Тапкырлыкта – матурлык
Ринат Мәннән “кытыкларына” бер караш
Тапкыр сүзгә һәм очкын фикергә маһирлык халыкның характерына һәм рухи дөньясының байлыгына бәйле. Сүз сәнгатенең сатира һәм юмор төрендә туган тәҗрибәләр татар кешесенең иң яратып тыңлаган, укыган әсәрләре рәтендә йөри. Телебезнең сыгылмалы байлыгына ишарә итеп торган шаян җырларны, такмакларны, йомшак җәеп, катыга утырта белгән мәкаль-әйтемнәрне, асыл таш кебек, телдән-телгә күчеп, гасырлар акылын сыйдырган хикмәтле сүзләрне, Тукай “Халык әдәбияты”нда үрнәк итеп китергән “Касимский Ибырай”, “Җизнәкәй”, “Башмак көе”н генә алыгыз! Аларда шаярту артына яшерелгән, таң кебек кыска гомернең кадерен белергә өйрәткән акыллы киңәшләр! Авыр, четерекле тарихи юлында көлү татар кауме өчен хаклыкны ялганнан аеруда арадашчы, яшәешнең җил-давылларында исән калуга өйрәтүче, кайгыда юаныч, шатлыкта якын сердәш, үз бәхете, халык хокукы өчен көрәштә киңәшче булды. Тормыш-көнитешкә якынлыгы, халыкның төрле катлаулары арасында киң абруйда йөрүе, таралуы ягыннан бәяләгәндә, һөҗү белән җыр жанры гына ярыша ала.
Аерым сыйфатлары көлү вә усал “чеметү” булган сатира һәм юморның (соңгы атама татарның “йомры” сүзеннән алынмадымы икән?) мондый популярлыгы аларга таләпне бермә-бер арттыра, әдәбиятыбызның бу тармагы ниндирәк юнәлештә үсә икән, дигән сораулар уята.
Ошбу нәзари вә гамәли сөальләр балаларга атап язылган “Табиб әлифбасы”, “Исхакый әлифбасы” тупланмалары, күбесе төрле чорда “Чаян” журналында басылган кыска, шаян парчалар, пародияләр, багышлаулар, эпиграммалар, Һ.Такташ образын тудырган поэма авторы Ринат Мәннанның юбилее уңаеннан Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган “Минем яратканнарым” (2016. – Б.141) исемле китабы белән танышу барышында туды. Җыентыкның тышлыгында язылганча (юморист булса да, алдашмый торгандыр инде), Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич), 1946 елның 6 февралендә (кышның иң буранлы вакытында) Чистай шәһәрендә туып, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, гомере буе табиб булып эшләгән. Гелән урысча гына укыган егетне телебезнең нечкәлекләренә (юморның нигезе – сүз уйнату) әнисе – татар хатыны өйрәткәндер, “Микулай дәдәй” каршы килмәгәндер, дип чамалыйм.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Р.Мәннан К.Насыйри исемендәге һәм тагын әллә ничә конкурслар бүләге лауреаты да икән. “Минем яратканнарым” җыентыгында, шигъри сатира белән юморның поэма, әкият, скетч, памфлет кебек төрләреннән башка, барчасы үз жанрлык мөмкинлекләрен ачып салырга “тырышканнар”. Юмористик шигырьләр, пародияләр, эпиграммалар, багышлаулар Р.Мәннанның иҗади алгарышын, үсеш юнәлешләрен шактый тулы күзалларга мөмкинлек бирә.
Р.Мәннанның “кытыклары” белән кызыксынучы мин беренче түгел икән. Тәнкыйтьне юмористның эзләнүләренә илтифатсызлыкта гаепләргә сәбәп юк имди. Аның күләме ягыннан тыйнак җыентыклары Ленар Шәехне “Ялкау өстәл”дә ниләр бар?”, Мансур Вәлине “Үзе табиб, үзе шагыйрь” мәкаләләрен язуга рухландырган. Барлас Камалов “Мәдәни җомга”да басылган мәкаләсендә (1999, 22 окт.) мәсьәләне “кабыргасы” белән “үзеңне чеметү авырмы?”, дип куя. Шагыйрьнең әсәрләренә иң төгәл бәяне күренекле сүз осталары Зөлфәт белән М.Әгъләм биреп калдыра. “Үтә дә төгәллек һәм җыйнаклык таләп итә торган бер жанр бар: эпиграммалар һәм пародияләр, – дип яза Зөлфәт. – Әдәбиятның бу өлкәсенә мөрәҗәгать итүче шагыйрьләребез күп түгел... Ниһаять, шушындый нәзберек эшкә тәвәккәлләгән кеше табылды. Безнең “Чаян”да канат ярган Ринат Мәннан юмор шикелле затлы жанрның серләренә төшенеп бара”. Иманым камил, киң күңелле шагыйрь Р.Мәннанның әлеге җыентыгына тупланган, соңгы елларда иҗат ителгән шаян шигырьләрен, пародия белән эпиграммаларын да хуплар, дусларча җылы сүзен дә әйтер иде.
Тукай шикелле, мәдхияне тешен кысып, чыраен сытып кына чыгарган М.Әгъләм сүзен классиканы, бу очракта Ш.Бабичның “Исемнәр бакчасы”н искә төшереп, аны “Таң калырлык эпиграммалар, пародияләр”, дип бәяләп, Р.Мәннанның “Төртмә телле юллары игътибарга лаек”, дип үсендереп ала да, катгый таләбен калкытып куя: “Андыйларны читкә тибәрмәскә кирәк. Алардан усал әйберләр таләп итәргә кирәк”. Сүз сөрешеннән, күплек саны куллануыннан аңлашылганча, М.Әгъләм бер Р.Мәннанны гына истә тотмый, бу жанрга мөнәсәбәте булган барча каләм ияләрен “эпиграммалар короле” Бабичтан үрнәк алырга, халык мәнфәгатьләрен яклап, җитешсезлекләрне кояш яктысына чыгарып, каләмнәрен кыюрак уйнатырга чакыра. Дөрес, әдәбият тарихы җәмәгатьчелекне, зыялыларны тулысынча канәгатьләндергән бер үсеш чорын да хәтерләми. Хәтта ХХ гасыр башы сүз сәнгатебез дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәрелгән “алтын чоры” да “ура”га бәяләнмәгән. Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер», дип чәчрәп чыгуы шул хакта сөйли.
Тукайның комсыз дин әһелләреннән, ялган милләтчеләрдән каһкаһә белән көлгән сатирасы, памфлетлары шул елларда языла. Ш.Бабичның “Газазил”, “Кандала” поэмалары, “Күренекле шәхесләр турындагы” эпиграммалар мәҗмугасы ритмик төгәллекләре, тел-сурәтләү чараларының байлыгы аша хәзергәчә һөҗү сәнгатенең казанышы булып кала.
Бөекләребездән соң да, совет хакимияте, социалистик реализм чорында да, шигъриятебезнең бу юнәлеше яулаган үрләрдән чигенмәскә тырыша. Ә.Фәйзи, С.Баттал, Ә.Исхак, Ш.Мөдәррис юмор-сатира утын сүндермәделәр. Сугыштан соңгы унъеллыкларда көлү сәнгате үзенә яңа буын шагыйрьләрне җәлеп итте. Зыя Мансур, Г.Афзал, Ш.Галиев, Ф.Шәфигуллин, безнең көннәрдә дә юмор – “кирәкле шәйдер”, дип, гади тормыш чагылышында, кеше холкында кызыклы борылышлар, әкәмәтләр, сүз-фикер уйнату әмәлен тапкан Р.Миңнуллин “авыр йөкне” тартып бара.
Җитешсезлекләрне, кояш төшми торган почмакларны күреп борчылган яисә артык җитди яшәүдән гарык булган очракларда юмор һәм сатира ярдәмгә килә. Теләсә кайсы кырыс шагыйрь иҗатында һөҗү гонсырларын күреп алу өчен бинокль кирәк түгел!
Арабыздан киткән Ф.Яруллинның – мөлаем юморы, А.Вергазов – мәсәлләре, Р.Харис, Р.Вәлиев, Г.Морат, Л.Шәех, Р.Мөхәммәтшин, Р.Сәлах, соңгы чорда прозада да, шигырьдә дә “азынып” киткән А.Хәмзин эзләнүләре шул хакта сөйли. Һәркайсының иҗатына юмор, ямь бөркеп, елмаеп, күз сирпеп тора.
Кадерле укучым, гафу, читкәрәк киттем бугай, сүзебез бит Р.Мәннанның яңа китабы тирәсендә “куерырга” тиеш иде.
Икенче яктан, юмористның нинди традицияләргә таянып күтәрелүен искәртмәсәк, сөйләшүебез берьяклырак булыр дип уйлап, Г.Исхакый әйтмешли, “сүземезне” “зәңгәр офыктанрак” башлыйк.
Мәгълүм ки, Р.Мәннан безгә элегрәк “Анатомик театр” (2003), “Микроб” (2006) кебек тупланмаларында тыйб фәненең үзенчәлекләрен ачарга тырышкан иде. Ошбу китабында ул элеккеге һөнәрдәшләреннән яратып, “учына” көлүен дәвам итә. “Дәва”, “Коткаручы” шигырьләрендә каһарманның хатыны белән уртак тел таба алмавыннан сүз уйнату, сурәтнең күпмәгънәлелеге аша ирештереп көлә. “Зур рәхмәт”тә авыруны берсе сукырайтса, икенчесе саңгыраулата. Өченче табибка сырхау рәхмәтле, чөнки анысы – “Теш диеп, ул телемне ярый әле суырмады. Менә нинди белемле!” Шигырьдә, гипербола алымыннан башка, әллә ни шаккатырырлык яңалык та юк шикелле. Тик элеккеге күренекле врачның үзләренә тәнкыйть күзлеге аша карый алуы – үзе зур егетлек.
“Табиб фатирында”, “Профилактика” “Сәерлек” кебек шаян юморескаларында иҗатчы социаль мәсьәләләрне калкытып куя.
Өй буры сүзләре әле дә
Үзәкләремне өзә –
Алырга әйбер булмагач,
Өстәлдә язу калдырган:
“Дорогой, так жить нельзя!”
(“Табиб фатирында”)
“Тел”, “Тузан” кебек юморескаларында, табиблар белән бәйле комик борылышларны үзәккә алып, көлә дә, көлдерә дә.
Табиблардан көлгән шигырьләрнең барысын да хуплый алмадым. “Оча сөяге”нең фабула канвасын тәшкил иткән, хатын-кыз мәетен ирләрнеке белән бутаган булачак табиб турындагы мәзәк үткән гасырның 50-60нчы елларында ук ирләр мәҗлесенең үзәгендә “йөри” иде.
Түрәләрне тәнкыйтьләмәгән, төрле дәрәҗәдәге депутатлардан көлмәгән сатирик юктыр. Барча “үксезләрне” бер ояга җыйган “бренд” тема.
Түрәләрне көнләшү катыш кабул итмәвен Р.Мәннан дүрт сүздән торган юморескасына сыйдыра.
Бәйрәмнәр –
Мөбарәк
Түрәләр –
Түгәрәк!
(“Менә шул”)
“Хурлыйлар” шигырендә, үткәнне каһәрләп, үзләренә миллионлап, миллиардлап табыш биргән “бу тормышны” мактаучыларны, үзенең гаделлек хыялыннан чыгып камчылый. “Сарайлар чоры”нда “Алда-артта, уңда-сулда / Сарай сала түрәләр”, дип, юри мактаган булып, матди тигезсезлеккә ишарә ясый.
Өстән күрсәткән адәмне үзебез үк сайлап куйгач, депутатларның, халык белән очрашуларда биргән вәгъдә-антларын онытып, шәхси мәнфәгатьләре белән генә шөгыльләнүләреннән көлгән сатирик әсәрләр буа буарлык. Тик, рус мәкалендә әйтелгәнчә: “А Васька слушает, да ест”. Депутатларның чын йөзләрен ачуга Р.Мәннан да үз өлешен кертә.
“Сайлау” пародиясе, заманында совет хакимиятен, коммунистлар фиркасен күкләргә чөеп, бик күп панегириклар язган М.Садриның “Сайлау йортларына киләбез, / Туйга килгән кебек киенеп”, дигән купшы сүзләренә “ышанып”, безнең көннәр кешесенең депутатка тавышын бүләк иткәнгә сөенүен үзәккә ала. Ни өчен тырыша икән сайлаучы? Юк, ул депутаттан үзенә берәр файда тияр, дип уйламый. Шулай хөкем итсәгез, бик нык хаталанасыз. Ул, сабый бала кебек, хөсетсез, риясыз, кеше бәхете өчен “шатлана” белә.
Тавышымны мин биргәч тә,
И сөендем бит, малай.
Ник сөенмим? Депутатым
Көн итәр менә болай!
Иртәгесе көннән сайлаучы минем “яклаучым”, “саклаучым” “йөзә башлар ул майда!”, “ичмасам, бер яшәп калыр”, дип шатлана. Игътибар үзәгенә алынган типны мактаган, үзен аның теләктәше итеп, шуңа күңеле белән ышанган беркатлы кеше кыяфәтенә керү – комизмның сыналган алымы. “Жәлләү” дүртьюллыгында да сайлаучы депутатына гел “изгелек”, бәхетле, тук тормыш тели.
Елына ничә тапкыр
Йөримен мин сайлауга –
Ярлылар депутат булып
Әверелсен дип байга!
(“Жәлләү”)
Парчаның асылында яткан, һәр юлыннан бөркелеп торган ирониядә шагыйрьнең телдәге тапкырлыгы, фикерләүдәге үткенлеге күренә. Әйтәсе килгән уйның мантыйкый агышын расламаган нәтиҗә чыгару, төрле төшенчәләрне (хәерче сайлаучы – бай депутат) янәшә урнаштыру халыкның телдән иҗат иткән һөҗү культурасында күптәннән яши. Шуның кечкенә, әмма үтемле үрнәге: “Пычрак эшне ташладык – дегет сата башладык”.
Түрәләрне, депутатларны сурәтләгәндә, астыртын көлү алымын, иронияне иркен кулланса, халыкның елдан-ел авыррак яшәвен, хезмәт хакының, шул исәптән язучыларга түләүнең мыскыл итү генә икәнен искә төшергәндә, ул кырыс, катгый, шаяртуың бер якта торсын!
Китап язучы кайгыра:
– Кая бара бу тормыш?
Бер китап өчен гонорар –
Ике кесә көнбагыш!
(“Бәя”)
Гаиләләрдә туган низагларның күбесе шул ук хезмәт хакының аз булуыннан килеп туа:
Хатын, ачуланма мине,
Вәт хезмәт хакы айлык:
Эшемә барып җитәрлек
Һәм өемә кайтырлык.
(“Хезмәт хакы”)
Миңа, тәнкыйтьче, татар шигъриятен өйрәнүгә гомерен багышлаган кеше буларак, аеруча пародияләр бүлеге ошады. Беренчедән, һөнәре буенча табиб кешенең поэзиябезне яхшы аңлавы, нәкъ пародия тудыруга “ризык” сыйфатындагы мисалларны нәзберек зәвык белән сайлап ала белүе бер гамәл булса, икенчедән, китерелгән шигъри өзектән өр-яңа фабула канвасын тудырып, көнүзәк мәсьәләләрне калкытып куюы күңелгә хуш килде.
Мин елмаеп кына дөнья үзгәрерме?
Шундый сорау бәргәләнә җанда.
Р.Низамиев каләменнән төшкән ошбу юллар хәзерге яшәешебезнең үзенчәлекләрен чагылдырган, төгәлләнгән сюжетның нигезенә ята. Бур кесәсенә керсә дә, фатирының ишегенә ачкыч тыкса да, тәмәкесен көйрәтеп, бакчасын яндырса да, тиле бәрән орлыгы ашаган кешедәй, ул һаман елмая. Ә иң соңыннан, күрәсен күргәч, дөньяны үзгәртергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә.
Елмаеп булмаса, елап
Бер үзгәртәм мин аны.
(”Елмаю”)
Киң күңеллелек, мәрхәмәтлелеккә чакырган шигырьне автор Ф.Әһлия иҗатыннан да табып ала.
Каты куллы була күрмә,
Йомшаклыкта синең көчең!
Илһамын “котыртып” җибәргән, битарафлыкка, түземлелеккә, баш иеп яшәргә өндәгән (“барысына да түзәрбез, сугыш кына булмасын”, дигән кебек) бу юллар каһарманны “чыгырыннан” чыгара. Ул үзе белгән мисалларны терки: күршесе хатынының ун кабыргасын сындырган, икенчесе бөерен алдырган, өченчесе сөеклесенең бер күзен чыгарган... Әлбәттә, тормышта барысы да бар. Р.Мәннанның күпертү, гипербола алымы белән һөҗүнең тәэсир көчен, эффектын арттыруга омтылуын, шулай кирәклеген аңлаган хәлдә дә, Ф.Әһлия “йомшаклыкны” яклавы белән хаклы кебек.
Шигырьләрне тулаем укыганда игътибар итмәгән, мәгәр контексттан “суырып” алгач, өзеккә бөтенләй башка мәгънә салып була икән. Сатирикның көче дә нәкъ шунда. Шагыйрь Н.Акмалның “Туктатыгыз әле трамвайны, төшеп калсын әле бер бәндә!”, дигән сүзләрен үзенчә юрый, акчасыз шагыйрьнең халык белән тулы трамвайда яратмаган бәндәсе кондуктор буларак күзаллана.
“Булышу” пародиясендә автор, шигырьләр укып, тәрәзә төбендә гөрләтеп гөлләр үстергән Р.Миңнуллинга, ул чорда әле депутат кешегә, шыпырт кына “юк белән шөгыльләнеп йөрмә, көчкә очын-очка ялгап яшәгән халыкка ярдәм итү җәһәтеннән, бәрәңге үстерергә булыш”, дигән киңәшен бирә. Һәм һөҗү сәнгате “ярдәмендә” каләмдәше аның фикеренә “колак сала”:
Бераздан тагын килермен,
Шигырь укып китәрмен,
Алла боерса, мулдан сезне
Бәрәңгеле итәрмен.
(“Булышу”)
Халыкның ярдәмгә мохтаҗлыгын Р.Мәннан үзе шикелле табиб-язучы А.П.Чеховның “Лечиться после шестидесяти лет безнравственно”, дигән сүзләрен хупларга мәҗбүр.
Әптикләргә йөргәнем юк –
Бик кыйммәт дарулары,
Куркыта бит анда барып
Тәмам ач калулары.
Пинсәм арта бара, әйе,
Елына ике тапкыр,
Бәяләре исә арта
Атна саен – хет акыр!
(“Кризиска”)
Мәхәббәт мәүзугы, Такташ әйткәнчә, үзе иске нәрсә булса да, һәр буын аны яңарта, һәр кеше аны үз башыннан кичерә. Бик күп сүз осталары, шул хисне җырлап, әдәбият тарихында калдылар. Бу яктан хәзерге татар шигърияте дә тел-теш тидерерлек түгел икән. Ошбу хакыйкатьне мәхәббәт “антологиясен” төзегән Р.Мәннан ачып бирде. «О, шәраб исертте, дисәм – / Синең иреннәрең икән”, – дип, язган Таңчулпан. Үбешү кебек бала-чага шөгыле белән мавыгуны өнәмәгән Ә.Гаффар бөеклекне табигатьтә таба: “Пешкән җиләк белән үбешеп тора / Болын падишаһы кырмыска”. С.Гәрәеваның кырмысканы күзәтеп торырга вакыты юк, ул табигать кочагында үзенең ләззәтләнүен артыграк күрә.
Үләннәргә ятып үбешмәгәч,
Ни тәме бар җирдә яшәүнең?
Башка мәүзугларга багышланган шигырьләрендә сүлпән шагыйрь Р.Корбан да, үбешүгә “чират” җиткәч, тәмам “туарылып”, ачылып, Р.Харистан да (“Өч үбеш”) уздырып җибәрә:
Онытылыйк әле, онытыйк,
Үбешик иреннәр канаганчы,
Үпкәләрне читкә ыргытыйк.
Югарыда китерелгән шигъри өзекләр, Р.Мәннанның хыялын уятып, һөҗү таләпләре буенча, кире яклары белән ачыла, абсурдка чаклы үстерелә. Мәсәлән, пародист, Р.Корбанның иреннәрне канатканчы үбешүе белән канәгатьләнмичә, мондый “тәкъдим” кертә:
Үбешү шушы булдымы?
Их, пешмәгән бәрәңге!
Үбешергә кирәк, иркәм,
Йотканчы бер-береңне!
И.Ихсанова: “Шундый кайнар әле минем кочак – / Җәйге челлә... Утта өтәрлек”, – дип кенә калмый, алдагы юлларда, (пародист ярдәме белән) өч минутта бәлеш пешерергә, борчак ашы ашатырга һәм, камин-мичләрне алыштырырлык җегәре барлыгын хәбәр итеп, “Күпме була эканум...” “Менә дигән мин ханым”, кебек катгый нәтиҗәсен дә ясап куя, ягъни ироник көлү гиперболага, үтә шартлы арттыруга юл бирә.
Р.Мәннан “Үбешү”, “Кайнар кочак”, “Төнге кул”, “Очу” һ.б. юмористик әсәрләрендә дә астыртын көлә, “төрттерү”, көткәннең киресен әйтеп, аңлы рәвештә фикерне тискәре ягы белән әйләндереп кую, мактаган булып мыскыллау алымнарына таяна.
Әлбәттә, барлык тәҗрибәләрендә дә Р.Мәннан теләгән максатына ирешми. Аның иҗатында, әйтик, “Зар”, “Трамвайда”, “Бәхетлеләр”, “Йокысызлык”, “Эчкече тормышы” кебек “кытыклары”на образлы киная, тематик яңалык, хыял уены, тел-сурәт төрлелеге җитенкерәми.
Аннан килеп, эпиграммалар белән багышлау – мәдехләрне аерым бүлекчәләргә урнаштыру соралып тора. Ниһаять, бу адәмгә дә “эләккән”, дип укый башлыйсың, ә язма тоташтан мактау, соклану булып чыга (“Вил Усмановка”, “Хөсәен Вәлиәхмәтовка”, “Зөфәр Хәйретдиновка” һ.б.)
Мәгълүм булганча, Тукай, тормышның төрле кыйтгаларын үзәккә алып, киң гомумиләштерү көченә ия сатирик поэма үрнәкләрен биреп калдырган иде. Аның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре Ш.Мөдәррисне “Печән базары, яхуд яңадан-яңа Кисекбаш”, Ә.Исхакны “Мещан базары, яхуд киселгән тел” кебек сатирик поэмаларын язуга рухландырды. Тукайга тәкълид итеп язылган әсәрләрне Ш.Галиевнең “Сөзгәк үгез маҗаралары”, Г.Афзал, Ф.Шәфигуллин, Р.Миңнуллиннарның һөҗү сәнгатебезне баеткан эзләнүләре тулыландырып килә. Ринат Мәннанның “Минем яратканнарым” җыентыгы юмор-сатира өлкәсендәге олы традицияләрнең йөзенә “кызыллык” китерерлек түгел, дип саныйм. Авторны, уңышлары белән котлап, халыкның көлү һәм көлдерү алымнарыннан, тирән акыл салынган мәкаль-әйтемнәреннән, үткен гыйбарәләреннән, тапкырлыгыннан, кыскасы, олы тарихында иң авыр чорын кичергән, сыгылмалы телебез байлыгыннан иркенрәк файдаланып, комик типлар һәм сатирик поэмалар, сәяси әсәрләр тудырсын, дигән ышанычта калам. Кем әйтмешли, киңәш бирү – авыр капчык ташуда, бүрәнә күтәрүдә түгел. Бигайбә!