Кояш нурларына сыена
Дөнья – тәмуг...
Әзме сызлау, бәргәләнү...
Тоя шуны тәнең, җаның, аңың булсын...
Кайтып-кайтып, үзәгеңне телеп ала
Шарт-шорт килгән кыллы нәфес чыбыркысы...
Дөнья – оҗмах...
Тән-өрфия өчен әзер
шифа сулы кизләүләре, саф һавасы,
нурлы кояш, татлы ризык-нигъмәтләре.
Хур иясе бишектәге һәр нарасый...
Күңел өчен меңләп төсләр, меңләп һуш-ис,
Кошлар сайрый, моңлы-җырлы фани дөнья.
Аң чигендә акыл үтмәс тибрәнешләр.
Зиһен үтми моңа. Моны күңел тоя...
...Җәннәт-тәмуг ике халәт бер дөньяда.
Бер гөлчәчәк. Чәчәге һәм энәләре...
Бер киселә, бер тырнала, бер сыйпала –
шулдыр җанның күк катларын үтүләре.
Сиңа, адәм, бердәнбер ул, ул бер дөнья,
Җәннәте дә, тәмугы да бергә шунда.
Башка җәннәт, башка тәмуг сиңа түгел,
Син адәмнән күккә ашкан бакый җанга...
Талпыну
Бер талпынам күккә карап, бер сүреләм,
Бер тагам да, бер салам канатларны,
Күңел һаман тынычланмый, и талпына,
Һаман тарта, тарта әле күк катлары.
Әмма шунда сүреләм дә, тынычланам,
Ә соң җирдә әзме серләр, тукта, кара,
Оныкларым, минем серле йомгакларым,
Үзләре бер дөнья булып үсеп бара.
Шул дөньялар хәзер минем җирем, күгем,
Шул дөньялар илтә мине еракларга,
Канатларны салып куеп, каурыйлардан
Тырыша-тырыша канат сиплим оныкларга.
***
Артларыннан кемдер куа, булыр,
Диңгез дулкыннары килә ургып.
Кая ыргылуың, диңгез, кызып,
Кая ашкынуың күзең йомып?
Бер-бер артлы, үрә басып, гүя,
килә Рум гаскәре, диңгез тулы.
Кыя-ташлар күкрәкләрен куя,
Кургаш дулкыннарга киртә булып.
Нидер даулый диңгез кыя-ташка
бәрә-бәрә кургаш йодрыкларын,
Әллә диңгез искә төшерәме
Ил йотылган котсыз вакытларны?
Кая барып бәрелергә белми,
Дулкын ярга бәрә, кайта-кайта...
...Дулкын-дулкын минем хисләр тузгый,
Тамырларны, күңелемне айкап...
***
Бу гади бер коан, шуны күз алдына китер:
Ике төпсез упкын арасында чиксез күпер.
Бер җавабы шундый (тик соңгысы түгел):
Упкыннар – Кичә-Иртәгә, ә күпере – Бүген.
Кичәге көн һәм иртәгәсе – ике рәшә яр,
Ике ярны тоташтыручы – бары син бар.
Бүгенге көн – ике арадагы упкын-дәрья.
Шул дәрьяда вакыт ятьмәсендә синең дөньяң...
Упкын-дәрья үзе вакыт ятьмәсендә булса,
Дөньяң – дәрья. Хәзер һәм биредә – Күк сүрәсе.
Биредә һәм хәзер мәңге яшәгәндә генә,
Мәңгелеккә дәгъва кешелекнең Фәлсәфәсе...
***
Әнигә
Тиз йөрешле поезд. Оча Нарбоннага*.
Бордо** төбәгеннән юл үтә.
Бордо, дигәч, телдә кызыл шәраб тәме...
Хатирәләр тирән, ә ...истә.
Уңнан-сулдан очып үтә тоташ таулар,
Поезд тәрәзенә сыланып,
Мин авылда сыман, әни белән бергә,
Очып кайттым, хискә чолганып...
...Поезд тәрәзендә – зәйтүн агачлары,
Күңел тәрәзендә наратлар,
Истә, әни, истә, чиләк тулы җиләк,
Үзең кара җиләк, ул чаклар...
Поезд оча гына! Чит-ят дөнья оча!
Бәдән фәкыйрь шунда, вагонда.
Ә мин үзем йөрим шәүрин*** буйларында,
Күңелем белән әни янында.
Мин поездда. Юлда. Әмма әни белән.
Шундый халәт: бер – төш, бер – өнем.
Юкка гына түгел, саташу да түгел –
...Туган көне бүген әнинең.
* Франциядәге шәһәр.
** Франциядәге төбәк исеме.
*** яшел чирәмле елга буе.
Диңгез
Учларыңда, диңгез, ташлар уйнатасың,
Син дулыйсың, гүя ачулы,
Әйдә, дула, диңгез, миңа шуннан рәхәт,
Дулкын баса йөрәк ярсуын.
Бер карасаң, дәһшәт, диңгез үрә баскан,
Күк йөзе дә кара, куркыныч.
Син улыйсың, диңгез, әйдә, ула шулай –
Син улаган саен ...мин тыныч.
Үзенә бер сихри рәхәт бар давылда,
Кайный дөнья, җанда – тантана!
Тәңре кодрәтендә ике халәт бергә,
Диңгез дулый – күңел шатлана...
***
Яши-яши күнегәсең табигатькә,
Диңгез-таулар урман-кырлар кебек якын,
Булсын Париж, Барселона, йә Лиссабон,
Безнең белән бер калыптан, шул ук халкы.
Әйтмәс идем, монда ирек, ни теләсәң,
Шуны эшлә, күкләр диеп, чиксез.
Монда да шул – дәүләт булгач, шул ук читлек,
...Әмма иркен читлекләре, эчтән биксез...
Тирән күлдә әбиләр чуагы
Купшы яфраклардан алтын җәймә.
Шәмнәр булып рәт-рәт каеннар.
Ефәк пәрдә булып, каен яфраклары
Кояш нурларына сыена.
Тирән күлнең вак-вак дулкыннары,
Бер фирүзә төсле, бер сапфир,
Тирән күлдән күзем алмый торам,
Табигатькә гашыйк – мин, фәкыйрь...
Күк йөзенең ачык, көләч мәле,
Зәңгәр гөмбәз күлгә кайтаваз.
Әмма... көзләр күпме елмайса да,
Җәйләр инде кире кайталмас...
***
Аяктагы тышау әле коллык түгел,
Бәйләсә дә аякларны бергә.
Һәм казык та шулай, әле коллык түгел,
Бәйләсә дә баш-аяктан җиргә.
Казыкларны җирдән давыл йолкып ала,
Тышауларны үткер кылыч кисә,
Җуелмасын гына, канга-җанга сеңгән
кылычлардан үткер дала исе...
давыллардан көчле ирек хисе...
***
Әле син бер яшел кыяк идең,
Тәүге тапкыр сине күргән чакта,
Әмма тылсым инде иңгән иде
Балкып торган серле кыл-кыякка.
Серле кыяк – бүген гүзәл чәчкә,
Таҗларында уйный көмеш рәшә,
Янар чәчкә, синең балкыш аша
Сихри гөлләр иле мине дәшә...
***
Бармы бер-бер мәңге дәвам иткән
җисем, фикерме, йә бер күренеш...
Бармы җирдә, күктә йә кайдадыр,
Бакый җан иясе, йә яшәеш?
Без белмибез, хәтта, беләлмибез,
Мәңгелек сер, хәтта, фани дөнья.
Бер Тәңрегә мәгълүмдер чишелеш,
Бер Тәңрегә бакый җиһан сыя...