БЕР ТӨЗЕГӘН ГОМЕР БУЕ ТӨЗЕР...
«Гөлҗамал»
Күкрәкләрдән ташкын булып ташый,
Идел өсләреннән җыр ага.
Язмышыбыз һаман йөри әле
Ут тергезмәк булып чырага.
Урманнарга керсәм, урман шаулый,
Болыннарга чыксам, чык тама.
Тарихларга илтеп тоташтыра,
Моңнарына урый Гөлҗамал.
Җиде буын җыры җанны айкый,
Сагышларын сөйли халкына.
Канатланып китә алмый әле,
Язмыш әле һаман талпына.
Сызланма, җан, сулкылдама әле,
Мәңге тынмас, диеп, бу моңнар.
Арта гына барыр җырның көче,
Алмашынган саен буыннар.
Дөньяның теге ягы...
Төннәр озын, шундый озын төннәр,
Тоташкандыр кебек теге якка.
Бу дөньяның теге ягын күрсәң...
Туганың күк булыр җиде ят та.
Төннәр анда көнгә алышынмый,
Юллар анда җитмеш җиде чатлы.
Ул якларга барып эләксәңме –
Сагынып үләр идең җиде ятны.
Теге якның өйләреме ничек?
Юктыр анда тәрәз белән ишек.
Ай, кояшның анда исе дә юк,
Түрләрендә таз пәригә бишек.
Төннәр озын, шундый озын төннәр...
Алар өйдә һәрчак, без өйдә юк...
Теге якка берүк күз салмагыз –
«Тегеләр»дән башка берни дә юк!
Мәңгелек
Ул – синдә, ул – миндә
Сулкылдый җан булып, тән булып.
Гөлләрдәй шыта да ямь булып,
Сарыла сабыйга гамь булып.
Нигәдер керми ул төшләргә.
Сөт булып тама да түшләргә,
Исертә бу сабый дөньяны,
Бизәнеп мең төрле төсләргә.
Мәңгелек мәңгегә түгелдер
Калганда күзгә-күз, бергә-бер:
Нибары бер туу, бер яшәү;
Нибары өзелгән бер бәгырь.
Моңсулану
И туганым, дәрт-дәрманың аман чакта
Нәүмиз җилне очратсаң да чык бер дога, –
Төпсез Вакыт коесына убылачак
Гомереңнең чыгыры да, чылбыры да.
Килер ул көн...
Кемдер калыр еламсырап,
Кемдер калыр агу чәчеп, елан сымак;
Үтәр еллар, тигезләнер калкулыгың,
Җилләр генә йөрер исеп, ямансулап.
Нәрсәдән бу?
Сату – алу...
Бу кәсепкә шып тулганбыз.
Шуңамы соң, уптым гына сатылганбыз...
Акыл җыеп кайтмакка, дип, аңыбызга
Чоңгылларның чокырына атылганбыз.
Акның кара түгеллеген күрәбез без.
Бер алманы бишкә җиңел бүләбез без.
Бүленмәс сан бүленгәндә калдык калса,
Безне шуңа кушканнарын беләбез без...
Анда – артык, монда – кыска...
Кияү кызга
Ярашмаган кебегрәк, ахры, без дә.
Кырау төшә барамы соң аңыбызга –
Салмак кына әверелү бара бозга...
Канун
Җимерелде!
Ишек тоткаларын,
Тәрәзләрен барлый кемсәләр.
Күрше-күлән, диләр, ымсынмасын,
Ишек аша керсен керсәләр.
Җимерелде!
Нигез исән әле,
Торгызырбыз, диләр, торбасын.
Ник аңламый алар торбаларның
Тырма сөяп кенә тормасын?
Җимерелде!
Торбаларда төтен –
Ут алумы, пыскып янумы?
Ник аңламый алар, маңгайларда
Ярылып ята тырма кануны!
Зоопаркта
Зоопаркта яшәү – читлек, читлек, читлек!
Читлек артларында – битлек, битлек, битлек...
Карышып кына кара – җаны, тәне яра.
Өйрәсе дә өре кебек тора-бара...
Арысланга кара – нигә аңа тырнак?
Иң зур кыюлыгы алудыр бер ырлап.
Бүрегә ник азау, дөягә ник өркәч?
Шым калачак бар да, читлек эте өргәч.
Кырагайлык нигә, калҗа булгач итләч?
Юл юк монда. Сукмак – ул да киртләч-киртләч...
Бер сүз
Коммунизм.
Кемнән чыккан сүздер,
Кайдан килеп кая киткәндер?
Тагын бер кат безнең искә төш тә
Тагын бер кат безне сискәндер!
Коммунизм.
Оҗмах исе килә...
Гомер буе тәмен сакладым.
Тырнакларны җиргә батырсам да,
Тамырларын өзеп атмадым.
Без шул чордан.
Безне аңлар өчен,
Безне алдар өчен сүз җитә.
Сүз күкләргә энҗе тезә бит ул,
Сүз кешенең җанын сүс итә!
Ишек
Бүген бишектә син. Ә иртәгә
Ике кулың ике ишектә...
Икесен дә ачмак булырсың син,
Бик керәсең килеп ничек тә.
Берәрсендә булыр хәттин байлык,
Берәрсендә булыр ханбикә.
Андый чакта теләк кенә кала,
Андый чакта синнән аң китә...
Үтәр вакыт. Үтә барган саен
Арта гына барыр «ничек?»ләр.
Йорт, җир, дан, дип, йөзгә ярылсаң да,
Юк, ачылмас бөтен ишекләр.
Бүген аякта син, ә иртәгә,
Ә иртәгә, калгач таякка,
Шакыр өчен ике ишек булыр –
Оҗмах кайда, тәмуг кай якта?
Битараф
Бер төзегән гомер буе төзер,
Матур итеп төзер, төз итеп.
Битараф – ул каккан казык кебек,
Карап торыр, күзен тоз итеп.
Бер уйлаган мәңге уйда булыр –
Уйга салыр иле, дөньясы.
Битараф ул башын гына кашыр,
Ашаса да кемнәр кем башын.
Корт шикелле кереп оялар да
«Дөнья мае» дигән туң майга, –
Миннән кемгә нинди зыян, дияр, –
Тискәре дә түгел, уңай да.
Битарафлык белән хөсетлекме?
Аралары бары бер адым!
Беләм ләса, син бу хакта бары