Логотип Казан Утлары
Публицистика

Локман Закирга 90 яшь

 

Локман Закирга 90 яшь

Бу елның 19 феврале көнне танылган сатирик язучы Локман ага Закирга 90 тула. Тиктормас Локман ага һаман да каләмен ташламый, гел язып тора. Локман Закиров – фикер иясе. Аның каләме тарихи теманы да, авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен дә, хәрби техника, космос, тәрбия мәшәкатьләрен дә читләтеп узмый, аның каләменнән атылган ук һәрвакытта мәргән угыдай тљгәл ата һәм мәрәгә тия.

Локман ага авиатехника буенча шәп узман-специалист иде, лаеклы ялга чыккач, ул каләмгә тотынды һәм курку белмәс авиатор кебек, ул язучы буларак та курку белмәде, шуңа күрә дә ул шактый кыен күрде һәм матбугатта турысын-дөресен сөйли килде.

– Локман абый, синең пенсияң дә шактый бит инде, нигә син кыен күрә-күрә әдәбият белән мавыгасың? дип сорадым мин аннан.

Ул ихластан елмайды һәм әйтте

Полковниклар, генераллар һәм кайбер олы директорлар пенсиягә чыгуга ук ишелеп төшәләр, авырый башлыйлар. Алар кайчандыр игътибар үзәгендә булып та, пенсиягә чыккач ялгыз карт булып кала, алар үзләренең бичара бер кеше икәнлекләрен аңлыйлар. Ә мин ике кулыма бер эш таптым һәм тулы канлы тормышта яшим. Темалар эзлим, язам, мин язганнарны укыйлар, димәк, мин кемгәдер кирәк. Тормыш чанасыннан төшеп калмас өчен, пенсиягә чыккан кешегә башка бер һөнәр үзләштерергә кирәк. Мин каләмгә тотындым.

Локман ага Закирның озак яшәү сере менә шунда, ул тырыша, эшли, аның язганнары мәкальгә әверелә бара:

Әләкче ул – термоядтан да хәтәррәк.

Милиция мине сакламый, милиция номенклатураны саклый.

Кем ныграк кыйнаса, без шуны яратырга өйрәтелгән.

Гитлер СССРга ябырылмаган булса, Сталин 6 июль көнне Германиягә ябырылган булыр иде.

Сүз иярә сүз чыккач, әйтим, Локман Закиров һәр елны үзенең пенсия акчасына миниатюралар китабы чыгара килә, китап чыгымнарын каплар өчен ул дачасын, машинасын сатты. Шул түгелме фидаилек.

Аның иҗатын хөрмәт итүчеләр исеменнән Локман ага Закирны 90 яше тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм һәм аның 100 яшен дә бергђлђшеп бәйрәм итәргә насыйп итсен.