Логотип Казан Утлары
Шигърият

 Сөенүләрен телим    

Чәчәкләр булсын иде...

Нинди күңелле шөгыль —

Мөнәсәбәтләр уйлап чыгару.

Карашлар,

Кул хәрәкәтләре.

Бирелмәгән сорауларга

Көтелмәгән җаваплар табу.

 

Кайда да булса кафеда

Яки берәр һәйкәл янында

Очрашуны күзаллау.

Чәчәкләр белән...

Яки... мәҗбүри түгел.

 

Уйлап чыгару

Наз һәм дәртне.

Хәтта көнчелек һәм чыгырдан чыгуны...

Ә аннан — үкенүне...

...Нинди моңсу шөгыль —

Булмаган һәм булмаячак

Мөнәсәбәтләрне уйлап чыгару...

 

                              ***

                                   Равил Бохараевка

Шәмәхәләнер канәфер.

Ике мең дә ун ике.

Сирень төсенә керер:

Шатлыклар, төшләр, саташулар.

Миләүшә төс белән өртелер

Агачлар, этләр, китаплар.

Язылмаган шигырьләрем,

Суыткычка ябышкан магнитлар.

Сирень төсендәге бүгенгемдә

Ак тап булып калырсың

Бары син...

 

          Дельфин

Яратасың

Ерак-еракка йөзәргә.

Яратасың

Ягышсыз күренергә бар кешегә.

Бары миңа гына

Чак-чак тотып алырлык

Халәкәт сигналлары җибәрәсең.

 

Мин шунда

Дельфинга  әвреләм.

Һәм, бар дөньямны онытып,

Сиңа йөзәм...

Сине алып чыгам ярга.

 

Һәм син,

Исеңдә калдырырга теләгәндәй,

Карыйсың миңа озак-озак.

Йөзеп китәр өчен кабат ерак-ерак...

 

Дус кызыма

Аңа тәшвишле төшләр керә.

Ул төштә култыксасыз баскычлар.

Һәм көтмәгәндә алар өзелә.

 

Мин белмим төшләрнең төзелеш канунын.

Бу яман төшләрне ничек соң өзәргә?

Баскычка аралык ничек соң төзергә?

 

Тик беләм, ялгызы көчсез ул бу эштә.

Янәшә булырга тиеш бер иңсә —

Төзүче яисә фәрештә.

 

Шуңадыр, мөгаен, борчулы-тәшвишле

Йөзендә иртәнге елмаю.

 

 

Синең куллар

Кулларың белән сөйләшмә!

Кая карарга да белмим —

Миннән ерак күзләреңәме,

Әллә

Моңа кадәр күрелмәгән бию башкаручы

Озын кулларыңа?

Мин сихерләнеп

Аларның мәңгелек хәрәкәтен күзәтәм...

 

Дирижёр була алмассың.

Кулларың хәтта

Музыка кануннарына буйсынмый.

Бары йоклаган чагыңда

Бармак очларың гына

Хәрәкәтен тизләтә барган

Галәм ритмна

Сискәнеп куялар...

 

Исәрлек түгел

Күңелсезләнә күңел

Елмаймаса сиңа

Сатучы яки чәчтараш...

Миңа, Кояшка сөенгәндәй,

Сөенүләрен телим.

Һәм, хәтта, бармактан кан алганда да

Шәфкать туташы

Миңа елмайсын.

Бу хакта  хыял  исәрлек түгел.

 

Төп-төгәл беләм:

Бәхет өчен туган кеше мин.

 

Сөембикәгә

          Яратам кызымның сүзләрне  бозуын:

Продавщица түгел,

Продравальница,

Циркачка түгел,

Цирковщица диюләрен.

Авазларны әйтеп бетермәвен.

Хаталарыннан арындырып,

Балачагыннан арындырам кебек.

Моңсуланам.

 

Синең сурәт

Бармакларны каты бәреп

Җидегә кадәр саныйм.

Һәм синең сурәтеңне

Үземнән куалыйм.

Һәм кайтам үземнең

Яңгырларыма,

Күлдәвекләремә,

Кояшыма, —

Бу җирдә син булганга

Дулкынландыргыч

Озын гомеремне яшәү өчен...

Йокысыз төннәремнең берендә

Сальса биегән барга кереп

Мин кабат латте сорармын...

Һәм кабат латте сорармын...

Һәм латте...

 

Баш җуеп...

Нишләптер көлке күк

Кырык яшьтә

Баш җуеп ярату турында язуы.

Борчу-мәшәкатьләр,

Дөнья куу

Йота, йота гамьсезлекне.

 

Һәм каранасың, каранасың як-ягыңа.

 

Тик, шайтан алгыры!

Кырык яшьтә дә

Килә бит

Баш җуеп ярату турында язасы.

Һәм, хәтта,

Шул утта янасы!

 

                   ***

Миләүшә һәм сары төстән торган

Кипкән букетта

Һәрвакыт ак бөрчекләр җитми.

Шуңа күрә кыланчык томан,

Лазутчик парашюты булып,

Шәһәремне каплый.

 

Һәм шәһәр йөзә шәрыкка таба,

Һәм төшләр йөзә шәрыкка  таба.

Әкрен генә чеңләп, сикергәләп куя

Шкафтагы савыт-саба гына...

 

Кипкән букеттагы

Миләүшә һәм сары,

Сигез миллиардның берәрсен

Вәсвәсәләндерергә теләп,

Бер мизгелгә талпынып куя...

 

Илсөяр Иксанова тәрҗемәсе

 

 

Лилия Газизова – шагыйрә, тәрҗемәче; Россиядә һәм Европада төрле телләрдә дөнья күргән күпсанлы китаплар авторы. Россия һәм Халыкара әдәби премияләр лауреаты. Казанда яши.