлектә үзгә караш яши. «Тел бетсә – милләт бетә» дигән караш татарларны һәрвакыт йотылудан, туган телебезне җуюдан кисәтеп торган. Шул ук вакытта Бөек Литва кенәзлеге, Речь Посполитаяның уңдырышлы җирләренә Алтын Урда чорында (нигездә, ХIV гасырда Бөек кенәз Витовт чакыруы буенча) килеп урнашкан татарлар инде XVI гасырда ук телләрен югалта башлаган дип санала. Аларның полякча, әмма гарәп хәрефләре белән язуы – гомумбилгеле факт. Урта гасырлардан саклана килгән китап язу һәм күчерү культуралары да шактый җентекле өйрәнелгән. Аларда хәзерге көндә гарәп графикасын файдалану традициясе инде югалган, әмма чыгыш, нәсел, гаилә һәм дин үзбилгеләнүне саклый, дигән фикер яши. Динне югалту, башка дингә күчү дә шактый киң таралган күренеш санала.

Хәзерге әдәбият диеп билгеләсәк тә, сөйләшүне 1978 елда Селим Хазбиевичның Ольштында басылып чыккан «Риваятькә тоташу» (Selim Chazbijewicz. Wejscie w basn. Olsztyn: Pojezierze, 1978. – 63 s.) шигырь җыентыгыннан башларга телибез. Чөнки бу тупланмада шагыйрь совет шартларында безнең җирлектә күтәрелә алмаган милли проблемаларны куя, иҗаты белән татар әдәбиятының, ХХ гасыр башыннан алып, Европа әдәбияты белән синхрон, янәшә үсүе хакындагы фикерне ныгыта.

Селим Хазбиевич – билгеле шәхес: Польша татарлары берлеге рәисе, Польшаның Казакъстанда һәм Кыргызстандагы илчесе, Ольштындагы Варминьск-Мазурск университетының Сәяси фәннәр институты профессоры, сәяси фәннәр докторы, шагыйрь. 1955 елда Гданьскида туа, поляк әдәбияты белгече (филолог-полонист).Беренче шигырьләре 1973 елда вакытлы матбугат битләрендә күренә. Тупланып басылган тәүге «Риваятькә тоташу» җыентыгын шушы чорда татар мотивларын иң көчле яңгыраткан китап дип саныйлар.

Җыентык өч бүлектән гыйбарәт булып, аның төзелеше, бүлек исемнәре үк эчтәлегенә ишарә ясый. Беренче бүлек китап исеме белән аталган, аңа эпиграф итеп Э.Круктан «Ырудан соңгы кеше икәнлегеңне аңлау» дигән фраза куелган. Фәлсәфи яңгыраган әлеге сүзләр бу төбәктә яшәүче татар-мөселманнарның тормыш кредосы булып яңгырый. унбер шигырьнең алтысының исемнәре үк татар темасына язылганлыгын сөйли: «Робагый», «Колдын» (биредә яшәүче татарларның милли ризык исеме), «Мәчет», «Мәчет» (2), «Мәчет эчендә», «Фәс».

Беренче итеп урнаштырылган «Робагый» шигыре тарихи хәтерне югалту турында сөйли:

Күләгәләр арасында сугыш киемнәре чыңы

Бу җирнең борынгы хуҗалары турында көйли.

Алардан тик тузан-туфрак кына калган,

Беркем дәшми: шаһитләр – үлгән, үлгәннәр – өнсез...1

Бу җирнең борынгы хуҗалары дип ерак бабаларын хөрмәтләгән лирик геройның үкенече, сагышы – тарихи хәтерен җуйган милләткә дә, яшәешнең, гомумән, һәрнәрсәне тузан-туфракка әйләндереп, алга таба хәрәкәт итүенә дә юнәлтелгән. Милли фәлсәфә һәм гомумкешелек фәлсәфәсе шигырьдә бербөтенгә әверелә. Шул ук вакытта милләтләрнең югалуы-үзгәрүе – яшәешнең табигый законы булып та аңлашыла.

Кайбер шигырьләрдә татар мотивы төп эчтәлекне хасил итә һәм башка төрлерәк нәтиҗәләргә ишарә ясый. Әйтик, шагыйрь:

Шулпа эчендәге

Бөрелгән татар колдыннары,

Дога кылганнан соң зиратны искә төшереп,

Вакыт санын башлый,

– дип, татар ризыгының тормышны да, үлемне дә бер үремтәгә тоташтырган кыйммәт булуын ассызыклый. Вакыт – татар ризыгыннан башлана дигән фикер, кешелек гомере, милләт гомере турындагы каршылыклы уйланулар булып, укучы күңелендә дәвам иттерелә.

Исемсез шигырьдәге катлаулы кеше сурәте дини китаплардагы текстларны хәтерләтә:

Минем тәнем,

Ярым ай күк бөгелеп,

Очларыннан бөтерелгән

Колдын кебек нәфис,

Әмма намаздан тынычланган хәлдә дә

Мәчеттә ул – сынмас һәм буйсынмас,

Догада, сөюдә, фикердә –

Почмаклы, үзсүзле...

Бу шигырьдә дә кеше фәлсәфәсе милли фәлсәфә, дини фәлсәфә белән үрелеп китә.

Йә булмаса шулай ук исемсез шигырьдә иман ныклыгы турында сөйләгән лирик герой мондый сурәт тудыра: «Бер ялгызым калсам, иманымны / яшел чалма төсле җил урый». Мәчеттә утырып намаз уку, корбан бәйрәме, җыелып шулпа ашау, дисбе, Кәгъбәне җиде кат әйләнү кебек детальләр, «Ярым ай булып агачка эленгән иман / Аны юа Висла дулкыннары, / Картайган бронза иман, / Хамаилләр (поляк-литва-белорус татарларының изге китаплары. – Д.З.) тышын кыштырдатып / Ымнар кага ерак бабайларга» кебек катлаулы образлар дини фәлсәфә буларак укыла, бер үк вакытта үзбилгеләнү юлында бәргәләнгән кешенең психологик халәтен тергезә.

Аерым бер шигырьләр – суфичылык фәлсәфәсен кабатлау – шул ук дини, милли эзләнүләр нәтиҗәсе булып аңлашыла. Мәсәлән, «Мәчет» (2) шигырендә манара исеменнән Аллаһка якынаю омтылышы сөйләнә. Мәчет манарасы Аллаһ юлына чыккан суфи хисләрен гәүдәләндерә, таныла торган суфи символлар (кыегаю, кошлар кабул итү һ.б.) шигырьне урта гасыр суфи шагыйрьләр әсәрләренә охшата.

Икенче бүлек «Маддиун-Ана» дип атала, аңа өч шигырь кергән. Сагыну-сагыш хисе белән сугарылган бу әсәрләрдә, топонимнардан кала, татарлыкны хәтерләтә торган детальләр юк. Әмма шигырьләрнең эчтәлеге лирик геройның һәм авторның татар булуына ишарә бирә. Мәсәлән, «Борынгы төш» дип исемләнгән беренче шигырь әнигә багышланган, әмма лирик геройның үкенечен, сагышын, сагынуын үзенә туплаган образ – «Мазар юлы буйлап бара торган карт хатын» сурәтендә зиратның борынгы татар сүзе белән – «мазар» дип аталуы шунда ук хисләр сәбәпчесен мөселман-татар хатынына әйләндерә. Икенче шигырь – «Липек»та милли традицияләрдән ераклашу, Европа культурасына китү турында сүз бара. Күп тапкырлар кабатлана торган «манара» сүзе әлеге югалып баручы традицияләрне мөселманлык белән тигезли.

Күләме ягыннан иң зурысы булган «Илаһи нәзариясен булдыру» бүлегенә 24 шигырь кергән. «Гали һәм унике имам хөрмәтенә поэма»да Коръәни мотивлар уйнатыла. «Диннәрне кушу турында поэма» заманның диннәрне бер тамырдан дип раслаучы концепциясенә мөнәсәбәт белдереп язылган. «Җәлаледдин Руми» шигыре суфи шагыйрь сурәтен тергезә һәм аның карашлары турында сөйли. Бу урында поляк татарларында борынгы бабалары әлеге җирләргә мәҗүси булып күченгәннәр, аннары ислам динен кабул иткәннәр дигән фикернең яшәвен дә искәртергә кирәк. Шуңа да бу әдәбиятта мәҗүсилек һәм ислам янәшә куела, һәр шагыйрьдә диярлек Алтайдан килгән мәҗүси ритуалларга мөрәҗәгать тә (шаманизм), ислам фәлсәфәсе дә чагылыш таба. Әйтерсең лә милли үзбилгеләнү дини үзбилгеләнү белән янәшә бара. Лирик герой «мин кем, кайсы ыру-милләттән» дигән сорау белән бергә «минем динем кайсы» дигән сорауны да куя. Хазбиевич җыентыгының соңгы бүлегендә дә без шушы күренеш белән очрашабыз.

Беренче шигырь җыентыгыннан соң Селим Хазбиевич тагын берничә китап чыгара: «Czarodziejski róg chłopca» (1980), «Sen od jabłek ciężki» (1981), «Krym i Wilno» (1990), «Mistyka tatarskich kresów» (1990), «Poezja Wschodu i Zachodu» (1992), «Rubai’jjat, albo czterowiersze» (1997), «Hymn do Sofii» (2005). Әлеге китапларга гомуми бәя биргән Гжегож Червинский аның әсәрләрендә Шәрык һәм Гареб синтезының үзәктә торуын, татар темасы саклануын билгели һәм төп биш мотив бар дип күрсәтә: дала; анимизм; тәңречелек белән бәйле күчеш мотивы; Илаһига якынаю һәм яшәешнең Берлеге мотивы. Галим фикеренчә, соңгы ике мотив шагыйрьнең суфичылык идеяләре белән мавыгуыннан үсеп чыга, әмма ул – суфи шагыйрь түгел. Суфичылыкның кайбер принципларына мөрәҗәгать итүе исә – тамырларны эзләү, шулар ярдәмендә милли үзбилгеләнү омтылышы белән аңлатыла.

Без дә Хазбиевичның соңрак язылган тагын берничә шигырен мисалга китерүне тиеш табабыз. Менә 2005 елны басылып чыккан «Софияга мәдхия» («Hymn do Sofii») җыентыгындагы «Сагыну» (Melancholia) шигыре:

Мин татармын.

Кырыс дала җиле

Битләремне сөя.

Ә ватаным яши

Вильнадагы Иске мәчет рәсемендә.

Славян иркенлеген минем иркәм

Көмеш касә белән алга куя.

Боҗак туфрагының исе катыш

Шәһәрләшкән шәрык хисе кулларында.

Бабайларның өнен тыңлап яшим,

Яңгырда һәм җилдә.

Элек-электән татар-нугайлар яшәгән Боҗак далалары исе, җил һәм яңгыр аша лирик герой бабайлар өненә тоташырга омтыла. Шушы детальләр җанның, тәннән чыгып, бабалар рухы һәм өне ярдәмендә Бөек Далага сәяхәте турында сөйләгән шигырьләрендә кабатлана. Мондый шигырьләрдә мәҗүсилек, Тәңре, Алтай, рухлар кебек детальләр кулланыла, лирик герой – борынгы кеше, аучы яки балыкчы булып аңлашыла. Еш кына, дини-суфичыл фәлсәфәдәге бакча образы (яшәеш мәгънәсендә) шагыйрьдә Дала модификациясендә кулланыла. Дала – мәңгелек белән очрашу, үзүзеңә әйләнеп кайту урыны, җанны табу мөмкинлеге.

Шулай ук Хазбиевичның робагыйлар тупланмасына («Rubai’jjat, albo czterowiersze», 1997) кергән «Бабур-шаһ – Кабул һәм Һиндстанның падишаһы» (Babur Szach, władca Kabulu i Indii), «Суфилар шәме Нәкшбәнди яки Мәхмүд әл-Кашгари» (Światło sufich Nakszbandi czy Mahmud z Kaszgaru) һ.б. текстлары, урта гасырлар төрки-татар шигъриятенә охшатып иҗат ителгән стильләштерү үрнәкләре буларак, хәзерге татар әдәбиятындагы шушы юнәлештәге эзләнүтәҗрибәләр белән кисешә.

Гомумән алганда, Хазбиевичның фәлсәфи тирән, шәркый уен алымнарын катлаулы табышмак дәрәҗәсенә җиткереп, эстетик алымнардан мәгънә чыгарып, модернистик тәҗрибәләр дулкынында язылган шигъри энҗеләре ХХ-ХХI гасырлар чиге татар интеллектуаль әдәбияты белән бик тә аваздаш тоела. Әмма совет чорында, 1970-1980 елларда, Татарстанда яшәгән татар шагыйрьләре дини мотивлар, милли үзбилгеләнү турында яшерен эчтәлектә эзоп теле белән генә яза алган бер вакытта ислам фәлсәфәсен тудыруы ягыннан бу иҗат ХХ гасыр башы татар шигърияте эзләнүләренең, өзелмичә, Европада дәвам иттерелүе турында сөйли.

Хазбиевич иҗатында суфичылык фәлсәфәсе күп темаларның берсен тәшкил итсә, хәзерге поляк әдәбиятында аерым бер иҗатчыларда татар мотивлары – тулысы белән суфичыл поэзия үрнәкләренә охшатып стильләштерү булган авторлар да билгеле. Шундыйларның берсе – солдат поэзиясе белән поляк шигъриятенә килеп кергән, Лешек Чахоровский булып танылган Муса Чахоровский. Ул – 1953 елда туган, журналист, Мөселман дини берлегенең Югары коллегиясе әгъзасы, Польшада дүрт айга бер чыга торган «Татар күзәтүе», «Литовск татарлары» басмаларының редакторы һәм унике шигырь җыентыгы авторы да. Аның иҗатында, милли үзбилгеләнү чорын кичереп, ислам динен кабул иткәннән соң, 2006 елдан суфичылык фәлсәфәсенең төрле юнәлешләрен калкыткан әсәрләр пәйда була. Мәҗүси текстларга охшатулар, урта гасырлар төрки шигърияте жанрларын реконструцияләү, стильләштерүләр – образларның гаҗәеп тирәнлегенә, аһәң матурлыгына китерә. Бүген ул Коръәнне поляк теленә тәрҗемә итәргә керешүчеләрнең берсе буларак та билгеле.

Польшада католиклар гаиләсендә туган, нугайлардан килгән нәсел дәвамчысы Анна Кайтохова (1928-2011) – шагыйрә, прозаик, журналист иҗатында да күчмәннәр мотивы – татар мотивы булып калка. Аерым алганда, Г.Червинский шагыйрәнең «татар циклына» «Мин күчмәннәр ыруыннан» («*** Jam z rodu Nomadów...»), «Югарыдан» («Ponad»), «Таң атканда татар догалары» («Tatarskie prośby o świcie»), «Аллаһ сорар» («*** I zapyta Pan...») кебек шигырьләрне кертә һәм аларда лирик геройның суфи шәех исеменнән сөйләвен үзенчәлекле язу манерасы буларак билгели. Мондый әсәрләрдә шагыйрә тудырган дөнья сурәтендә Ул һәм Мин-лирик герой гына булып, ике арадагы әңгәмә белән чикләнү мондый аралашуны эмоциональ яктан гаять тыгызландыра, тәэсир көчен арттыра. Безнең фикеребезчә, аларны дога, Илаһига сыгыну, ялвару, рухларга мөрәҗәгать яки имләү, сихер формулаларына охшатылган икенчел текстлар дип атарга мөмкин. Мәсәлән, «Таң атканда татар догалары» шигыреннән бер өзек:

Аһ, болытларны куучы, ашыктыручы Илаһи өермә,

Аһ, кош мамыгы күк җиңел болыттан яралган авырлы болыт,

Кипкән даланы кыз толымнары күк дымга туендыр (...)

Аһ, сугышта шәһид киткәннәр истәлегенә ташлар чәчелгән юл,

Миңа тугры бул, дус бул, ахыргы көннәремә кадәр...

Башкарак типтагы әсәрләрне, татар мотивының урта гасырлар әдәбиятына түгел, бүгенге татар әдәбиятына якынрак вариантын без Литва һәм Белорус татар әдәбиятында күрәбез. Рус телендә иҗат итүче Адас Якубаускас – шундыйлардан. Гуманитар фәннәр докторы, Вильнюстагы Миколас Ромерис университеты доценты, Литва татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, популярлаштыру белән шөгыльләнүче галим буларак билгеле. Аның иҗатында татар мотивлары еш очрамый, аерым бер очракларда, әйтик, «Торналарның төркемнәре очып үтте...» шигырендәге «Шәрыкка» яки «Көнчыгышка» булып ишетелгән торна тавышлары гомуми контекстта тарихи Ватан белән тәңгәлләшкән кебек, яшерен эчтәлектә тоемлана. Әмма турыдан-туры татар мотивларына нигезләнгәннәре дә юк түгел. Мәсәлән, «Селим Хазбиевичка» (1991) – шундыйлардан, мәдхия жанрында:

Мин – Кырым ханнары оныгы,

Даланың әреме ачысы,

Литвада сугышкан батырлар –

Оланнар канының тавышы.

Башбирмәс морзалар токымы,

Шляхтаның кыйпылчык-такымы,

Грюнвальдта көрәшкә ташланган

Татарлар-җайдаклар торыны.

Алты йөз ел яшим Литвада,

Үз җирем, үз туган җиремдә.

Үз йортым – Иделем яры бу.

Кырымның бик ерак яры бу...

Шигырьдә бу җирләрдә яшәүче татарлар тарихы тергезелә, шул ук вакытта лирик герой үзен һәм Татарстан, һәм Кырым белән бәйләнгән – зур татар дөньясының бер кисәге итеп сизә. Бер үк вакытта Литваның – туган җир, шулай ук ата-бабалар җире булуы ныгытыла. Татарларның батыр, көчле, башбирмәс халык икәнлеге ассызыклана.

2016 елда Белостокта Польша татарларына багышланган еллык басма – «Rocznik Tatarow Polskich» җыентыгында Адас Якубаускасның «Минем Татарстан» («Mój Tatarstanie») шигыре басылып чыга. Шигырьдә «Минем Татарстаным» риторик эндәше кабатлана, шагыйрь «Минем Казаным»ны «рухи Ватаным» дип атый.

Бу язмада телгә алынган шигырьләр, шагыйрьләр – алар олы бер мәдәни катламның бөртекләре генә. Күпсанлы басмалар, җыентыклар, китаплардан җыйнала торган бу мирас, бу мәдәният бүген әле өйрәнелмәгән, үз тикшеренүчеләрен көтә. Әмма ул, һичшиксез, гыйльми-әдәби әйләнешкә кертелергә, бәяләнергә тиеш. Бу очракта без Башкортстанда, Сахада, Үзбәкстанда, башка төбәкләрдә яшәгән, төрле телләрдә иҗат иткән, әсәрләрендә татар мотивлары ачык билгеләнә торган каләм әһелләрен дә күздә тотабыз.

Әлеге зур эштә без читтә яшәүче иҗатчыларның да, Европа галимнәренең ярдәменә дә өмет итәбез, Казандагы поляк телен өйрәтә торган мәктәпнең, бу диаспораның булышлыгы да таләп ителә, сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән текстларны язучы-шагыйрьләребездән әдәби эшкәртү дә сорала. Әмма, беренче чиратта, әлеге олы проектны башлаучылар, оештыручылар кирәк...