Логотип Казан Утлары
Повесть

Яз яме белән бергә (повесть)

Яз ул – кызлар кебек юләр була. Нәгыймә дә күңеле утырып җиткәнче ничәмә тапкырлар койма аша сикерде. Шуның аркасында азмы хаталанды? Әмма яратса да яраткан икән шул: арадан Хәлил кебекне сайлады. Исмәгыйль кебекләр аркылы төшеп карадылар, аларга исе дә китмәде аның. Тик менә тормышлары гына Нәгыймә теләгәнчә барып чыкмады.
Ә яз, әнә кичә генә, әле кары, әле салкын җиле белән җәфалады. Быел килмәс, җәйне дә күрмичә, караңгы көзгә тоташып китәр кебек иде көннәре. Бүген бөтенләй башкача барысы да. Иртәннән бирле кыйбла ягыннан җылы рәхәт җил исә. Аңа һаман да битне куеп торасы килә. Төшке вакытта кояш шундый җылытып өлгерде, хәтта кар, суга әверелә барып, үзәнлекләргә җыелырга да өлгерде. Болай булса – килә яз, килә! Мең шөкер! Бәрәкәте белән, бәхете белән! Без, адәм балалары, аны бик тә сагынган идек. Ялындырып кына килә дә сиздерми, белдерми китеп тә бара. Бакчаларына утыртылган нәзберек үсентеләрен тәрбия итүче хуҗабикәләр июнь урталарына кадәр төрлечә каплый-каплый, кырау сугу хәвефеннән тәмам гарык хәлдә җәйгә узалар. Җылы яңгырлар явып, яфраклар калынаеп, бәрәңге тишелә башлаганда, язның төнге суыклары да үзе белән бергә китеп бара. Гаҗәеп төгәл тәртип белән яши табигать, шуңа да дөньялык матур да, сөйкемле дә, хәвеф-хәтәрле дә...
Нәгыймә бу вакытта Дүсем почмагындагы нефть-газ чистарту цехында иде. Ул тирәләрнең көнчыгыш тарафында калын урман булып, көнбатыш ягына басу-кырлар сузыла, Ләшәүтамак авылына межа төшеп китә. Ә янәшәдән генә, төньяктан көньякка таба асфальт юл сузыла, бу – Мөслим-Әлмәт трассасы. Нәкъ Дүсем почмагыннан көнчыгышка таба чат алып, Азнакайга да туры бара. Әүвәле текә тауны күтәрелергә кирәк, ә аннары – тигезлек китә, тагын да алга таба әле сыртларга күчеп, әле үзәнлекләргә төшкәләп узыла. Ян-якта калкулыклар, авыллар, урманнар, кырлар, болыннар кала.
Дүсем почмагындагы цех-буынтык – үзенә бер завод. Ул елдан-ел үсеп килде дә соңгы вакытта гына бар көченә эшли башлады, әмма хәзер ары киңәергә уйламый. Ул шушы төбәктән чыгарыла торган барча чи нефтьне-газны товар хәленә җиткереп баету, күкерттән аеру өчен корылган. Сыйфаты ягыннан монда шактый яхшыртылган кара алтынны дистәгә якын торбалар буйлап, ничәмә чакрымнарны уздырып, Сөләй ягындагы үзәккә таба куалыйлар. Аннан аны тагын да арырак җибәрәләр. Нәгыймәнең белүенчә, Әлмәттән башланып киткән «Дуслык» үткәргечләреннән нәкъ шушы нефть ага да инде. Дөрес, аңа башка урыннардан да өстәлә. Мондый цех бер Дүсем почмагында гына түгел, арырак та бар, Ямашта да, башка урыннарда да. Әмма монда – иң заманчасы, барча технологик чараларны алдынгы җиһазлар ярдәмендә уздыралар. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Шуңа да анда эшкә теләсә кем урнаша алмый, исерекләргә, аяк өсте йоклап йөрүчеләргә монда урын юк!
Ике ел була инде, цехка бердәнбер яңа кеше урнашты. Аның исемен «Вахит», диләр. Буйдак. Кырыгына якынлашып килә. Хак булса, әлегә кызлар кулын тотып караганнардан түгел, ди... Шул сүзләргәме Нәгыймә ышанырга тиеш? Әмма күңелен кытыклый шушы Вахит! Нәгыймә аны ничә тапкыр күрде, һаман да хәлсез калды. Әллә нинди сәер бер халәт, аны аңлата да алмый, чөнки егет каршында бичарага әверелә. Ә ул, эһ шул Вахитны, Нәгыймәнең барлыгын да күрми, хәйранлыгын да сизми. Чыннан да, кызлар кулын тотып караганы юк микәнни? Бәлки, аның күңел тойгылары башкачадыр? Инде Вахитны өйрәнергә, мең күз белән күзәтергә итә. Әмма һаман да эше барып чыкмый, чөнки аның каршында аңы югалгандай була. Менә бүген дә нигә дип цехның шушы ягына килде? Язны эзләп, дияргәме? Әгәр дә шулай икән, моның өчен Нәгыймәне битәрләргә кирәкме? Намусына көч килсенме? Язда бар табигать уяна, хәтта кешеләр дә үзгәрәләр, яз – бәхет чоры ул!
***
Нәгыймә нефть-газ сепараторлары янына җитте. Алар монда ике рәт тезелгән иде. Газлары артык җыелганда, аларны чыгаручы бөкеләрнең дөрес эшләвен, винтельләрнең биеп утырмавын Вахит, килеп, һичшиксез, карап китәчәк әле. Һәркайсыннан мәгълүматлар компьютерга тапшырылып барыла анысы, әмма операторның үз күзләре белән тикшереп китүе, һәр агрегатның дөрес эшләвенә игътибар итәргә тиешлеген Нәгыймә яхшы белә. Бүген Вахитның сменасы! Җитмәсә яз һавасы, көннең яме, дөньялыкның дәррәү уянырга җыенуы Нәгыймәнең болай да таркау хисләрен кузгата. Бер яктан, бу яхшы да, ханым үзендә сизем көчен тоя, әмма, икенче яктан, уйлары җаваплылыкны киметә, дәртенә көч биреп, өмет-теләкләрен буташтыра. Адәм баласы шундый инде ул. Аңарда акыл салкынлыгы кышкы кар катламы сыман, язгы кояш кебек хисләр кайнарлыгы тидеме, хәзер юкара башлый. Ярый әле Нәгыймәгә балалары үз акылында калырга этәргеч бирде. Ә ире Фатих? Ә ул – саташты, хатыннар кочагына кереп юләрләнде. Ир-ат халкы бер тапкыр азгынлыкка бирелдеме, холыкта да тиз генә утыра алмый инде ул. Хатын-кыз да шундый инде анысы. Кешегә генә хас сыйфатмы, әллә инде бөтен тереклек ияләренәме? Тиздән бал кортлары чәчәктән-чәчәккә күчеп йөреп оча башларлар. Әмма моны азгынлык буларак күзалларга ярамый. Бал корты – эштә, җенси теләкләрен канәгатьләндерүдә түгел! Кем иде соң әле хезмәтне җенси омтылыш буларак аңлаткан, кайсы галим? Нәгыймәнең ул хакта укыганы бар иде. Эш сөюне җенси азгынлык белән тәңгәл куй инде, юләр! Ул вакытта байлыкка, мул тормышка омтылышны да шулай ук дип бәяләргә кала.
Торбаларда йөргән нефть агымы шавы белән җиләс җил сөйләшкәләп алгандай исте. «Мин килдем, сезгә яз алып килдем», – дия кебек иде ул. «Безнең анда ни эшебез бар?» – дип, гүяки үзсүзлеләнә иделәр торбалардагы агымнар. Дөрес, бары тик Нәгыймә генә аларны шулай аңлады, чынлыкта нефть агымы торбаларга сыешырга теләми, урамга агып чыгарга ашкына, үзенә ирек даулый түгелме? Физик закончалык бу! Җил дә юлында каршылыклар булуга ачуланып йөри. Бусы да гади физика, табигать.
Нәгыймә Җәлил нефть-газ идарәсендә сылаучы-буяучы, ягъни штукатур- маляр хезмәтендә иде. Аларга эшнең мәңге бетәсе юк. Балта остасы Сәмигулла агай әйтә: «Әгәр дә кирәге булмаса, балтаны уйлап тапмаслар иде», – ди. Шушы уртача буйлы, ябык һәм сабыр абыйның кулга гаҗәеп тә оста икәнлеген мактап сөйлиләр. Бер дә тик тора белми икән. Аз гына вакыты булдымы, машина гаражы өстенә корган икенче каттагы мастерскоенда кисә, кага, шомарта, каезлый башлый. Имеш, әле шкаф ясый, әле өстәл, урындык. Шушы кадәр уңган, шушы кадәр булдыклы, диләр. Тик хатыны ягыннан гына китек. Анысының сәбәбен холыклары килешмәүдән күрәләр. Тормышта ир һәм хатын «ә»гә «җә» белән яшәргә тиешләр алар.
Кызганыч, Нәгыймәнеке дә барып чыкмады шул. Фатихы һаман да әрсез булды, һаман шул хәл: хатын-кыз халкына хирыслыгын баса алмады. Нәгыймә үзе дә әллә аңлап бетермәде? Фатихы юктан гына түгел, көнчелектән шулай бозылдымы икән әллә?
Юк инде, нигә алай булсын, ди? Әрсезлек һәм комсызлык харап итә адәм баласын. Шулар аркасында башы да бутала, күңеле дә утыра алмыйча интегә. Югыйсә, әти-әниләре укытучылар булган, әмма уллары Фатихка игътибарлары җитмәгән. Әллә аны артыграк иркәләгәннәрме? Башлы, акыллы кеше түгелмени ул?
Нәгыймә шунда ирен сагынуын тойды. Үз күңеле дә чуарланып алудан, Вахитны күрергә итеп, аны ничек тә кызыксындырмакчы булып, ул монда, шушы урынга килгән иде түгелме? Менә егет, һичшиксез, күренер, җайланма-җиһазларның дөрес эшләвен тикшереп йөрер, ә Нәгыймә шунда җырлый-җырлый, матур, түгәрәк буй-сын калкулыкларына җиңелчә ирек биреп, боргаланып-сыргаланып торбаларны, винтельләрне буяр. Юккамы ул бүген шушылай күзгә күренерлек итеп киенде. Сәмигулла агай шушы цехка вахта машинасында килгәндә үк ничә тапкыр: «Бүген балтам кулдан төшәр инде, күз алдымда һаман нечкә бил йөренер», – дип, юкка гына сүзләрен боргалап сөйләнмәгәндер?.. Электрик Гатаулла белән монтажчы Галимҗан аның кем һәм нәрсә хакында телгә салынуын аңламадылар. Ә Нәгыймә барысын да төшенде, күңел дөньясы шуңа да шау чәчәкле чуар бакча иде.
– Әллә буяп өлгердегез дә инде?
Нәгыймә сискәнеп алды. Янында гына Вахит басып тора икән. Бераз боргаланасы, сыргаланасы, ямь күрсәтәсе иде аңа. Ничек болай вакытсыз йөри?
– Нәрсә дип әйттегез?
Зиһене таралудан булыр, Нәгыймә, чыннан да, Вахитның сүзләренә төшенмәгән сыман иде. Буйдакка көлке тоелды, ирен читен кымшатып кына елмайды. Аның бераз он куна башлаган кара елтыравык чәче озыная төшкән, борын һәм бит очлары сипкел йоктырган. «Абау, бигрәк шөкәтсез күренә түгелме соң?» – Нәгыймәнең күзләре, күңелен юри үртәгәндәй, артык-портыкка игътибар итте.
– Өлгермәгәнсез икән әле, – диде Вахит, приборларны карап, кран- винтельләрне кирәгенчә боргалап, торбалар эчендәге шаулы агымнарны тигезләп.
«Өлгермәс Нәгыймә! Июль җиләге кебек мәмрәп пешкән ул!» – Бу юлы ханымның күңеле, җавап йөзеннән булыр, күзләренә ияргән акылын бутады. Аңа шушы кадәр үртәлмәсә дә мөмкин иде.
***
Вахитның ялгызлыгын ил халкы арасында озын телләр төрлечә фаразлый иде. Арада киң таралган сүзләрнең берсе – бәхетсез мәхәббәт хакында иде. Шулай инде ул, күпләр гыйшык-сәгадәт тарихлары белән күңелләрен сугарырга ярата. Хәер, андый сүзләр өчен егетнең тормыш сәхифәләре дә этәргеч бирерлек икән шул. Вахит берара Казанда яшәп, анда авиатөзелеш заводында эшләгән дә, актив буларак, төрле комсомол чараларында үзен күрсәтеп өлгергән. Андый егетләрне марҗа кызлары сөя, билгеле. Вахитны да шундый бер чибәркәй исәрткән. Әмма, ни гөнаһ, бөтенләй дә кирәкмәгән хәл килеп чыккан, марҗа – кыз түгел, ханым икән. Ире – инженер, Вахитлар өстенә кайтып кергән. Гомерендә беренче тапкыр егет кочак күргән, анда да адәм хурлыгына каласы булган. Ярый әле ханым аны балконга куып чыгарырга өлгергән. Вахит тугызынчы каттан, ничек мөмкин, шулай, күршеләр ашамы, башкачамы, бәхете – котылып чыга алган. Әлбәттә, җиргә сикермәгән инде. Югыйсә, аяк-кулсыз калыр иде. Җәй көне бит, ә аста – асфальт юл үтә.
Һәм менә шуннан Вахит, эштән җибәрүләрен сорап, заводның кадрлар бүлегенә тиз арада гаризасын илткән. Әмма аңа Хабаровски ягына китәргә, андагы авиатөзелеш заводына яхшы эшчеләр кирәк булуы хакында белдергәннәр. Аннан килгән агент та Вахитны кодаларга керешкән, сүзләргә катнашып китеп, шактый олы бәхет вәгъдә иткән. Иртәгә юлга да чыгасылар икән, бер урын хәзергә буш, ди.
Мондый форсатны ычкындыра торган егетме Фатих? Чыннан да, Ерак Көнчыгышка китеп барган. Әмма марҗаның инженер ире анда да барып чыккан. «Бүреге янган» Фатих үз хәсрәтендә көйгән, билгеле. Геологлар экспедициясенә язылып, алар белән сәфәргә киткән. Һәм кырык яшенәчә шулай Тайга романтикасы белән йөреп, ахырда үз иленә кайткан.
Матур әкият. Әмма Вахитка бәйле һәммә төрле сорауларга да аннан җаваплар табыла. Димәк, хакыйкать була алмый, бәлки күңел теләге һәм минбеләмлек хикмәтләре эчендә барлыкка килгән буш сүзләр генә болар.
Сөйләнгәннәрнең икенче төрлесе дә бар. Алары Вахитның холкына, хатын-кыз халкына битараф булуына бәйле аңлатма рәвешендә кузгатыла иде. Ишеткәне бар, әмма Нәгыймәгә андый хәбәрләр ошамый, асылсыз кебек тоелалар.
Ә менә өченчеләре? Болары – җитди, бераз сәеррәк тә, ләкин ышанычлы, дөрестер сыман. Адәм балаларында шундый хикмәт бар: алар үз күңелләренә, дөньяларына туры килгән, хисләренә муафыйк хәбәрләрне сайлыйлар һәм хәтерләрендә саклыйлар.
Ул тасвирча вакыйгалар тезмәсе, имештер, болайрак икән...
Вахитның бала чагыннан бергә уйнап үскән дусты булган. Үзара һаман да арка терәге болар. Нинди уйлары бар – уртаклашалар, авыр эшләрдә бер-берсенә булышалар. Аларны матур тормыш хыяллары колакларыннан тартып үстергән, әмма көннәрнең барышы юлларын аерган. Дусты, яхшы укуы сәбәпле, билгеле, институтка кергән, ә Вахитка андый бәхет тәтемәгән, чөнки белемендә ул уртачарак икән. Дөрес, алар үзара үпкәләшмәгәннәр, әмма араларына усал кешеләрнең сүзе кергән. Менә шундыйлар тормышларны туктаусыз болгатучан. Вахит та, дусты да, яшьлекләре сәбәпле, андый бәндәләрнең сүзләрен колакларына элгән булсалар кирәк? Ә бер ишеткән сүз, күңелгә сеңә-сеңә, көннәрдән бер көнне хәтердә тамыр җәеп, олы агач кебек үсеп чыга да акылыңны каплап, күңел офыкларыңача ябалдашларын җәя. Болар белән дә шулай булган. Андый кешеләр тормышларында алга таба һичкемгә ышанмыйча, үз дөньялары белән генә чикләнеп яши башлыйлар. Егетләрнең икесен дә язмыш дулкыннары әле ары, әле бире ташлаган, әмма кабат очраштырмаган. Хәер, бәлки күрешкәннәрдер анысы, әмма иске дуслар буларак, яңарып китә алмас агач сыман бер-берсен тойганнардыр? Фатих белән Нәгыймә дә шулай булдылар түгелме?
Ә нинди гашыйклардан иделәр! Егет чагында Фатих аны бер күреп сөйләшү өчен генә дә көненә ике-өч килеп, подъездлары төбендә көтә-көтә зарыга иде. Белмичә калмый иде Нәгыймә, тәрәзәдән күзен алмый, әмма янына төшми, үзләрен әлегә андый уеннар өчен бик яшькә саный. Ояла, имеш. Ә менә кичке караңгыда агач арасында яшеренеп үбешә белде. Җәлил бистәсендә ул елларда күп булса – унбиш-уналты йортта кеше яшәгәндер. Һәркем бер-берсен таный. Нәгыймәнең әти-әнисе – төзүчеләр, Минзәләбаш авылыннан күченеп килгәннәр. Ә Фатих – укытучылар баласы, һәркемнең күз уңында, зыялылар гаиләсеннән санала, укуы да бары тик бик яхшы билгеләрдән генә тора. Нәгыймә дә төшеп калганнардан түгел, алдынгы укучы, активистка, пионер дружинасында тәрбия-пропаганда өчен җавап бирә, һәртөрле чараларны әзерләп, үткәреп кенә тора, ә аннары – комсомол комитеты җитәкчесе иттеләр. Әмма ул институт бетерүгә, югары белем дипломы алуга ирешмәде. Тормыш аны үз дулкыннарына бик иртә бөтереп алып кереп китте, балалары, аларны үстерү, Фатихның үзсүзлеләнүе – бердәм рәвештә өстенә ишелеп, барлык омтылышларын юкка чыгарды. Аерылышып та, балаларын әти-әниләренә йөкләп тә яшәп карадылар. Әмма иске тормышлары агышына әйләнеп кайта алмады. Нәгыймәгә, әнисенә ияреп йөреп, буяу эшенә өйрәнергә туры килде. Аңа электән андый хезмәт таныш иде. Бер-ике ел гына, балаларым аякларына бассыннар да диярәк башлаган иде, инде унбиш елдан артыкка китте, һаман да шушында. Аларның бригадасы яңа цехларны буяу-төзекләндерүдә дә катнаша, әмма тәртиптә тоту, төсләрне яңарту, язуларны үзгәртү кебек эшләрдән алып, һәр багана төбен агартуга кадәр – һәммәсе өчен дә җаваплы. Балта остасына да, башкаларына да көндәлек эш җитәрлек, тик утырганнары булмады, хәтта яңгыр, буран астында да тукталып калырга туры килми иде. Ә Фатих? Ул үзенчә яшәп китте. Бераз вакыт, баштарак, сукбайлыкта йөреп алды да, үзен тәртипкә кертеп, олы кешегә әверелде дә куйды. Институт та бетергән, начальник та булган, өйләнгән, хәтта балалар да үстерә, диләр. Нәгыймә аның читтә яшәвен генә белә. Элекләрне бер күрешү өмете, гаиләсен кабат яңарту күңелендә бар иде, ә хәзер... Юк, кирәкми! Тормышын җайлаган, тәртипкә керткән, гаиләсе бар! Матур яшәсеннәр, хәтерен яңартып, хисләрен бозып куюы мөмкин. Нәгыймә дә үзенә, менә бит, яр тапты! Шикәр кебек ирне әле, җитмәсә. Кызларның кулын да тотып карамаганны!.. Ул бары тик Нәгыймәнеке генә була ала. Аңа боргаланып-сыргаланып күренергә дә, сөйләштереп алырга да өлгермәде тик. Вахит килде дә, китеп тә барды. Эшләре күп. Һәр агрегатны әнә ничек аңлап, белеп, торбаларда нефть-газ йөрешен тыңлап эш итә. Куллары нинди зур иде! Гәүдәгә дә ыспай гына күренә, бер дә дуңгыз кебек симермәгән. Холкы да тыныч тоела. Хатынша да түгел. Анысын Нәгыймә шунда ук сизде. Ирләрне ул төгәл белә! Алар ике төрле: яки хатын-кызга кул сузарга гына торалар, Фатих шундый иде; яисә уҗым бозавы булалар, хатын-кыз холыклы. Ә Вахит – берсе дә түгел, Нәгыймәнең әтисе кебек, зат кеше: чын ир-ат! Ачык, төгәл, туры һәм тугры. Төзелештә аның әтисе балта остасы булды. Сурәте һаман да мактау такталарында иде. Аны коммунист булырга өндәделәр, кермәде. Югыйсә, орден-медальле буласы иде. Ә ул аның ишегә кызыкмады. Фатихны да үз итә алмады... «Безнең нәселгә төс түгел!» – дия иде аның хакында. Хәтта, күңелен үзгәртер өчендер инде, үзенә ияртеп йөреп, эшкә өйрәтеп карады, булмады. Үгет-нәсихәт итте, сеңмәде. Ә ачуланышырга теләмәде. Бары тик аның белән сөйләшмәс булды. Аралары шулай өзелде. Хәер, аңынчы Нәгыймә аерылышырга өлгерде. И юләр баш, ул бары тик егерме өч яшьлек ана гына иде ул вакытта, ике баласы да бар, җитмәсә. Чыннан да, и юләр баш, юләр баш! Шул Фатихны кулымда тотам, дип, бер-бер артлы балага узмадымы? Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ындагы Галия белән Искәндәр сыман түгел иделәрме? Чынлап торып уйлап карасаң, язмышларында, аз булсын, охшаш урыннар бар сыман. Әмма... Ул Галия нинди көчле рухлы икән шул! Институтны бетереп, табиб дипломы алган, аннары – тормышын кабат көйләгән, ир тапкан... Ә Нәгыймә? Ярый әле әтисе, әнисе аңа гаилә булдылар, ә югыйсә – нәрсәләр эшләп бетәр иде? Энесе исә – нәкъ аталары, ничек горур басып атлап китте тормыш сукмагы буйлап! Хәзер үзен, әнә, идарә башлыгы булырга өндиләр. Кайтмады шунда Җәлилгә, бәхетен Уралда тапты. Хатыны да илдә бер, үзе чибәр, үзе акыллы, үзе уңган! Каян Уралда андый татар кызы үскән икән? Татарчасына кадәр гөлләр кебек. Тукайның шигырьләрен дә, Җәлилнекеләрне дә шартлатып татарча яттан сөйли, ә үзе табибә генә, югыйсә. Укытучы да түгел. Нәгыймә дә шундый ук саф акыллы, чиста күңелле түгел идеме соң?.. Юк икән шул, юк икән!
Ә Вахитны сөйләштерә ала иде ул. Әллә ничек хәтере таралды да китте. Хәзер җае булырмы кабат? Бер-бер хәйләсен дә белми, юләр баш!
***
Нәгыймә, үзен ачуланудан туктап, шактый озак онытылып эшләде. Буяуларны яхшылап болгатып, торбаларны тиешенчә чистартып, туктый белми газапланды. Кулы тимәгән урыннарны калдырмады. Яхшы тимергә буяу тигез төшә. Бу яктан Нәгыймәгә җиңелгә туры килде. Аннары, тырышып чистартылган булгач, алга таба эшең дә җиңелләшә. Чатнаган, купкан, кояш нурларыннан төсләрен югалтырга өлгергән буяулары яңартылгач, сепараторлар тирәсе тәмам ямьләнеп китте. Монда әле берничә көнлек эш иде.
Бераздан Нәгыймә хәйлә итәргә дә уйлап алды. Әгәр дә буяган вакытында берәр винтельне махсус рәвештә, сизми калганмын дигән булып, юри бикләп яки кысып куйсынмы? Менә Вахит йөгереп киләчәк. Нәгыймә винтельне шунда сиздерми генә бушатыр. Вахит һаман үрсәләнер, анда ябышыр, монда!.. Шулай кызык булыр, очрашып сөйләшер өчен җай табылыр!
Юк! Булмый да, ярамый да! Мондый гамәл – зыян салу, цех эшенә аяк чалу буларак бәяләнәчәк, туктаусыз барырга тиешле сепаратлау, товар ясау процессында өзеклек туачак. Аның ахыры нәрсә белән бетәсе билгесез. Әнә Вахит, һәр торбадагы агышны йөрәге белән тыңлап эш итә, сепараторлар, торбалар, винтельләр арасында әледән-әле йөренеп ала. Ничек барысын да аңлап, тоеп өлгерә – билгесез. Кешенең намуслы хезмәтен юкка чыгару булмасын!.. Аның өчен зинданга салалар. Көнчелек беләнме, үч итепме, әллә юри, шаяртып кыласыңмы – барыбер, моның өчен хөкем бер генә төрле.
– Син баядан бирле карап торасың! Гөнаһы бар дип тә белмисең!
Нәгыймә шушы сүзләрдән куркынып күтәрелде. Сәмигулла агай әйтә икән. Кыңгыр эштә эләккән малай хәленә төшеп, Вахит кызарынырга өлгергән. Ничек акланырга белми тәмам каушады, уңына тартылды, сулына, керер урын таба алмады.
Нәгыймә шунда пырхылдап көлеп җибәрде. Менә бит, Вахит алдында боргаланырга да, сыргаланырга да өлгергән. Димәк, бөтен дәртен күрсәтеп, егетнең йөрәген яулау аңа да насыйп булган!
– Сез икәнсез! Мин әйтәм, кемнәр йөри соң ул цех эчендә, дим?
Нәгыймә нәрсәләр әйткәнен үзе дә аңламады булса кирәк? Аның чибәр алсу бит алмалары дөнья яменә тәм биреп балкый. Буяу пумаласын тоткан кулын бик йөретмәскә тырышып, сул кулын маңгаена төшә барган яулыгын һәм саклык каскасын арткарак кузгату өчен күтәргән иде дә, эрергә иткән аяк асты бозыннан аягы таеп китеп, чак егылмады. Аны тотып калырга теләп, Вахит сузылды, шунда сулышлары үзара кушылды. Нәгыймә аның тынын тойды. Таныш та иде сыман, ничектер рәхәт, җылы ис.
– Кара инде моны, безнең кызыбызга үрелмәкче!
Сәмигулла абзый юри түгел, белеп һәм ачуланып сөйләгән төсле иде. Нәгыймә ялгышмый: балта остасы – иманлы, мәчеткә дә йөри. Аның алдында кыланып тору мөмкин түгел.
– Сез инде бигрәк, Сәмигулла агай! Аягым таеп китте. Ярый әле Вахит тотып калды. Югыйсә, хезмәт урынында харап буласы идем. Аннары – сезгә җавап тотарга калачак!
Нәгыймәнең бу рәвешле сөйләвен Сәмигулла абзый аңларга теләмәде, йөзенә ачуы чыкты. Вахит исә үзенчә акланып карады:
– Өлгермәдем, тотып кала алмадым! – дип, бу сүзләрен ике-өч кат кабатлады.
«Тотарга өлгермәдең шул, пешмәгән!» – диярәк ачуланырга кирәк иде аны. Әмма Нәгыймәдән дә, Сәмигулла агайдан да андый сүзләр чыкмады. Алар башкача уйлыйлар иде булса кирәк? Хәер, агайның күңелендә нәрсәләр бары шунда ук беленде:
– Бу кадәр күзең төшкәч, яучы җибәрергә кала инде, энем, кем, Вахит! – диде ул, сүзләрне тәмам үзенә кирәк җайга борып. Форсатны ычкындырмавы, файдаланып өлгерүе уңышлы чыкты. Алга таба ул ишарәләү куәтен теленә тагын да өстәде һәм шунда егетне, егып салгандай, матурлап әйтеп тә куйды: – Әллә юкмы? Тәндәге көчне әйтәм! Хәзер бит кызыл ыштанлы зәңгәрләр белән илне тутырдылар!
Вахит аңлы да икән. Сүз төбен шунда ук төшенде һәм ачу белән:
– Бутамагыз, Сәмигулла абзый! Буш сүз – үзе дә гөнаһ, намаз иясенә килешми! – диде, аның күзләренә туры карап.
Әгәр дә икесенең берсе тагын да сүз әйтә калса, үзара ирлек мәсьәләләрен тикшерүгә, хәтта мыскыллауга күчәргә тиеш иделәр. Рәхмәт, Ходай Тәгалә икесенә дә акылның камилен биргән. Әмма барыбер дә күзләреннән ут, кылыч орышы галәмәтләре сизелми калмады. Татар ирләре шул, җитмәсә, ниндиләре әле!
***
Вахитның Нәгыймә янында калуы Сәмигулла агай өчен дә көтелмәгәнрәк хәл иде булса кирәк. Китеп барганында да, борылып-борылып карап, күзләрем дөрес күрәләрме диярәктер, аптырашта торгалады. Ул бөтенләй дә аптырашта идеме? Аннары, өченче борылышында, кулын селтәп, гүяки чукынышып китсеннәр, үз эшләре дигәндәй, адымнарын ашыктыруга күчте. Агайның бу кыланышлары әллә ничек, сәеррәк сыман күренде. Әллә театр уены корамы шунда? «Эшләрем күп килеш! – Сөйләнеп тә ала инде кеше. – Монда мәңге бакый сезне саклап тора алмыйм!» – имеш. Нинди сүзләрне китереп чыгарды бит, сөйләнүен җитмешкә борырга өлгерде. Татар түгел диген инде син аны! Әмма дә Вахитны кәкре каенга китереп терәде. Ничек кенә итеп әле! Бичаракаем:
– Сәмигулла абый, сез нәрсә? Нәгыймәне күңелем ошатмый дип беләсезме әллә? Аның уенда ниләр ятканын сораганым юк, ә үземнекен – яшермим! Буйдак булгач, хакым бар! – диде дә, шушы сүзләре белән хәтта Нәгыймәне дә тәмам шаккатырды. Кадаклаган кебек иттеләр алар. Ханым бөтенләй дә телсез калды.
Карагыз сез аны, күрегез! Китапта да сүзләрне болай ук җебен – җепкә, ямен – ямьгә китереп җиткерә белмиләр! Мирзалар чоры да узган. Ә Вахит, әллә Александр Дюма әсәрләрен укып шушылай сәерләнгән? Юк-юк, хата! Сәерләнмәгән! Гаҗәеп соклангыч кешегә әверелгән. Адәм баласының кемлеге теленә чыга. Әгәр дә ул сүгенеп сөйләшүчән икән, димәк, сатанага ияргән! Туган теленнән ваз кичкән икән – сантыйланган! Туган телле кешенең теле дә матур, тәмле аның. Ә тәмле телле кешенең күңеле ямьсезлектә була алмый! Моны Нәгыймә үзеннән дә белә. Фатих белән әйткәләшкәннәрендә нинди генә сүзләрне кузгатмый иделәр. Юләрләнгән булган шул, шашынган. Хәер, Нәгыймә ул вакытларда кая бара ала иде соң? Аларның буынын, җитмәсә, руслаштырып газапладылар. Шуннан башланмаганмы тормышында барча бәлаләре? Ярый әле Нәгыймәгә ата-ана тәрбиясе кереп калган. Һәм менә, гаиләм дип, бөтен күңелен балаларына биреп, институтын ташлап... Фатих Казанда укуда калды. Һәм ул – юньсез, иреккә чыккан, лекцияләренә йөрмәгән, көне-төне күңел ачуда гомерен уздырган. Зачёт-имтихан сессиясен яба алмыйча, тагын да ярты ел чиләнеп йөреп, эт типкесенә калган хәлендә Нәгыймә янына кайтып төшмәсенме? Әйткән булды әле: «Минем барысы да яхшы, сине кайгыртып башым каткан», – дип акланды. Һо, аның ул күңел йомшаклыгы, хәзер әллә нинди шома, ясалма иде кичәге саф Фатих өчен. Нәгыймә аны баштарак тоймады шул, шома сөйләнүенә күңелен ихлас итте.
Бу Вахит та шундыйлардан түгелме соң?
Юк, әлбәттә! Мең кат юк!..
Ә бәлки, Нәгыймә кабат ялгышадыр? Җаны теләгән – елан ите ашаган, диләр. Хуш күргәне өчен генә Вахитка соклана түгелме? Әлбәттә, шулай! Йөри монда Нәгыймәнең күңелен бутап, яз ямен бозып...
– Мин бит сине күзләүдә түгел идем... Ялгышып винтельләргә кагылырсың да системаның режимын бозып куярсың дип курыктым. Шуны карап тора идем...
«Ни сөйлисең син, Вахит? Нәгыймәне шушылай мыскылларга ярыймы инде?» – Ханымның йөзендә балкыган нурлары шунда ук бердәм сүнделәр. Аның башкача уйламавы күңеле сизгер кеше өчен көн кебек ачык булып күренергә тиеш иде.
– Сер булсын, инде яшермим. Мин, Нәгыймә, сезгә күптән күз салып йөри идем... Юк, юк! Күз салып түгел. Әллә нинди, ямьсез килеп чыкты... Гафу итегез! Кыланчык, кыланып сөйләгән сыман... Китапча...
Күңел серен ачканда кеше ничек каушаса, сүзләр таба алмыйча аптыраса, Вахит та шул халәттә иде. Нәгыймә аны аңлады. Әмма ярдәм итеп, сүзләр эзләшергә үзендә көч таба алмады. Куллары һаман эшендә булды. Пумаласы тәмам корып беткән, ә ул буялмаган урынга аны ышкый да ышкый... Әллә тимерне ялтыратып куймакчы?
Вахитның күңелендә ниләр бары аңлашылган иде инде. Нәгыймә тагын да шуны белеп өлгерде: ул, чыннан да, китапча кеше икән! Аның белән тормышта җиңелме булыр, авырмы? Фатих та китапларны күп укыган, укый торган иде. Әмма ул аларны күңелен ял иттерер өчен файдалана. Ә менә Вахит, укып кына калмый, китапча яши, ахрысы. Әллә китапта яшиме? Бу сүзләрнең икесе дә бер үк мәгънәдә түгелләрме соң? Китапта яшәү һәм китапча булу? Юк икән шул! Китапча булу ул – китап кушканча яшәү, әйтик, чын мөселманнар кебек. Алар Коръәннең бер хәрефен югалтудан да котлары очып гомер кичерәләр. Шуңа күрә дә фанатиклык дәрәҗәсенә җитәләр. Ә китапта яшәү ул – әсәрләнү, китап вакыйгалары аша тормышны кабул итү, аңлау, бәяләү. Үзләрен әдәби герой сыйфатында күзаллап гомер сөрүчеләр азмыни? Ә тәэсирләнүчән, йогынтыга бирелүчән кешеләрне сәясәтчеләр үз максатларында оста файдала беләләр. Менә тугры коллар кемнәр алар – китап кешеләре! Димәк, Вахитны Нәгыймә үзенә кирәкчә бөгә, сындыра, әвәли, юк итә яки үзгәртә алачак! Ә Фатих? Аны «китап кешесе» дип атарга мөмкин түгел икән шул!

***
Фатихның 9 Май бәйрәменә атап кайтуы хакында Нәгыймәгә әнисе әйтте. Өстәлгә куелган вазада шау чәчәкле кызыл гөлләр бәйләме утыра иде.
– Балаларын сагынган, – диде Нәкыя ханым.
Гомер яше күптән әбиләрнеке булуына карамастан, килеш-килбәтенә, кием салымына һаман да зур игътибары аркасында аңа артык күпне биреп булмый иде. Әле дә сабыр була белде. Укытучы кода-кодагыйлары янында да үзен зыялы тотты. Хәер, әгәр дә аның буяу эшендә гомерен уздыруын белмәсәң, берәр түрә яки, кимендә, клуб мөдире, яисә китапханәче булуын күзалларга мөмкин анысы. Гомергә китап яратты һәм укыды. Яшьлегендә рәссам булырга хыялланып, хәтта Лениногорски шәһәрчегендә училищега конкурслар, имтиханнар узып кергән, аны кызыл дипломга тәмамлаган. Берара вакыт Минзәләбаш мәктәбендә укытып та йөргән. Тик егете Әхмәт аны шәһәргә алып киткән. Монда укытучылык эшендә урын булмагач, эшче һөнәрен үзләштергән. Бәхете аны зур рәссам итеп үстерергә теләмәгән, ахрысы? Яшьлек хыялыннан алга таба ваз кичеп, хәтта мәктәптә укыту теләгеннән дә баш тарткан кеше ул Нәкыя. Нефть эшендә икәнсең – малярмы син, балта остасымы, башкамы – акчасы да яхшы, дәрәҗәсе дә әйбәт, хөрмәте дә зур. Аннары, ул чорларда эшче халкына ил хөкүмәте даими игътибарлы булды, бәйрәмнәрдә түшләренә орден-медальләр кадады, хезмәт хакларына өстәп зур премияләр бирде. Ире Әхмәт тә, төзелештә эшләсен, әмма нефтьчеләр идарәсенең бер звеносына беркетелгән оешмада иде. Нәкыяне дә шунда алып килде. Гомергә акчалары мул булып, елына бер тапкыр илнең яхшы ял йортларына бармый калмый иделәр. Матур яшәделәр, матур...
Минзәләбашны да тиздән оныттылар. Әхмәтнең энесе анда төп йортта калды, ә киленнәре үзен кунакчыл итеп күрсәтә белмәде. Хәер, Нәкыя дә туган авылы белән араны тиз өзде түгелме? Кияүгә чыкканының икенче елында әти-әнисе бердәй җир куенында урын алгач, анда кайтып күренү күңеленә авырлык сала башлады. Йортлары нигезләрендә торып череде, ихата-кураны, бакчаны-лапасны кычыткан басты. Нәгыймә үсеп җитеп килгәндә, аннан бер урап килгән иделәр. Нигез ташлары өстендә яшь кәҗә бәтиләренең уйнавына кызының карап торуы гына исендә калган. Ул чакта ихаталары инде юк, бакча һәм ишегалды урыннары яшел хәтфә үлән иде.
– Кычытканнар да чигенгәннәр икән, койма яннарына сыенганнар... Нинди матур болынлы урынга әверелгән, – диде Нәкыя.
Кызы аңа карап куйды. Әллә әнисе шушы күренешкә шатлана иде, әллә кайгыра?
Күршедәге йорттагыларга хәер-сәдака итеп күчтәнәчләр кертеп чыктылар. Аларның үсмер малайлары ат җигеп маташа иде. Нәгыймә аның гади киемле, әмма төскә-кыяфәткә матур булуына игътибар итте. Андыйларны ул чорларда пионер газета-журналларындагы сурәтләрдә күрә торган иде ул. Менә бит, тормышта, чыннан да, бар икәннәр. Тик кызыл галстугы гына юк, әмма шундый да эшлекле, аңлап-белеп башкара барысын да. Аты да аның әмерләрен адәм телен аңлагандай төгәл үти. «Чик», «тыр-р», «әйдүк» сүзләренең мәгънәләрен төгәл белә микәнни, әллә бу атлар белән сөйләшү телеме?
Нәгыймә авылда үсмәде, андагы тормышны да күз алдына китерә алмый. Җәйләре пионер лагерьларында узды. Уку чорында мәктәптән кайтып кермәде, һәртөрле түгәрәкләргә йөрде. Хәтта утырып торырга да вакыты булмый иде. Ә аннары – Фатих...
Менә ул да кайткан. Егет чагында да Нәгыймә янына чәчәксез килми иде. Ул елларда мондый розалар юк иде әле.
– Балаларын сагынган,– диде Нәкыя ханым, кабатланып. – Әтиең әйтте, синең рөхсәттән башка мөмкин түгел, диде.
Нәгыймә шунда үз хакларын уйларга, кайда булуы белән кызыксынганмы- юкмы – шуны сорарга тиеш иде, югыйсә. Әмма ул актан да, карадан да эндәшмәде. Дүрт бүлмәле фатирның озынча коридоры буйлап узып, түрдәге үз бүлмәсе ягына китте. Олы көзге яныннан үткәнендә тукталып, чәчен бераз төзәтте һәм:
– Әткәй кайда? Гараждамы? – дип сорады.
– Мәктәптән бүген Марат иртәрәк кайткан иде. Аның белән киттеләр. Машина йөртү өчен имтиханга әзерләнергә булыша!
– Замир кайтмадымы?
– Аның бүген тренировкалар көне.
– Бөек хоккеист! Кәшәкәче! – диде шунда Нәгыймә, әллә көлеп, әллә сокланып.
– Ашарга әзер. Сине көтә идем, – диде Нәкыя ханым. – Ашны бүлә торам... Һәм ул кухня ягына кереп китте. Шул арада кызы да, киемнәрен алыштырып,
битен-кулын югач, өстәл янына килеп җитәргә тиеш иде. Әмма ашыкмады. Көткән анага күңелсез иде булса кирәк:
– Син кайда, кызым? – дип дәште.
– Хәзер, әнкәй! – диде Нәгыймә, бу вакытта киемен дә алыштырырга оныткан хәлендә, караватына сузылып яткан килеш, җавап биреп. – Мин хәзер! Ул бүген алай ук арымаган да кебек иде, югыйсә. Эштән соң Вахит белән күрештеләр. Алар хәзер еш очраша башлаган иделәр. Гүяки, егет белән кыз кебек булдылар да куйдылар. Нәгыймә үсеп җиткән уллары барлыгын да аның янында онытты. Мараты быел мәктәпне бетерә. Җитмәсә, юләр баш түгел, диген, машина йөртергә укый. Борын төбендә – сынаулары. «Бердәм дәүләт имтиханнары», диләрме әле аларны хәзер? Ничекләр генә куркытмадылар шулар белән, белемне гадел билгеләү чарасы, имеш. Шулайдыр инде, шулайдыр! Нәгыймәләр укыганда, әллә ул билгеләрне укытучылары күктән алып куя идеме? Белемле кешеләрне машина да саташтыра алмый, наданны әллә нинди чаралар да гыйлем иясе ясамый. Һәрнәрсәгә һәвәслек кирәк, фәннәрне үзләштергәндә – бигрәк тә!
– Ашың суына! Кызым! Син кайда?
Бу юлы Нәгыймә, җавап бирмичә, караватыннан торып, киемнәрен тиз- тиз алыштыра башлады. Шифоньер көзгесеннән үзенең сылу буй-сынына игътибар итте. Әгәр дә аны Вахит яшь чагында күргән булса иде!.. Ул елларда Нәгыймәне башкалар кызыксындырмый иде шул.
– Кызым?.. Ә-ә, киенәсең икән!
Нәкыя ханым инде Нәгыймә бүлмәсенең ачык ишеге төбендә иде.
– Мин сине, кая югалды бу, дип уйлаган идем. Йоклап киткәнсеңме дип торам. Ә син көзге алдында болганасың икән!
– Тагын башлана инде! – диде шунда Нәгыймә һәм үзе дә шушы сүзләреннән аптырап калды. Аның алай әйтмәвенә инде бишбылтыр, Фатихка кияүгә чыкканыннан бирле иде. Ул бу хакта төгәл белә, моны исенә хатасыз төшерде. – Яратасың, әйеме? – диде Нәкыя ханым. Шунда аның йөзенә шатлык билгеләре чыкты. Ул, әлбәттә, Фатихны уйлый, Вахит хакында берни дә белми иде. Күңелендәге серен Нәгыймә дә ачарга теләмәде. Әмма җавабында:
– Әйе! – дип әйтеп өлгерде.
Аның бу сүзеннән әнисе Нәкыя ханымның йөзенә курку йөгерде. Ул уң кулы белән авызын каплады, еларга җиткән халәт кичереп алдымы шунда, тавышы калтыранып:
– И кызым! – дип, баласын кызганып сүз башлады, әмма уйлаганын телендә дәвам итә алмады, ашыгып кухня ягына китте. Әнисенең күңеле йомшару кызын аптырашка салды. Ул шунда кискен сулыш алды да, тиз генә халат киеп, Нәкыя ханым артыннан кухня ягына ашыкты.
– Әнкәй, син мине дөрес аңламадың!
***
Ишектә кыңгырау тавышы булгач, барып ачкан иде, Фатих икән. Бу вакытта Нәгыймә Вахит белән очрашуга чыгып китәргә әзерләнеп кенә өлгерде, югыйсә. Ә монда ире басып тора. Ярар, элеккесе, искесе булсын! Әмма аңардан башкасы әлегә юк бит. Димәк, ире инде.
– О-о, мине көткәннәр икән! Бик тә күңелле, бик тә күңелле! – диде Фатих, кулындагы чәчәк бәйләмен алга сузып. – Бусы – сезгә!
Нәгыймә дә югалып калмады. Фатихны ул гүяки танымый иде. Шунлыктан өн салды:
– Әнкәй, монда сиңа тагын бер егет килгән! Бусы да чәчәк тотып! Кертимме?
Нәкыя ханым диванда китап укып утырган җиреннән күтәрелеп, бераздан ана каз кебек йөгереп диярлек килеп җитте. Күзлеген төзәтте. Вак хәрефләрдән соң олы дөнья шәүлә хәленә калган идеме – ачык кына, аңлаешлы сурәттә күренмәде. Шулай да бераздан Нәкыя ханым елмайды:
– Абау, – диде. – Кызым! Бу безнең Фатих кияү бит! Нинди егетләр булсын?
Шул вакытта көзге каршыннан китеп, сул колагына алка элеп маташучы Нәгыймә, дорфалык булганын уйламады, әмма әйтте:
– Теге, Себергә сөрелгән Фатихмы? – диде. Эшен ул арада тәмам итеп: –
Таныдым мин аны! Улларын күрергә килгәндер? Үстереп бирдегез, рәхмәт, дип әйтергә. Бәлки әле егерме еллык алимент акчасын да китергәндер? Сора, әнкәй, кызыксын!
Әмма ана кеше үз кызының бу рәвешле усал кылануын теләмәде. Күкрәгенә китап кыскан хәлендә, күңел түреннән ягымлы сүзләр эзләп аптыраган кыяфәттә, хәйранлык белән кыенсынуда әсирләнеп торды да, бераздан аңына килеп:
– Керегез, кияү, керегез! – диде.
Фатих исә, каушаса да, ишектән узды. Бу юлы чәчәк бәйләмен Нәкыя ханымга сузды.
– Нәгыймә дөрес әйтә, әлеге чәчәкләр – сезгә, әби!
Йа Ходай, бу нинди сүз инде – «әби»? Хатының әнисенә шулай дип ничек әйтергә була? Хәтта әтисенә «бабай» дигәннәре дә сәер. Ул Минзәлә сөйләше татарлары әллә бөтенләй дә башка кавем инде? Казаннар «әти», «әни» дип, матур итеп әйтәләр, һәртөрле киртәгә дә сыешлы.
– Ярый, әнкәй, мин киттем әле! Кичкә каласым килми!
– Син кая болай, кызым? Фатих кияүне калдырып? Ул бит сиңа килгән, сине күрергә!
Нәкыя ханым аптырашта иде. Кызын ул беренче тапкыр шушылай мәгънәсез һәм дорфа итеп күргәч, нәрсә уйлый ала иде, ни әйтә?
– Борчылмагыз, мин дә аның белән! – диде шунда Фатих, авызын ерып һәм күзләрен челт-челт йомгалап алып. – Шулай түгелме, Нәгыймә ханым?
Аның хаклы булуы аңлашыла иде. Дөрес инде, Фатихның күңелендә ниятле уе бар. Нәкыя ханым янында ул көндез булган, сөйлисе сүзләрен әйткән, белешәсен – белешкән. Хәзер чират – Нәгыймәдә. Ул аңа: «Син, Фатих, вакытсыз килгәнсең. Мин – егетләр янына барам», – дип әйтсенме? Ә бәлки аны, чыннан да, ияртергәдер? Аларны таныштырырга? «Менә, мин нинди шәп ирне сиңа алыштырам, Вахит!» – дип әйтергә? Рәхмәтен белдерер, бәлки сөенер? Вахит түгел, Фатих, әлбәттә! Җитмәсә, нәкъ кинолардагыча: «Син гомергә шулай минем бәхетемә аяк чалдың! Бүген, язмышым хәл ителергә тиешле көндә, син тагын монда», – дияргәдер аңа?
Подъезд төбенә төшкәндә:
– Нәгыймә, Нәгыймә! Сүзем бар, сүзем! – дип, ияреп атлады Фатих. Баскычлар тарайды, әмма Нәгыймә тукталмады. Подъезддан чыккач кына:
– Әлбәттә, Фатих, мин сине тыңлыйм! – диде ханым, шунда аны хәтта култыклап алды.
Ире гомергә шушылай затлы киенә белде. Гәүдәсе дә ыспай, бер дә киңәймәгән, ямьсезләнмәгән. Үзен карап, саклап кына йөртә белә. Фатих белән урам буйлап атлавы да күңелле була торган иде.
Шунда Нәгыймә фатир тәрәзәләренә күтәрелеп карыйсы итте. Анда әнисе кояшның үзе кебек чын бәхет нурлары белән балкып елмаеп карап тора иде. Сәлам биреп кул изәде, «мин сине яратам» дигәнне белдерүче «кош очыру» күренешен ясады. Аның шулай уч төбен үбүе – күңеле тулы романтик хисләрдән иде. Шулайдыр шул, юккамы ул «Ак чәчәкләр»не укый. Бүген дә кулында шул китап бит. Бәхетле кешеләр өчен язылган роман. Нәгыймә генә «Ак чәчәкләр»не үз итә алмады. Анда сурәтләнгәнне күтәрергә күңеленең көче җитмәде. Ә әнисе – бәхетле! Кызы моның өчен аның язмышына мең рәхмәтле булырга тиеш. Бәхетле кешеләр шат балалар үстермиләрме? Алма үз агачыннан ерак тәгәри алмый. Тик менә Нәгыймә генә?.. Ә нигә? Аның уллары бар! Марат та, Замир да әллә ятимлек ачысын татыдылармы? Аларга әниләре Нәгыймә бары тик өлкән апалары сыман гына булды. Асылда Әхмәт бабалары белән Нәкыя әбиләре чын ата һәм ана иделәр аларга. Хәтта балалар бакчасында, мәктәптә дә, аларны әти-әниләр исәбендә йөрттеләр. Бервакыт Маратның сыйныфташы Андрейның әнисе Надежда Антоновна:
– Сез нинди бәхетле, Нәгыймә туташ! Шундый акыллы энеләрегез бар! Гомергә аларга сокландым. Минем Андрей кебек тиле булмадылар, – дип сөйләнеп торды.
Аңлашыла, улы тәмәке тарта, аракы эчә. Моны бөтен кеше белә. Мәктәптә укый алмады. Техникумга йөрде дә, аны да ташлаган, ахрысы. Көн дә иртәннән салмыш хәлендә очрый. Нәгыймәне күрсә – кача, чөнки элек, туры килгәне саен, икмәк алырга дигән булып, ун сум, илле сумнар сорый-сорый, бурычка батып бетте. Ә бервакыт, шулай туры килде, Нәгыймәнең вак акчасы юк иде, аңа мең сумлык сузды. Оялыр, алмас, дип уйлады. Ә ул, киресенчә, акчага комсызланып ябышты:
– Бирәм, билләһи кайтарып бирәм! – дип, мең кат антлар эчеп калды.
Ярый әле шулай иткән. Бурычлы булуы Андрейның хәтеренә кереп калган. Бирәчәге бугазыннан тотамы – күренгәне саен качу ягын карый. Әмма Надежда Антоновна ялгыша, Нәгыймә бернинди дә өлкән апа түгел, Марат белән Замирның газиз әнкәсе ул. Ә менә бу ыспай, баштанаяк ясанып киенгән ир – аларның газиз әткәләре! Андрей кебек улмы качып йөрмәде, хәтта Себергә китеп олакты. Ә хәзер кайтып җиткән. Әллә көтеп утыралар дип уйлаганмы? Улларын сагынган, имеш. Бар икәнлекләре исенә төшкәнме?
Шулай да затлы ир белән янәшә култыклашып атлавы күңелле. Күрегез, кешеләр, хәтерегезгә салып куегыз: бу – Нәгыймә, шушы җиңү алды көнендә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге посёлок-шәһәрчектә тигез урамнан үзенең ире белән бара. Улмы бәхетле түгел? Улмы кимсетелгән? Менә аның ире нинди затлылык иясе!
– Фатих, син өйләнгән кеше түгелме соң? Ничек оялмыйсың чит хатыннар белән йөрергә?
Нәгыймәнең башына бу сорау каян килгәндер, әмма тәэсирле, хәтта катлы- катлы, төрттерүле һәм кисәтүле булып чыкты, Фатих хәтта куырылып куйды. Ә Нәгыймә карары ныклы иде. Ул аның беләгеннән эләктергән кулын да алмады, әмма кисәтте:
– Курыкма, җаным! Тотып ашамаслар! Ашасалар да, сөягеңне кимермәсләр! Калдырырлар!.. – диде. Бу аның Фатихны чын мәгънәдә мыскыллавы иде.
***
– Алсу Сәгыйдулловна белән Фирдәвес Гариповичның хәлләре ничек соң? – Алардан сезгә сәлам!
– Үзләренә дә! Алар яхшы кешеләр!
Нәгыймә яшел плащтан иде. Ә кара чәч бөдрәләре җилкәсенә төшеп тора.
Хәтта башына яулык та бөркәнмәкче иде, әмма кече яшеннән яланбаш йөрергә өйрәнгән кешегә суык та тими, кояш та сукмый. Ә бүгенге кичәне эссегә дә җиллегә санарлык түгел сыман.
Алар нәрсәләр хакындадыр сөйләшергә тиеш иде. Нәгыймә аңлый булса кирәк. Әгәр шушы очрашулары булмаса, һаман да аралары нокта куелмаган хәлдә калыр иде. Әмма гомер агачлары кабат кушылып, яшәреп үсеп китү куркынычы да бар. Аларның язмыш юллары икенең беренә илтергә тиеш. Башкача мөмкин түгел. Тик әлегә нокта куелырлык итеп сөйләшкәннәре юк, куш булып яшәрерлек дәртләре барлыгы да сизелми.
– Әни әйтә, улларың үсеп бетте инде, ди! – Фатих сүзләрне һаман да балалары ягына борырга тырышты. Аңлашыла, уллары – аларның тормыштагы уртак җимешләре.
– Алсу Сәгыйдулловна аларга һәрвакыт миһербанлы булды, – диде Нәгыймә, – ярый әле әткәй-әнкәй үзләренә сыендырды, энекәш тә фатир таләп итеп башларын черетмәде.
– Минем каениш һәрвакыт шулай акыллы булды, – дип, бу юлы да Фатих уртак тормыш картинасының тукымасын тергезерлек асыл җепләрне барлады. Аның күңелендәге уйларын аңлар өчен, кемгәдер шушы сүзләрне ишетү дә җитәр иде. Әмма Нәгыймә һаман да күңелендә кайнаган үз хисләре белән мәш килгәндәй тоелды. Вахит белән әле бу көннәрдә генә алар шушы юлдан атладылар. Әнә анда турник булачак. Элек Вахит монда иртә-кичен йөгереп йөрүне гадәт иткән. Турникта уйнауларын да әйткәч, Нәгыймә аның хакында хәтта: «Бигрәк яшүсмерләрчә кылангансың», – дигән иде, шаяртып үртәгәндәй. Әмма күңелен тиз җыйды. Ә нигә, чит ил киноларында хәтта өлкән яшьтәге кешеләрнең дә, музыка тыңлау җайланмаларын колакларына киеп, йөгереп йөрүләрен күрсәткәлиләр. Алар өчен мондый тормыш – гадәти, мәдәни күренеш! Ә безнекеләргә нәрсә? Мәзәкмени? Борын астына мыегы чыкмастан алда Фатих, коры калудан куркыптыр инде, кызлар артыннан куа башлаган, Нәгыймәнең ишеге төбен таптады. Ә менә Вахит чын егетләрчә булган!
Бу яктан Вахит Фатихтан өстен чыга алырлык. Уйлары Нәгыймәгә гөман- нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирергә тиешләр, югыйсә. Әмма ул барыбер дә Фатихка елышты. Моны ир кеше үзенчә аңлады. Ханымның кулыннан сыйпап өлгерде һәм:
– Син, Нәгыймә, һаман да чибәр икәнсең, бөртек тә үзгәрмәгәнсең! – диде, кайнар дулкынлану кичереп. Ә бераздан бөтенләй дә ачылып китте: – Мине бит синең яшел күзләрең саташтыра иде! Нигә син озын чәчләреңне кистердең? Аларга мин гашыйк идем!
Хәзер ул тукталачак, ханым каршында тезләренә төшәчәк һәм башын иеп гафу үтенер сыман иде. Әмма андый батырчылыкка бара алмады. Нәгыймә дә эреп йөзгән уйларыннан айнып, көтмәгәндә көлеп җибәрде һәм:
– Бары тик чәчләремне генә яраткансың! – диде. – Уйлаган идем аны!
– Юк-юк! Бар җиреңне дә! Һәммәсенә дә гашыйк идем, – дип, хатасын төзәтергә ашыкты Фатих. Аңа, хатын-кызлар күңелен саташып күп аулаган кешегә, бу юлы сынату килешми иде. Әмма адәм баласының акылы шундый инде: иң кирәкле җирдә сыната. Аннары, ярый әле хатасын вакытында аңлап өлгерсә, шушыларны төзәтергә мөмкинлеге туа, акланырга җитешә: – Мин сине бөтен барлыгың белән сөя, ярата идем, Нәгыймә! Син бу хакта белә идең!
– Идең... Идем... Барысы да үткән заманда! Бүгенге түгел!
Фатих бу юлы: «Киләчәк заманда да булыр!» – дияргә тиеш иде. Әмма андый сүзләрне әйтергә башына да килмәде. Ә Нәгыймә көтте. Ул инде үз хисләрендә адашып-буталып аптыраучылар хәлендә иде.
– Синең хакта, яңа гаилә корып яши, диләр. Ялган сүз сөйләмиләрдер инде?
Бу сорау барыбер дә, иртәме-соңмы, бирелергә тиеш иде. Фатих аны көткән булып чыкты.
 – Син кияүгә чыкмагансың икән...
Аның бу сүзләреннән: «Аңлыйм, күрәм, Нәгыймә, кабат кавышуыбызны телисең, әйтмисең генә!» – дигән уйларын ишетергә мөмкин иде. Әмма ханым һаман да башка төрле уйларда буталды булса кирәк? Аны ишетмәде.
Теге көнне буяу эшләре белән Нәгыймәне Дүсем чатындагы цехта ялгызын калдырып китәргә тиеш иделәр. Әмма алай булып чыкмады. Бригадага монда да өстәмә эшләр табылды. Барысы бергә булдылар. Шулай да Вахит белән Нәгыймә арасы ул көнне тәмам төйнәлде дә куйды. Монда әлеге дә баягы Сәмигулла агай «гаепле» иде. Нәгыймә буяу эшләре белән мәшгуль вакытта Вахитка сепараторлар өстенә клапаннарны карарга менәргә туры килде. Алар кабат үзара якынайдылар. Егетнең тын исен ханым яңадан тойды. Үз-үзен аңламыйча дулкынланып, кулындагы буяулы чиләген төшереп җибәрде. Ә ул, сепараторның өстенә түгелеп, көне буе башкарган эшен бозып өлгерде. Сәмигулла абзый шушында гына икән:
– Сез анда нишлисез, яшьләр? – дип, торбалар ягыннан атылып чыкты. – Башыма төшердегез бит!
Болай ук кирәкми иде. Беренчедән, Нәгыймә кабаланды, икенчедән, Вахит борчылды:
– Мин гаепле, Сәмигулла абый, клапан тыгылган, шуны кичектерми чистартырга иткән идем, – диде, нигә монда булуын аңлатырга теләп. – Чиләкне күрмәгәнмен, аягым тиеп китте!
– Беләм мин синең нинди клапан чистартырга теләгәнеңне! – диде Сәмигулла агай, йөзенә-холкына кискенлек билгеләре чыгарып. – Малай актыгы булмасаң, болай йөрмәс идең!
– Нәгыймә, гафу ит! Мин бит күрмәдем!
Вахит мескен хәлдә иде.
– Буяуны сыпырып алырга булышам!
Ул шунда корытыр чүпрәк рәвешенә китерергә өлгергән бияләен учына кысып, аның белән сепаратор сыртына таба үрелде. Буяуны болай гына җыеп алырга мөмкинме инде? Вахитның кулы тигән саен, ул киңрәк тарала торды. Аңа бияләйдәге мазут та кушылды.
– Юк-юк, Вахит! Син нишлисең? Алай итмә! Мин үзем! Алай итеп тыгылма! – дип, Нәгыймә аның беләгенә ябышты. Шунда гүяки бөтен дөнья шым калды. Алар инде үзләре дә буяуга батарга өлгергән иде. Шушы күренештән Вахит та, Нәгыймә дә көтмәгәндә көлә башладылар. Сәмигулла агай:
– Юләрләр! Агылый белән тагылыйга әверелеп беткәнсез шушы атна эчендә! – дип, ачуланып, аларны калдырып китеп барды. – Ярый әле мине чумдырмадыгыз!
***
Сүзләре дә ялганып китә алмады, күңелләре дә китек хәлдә калды. Әгәр дә бу очрашу булмаса, Нәгыймә үзенең Фатихтан шушы кадәр дә ераклашканын аңламас та иде. Кешеләр еллар буена бер-берсен күрми яшиләр, хәтта онытып та бетерәләр. Әмма көннәрдән бер көнне юллары туры килә дә, хәтерләре яңарып, хәтта сөйләшеп туя алмыйлар. Ә монда, ир белән хатын үзләре, икесе дә ни гаилә, ни тормыш хакында мәгънәле сүз таба алмыйча аптырыйлар. Кемнәр алар? Уртак балалары да бар, әмма хисләре? Ни өчен хәтта ничек яшәүләрен белешәселәре килми? Үз тормышлары хакында Фатихмы сөйләргә теләми, әллә Нәгыймәме?
Дөнья да мең кат үзгәрде, яңарды, бозылды, аннары кабат аякка басты, югыйсә. Шушы вакыт эчендә Фатих баеп алырга өлгерде. Аның кулында хәзер ничәмә нефть коесы бар, имеш, товар вагоннары Европага, Кытайга йөреп тора. Ә ул монда тән сакчыларыннан башка гына, үзе теләгәнчә тәпили, кемлеге белән мактансын иде, юк! Ничек итеп элеккеге пионер, аннары – комсомолец, иле өчен җан атарга, буржуйларга каршы көрәшергә чакырып кызыл чыгышлар ясаган өлге укучы бүгенге көндә үз байлыгы белән мактана алсын? Әллә кем булу гына аз, тагын нәрсәләрдер кирәк адәм баласына? Намусмы? Әлбәттә, намус хисе! Ул юк икән, кеше үзен бәхетле тоя алмый. Хәтта Нәгыймә дә! Менә ничек Фатихның янәшәсендә атлый, хәтта аңа тагылып бара. Ә күңелендә Вахиттан гайре һичкем юк түгелме? Шушымы намус сызыгын санга алуы, улмы үзен бәхетле итеп тоярга тиеш? Сәмигулла агай дөрес әйтә: «Матур яшәү өчен акча һәркемгә дә җитә, әгәр дә күңелең тыныч булса», – ди. Күңел тынычлыгын намус хисе, аны суытмый саклау бирә түгелме соң?
Фатих болай йөреп арыдымы, әллә күңеленә ят уй керттеме, шунда Нәгыймәне барган җиреннән кирегә борып алып китте. Бу юлы асфальт юл буйлап килделәр. Шунда ак күлмәктән, гади костюмнан бер ир кешенең ашкынып атлаганы күренде. Ул түбән карап бара иде. Аны Нәгыймә танып өлгерде һәм шунда тораташтай тукталып калды. Әмма Фатихның беләгеннән кулын алырга өлгермәде, ир кеше алар янына җитте. Фатих ары китмәкче иде. Ул да тукталырга мәҗбүр булды. Нәгыймә:
– Хәерле кич, Вахит! – дип сәлам бирде.
– Хәерле кич, Нәгыймә! – диде Вахит. Алар инде бер-берсенә шактый якынайган иделәр.
– Таныш булыгыз, бу – минем ирем, Фатих, – диде шунда Нәгыймә.
– Мин бик шатмын! – дип, Вахит шунда бу парның әле берсенә, әле икенчесенә аптырабрак карап торды.
– Әйе, мин – Фатих! Нәгыймәнең ире! Сез, минем белүемчә, шул кеше инде! Аңлашыла! – диде Фатих, йөзгә-биткә тәмам караңгыланып, Вахитка түбәнсетерлек караш ташлаган хәлендә.
– Һе? Сез барысыннан да хәбәрдарсыз! – дип, юри шаярткандай, ләкин чынлыкта аптырап әйтте Нәгыймә. Әмма шунда ук үзен кулга алды һәм: – Әйе, бу – Вахит! – диде батыраеп. Кулын Фатихның беләгеннән бушатты. – Мин аны яратам! Ул минем белән очрашуга килә! Без бүген аның белән күрешергә вәгъдәләшкән идек!
Ике ир бер-берсенә ачу белән карап торганда, Нәгыймә Вахит ягына чыгарга өлгергән һәм аның терсәгенә ябышып алган иде инде.
– Шушы сала юләре, Салам-Торханмы? – диде шунда Фатих, әллә чыннан да җирәнеп, әллә юри, мыскылларга тырышып.
Әмма аңлаган кешегә төшенерлек иде: Нәгыймәнең күңелен Вахиттан кайтарырга теләп, махсус шулай театр уены кора ул. «Син мине гомерем буена бәхетсез ясадың, хәзер дә шул теләгеңнән киткәнең юк күренә!» – дип уйларга тиеш иде аның хакында Нәгыймә. Әмма әйтелгән сүзләре күңелендә андый уйлары тууны сиздермәде:
– Вахит, менә шушы инде минем балаларымның атасы! Күреп кал! Сорауларың булса, үзенә бир... Аннары, соңыннан, мине аптыратмас өчен! – диде, гүяки аны Вахит кияүгә алырга җыена, ә Нәгыймә ул хакта бер дә икеләнми, имеш.
***
Тормышта кешенең иң ныклы терәге – сабырлык, әлбәттә. Шуңа таянып гомерен уздырып бара иде Нәгыймә, ә бүген дөньясы буталды да куйды. Ул моның өчен Фатихка рәхмәт укырга тиештер инде? Кирәк бит шулай: инде онытылып беткәч кенә, нәкъ яңа тормыш учагы кабынырга торганда гына суык җил, яңгыры-кары белән килеп, чылатып-өшетеп үтсен инде? Моны ничек аңларга? Әллә соң, Вахит белән Нәгыймә арасын бозар өчен, кемнәрдер махсус оештырамы моны? Юк инде! Аларның мөнәсәбәтләре хакында – бары тик хезмәттәшләре генә хәбәрдар... Ә алар Нәгыймә өчен үлеп тора, аның бәхетле булуын тели. Галимҗанны ал, ул һаман да сүзне бер генә төрле сөйләргә ярата:
– Нәгыймәкәй, туегыз кайчан? Мине чакырырга онытмагыз! Гөлнарам белән үкчәләрдән ут чыгарып, бии-бии килеп җитәрбез, – ди. Мондый кеше көнчелек итә алмый, киресенчә – бары тик вакыйгаларны ашыктыра гына белә.
Ә Гатаулламы? Юк инде, мөмкин түгел! Шулай да анысы бар икән әле: Фатих белән танышлыгы! Әмма Нәгыймә белән Вахит хакында гайбәт сөйләрлек дәрәҗәдә түгел кебек аралары. Улмы:
– Фатих өйләнгән инде. Әллә кайчан, Нәгыймә! Сиңа да үз тормышыңны көйләргә вакыт! – дип, әле ике көн элек кенә әйтеп тормадымы? Дөрес, ачу китерерлек сүзләр булды алары да. Әмма Нәгыймәнең бәхетен кайгыртудан иделәр бит! Аңа рәхмәтле калмаска мөмкин идеме соң?
Сәмигулла агай? Вахитка Нәгыймәнең җылы карашы барлыгын беренче булып ул тоеп алды, һаман да араларын якынайту өчен тырышты, егетнең күңеленә әле ут салды, әле су, дигәндәй, теңкәсен, үз җаена көйләп, кирәкчә корыта белде. Аннары:
– Мин синең әтиең Әхмәт агайга гомерем буе рәхмәтле! Ул миннән оста ясады, ул мине кеше итте! – дип, исенә төшкәне саен әйтеп куя. – Син миңа якын, сеңлем кебек, Нәгыймә! Сәмигулла абыеңны тыңла! Ул начарга өйрәтмәс! Теле усал булыр, әмма сүзенең ахыры гадел эш белән тәмамланыр!
Болар – аның сүзләре, тормыш-яшәеше гаделлеккә корылган. Аңардан начарлык өмет итү дөрес түгел, сүзе дә әйткән җирендә кала, артыңнан ияреп аптыратмый. Чын татар ире башкача була алмый.
Димәк, Вахит белән Нәгыймә арасын бозарга теләүчеләр хезмәттәшләре арасыннан түгел! Әмма кемгәдер нәрсәдер җитми һәм ул кеше махсус рәвештә шулай эшли. Аңа бары тик Нәгыймәнең бәхетсез яшәве генә кирәк! Менә нәрсә хакында уйларга, белешергә тырышырга тиеш иде ул Фатихтан, ә ул әтисен сорашты, әнисенең хәлен сөйләтте һәм бернинди тулы-тугры җавап та ишетмәде. «Әйбәт» белән «яхшы»ны без болай да беләбез, нечкәсен әйтсен иде, асылын, менә булыр иде сүз.
***
– Ник әле болай, авыз-борының уңга-сулга ишелгән?
– Бәйрәмнән соң кәеф булмый инде ул, Сәмигулла абый, – дип җавап бирде Гатаулла Нәгыймә өчен.
Аларны эш урыннарына илтүче вахта машинасы бу вакытта юлдан басу ягына таба борылып төшәргә һәм беренче сикертмәгә очрарга өлгерде. Җиңел туп кебек сикеренергә генә торган чиләкләр тәгәрәшеп китмәсен өчен, Галимҗан аларга таба кочагын ачып үрелде.
– Әкренрәк, түгеләләр! – дип аваз салды Гатаулла, шофёр утырган кабина ягына таба кычкырып. Гүяки аның сүзләре анда барып җитәләр, шуңа да ул якка ачулы карап-карап алды.
– Ишетми ул сине! – дип, Сәмигулла агай фургон калаена суккалап өлгерде. – Ничә әйтелгән аңа, һаман юк. Күзен тондыра да чаба!
Бу вакытта «Вахта» йөрешен тынычландырырга өлгерде. Әле апрель ахырында гына кар суы ергалаган юллар инде тәмам кипшеп һәм ныгып өлгергән иде. Урыны-урыны белән хәтта тузан да күтәрелер сыман. Һәммә болын-кырлар яшелләнә бара, басуда тырмалар таккан тракторлар йөгерә, таулар ягында көтүчесез сыер-сарыкларның үз ирекләрендә, төркем-төркем таралышып йөргәне күренә. Шуларны карап барган Нәгыймә онытылган булган, ахрысы, күңеле иптәшләре арасына кайтып, Галимҗанга таба карады да:
– Рәхмәт! Ярый әле сез бар, – дип әйтеп куйды.
– Тугызынчы май көнне Фатихны күрдем, – диде шунда Гатаулла, Нәгыймәгә текәлеп.
– Нишләп йөри ул? – дип сорады нигәдер Сәмигулла агай. Шулай ук Нәгыймәгә карап алды һәм аннары гына Гатаулла ягына таба борылды.
– Дөрес булса сүзләре, әти-әнисен Себергә алып китәргә кайткан. Олыгайдылар инде, аларны ялгыз калдырып булмый, ди.
– Акыл керә башлаган үзенә, – диде Сәмигулла агай, тамак кырып алып. – Акча шулай итә ул! Чыга башласа – акылдан яздыра, керергә тотынса – дивананы да аңга кертә!
– Мондый сүзне бер дә ишеткәнем юк иде, – диде Галимҗан һәм, аптыраш күрсәтеп, баш селкеп куйды. – Әмма дә дөрес сүзгә охшаган!
– Пәйгамбәрнең хәдисеннән түгелме? – дип шаяртты Гатаулла. Аның йөзенең җитдилегенә игътибар итсәң, бер дә уен-көлкене сөйли белмидер сыман үзе. Ә вакыт-вакыт сүзләрне шундый итеп борып җибәрә, хәтта тәгәрәп көләрлек буласың. Бу юлы Нәгыймә дә елмайды. Шул җитте, эшчеләрнең йөзләре бердәм яктырып китте. Тик бераздан Нәгыймәнең сөмсере кабат коелды. Ул әлегә һичкем белән дә уйларын уртаклашырга теләми иде, аның үз-үзен тотышыннан моны хезмәттәшләре аңларга тиеш иде. Сәмигулла агай, тагын да нидер әйтергә теләгәндәй, тамак кыргалап алды. Ярый әле Вахитны берсе дә исенә төшермәде, Нәгыймәнең, югыйсә, болай да китек күңелен тәмам бозып ташлыйсылар иде. Бу хәлдә ул бүген ничек эшләр? Җитмәсә, хәзер барып җитәрләр, шушы килүләрендә нефть суырту куагындагы өч таганның төсен яңартасы бар аның. Барысы да бердәм булышырлар анысы. Әмма үзләренә йөкләнелгән эшләре дә җитәрлек.
Сәмигулла агай тагын тамак кырып алды, аннары гына:
– Килеп җиттек, – диде, җир куеныннан нефть суыртучы чыгыр-таганнар ягына таба күрсәтеп. Вахта машинасы да урынны җайлап туктады.
Кичә, 9 Май көнне, бөтен гаиләләре белән Хәрби парадны телевизордан карап утырганда, Нәгыймәләргә, алдан шалтыратып рөхсәт тә сорап тормыйча, Алсу Сәгыйдулловна килеп керде. Ишекне Марат ачты. Керә-керешкә ханым аңа асылынырга өлгерде һәм:
– И улым! И улым! Шушы юньсезләр аерды безне! – дип, чәче-башы, кулы- йөреше белән тугланып-болганып елый да башлады.
Әхмәт ага хәлне бик тиз аңлады, аңа эчәргә су китерде, утырырга урындык куярга Замирга әмер итте.
– Кирәкми миңа сезнең суыгыз, кирәкми урыныгыз! – диде Алсу Сәгыйдулловна, ярсып. – Миңа улларым кирәк! Кая минем Маратым? Кая минем Замирым?
Шунда ул урындык янында басып торган кече оныгын тотып алды.
– Синмени әле бу, җан кисәгем! – дип, тагын да такмаклый-такмаклый елап алгандай итте. – Шушы аждаһалар сезне миннән аердылар, улларым! Сине әйтәм, Әхмәт кода, сине әйтәм, Нәкыя кодагый! Киленем, дияргә телем бармый! Безне бәхетсез иттең, Нәгыймә! Синең үзсүзлелек, кирелек аркасында боларның барысы да! Тынычлана алмадың! Улымның кадерен белмәдең! Менә кем булды хәзер Фатихым! Борыныңа чирттеме? – диде аннары.
Һичкемгә сүз әйтергә бирмичә, ул һаман үзе генә сөйләде. Эченә сыеша алмый иде.
– Сез явызлар аркасында күпме җәбер-золым күрдек, кода, күпме хәсрәт чиктек, кодагый! Безне: Фирдәвесне дә, мине дә, бигрәк тә улым Фатихны балалардан аердыгыз! Явызлар сез, явызлар!..
Аңа каршы беркем дә бер сүз әйтмәде. Нинди катгый һәм каты Әхмәт абзый да хәйранда иде, ни сүзле Нәкыя ханым да теленнән язды, Нәгыймә инде бөтенләй югалып калды. Алар гомерләрендә дә мондый сүзләрне ишеткән кешеләр түгел иде. Кемнеңдер шушылай уйлавын, гаепләп әйтә алырын да башларына китергәннәре булмады.
***
– Кая соң яшь киявегез? Нигә безгә күрсәтмисез? – диде диванда җәелеп утырган, инде чыга башларга җыенырга тиешле Алсу Сәгыйдулловна. – Ходай өчен, яшереп тотмагыз! Оныкларыбызны кем кулына ышанып тапшырабыз? Күрик! Эчми, тартмый, әүлияләрдән, диләр аны?
Сүзләрнең Вахит хакында барганлыгын Нәгыймә аңларга өлгереп, шунда җиңелчә кызарынды. Нәкыя ханым үз кызына аптырап карап куйды. Бары тик Әхмәт агай гына, сер бирмичә:
– Өйдә юк вакыты иде! Эшче бит! Бүген – сменасы! – дип әйтте дә куйды. Бу – чын ялган, югыйсә. Әмма алдау кебек гамәл әтисенең гадәтендә булмаганга, Нәгыймә куркынып калды. Вахит хакында Әхмәт ага белә дип кем уйлаган? Ә менә Фатихның әти-әнисе – башка нәрсә, улларыннан аның хакында ишеткән булырга тиешләр. Ул элек ничек очсыз иде, хәзер дә шундый икән. Моны, җитмәсә, әти-әнисе дә белдереп тора. Алар, кием элгече янына җиткәч тә, чит ир-атка бәйле нәрсә дә булса табарга теләп, уңны-сулны җентекләп тикшерделәр. Әмма анда Нәгыймәнең яшел плащыннан гайре һични юк иде.
Һәм шунда көтелмәгән хәл булды. Бүлмәсеннән Замир свитер күтәреп чыкты да:
– Әти моны бүген эзләгән иде, безнекеләр белән ияреп кергән, – дип әйтте дә, Алсу Сәгыйдулловна белән Фирдәвес Гариповичның әле китмәгән булуларын күреп, шунда ук телен йотты. Сүз, югыйсә, Әхмәт аганың свитеры хакында бара иде, «әти» дип әйтүе дә аңа бәйле булды. Ә кунаклар Замирның ул белдерүен үзләренә кирәкчә аңладылар. Нәгыймәнең исә аларны тынычландырасы килмәде. Дөрес эшләде, чөнки Әхмәт аганы да, улы Замирны да ялганчыга чыгарачак иде. Алсу Сәгыйдулловна:
– Әйдә, китик моннан! Безгә урын да калмаган, инде чит ирне «әти» дип атый башлаганнар! – дип ачуланып, ишектән үрдәк йөреше белән озаклап чыкты. Хәтта Фирдәвес Гарипович та хушлашып сүз әйтмәде. Югыйсә, сөйләүләренә караганда, аларны Фатих үзе белән Себергә алып китәчәк, оныкларына изге теләкләр теләргә килгәннәр иде. Картлык галәмәтеме – нинди эш белән йөргәннәрен дә оныттылар, бәйрәмнең ямен, көннең кояшын, күңелләрнең яктысын бозып кына калдырдылар...
Башына төшкән шушы хәсрәтле уйлардан ничек арынырга белмичә, шуңа да аптыраган, аязучан болытлы һава кебегрәк халәттә иде Нәгыймә...
– Тот-тот-тот! – дип кычкырды Галимҗан. Һәммәсе шул якка борылганда, елгыр куян, сикергәләп, алар яныннан ук чабып узды да үзәнлеккә таба элдертте.
– Кара моны! – диде Сәмигулла агай. – Койрык очы ак калган!
– Адәм кебек, арткы аякларына басып килде. Нинди гыйфрит дип торам, котым алынды. Күрмәгән нәрсә дә түгел үзе! – дип, Галимҗан күңелле халәтне көлә-көлә сөйләп алды. – Бу чыгыр төбендә оясы бар микәнни?
– Яхшылап кара, бәлки табарсың? – дип шаяртты Гатаулла. – Үзең кереп качарлык түгелме?
– Теләсә кайдан тишек эзләп йөрергә, мине кемгә саныйсың?
Аларның сүз уйнатып алулары Нәгыймә колагы өчен түгел иде. Ирләр шулайрак инде алар, нишләтәсең! Андый очракларда Нәгыймә ишетмәмешкә сабыша. Әмма бу юлы ул аларны оятлы итәргә булды, ахрысы. Чөнки:
– Аңламассың сине, Галимҗан. Әле болай әйтәсең, әле тегеләй! – диде.
Егетләр шаяртуларының урынсыз булуын тиз аңладылар һәм шунда ук шым калдылар. Гафу итүне теләнү кебек күркәм гадәткә алар өйрәнмәгән иде.
– Нәгыймә сеңлем! Сак булыгыз әле, егылып төшә күрмәгез! – дип, Сәмигулла агай шунда кисәтү ясарга кирәк тапты. Аның сүзләре, уңай якка сыпырган кул сыман, назлы тоелды. Нәгыймәнең үзенә аталмаган сөйләшүгә кушылып алуы һәм шунда, җитмәсә, саксыз әйтүе, хатын-кызга ярамаганны искәрүе – кәефенең үзгәрүе, күңеле яктыра бару хакында сөйли иде түгелме? Моны әгәр дә аңламаса, Сәмигулла агай кисәтү ясар идеме? Акыл кешедә: кемгә кайчан нәрсә әйтергә икәнен дә белеп тора. Менә шушындый ирләргә таянып яши Җир шары, алар – халыкның терәге. Нәгыймәнең әтисе шундыйлардан түгелме? Ә Вахит? Ә Фатих? Дөресе шул: Вахит хакында нәрсә дә әйтеп булмый әлегә, әмма Фатихка таянса, Җир шары әллә кайчан мәтәлеп китәр иде инде, хата сүз түгел!
***
Акыл дигән нәрсә – ул, бер кат кискәнче, җиде кат үлчәргә мәҗбүр итә, хаталанудан саклый. Әмма адәм баласында ашкыну дигән көч тә бар. Тормышның кулдан китәргә маташуын сизенеп, күңелне вәсвәсә итә ул, форсатны җибәрмәскә этәрә, ахыр чиктә – нәфесләндереп саташтыра. Син үзеңне бу вакытта башкалардан мең тапкырга акыллырак, хәйләкәррәк, остарак, булдыклырак тоясың. Аның саен ашкынуың арта, нәфесең котырына һәм бәла чокырына очып барып төшкәнеңне сизми дә каласың. Ә акылы бар кеше андый түгел. Ашкыну көчен ул хезмәт дәртенә күчерә, аны көннән-көнгә затлырак итә. Бүгенге Нәгыймә дә кичәге беркатлы Нәгыймә түгел. Моны кайберәүләр сизенми дә калырга мөмкин. Фатих әнә шул кичәге Нәгыймәне эзләп килеп тә, аны тапмыйча, Себеренә кабат китеп барды. Кызык, әти-әнисен үзе белән алдымы икән? Юк, әлбәттә! Ул үзен, авыр булсын, җиңелгә килсен, йөк белән чиклиме соң? Аңа Нәгыймә дә, уллары да, әти-әниләре дә кирәк түгел, үз бәхете белән генә яшәү уенда ул. Ә яшь хатыны? Бардыр ул, булмый калмас! Фатих һаман да хезмәтчеләргә мохтаҗ, ә менә кәефне үзе өчен генә табарга ярата. Анымы Нәгыймә белми?
Әмма Фатих та бу вакыт эчендә үзгәргән иде: беренчедән, ят кешегә әверелүе – башка нәрсә, аңа ирлек сыйфатлары кергән, холкы да басылган; икенчедән, һәммә нәрсәгә шикләнеп карый башлаган. Ә элек дөньяга исе дә китми торган иде, гүяки аңа һәммә уңайлыклар алдан әзерләп куелган. Башкача булырга мөмкин дә түгел дип белә иде. Хәзер икеләнә, әйе-әйе, икеләнә. Димәк, башына уй төшкән, уңын-сулын үлчи башлаган. Бусы – яхшы, аның үзе өчен әйбәт, хаталарын аңлар әле, аңлар, белер әле Нәгыймәнең кем икәнлеген!
Ә бәлки, таный башлагандыр, шуңа күрә кайткандыр, шуның өчен аны, хатынын, эзләп килгәндер? Ә балаларын? Аларны күрергә килергә теләдеме соң? Ул хакта сүзе дә чыкмады!
Шулвакыт Нәгыймәнең йөрәге шомланып алды. Үзен һавасыз калган кебек тоеп, күккә карап, тынсыз басып торды. Аның хәлен Сәмигулла агай үзенчә аңлады:
– Башыгыз әйләнеп китте бугай, сеңлем? Буяу исе ярамый, ахрысы? – диде, кырык төрле уйларга бирелергә өлгереп, әмма гадәтенчә турыдан сорап куйды: – Вахит гаеплеме?
Нәгыймә шаккатты. Аның хәлен күргәч, башкача уйлау мөмкин түгел икәнлеген аңламады, ахрысы? Шуңа күрә Сәмигулла агайга ачуланып карап куйды. Шулай да соравына җавап бирергә үзендә һәм әдәбендә көч тапты:
– Юк! Башыма моңа кадәр төшмәгән уй килгән иде. Шуңардан хәйран иттем... Вахит сүздән артыгын белми ул, кулымнан да тотканы юк, – диде дә, әмма хәйранлыгын да яшермичә: – Кызганыч! – дип өстәп өлгерде.
Менә шушы соңгы сүзе Сәмигулла агайга:
– Ә син үзең башла, сеңлем! Үзең башла! – дип әйтергә мөмкинлек бирде. Аннары: «Аңладымы? Ачуландымы?» – диярәкме, уй йөртептер, Нәгыймәгә сынаулы караш белән карап-карап алды. Сүзләре дөрес иде, югыйсә. Чын киңәш!
Нәгыймә, ишетмәгәнгә сабышып, эшен дәвам итте.
Инде болары да үтте. Ә ул һаман пумаласын кая сыларга белми сыпыра, сыпыра, сыпыра. Барысы да кирәгенчә, ә аңа әллә эшендә хата калган сыман тоела идеме шунда?
***
Нәгыймә эштән бөтенләй икенче төрле кеше булып, гүяки чәчәк атарга җыенган алмагач сыман кайтып килә иде. Подъездлары төбенә җитәрәк, Вахитның басып торуын күреп алды. Адымнарын акрынайтты. Элек бу урынга Фатих килә торган иде. Әмма Нәгыймә Вахит белән Фатихны хәтта уйларында да янәшә куярга теләмәде булса кирәк, чөнки аның күңелендә, хыялында бары тик бер генә кеше калганлыгы күз карашыннан ук сизелә иде. Ул моны егеткә дә ачык сиздерде:
– Вахит!
– Исәнмесез! Мин сезне көтә идем...
– Бүген синең ялың иде шул! – диде аңа Нәгыймә. – Бәйрәмнәрдә эшлисең, кеше эшләгәндә син ялда!
Әмма шунда ул Вахитның кичә, бәйрәм көнне, сменада булуын төгәл генә белмәвен, аны эштә дип әтисенең, Әхмәт аганың, Алсу Сәгыйдулловнага уйлап чыгарып кына әйтүен, улы Замирның сүзләрен каенаталарның хаталы кабул итүен шунда гына хәтере аша тере картиналарда уздырды, ахрысы? Мондый хәлдә аңа елмаймый мөмкин түгел инде.
– Юк, – диде шунда Вахит, үзен тыныч тотып, – мин кичә өйдә идем.
– Кызык, – диде Нәгыймә, йөрәге белән аны якын итүен тоеп, – ничек алай булган? Нишләп яттың анда берүзең, бер ялгызың?
Ә Вахит аңа җавап биреп тормады. Күңелендә уе бар кеше башкаларны ишетми шул ул. Моны Нәгыймә аңлап өлгергән иде инде, Вахитның беләгеннән тотты һәм:
– Җаным, берәр нәрсә булмагандыр бит? – дип сорады.
Аның бу сүзләре үзенә дә гаҗәп тоелырга тиеш иде.
– Әллә мин сине сагынам инде? – диде шунда Вахит, Нәгыймәгә курка-курка гына карап.
Бергә яши башласалар, бу ир усалланачак инде, шушылай ук уҗым бозавы булып тормаячак. Әмма хәзергә аның мондый булуы хәерле. Ир кеше хатын-кызга юләрләнеп капланырга тиеш түгел, чын мөнәсәбәтләрне саклык белән урнаштыралар, ямьле итеп алып баралар. Шул вакытта тормышлары да матур була. Бу яктан Вахитта бернинди хата һәм хилафлык күренми. Сәмигулла агай Нәгыймәгә мөнәсәбәтләрен үзенә башларга ялгыш киңәш бирде. Юкка ашыктыра вакыйгаларны. Вахит үзе дә төшеп калганнардан түгел ул!
Шунда, алар белән исәнләшеп, Марат узды. Әмма аны Нәгыймә туктатырга өлгерде:
– Улым, кая киттең әле?
– Әти сөткә җибәрде. Бетеп киткән икән, – диде ул, Вахит ягына аптыраган караш салып.
Аның сүзләреннән һәм аларның ничек әйтелүеннән өйдәгеләрнең подъезд төбендәге хәлләрдән хәбәрдарлыгы аңлашылды.
– Әтисе өйдәмени? – дип сорады Вахит. – Сез бергә яшисезмени?
– Юк! – диде бу юлы бөтен яме белән балкыган Нәгыймә. Вахитның кулларыннан тотты да, аны үзеннән читкә җибәрмәскә теләвен сиздереп, хәрәкәтләр ясап алды. – Үз әтиемә ике улым да «әти» дип, миңа ияреп әйтеп үстеләр. Аларны беребез дә төзәтмәде. Хәтта әниемә дә, миңа ияреп инде, «әни», диләр. Мин бит бала чагымнан «әткәй-әнкәй» дип әйтеп үстем. Ә улларымның телләре «әти» дип, «әни» дип ачылды. Чөнки мин Казаннан, үзем дә сизми, «әти-әни»гә күчеп кайттым. Сәер түгелме? Шундый борылыш ясарга мөмкинме?.. Казан киленнәре «әткәй-әнкәй»не каената-каенанага карата әйтә. Хуҗабикәбез шулай өйрәтте! Без бит минзәлә сөйләше кешеләре, бераз башкачарак! Белә идеңме? Йә, ярар! Алары калып торсын! Безнекеләрне дә күрдең! Мондый гаиләләр дә барын белә идеңме?
Вахит шунда елмайды һәм, Нәгыймәне ялганында тоткан кебек:
– Хаталанасыз! – дип әйтеп куйды.
– Ничек-ничек? – Ханым тәмам аптырап калды.
– Сез сөйләгәннәрдән шул ачылды, Нәгыймә ханым: улларыгызга ияреп, телегез үзгәргән, «әткәй-әнкәй» дә «әти-әни»гә әверелгән!
Алар бер-берсенә таба сыгылып көлештеләр. Вахитка барысы да дөрес һәм ачык аңлашылган булып чыкты. Нәгыймәнең сүзләреннән соң аның хәтта сулышы, кыяфәте, йөзе үзгәргән кебек тоелды. Барлык йөкләрне дә ул берьюлы сыртыннан гүяки алып ташлады да тураеп басты. Һәм шунда, горур рәвештә, җитмәсә тәмам якын килеп:
– Без бергә булырга тиеш! – диде, үгетләп тә, үтенеп-сорап та түгел, бәлки ирләрчә әмер итеп.
Нәгыймә монысын ук көтмәгән иде! Бу юлы аның кулларын Вахит үзе тотты. Нәгыймә аның кочагына сыенырга йөрәге белән омтылды, әмма кеше күзенә кереп калачагын уйлап, бу адымны ясаудан тыела алды. Күңелендәге хисләрен раслап, тәрәзәләргә карады. Ни кызганыч, Нәгыймәне шушы бәхетле мизгелендә беркем дә күрми иде! Һәм ул – онытылды, хисләренә ирек бирде, кочагына кысып алырдай булып Вахитка үрелде, әмма бит очыннан үбү белән генә чикләнде. Күрсә, Сәмигулла абзый сөенергә тиеш иде, чөнки, чыннан да, беренче адымны Нәгыймә үзе ясады, Вахитның өлгереп җитүен көтмәде!
– Ә син һәммәсен дә уйлап бетердеңме? Мин бит ике бала анасы! – диде хисләрендә тынычлана алган Нәгыймә бераздан.
– Балалар безгә комачауламый! – диде Вахит, үз карарын үзгәртмичә. – Мин ул хакта да уйладым!
– Фатирың – бер бүлмәле, өчебез бергә килеп керсәк, безне кая урнаштырып бетерерсең?
– Сине – кочагыма, балаларны – уңыма һәм сулыма утыртырмын!
– Монысын да уйлагансың икән!
– Уйладым, Нәгыймә!
Ханым шунда тагын да сораулар эзләп маташкандай тоелды, маңгаен җыерчыклап алды. Ул чибәр, юк-юк, гаҗәеп тә матур кеше иде. Яшел плащы зифа буена килешеп тора, калын кара чәч толымнарына бары тик кызыл бантлары гына җитми, яшел күзләре тере зөбәрҗәтләр кебек, чиста, ак йөзе, килешле борыны, кызыл иреннәре сихрилек белән тулы. Анымы яратмаска мөмкин? Ул – гади эшче, ә үз эшен яратып башкара. Тормышның ачысын- төчесен тулысы белән татыган. Аныңмы бу дөньяда бәхетле булырга хакы юк?!.
Урамда яз тантана итте. Бакчаларның дертләп уянганы, бөреләрнең терт-терт ачылганы, чәчәкләрнең күзләр сирпергә ашкынулары, кошларның туктаусыз сайраулары Нәгыймәнең күңеленә ямь өстәми мөмкин түгел иде. Җаны аларга сәлам бирмәдеме?.. Хәер, Вахит та, табигатьтәге үзгәрешләрне, дөньясына бәхет тойгылары тулуны яшермичә:
– Сизәсеңме, ишетәсеңме, дөнья туй итә! – дип әйтеп куйды.
– Хәтта күреп торам! – диде аңа Нәгыймә.
Ул: «Миңа яз белән бергә бәхетем дә килде, мәхәббәт хисләрем дә кайтты!» – дияргә мөмкин иде. Алары да дөрес сүз иде...