ҮКЕНЕРЛЕК ЯШӘМӘДЕК БУГАЙ...
Шәфикъ Иматдинов 1950 елның 8 сентябрендә Татарстанның
Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында дөньяга килә. Балачак еллары
бик җиңелдән булмый, шуңа күрәме күңелендәге уй-кичерешләрен,
хис-тойгыларын ак кәгазьгә күчерү белән бала вакытыннан ук
шөгыльләнә. Мәктәптә укыган чакта ук аның язмаларын Чүпрәле
районында чыга торган «Яңа юл» газетасында бастыралар. Аннары
ул табигый сәләтен мәркәзебез Казанның балалар матбугаты –
«Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә сынап
карый. Ә соңгы вакытта Ульяновск өлкәсендә нәшер ителә торган
«Өмет» газетасының даими авторы.
Язмыш кушуы буенчадыр, мөгаен, инде 1967 елда ук ул бәхет
эзләп Ульяновск өлкәсенең Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсенә килеп урнаша.
Эшче һөнәрләрен үзләштергәч, Ульяновск шәһәренең төзелеш техникумын тәмамлап,
Красный Гуляй авыл хуҗалыгы төзелеш комбинатында инженер-техник вазифаларын
башкара. Читтән торып югары белем ала. Озак еллар җитәкче урыннарда эшли.
Шәфикъ агай дистә еллар дәвамында милли хәрәкәттә актив катнаша, татар
милли-мәдәни мохтариятенең Зөя аръягы районы бүлекчәсен җитәкли. Татарстан
Язучылар берлеге әгъзасы, тынгысыз йөрәкле шәхес буларак, ул шигырьдә дә,
тормышта да ана телебез һәм мәдәниятебезне үстерү, саклап калу өчен хәлдән
килгәнчә тырышлык куя.
Берничә китап (шул исәптән 2017 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья
күргән «Йөрәк сәгате» җыентыгы) авторы Шәфикъ Иматдиновның яңа шигырьләрен
тәкъдим итәбез.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Ш ә ф и к ъ И м а т д и н о в
Авылда, печәнлектә
Төнге авыл. Төнге тынлык.
Айның яктысы төшкән.
Җем-җем килеп күзен кыса
Йолдызлар төмсә күктән.
Мин ялгызым түгел икән –
Сарыла төнге сагыш.
Йөрәгем уттай янганга,
Уяндым, ахры, ялгыш.
Җил дә йокламый, күрәсең,
Башымнан сыйпап үтте.
Әллә нигә бер сәбәпсез
Йөрәгемне җилкетте.
Төнге авыл. Сәер тынлык.
Якын иптәшем – сагыш...
Авыл ялгыз, авыл ятим,
Этләр дә өрми ялгыш...
Өч көнлек дөнья
Без киткәч тә, тормыш дәвам итәр –
Килер язлар, явар яңгырлар,
Иртәләрен салмак җилләр исәр,
Манарадан азан яңгырар.
Әле генә миңа алтмыш иде,
Җитеп киләм менә җитмешкә.
Кая гына ашыга соң сулар
Мин иелгән көмеш инештә?
Өч көнлек бу дөнья, диеп, халык
Әйткән аны шуның өчен дә...
Мәшәкате ләкин, мин үлгәч тә
Калыр аның тагын өч көнгә.
Калыр барсы... Җансыз җәсәдемне
Каплар бары кәфен – кесәсез.
Тик бөтенләй югалмабыз, димен,
Саба җиле булып исәрбез.
Үкенерлек яшәмәдек бугай,
Тормышыбыз булды, дип, сансыз.
Җаннардан да газиз туган җирдә
Туфрак булыр өчен туганбыз.
Җиңел булыр ул мөкатдәс туфрак! –
Кабул булыр, бәлки, бу догам.
Кая таба кузгалсам да хәзер,
Изге сүзгә килеп юлыгам.
Бер юаныч минем – миннән соң да
Нәсел җебе әле өзелмәс.
Исем калыр миннән бер мизгелгә,
Һәм эз калыр сизелер-сизелмәс.
Тик шулай да кичер мине, Ходам,
Аралый күр кайнар тәмугтан –
Гадел булмас уттан котылып бер,
Килеп керү тагын бер утка...
Мин әлегә исән
Хуш, авылым, газиз туган ягым!
Кайтып әйләнермен бер тагын...
Ялгыз үскән миләш куагының
Истәлеккә алдым ботагын.
Тәлгәш-тәлгәш миләш, янып тора!
Ачылыгы сеңгән каннарга.
Татлы җимешләргә алгысынып,
Китеп бардык әллә кайларга.
Ачы миләш тәме иренемдә…
Бүтән тәмне белмим, нишләтим?
Ризык эзләп, тоймый дөнья ямен,
Тормыш иттек читтә ким, ятим.
Җан яралы шул китүдән безнең…
Сыкрау, нәфрәт җиргә таралган.
Туган илдән, телдән мәхрүм булган
Яңа буын җирдә яралган.
...Шатланмагыз, мин әлегә исән,
Мин булмамын, чүгеп баш исәм.
Чыдамлыкның төбе җиңү булыр,
Киссәгез дә, тамырдан үсәм.
Сәер уйлар
Бәхетеңне эзләп менәр идең – бик текә яр.
Табалсаң, табалмасаң да, кире төшәсе бар.
Чишмә суын ятып эчәр идең – басмасы тар.
Ашар идең күккә – җиргә кабат кайтасы бар.
Сөйләр идең хакыйкатьне, җавап тотасы бар.
Балтага сап куяр идең – балта остасы бар.
Җилгә каршы төкерүең шикле – фетнәсе бар.
Аннан үз битеңнән төкерекне сөртәсе бар.
...Тик шулай да, яшисең ич җирдә!
Яшисе бар.
Яшәр өчен ләкин, башта, ашыйсы бар...
Кеше
Җиhаннарны яулый кеше көче –
Ташлар яра, таулар күчерә,
Елгаларны бора давыл төсле –
Искитәрлек кеше көченә.
Ләкин бер көн килә – күзләреннән
Тамган яше йөзен пешерә:
Ул күчерә алмый үз гәүдәсен,
Китә алмый кирәк төшенә...
Миләш тәлгәше
Көзге урман сукмагыннан атлыйм,
Төпсез уйда моңсу күңелем.
Картлык шатлык түгел, дисәләр дә,
Күңелдә көз түгел түгелен.
Җәй артыннан тагын җәйләр килмәс,
Булыр яңгырлары, салкыны...
Көйдергәләп алыр шул салкында
Көзге миләшләрнең ялкыны.
Берән-сәрән яфракларын көзнең
Миләш төпләренә тараттым.
Тәм йөгергән миләш тәлгәшедәй,
Ахры, бүген минем халәтем.
Төш
Сине төштә күрдем, әнкәй-бәгърем,
Хәлең ничек, улым, дидең син.
Башларымнан сыйпап, элеккечә,
Зур үскәнсең, диеп, сөйдең син.
Ә син hаман шундый борчылучан,
Кызу канлы һаман, күрәсең.
Миңа – дәү әтигә, рәхәтләнеп,
Төшләремдә киңәш бирәсең.
Шатланасың, гүя, безнең өчен,
Көлеп-көлеп нидер сөйлисең.
Безнең хакта, безне искә алып,
Вәгазь-догаларың көйлисең.
Сагынабыз, әнкәй-бәгърем, сине
Язын, көзен, җәен, кышын да.
Нинди бәхет – яши алсаң әгәр
Балаларның күргән төшендә.
Алыштырмас идем
Яшел келәм – уҗым кырлары,
Саубуллаша авыл тын гына.
Гомер читтә узды,
Картлык кулын сузды,
Яшьлектән калды тик моң гына.
Башын игән моңсу каеннар,
Яфракларын юлга җәйгәннәр.
Сизми дулкынланам,
Тукталып тын алам,
Шунда иде безнең җәйләүләр.
Китеп баруым булса да уйлыйм,
Кабат сиңа кайту җаен мин.
Авыл егетләрен –
Татар бөркетләрен
Искә алам кайткан саен мин.
Язмыш, юлны борып кирегә,
Кайтып булса әгәр ул көнгә.
Китмәс идем синнән,
Аерылып җирдән,
Алыштырмас идем беркемгә.