Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

Сергей Михалковтан

Гимн авторлары

Советлар Союзы Гимны сүзләрен һәм музыкасын язарга бәйге игълан ителгәч, дистәләрчә шагыйрьләр арасыннан нәкъ менә шушы ике шагыйрь Сергей Михалков белән Эль-Регистан (Уреклян) бергә язган сүзләр Политбюро әгъзаларының күңеленә хуш килә. Баштагы нөсхәсендә аның «Нас вырастил Сталин - избранник народа» дигән юллар да була. Шагыйрьләрне парлап Кремльгә чакырталар. Менә шул текстның кайбер юлларын үзгәртергә, өстәмә бер куплет язарга тәкъдим итәләр.

Бервакыт Сергей Михалковны фронтта чакта командую­щийга чакырталар. Бик ашыгыч рәвештә Ворошиловка чыл­тыратырга кирәк икән. Тоташтыралар. «Иптәш Сталин бе­лергә кушты: икенче куплетның икенче юлында тыныш бил­гесен алыштырырга мөмкинме?» - ди К.Ворошилов.

Ә инде Гимн кабул ителеп Зур театрда башкарылганнан соң, партия һәм дәүләт җитәкчеләрен кунак бүлмәсенә чакы­ралар. Өстәл башында Сталин бер ягына - Михалковны, икенче ягына Эль-Регистанны утырта.

- Нинди милләттән Сез? - дип сорый Сталин Эль-Регистаннан.

- Әрмән.

- Ә нигә Эль-Регистан? Кемгә буйсынасыз, мөфтигәме, ка­толикоскамы?

- Католикоска, иптәш Сталин.

- Ә мин мөфтигә дип уйлаган идем.

Шуннан соң Эль-Регистан, рөхсәт сорап, тост әйтергә баса:

- Мин безнең белән Гимн сүзләрен камилләштерүдә ярдәм иткән кешеләр - иптәш Ворошилов, иптәш Молотов һәм тагын иптәш Сталин хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итәм, - ди.

Щербаков кырыс кына әйтеп куя:

- Менә кемнән башларга иде сүзне...

Акланырга тотынган Эль-Регистанны бүлдереп, Сталин шәһадәт бармагын күтәрә:

- Реплика мөмкинме? - ди. - Чеховның бер купең турында хикәясе бар. Храм төзелешенә иң күп акчаны ул бирә, ә газе­тада аны исемлекнең иң азагына куеп чыгаралар. Купең үпкәли. Мин купең түгел... дәвам итегез, иптәш Регистан.

Тост арты тост әйтелә, бокаллар күтәрелә тора. Сталин та­гын, Михалков ягына борылып:

- Һәр тосттан соң төбенә кадәр эчү мәҗбүри түгел, алайса Сезнең белән сөйләшү кызыксыз булачак. Кыенсынмагыз. Без нахалларны яратмыйбыз, кыюсызларны да өнәмибез.

Бераздан Сталин янә, Михалковка борылып:

- Сез тотлыгып сөйләшәсез икән. Молотов та шулай иде, мин әйткәч, тотлыкмый башлады, - ди.

 

Аршак ТЕР-МАРКАРЬЯН

Тау Мөхәммәд янына килмәсә...

Никита Хрущёв АКШка визиты вакытында үзе белән бер төркем журналистларны һәм язучылардан бердәнбер Михаил Шолоховны ала. Мактанасы килеп, Кеннедига болай ди:

– Без синең белән ике бөек держава башлыклары. Менә безнең арада атаклы язучы Михаил Шолохов бар. Сезнең Хемингуэй белән безнең Шолоховны якыннан таныштырырга иде бит, – ди.

– Бик шәп булыр иде дә ... гафу итәсез, минем хакимлек иҗат кешеләренә кагылмый шул, – ди Кеннеди.

Үз илендә чикләнмәгән хакимлеккә күнеккән Хрущёв аптырап кала, әмма барыбер сүзен-сүз итә:

– Үткен күзле егетләреңнән таптырып китерт үзен, – ди.

Күпмедер вакыттан соң Ак йорттан шундый хәбәр алына: Кубада яшәп яткан Хемингуэй болай дигән, имеш: «АКШ Президентыннан башка да рәхәтләнеп рус язучысы белән виски эчә алам. Тик хәзергә вакытым тыгыз чак, өстәл янында язып утырам...» Америкадан әйләнеп кайтканнан соң, бу сәфәрдә катнашкан ун журналист һәм дә Шолоховка Ленин премиясе бирелә. Шолохов Мәскәү Кремленә бүләк бирү тантанасына: «Мондый футбол командасында катнаша алмыйм», дип бармый кала.

Атаклы Дон казагы яшәгән Вёшенская станицасына Илбашының үзенә барырга туры килә.

 

Үзе

Юклыктан туган үтенеч

Язучы Нәби Дәүли, Кремльгә килеп, халык телендә «президент» дип йөртелгән Салих Гыйлемхан улы Батыев (ТАССРның Югары Советы президиумы рәисе) кабинетына керүгә ирешә. Яңа фатир алуын, яңа мебель кирәклеген, аны беркайдан да табып булмавын әйтеп, ярдәм итүен үтенә.

– Мин бит мебель фабрикасының да, мебель магазинының да хуҗасы түгел, – ди Батыев.

Нәби Дәүли, үпкәләбрәк, үз дәверендә иптәш Сталинның Шолоховка ничек ярдәм итүе хакында сөйләп ала.

Батыев, өстәл артыннан чыгып, янәшәсенә килеп, язучының иңеннән кочып:

– Их, Нәби ага! Әгәр сез – Шолохов булып, мин – Сталин булсам, ярдәм итмәс идеммени Сезгә?! – дигән.