Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУРЛАН ГАНИЕВ. ШИГЪРИЯТ.


Нурлан Ганиев шигырьләре белән беренче танышуым. Җырлап торалар, вәзен,
ритм ягыннан аксау юк. 10/9 («Киткәннәрнең кадерләре арта»), 10/10 («Җыр»), 9/9
(«Җанымның кыйналган чаклары»), хәтта 7/7 («Бар...») вәзене кулланылганда да
текстларның яңгырашы, аһәңе, эчке көе-музыкасы табыла. Эчтәлеккә тәңгәл форма
гармониясе булу, тезмәләр генә түгел, сүзләр яңгырашының, кабатлауларның оста
сайлануы, шиксез, аның шагыйрьлек таланты турында сөйли.
Циклның исеме («Ил бетмәсә, бетмәс телем дә...») беренче карашка шигырьләрне
иҗтимагый-сәяси дулкында, гражданлык лирикасы үрнәкләре буларак кабул итүгә юл
күрсәтә. Әмма танышып чыккач, күпчелек текстларның фәлсәфи эчтәлекле икәнлеге
ачыклана. Лирик герой – тормышны күзәтүче, уй-гамь кешесе, ул үзенең тәҗрибәсе
һәм карашлары белән уртаклаша, тормышның һәм кеше яшәешенең аерым мизгелләрен
тергезә. Гадәттә, мондый шигърият тормыш һәм кеше хакындагы монологны көчле
фикер, зур гомумиләштерү, сискәндерерлек нәтиҗә белән төгәлләүне таләп итә. Әмма
Н.Ганиев шигырьләренең «көчле позициясендә» – соңгы тезмәләрдә һәрвакытта да
моңа ирешелә дип әйтеп булмый. Шагыйрьнең үсү-камилләшү юлын да мин матур
күзәтүләрдән – олы гомумиләштерүгә, көчле фикергә килүдә, аны яңача һәм көтелмәгән
образлар ярдәмендә белдерүдә күрәм.
Инде шигырьләргә якынрак килик. Беренчесе – «Киткәннәрнең кадерләре арта»,
аны вакыт фәлсәфәсе дип атарга мөмкиндер. Лирик герой узып баручы елга эндәшә,
үткәннәрне телгә ала, ел-көн-тарихны мәңгелеккә каршы куеп, китеп бара торган ел
белән саубуллаша. Бу саубуллашуда кеше тормышында булган үкенечләр дә, сөенечләр
дә чагылып китә. Әмма шигырьнең соңгы строфасы, исеме кебек үк, андагы эчтәлекне
җыеп тора алмый. Бер яктан, кадерләре генә түгел, тарихына тәңгәл тискәре мөнәсәбәт
тә үсәргә мөмкин бит, дип куясы килә. Икенчедән, кадер артуын көтеп торуын сорап,
елны юату артык балаларча яңгырый.
Сурәтлелектә дә сораулар тудырган урыннар бар. Әйтик, текст башындагы риторик
эндәш эчендә сынландыру (кешеләштерү) урынлы тоелса да, кабатланганда фикри
төгәлсезлек килеп чыга. «Барысы да булды. Өлешеңнән / Калдырмадың, рәхмәт, и елым.
/ Ни дип җавап бирим? Разыймын мин. / Ачуланып китмә. Бир кулың!» строфасында
елның кул бирүе дә, аның «риза булырлык» узуы өчен моңа көч салган кешене түгел,
әлеге дә баягы елны сәбәпче итеп кую да ясалма тоела. Аннан соңгы строфадагы «Синең
белән күпме дустым китә» дигән сүзләргә дә «дуслар кала бит» дип җавап бирәсе килә.
Икенче шигырь «Тукайга әйтер сүзем» дип атала. Анда лирик геройның
җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә борчылуы (матди байлыкларның өстен чыгуы,
туганлыкның, туган телнең, рухның югалуы, кыйммәтләр үзгәрү) ахыр чиктә киләчәккә
өмет белән алмашына: «Ил бетмәсә, бетмәс телем дә». Бу өметнең сәбәбе – милли
моңнарның туган илдә яңгыравы кебек шәрехләнә. Әлеге очракта да соңгы, иң югары
аккорд йомшаграк, бәхәслерәк булып чыга, шигырь буенча килгән тәнкыйди пафосның
ахыргы нәтиҗә белән бәйләнеп җитмәве күзәтелә.
Циклдагы иң уңышлы шигырь – «Җыр», ул фәлсәфи лирика үрнәге булып чыккан.
Җырның күңелләрне баету, сафландыру, кайгы-борчулардан арындыру сыйфатына
игътибар итеп, Н.Ганиев аны иң югары, кешене гомере буе озата барып, мәңгелеккә
тоташучы кыйммәт итеп күтәрә.
Шигырьне ачып җибәргән образ: «Мин Җыр булып туар идем җирдә» – беренче
тезмәдән үк күңелгә керә, уйландыра. Аннан соңгы тезмәләрдәге эчке рифмалар шушы
тәэсирне тагын да арттыра: «Елый-елый тыңлый торган булып, / Елый-елый җырлый
торган булып, / Яшәр идем күңелләргә тулып!» Бу строфадагы 2, 3, 4 нче тезмәләрнең
рәдифле рифмага корылуы да кичерешләрне көчәйтүгә хезмәт итә.
Шуңа ав, бг формасында рифмалашкан икенче строфаны да беренчесе формасына
китерәсе килә. Дөрес, икенче, өченче строфалардагы эчке рифмалар моны өлешчә
112
тигезли. Әмма Н.Ганиевнең, тагын да көч салганда, текстны тулысы белән бер һәм
әдәбиятыбызда бик сирәк шагыйрьләргә генә буйсына торган вәзенгә кора алуында
шик юк. Әйтик, «Табыннарда берәү башлаганда, / Икенчесе дәвам итәрлек җыр!
/ Кайгылардан арындырыр чара, / Туңган күңелләргә үтәрлек җыр!» – урынына
рифмалашу: «Табыннарда берәү башлаганда, / Икенчесе дәвам итәрлек җыр! /
Кайгыларны атлап үтәрлек җыр, / Туңган күңелләргә җитәрлек җыр!» кебегрәк
сайланганда, беренче строфада бер йодрыкка тупланган хисси төен таралмаган булыр
иде. Автор вариантындагы «Кайгылардан арындырыр чара» тезмәсенең башкачарак
рифмалашырга тиешлеге дә, «чара» сүзенең бу контекстка ябышып бетмәве дә аермачык.
«Бар...» шигыре, асылда, кеше фәлсәфәсен эчтәлеккә әйләндерә. Дусларның
төрлесе бар – кешеләрнең төрлесе бар, дигән автор, ахыр чиктә, үз йөрәгеннән
башка ышанычлы дус таба алмавын әйтә. Соңгы строфадагы «Чыннары сирәк кенә»
дигәннән соң: «Чын дустым ул, ахрысы, / Үземнең йөрәк кенә» дигән дәвам сораулар
уята: чөнки «сирәк» белән «бөтенләй юк» бәяләмәләре бу очракта тигез (синонимнар)
булып чыга. Шигырьнең исеме һәм рифманың рәдифе кебек кабатланган «бар» сүзе
белән бәйләнештә, текстның бетемен үзгәртү зарур: чөнки «Бар...» дип исемләнгән
һәм «бар» дип кат-кат кабатлаган текстның «юк» дигән нәтиҗә белән йомгаклануы
(бигрәк тә өченче строфадагы гаять матур сурәттән соң: «Сагышыңны үз иткәннәр, /
Зарыгып көткәннәр бар. / Җылы кочагына алып, / Маңгайдан үпкәннәр бар») эчтәлек
белән дәлилләнми.
«Хәлең ничек, балам?» шигыре баласы читкә киткән, аның өчен борчылучы ана
эндәшүе, монологы кебек иҗат ителгән. Текстта чичәнлек традицияләре дә сизелә. Матур,
хисси-тәэсирле текст. Татар әдәбиятында мондый әсәрләр язу традициясе бар, Тукайның
«Ана догасы»н искә төшерә алабыз. Н.Ганиев шигырьләренә хас рәдифле рифмалар,
риторик эндәш-сораулар, сүзләрнең ятышлы сайлануы текстның тәэсирлелеген тәэмин
итә. Әмма бу очракта да соңгы тезмәләрнең уңышсыз кулланылуын әйтергә кирәк:
«Хәлең ничек, балам, көн итмешең? / Рәнҗетмиме дусы-дошманы? / Чит җирдә дә
узып булмыйдыр шул, / Узып булмый язмыш кушканны...» Беренче ике һәм соңгы ике
тезмәләр арасындагы бәйләнеш тә, язмыш кушканның ни икәне дә аңлашылып җитми.
«...Җанымның кыйналган чаклары» шигыре ялгызлык фәлсәфәсен тергезә. Монда
да сүзләр сайланышы авторның зәвыгын, хисси нечкәлеген күрсәтә. Әмма беренче
дүрт строфада ялгызлыктан газаплануын сөйләгән лирик геройның соңгы тезмәдә
аны бәхет дип шатлануы – алогизм булып чыга. Бу өлеш текстта юануга әверелә, ә
юанудан соң ясалырга тиешле гомумиләштерү җитми кала.
Шундый ук алогизм «Күңел күптән күнгән» шигырендәге «күңел кысанлыкта» –
«хыял иректә» сурәтендә дә хасил була.
«Шушы куллар белән...» шигыре кешенең булдыклылыгы, эшчәнлеге өчен
горурланып язылган. Кешегә мәдхия, хәтта аны «йолдызларның тузаннарын сөртеп
йөрү» биеклегенә күтәрү – көтелмәгән шәхсиләштерү белән төгәлләнә: «Күз тиярлек
матур кул эшләрен / Эшли белмим – гафу, үпкәсез! / И кулларым, баксаң, үземнән дә
/ Яхшырак ла икән күпкә сез!» Тормышның кешегә авырлыклар китерүе хакындагы
фәлсәфи «Тормыш шулай...» шигырендә дә нәтиҗә субъективлаша: «Ни мәңгелек?
Хәтер, акыл, сүзме – / Шуңа җавап эзләп җан атам. / Әллә уйлар йокыдан да
көчле – / Сызылып кына алсу таң ата...»
Н.Ганиев шигырьләрендә тәэсирле, яңалыгы күренеп торган, истә калучы образлар
да юк түгел. Мәсәлән, «Мин дә бит шул кеше затыннан...» шигырендәге кабатланучы
юллар: «Күп күрсәттем көчсез чакларымны / Көчле булып калу хакына»; яки «Тукайга
әйтер сүзем» шигырендәге: «Сабый лепкәседәй ката бара / Инсаннарның нәүмиз
күңеле» – шундыйлардан.
Нурлан Ганиев шигырьләрендә авторның табигать биргән таланты – алмаз таш
яктырып ята. Әмма аны кыйммәтле бриллиантка әйләндерү өчен олы хезмәт куярга,
текстлар белән кат-кат, төрле вариантларда эшләргә кирәклеге дә бәхәссез.