Логотип Казан Утлары
Публицистика

Айгөл Әхмәтгалиева. "Ак читек"

Хөрмәтле укучылар! «Казан утлары» журналы әле генә «табадан төшкән» – укучы кулына барып ирешкән әдәби әсәрләргә тәнкыйди анализбәя бирә торган «Җәһәт тәнкыйть» сәхифәсен ачып җибәрә. Тәнкыйть материалларына куела торган төп таләп – текстның һәм уңай, һәм җитешмәгән якларын күрсәтү. Яңа исемнәргә, яшь авторларга игътибар юнәлтеп, сәхифә сәләтле, каләмле яшьләр өчен иҗат лабораториясенә әйләнер, әдәбият мәйданында үз сукмакларын, үз язу стильләрен табарга ярдәм итәр дип исәплибез. Җәһәт тәнкыйть язмаларындагы бәя белән килешмәгән укучыларыбызны сайланган әсәр хакында сөйләшүгә кушылырга чакырабыз.

Айгөл Әхмәтгалиева. «Ак читек»

Айгөл Әхмәтгалиева – яраткан авторларымнан. Әсәрләрен укый башласаң, җырлап торган сөйләме үзенә тарта. Аның әдәби телендә Фатих Хөсни аһәңнәре яңгырап китә. Әмма бу – лиро-эпик тел, нәсер, шигъри проза теле түгел. Матур әдәби телне заманча хәрәкәттәге тормыш вакыйгаларын тергезү белән куша алган эпик хикәяләү бу. Урынлы һәм уйлап сайланган һәр сүз тирәлекнең матур сурәтен тудыра, шул сурәт күз алдына килеп, сине олы җанлы, матур күңелле кешеләр дөньясына алып кереп тә китә. Укый башладыңмы – аерыла алмыйсың. Яңа повесть белән дә шулай – «Ак читек»тә Нургаян белән Зәйтүнәнең беренче сөйләшүенә «колак салуга», алар тормышы белән яши башлаганыңны сизми дә каласың! Аларның өе-дөньясы да, камыр пешерергә әзерләнгән өстәл дә, бабалары белән сөйләшкән Гөлүсә һәм Илүсә дә – шушы ике кешенең бар тирәлеге күз алдында җанлы булып калка. Повесть – бүгенге авыл тормышының иң актуаль проблемалары (үзара салым җыю, чүплекләр, кешеләрнең усаллануы һ.б.) фонында гаҗәп матур мәхәббәт тарихын тергезә, шушы мәхәббәт сынавында кешенең олы җанлылыгына, түземлегенә һәйкәл коя. Яратып өйләнешкән, беренче уллары туган гаиләгә бәла килә – Зәйтүнәнең аркасына погрузчик авып, яшь хатын аяксыз кала. 37 ел хатынын караган, «кулларында күтәреп йөрткән» ир аны яратудан туктамый; җор телле, киң күңелле, олы җанлы Нургаян, сабыр һәм түзем, акыллы Зәйтүнә искә төшерүендә автор аларның беренче танышу көннәрен дә, өйләнешүләрен, бәхетле тормышларын, больница юлларын да, яңадан яшәргә өйрәнүләрен дә күз алдыннан үткәрә. Геройлар идеаллаштырып тасвирланганнар. Аларның тормышы, дөньяга карашы, эш-гамәлләре соклангыч бер поэма хасил итә. Айгөлнең сөйләм теле шулкадәр йөгерек һәм сыгылмалы – кызганудан күзләрдән яшьләр килә, кеше күңеленең олылыгына карата горурлык уяна – хисләр бәйләме кичерәсең. Әмма, тормыш нинди генә авырлыклар китерсә дә, бәхетле, шөкер итеп яшәгән кешеләр тарихының ышандыру көче зур түгел. Әкиятләрдәгечә уңай һәм тискәрегә аерылган геройлар, шушы ак һәм карага бүлеп бәяләнгән дөнья схематик тоела. Нәтиҗәдә, төп геройларга карата кулланылган психологизм, укучыны көчле кичерешләргә дучар итсә дә, фикри киңлеккә алып чыга алмый. Нургаянның эчке монологлары – һич тә авырлыкны үз җилкәсенә күтәргән көчле ирнеке булмыйча, хисле хатын-кыз уйларын хәтерләтеп куя. Әйтик, ирнең гамәл дәфтәре турындагы, хатынын ялгыш рәнҗетмәдемме дигән уйланулары (№2, 61 бит) шундыйлардан. Зәйтүнәнең кичерешләре дә, психологик яктан үзгәрү, икеләнү, тормыштан ваз кичү, кабат терелү нокталарын урап узып, гел «яхшы кеше» амплуасында кала. Әйтерсең лә язучы бу геройларын гади кешеләр кичерергә мөмкин сызлану, көнләшү, рәнҗү кебек хисләрдән араларга омтыла – нәтиҗәдә, алар олы характер буларак күренми. Ринат яки Нәзирәгә, Сафиуллин яки авыл җитәкчеләренә карата психологизм кулланылмау бу геройларны тискәре герой төркеменә кертеп куя. Ак һәм кара бәрелешә – яхшылык җиңеп чыга! 

Әкияти схеманы язучы символлар белән тирәнәйтү омтылышы ясый: әсәр башында әйтелгән ак күбәләк, мәхәббәт хисе символы итеп уйланылган ак читек, шул ак читекнең әсәр ахырында Вәсим оныгының аягындагы итектә «кабатлануы» – шундыйлардан. Әмма болар гына мәхәббәт сюжетын повесть таләп иткән иркенлеккә чыгармыйлар. Әлбәттә, «Золушка сюжеты»н әдәби катламнарның берсе итеп, заманча повестьлар язучылар, шуның белән әдәби уңышка ирешүчеләр юк түгел. Әмма бу вакытта шул әкияти тарих янәшәсендә башка тарихлар тергезелү шарт. Айгөл повестенда да тагын бер яки ике тарихның янәшә-уралып урнашуын күрәсе килә. Повестьларны иҗтимагый, фәлсәфи мөстәкыйль катламнар белән баету да киң таралган. Ләкин моның өчен без өйрәнә торган әлеге әсәрдә детальләр булып чәчелгән хәзерге авыл турындагы өлешләрне – андагы тулаем үзгәрешләр тарихы буларак күз алдына китерерлек итеп зурайту сорала. Гәрчә Айгөлнең хикәяләрендә без шушы берничә башлангычны тоташтыруның матур үрнәкләрен очратабыз. Әйтик, «Кайтаваз» хикәясендә психологизм да, фәлсәфә дә, иҗтимагый-сәяси бәя дә бер үремтәдә килеп, әсәрне көчле бер әдәби яңгырашка алып чыга: аны кат-кат укырлык әсәр ясый. Димәк, әдәби осталык та, мондый төр әсәрләр язу тәҗрибәсе дә бар А.Әхмәтгалиевада. Мин аннан, татар әдәбиятының Ә.Еникиләрдән килгән күпкатламлылык традицияләрен дәвам итеп, сүз сәнгатебезне дөнья әдәбияты фонында күрсәтерлек повестьлар көтеп калам.