Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдип иҗатына бер караш

 

Татар әдәбияты – меңьеллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Буыннар чылбырының ныклыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште. Бай сүз сәнгатенең элек-электән тупланган тәҗрибәсе чагыштырмача яшьрәк әдипләрнең иҗатларына да йогынты ясады һәм әле дә ясап килә.

Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында Кол Галидән үк килә торган киң диапазонлы фикерләү куәсе, «Идегәй» эпосындагы масштаблылык, «Таһир-Зөһрә» кебек гыйшык дастаннарыннан күчкән кайнарлык, Г.Кандалыйдагы кебек үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин.

Ф.Яруллинның беренче шигырьләре 1960 еллар башында матбугат битләрендә күренә башлый.

Аның шигъриятен нигездә лирика тәшкил итә. Ф.Яруллин укучылар күңелен самими, шул ук вакытта фәлсәфи, тирән фикерле һәм эчкерсез әсәрләре белән яулап алды, шагыйрь буларак нәкъ менә шушы жанрда танылды. Бу турыда замандашы һәм каләмдәше Ф.Шәфигуллин хаклы рәвештә: «Фәнис Яруллин лирикасы гади лирика гына түгел. Аның лирикасында чиксез мәхәббәт җырлары да, тормыш матурлыгы өчен көрәш авазлары да, кешене, кеше акылының бөеклеген мәңгеләштерү мотивлары да бергә үрелеп бара», – дип билгеләп үтте.

Тормышының чәчәк аткан вакытында селкенә алмаслык хәлдә калу әдип күңелендә сәләтен эшкә җигә алмауга үкенү, төшенкелеккә бирелү мотивлары тудыра. Һәм бу аның шигырьләрендә дә чагылмый кала алмый. «Мин дә шулай ярда калдым, тормыш өчен янган чагымда», «ә минем соң авыру газапларны, алып китәр нинди гөрелтек?» кебек үз-үзенә биргән сораулары шагыйрьнең ул чордагы халәтен белдерә. Ләкин соңга табарак бу мотивлар сирәгәя. Аның шигырьләренең нигезендә шагыйрьне шагыйрь иткән – оптимистлык, рух көченә таянып биеклеккә күтәрелү омтылышы ята. Чөнки ул, үзенә Ф.Әмирхан, М.Җәлил, А.Алиш кебек олы шәхесләрне үрнәк итә («Төшә дә исемә» (1977), «Көч бирәсең миңа син, Муса» (1964)).

Ф.Яруллин иҗатының башлангыч чорыннан ук күңелендә кайнаган әрнү-сагышларын, хисләренең биеккә, матурлыкка омтылуын яшерми, чөнки белә: үз күңелеңне ачмый торып, башкаларныкына үтеп булмый. Ф.Яруллинның «Мин тормышка гашыйк» (1964) Һәм «Бакчалар бәскә төренә» (1967) җыентыкларына тупланган шигырьләренең күбесе авыл темасына багышланган. Аларда авыл табигатенә мәдхия җырлана: шагыйрь кошлар җырына соклана, икмәктә игенченең сулышын тоя, туган җирен «назга бай» анага тиңли, көзге җилләрнең «уйнап» йөргәнен күрә. Ләкин шул ук вакытта шагыйрь иҗатында барлыкка килгән сыйфат үзгәрешен дә күрми мөмкин түгел. «Кечкенәдән калган гадәт», «Сиртмәле кое монологы», «Йорт һәм оек», «Кеше туды» (1965) әсәрләре моның ачык мисалы булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк: совет чорында аерым кешегә, әле аның кем буласын да белмәгән килеш, аңа мәдхия җырлау, гомумән, кыюлык иде. Шуңа күрә моннан кырык еллар элек язылган шигырь хәзер дә актуальлеген җуймый.

Ф.Яруллин иҗатында «туган як, туган авыл» темасы даими урын алып тора. Геройлар ераграк карый башлый һәм «авыл кешесе» образына яңа төсмерләр, буяулар өстәлә. Шагыйрьнең лирик герое туган якларын, аның табигатен сагынып яши, ул хакта сокланып, рухланып сөйли, үзенең кайгы-шатлыкларын, уңышларын туган ягы белән уртаклаша, яшәр өчен аңардан көч ала, аның үз җанына һәрвакыт кирәклеген тоя, тел ачкычы бирүе өчен рәхмәт укый, туган ягыннан иҗатына илһам, йөрәгенә җылылык, күңеленә яктылык җыя, туган ягы белән халкының аерылгысыз икәнен тасвирлый.

Ф.Яруллин лирикасында шактый урынны мәхәббәт темасы алып тора. Ул үзенең әүвәл иҗат ителгән шигырьләреннән алып соңгы шигыренә кадәр бу темага тугрылыклы калды. Нәкъ менә шушы факт, ягъни мәхәббәт шигырьләрен өзлексез язу аны яшьләр белән тоташтыручы күпер дә инде.

Яшьлеккә хас булганча, Ф.Яруллинның мәхәббәт темасына язылган беренче шигырьләрендә сөйгән ярын үзенә карату, аның мәхәббәтен яулап алу мотивлары өстенлек итә. Ул яраткан кешесе өчен теләсә нинди батырлыклар эшләргә сәләтле икәнен исбатлый: Йөрәгең кыя тау булса, / Ургырмын чишмә булып; / Агармын да агармын мин, / Тау төшкәнче убылып («Әгәр йөрәгең таш булса...», 1962).

Шагыйрь өчен ярату – яшәүнең бер мәгънәсе. Элеккерәк шигырьләрендә туган якка мәдхия җырлау күбрәк булса, тора-бара мәхәббәт темасы өстенлек ала. Шагыйрьнең күңел эволюциясе борма-борма юллар аша үтә. Бу, билгеле, табигый күренеш. Һәр шагыйрь – үзе яшәгән чорның баласы. Телиме-юкмы, тормышта булган кискен үзгәрешләр аның йөрәге аша уза.

Шагыйрьнең лирик герое заман сулышын йөрәге белән тоя, һәр үзгәрешне күңеленнән кичереп, борчылып яши. 1990 еллардан башланган үзгәрешләр Ф.Яруллин шигъриятенә дә үтеп керә. Фәлсәфи лирикасында ил язмышы торган саен күбрәк урын ала, чөнки аның язмышы, үзе язганча, «аерым түгел илдән, халыктан». Советлар Союзы таркалганнан соң, ил сәясәтенең нинди юнәлештә барачагын беркем дә әйтә алмады һәм хәзер дә әлеге мәсьәлә ачык булып кала бирә.

Авторның көн сулышын тоеп язган публицистик шигырьләре дә иҗатының шактый урынын алып тора. Россиянең кайбер төбәкләрендә сугышлар бара, бер сәбәпсезгә кешеләрнең гомерләре өзелә, урамнарда хәерчеләр көннән-көн арта. Бу проблемалар да шагыйрьне уйга сала һәм ул шушы күренешкә диагноз куярга тырыша, мәсьәләне чишү юлларын эзли.

Ф.Яруллинның гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләре үткен реальлекләре белән аерылып тора. Ул үткәндәге тоталитар режимны яманлап, хәзерге системаны мактау юлына басмый, тормышта барган үзгәрешләргә объектив бәя бирергә тырыша. Сүз һәм вөҗдан иреге, дәүләтчелек һәм ил сәясәте турындагы шигырьләре татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулардан тора. Автор халкыбызны ирекле, дәүләтле, телле, азат һәм хөр итеп күрергә тели. Безнең яшьләребезнең башка милләт белән кушылулары (катнаш никах); бер-берсенә аяк чалу кебек аерым тискәре күренешләрнең күзәтелүе; үз моңыннан аерыла баруы; кайбер милләттәшләребезнең, илен, динен алмаштырып, татарлыктан ваз кичүләре; өстәгеләрдән куркып, аларның җырын җырларга тырышулар борчый аны.

Татар халкының киләчәге турында уйлану нәтиҗәсендә, Ф.Яруллин иҗатында ирек темасы да киң чагылыш таба. Суверенитет яулап алган вакытта язылган шигырьләрендә автор, Татарстан өчен шатланып: “...Дөнья безнең шушы байрак аша / Омтылышны күрсен иреккә”, – дип көр тавыш белән җырласа, 1993 елда язылган шигырьләрендә милләтнең өмете акланмавына ачына. Ф.Яруллин матур теләк-хыялларның гамәлгә ашмавының кайбер сәбәпләре итеп милләтнең вакытында берләшә алмавын, тиз арада тынычланып калуын күрсәтә.

Ничек кенә булмасын, Ф.Яруллин халкыбызның киләчәгенә ышаныч-өмет белән карый.

 

***

Соңгы елларда аеруча киң җәелгән башбаштаклык, әхлаксызлык күренешләре яшьләргә тискәре йогынты ясады: балаларның ата-анасына карата булган мөнәсәбәте дә төптән үзгәрде. Үзләрен кадерләп үстергән иң газиз кешеләр әти-әниләр күп кенә балалар өчен кирәксезгә әверелде. Иҗатында гуманизмны калку яктырткан әдип буларак, поэзиясендә дә Ф.Яруллин бу проблеманы бөтен тулылыгы белән ача.

Ф.Яруллин дөньяда барган пычраклыкка, әхлаксызлыкка, намуссызлыкка карата көрәш коралы итеп көчле шигъри сүзне сайлый.

Ф.Яруллин иҗатында поэмалар да шактый күп урын алып тора. Лиро-эпик планда язылган «Нәсел агачы» (1989), «Ак үлем» (1990), «Коткарыгыз» (1990-1993) кебек әсәрләрдә чор проблемалары кискен рәвештә күтәрелә. Әйтик, Беренче Бөтендөнья сугышы, революция нәтиҗәсендә килеп туган гражданнар сугышы, аннары илебез халыкларын кара канга батырган Икенче Бөтендөнья сугышы, «Салкын сугыш», «Кайнар сугыш», Совет идеологиясен бар дөньяга җәелдерү максаты белән, астыртын рәвештә әле бер, әле икенче илгә басып керәләр. Шагыйрьнең поэмаларында сугышларның беркемгә дә җиңү китермәгәнлеге әйтелә. Мәсәлән, «Нәсел агачы» поэмасы дөньяда булган сугышларның берничәсен үз эченә ала. Лирик герой, зиратка барып, нәсел агачын эзли. Төп герой Зәйнәп әби образы аша автор җәмгыятьтә бервакытта да гади халыкка карата мәрхәмәт булмаганын, кемнеңдер ялгышлары аркасында тулы бер нәселнең юкка чыгуын тетрәндергеч итеп сурәтли. Зәйнәп әби Бөек Ватан сугышында җиде баласының алтысын югалта, бары тик Вәгыйз генә сугыштан исән кайта. Ләкин аны да туган авылында озак тотмыйлар, «тегендә» булган дип, каядыр алып китәләр. Вәгыйзнең улы Риф Зәйнәп әби тәрбиясендә кала. Риф өйләнә, аның Рамиз исемле улы туа. Армиядә ракета сынаганда, Риф тә авырый һәм гомере буе сәламәтсезлектән җәфалана. Рамиз исә сиксәненче еллар башында хакыйкый хәрби хезмәттә вафат була һәм аның җәсәде тимер табутта кайтарыла. Билгеле ки, табутны ачтырмыйлар. Ата-ана моны бик авыр кичерә. Алар улларын шәригать кануннары нигезендә соңгы юлга озатырга телиләр.

Рифнең үлүе белән Зәйнәп әбинең нәсел агачының соңгы ботагы да сына. Ул япа-ялгыз кала Һәм күпмедер вакыттан соң йөрәгендәге җәрәхәтләренә түзә алмыйча вафат була.

Ф.Яруллинның әлеге поэмасы ХХ гасырның 90нчы елларында язылган булса да, анда күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә актуаль. Әсәрдә бер нәселнең бетүен автор бөтен милләтебез язмышына кагылышлы рәвештә тасвирлый: сугышта иң асыл егетләр һәлак була, ә милләтне яшәтүче гаярь ир-егетләр бетсә, халкыбызның да киләчәге юк. Әсәр ахырында яңгыраган бала тавышы әлегә көчсез. Димәк, милләтнең әле бары тик еламсыраган тавышы гына ишетелә.

«Коткарыгыз» поэмасында да автор лирик герой язмышы аша сугыш чоры кешеләре кичергән газапларны тасвирлый. Җәмгыятькә кешеләрнең бары тик җиңү яулап алышырга гына кирәклеге, сугыштан соң аларның онытылуы, трагедиянең афәтләре, һаман баш очында кара болыт булып торуы сурәтләнә. Ватан өчен үз гомерләрен биргәннәрнең якыннары сугыштан соң да җәмгыять тарафыннан яклау тапмый, киресенчә, һәрдаим мохтаҗлыкка дучар ителә. Лирик герой атасына сугышта вафат булганнан соң бирелгән орденны сата, чөнки ул аларга бернинди юаныч китерми.

«Ак үлем» поэмасында Ф.Яруллин, беренчеләрдән булып, әдәбиятта, аерым алганда поэзиядә, наркомания темасын күтәрә. Поэма язылган вакытта (1990) әле бу афәт безнең илдә хәзерге кебек үк тамыр җәймәгән иде. Аның кешене нинди хәлгә төшерүен автор кыз бала язмышы аша тасвирлый. Әтисез, торыр урынсыз, мәхәббәттә алданган кыз юанычны наркотиклардан таба һәм упкынга тәгәрәвен үзе дә сизми кала. Алдагы поэмаларда күтәрелгән проблема бу поэмада да дәвам итә: гаделсезлек, җәмгыять тарафыннан яклау булмау, мәрхәмәтсезлек «Ак үлем»дә наркоманиягә илтүче юлларның берсе буларак күрсәтелә.

Гомумән, Ф.Яруллин поэмалары үткен фикер, җитлеккән акыл белән поэзиянең барлык мөмкинлекләрен кулланып язылган.

 

***

Ф.Яруллин иҗатының башлангыч чорында ук шигърият белән прозаны бергә алып бара. Гәрчә ул әүвәл шигырьләре белән танылса да, хикәяләр язуда да үзенчәлекле прозаик икәнен раслый.

Эш шунда ки: ул беренче хикәяләреннән үк диярлек шул вакыттагы рәсми әдәби юнәлешкә бик үк туры килеп бетмәгән мәсьәләләр күтәрә башлый, һәм алга таба аның әлеге омтылышы көчәйгәннән-көчәя бара. Беренчедән, ул вакыйгалар агышын тормышның тышкы конфликтларына бәйләп түгел, ә геройлар күңелендә туган хис һәм кичерешләр белән төйнәп, җан киеренкелеге аша тормышның өске катламына чыгара. Икенчедән, иҗтимагый-социаль күренешләргә озак тукталмыйча, кешенең эчке дөньясы турында, гади язмышлы, шул ук вакытта рухи яктан бай персонажларны әсәренең геройлары итеп ала. Моның белән ул «кечкенә» кешеләрнең зур эшләргә, фәлсәфи фикер йөртергә, киң масштаблы тормыш төеннәрен чишәргә сәләтле икәнен күрсәтә.

Ф.Яруллин хикәяләрендә, аларның үзенчәлеген тәшкил итүче рәшә кебек, ерактан караганда күренүче, якынрак килсәң – юкка чыгучы бер образ бар. Ул – Сагыш образы. Менә шушы вакыт-вакыт куерып, вакыт-вакыт сыегаеп алган сагыш әсәрнең үзәгенә әверелеп китә. Ул хикәянең буеннан-буена ниндидер музыкаль аһәң рәвешендә әкрен генә яңгырап тора.

Сагыш, шатлык, мәхәббәт кеше образында бирелмәсә дә, алар хикәяләрдәге геройларның үзара мөнәсәбәтен билгели, персонажларның психологиясен ачыша, композицион бөтенлек һәм хисләр гармониясен тудыра.

Ф.Яруллинның оптимистлыгы, яшь аралаш көлә белүе дә талантының бер үзенчәлеге. Аерым әсәрләре тулаем юмористик планда чишелү, хикәянең үзәгенә көлкеле ситуация салыну һәм шушы вакыйганы ачучы геройларның характерлы үзенчәлекләрен бирүдә автор үзенең башлангыч иҗат чорында ук шактый уңышларга ирешә.

Әдәбиятта, сәнгатьтә йомшак итеп көлә белү – гаять кирәкле сыйфат. Көлү – кешенең җаны сәламәтлеген, яшәргә омтылышы барлыгын, башкаларның күңеленә яктылык орлыклары салырга теләвен һәм әйләнә-тирә мохиткә сәламәт рух бирүен белдерә.

Башка авторлардан аермалы буларак, Ф.Яруллин үз геройларының нәкъ менә эчке халәтенә, әсәрнең интонациясенә аеруча игътибар итә. Хикәядән хикәягә халәт аша тормыш чынбарлыгына якынаю, интонация аша тәэсир көчен арттыру мотивлары югарырак нотага күтәрелә.

Авторның күп кенә хикәяләрендә повестьлык материал ята. Тик Ф.Яруллин бу юлдан китми. Ул, вакыйгалар тыгызлыгын, вакыт аралыгын озынга сузмыйча, оста һәм урынлы кулланылган поэтик детальләр аша үз геройларын ача.

Бер үк вакытта әдипнең эстетик зәвыгы да үсә. Ул әдәбиятның чынбарлыкка мөнәсәбәтен һәм эчке төзелешен, аның формаларын, юнәлешләрен, метод-стильләрен торган саен тирәнрәк үзләштерә бара. Эстетик кичерешләрне, кешеләр арасында туган мөнәсәбәтләрне үтә нечкәлек белән бирергә тырыша.

Ф.Яруллин үзенең хикәяләренә тема сайлаганда, укучыны шаккатыру турында уйламый, киресенчә, гап-гади кешеләрнең гадәти эшләрен хисләр, кичерешләр, тетрәнүләр чылбырына тезеп, уйландырырлык, тәүбәгә килерлек әсәрләр иҗат итүне максат итеп куя.

Алда күренгәнчә, Ф.Яруллин шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр язу өлкәсендә танылган әдип. Әмма алар белән бергә автор укучыларның аңардан зуррак, тормышның тирәнрәк катламнарына үтеп керердәй, шигырь-хикәяләрендәге кебек образларга бай зур күләмле әсәр көткәнлеген дә яхшы аңлый. Һәм ул тиздән, үзенең күңелендә күптән йөрткән хыялын гамәлгә ашыру максатында, повесть яза башлый.

Әдип «Җилкәнне җилләр еккач» повестенда әлеге жанрның барлык мөмкинлекләреннән тулы файдалана. Сюжет гади генә башланып киткән кебек тоелса да, төп герой Фәниярны, ул үскән мохитне күпкырлы итеп күрсәтү өчен, вакыт һәм чиксезлек дигән фәлсәфи категориягә таянып, әле үткәннәргә, әле бүгенгегә кайта, әле киләчәк чикләрен узып китә. Вакыт-вакыт әсәр хронологик тәртиптә бирелсә дә, шул рәвешле сурәтләү озакка сузылмый. Автор герой хәтерендәге берәр вакыйганы калкытып, үз персонажларын икенче яссылыкка күчереп куя. Бу – сюжетта стереотиплыктан һәм теманы ачуда бертөрлелектән котылу өчен эшләнә. Әсәр әледән-әле яңа компонентларга, төп геройларның характерлы сыйфатларын ачучы вакыйгаларга байый. Эчтәлеккә ныклап кереп киткәнче үк, үзәк геройның катлаулы язмыш кешесе икәне аңлашыла.

Әсәрнең рухы, интонациясе, вакыйгаларны төрле контрастлар аша сурәтләү күтәргән темасында, геройларның тышкы кыяфәте, портреты белән артык мавыкмыйча, аларны эчке дөньялары аша ачуда ачык чагылыш таба.

Ф.Яруллинның «Җилкәннәр...»ендә халыкның матур гореф-гадәтләре, кызыклы уеннары, каз өмәләре, егетләрне хәрби хезмәткә озатканда, пар ат җигеп, урам әйләнүләр кызыклы һәм тулы картинада сурәтләнә.

Халыкчанлык, фольклор элементлары татар этносының аерым сыйфатларын, аның менталитетын ачу юнәлешендә әсәр тукымасында оста һәм уңышлы чагылыш тапкан.

Әдип татар әдәбиятына яңа тип герой алып килде. Әлеге әсәрнең беренче тапкыр дөнья күрүенә утыз елдан артык вакыт үтсә дә, Фәнияр халык күңелендә яши. Бу әсәр мәктәп дәреслекләренә кертелде. Социаль-иҗтимагый формацияләрнең үзгәрүе, буыннар алмашыну да әлеге образны тоныкландыра алмады. Чөнки ул халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын үзенә туплаган. Геройның һәм авторның күңелләре белән халыкка тоташуы – Фәниярны яшәүчән иткән сыйфат.

Ф.Яруллин 1985 елда «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» повестен яза. Бу әсәрен автор татар әдәбиятының традицион темасы булган хатын-кызлар язмышына багышлый һәм ул аны яңа яктан яктырта.

Әйтергә кирәк, сугыш елларында авылда яшәгән хатын-кызлар, аеруча күп балалы толлар хакында безнең татар әдәбиятында да, башка халыклар әдәбиятында да байтак язылды. Әгәр «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» шуларның бер төрдәше генә булса, аның кыйммәте әллә ни булмас иде. Автор повестенда авыр эш, газаплы тормыш нәтиҗәсендә хатын-кызның үзенә генә хас нәфислек, матурлык кебек сыйфатларын югалта бару нәтиҗәсендә бәхетсез кешегә әверелүен сурәтли. Бу ачы хакыйкать әсәрдә үзәк герой Сәхия образы аша ачыла.

Повестьта автор проблеманы социаль-иҗтимагый планга күчерсә дә, геройлар һәм җәмгыять арасындагы каршылыкны шактый тирән яшергән. Бу – шул чорда «эзоп теле» белән язарга мәҗбүр булу нәтиҗәсе.

Авторның алдан күрүчәнлеге әсәрдә аеруча киң чагыла. Повесть язылган чорда әле совет хатын-кызлары мәсьәләсе татар әдәбиятында бөтенләй мондый аспекттан чыгып каралмады. Алар, имеш, производствода тырыш, өлге алырлык эшче, өйдә бала-чагасын тәрбияләүдә үрнәк ана, иҗтимагый тормышта алдынгы карашлы гражданин. Ә бит хатын-кызларны ирләр белән «тигезләү» нәтиҗәсендә, аларның яшәештәге төп вазифалары, төп бурычлары нидән гыйбарәт булырга тиешлеге турында бөтенләй онытылды, уйлап та каралмады.

Ф.Яруллинның «Кайту» повестенда проблема ике яссылыкта, ягъни иҗтимагый-сәяси һәм вөҗдан яссылыгына куеп сурәтләнә. Повесть моңа кадәр татар әдәбиятында күтәрелмәгән теманы җиңелү белмәс кебек күренгән хәрби кораллы көчләрнең эчтән таркалуын; шушы таркалу СССР империясенең җимерелүенә китерүен, җимерек хәрабәләр астында бик күп кешеләр язмышы калуын, кече милләтләрнең дә моңардан әллә ни отмавын тасвирлавы белән яңа һәм кызыклы. СССР хәрби көчләре илне тышкы дошманнардан саклау өчен төзелсә дә, чынлыкта аның вазифасы моның белән генә чикләнми. Ул – илне, халыкны йодрыкта тота торган көч. Һәм, әкренләп, менә шушы кысылган йодрык бушый башлый. Төп герой полковник Фәрит Шәйхиев – бар гомерен хәрби хезмәткә багышлаган һәм социализм идеяләренә бөтен барлыгы белән ышанган коммунист. Улын да үзе кебек тугрылыклы солдат итеп тәрбияләргә тырыша. Олегның ниндидер хәрби хезмәт үтәгәндә түгел, генералларга өй җиһазы ташыганда һәлак булуы гына полковникны дөньяга әти кеше күзләре белән карарга мәҗбүр итә. Шушы фаҗига Ф.Шәйхиевнең йөрәгенә үткен хәнҗәр булып кадала. Менә шунда инде ул үзенең үткән гомере, кайсы армиягә хезмәт итүе, СССР державасының нинди сәясәт алып баруы турында уйлана.

Автор армиянең таркалуы югары чинлы хәрбиләрдән башлануын Олег фаҗигасе аша ача. Әсәрнең сюжеты беренче карашка гади булып күренсә дә, эчкәрәк керә барган саен, күтәрелгән проблемалар зурая, психологик киеренкелек көчәя. Автор оста хирург кебек эш итә: скальпеле, ягъни үзенең үткен каләме белән җәмгыятьнең «яман шешен кисеп ташларга» яки авыруга дөрес диагноз куярга тырыша.

Әсәрдәге вакыйгалар иҗтимагый-сәяси һәм әхлакый-этик яктан яктыртыла. Милләтләрне аерып карау, «өлкән туганнар»ның һәрвакыт «хаклы» булуы Олегның үлү сәбәпләрен ачарга тырышып йөргәндә ачык күренсә, милләтеннән, туган җиреннән ераклашу төп герой Ф.Шәйхиевнең үз-үзен югалтуга китерә. Дөрес, бу очракта бары тик бер аны гына гаепләп булмый. Чөнки ул совет чорындагы системага яраклашырга, анда ничектер яшәргә тиеш иде. Совет идеологиясе халыклар аңына интернационализм рухы сеңдерергә, бездә барлык халыклар тигез хокукка ия, дигән идеягә ышандырырга тырышты. Ф.Шәйхиев – шул системаның корбаны. Автор никадәр генә геройның гамәлләрен гаепләмәсен, ул аны әрнеп, хаталары өчен борчылып, шул ук вакытта яратып та тасвирлый. Әдип аның балачагын, ул үскән чорның авырлыкларын, әти-әнисенең кем икәнлеген ачу аша үз тамырыннан ераклашмаска чакыра. Авторның үз героена мондый теләктәшлеге, милләтебезнең асыл затлары кайчан да булса бер асылына кайтачагына ишарә буларак кабул ителә.

Әдип әсәрләре елны елга, чорны чорга бәйләп баручы чылбырны хәтерләтә. Чылбырның асылы иҗтимагый-сәяси тормыштагы үзгәрешләрне хәтта яралгы хәлендә үк таба алуда һәм аларга тиешле бәясен биреп баруда. Бу аның шигырь-поэмаларында, драма-комедияләрендә, хикәя-повестьләрендә, публицистикасында һәм эсселарында ачык чагыла. Әдип үз геройлары аша әхлакый-этик проблемалар чишә, вакыт үзгәрү белән, әхлакый нормаларның какшый баруына борчыла.

Ф.Яруллинның һәр әсәрендә буйдан-буйга ак юл булып әхлаклылык ята. «Яралы язмышлар» повестенда бу аеруча калку чагыла. Балаларын чүплеккә ыргыткан аналар, ана назы күрми үскән балалар; шул ятимнәргә бераз булса да наз, җылылык бирергә тырышучы тәрбиячеләр; ятимнәрне уллыкка-кызлыкка алучы мәрхәмәтле кешеләр. Әсәрдә һәр герой, һәр персонаж шундый нечкәлек белән индивидуальләштерелгән – вакыйгадан вакыйгага күчкәнне сизмисең дә. Миңсылу апаның бабасы – олы мәгънәдә аксакал карт. Ул, оныгы сагышланып йөри башласа: «Әллә әниләреңә сөткә барып кайтасыңмы?» – дип, Миңсылуны әниләренә җибәрә. Монда картның киң күңеллелеге дә, оста тәрбияче дә, оныгын чиксез яратучы һәм аңа гел яхшылык эшләргә теләүче ныклы терәк тә икәнлеге ачык күренә. Картның капка төбендәге эскәмиядә көне буе оныгын көтеп утырулары, Миңсылу кайткач, өйгә керергә онытып, оныгы шатлыгына эчтән генә куанып утырулары, оныгының бәхеттән елмайган йөзе аеруча нечкәлек белән сурәтләнгән. Халык педагогикасы һәм әхлагы әсәрне буйдан-буйга сугарып бара.

Ф.Яруллинның «Яралы язмышлар»ы татар әдәбиятына яңа герой – Миңсылу апа образын алып килде. Күп кенә әдипләр үз геройларын производство алдынгылары арасыннан эзләгәндә, Ф.Яруллин иң зур батырлыкның әхлакый батырлык икәнен янә бер кат раслады. Бу «Җилкәннәр...»дә, «Кыйгак, кыйгак каз кычкыра» повестьларында шактый тирән чагылган иде инде. Әлеге әсәрендә автор, тагын да нечкәрәк психологик алымнар кулланып, проблеманың үзәгенәрәк керә алган. Җәмгыятьнең тотрыклы әхлакый кануннары булмавы, булганының да тормышта кулланыш тапмавы балаларны гына түгел, илнең үзен дә яклаучысыз һәм ятим итә. Әсәрнең үзәгендә шушы проблема ята.

Ф.Яруллин прозасында безнең җәмгыятебезнең барлык уңай һәм кимчелекле яклар яктыртыла. Интуитив тоемлау хисе көчле булганлыктан, ул шактый проблемаларны яралгы хәлендә үк тотып ала. Иҗтимагый процессларга үзенчә диагноз куя һәм шушы авырудан, күп кенә очракта, ничек котылу юлларын күрсәтә.

Гомумән алганда, Ф.Яруллин үзенең заманча идея-сәнгати эзләнүләре, оста каләме, туган телнең барлык байлыкларыннан урынлы файдалана белүе һәм һәр әсәрендә яңалыкка омтылышы белән татар прозасында барган яңарыш хәрәкәтенә лаеклы өлеш кертте.

Безнең әдәбият тарихында балалар әдәбияты аерым карала. Дөрес, күп кенә шагыйрь һәм әдипләрнең иҗатында ул өлкәннәр өчен язылган әсәрләр белән тыгыз үрелеп бара һәм аларны аерып карау да җиңел түгел.

Ф.Яруллинның байтак әсәрләре шундый: аларны өлкәне, кечесе үзе өчен язылган дип укый. Мисалга «Җилкәннәр җилдә сынала», «Яралы язмышлар» повестьларын һәм бихисап шигырь һәм хикәяләрен әйтергә мөмкин. Ләкин әле бу әдип балалар өчен махсус атап әсәрләр язмаган дигән сүз түгел. Аның шигырьләр дәфтәрендә кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен язылган шигырьләр гел аралашып бара. Күп шагыйрьләрнең иҗат башы балаларга багышланып, соңыннан зурлар өчен язуга күчкәне билгеле. Ф.Яруллинның әле сабыйларча, әле өлкәннәрчә фикер йөртүе нәрсәдән килә соң? Чөнки ул балаларның шаяру катнаш җитди фикерли алуына, аларның үзләренә хас фәлсәфәсе барлыгына, кыскасы дөньяга уй аша, акыл аша карый алуына ышана.

Балачак кешене гомере буе озата бара. Шагыйрь һәм әдипләр кечкенә вакытта дөньяны ничек итеп күрүләрен: хыял-уйларын, шатлык-сагышларын, югалту табышларын үзләренең әсәрләрендә чагылдырмый калмый. Хәтер сукмакларына басып, балачакка кайту кеше күңелен нечкәртеп, сафландырып җибәрә. Кешенең балачагы нинди генә авырлыкларга туры килмәсен – ул барыбер күңелдә кайтарып булмаслык югалту буларак хәтерне яңартып тора. Ф.Яруллинның балалар өчен язылган шигырьләре, хикәя-повестьлары, әкиятләре укучыны балачагына кайтара, уйландыра; сагыш рәшәләренә алып кереп китә; күктәге салават күперләре буйлап йөгертә. Аның әкиятләре моңарчы таныш булмаган серле-тылсымлы дөньяга алып керә, шаян шигырьләре рәхәтләнеп көлдерә; тирән эчтәлекле хикәяләре дөньяның гыйбрәтле хәлләрен йөрәк аша уздырырга ярдәм итә. Балалар өчен язган әсәрләрендә дә ул җитди проблемалар күтәрә. Өлкәннәрдә була торган барлык сыйфатлар балаларда да бар. Автор тормышта килеп чыккан яки мөмкин булачак проблеманы, балалар җаны аша уздырып, үз әсәрләрендә чагылдыра.

Көлкеле шигырьләрендә дә ул, геройларының ниндидер ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләгәндә, олыларга гына хас фикерләүләрен сурәтли, балалар гына куллана торган сүзләр таба.

Бала өчен ана иң кадерле газиз зат. Шушы олы хисне, ата-анага булган мәхәббәтне бала күңеленә гомергә сеңдереп калдырырга теләгән әдип шигъриятендә тәрбияче ролен дә оста файдалана.

Гадәттә, балалар шаян телдә, кызыклы сюжетка корылган әсәрләрне ныграк ярата һәм аларны күңелләренә тизрәк сеңдерә. Ф.Яруллинның да шаян шигырьләре бар, ләкин алар тапталып беткән арзанлы мәзәккә корылмаган. Шаянлык, баланы көлдерү аның өчен үзмаксат түгел: әдип көлү аша берәр кимчелекне ача (ләкин физик кимчелекне түгел), начар гадәтнең аяныч хәлдә калдырырга мөмкин икәнен искәртә. Нәни герой һәр очракта диярлек ачышны үзе ясый. Авторның тел очында шаян сүз булса, әсәрнең нигезендә яшәү фәлсәфәсе ята.

Ф.Яруллин, сайлаган кыйбласына тугры калып, балаларга багышланган әсәрләрендә дә әхлак проблемаларын күтәрә. Аның «Солдат пәкесе» (1971), «Ак төнбоек» (1974), «Бүректәге бүре баласы» (1974), «Аксак Тимер» (1980), «Акбәкәл» (1984), «Кем син, абый?» (1994), «Акмаңгай» (1995) һәм башка хикәяләрендә әхлаксызлык, намуссызлык кебек категорияләр кискен тәнкыйтьләнә, үзенең вөҗданына тугры калган, хыянәт итмәгән яшүсмер бәхетле тормышка лаек була.

Автор геройларына исемне дә аларның характерына карап сайлый. Һәм геройларның исемнәре вакыйганың идеясен ачарга ярдәм итә. Мондый әсәрләрне зурлар да, кечкенәләр дә мавыгып укый.

Ф.Яруллинның балалар әдәбиятына караган «Язмышлар язылганда» (1972) һәм «Яшел утрау хуҗалары» (1974) дип исемләнгән ике повесте бар. Аларның икесендә дә яшь геройларның тормышка мөстәкыйль булырга, үзләренең сорауларына үзләре җавап табарга, ягъни яшәү серләренә үз акыллары белән төшенәсе килүләре сурәтләнә.

«Яшел утрау хуҗалары» повестенда Үзле Яр авылында яшәүче малайлар язгы ташу вакытында барлыкка килгән утрау таба һәм аны җәй көне үзләре ял итәр өчен кулларыннан килгән кадәр тырыша. Балаларга өлкәннәр дә ярдәм итә. Тормыш куйган авырлыклар алдында куркып калмау, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрү аларның характерларын үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, күңелләрендә горурлык уята.

Бу әсәре белән әдип матурлыкны, яшәү, ял итү өчен уңайлыкларны үзең тудырганда гына җанга кадерле икәнен чын сәнгатькярләрчә балаларның психологиясен белеп, хыял-омтылышлары һәм кылган гамәлләре аша ачып бирә.

«Язмышлар язылганда» повестеның төп герое Рәйхана. Ул безнең алда төрле яклап ачыла. Әсәрдә кыз тормышының бик катлаулы формалашу һәм балалыктан үсмерлеккә күчү чоры тасвирлана. Рәйхана кечкенәдән классташларыннан тазарак булып үсә. Шуңа күрә ул, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мәктәпкә барудан баш тарта. Автор үзе дә яшь кешегә һөнәр сайлауда мөстәкыйльлек бирүне яклый һәм олыларның фикерләре белән килешмәвен кечкенә герое Рәйхананың энесе Фәйрүз образы аша әйттерә: «Өлкәннәр һәрвакыт үзләрен акыллыга саныйлар. Безгә акыл өйрәтә. Безнең нинди булып үсәргә тиешлегебезне, хәтта нинди эш сайларга тиешлегебезне дә билгеләп куя».

Рәйхана повестьның ахырында үзенең күңеленә ятышлы эшне таба. Ул умартачылар курсы бетереп, колхозда умартачы булып эшли башлый. Әлбәттә, ул бу юлга эзләнүләр, ялгышулар аша килә. Нәкъ менә каршысына очраган авырлыкларны җиңеп чыга алуы, тормышта үз урынын дөрес табуы аны шәхес буларак үстерә.

Г.Тукай традицияләрен дәвам итеп, балалар өчен матур-матур әкиятләр язучы татар әдипләре шактый. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Р.Сверигин хаклы рәвештә: «Абдулла Алиш, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзиләр дә заманында бик матур әкиятләр иҗат иткәннәр иде. Һәм менә бүген шушы юнәлешнең бер тарафдары буларак Фәнис Яруллин!»[1] дип яза. Аның «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Өе балчык иясе карчык», «Биюче бака» (1996) һәм «Серле дөнья» китапларында бик күп әкиятләр тупланган.

Ф.Яруллин әкиятләрендәге эчке рифмалар, вакыйгаларның үсә барып, герой рухы белән укучы җанының берләшүе әкиятләргә сихри күтәренкелек бирә. Ә инде әкият геройларының тышкы кыяфәтләрен сурәтләгәндә, образлылык өстенлек ала. Әдип үз әкиятләрендә тел белән ювелирларча эш итә. Бу сүзләрне раслау өчен, аның әкият китапларының теләсә кайсы битен ачып карау җитә. Аеруча әкиятләрнең башлам өлешенә зур игътибар бирә автор.

Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Фәнис Яруллинның үзенчәлеге тирәнтен фикер йөртә, гап-гади тоелган тормышыбызда бик күп матурлыклар, тирән фәлсәфәләр, катлаулы вакыйгалар яшеренеп ятуын чын рәссам каләме белән сурәтләп бирә белүдә. Ул гади кешеләрнең күңелләрендә йөреп тә, аларны тышка чыгара алмаган гыйбрәтле вакыйгаларны, тетрәндергеч язмышларны, беренче карашка сәер күренгән кешеләрне әсәрләренә герой итеп алып, аларның күңел төпләрендә яшеренеп яткан энҗеләрен күрсәтә һәм шулардан чын сәнгать әсәрләре тудырды. Аның иҗаты татар әдәбиятында үз урынын, үз укучысын тапты.

Сәвия Хәкимова,

филология фәннәре кандидаты

 

[1] Сверигин Р. Аны беләбезме? // Казан утлары. 2003. №2. Б.136.