Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр

Үзәккә үткән 1942 ел

    Басудан ат белән ташып эскерт көлтәләрен сугу 1942нең март башында гына тәмамланды. Сугылган икмәкне заготзернога тапшырып бетерделәр, колхозчыларга бөртеге дә эләкмәде. “Фронтка! Грамына кадәр фронтка!” – диделәр. Шөкер, бакчаларыбызда бәрәңге уңган иде, шул гына коткарды. Авыл  халкының үзәгенә үткән икенче нәрсә – салкын иде. Өйләрне җылытырга утын кирәк, ләкин каян алырга ул утынны? Көн туды исә шул турыда уйладык.  Ярый әле, безнең авылга урман якын. Мин еш кына урман ерак авыллар утынга нишлиләр икән, дип уйлый идем. Кырык бернең салкынында карама агачлары авырып корыдылар. “Уфалла” чаналарыбызны сөйрәп, тирән карны ере-ера шул карамалар янына килеп туктар идек. Өлкәннәр төптә калыр, без, малайлар, балталарыбызны билләребезгә бәйләгән каешка кыстырып, ботактан-ботакка басып карманың очына менеп китәр идек тә, корыган ботакларын кисеп-чабып аска кар өстенә ташлар идек.  Аннан чаналарыбызга төяп, бөгелә-сыгыла тартып үзебезне бахбайлар итеп күз алдыбызга китереп “на-на”диеп шаярышып авылга таба атлар идек.

     Корыган карамалар безне берничә ел өшеп үлүдән коткарды, тагын икенче уңай ягы – урманчылар бәйләнмәделәр. Якшәмбе көннәрне безнең белән утынга укытучыларыбыз – иреннән өч айлык сабые белән тол калган Рәйсә апа һәм татар теле укытучысы Ләбибә апа Заитова да йөрделәр.

   Язмам барышында язып киткән идем,  кыска гына итеп дәвам итим әле. Кырык беренче елны чакырылган әтием Гали башта Бөгелмәдә  хезмәт итте, еш кына хатлар яза иде. Бөгелмәдә күбрәге татар солдатларыннан хәрби-часть төзелгән, аны Крымны фашистлардан азат итү өчен төп көч итеп файдаланырга булалар.  Ләкин “Крым  операциясе” уңышсызлыкка дучар була, безнең армия чолганышта кала. Бу хакта алдарак искә алырмын әле. Кырык икенең җәе дә, кышы да бик авыр үтте. Кыр эшләрен башкарырга атлар җитмәде. Колхоз идарәсе бу мәсьәләне үгезләр белән хәл итеп булмасмы диептер инде (колхоз рәисе үгезләр җиккән бер колхозда булып кайткан иде) бер-ике үгезне җигәргә өйрәтеп карарга  булалар.

     Бу кызык бер яңалык иде. “Бүген үгезләрне җигәргә өйрәтәләр икән” – дигән хәбәрне ишетеп, мәктәптән кайту белән колхоз идарәсе алдындагы мәйданчыкка йөгердек. Иртәдән бирле  яңгыр сибәләп тора, басуларда эш туктаган, без килеп җиткәндә авылның яше-карты шунда иде инде.  Беренче Бөтендөнья   сугышында Украинада  хезмәт иткән Әкәмә абзый (дөрес исеме Әкмәлетдин)  колхоз рәисенә: “Үгез җигүләрне күп күргән егетләр без. Укринда (Украина) үзебезнең дә җигеп йөргән чаклар күп булды”, - дип шартлаган. Менә бүген шул һөнәрен авыл халкына да күрсәтергә булган. Фермадан иң юашы, иң тәртиплесе дигән үгезне алып килделәр. Әкәмә абзыйның үгезне ничек җиккәнен карап торабыз. Үгезгә атныкы кебек киез камыт кигермиләр икән, дугасы да юк. Бар булган: муены өстенә куелган бүәтле калын агач. Маташа торгач, Әкәмә абзый үгезне җигеп бетереп, арбасына менеп утырды. Кулында үгезгә кайсы якка борылырга күрсәтмә бирә торган озын таяк.  Шул таягы белән  үгезгә юл  күрсәтеп “цоб –цоббаа, цоб – цоббааа!”- дип тамак төбе белән кычкыргач, үгезебез кузгалып китте бит!  “Кара! Кара! Була бит! Мондый үгез булганда ат нипочем икән”, -  дип сөйләнә-сөйләнә халык иярде. Бераз баргач, үгезебез  кинәт кенә борылды да, инешкә төшә торган тар сукмактан дөбер-шатыр төшеп тә китте. Әкәмә абзыебыз яр башында кендеге ычкынган арба төбендә утырып калды. Үгезебез инештә рәхәтләнеп су эчеп туйгач, “бүгенгә шул җитеп торыр” дигән кебек, инеш ярының икенче ягына чыгып, фермасына кайтып китте. Үгез җигүнең беренче көне әнә шулай тәмамланды.

    Заманы шундый иде, үгезләрне генә түгел, хәтта сыерларны да җигәргә өйрәттеләр. Ул бичара терлекләр сугыш елларында, берничә ел сугыштан соң да халыкка чиксез  күп хезмәт иттеләр. Үз хуҗалыкларындагы сыерларын җигеп эшләп йөргән “Йолдыз”  исемендәге колхоздан Латыйфа, Камал, Маһинур апаларның батырлыкларына  сокланмыйча мөмкин түгел иде.        

        1942 елның җәй ахырларында илебездә тагын киеренке хәл туды. Немец-фашист гаскәрләре Сталинградка килеп җиттеләр. Авыл халкы андагы хәлләрне ирләреннән, улларыннан алган өчпочмаклы хатлардан укып беләләр иде. Төкрек җиргә төшкәнче боз булып ката торган салкында, урман кисеп кайткан әниләребез, сукыр лампа яндырып, төннәр буе йон оекбаш, бияләйләр бәйлиләр иде. Гаилә авызыннан өзеп булса да, фронттагы ирләребезгә дип бәрәңге киптерерләр иде. Газиз әниләребез  дошманны җиңү өчен барсын да эшләделәр, тырыштылар. Халкыбызның тырышлыгы бушка китмәде, Сталинград өчен сугышта немец-фашист гаскәрләре камалышта калып, хурлыклы рәвештә җиңелделәр. Бу хәбәр авыл халкы өчен зур куаныч булды.

                 

                                     Унбишенче бүлек

                           Авыл җитәкчелегендә үзгәрешләр

 Сугыш елы үз таләбен куеп, авыл Советында да үзгәрешләр булып алды. Авыл Советы  рәисе Вәли абый Әхмәдиев армиягә чакырылу сәбәпле, аның урынына Миннегулова Сәмига, секретаре итеп Минһаҗева Мәрхәбә апалар куелды. Авыл халкына сугыш елларының катгый таләп итү законнары кертелде. Салымнар һәм түләүләрнең хаклары артты: колхозчылар өч йөз литр сөт, кырык килограмм ит, сарык йоны сыман нәрсәләрне һич каршылыксыз түләп барырга мәҗбүр ителделәр.  Шуның өстенә һәр елны үткәрелә торган заемга яздыру компанияләре болай да, авызын ачса үпкәсе күренеп тора торган көч-хәл белән генә яшәгән халыкның тормышын бик нык какшатты.

       Үзәккә үткән кышкы салкыннарда, иртән мәктәпкә килүебезгә парта өстендәге караларыбыз бозланып каткан булыр иде. Дәресләр тәмамланганчы  (5-6) сәгать өс киемебез белән утырырга туры килде, калтырана башласак  җылыну физкультурасы ясап алыр идек. Инде язып киттем шикелле, директорыбыз Гата абый Ибәтовны кайдадыр башка урынга күчерделәр, аның урынына директор булып Көчек авылыннан Зөфәр абый Мөхтәсипов килде. Килеш-килбәте белән үк зыялы нәселдән икәнлеге күренеп торган, төскә-биткә чибәр бу абыйны баштарак нигәдер яратып китә алмадык. Директор булуы өстенә, ул безне химиядән укытты, дәресен хәзерләп килмәүчеләрне яратмады. Мин үзем дә химиядән җавап биргәндә калтырап төшәр идем, тотлыгыр идем. Күп еллар үткәч, бер очрашканда моны үзенә дә әйттем. Ул : “Бер дә хәтерләмим, ничек алай булды икән соң?” – диде, көлешеп алдык.

    1942 елда Төрдәле авылында көтмәгәндә колхоз рәисен алыштырып куйдылар.  Буденный исемендәге колхоз рәисе Афанасий Сериковны Әгерҗе кирпич заводына директор итеп алып, аның урынына күрше “Йолдыз” колхозында озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Галиәскәр абый Садыйковны сайлап куйдылар.  Белеме булмаса да, хуҗалык итүдә тәҗрибәсе  бар иде аның. Галиәскәр абзый халык белән аралашып яшәде: ничә карама, я атлар абзарында, я фермада, я кырда булыр иде.  Борын астындагы ике якка салынып төшкән мыеген сыпыргалап, үзенең мәзәкчән, мисалларга бай, тапкыр теле белән һәркемнең кәефен күтәрергә тырышып йөрде мәрхүм.

      Авыл тормышы елдан ел авырая барды. 1943 елга чыктык. Мин инде 7 нче сыйныфта укыйм, быел Ходай  насыйп итеп исән-имин булсам, ТБУМны тәмамлаячакмын. Армиягә директорыбыз Зөфәр абый Мөхтәсиповны да чакырып алдылар. Мәктәбебезгә директор булып фронттан сул аягы яраланып кайткан Рәзак абый Ягудинны китерделәр. Килгәннең икенче көнендә үк ул таягына таянып, аксый-аксый,  дәрескә керде. Яңа килгән укытучы һәрвакыт кызыксыну уята бит. Гадәттәгечә, без аны, бераз шүрләп, сагаеп каршы алдык.  Яралы фронтовик кеше нинди булмас, сак булырга кирәк,  янәсе. Керде.  Аяк өсте баскан  хәлдә аңа текәлдек.  Ул да, матур итеп елмаеп, һәрберебезгә күз йөртеп чыккач, урыннарыбызга утырырга кушты.  Җыйнак, арык кына гәүдәле бер кеше икән, искитәрлеге юк.  Ничего особенного!

      Шулай да аның “особый”   икәнлеге дәрес башлангач ачылды. Рәзак абый безгә мишәр акценты белән “с” хәрефен җиңелчә генә “ч” га күчереп, башын бераз гына артка ташлап СССР Конституциясеннән искиткеч мавыктыргыч дәрес бирде. Хәтта, дәрес тыңларга яратмый торган кайбер шаян сыйныфташларым да  май кебек эреп утырдылар. Шуның өстенә, ул оста тальянчы һәм гаҗәеп артистлык таланты бар иде Рәзак абыйның. Шактый күп еллар узгач кына без аның Татарстанның атказанган артисты, тел остасы Әзәл Ягудинның бертуган абыйсы икәнлеген белдек. 1943-1944 язы аеруча авыр булды.  Бик күпләрнең бакчаларына бәрәңгеләрен утыртканнан соң ашарларына калмады. Хатын-кызлар балаларын ияртеп урманга йөрделәр. Урманнан язгы гөмбәләр, бәбчек юа суганы ташыдылар. Иң коточкычы кырык дүртнең язында булды. Кайсысыдыр, исемен хәтерләмим, кар астыннан көзен сугылып бетмәгән үчмалардан коелган бөртекләрне табып, җыеп алып кайткан да, боткасын пешереп ашаган, искиткеч тәмле булып чыккан. Китте шуннан, басудан  бөртек җыеп ташу. Кайберләре кул тегермәннәре ясап җибәрделәр, бөртекләрне он итеп тарттылар, күмәч, көлчә кебек ашамлыклар пешерделәр. Куанычларның  чиге булмады.  Ләкин тиздән  бу куанычлар кара кайгыга әйләнде. Авыл халкы, бигрәк тә балалар, бөртекләрдәге агулы матдәләр белән агуланып аяктан егылдылар. Температура күтәрелү, тамак бизләренең кинәт ялкынсынуы, йота алмау, хәлсезлек – бу авыруның беренче билгеләре иде.  Ашыгыч  рәвештә районнан чакырылган табиблар бу авыруны “Септическая ангина”  дип билгеләделәр. Ашыгыч төстә сөт ризыклары белән туклану оештырылды.  Авыл фельлдшеры Данилова йорттан-йортка йөреп, авыруларны дәваләрга тырышты, авыр хәлдәге авырулар янында үзенең көчсез булуын бик авыр кичерер иде.  Хәер, мед.пунктта хәтта марганцовка да юк иде шул ул елларда. Үлүчеләр булды, сыйныфташыбыз Рафиканы күз яшьләре белән җир куенына илтеп салдык. (Ул вакыйганы мин үземнең “Үкенеч” исемле китабымда тулырак чагылдырырга тырыштым.)  Тагын  бер күңелсез хәбәр: кырык өчнең маенда авылыбыздан өч чакрым ераклыктагы Красный-Яр авылыннан хәер сорашып кайтып килгәндә юлда үлеп калган Мөхәммәтзакир бабайны табып алып кайттылар.  Чабатачы карт иде мәрхүм, гомере буе чабата үреп, шуны саткан акчага гаиләсен туйдырды. Егет булып килгән бердән-бер улын – Касыйм абыйны беренче көнендә  үк сугышка озатты.  Ул елны картның башына берьюлы ике кайгы килде: ярлы булсалар да, гомерләре буе Ходай биргәненә  разый булып чөкердәшеп яшәгән карчыгын җирләде, шул хәсрәткә батып, ямансулап йөргән көннәрдә улы Касыймның сугыш кырында батырларча һәлак булуы  турында хәбәр килеп төште. Шул хәлләрдән соң Мөхәммәтзакир бабай бөтенләй бетеште.  Чабата үрергә юкә кирәк, урманга юкә төшерергә барырга хәл дә, җегәр дә юк. Туган-тумачалардан ярдәм көтәрлек түгел, үзләре көч-хәл белән җан асрыйлар. Нишләргә? Озак уйлагандыр карт, ниһаять, оятын яшереп булса да, хәер сорашырга чыгарга була. Күршеләреннән: “Красный –Яр  икмәкле авыл ул, халкы да юмарт, сорашып кергәннәрне борып чыгармыйлар икән”, - дигәнне дә ишеткәч, җеп өзәр хәле булмаса да, тәвәкәлләп шунда барырга чыга. Әмма авыл башын чыгу белән ерак китә алмый, чайкалып тора да  авып төшә. Картны йортына алып кайттык.  Күрше-күлән, хатын-кыз кабер казучылар эзләп урамга сибелделәр. Авылда  ир-атлар юк дәрәҗәдә, булганнары да сугышта яраланып кайткан гарипләр һәм безнең ише 13-14 яшьлек малайлар, шуның өстенә мәет күмүнең тәртибен белмибез.  Ул арада йортка килеп кергән бригадир Сания апа: “Баһавига әйттем, хәзер килеп җитә, барсын да башкарып чыгар”, -  диде.

       Баһаветдин Шәрәфетдинов турында язмыйча үтеп китсәм гөнаһ булыр.  Сугышта яраланып кайткан Баһави абый күрше Көчек авылыннан иде. Аны безнең колхозга  вет. санитар итеп эшкә җибәргәннәр, шуның өстенә безнең авыл кияве дә булгангамы, халыкка бик ярдәмле, бар эшне дә булдыра торган кеше булып чыкты.  Терлекләре авырып китсә, койма-фәлән ауса хатын-кыз, бала-чага аңа йөгерделәр. Баһави абый эш коралын кыстырып шунда ук килеп җитәр иде. Мөхәммәтзакир картны  да бер үзе юып, кәфенләп, ләхетен алып бөтен тәртибе белән ул озатты.  Безнең хәтердә Баһави абый әнә шундый легендар кеше булып калды, ярдәмнәре изге гамәлләрдән булып, Алланың ризалыгына ирешеп, зур саваплардан булсын аңа.

 

                                              Уналтынчы бүлек

ТБУМда чыгарылыш кичәсе

          1943 елның май ае ахырында без 22 укучы җиденче сыйныфны тәмамладык.  Кич кырдан эштән кайтуыбызга безне мәктәпкә чакырып алдылар. Мәктәпкә чакыручы апабыз әйтеп йөргән: “Эштән кайту белән юынып, киенеп- ясанып мәктәпкә  килсеннәр, җидене бетергәнгә белешмә тапшырачаклар”, - дигән.  Тиз арада барыбыз да җыелып җиттек.  Мәктәп коридорында тыйнак кына басып торабыз. Басуда арылган, шаярышу да, көлешү дә юк, уебыз аттестатларны  тизрәк   эләктерүгә өйгә ычкыну, чөнки иртә таңнан тагын эшкә барасыбыз бар. Шулай уйланып торганда Рәзак абый кабинетыннан чыкты да, яныбызга килеп, һәрвакыттагыча ягымлы елмаеп, барыбызны да сыйныф бүлмәсенә чакырды.  Кердек. Анда күзләребез  күрсә дә, күңелләребез ышанып җитми торган хәл.  Өстәлләр өстенә һәрберебез алдына кунак сые әзерләп куелган: беленнәр салынган тәлинкә, пары чыгып тора торган кайнар чәй, тагын иң гаҗәпләндергәне (без инде аның дөньяда бар икәнен дә оныткан идек)  баш бармак зурлыгындагы квадрат конфетлар! Могҗиза!  Ул еллар өчен чынлап та искиткеч могҗиза иде бу. Инде күп еллар үткәч, хәзер дә уйлап куям.  Беленнәр пешерергә сыйфатлы ак он, конфет кебек чәй тәмнәрен каян тапты икән ул? Ансат булмагандыр, югарыдагыларның кабинет ишекләрен күп тапкырлар шакып керергә туры килгәндер аңа, чаялыгы, кыюлыгы шуның өстенә яралы фронтовик булуы да ярдәм иткәндер, әлбәттә.

       Чәй өстәле башына  баскан Рәзак абый  исем-фамилияләребез буенча безне янына чакырып алып, шаян, тапкыр сүзләр кыстырып, изге  теләкләр теләп аттестатларыбызны тапшырды.  Аннан мәктәп белән саубуллашу җырлары җырлап утырдык, хыялларыбыз белән уртаклаштык. Рәхәт иде бергәләп соңгы тапкыр утыру.  Күңелләр бераз гына моңсу булса да, бәхетле идек без ул минутларда, чөнки беразга гына булса да сугыш елы икәнлеген онытып тордык.

 

                                                Унҗиденче бүлек

Кызларны да фронтка

      1942 елдан башлап военкомат авылыбызның кызларын чакыра башлады.  Беренчеләрдән булып Габделхәй хәзрәт кызы Мөхлиса Җәмилова, Сәүдә Шәрифуллина,  бераз соңарак Надя Иютина, Катя Буторина, Валя Красноперовалар чакырылып, военкоматтан туры фронтка озатылдылар.  Сугыш тәмамланганчы армия сафларында булдылар. Тылда да сугыш елларының иң авыр йөге кызларыбыз җилкәсендә булды.  Кырык бернең  салкыннарында Канаш җирендә окоп  казудан башлап, алар Успьян, Лубьян урманнарында агач кисеп чыгаруда, торф базларында газап чиктеләр.   Ә болары: сөйгән егетләре белән матур тормыш корып, сөйкемле балалар тәрбияләп үстерәсе кызларыбыз Гильфанова  Мөнәвәрә, Гыйззатуллина Заһира, Сөләйманова Әминә, Нафыйкова Мөгалимәләр сугышка киткән ир-егетләрне алыштырып торакторга утырдылар. 

     Сугыш еллары сузылган саен тормышны алып барулар тагын да кыенлашты. Сугышның беренче елларында үк ирләре  авыр бәрелешләрдә һәлак булган күп балалы аналар: Хөршидә, Майсафа, Гатифә, Мәчтүрә, Галимә апаларның тормышлары аеруча авыр иде.  Кышларын зәмһәрир  суыкларда чи утын, салам ягып кына җылы төшми торган өйләрдә өшеп, бер кавым ризыкка тилмереп  яшәүләрне сугыш чоры кешеләре ничек оныта алсын инде.  Бигрәк үзәкләргә үткән еллар иде шул. Ятим калганнарның хәлләре бигрәк авыр иде. Шәмсетдинов Муллаянның  сугыш башланыр алдыннан гына әтиләре белән әниләре үлеп китте, гаиләдә дүрт бала ятим калдылар. Өлкән абыйлары Муллагаскәр абыйны сугышның беренче атнасында ук фронтка озаттылар.  Биш яшьлек Муллаян үзеннән 5-6 яшькә генә өлкәнрәк апалары белән буш йортта яшәп калдылар. Әти-әнисез, инде абыйларсыз да калган бу ятимнәр баштарак күрше-күлән кертештергән ризыклар белән  тамак ялгап үлмәскә тырышсалар да,  ачлык үзенекен итте. Өчесенең дә кул-аяклары шешенеп чыкты. Кулына киндер биштәр тотып, хәер сорашырга чыгып йөргән көннәрен исенә төшергәндә, Муллаянның күзләре   әле дә  яшьләнә.  Сугышның беренче атнасында ук Сталинның рәхимсез сугыш елы законнары хөкем сөрде. Ире сугыш кырында туган илен яклап һәлак булган тол хатын Шәргия апаны  табага салып мичтә куырып  булса да балаларыма ашатырмын дип алган бер кесә бодай өчен хөкем итеп өч елга төрмәгә утырттылар.  Шулай ук ире сугышта башын салган Мөхәссәнә апаны бер рәхимсез бәндә, ярты чиләк бәрәңге белән тотып, бәрәңгеле чиләген  колхоз идарәсенә илтеп тапшыра. Мәрхүмә бу оятны  күтәрә алмагандыр инде, ике баласын калдырып төнлә асылынып үлде.

      Әлбәттә гел яман хәлләр генә булып тормады, күңеллерәкләре дә булды. Кырык өчнең кышында кич авыл халкын кинәт клубка чакырып йөрделәр.  Налоглар мәсьәле буенча “пешекләргә” җыялардыр инде дип халык сүлпән генә җыелды. Халык алдына хәрби  киемдәге бер кеше чыгып басты, исәнлек-саулык сорашкач, фронт хәлләре белән таныштырды.  Аннан  сумаксыннан газета тартып чыгарды да: “Менә бу “За отвагу” исемле фронт газетасында сезнең авылдашыгыз рядовой Гәрәев Харис  турында, аның батырлыгы турында язылган, мин махсус рәвештә хәрби частьтән сезне шул язма белән таныштырырга килдем.  Игътибар белән тыңлагыз”, -  дип  кычкырып укырга кереште.  Язма рус телендә язылганлыктан аны укытучы  Саҗидә апа тәрҗемә итеп барды. Ул язма болайрак иде: “Немецларны чигендереп шактый алга киткән Харис абыйларны частьтән дошман камап ала башлый. Төп көчләр шактый артта калган була, чолганышта калу куркынычы яный. Часть командиры пулеметчы Харис абыйга безнекеләрдән ярдәм килеп җиткәнче тоткарлап торырга куша. Харис абый командир боерыгын намус белән үти, безнекеләр  килеп җиткәнче кул пулеметы белән дошманга баш күтәрергә ирек бирмичә ут яндырып тора. Берничә тапкыр яраланса да позициясеннән чигенми, әнә шулай авылдаш абыебыз сугышчыларны чолганышта калудан коткара”.  Язманың авторы өлкән политрук шундый батыр солдат тәрбияләп үстергән Харис абыйның әти-әнисенә, авылыбыз халкына тирән рәхмәтен белдерде. Клубта барыбыз да кул чабып Харис абый өчен горурланып утырдык.

  ...1945 елның 9 маенда халкыбыз зарыгып көткән Җиңү көне килде. Тик аның шатлыгы белән рәттән аянычы да зур булды. 248 авылдашыбыз чит җир туфракларында  мәңгегә ятып калдылар. 50дән артык авылдашыбыз төрле яралар алып, гомерлек гарип булып, сызланып, кимсенеп яшәделәр. Дөньяга килеп тә бер мәртәбә “әти” сүзен әйтә алмаган сабыйлар, сөю-сөелү назыннан мәхрүм калган толлар торып калдылар...

 

                                         Унсигезенче бүлек

Авылда  сугыштан соңгы тормыш

    Бөек Ватан сугышы дошманны җиңү белән тәмамланса да, халыкка яшәү шартлары җиңеләймәде. 1946 елның җәе яз башыннан ук коры килде, игеннәр  дымга сусап киптеләр. Киресенчә, урып - җыюга төшкәч, яңгырлар башланды. Көн аралаш диярлек чиләкләп коеп кына торды. Андый еллларда кышы да иртәрәк килүчән була бит. Һәм шулай булды да. Октябрь урталарында җир туңып кар ятты.  Колхоз басуларында: җыелеп бетмәгән учмада бөртекләр, казылмаган бәрәңгеләр, яшелчәләр кар астында калдылар. Әнә шулай ачлык дигән нәрсә үзенең ач авызын күрсәтте.

    Кырык җиденең язында карлар эри башлау белән авыл халкының яше-карты (өлкәннәр таякка таянып булса да) җилкәләренә чиләк асып, көздән казылмыйча калган бәрәңге басуына агылды. Аягы йөргән һәркем, кояш җылысында туңган суы таралып, крахмалы гына калган бәрәңгеләрне чиләкләренә тутырып өйләренә ташыдылар. Шул бәрәңге крахмалын уч төбендә тәп-тәпләп, зур гына коймак формасына китереп, калай листка, я тимер мич өстенә салып пешерерләр иде һәм ул телне йотарлык тәмле булыр иде. Кайбер авылларда аны бәрәңге кәлҗемәсе, икенчеләрендә крахмал коймагы  дип  атаган бу легендар ризыкка безнең авылда “таптап” дигән атама бирделәр. Әнә шул “телне йотарлык тәмле таптап” бик күпләрне ач үлемнән саклап калды.

      1953 елның март башында И. В. Сталин вафат булды. Бөек юлбашчыбызның кинәт үлеп китүен  авыл халкы авыр кичерде. “И, Ходаем, ничек булыр инде? Иптәш Сталинсыз ничек яшәрбез...? Кулыбыздан тотып кем җитәкләр хәзер безне?” – дип такмаклап елаучылар күп булды.  Бер караганда  гаҗәеп хәл иде бу?! Ул идарә иткәндә күпме кулга алулар, сөргеннәргә сөрүләр, исбат ителмәгән гаепләр тагып  төрмәдә чертүләр, сугыштан болай да йончып калган ач халыкны заем компанияләре белән газаплаучы сөекле атабызны кызганып нигә күз яшьләребезне түктек икән?    Аңлавы авыр иде моны. Сталиннан соң да  зур җитәкчеләребез бакыйга китеп бардылар, тик нигәдер аларның вафатларын халык алай авыр кичермәде.  Биредә ихтиярсыздан шундый сорау туа. Ни өчен алай? Нигә? Хәер, моңа җавап  бар кебек, чөнки без атабыз Сталинга аның халык белән идарә итүенә күнеккән идек  һәм бары ул кушканча гына яшәргә өйрәнгән идек.

     1953 елның урталарында дәүләтебезгә башлык булып КПССның беренче секретаре Н. С. Хрущев сайланды. Һәм һич көтмәгәндә авыл хуҗалыгында яңа, уңай үзгәрешләр башланды.  Колхозлар өчен хезмәтләре бик кыйммәткә төшүче МТСлар бетерелеп, тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы  тулысы белән колхозларга тапшырылды.

    Бераз гына тарихи чигенеш алыйм әле. 1950 елның җәендә Кырынды авыл советына караган 8 колхозны берләштереп аңа Чапаев исемендәге колхоз исеме биреп, авыл советы рәисе Вәли абый Әхмәдиевны ул эшеннән азат итеп,  колхоз рәисе итеп куйдылар. Төрдәлненең Буденный исемендәге колхоз бинасына яңа оешкан колзоз идарәсе урнашты. Эшләр уңай якка үзгәрергә тиеш дип, зур өметләр белән берләштерелгән колхоз, нигәдер һаман да үзен аклый алмады. Идарә итү өчен белем дә, саулык та җитмәде кебек, Вәли абый бик еш авырый башлады. Күп вакытын хастәханәләрдә дәваланып  үткәрде. Башта әйбәт кенә эшләп киткән хуҗалык, соңгы елларда шактый нык какшады. Мондый хәл әлбәттә безнең колхозда гына түгел иде. авыл хуҗалыгын тәртипкә салу өчен нәрсәдер эшләргә кирәклеген югарыдагылар да аңладылар ахрысы. Ашыгыч рәвештә колхозларны яңа кадрлар белән ныгыту максатыннан партия Үзәк Комитеты  карары белән авылларга утызмеңчеләр җибәрделәр.

 

Унтугызынчы бүлек

Авылда утызмеңче

      1955 елның август башында авылыбызга утызмеңче дигән берәү килеп төште. Аны озата килүчеләр арасында район башкарма комитеты рәисе М.Репеев, КПСС район комитеты вәкиле Кузьмин тагын берничә кеше бар иде. Мәктәп каршына җыелган халык алдына басып М. Репеев  кыска гына кереш сүздән соң утызмеңченең үзе белән таныштырды: Запускалов Александр Семенович  безгә Казаннан җибәрелгән. Казан авыл хуҗалагы институтында укытучы-галим икән. Хатыны, ике кызы бар дигәч, хатыннар бер-берсенә карашып куйдылар. “Иптәш Запускалов Александр Семенович  сезнең колхозыгызга рәис итеп тәкъдим ителә”, - диюгә халык тынып калды. Бераздан арттарак басып торучы берәү: “Нигә кирәк ул безгә? Шөкер, безнең үз рәисебез бар, исән-имин генә әле. Вакыты белән  сырхаулап алса да, нигә, сөйри бит әле колхозыбызны”, - диде.  “Әйе шул, үзебезнең кеше ул - эшләсен”, - диде бер җыелешта да тавышсыз гына утыра алмый торган Гатифә апа.  Китте бәхәс, китте тартыш. Халыкны тынычландыра алмагач, халык алдына Вәли абый Әхмәдиев үзе чыгып басты. “Иптәшләр!  – диде ул.  – мине хөрмәт итеп яклавыгыз өчен зур рәхмәт. Әммә соңгы елларда саулыгым бик нык какшады минем, алдагы көндә председатель кебек җаваплы, тынгысыз авыр эшне тартырга көчем җитмәс. Партиябез безгә теләсә кемне җибәрмәс. Иптәш Запускалов – көче ташып торган яшь кеше, шуның өстенә укымышлы агроном. Әйдәгез, бәхәс-тартышсыз гына сайлап куйык үзен,”  - дип сүзен бетерде.  Кабат тавышка кую Запускалов файдасына булды.

       Җыелыш таралышканда хатын-кызлар арасында “ни гәүдәсе ташка үлчәем генә бит моның, ай-һай халыкны тыңлата алырмы икән?” – дип шикләнүчеләр  дә җитәрлек иде. Бу шик аның эшли башлавының беренче елында ук томан кебек таралып юкка чыкты. Александр Семенович ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә дә, оештыра да белде. Тормышта тырышлык белән рәттән “везение” дигән нәрсә дә кирәк бит әле. Запускаловның беренче эш көне шуннан башланды дисәм, һич тә ялгыш булмастыр дип уйлыйм. Ул рәис булып эшли башлаган көннәрдә Әгерҗенең үзендә оешкан “III Интернационал” колхозы таралды. Шунысын да өстәп әйтеп китим, бу колхоз районда гына түгел, хәтта республика күләмендә иң алдынгы колхозларның берсе иде. Хуҗалыкның рәисе белгече буенча югары белемле зоотехник Рәхмәтуллин нәселле сыерлар үрчетү белән шөгелләнеп зур уңышларга иреште. 4-5 мең литр сөт бирә торган сыерлар илленче елларда районда бары   III Интернационал колхозында гына иде. Александр Семенович бу колхозның таралу хәбәрен ишетү белән Әгерҗегә ашыга, кредитка сатыла торган 91 баш сыерны Чапаев исмендәге колхозга алуга ирешә. Сөтне күп бирә торган элита токымлы әлеге сыерларны яшь савымчыларга бүлеп бирә. Тиз арада яшь савымчылардан комсомол- яшьләр  бригадалары барлыкка килде. Колхозның Кырынды, Карамалы, Чишмә савымчылары ярышып эшләп, сөт җитештерүдә гаҗәеп нәтиҗәләргә ирештеләр. Яшь савымчылар: Гүзәлия Маникова, Кафия Батырова, Рәисә Вәлиәхмәтова, Разия Саетова районда гына түгел, республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыктылар.

 

                                              Егерменче бүлек

Күңелле үзгәрешләр

     1955-60 елларда авылыбызда яңа йортлар төзү киң колач алды. Александр Семенович колхозчылар җыелышында җитен чәчү мәйданын киңәйтү мәсъәләсен күтәрде. Җитен чәчү, аны йолку күп көч сорый торган культура дип, бик күпләр аңа каршы чыктылар, ләкин ул үз уеннан чигенмәде, җитен мәйданын тагын да киңәйтте. Колхозчыларны кул көче белән җитен йолкудан коткару өчен махсус машиналар кайтартты. Әнә шулай итеп көз-кыш айларында күп итеп җитен сүсе әзерләнде. Ул елларда авылларда агач йортлар күп төзелә иде, сүскә сорау зур булды, аны сатудан колхоз кассасына акча яңа бәреп чыккан чишмә кебек агып торды. Яңа рәиснең алдан күрә белүенә, тапкырлыгына колхозчылар таң калдылар, аңа ышаныч та бермә-бер артты.

       Күзәтеп барган кешегә авылда киң колачлы үзгәрешләр башланганы күз алдында иде. Яңа рәис эшкә керешкәннең атна азагында ук авылга Казан электр техникумыннан студентлар килеп төштеләр, урамнарда баганалар утырту электр чыбыклары сузу эшләре башланды. Берүк вакытта тракторлар су торбалары салу өчен канаулар казырга керештеләр. Авыл тракторлар тавышына гөрләп торды. Авылга су кертелә икән! Яңа килгән рәисебез әйткән янәсе: “Авылның һәр йортын: электрлы, радиолы, сулы итәм” дигән, тагын халыкка җиңеллек ясаячакмын дип нәрсәләрдер әйткән. Ул көннәрдә авыл халкы телендә  бары шул сүзләр генә булды.

        Дәүләт күләмендә дә зур үзгәрешләр башланды. МТС лардан авыл хуҗалыгы техникасы колхозларга күчте. Колхозыбызда машина-трактор паркы белән рәттән ремонт мастерское төзеп ачып җибәрделәр. Токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы кебек яңа һөнәрләр барлыкка килде.

 

Егерме беренче бүлек

Авылыбыз тарихына  кереп калган истәлекле 1956 ел

    Ул көнне авылга яңалык китерәсе көннең мәшәкате бик иртә башланды. Монтер егетләр  электр чыбыкларын тагын бер тапкыр күздән  үткәреп чыктылар. Трактор  паркының кирпич бинасына урнаштырылган С-100 тракторы моторының карыйсы урыннарын карап бетереп, багына ягулык салдылар, аннары “бисмиллаһ” әйтеп, генераторга тоташтырдылар. Шактый күңеле дулкынланган утызмеңенче дә түзмәде, паркка берничә тапкыр килеп егетләрнең хәлләрен белеп китте.

    Офыктан сүлпән генә караңгылык иңеп килгәндә кинәт могҗиза булды: йортларда, фермаларда, җәмәгать урыннарында, урамдагы баганаларда гөлт итеп утлар кабынды. Лампочкалардан сибелгән нурларга  карап, хәтта, бик сирәк елмая торган кешеләр дә елмаеп куйдылар. Шул ук атнаны колхозның үз радиоузелы эшли башлады. Һәр атнаның  шимбәсендә  авылыбыз үзешчәннәренең чыгышларын яше-карты түземсезлек белән көтеп алды.

 

                                          Егерме икенче бүлек

Мәдәни тормыш

       Авыл халкының рухи яшәешендә дә уңай үзгерешләр башланды. 1955 елның җәендә үзенең гаиләсе  белән Кырынды мәктәбенә укытучы булып Әнвәр Закиров килде. Үзешчән рәссам, оста баянчы, һәрьяклы талант иясе Әнвәр Закиров Кырынды авылының  мәдәни тормышында күктә балкучы йолдыз кебек булды. Аның тырышлыгы белән мәдәният йорты каршында  үзешчәннәрдән торган хор коллективы оешты. Ул табып алган үзешчән җырчыларыбыз: Касыйм Шакиров, Кәшфи Бадыйков, Фәүзә Әхмәтовалар республика бәйгеләрендә катнашу бәхетенә ирештеләр, аларның җырлаулары Татарстан радиосыннан да яңгырады. Ул елларда кешеләргә шәхес буларак  зур әһәмият бирелде. Мәдәният йортында мәсәлән, яңа өйләнешкән парларны тәбрикләү, бүләкләр тапшыру, дөньяга килгән сабыйларны тантаналы төстә яздырып таныклыклар тапшыру, чәйле өстәлләр оештыру, барысы да тәрбияви чаралар иде.

    Илле алтынчы елның Октябрь  бәйрәме аеруча тантаналы шартларда үтте. Сугыштан соң колхозыбыз тарихында беренче тапкыр хезмәт алдынгыларына тегү машиналары, радиоалгычлар, кыйммәтле келәмнәр бүләк иттеләр.

    Гадәттә шулай бит ул, колхоз алдынгы булса, авыл Советы да алдынгы була. Кырынды авыл Советы (рәисе Хаҗиәхмәт абый Нуриев) берничә тапкыр республика күләмендә 2нче, 3нче урыннарны яулады. Татарстан Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагын, акчалата бүләкне Министрлыкта эшләүче якташыбыз Шәрифуллин (тумышы белән Олы Барҗы авылыннан)  алып килеп тапшырыр иде. (Мин ул елларда авыл советы депутаты идем. Болар барсы да күз алдымда эшләнде).

       1959 елның мартында авыл халкы яратып өлгергән утызмеңенчебезне кабат Казанга, авыл хуҗалагы министрлыгына  министр урынбасары итеп алдылар. Колхозның гомуми җыелешы бик киеренке үтте. “Юк, рәисебезне бирмибез. Ул килгәч кенә авызыбызны тутырып ипи ашый башладык, утлы, сулы булдык. Кәнфит кәгазенә генә төреп йөртерлек кеше бит ул. Бирмибез булгач, бирмибез”, - диеп халык бик әтәчләнеп караса да, Казаннан килгән вәкил: “Иптәш Запускаловны Обком карары белән күчерәбез”, - дип кашын җимереп катгый итеп әйткәч, тындылар.

     Авыл халкы Александр Семеновичны бик җылы итеп озатты, чөнки ул моңа лаек иде. Өч ел эчендә таякка таянган хуҗалыгыбызны миллионер дәрәҗәсенә күтәрде ул.  Байлыкка, дәрәҗәгә кызыкмаучы бу кеше, Казаннан килгәндә күтәреп килгән ике чемоданын кире күтәреп  китеп барды. Хуҗалык дилбегәсен үзе белән урынбасар булып эшләгән үзе кебек үк югары белемле агроном Илтөзәр Сәлимгәрәевка тапшырып китте.

       Яңа сайланган колхоз рәисе хуҗалык белән таныш, утызмеңенчедән шактый тәҗрибә алган һәм үз башы белән уйлый торган җитәкче иде.  Ул беренче  көннән үк җиң сызганып эшкә кереште. Сәлимгәрәев иртән идарәгә килгәнче таңнан торып фермаларда, трактор-машина паркында булырга өлгерә торган иде.

    1960 елда Чапаев исемендәге колхозда районда беренчеләрдән ОПХ (опытно-показательное хозяйство) оештырылды.  Колхозга өстәмә тракторлар, тагылма техника, яңа сорт чәчү орлыклары, фермаларга саву аппаратлары кайтартылды. Терлекчелектә безнең шартларга чыдам, сөт күп бирә  торган “холмагор” токымлы сыерлар үрчетүгә өстенлек бирелде. Хуҗалыкта, районда беренче буларак, “түгәрәк ферма бинасы” төзелеп кулланырга тапшырылды.  Әнә шулай итеп, биредә башкаларга өйрәнү, тәҗрибә алу өчен күп нәрсәләр барлыкка килде. Шуның өчен ОПХга бик еш колхоз рәисләре, агрономнар, зоотехниклар, ферма мөдирләре, бригадирлар килерләр, район оештырган семинарлар, киңәшмәләр һәм башка чаралар биредә үтәр иде.

        Чапаев исемендәге колхоз әнә шулай  алга, яңарышка таба омтылуны дәвам итте.  Энергиясе ташып торган яшь колхоз рәисенең кайбер мәсьәләләрдә ялгышып та куйган вакытлары булмый калмагандыр, әлбәттә. Андый вакытларда аны төзәтеп җибәрүче, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче колхозның партоешма секретаре Гөлсем апа һәрвакыт янында булды.  Илле алтынчы елларда  колхоз каршындагы партоешма партком итеп үзгәртелде. Авыл коммунистлары партком секретаре итеп кыю фикерле, җыелышларда үз сүзен ачык итеп әйтеп бирә торган, белеме буенча укытучы Гөлсем апа Мусинаны сайлап куйдылар.

 

Егерме өченче бүлек

Колхозның бала тудыру йорты

   Авылыбызда  сугыштан соңгы буын үсеп җитте. Егетләр өйләнделәр, кызлар кияүгә чыктылар.  Урамнарга ямь биреп йөкле хатыннар күбәйде. Минем медпункт мөдире булып эшләгән вакытым. Акушеркалар Сөләйманова Кафия белән Фарвазова Розалия юлдан кайтып керә алмыйлар, бәбәйгә авырган  хатыннарны  Вольный-Труд участок хастәханәсенә, йә тимер юл больницасының бала тудыру бүлегенә озата баралар.

     Колхозда бер кешене бишкә  бүлә торган урып-җыю вакыты. Без машиналарны, атларны идарә планеркасында  билгеләнгән эшләреннән өзәбез. Бригадирлар безгә транспортны йөзләрен чытып, ыңгырашып кына бирәләр. Миңа күп вакытта колхоз рәисенең үзенә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде.  Бер барганда шулай Сәлимгәрәев мине каршысына утыртты да, бераз уйланып торгач: “Кара әле, Габдулла, әллә ул бала тудыру йортын үзебездә ачып карыйбызмы?” – диде. “Белмим шул. – дидем мин -  Бу бик җаваплы нәрсә, аннан соң югарыдан рөхсәт кирәк булачак...” “Анысын миңа калдыр” – диде рәис.

     Һәм ул сүзендә торды, районга барып югарыдагылар белән дә, баш табиб белән дә сөйләшеп кайтты. Икенче көнне үк баш табиб Михаил Федорович Спиридонов белән санэпидстанция башлыгы Риф Гиматович Абитов килеп төштеләр. Сәлимгәрәев үзе дә килеп җитте. Медпункт урнашкан алты почмаклы йортның буш ягын бергәләп карап чыгып, фикер алышканнан соң аны бала тудыру йорты итәргә яраклы дип таптылар. Вак-төяк ремонт, чистарту эшләре үткәргәннән соң ике атна эчендә ике койкалы колхоз бала тудыру йортын ачып та җибәрдек. Акушеркаларга хезмәт хакы түләүдән тыш, колхоз бөтен чыгымнарны үз өстенә алды. Медпункт акушеркасы өстенә өстәмә тагын ике акушерка җибәрделәр. Дежурлык итү графигы төзелде. Вольный-Труд участок хастаханәсе бала тудыру йортын стерильный материаллар белән тәэмин итеп торды. Әнә шулай бала тудыру йортыбыз матур гына эшләп китте. Ике койка бервакытта да буш тормады, бирегә хәтта күрше Шаршады авылыннан да килеп бәбәйләүчеләр булды. Акушерларыбыз Фарвазова Розалия, Муллахмәтова Рәйсә, Вахитова Минзифалар хезмәтләрендә зур җаваплылык тоеп, тырышып эшләделәр. Колхозыбыз бала тудыру йорты авыл халкы тарафыннан гел яхшы яктан гына искә алынды.

      Соңгы елларда теливизордан күреп торабыз, илебезнең иң дәрәҗәле, иң яхшылардан саналган бала тудыру йортларында коточкыч “ЧП” лар булып тора.  Шушы юлларны язып утырганда шатланып уйлап куям: Аллаһ Тәгалә саклагандыр безне, ике елдан артык эшләгән, шул фәкыйрь генә җиһазлы бала тудыру йортыбызда, бер ананың һәм бер генә сабыйның да үлү очрагы булмады.

 

 

                                         Егерме дүртенче бүлек

Төзелештән – төзелешкә

        Илтөзәр Сәлимгәрәев һәрвакыт авылыбызны төзекләндерү турында хыялланып яшәде. Ә моның өчен нәрсә, әлбәттә төзү материаллары, бигрәк тә кирпеч кирәк. Ул елларда аны ерактан кайтару шактый кыйммәткә төшә иде һәм ул уйланып йөри торгач, кирпечне үзебездә булдырырга кирәк дигән карарга килә. Уй-планын озакка сузмый, авылыбызның “дипломсыз инженеры” Гаяз Әхмәтовны машинасына утырта да, Исәнбай авылына китә. Биредә инде берничә ел кирпеч заводы эшли һәм сыйфатлы кирпеч чыгаралар икән.  Болар завод белән танышып кайталар. Гаяз куен дәфтәренә сызгалап кирпеч сугу схемасына кайбер яңалыклар да кертә. Барсын да уйлап-тикшереп өйрәнгәннән соң, авыл башыннан кирпечкә яраклы кызыл балчыклы урын сайлап  завод төзергә керешәләр. Гаяз төзелешкә тагын да  күп кенә җайланмалар кертә, завод бер ай эчендә сафка басып  кирпечләр чыгара да башлый. Бу колхоз өчен зур хәзинә иде, хуҗалыкта төзелеш алып бару бик күпкә җиңеләйде. Монда чыккан кирпечләрне күбрәк ферма, склад, трактор паркы төзелешенә кулландылар. Шәхси хуҗалыкларга да өлеш чыкты, шулай итеп авылда төзелеш гөрләде. Вакыт үткән саен кирпечнең сыйфаты камилләшә барды, авыл хуҗалыгы белгечләренә аерым бүлмәләр, утырыш заллары белән тау буенда бик күркәм идарә бинасы калкып чыкты.

     ...Ә авыл халкы өчен иң куандырганы авыл уртасында икмәк пешерү бинасы барлыкка килү булды.  Игелекле эш рәхмәтсез булмый, бигрәк тә икмәк пешерү кебек мәшәкатьле эштән коткарганы өчен хатын-кызлар колхоз рәисенә кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Егерме бишенче бүлек

Тагын кыскача гына ОПХ турында

    Инде язып киткәнемчә Чапаев исемендәге колхозда оештырылган ОПХ район колхозлары өчен өйрәнү базасы булды. Биредә беренче чиратта бөртекле культураларның яңа сортларын сынап карау  тәҗрибәләре үткәрелде. Бигрәк тә бодайның Саратов, арышның Казанский-38, Вятка сортларын чәчеп югары уңыш алуга ирешелде. Хуҗалык агрономнары Сәет Әминов, Мансур Низамов, практикага кайткан Фаил Гаскәров, соңарак Сагир Ситдыйковлар биредә зур тәҗрибә мәктәбе үттеләр. ОПХның уңышлары дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде. Тракторчы-механизаторлар Хәмзә Суләйманов, Галинур Галиев, Анатолий Гребенщиков, ашлама-торф чыгару отряды  бригадиры Мәхтүрҗан Гильфанов I, II дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән, Зил – 555 үзбушаткыч машинасы шоферы Минсәет Мөхәммәтшин Ленин ордены, колхоз рәисе И. Сәлимгәрәев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнделәр. Терлекчелектә дә яшь  савымчылар үсеп чыктылыр: С. Сәляева,  Ф. Шәйдуллина,   Ф. Галләмова,      Ф. Закирова,

С. Мөхәммәтшиналар елга һәр сыердан 3-4 мең килограмм сөт саудылар. Бу илле  бишенче  елларда  бишәр  мең  килограмм  сөт  сауган     Г. Маникова,

К. Батырова, Р. Вәлиәхмәтовалардан бераз калып булса да, әйбәт нәтиҗәләр иде.

 

                               Егерме алтынчы бүлек

Төрдәле, Кырынды тарихында яшәешләре

аерылгысыз булган Мусиннар

   Мин инде колхозның партком секретаре Гөлсем апа Мусина турында искә алып үттем. Хәзер Гөлсем апаның аерылгысыз дусты, тормыш юлдашы Йосыф ага Мусин турында язып үтәм.

      Йосыф ага Мусин  сугыштан соң Кырынды мәктәбенең беренче директоры, заманында шөһрәт казанган, мәгърифәт үзәге Иж-Бубый авылыннан иде. Ходай бүләк иткән төз гәүдә, буй-сын, күпләрдән аерылып торган сөйләм культурасы, аның тумыштан ук зыялы нәселдән икәнлеген күрсәтеп тора иде. Йосыф ага сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград өчен барган авыр бәрелешләрнең берсендә кулы яраланып госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, тылга җибәрелә  һәм ул Көчек җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шунда үзе кебек яшь укытучы Гөлсем белән таныша һәм алар гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу бәхетле гаиләгә Көчек авылында озак яшәргә туры килми. 1943 елның көзендә Йосыф абыйны Кырынды җидееллык мәктәбенә директор итеп күчергәч, алар Кырындыга килеп төпләнәләр.

      Йосыф ага мәктәп директоры булуы белән бергә авылның иҗтимагый-сәяси тормышына актив катнашып, илленче елларда Буденный исемен йөрткән Төрдәле колхозында пратоешма секретаре буларак та, авыл халкы белән якыннан аралашты һәм үзен акыллы, сабыр җитәкче итеп күрсәтте.

    Йосыф ага белән Гөлсем апа авыл халкының иң хөрмәтле кешеләре булдылар, аларны авылның яше дә, карты да онытмый, чөнки бик күпләргә тәрбия-белем биргән, тормышка аяк бастырган хөрмәтле мөгәллимнәр иде алар. Яшәешләрендә булган кимчелек-хаталарын Ходай гафу кылып ахыры урыннарын җәннәттә кылса иде!

 

                                        Егерме җиденче бүлек

Мәгърифәтче, тарихчы

Шәхмиссар улы Фоат Садыйков

       Фоат ага 1918 елда – дәхшәтле граңданнар сугышы барган чорда дөньяга килә. 1926 елда авылдагы башлангыч сыйныфны тәмамлагач аны Татар  Шаршадысындагы ШКМга илтәләр. ШКМ (школа колхозной молодежи).  Ул шунда бик теләп матур гына укый башлый, әмма аны бишенче сыйныфны тәмамлагач мәктәптән чыгаралар. “Чөнки,- дип яза Фоат абый истәлекләрендә – 1931 елда әтиемне кулга алып, төрмәгә яптылар. Ярый әле, авыл советы каршында оештырылган драм коллективы бик актив иде. Үзебездә генә түгел, күрше авылларда да атна саен спектакльләр куеп тордылар, мине дә үзләренә суфлер итеп алдылар. Һәр спектакльдән әнә шулай бер сум акча эшләдем”.

        Улы өчен борчылуга калган Минҗиян апа 1932 елның август аенда Фоатны Тирсәгә алып бара. Ул елларда Тирсә мәктәбендә директор булып Советлар Союзы Герое Асаф Абрахмановның әтисе Котдус ага эшли. Ул Фоатны 6 нчы сыйныфка укырга кабул итә. “Мин рәсемнән кала бөтен фәннәрдән дә гел бишлегә укыдым”- дип искә ала Фоат ага.

         1934 елны ул авиация техникумына укырга керү  нияте белән Казанга китә. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырса да, конкурстан үтә алмый, документларын кире кулына тоттырып кайтарып җибәрәләр.  “Елый-елый урамга чыктым. Инде нишләргә? Кая барырга? Кесәмдә сукыр тиен акчам да юк. Вокзалга киттем. Перронда елап утырам. Яныма яхшы гына киенгән бер кеше килде дә : “Егет кешегә елап утыру килешми, йә сөйлә әле миңа, нәрсә булды?”- дип сорады. Мин аңа башымнан кичкәннәрне сөйләп бирдем. “Кайгырма була торган хәл. Әйдә киттек минем белән”,- диде. Ул мине үзенә ияртеп педтехникумга алып килде. Директорына минем турыда сөйләде. Документларымны карап чыккач, директор: “Безгә тиешле имтиханнарны тапшыра алсаң, студент итеп алырбыз үзеңне,”- диде. Имтиханнарны бик яхшы билгеләренә генә тапшырдым. Шулай итеп, мин Болак буендагы педтехникумның студенты булдым,”- дип яза ул.

        Биредә Фоат Садыйков өчен яңа тормыш башлана. Монда яңалыкка омтылучы  зирәк егетне бик тиз күреп алалар, шигърияткә тартылганын белгәч, әдәби түгәрәккә чакыралар. Җитәкчеләре Гали Хуҗи түгәрәк утырышларына Хәсән Туфан, Шамил Усмановларны чакыра. Башка студентлар белән бергә Фоат та үзенең шигырьләрен укый, уңай бәяләмә алганнарын “Яшь Ленинчы” газетасына илтә. 1937 елны Фоат А.С.Пушкинның юбилеена багышланган бәйгедә катнашып, шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле уку буенча беренче урын яулый һәм аның җыелма әсәрләре белән бүләкләнә.

     1937 елны кулына диплом алган педагог Азнакай районының Әсәй авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрелә һәм ул биредә рус теле укыта, мәктәп тормышында актив кайный, әдәби түгәрәкләр җитәкли.

       1938 елның көзендә Фоат Садыйковны Тирсә мәктәбенә татар теле һәм әдабияты укытучысы итеп күчерәләр. Балалар да, ата-аналар да бик яраталар, хөрмәт итәләр аны. Укучылары сәнгатьле сөйләү буенча бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар.

       1942 елда Фоат аганы укытучы булып эшләгән җиреннән армиягә чакырып алалар. Казанда берникадәр вакыт хәрби хәзерлек узганнан соң аны Көнбатыш фронтка озаталар. Ул Мәскәү астындагы Калуга шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин аны кинәт фронттан тылга чакырып кырык икенең декабрь аенда Минзәләдәге политработниклар курсына укырга җибәрәләр. Ул кырык өчнең мартында курсларны тәмамлый, аңа лейтенант дәрәҗәсе биреп яңадан Карелия фронтына җибәрәләр. Ул анда зам.комбат дәрәҗәсендә сугыш операцияләрендә катнаша, фронтның татар сугышчылары өчен чыга торган “Ватаным өчен – сугышка!” газетасына мәкаләләр җибәреп тора.

        1944 елда аны тылдагы партия – совет эшендә катнашу өчен туган ягына кайтаралар. Ул елларда Фоат абый Әгерҗе райкомында парт кабинет мөдире, райкомның пропаганда бүлекләрендә эшләп ала.

     1950 елда Кырынды мәктәбенә кайтып тарих дәресләре алып барганда эзтабар тарихчылар түгәрәге оештырып җибәреп, Удмуртия буйлап сәяхәт итә. Анда тапкан материалларны “Совет мәктәбе” журналында зур мәкалә итеп бастыра. Игелекле эшләр дәвам итә, яшь тарихчылар демократ шагыйрь Даут Гобәйди әсәрләрен эзләп табып, бастырып чыгару бәхетенә ирешәләр.

      Фоат аганың “Туган якны өйрәнү практикасыннан” дигән фәнни хезмәте РСФСР Мәгариф Министрлыгы тарафыннан югары бәяләнә һәм аңа “Россиянең халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә. Шунысын да әйтим, Фоат абый Садыйков гаҗәеп трибун иде. Октябрь, Май бәйрәмнәрендә һәм башка әһәмиятле даталарда халыкны җәлеп итеп эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясар иде. Тагын шунысы бар: хәтта радио-телевидение дикторлары көнләшерлек сөйләм культурасына, әһәңле тавышка ия иде ул.

           Фоат абый озак еллар дәвамында районыбызның “Ленин юлы” газетасының алыштыргысыз хәбәрчесе булды, аның язмаларын районыбызның яше – карты бик яратып укыды. Ул Гариф Ахунов, Хәсән Туфан, Рәшит Әхмәтҗанов кебек язучылар белән бик дус булды. Сиксәненче елларда язучылар төркеме авылыбызга килгәч Хәсән ага Туфанның Фоат абыйны сорап, аларда кунып калуы шул турыда сөйли. Язучылар берлегенә баргач, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов еш кына Фоат абыйның хәлен сорашуы юкка булмагандыр. Соңрак белдем: алар икесе Даут Гобәйдинең шигырьләр җыентыгын китап итеп чыгарганнар икән.

          Фоат абый белемле, ярдәмчел кеше иде. Бик еш киңәш сорап, нәрсәдер язарга кирәк булса, аңа киләләр иде. Ул беркемне дә кире бормады. Тол хатыннарга сугышта вафат булган ирләре өчен пенсия, балаларына пособияләр алуга Фоат абый язган гаризалар һәрвакыт ярдәм итә иде. Кайвакытта ялган мәгълүмат биреп (яздыручыларга ышанып) язылган үтенеч, гаризалар өчен аның авыр хәлгә калган очраклары да булгалады.

         Фоат абыйның тормышында фаҗигалар аз булмады. Матур гына гаилә корып яшәп ятканда берничә көн генә авырып хатыны Наилә апа үлеп китә. Аннан уртанчы улы Рубин Варзи-Ятчә аэродромыннан эштән кайтканда төнге буранда адашып туңып үлә. Тагын берничә елдан кече улы Рөстәмнең фаҗигага юлыгып вафат булуы турында коточкыч хәбәр килеп ирешә. Ничек түзде икән атаның йөрәге? Хәер, кайгылы көннәрендә аны ялгыз калдырмадылар, янында һәрвакыт хезмәттәш дуслары, яраткан укучылары булды. Фоат абый соңгы сәфәренә җирле җитәкчеләргә үпкәләп китеп барды. Берничә ел, зур кыенлыклар белән оештырган мәктәп музеен мәктәптә болай да бүлмәләр җитми дигән сылтау белән юкка чыгаруларына рәнҗеп яшәде һәм аны саклап кала алмавына бик үкенде ул.

      Фоат абыйның үзеннән бердән-бер улы Зөфир Садыйков калды. Садыйковлар нәселен дәвам итүче Зөфирнең улы барлыкка бик шатлана иде ул. Зөфир Уфа медицина институтын тәмамлап Ижауга кайтты һәм балалар хастаханәсендә җитлекмичә туган бәбиләр бүлеген җитәкләде. Табиб – педиатор Зөфир Садыйковнының исеме күпләргә таныш: әнисе Наилә апа кебек мөләем, йомшак күңелле, үтә дә игелекле доктор.  Зөфир туган авылындагы инде сәламәтләнүе өметсез дип диагноз куелган сабыйларны үз бүлегенә алып дәвалап аякка бастырды. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле.

 

                                     Егерме сигезенче бүлек

Авылның йөрәге – авыл Советы

      Октябрь революциясенә кадәр старосталар авылларда башлыклар булып торганнар. Кырынды белән Төрдәле үзләреннән унике чакрым ераклыктагы Мүшәк (Мушаково) волосте карамагында булганнар. (Бу авыл хәзер Удмуртия җирлегенә керә) Авылыбыз старосталарын башта халык сайлаган әлбәттә, бу халык җыеннарында волость башлыгы белән урядник катнашканнар. (Әсәдулла абый белән Дәхидулла абзый сөйләгәннәрдән) Халыкка караганда үзләренә кулайрак, нык тормышлы кешене сайлатканнар. Староста һәр атнаны волостька барып авыл хәлләре, налоглар түләү мәсъәләләре буенча отчет биреп кайткан. Авылыбызның соңгы старостасы Ситдыйк бабай булган. 1918 елда авыл Советы оеша, аның беренче рәисе итеп Мөхәмәтҗанов Хуҗа бабай сайланып куела. Мин үзем белгәннәре – Әхмәдиев Вәли, Минегулова Сәмига апа, сугыштан исән-имин кайткан Нуриев Хаҗиәхмәт абый башта авыл Советы секретаре, илленче елны Вәли абый Әхмәдиев колхоз рәисе булып күчкәч, авыл Советы рәисе булып сайланды. Үзем дә, ул елларда авыл Советы депутаты буларак, яхшы хәтерлим: Хаҗиәхмәт абый сессияләрне бик төгәл итеп вакытында үткәрә, авыл төзелеше, укыту-тәрбия, халыкка медицина  хезмәте күрсәтү, депутатларның башкарган эшләрен тыңлап үтү кебек көн тәртипләре кертеп, бик эшлекле итеп уздыра торган иде. Ул елларда (60-70-80 еллар) авылда халыкны тәртиптә тотуда зур әһәмияткә ия булган иптәшләр суды, урамнарда төнге дежурлык, халык дружиналары авыл  Советының күзәтүендә булдылар. “Иптәшләр суды” (суд рәисе халык үзе сайлап куйган Фәхри Шәйхетдинов) җәмгыять урыннарында  хулиганлык  кылучыларга, колхоз милкенә кул сузучыларга  карата катгый гына тәрбия эшләре алып барды. Халык алдында кызарып басып торган гаепләнүчеләр өлкән яшьтәгеләр, туганнары, дуслары акыллы сүзләр, эшлекле киңәшләре белән чыгышлар ясагач, гаепләрен танырга, киләчәктә мондый хурлыклы ялгышлар ясамаска халык алдында сүз бирерләр иде.  

          Хәрби кеше булгангамы (ул сугыштан лейтенант булып кайтты)  Хаҗиәхмәт абыйның холкы бераз кырысрак иде. Кайвакытта ул халык белән эшләүдә хаталар да җибәргәләде. Шундыйлардан: колхоз идарәсе җитәкчеләренең күрсәтмәсе белән, эшкә чыкмаучыларның сәбәбен дә тикшереп тормыйча, сыерларын көтүгә чыгартмау, бәрәңге бакчаларын кисүләр; шуларның берсе, мәсәлән: Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткан  сугыш инвалиды Хәмидуллин Шәрифулла абзыйның малае шәһәргә китеп барган өчен бәрәңге бакчасын кискәч, инвалид картның күз яшьләрен агызып рәнҗеп елавын үз күзләрем белән күрү минем йөрәгемне сыкратып, хәзер дә күз алдымда тора. Бу очракта авыл Советы кайда иде соң? Якламады ул Бөек Ватан сугышы инвалидын, колхоз идарәсе күрсәтмәсенә буйсынды, битарафлык күрсәтте. Әнә шундый хаталары булуга карамастан, авыл Советын тотрыклы җитәкләде ул. Нәкъ менә Хаҗиәхмәт Нуриев авыл Советы рәисе булып эшләгән елларда, авыл Советы Татарстан Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагына лаек булды.

 

                                 Егерме тугызынчы бүлек

Авылның медицина пункты эшчәнлеге турында

   Урамга ян белән салынган алты почмаклы Матвей  кулак йортына урнашкан медицина  амбулаториясенә 1932 елда фельдшер булып Захар Константинович Коробейников килә.

    Мин аны якыннан беренче тапкыр икенче сыйныфта укыганда күрдем. Мәктәптә дәрес вакытында кинәт колагым сызлый башлады, сулкылдап сызлаганга түзә алмыйча елап җибәрдем. Укытучыбыз Амитов абый кайтарып җибәрмәде, мед. пунктка барырга кушты. Өстенә ак халат кигән, озын буйлы, Чапаевныкына  (кинода күргән Чапаев) ошаган мыеклы кеше минем белән йомшак кына сөйләште, колак тишегемне ниндидер әйбер белән карагач, дару тамызды да, көтү бүлмәсендәге эскәмиядә бераз утырып торырга кушты. Тиздән  яныма чыгып:  “Ну как?” – дип сорады. Колагымның авыртуы басылган иде, мин, рәхмәт әйтергә дә онытып, чыгып йөгердем.

    Фельдшер Коробейников зыялы кеше иде, бик матур киенеп галстуктан йөрде, кулында күренекле табиблар тотып йөри торган кәкере таяк иде. халык арасында гына түгел, сәламәтлек саклау даирәсендә дә абруе зур булгандыр. Чөнки Коробейников авыргач Казаннан ике канатлы самолет белән очып профессорлар килделәр.  Авыл башына төшкән самолетны күрергә авылыбызның бөтен яше-карты җыелды. Фельдшерыбызның авыруы җитди булгадыр күрәсең, ул хатыны Анна Васильевнаны ялгызын калдырып китеп барды. Хөрмәтле фельдшерыбыз Коробейниковны  озатырга бөтен авыл халкы җыелды, аның белән хушлашырга, сафларга тезелеп без, мәктәп балалары да килдек.

    Коробейниковтан соң авылыбызга фельдшер булып, Казан мед. техникумын тәмамлаган Кыдырлы авылы егете Димөхәмәт Якупов килде. Яшь, энергиясе ташып торган егетне авыл халкы бик тиз яратып өлгерде. Ул авырулар күңеленә ачкыч таба белә һәм ышандыру көченә ия иде. Аның дәвалый белү осталыгы  бик тиз тирә-якка таралды. Аңа хәтта Удмуртиянең ерак районнарыннан килерләр, күпләре: “Дими агай Якуповка йөри башлагач кына терелдем”, - дип сөйләрләр иде.

     Икенчесе, Якупов белән Казанда мед. техникумда укыган  акушерка Заитова Кафия апа тумышы белән Кыдырлыдан булса да, ата-аналары Әгерҗегә күчкән гаиләдән иде. Шактый күп еллар үткәч, без аның игелек кылып, авырлыкка төшкән кешеләргә ярдәм итеп яшәүче, абруйлы сәүдәгәрләр Заитовлар нәселеннән икәнен белдек.  Акушерка Кафия апа Кырындыдан өч чакырым ераклыктагы Йолдыз авылында яшәде, анда аның гаиләсе иде. Көннәрнең нинди булуына карамастан, аңа җәяү эшкә килеп йөрү ансат булмагандыр, юлдан арып-талып килеп кенә керер иде, көтеп  алгандай: “Кафия апа, хатыным бәбәйгә авырды ”, - дип, килеп тә җитәрләр иде.  Ул акшерка булып эшләгән 1955-1960 елларда Кырынды авыл Советы буенча 35-40 бала туар иде. Һәр елны шул кадәр дөньяга килгән сабыйларның яртысыннан күбесен йорт шартларында, өйдә бәбәйләтергә туры килде, район хастәханәләрендә, бала тудыру бүлекләрендә урыннар җитми, шуның өстенә анда илтергә транспорт табуы иң авыр мәсьәләләрнең берсе булды.  Кафия апа, соңарак яшь  акушерка Розалия бик кыен шартларда эшләделәр.  Мин аларның батырлыкларына хәзер дә сокланып туя алмыйм.

   Кырынды мед. пункты мөдирләре булып төрле елларда эшләгән фельдшерлар:  Шадрин, Щелконогов, Бахреевалар авыл халкына медицина ярдәме күрсәттеләр.

      1955 елның августында Аладуга мед. училищесын тәмамлап  кайткач, мед.пункт мөдире булып мин билгеләндем.

  Авылның санитария  торышы начар иде. Төрдәледә Садыйков Галимәрдән абзыйларның бәрәңге бакчалары артында бөтен авылга бер чишмә, суга килгән һәркем үз чиләген батырып су ала, су белән тулган тәпәннең өсте ябылмый кала иде. Авыл халкының сәламәтлек торышы да уйланырга мәҗбүр итә торган хәлдә, унике гаиләдә трахома ( йогышлы күз авыруы), корчаңгы (йогышлы тире авыруы), педикулез (бетләү), таракан иде.

       Трахома белән көрәштә беренче чиратта  шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә әһәмият бирелде. Һәр йортта умывальник булдыру, гаиләдә һәркемгә аерым сөлге тоту тәртибе кертергә тырыштык.  Трахома белән авыручылар һәркөнне мед. пунктка  дәваланырга йөрделәр. Трахомадан күрүләре начарланганнарны хастәханәгә озаттык.

      Тырышуларыбызның нәтиҗәсе булды, бер ел эчендә трахоманы җиңдек. Безгә медицина хезмәткәрләре җыелешында Райкомның беренче секретаре Гәрәев “Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдәге уңышлары өчен”  дигән мактау грамотасы тапшырды.

      1957 елның көзендә авылыбызда бик күңелсез хәл булып алды. Армиягә китәргә чакыру алган Сабирҗанов Мансур исемле егетебез машинага тапталып һаләк булды.  Сәгатендә үк фаҗига булган урынга чакырып алдылар. Егет аңын югалткан, йөзе акшарланган кебек агарган, пульсы юк дәрәҗәдә, мондый билгеләр күп вакытта эчке кан киткәндә була. Егетне район хастәханәсенә илтергә кирәк. Иң аянычы шул, ул елларда район хастәханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктлары юк иде әле. Хастәханә белән элемтәгә кердем. Җавап кыска булды: “Машинабыз юк, дежур табиб бар, монда китерегез”. Авыруның хәле бик җитди икәнен кабат аңлатырга тырышканда элемтә өзелде, кабат элемтәгә керергә маташтым, җавап бирүче булмады.

      Авыл буйлап машина эзләп йөрергә мөмкинлегем юк, авыруым яныннан китә алмыйм. Паркка җибәргән кешеләрем: “Колхоз машиналары барсы да юлда, паркта ремонтка сүтелгән машиналардан кала кычкырып еласаң да берни дә юк,” – диделәр. Кырыема җыелган хатыннар: “ Көндез үк исерек иде инде ул, исереккә шайтан булсынмы, менә йокысы туйгач сикереп торыр әле”, - диештеләр дә үз юлларына китеп бардылар.

        Мансур төн уртасында аңына килә алмыйча китеп барды. Вольный-Труд участок хастәханәсендә  Мансурны ярып тикшереп карадылар. Нәтиҗә: бавыры ярылган, нык бәрелүдән баш миенә кан сауган, эчке кан китүдән үлгән булып чыкты. Бу вакыйга миңа бик нык тәэсир итте, шуның артынна берничә көн үзем дә авырып алдым.

    Күп тә үтмәде Ситдиковлар гаиләсендә  коточкыч вакыйга булды. Кичен ау мылтыгын корып утырган җиреннән әтиләре “С” нең  кинәт мылтыгы атылып китә. Каршында утырган бер яшьлек  баласы белән анасы идәнгә авып төшәләр.  Ядрәләр икесенең дә күкрәкләрен тишеп үтә. Ашыгыч ярдәм сумкамны күтәреп  мин барып кергәндә йортта коточкыч күренеш иде. Әбекәй белән сабый (оныгы) идәндә кан эчендә тәгәрәп яталар. Әти кеше мылтыгын ташлап чыгып качкан. Киленнәре Миннур үксеп елый. Шул арада бөтен авыл җыелеп җитте.  Авыл Советы рәисе шалтыратырга җитешкән икән инде, ашыгудан сулышы кабынып участковый килеп керде.  “С” не эзләргә чыгып киттеләр. Җиргә караңгылык иңәргә җитешкән иде инде, таба алмыйча кайттылар. Кешеләрдән качып булса да, үзеңнән качып булмый бит.  Ул анасы белән баласын җирләргә кайтты. Кулындагы мылтык ялгыш атылган булса да,  “С”  ялгышын авыр кичерде.  Гаиләсе белән Кизел якларына да китеп карады, читкә китеп тә тирән-борчылуына тынычлану таба алмады ахры, гел авырды һәм район хастәханәсендә дөнья куйды.

     Авыл халкы белән аралашып матур гына яшәп киттем. 1957 елның ноябрендә Казанда үткән мед. работниклар корылтаена делегат итеп сайладылар. Минем Кырынды мед.пункты Республика күләмендәге ярышта үзенең эш күрсәткечләре белән икенче урынны яулады. Амбулаториягә медицина җиһазлы зур шкаф һәм кече хирургия инструментлары  белән бүләкләделәр.  Көзен мед. комиссия алдында имтихан биреп I категорияле фельдшер исеме алдым.

     Шатлыкларым алдында алда күрәчәк хәсрәт-кайгыларым  яшеренеп торган икән. Авырулар артыннан чабып йөри торгач, үз баламны онытып җибәргәнмен.  Кинәт өченче сыйныфта укучы улым Сирин авырый башлады.  Улым һәркөн мәктәптән хәлсезләнеп кайта, аппетиты югалды, күренеп тора Сирин җитди авыру белән авырый. Анализларын алып балалар поликлиникасында тикшерү узарга кирәк иде. Сиринем  берничә көн поликлиникага барудан баш тартты. Әнисе белән каршыбызга утыртып бик озак үгетләгәч кенә ризалашты.  Ул елларда педиатр булып Роза Таһировна эшли иде. Анализларны карап, Сиринне җентекләп тикшергәч, мине бик нык кына тиргәп алды. Сирин ревматизм белән авырый, нишләп безгә мөрәҗәгать итми тордыгыз. Ревматизм йөрәгенә күчә башлаган, бүген үк стационарга салабыз дигәч, Сирин еларга кереште. Хастәханәдә калырга Роза Таһировна үзе йомшак кына барсын да аңлатып биргәч, күнде. Малаемны калдырып кайтканымны ишеткәч, әнисе, әбисе еларга керештеләр. Шул көннән алып күңелләребезнең эчке сиземләвен сиземләсәк тә, Сиринебез белән бик авыр сынаулар үтәчәгебезне  аңлап җитмәгәнбез икән шул.

ИскәрмәСиринем  турында алдарак язармын әле.

 

                                             Утызынчы бүлек

Авылда яңа үзгәреш

   Чапаев колхозында шактый озак еллар рәислек иткән Илтөзәр Сәлимгәрәевны кинәт эшеннән алдылар.  Кинәт  дип язуым шартлы. Сәлимгәрәевны эшеннән алып ташларга тырышучылар бары күптән ишетелә иде инде.

       Илтөзәр  үзенчәлекле кеше иде. Районның башка колхоз рәисләре арасында аның дуслары юк дәрәҗәдә иде.  Райком тирәсендәге кайбер колхоз рәисләре Илтөзәрдән көнләшеп яшәделәр, аның һәр кимчелеген купайтып райкомның беренче секретаре Н. Сафинга җиткереп тордылар. Алар өчен  Чапаев исемендәге колхоз рәисе Сәлигәрәев күзләренә кергән чүп иде. 

         Нургали Сафич (райкомның беренче секретаре) колхозчылар җыелешы ясап, җайлап-майлап кына: “ Без  Сәлимгәрәевны вакытлыча гына эшеннән алабыз, менә бераз ял итсен, кире үз урынына чакырачакбыз...” -   дип халыкны тынычландырып рәислектән азат итте.  Илтөзәргә районда эшләр тәкъдим итеп карасалар да кабул итмәде. Удмуртиянең Варзи – Ятчи санаториясенең ярдәмче хуҗалыгына управляющий булып китеп барды.

    Сәлимгәрәев урынына  тугызбуй ягыннан китерелгән Н. Мурзинны сайлап куйдылар. Бу кеше авыл хуҗалыгы белән түгел, ә партия-оештыру эшләре белән яхшы таныш иде.  Халыкка начар булмады, бик еш авырды, хастәханәләрдә озак кына ятып чыккалады. Ул югында  җитәкчелек итеп йөргән хатын-кыз парторгның  хезмәтне  оештыруда тәҗрибәсе дә, белеме дә җитенкеремәде, колхоз шактый какшады.

    Мурзин намуслы коммунист иде, сәламәтлеге тагын да катлаулангач, гариза язып  эшеннән китеп барды.    

      1974 елда Кырындыга күптәннән җитәкче булып кайтырга хыялланып йөргән, башка колхозларда рәис, парторг булып эшләп тәҗрибә туплаган Мөхтәр Шабаев кайтты. Үз кешебез дә булгач, колхозчылар аны бертавыштан сайлап куйдылар.  Мөхтәр Шабаев рәисилек итүнең беренче-икенче елларында яңа дәрт белән матур гына эшләп китте. Терлекләр өчен яңа фермалар, төрле объектлар: яңа медпункт, элемтә бүлеге, киемнәр тегү мастерское, кибет, ашханә төзелеп эшкә тапшырылды.  Шулар белән бергә авылда күңелле чаралар: урып-җыюга төшәр алдыннан комбайннар парады, (ул елларда районда беренче тапкыр) урып-җыю төгәлләнгәч, комбайннарны идарә алдына кайтарып, җыелган халык алдында комбайнчыларның ярышларда яулаган урыннарын әйтеп, авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре белән гөрләтеп бүләкләр тапшырулар хезмәт кешесен зурлау-данлау мактауга лаек гамәлләр иде.

      Партия райкомының артык үстереп җибәрүеннән башы әйләнеп киттеме, бәлки халык аңлап җитмәгән башка сәбәпләре дә булгандыр. Мөхтәр Шабаев җитәкчелек итүдә хаталар җибәрә башлады. Бу хаталарның иң беренчесе  кадрлар мәсьәләсендә барлыкка килде дисәм ялгыш булмас кебек. Колхозның урта звеносы җитәкчелек постларына ул үз нәсел-нисәбен җыйды, бухгалтериядә дә шундый хәл иде.  Үзеңнекеләрне нык таләп шартларына куеп булмый шул. Таләпчәнлек югалу – җитәкчелекнең югалуы белән бер ул. Сиксәненче еллардан башлап колхозның экономик хәле шактый какшый башлады, колхоз рәисе бу хәлне күреп төзәтергә күпме генә тырышып караса да, вакыт ычкынган, соң иде инде. Кайбер аны яратмаган кешеләрнең райкомга жалобалар язып торулар, районга яңа райком секретаре килү белән, аны эшеннән азат итүне таләп иттеләр.

   1986 елның март аенда Чапаев исемендә колхозның гомуми җыелешы  карары белән (колхозчыларның кул күтәреп тавыш бирүләреннән соң)   Мөхтәр Шабаевның эшеннән азат итүне сорап язган гаризасын канәгатьләндерделәр.  Аның урынына колхоз рәисе итеп “Таң” колхозында инженер –механик булып эшләүче Асаф Гарифуллин сайланды.  Ул   гаиләсе белән Кадыбаштан Кырындыга күчеп килде. Яшь, көче ташып торган Асаф үзен сайлап куйган колхозчылар алдында зур җаваплылык тоеп, аларның ышанычларын аклау өчен, җиң сызганып эшкә кереште.  Ләкин кемнәрдер аның бирегә рәис булып килүен ошатмадылар. Колхозның терлекчелек фермасында, йә кочегаркасында янгыннар чыга башлады. Асафлар гаиләсе белән без, ике-өч йорт аша гына күршеләр булып яши идек. Асафның тормыш иптәше  Зөлфирә: “Без инде өйдә йокларга курка башладык Тәскирә апа”, - дип хатыныма зарланганын ишетә идем.

   Шактый вакыттан соң янгыннар тынды.  Колхозчылар колхоз рәисенең чын күңелдән эшләп йөргәнен күреп, аңа ышнычлары көннән-көн арта барды. Асаф Гарифуллин керткән яңалыкларның беренчесе механизаторлар арасында таралган эчкечелеккә каршы көрәш чаралары  куллану булды. Авылның медпункт хезмәткәрләре һәр иртәне эшкә баручы механизаторларны, юлга чыгучы шоферларны профилактик осмотр үткәч кенә путевкаларына кул куйдылар. Бу чара механизаторлар арасында ризасызлык тудырса да, әкренләп күнектеләр, медосмотр куллану үзен аклады. Эчүчелек күзгә күренеп кимеде, хезмәттә җаваплылык  артты.

      Нигезе Сәлимгәрәев Илтөзәр рәислек иткәндә үк салынган “аксакаллы” мәдәният сараен төзетеп бетерәсе, сафка бастырасы бар иде.  Төзелеш материаллары артыннан  Асафка, парторг Т. Муллахмәтовка, авыл Советы рәисе Шаехова Светланага югары оешма җитәкчеләренә шактый күп чабарга туры килсә дә, халык өчен, ниһаять, шатлыклы көн килде.  1988 елда тантаналы шартларда Кырынды мәдәният йорты ачылып, авыл халкын, районнан килгән зур кунакларны кабул итте.  Биредәге кичә авыл яшь ләренең бәйрәменә әйләнде.

   Асаф Гарифуллин рәис булып эшләгән елларда авыл урамнарына асфальт түшәү иң куанычлы вакыйгаларның берсе булды. Авыллар тарихында гомергә булмаган хәл бит бу! Район авыллары арасында иң беренче булып Кырынды урамнарында асфальт түшәлде. Асаф өчен иң тынгысыз көннәр булды ул, чөнки шул асфальт мәсьәләсендә йә Чаллыга, йә Алабугага, Удмуртия районнарының берсе булган Алнашка чабарга, берсен җайларга, икенчесен майларга  туры килгәндер. 

    Тынгысыз кеше иде ул. Мин, юлга  чыгучы шоферларны мед. осмотр  ясап чыгарырга, машина-трактор паркына иртә таңган чыгар идем. Мин килгәндә ул инде механизаторлар йортына килеп җиткән булыр иде.  Механизаторларның хәл-әһвәлен сорашып, киңәшеп эшкә озатыр иде. Ләкин, кемнәргәдер ул да ярамады.  Колхоз рәисенең үзенә йорт буратуын сәбәп итеп, аның өстеннән партия райкомына жалоба артыннан жалоба яудыра башладылар.

        Үзенең гаризасы белән дип, Асафны рәислектән бушату җыелышы тыныч кына үтте.  Шулай күңелләренә җыелган хис сүзләрен әйтүчеләр булды. “Асафның безгә эшләп калдырган хезмәтләре барыбызның да күз алдында, - диде урыныннан торып алдынгы сыер савучы Рәисә Каримуллина. – Капкабыздан чыгуга урам буйлап сузылып киткән асфальтка басабыз. Мондый хәл безнең хыялыбызда гына иде, хыялыбыз аның тырышлыгы белән тормышка ашты. Рәхмәт сиңа, Асаф туган!  Без сине һәрвакыт рәхмәт хисләре белән генә искә алырбыз”, - дип колхозчыларның алкышлары белән тәмамлады ул сүзен.

 

                                           Утыз беренче бүлек

Авылдашыбыз колхоз рәисе

    Авылыбызга колхоз рәисе булып авылдашыбыз Җәүдәт Кәримов кайтты. 1990 елның яз башында аны рәислеккә сайлау бер тавыштан үтте. Җәүдәт Кәримов армия хезмәтеннән кайткач Удмуртиянең Әсән авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлеген, берничә елдан Ижау авыл хуҗалыгы институтын читтән торып  тәмамлап, инженер-механик  белгечлегенә ия булды. Аны Чапаев исемендәге колхозда инженер булып эшләгән җиреннән Әгерҗе районының "Алга” колхозына рәис итеп алдылар. Ул елларда кадрларның язмышын партия райкомнары хәл итте. Инде менә Җәүдәт Кәримов кабат туган авылына рәис итеп кайтарылды. Яңа рәис колхозның экономик хәле белән дә, башкасы белән дә таныш иде.

       Терлекчелек фермалары искергән, капитальный ремонт сорый, кайберләрен яңадан төзергә кирәк иде. Ләкин ул беренче итеп, үзе биредә эшләгәндә үк төзелә башлаган, хәзер ни сәбәпледер игътибарсыз калган гаражны төзетергә кереште.  Үзәктән җылытыла, электр белән яктыртылган, механизаторлар  түземсезлек белән көтеп алган зур гараж кышка өлгереп җитте.  Кышкы салкыннарда машиналарын, тракторларын кабыза алмый газап чиккән шоферларга, тракторчыларга чын бәйрәм килде. Якты, җылы гаражда эшләү, ремонт эшләре алып бару да бик күпкә җиңеләйде. Ремонт мастерскоена техник җиһазлар кайтарылды.  Кичләрен механизаторларның классностьларын арттыру буенча агрономнар, инженерлар  катнашында укулар оештырылды. Механизаторларның туган көннәрен тәбрикләп, билгеләп үтүләр оештырылды. Идарәнең утырыш залын киңәйтеп төзү, колхоз идарәсе белән рәттән төзелеп килә торган балалар бакчасын тизрәк сафка бастыру өчен колхозның ярдәмен әйтеп китәргә була. Саный китсәң алар күп, әмма мактауга лаеклысы, халыкны дингә кайтару, авыл уртасында манаралары белән балкып торган мәчет төзү булды.

    1990 елларда дингә карата Мәскәү ягыннан җылы җилләр исә башлады. Динне кысрыклау бетә барганын күреп, ишетеп торган авыл картлары Җәүдәткә авылда мәчет төзергә кирәк дип мөрәҗәгать иттеләр. Рәис картларның фикере белән килешеп, бу эшне колхоз өстенә ала. Галимов Даһидулла абзыйны ике арада төзелү эшен күзәтеп барырга арадашчы итеп билгеләделәр идарәгә чакырылган төзүчеләр белән сөйләшкәч, эш башланып китә.

   Тау буеннан урын сайлап, авыл картлары бергәләшеп, булачак  мәчеткә  нигез кордык.  Ул елларда  авылда имамлык иткән Кәримуллин Хикмәтулла абзый, Коръән сүрәләре укып, бу изге эшебезне исән-иминлек белән башкарып чыгарга Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап дога кылгач, төзү эше башланып китте.

    1992 елның 7 нче октябрь көнне мәчетне ачу тантанасы булды. Тантанага район башлыгы Н. Баһрамов һәм учреждение итәкчеләре, колхоз рәисләре килделәр. Мәчетебезне зурлап акчалата һәм башка бүләкләр тапшырылды.  Мәчетне төзүче осталар: Сабирҗанов Мансур, Яхин Рәис, Шаехов Фирдәвес, Әхмәтов Гаяз иҗат иткән гаҗәеп күркәм манараларга (өч манара) килгән кунаклар сокланып карап тордылар.  Мәчетебезгә имам итеп сайланган Даһидулла абзый Галимов, Ижаудан “Җәүдәт мәчете” диеп язылган таш плитканы мәчет стенасына беркетеп куйдык. Картларның кайберләре: “Нишләп ул Җәүдәт мәчете булсын. Җәүдәт аны үз акчасына төземәде бит”, - диючеләр  булды.  “Мин Җәүдәтнең бу изге эшкә күпме көч түккәнен үз күзләрем белән күреп тордым. Күпсенмәгез, бу аңа истәлек бүләге булыр”, - дип җавап кайтарды Даһидулла абзый. Төрдәле мәчете артыннан ук Кырынды мәхәлләсендә дә шундый ук   күркәм мәчет төзелде. Аны төзүдә колхоз идарәсе белән бер рәттән Кырынды авылыннан чыккан, хәзерге көндә Ижауда яшәүче эшмәкәләр: Мөхәммәтшина Рәсимә, Закиров Дамир, мәчет әһелләре Кәримуллин Рифкать, Иж-Бубый авылында яшәп, Әгерҗе шәһәрендә эшләүче “Чистый город” ширкате директоры Расим Закиров (мәрхүм), “Кичкетаң тыюлыгы” начальнигы  Фәйзуллин Әһли техник һәм материаль ярдәм күрсәттеләр.

       Әнә шулай, авылыбызда ике мәхәллә – ике мәчет барлыкка килде. Ике манарадан намазга чакырып, моңлы азан тавышлары яңгырарга кереште. Авыл халкы онтыла барган иманын кире кайтарып, әкренләп дингә тартылды.

     Мәгълүм булганча,  2000 еллар башында илебез буйлап колхозлар тарала башладылар.  Бу  шаукым  Чапаев исемендәге колхозны да читләтеп үтмәде.

 Күмәк хуҗалык булып яшәргә күнеккән авыл халкы кинәт буранда адашкан кеше кебек калды. Эш юклыктан аптырап калган яшьләр хәмергә тотындылар, аяныч хәл туды. Яшьләрнең күбесе авылда эш булмагач, шәһәргә киттеләр, күп йортлар бушап калдылар.

 

Утыз икенче бүлек

Кырынды урта мәктәбенең аяныч хәле

    Үзенең 100 еллык юбилее алдында торган Кырынды урта мәктәбе авыл халкына мәгърифәт нуры чәчүдә алга омтылышлар белән данлы юл үтте. Мәктәп  укытучылары авыр сугыш һәм сугыштан соңгы  киеренке елларда агитаторлар, лекторлар, авыл Советы депутатлары иде, халыкның иҗтимагый-сәяси тормышындагы вакыйгаларның үзәгендә иде алар. Авыл халкының аңы, белем югарылыгы, культурасы анда эшләүче укытучыларга бәйле диючеләр белән мин тулысынча килешәм. Чөнки укытучылар мәгърифәтле җирдә, халык та шундый була. 

      Кырынды  җидееллык,  соңарак урта белем бирү мәктәбендә: Г. Мусина,

Й.Мусин, Ф.Садыйков, Н.Садыйкова, Р.Аитова, Т.Галиева,     Р.Муллахмәтова, Һ. Шәймөхәммәтова, М. Яхина,  Ә.Закиров,   А. Вахитова, С. Гребенкина,  М. Минекаева,  И. Зарипова,  Г. Харисова,    Р. Садыйкова,

Л. Шәйдуллина,  А. Фарвазов, Д. Фарвазова, Р. Гәйнетдинова, Г. Әхмәтова һәм башка күп кенә укытучыларыбыз бик тырышып эшләделәр. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен мәктәп директоры Г. И. Дасаевага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.  Башлангыч сыйныф укытучылары Т. З. Галиева районда беренчеләрдән булып “Өлкән укытучы”, Р. Г. Ибраева “Әйдәп баручы укытучы ” исемнәренә лаек булдылар.  Тагын да куанычлысы: Кырынды урта мәктәбен тәмамлап чыккан укучыларның күбесе югары, урта белгечлек уку йортларында белем алып, төрле профессияләргә ия булдылар. Шулардан: 69 укытучы, 9 югары белемле табиб, 20 урта медицина хезмәткәрләре, 8 агроном, дистәдән артык зоотехник һәм инженер-механиклар.

               Түбәндәге исемлекләр белән мәктәбебез горурланырга хаклы:

  1. Сәгыйть Хәбибуллин – Казан консерваториясе профессоры
  2. Чулпан Сәлимова – Удмуртия авыл хуҗалыгы акдемиясендә доцент
  3. Чулпан Закирова  - Филология фәннәре кандидаты
  4. Гөлшат Хуҗина – Биология фәннәре кандидаты
  5. Габдулла Галиев  - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
  6. Светлана Гәскәрова – Казан пед. институтын  кызыл дипломга тәмамлап, Минзәлә пед. көллиятендә укытучы һәм директор булып эшләде, хәзер лаеклы ялда
  7.  Ирек Шәрипов – күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе
  8. Нур Хәмиди -  хәрби очучы
  9. Тельман Хәмиди – очучы
  10.  Александр Иютин – подполковник
  11. Александр Кочкин – подполковник
  12. Фәрит Низамов – подполковник
  13.  Мирсәет Фәсхетдинов - майор

        Тагын дистәгә якын хәрби офицерлар, төрле югарылыктагы хуҗалык җитәкчеләре.

        Ни кызганыч, ул мәктәп юк инде хәзер. Балаларын очырган кош оясы кебек бушап калды ул. Район җитәкчеләребез: хәзергә сезгә шушысы да ярап торыр дигән кебек, башлангыч сыйныфларны балалар бакчасының бер почмагына, кысан гына бүлмәләргә урнаштырып куйдылар да, шуның белән эшләре төгәлләнде.

Авылым халкы белем алган мәктәбебез ташландык хәлдә ялгызы моңаеп утыра бирә. Мәктәбебез шундый хәлгә калыр дип кем уйлаган, яныннан күз яшьләрсез генә үтеп булмый – диләр авылдашларым.

Йә, Хода! “Оптимизация” дигән булып хәзер бар җирдә дә милли мәктәпләрне кыскарту бара. Һәркемгә билгеле, бу чараның башында шул “каhәр суккан капитал” – акча тора.

Бичара авыл мәктәбе! Күпме күренекле шәхесләрне: Тукайны, Туфаннарны, Исәнбәтне милләтебезгә бүләк иттең син! Ифрат итәгәтле, кече күңелле, бик күп авыр хәлләрне дә гаять сабырлык белән үткәреп җибәрергә өйрәнгән авыл халкына карата ашыгыч, җитди эшләнгән зур хата икәнен киләчәк күрсәтер әле.

             Шулай да авыл халкы, кайчан да булса, бу белем учагы бер торгызылыр, дигән өмет белән яши. Башкача мөмкин түгел, чөнки мәгърифәт йолдызы сүнгән авылның киләчәге юк бит. Без киләчәгебезгә ышанып яшибез, авылыбыз яшәгәндә мәктәбебез дә торгызылыр әле, иншә Алла!

 

 

        Мин язып үткән 1930-2010 еллар арасында үз күзләрем белән күргән һәм ишеткән тарихи вакыйгалар шуннан гыйбәрәт. Бу кыска гына язмада барсын да яктырту мөмкин түгел, кайбер иптәшләремнең  исемнәре, фамилияләре төшеп калган булса, гафу итүләрен сорыйм.