Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Безнең календарь

Гөлчәчәк Галиева

(1928-2014)

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946-1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26нчы һәм 89нчы мәктәпләрендә пионервожатый, 22нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.

Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Без белгән Бакый агамы?», «Сөяркә булу гөнаһмы?», «Язучы кем өчен яза?», «Каләм алдым кулыма», «Милләт каһарманы», «Чын сәнгать әсәре булсын», Рәфикъ Юныс иҗатына багышланган «Шагыйрь, публицист...» кебек иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре, әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә, авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы». Г.Галиева көндәлек матбугатта басылган «Сөенечләр бүлештек», «Күп укыган – күп белгән», «Туган телнең ләззәте», «Буыннарның көмеш чылбыры», «Мәйдан тоткан егетләрдә өмет», «Ул былбылы иде милләтнең», «Мае беткән шәм шикелле», «Утларыгыз яктырак балкысын», «Сабада алган тәэсирләр», «Юксындырасың, бик тә юксындырасың, Гариф абый» кебек истәлек һәм публицистик язмалары белән дә укучыларга яхшы таныш.

Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы – 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә – Арча, Апас, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.

2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.

Г.Галиева – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 2014 елның 11 маенда Казан шәһәрендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.

 

 

 

Гакыйл Сәгыйрев

(1938-2009)

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйрев 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, аның әтисе Шәрифулла фронтка китә һәм 1941 елның көзендә Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала. Гакыйль әнисе Хәбибҗамал кулында тәрбияләнеп үсә. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бишенче, алтынчы сыйныфларда укуын күрше Биккол авылына йөреп дәвам иттерә. Ләкин авырып китүе сәбәпле, алтынчы сыйныфны аңа бу авылда төгәлләргә насыйп булмый. 1951 елда әнисе Хәбибҗамал, ике баласын ияртеп, үзенең туган якларына – Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченеп кайта. Биредә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәссам булырга хыялланган Гакыйль Пенза шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә китәргә дип җыенганда гына, умыртка сөяген имгәтүдән аяк-куллары хәлсезләнә башлап, сәнгать мәктәбе урынына табиблар юлламасы белән Самара шәһәрендәге хастаханәгә барып эләгә. Дәвалаулар уңай нәтиҗә бирми, 1957 елда операция ясауның да файдасы тими, Гакыйль аяк-кул хәрәкәтләре бик нык чикләнгән урын өсте авыруына әйләнеп кала.

Бөтенләй урын өстендә ята башлагач, Гакыйль күп итеп китаплар укырга, кайчан булса да кирәге чыгар әле дип, күңеленә килгән уй-фикерләрне кәгазьгә теркәп барырга тырыша. Куллары эшләмәсә дә, карандашны яисә ручканы тешләренә кыстырып язарга өйрәнә.

Гакыйль Сәгыйревнең беренче шигырьләре 1960 елда район үзәге – Нурлат шәһәрендә нәшер ителә торган «Дуслык» газетасында дөнья күрә. Озакламый Казандагы газета-журналларда да исеме күренә башлый, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында яшь шагыйрь турында зур язма басыла, журналист Луиза Хәйруллина Лени-ногорск телевидениесеннән аңа багышланган зур тапшыру оештыра, шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкка (1968) урнаштырыла, ә 1970 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш җиле» исеме белән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. «Айбагарлар» дип аталган икенче китабы исә 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була. 1994 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләр төсендә төзелгән зур гына тупланмасын («Кабатланмас моң») укучыларга тәкъдим итә. Шул җыентыкны тулаем рус теленә тәрҗемә итеп, татарча оригиналлары янәшәсенә русча тәрҗемәләрен урнаштырып һәм авторның үз рәсемнәре белән бизәп, Самара шәһәрендә уникаль китабы дөньяга чыга.

Димитровград (Мәләкәс) шәһәре дә шагыйрь иҗатына битараф калмый: «Ике кояш» дип аталган күләмле җыентыгын укучыларга бүләк итә.

Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен Г.Сәгыйрев 1999 елда Халыкара «Филантроп» оешмасы бүләгенә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү оешмасы игълан иткән бәйгедә (анда дөньяның 62 төбәгеннән бер мең инвалид катнаша) Г.Сәгыйрев график рәсемнәре белән җиңү яулый. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе дә (2001).

Г.Сәгыйрев – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 2009 елның 29 июлендә Ульяновск өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә вафат була.

 

* Сәхифә “Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек” (төзүчеләре: Р.Даутов, Р.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009) китабы нигезендә әзерләнде.