Логотип Казан Утлары
Хикәя

Айзидә (хикәя)

АЙЗИДӘ
ХИКӘЯ
1
Көнозын янып арыган кояш баешка башын салган иде инде. Гөлҗамал
тәрәзәдән күзен алмады. Әнә, март кояшының көләч нурында балкып яткан
ап-ак тау битләренә зәңгәрсу төс иңә башлады. Урман авызында Айзидә әле
һаман күренмәде.
– Быел әнә тагын укуы калды. Сез укысын, дип, баланы надан итәбез
бугай инде, – диде Гөлҗамал, Айзидә турындагы сүзне әллә кайсы очтан
башлап. Әйтерсең, кызына кагылышлы барлык чишелеш тапмаган мәсьәләләр
тутырылган сандыкны ачып җибәрде дә, кулын тыгып, эләккән берсен тартып
чыгарды.
Пошынып әрле-бирле йөргән анасының хәзер нидер кузгатып, туздырып
атарга да күп сорамаганлыгын белгән Дәүләтҗан, беравык сүз катырга
шүрләбрәк торды. Ләкин дәшми торуының да яхшыга илтмәгәнен белә ул.
– Әни, менә быел ни сәбәпле укырга бармады соң ул?
Күзгә бәреп сораганнан Гөлҗамалның кайнавы бераз басылып киткән
сымак булды.
– Ник бармады? Соравы җиңел. Ник бармады, имеш... – Хатын, сорауга
җавап эзләгәндәй, сөйләвеннән туктап, җәһәт хәрәкәтләр белән өстәлгә бер
чуен «чикмәнле» бәрәңге, сөт, тозлаган кыяр, кәбестә, сөлгегә төрелгән кара
икмәк чыгарды.
– Ничек барсын соң? Мин эштә, – дип, сүзен дәвам итте ул. – Заготзернога
иртән китәм, кич кайтам. Ул да, мәктәпкә караңгыдан чыгып китеп, төнлә
генә кайтып егыла. Якын ара түгел. Йортны кем карый? Икәүләшеп ташлап
чыгып китеп буламыни? Сыерны бетерсәк, җиңелрәк булыр иде дә. Аны да
бетереп булмый әле. Сезне укытасы бар. Сыерсыз бөтенләй терәксез калабыз.
Әле тырыштырсаң – сөте, мае бар. Шул Айзидә аркасында гына кыш чыга
инде ул, бахыр.
Лира ИБРАҺИМОВА (1967) – прозаик; «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» һ.б. китаплар авторы.
Алабугада яши.
114
Гөлҗамал, сөйләнә-сөйләнә, тәрәзәдән урман ягына тагын борчулы караш
ташлады. Әнә, олы юлдан төшеп килә түгелме, чукынчык кыз. Караңгы
куерганчы кайтып керәчәк, димәк.
– Аллага тапшырган инде, – диде ул, тагын өстәл тирәсенә әйләнеп кайтып.
– Укыса, кеше булыр иде дә соң. Бигрәк сыек инде үзе. Кеше арасында бераз
йөрсә ныгып, усалланып та китәр иде. Артык гади булма, дип ачуланам да
инде, югыйсә. Ни әйтсәң дә, авызын ерып тик тора. Үзен генә чыгарып җибәрү
дә куркыныч. Кыз бала бит.
Дәүләтҗан әнисенең сүзне кай тарафка юнәлткәнен белә. Ул анасы
теләгәнне бик теләп башкарырга да риза. Ләкин, аның шәһәрдәге бүгенге хәле
әнисе уйлавынча, «кырган да борган» гына түгел иде шул.
– Әни, үземнең янга ала алмыйм әле мин аны. Белем кирәк. Башта
техникумга илтмичә булмас.
Гөлҗамал, кызын исән-сау күрүдәнме, бераз яктырып киткән йөзен улына
борды. Аның үткен карашын күтәрә алмый, Дәүләтҗан башын аска иде. Ни
дип әйтсә дә, әнисе аңа ышанмас кебек тоелды.
– Үзе генә укый алырмы ул? Бигрәк җебегән бит. Авызына чәйнәп салганны
да йотарга курка.
Әнисе хак сүзләр сөйләгәнен белә Дәүләтҗан. Чынлап, Айзидәне бу хәлендә
берүзен генә шәһәргә чыгарып җибәрү куркыныч, әлбәттә. Сабый гына бит
әле ул. Әнисе янында, аңа иңгә-иң куеп тормыш йөген сөйрәп барырга туры
килсә дә, үзе һаман самими, хыялый бер зат иде. «Тормыш йөге», дип зурлап
әйтелгән сүзне ул шул самимилеге белән йөк итеп түгел, ә гади чынбарлык
дип кабул итте. Ни йөрәгең белән илтерсең дә, ни йөрәгең белән калдырып
кайтып китәрсең? Дәүләтҗан бу хәлне, гомумән, күз алдына да китерә алмый
иде хәтта.
– Соң, нишлисең? Башкача чара юк, – дип, үзенә-үзе җавап бирде кебек
егет. – Быелдан да калдырырга ярамый, әни. Анда көн саен ун километр йөреп
укыйсы түгел. Укыр. Торырга урыны да булыр.
Гөлҗамал, сәкегә килеп утырып, мөлдерәмә тулы карашын улына төбәде.
Улы да, яңа гына укуын тәмамлап, укытучылар әзерләү курсларына эшкә
урнашып йөри. Аннан да артыгын таләп итеп булмас. Дәүләтҗанның да бит үз
көче белән, һәр мөмкинлеккә чытырдап ябышып, тормышта үзенә юл ярырга
тырышып ятышы. Ачулана аламы соң ул аны?
– Быел ук, дисеңмени? – диде Гөлҗамал.
– Соң, кайчан? Аннары син аны теләсәң дә укыта алмассың. Сыерның аяк
сузганын көтеп утырып булмый. Кеше бит ул. Кешенең гомере кыска.
– Тәүбә, диген. Төкерен. Сыер сине дә туйдыра ул, шуны онытма.
Кирәкмәгән җайсыз сүз атып, тагын анасының ачуын китергән Дәүләтҗан,
хәлне тиз генә уңай якка борып җибәрде.
– Ярый. Минем хәл бераз җиңеләйде. Хезмәт хакы ала башласам, авылга
да ешрак кайтырга тырышырмын. Айзидәгә дә ярдәм итәрмен.
Улының бу сүзеннән Гөлҗамалның йөзе тагын да ачылып, карашлары
язылып киткән кебек булды.
Ул арада, яңакларын боз каймалаган агач ишектән урам салкынына төренеп,
Айзидә килеп керде. Кинәт, инде хәйран караңгыланып килүче өйдә дистәләгән
лампаларны кабызып җибәргәндәй, яктылык бөркелде. Бу кыз, әйтерсең, үзе
белән кояш яктыcын, урманның сихри гүзәллеген, карның аклыгын алып керде
дә, аны куаныч бөртекләре итеп өй эченә чәчте. Өйдә кунак абыйсын күргәнгә
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
115
Айзидәнең шатлыгы күкрәгенә сыймады. Ул туны белән шәлен йолкып алып
яндагы сәке өстенә ыргытты да, йөгереп, абыйсының кочагына ташланды.
– Абый кайткан! Абый кайткан!
– Чү, ипләп! Кара инде, туның белән шәлең идәндә калды, Айзидә, – дип,
юри генә шелтәләгән булды Гөлҗамал.
Айзидә аны ишетмәде. Ул кечкенә, арык куллары белән һаман абыйсын
кочты, чәп-чеп битләреннән үпте.
– Эшләр ничек, Айзидә? Урман куяннары миңа күчтәнәч җибәрмәде мәллә?
Дәүләтҗан сеңлесенең йомшак чәчләреннән сыйпады.
– Җибәрде, әнә бит сиңа бер чана чыбык.
Айзидә тәрәзәгә борылып карамый гына йорт ягына ымлады, ә үзе абыйсы
итәгендә утырган килеш ризык тулы өстәлгә карашын күчерде.
– Шул гомер йөрмәсәң? Тагын агач төбендә җырлап утыргансыңдыр инде?
Җырларга дисәң, дөньясын оныта тәмам. Берәр бүре ашап китмәсен тагын
үзеңне?
Бәгыре каткан ана, Айзидәне бүген генә түгел, башка вакытта да, бик
ачуланасы килгәндә дә чынлап ачуланмады. Башка балаларына эләкте. Айзидә
белән андый телдә сөйләшә алмады.
– Бүреләр миңа тимиләр ич алар, әни. Мин алар белән күптән дуслашып
беттем инде. Агач арасына качып, җырлаганны тыңлап торалар да китәләр.
Гөлҗамал кулын гына селтәде.
– Менә күрдеңме? Моны ничек берүзен генә җибәрәсең шәһәргә?
Әнисенең авызыннан уку сүзен ишетүгә, Айзидәнең иңнәренә канат үсеп
чыктымыни!
– Укырга?! Ур-ра! Ур-ра!
Айзидә өстәл тирәли такмаклап биеп әйләнергә кереште.
– Әйе. Укырга. Техникумга.
Айзидәнең әлеге хәбәргә шатланып чабып йөрүен Дәүләтҗан үзенчә
фаразлады – авыр эштән, авылның караңгы тормышыннан, әнисенең
усаллыгыннан туйган икән бу бала, дип уйлады.
– Ә кем булачакмын мин, укыганнан соң?
Айзидә, биюеннән туктап, абыйсының учларына кечкенә, әмма тупаслана
башлаган кулларын салды.
– Укытучы.
– Укытучы?
Кыз аптырап калды.
– Мин укытучымы? Абый, әйдә, мин җырчы гына булыйм.
Аның җырчы булырга теләгәнен барысы да белә бит, нинди юк сүз сөйләп
торалар соң болар?! Айзидә, шикле карашын башта абыйсына, аннары сәкедә
кулларын итәгенә куеп, аптыраудан бераз таралып утырган анасына күчерде?
– Башта укып чык әле, һөнәр ал. Аннары карарсың үзең.
Анасы янында сүз көрәштерергә ярамаганлыгын яхшы белә иде кыз. Шуңа,
әйтелгәнне төзәтүче кеше булмаганга, эшнең инде хәл ителгәнлеген аңлап,
башын иде.
– Дәүләтҗан абыем, анда укысам, мин җырчы да була аламмы соң,
соңыннан? – дип кенә пышылдады, абыйсын кочаклап.
Дәүләтҗан, җавап итеп, аның чәчләреннән сыйпады. Анасының теш
кысып, этә-төртә барган тормышында андый хыялларның булуы гайре
табигый иде.
АЙЗИДӘ
116
2
Ничек кенә яратырга тырышса да, иренә күңелендә туган кара нәфрәт
аркасында балаларын ана җылысына туендыра алмады Гөлҗамал. Тырышты
тырышуын, ләкин... Улларының йөзендә ул һаман иренең сөймәгән шәүләсен,
хәрәкәтләрендә аның ямьсез рәвешен күрде. Ире Шәрифҗан, унсигезе дә
тулмаган Гөлҗамалны, яратмаган, риза булмаган килеш, урлап өйләнде. Яши
алмаганга атасы йортына качып кайтып киткән кызны ул, ат койрыгына тагып
сөйрәтеп, кире алып кайтты. Шуңа, аның белән ястык бүлешкән һәр төнен,
ризык бүлешкән һәр көнен каргады хатын. Гомер итеп, иренә исеме белән дә
эндәшкәне булмады. Рәнҗешле күз яшенә коенып, үзләрен көтмәгән, салкын,
ана сөюеннән мәхрүм яшәешкә дучар ителде балалары. Ире, сугыштан соң
озак та тормый, фанилыктан китеп барды. Гөлҗамал, балалары белән якты
дөнья уртасында берүзе торып калды. Чамасыз усал, кырыс иткән иде аны ачы
язмышы. Табигате белән бер-берсенә тарткан бала һәм ана арасында һәрвакыт,
алар берничек тә гафу итә дә, кичерә дә, алып ата да алмаган салкын бушлык
торды. Ни генә кылса да, бизмәннең икенче ягында һаман ире булды. Гөлҗамал,
балаларына булган бурычын сөтләтә, майлата кайтарырга тырышты. Бар көчен
салып, беркемнең дә ай-ваена карамыйча укытырга, белем бирергә, кеше итәргә
омтылды. Олы улы укып чыгып эшкә урнашты, үз тормышын корды. Эшләгәне
гаиләсенә җиткәнгә шатланып, Гөлҗамал алардан бернинди ярдәм көтмәде,
тормышларына да катышмады. Олы кызы да Уфада эшкә урнашып, үз көнен
үзе күрә. Инде менә Дәүләтҗаны укуын тәмамлады. Хатын шушыларга риза.
Барлык балалары арасыннан Гөлҗамал Айзидәне генә якын итте. Аның
өчен йөрәге башка бер вакытта да, бер баласы өчен дә көймәгән кебек көйде.
Кыз бала бер китсә, кире кайтмый, дип, булдыра алган кадәр янында озаграк
тотарга, тормышының шушы бердәнбер яктылыгына ябышып көннәрен,
сәгатьләрен һаман сузарга, торган саен аның җитлегә баруы фактына мөмкин
кадәр игътибар итмәскә тырышты.
Ләкин вакыт үзенекен итте. Әнә, Дәүләтҗаны бер кулына чемодан, икенчесе
белән Айзидәне җитәкләп капкадан чыгып та баскан. Айзидәсе яшь аралаш
елмаеп аңа туктаусыз кул болгый. Бу хәлләрне төшендә күргәндәй хис итте
Гөлҗамал. Өнендә булса, чыдамас иде кебек. Әйтерсең, аның йөрәгеннән
тамыры белән бөтен яшәешенең мәгънәсен, ямен йолкып алдылар да, капканы
ачып, җилгә аттылар.
3
Авылда, әнисе янында тәне белән дә, җаны белән дә тук, бар дөньяга берүзе
хуҗа, алай гына да түгел, шул үзенең бәхетле мохитендә эреп яшәргә өйрәнгән
Айзидәгә шәһәр тормышы чит, аңлаешсыз кебек тоелды. Һәркем каядыр
ашыга, кабалана, кеше кешене күрми, ишетми дә. Авылда, тәненең шәрәлеген
каплар өчен, кышын җылылык өчен кигән киемнәр дә монда бөтенләй башка
сыйфатларга ия иде. Ул, үзен шул мохитеннән җыеп алып, шәһәр кануннары
калыбына кертергә тиешлеген аңлый иде. Бөтен кеше шулай итә бит. Ул
кемнән ким? Әнә бит, кызлар ничек? Чәчләре тарап үрелгән, итәк-күлмәкләре
дә килешле генә. Сөйләшүләре бөтенләй башкача.
Менә ул да, абыйсы алып кидерткән матур чәчәкле күлмәген, аякларына
ап-ак оекбашлар, уңайлы гына кечкенә туфли киеп алган. Җилкәсенә букчасын
асып, кеше арасында кеше булып, дүрт ел укыячак техникум бинасы каршында
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
117
басып тора. Букчасында – белем дөньясы. Гиз дә гиз шул белем дәрьясын, энә
белән кое казы, кем әйтмешли.
Бина эченнән ишетелгән кыңгырау тавышыннан Айзидә дертләп куйды.
Ишегалдында да кеше күренми. Әллә соңга калды микән соң? Җәһәт адымнар
белән бина эченә керде дә, буш һәм тын коридорга юлыгып, тагын аптырашта
калды. Беркем дә юк лабаса! Дулкынланудан тирләп чыккан учына кыскан
сумкасын кулдан-кулга күчерде. Әле бер якка китмәкче булды, әле икенче
якка.
– Тебе куда, девочка?
Якыннан гына килгән тавыштан Айзидә сискәнеп китте. Русча эндәшәләр
тагын үзе. Кыз тавыш килгән якка борылды да өстәл артында утыручы олы
гына апаны күреп елмаеп җибәрде.
– Туда, – диде Айзидә, кайсыдыр якка бармагы белән төртеп күрсәтеп.
– Ну понятно, что туда. Какая группа, я спрашиваю? – диде кыңгырау кагучы
апа, һаман русча сөйләшүен дәвам итеп.
– Не знаю, – диде Айзидә, ханымда һәм үзендә туган сорауларга җавап итеп.
– Ну, если первый курс, то иди в 10-ый кабинет. Там у вас оргсобрание.
Һаман бирешергә теләми, нәрсәдер аңлатырга маташкан бу бәйләнчек
хатынның бер сүзен дә аңламаса да, ул үзе төртеп күрсәткән якка кузгалырга
булды. Коридор буйлап бара торгач, кинәт ун саны язылган бүлмәнең ишеге
ачылып китте, аннан күзлеген борын очына эләктергән купшы гына, илле
яшьләрдәге ханым килеп чыкты. Айзидәнең куркуыннан тагын сулышы
кысылды. Беравык, ни дип сүз башларга да белми бер-берсенә карашып
торганнан соң, купшы ханым бармак очы белән генә күзлеген күз төбенәрәк
этеп, җентекләп Айзидәне өйрәнә башлады. Укытучы бу, дип уйлады
Айзидә, аны карашыннан аңлап. Айзидә, эндәшми генә елмаеп, карашын
түбән яшерде.
– Бусы нинди Аллаһ мескене тагын?! – диде укытучы, каршында басып
торган кечкенә генә, самими карашлы кыз баланы күздән кичереп. Аннары,
кире үрелеп ишекне ачты да: – Вера Сергеевна, вот, та девочка, которую
мы недосчитали. Тут, у дверей стоит. Стесняется зайти, кажется, – дип
сөйләнде.
– Бар, кер, нишләп торасың? Беренче көннән үк болай соңга калып йөрсәң,
эшләр пешмәс, кызый. Бар, башкача соңлама, – диде ханым, тагын татарчага
күчеп. Минем татар икәнне кайдан белә икән бу, дип уйларга да өлгермәде
Айзидә, аны этеп диярлек сыйныф бүлмәсенә кертеп тә җибәрделәр.
Бүлмәгә кергәч, кыз тагын ишек төбендә туктап калды. Каушаудан
күзләрен томан каплагандай, бүлмәнең зурлыгын да, аны тутырып утырган
кыз балаларны да, тәрәзәләрнең яктылыгын да, өстәл алдында торган апаның
үзенә ниндидер сорау бирергә дип авызын ачканлыгын да, маңгай күзе белән
түгел, ниндидер башка күзләр белән күрде кебек.
– Айзида Шагабутдинова? – дигән сораудан ул кинәт айнып киткәндәй
булды. – Идите, садитесь.
Айзидә, ашыга-кабалана, укытучы төртеп күрсәткән, тәрәзә буендагы
бердәнбер буш урынга килеп утырды. Оялудан башын аска иде, авылыннан
кадәр җилкәсенә асылынып килеп, инде аерылмас дустына әйләнгән букчасын
кочаклап тынып калды.
Янәшәдә генә, тәрәзә каршында ук, буй җиткергән яшь каен, нәфис ботак-
бармаклары белән сыйныф тәрәзәсен чиртеп уйнады. Аннары бу уеныннан
АЙЗИДӘ
118
туеп, нечкә биленнән килеп кочкан шаян җылы җилдә кыланып боргалана-
боргалана, алтын йөгерткән яфракларын тузгытырга, күккә чөяргә тотынды.
Бөгелә-сыгыла, ботак очлары белән әллә кайсы тарафларга төртеп күрсәтә-
күрсәтә, тәрәзә пыяласына ятып пышылдап, кызга нидер сөйләде. Әлеге
хакыйкатьнең Айзидәгә һич кирәк түгеллеген, ниндидер ялгышлык килеп
чыгып, тормыш дәрьяларын җиңеп баручы яшәеш корабының башкасына,
үзенә тиешлесенә утырмаганлыгын аңлатырга теләде кебек.
4
Тормышының шушы беренче сынавын уза алмады Айзидә. Көннәрнең
берсендә, укуга барган җиреннән, олы юлга борылып маташучы йөк
машинасын туктатты да авылына кайтып китте. Беркемгә әйтмәде, хәтта
тулай торагына да кереп тормады. Чөнки, ни булган киеме өстендә, ә калган
нәрсәләре шушы җилкәсенә аскан букчасында иде.
Район үзәгенә кадәр әлеге машинада, аннары урман аша чыга торган калган
юлны җигүле ат арбасында кайтты. Ашыкты, кабаланды. Ашкынды. Үзенең
сагынуы иксез-чиксез булганга, авылында да аны юксынган, сагынганнардыр,
дип уйлады. Авылы янындагы калкулыкка килеп җиткәч, арбадан сикереп
төшеп, таутүбән җәяүләп чапты. Йөгереп аргач, тау битендә озак итеп елгага,
авылы өстенә карап ятты. Бер карашка бар нәрсә дә шул ук кебек булса да,
нәрсәдер, һичшиксез, үзгәргән иде.
Әнә, Айзидәнең туган йорты. Йорт алды буш, капкасы ябык. Әйтерсең,
ул киткәч, ансыз яшәү мөмкин булмаганга, өзелгән кинокадр кебек, мондагы
яшәеш туктап калган да, менә ул кайткач тормыш тагын кабынып, ялганып
китәр сыман тоелды аңа. Әле ярый кайткан! Шәһәрне яратканнар, әйдә,
яшәсеннәр шәһәрләрендә. Укысыннар! Ул монда яшәячәк! Аның тормышы
башкача булачак! Ул теләгәнчә! Ничек булачагын әлегә белми. Ләкин башкача.
Шул уйлары белән кыз кыр юлыннан авылына таба йөгерде. Авыл урамын
очып үтеп, туган йортының капкасына килеп асылынды. Бераз сулыш алгач,
сак кына капка келәсен күтәрде. Капка җырлап ачылды. Менә ул! Аның бәхет
иле – йортының хәтфә үләне, ком белән мунчалалап юылган сап-сары болдыр
такталары, бакча башына өйгән чүмәләдән килгән печән исе...
Аның уйларын бүлеп, шыгырдап өй ишеге ачылды. Өйдә кеше барлыгын
тоеп, Айзидә шунда омтылды. Менә әнисе! Ул аның кочагына ташланыр да
мәңгелеккә шул җылылыкта калыр кебек тоелды.
Тик... Гөлҗамалның хәсрәт тулы кырыс карашыннан Айзидә кинәт туктап
калды.
– Кайтып җиттеңме?
Әнисенең салкынлык бөркелгән тавышы кызны башыннан салкын су белән
коендырып төшергән кебек айнытып җибәрде. Җавап итеп ул башын гына
иде. Ни әйтсен соң? Кайтып дөрес эшләмәгән. Ялгышкан. Көтмәгәннәр. Аның
монда бәхетле булуына караганда, бәхетсез укытучы булуы мөһимрәк, димәк.
– Әйттем бит, син җебегәннән булмас, дип.
Гөлҗамалның зәһәре көчле иде. Әйтерсең, аның тормышына булган бар
нәфрәте өермәдәй берьюлы кузгалды! Ул, җәһәт кенә үрелеп, мич буендагы
табагачны эләктереп алды да Айзидәгә килә башлады. Анасының холкын
белсә дә, аның үзенә карата болай мәрхәмәтсез була алырын кыз башына да
китермәде. Куркуыннан телсез калды. Гөлҗамал, каты итеп сукмакчы булып
кизәнде дә, табагачны Айзидәгә таба селтәп җибәрде. Табагач сабы, кызга
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
119
бераз гына җитми, болдыр тактасының кырыена килеп бәрелеп, урталайга
сынып төште. Айзидә, коты чыгып, капкага йөгерде.
– Кеше күзенә ничек карармын, акылсыз кыз. Җүләр кебек мөгрәп йөрүдән
башканы белмисең бит син. Җырчы була, имеш. Җыр белән тамак туйдырып
буламы? Акылсыз нәрсә. Бәреп үтерәм бит мин сине, Аллаһ мәхлугы. Ник
кайттың? Мине кешеләр алдында рисвай итәргәме?
Гөлҗамал, табагачның сынык таягын үрелеп алмакчы булып иелде дә
хәлсезләнеп баскычка чүгәләде. Ул җыерчык баскан кытыршы куллары белән
җилдә кибеп яргаланган кытыршы битен каплап, үксеп еларга тотынды.
Чарасызлыктан. Сагынган иде бит кызын, көннәрен санап көткән иде.
Айзидәсенең укуын ташлап кайтып китү хәбәре килгәч, көн яктысын күрмәде.
Кеше алдында болай мәсхәрәгә калдырыр дип башына да кертеп чыгармаган
иде. Кирәкмәгәнгә акылы җиткән бит, җүнсезнең, дип өзгәләнде. Һәм үзенчә
каты, усал итеп нәсыйхәт бирергә ниятләде.
– Бар, күземә күренмә. Теләсәң кая кит. Тик өйдә күренәсе булма!
Укыйсыңмы, эшлисеңме – теләсәң нәрсә эшлә. Минем сиңа бирергә бер тиен
акчам юк. Булганын кырып-себереп биреп җибәрдем, син акылсызга. Бар,
кит! Дүрт ягың кыйбла!
Айзидәгә әнисенең ярсу халәтен күрү, үз өстенә яудырган ачы рәнҗешен
тыңлап тору авыр иде. Шуңа, бераз күзенә күренмичә юкка чыгып тору нияте
белән, ул йөгереп елга буена төшеп китте. Гомер буе шыгырдап ябылган капка
да, бу юлы шыгырдамый, җай гына ябылып, келәсенә тавыш-тынсыз кереп
утырды. Һавадагы кошлар да йортны урап очтылар. Бар тарафка ишетелердәй
булып бары Айзидәнең йөрәге какты.
Озак утырды кыз елга буенда. Элеккеге кебек, әнисенең үзен эзләп төшүен,
һич югы, тау башыннан кычкырып кына өйгә чакыруын көтте. Гөлҗамал
күренмәде. Көзге салкыннан өшеп, тешләре тешкә бәрелә башлагач, кыз
кайту ягына кузгалды. Тиз генә кайтып җылынасы, кара икмәк белән яңа
сауган парлы сөт эчәсе килде. Сабыйлыгы белән ул әнисенә карата булган
бар үпкәсен онытып, тагын өенә юнәлде. Тынычлангандыр, Айзидәнең елга
буеннан йөгереп менгәнен күреп, ашыга-ашыга өстәл әзерлидер. Кайтуын тиз
кайтты, тик капканы гына ача алмады Айзидә. Капка терәүле иде.
– Әнием, зинһар, керт мине! Мин синнән һәм авылдан башка яши алмыйм,
– дип, капканы кага-кага үкседе ул. – Өшедем мин, әни, керт, зинһар, дим.
Бәгырьләрең шундый катымыни соң синең? Мин бит синең кызың, әни!
Озак елады кыз. Әнисенең йөрәге чыдамас, менә-менә капканы ачып, кызын
күкрәгенә кысар, дип өмет итте. Кыйнаса да, каргаса да риза, тик кертсен генә.
Барыр җире юк иде аның.
– Әйттем бит мин сиңа, күземә күренмә, дип. Бар, теләсәң кая кит. Эшләп
яшә. Кешеләрнең ничек яшәгәнен бел, – дип, ишеген ачып кына кычкырды
Гөлҗамал.
Ул да булмады, йорт ягыннан шап итеп җиргә Айзидәнең сумкасы очып
төште...
Олы юлга таба атлаганда, адым саен, Айзидә әнисенең эндәшкәнен,
чакырганын көтте. Тавышын ишетми калмыйм, дип, тын гына атларга тырышты.
Көтте, Аллаһтан ялварып, елый-елый көтте. Тик ул тавыш... ишетелмәде. Әнә,
каяндыр арттан, авылның теге башыннан ук машина тавышы килде. Шәһәргә
барадыр. Туктаса – нишләр? Утырып китәрме? Утырмаса – нишләр? Ә утырса,
кемгә барып бәрелер? Кем ашатыр, яшәр почмак табышыр? Шул сораулар
АЙЗИДӘ
120
белән кайнаган Айзидәнең башы чатнап авыртты. Үкереп елыйсы килде. Тик
түзде. Әле, йөк машинасы янына туктагач та, шофёрга күтәрелеп карамый,
артыннан йөгерүче, кул болгаучы булмасмы, дип өметләнеп, берникадәр авыл
ягыннан күзләрен алмый карап торды. Гөлҗамал каны бар иде шул анда да.
Шуңа, Айзидә күкрәген тутырып иркен сулыш алды да, тузанлы аягын машина
тупсасына куеп, ишек тоткасына үрелде. Беткән баш – беткән! Хәзер ни булса
да, аңа барыбер иде. Кемгә кирәк ул бу дөньяда? Кайтып, анасын рисвай итте,
дип көләр авыл халкы. Аннары бераз исләрендә тотарлар да онытырлар. Ул
да онытыр. Тырышыр, һич югы.
– Кайларга юл тота икән чибәркәй төнгә каршы?
– Шәһәргә кадәр алып барасызмы? Тик минем акчам юк.
Йөзе елаудан шешенгән, тузгыган чәчләре юеш битенә сыланган, аяклары
тезенә кадәр юл тузанына баткан бу кызганыч кыяфәттәге кызны күреп, машина
шофёры Тимерхан бераз аптырап калды. Нәрсә дип уйларга да белмәссең
монда?
– Утыр, әйдә. Келтерәтеп кенә илтеп җиткерермен үзеңне, – дип шаяртмакчы
булды Тимерхан.
Айзидә шофёрга күтәрелеп тә карамый, кабинага менеп утырды да, кечкенә
мәче баласы кебек йомарланып, ишеккә сыенды.
– Курыкма, кеше ашамыйм мин. Ишеккә шулкадәр сыланма, төшеп каласың.
Айзидә эндәшмәде. Әле һаман борынын мышык-мышык тартып, нечкә
бармаклары белән юеш күз төпләрен уды.
– Кайсы җансызы, шушы фәрештәне берүзен чыгарып җибәрде икән?
Эшләрең шәптән түгел, ахры, кызый.
– Бар да әйбәт.
– Иреңнән качтың мәллә?
Айзидә, егетнең бу керделе-чыктылы сорауларын ишетмәгәндәй, тәрәзәгә
карап барды.
– Атаң куып чыгарды мәллә өеңнән?
Тимерхан, туктаусыз сорау яудырып, кызны авыр уйларыннан арындырасы
килде.
– Ярар, буласы булган инде. Үзең беләсеңдер. Дөньяда төрле хәлләр була,
шулай бит. Тик борчылма, моның белән генә тормыш тәгәрәвеннән туктамый.
Бик озак тын гына бардылар. Егет, тәрәзәсен ачып, берничә тапкыр
тәмәкесен көйрәтте. Кыз да бераз тынычланып йокымсырап бара башлады.
Ләкин Тимерханның чираттагы тәмәкесен көйрәтеп җибәреп, җиңелчә генә
йөткереп куюыннан сискәнеп, Айзидә күзләрен ачты.
– Исеме ничек соң бу чибәркәйнең? – дип сорады Тимерхан, кызның,
ниһаять, уянуына шатлангандай.
– Мин чибәркәй түгел.
Тимерхан ир-ат дип аталмас та иде, әгәр шулчак кызның кулыннан эләктереп
алмаса.
– Тотынма миңа, зинһар, яме. Зинһар!
Айзидәнең үртәлеп, әрнеп әйтелгән бу сүзләреннән егет әллә нишләп китте.
Каушап калдымы, куркыпмы? Егет кызның кулын ычкындырды да, карашын
алдындагы ватык-җимерек юлга күчереп, башкача ләм-мим дәшмичә кайтты.
Тимерхан начар күңелле кеше түгел иде үзе. Төз, озынча гәүдәле, чибәр үк
дип әйтү килешмәсә дә, матур гына йөзле, хатын-кыз игътибарыннан мәхрүм
булмаган, купшы гына шәһәр егете. Бераз гына масаючан. Инде яше утызга
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
121
җитсә дә, сугыштан соң тол калган ялгыз анасы белән яши бирде. Әнисе,
югыйсә, улының башлы-күзле булуын күптән тели иде.
– Йә? Кайда калдырырга сине?
Тимерханның әлеге соравыннан Айзидә, теләми генә керфекләрен күтәреп,
тәрәзә аша урамга карады. Алдында, кичке утларын балкытып, шәһәр
урамнары таралып киткән иде. Кыз карашларын бер тыкрыктан икенчесенә
күчерде. Кай урамнан китсен икән? Кайсысы аны көтә? Гүя, килгәнсең икән,
әйдә, рәхим ит, дип, машина каршына тезелешеп басканнар.
– Белмим, – диде Айзидә, пышылдап кына. Аның бу машинага
чарасызлыктан гына утырганын Тимерханга сиздерәсе килмәде.
– Миңа кайда булса да эшкә керергә кирәк, – дип куйды кыз, ничек тә монда
кадәр килүен акларга тырышып.
– Бәй, барып керер кешең дә булмагач, ник килдең соң син монда? Шәһәр
бит бу. Монда сине кем көтеп тора?
Айзидә, берни аңлатмый гына төшеп каласы килеп, ишек тоткасына үрелде.
– Белмим. Булды, мин монда төшәм.
– Нәрсә, урамда кунасыңмыни?
Тимерхан җәһәт кенә үрелеп кызның җиңеннән эләктерде дә кире утыргычка
тартты.
Айзидә бу юлы ризасызлык белдермәде. Эчтән:
«Сабый гына бит бу», дип, Тимерхан кызны кызганып куйды.
– Йә, ярар. Әйдә, миндә кунып чыгарсың. Иртәгә төзелешкә алып
барырмын. Бәлки, эш табылыр. Әнигә килен дә кирәк. Шатлансын әле, – дип
шаяртмакчы булды егет.
Айзидә, коты чыгып, кузгалып киткән машинадан сикереп төшеп калмакчы
булып ишеккә ябышты.
– Юк, юк, мин нишләп сездә куныйм, ди. Кирәк түгел. Калдырыгыз мине монда.
– Курыкма. Шаяртам гына. Утыр урыныңда, төшеп тапталасың килмәсә,
– диде егет, кырыс итеп. – Бу, сеңлем, авыл түгел. Начар күңелле кешеләр дә
күп. Бәреп үтерергә дә күп сорамаслар.
– Үтермиләр, – диде Айзидә, балаларча тискәреләнеп.
Тимерхан, машинасын үзе яшәгән урамга алып кереп, озак та бармый,
түбәсе капка өстеннән күренер-күренмәс кечкенә өй янына китереп туктатты.
Тимерхан кабинадан егетләрчә сикереп төште дә, сызгырына-сызгырына нидер
көйләп, Айзидәнең ишеген ачты. Кызга кулын сузды. Кулын бирергә теләмәгән
Айзидәнең сумкасын кулыннан алып капкага юнәлде.
Тимерханның әнисе Мөнәүвәрә карчыкның йортта тавыкларын кетәклеккә
ябып йөреше иде. Тимерханының капкадан яшь кенә кыз бала ияртеп керүен
күргәч, аптыравыннан катып калды.
– Йә Хода, бусы кем тагын?
– Әни, сиңа куян күчтәнәче алып кайттым, каршы ал, – дип шаулады
Тимерхан, капкадан керешли. – Ярар инде әни, әллә ниләр уйлама. Килен алып
кайтмадым, кайгырма. Хәсрәтең йөзеңә бәреп чыкты тәмам. Юлчы. Бүген
бездә кунып чыгар. Барыр җире юк.
Улының холкын белә иде Мөнәүвәрә. Уены-чыны бергә аның. Шуңа
ышаныргамы-ышанмаскамы дип, сынаулы карашлары белән кызны баштанаяк
күздән кичерде.
– Кунар җире булмаган яшь кыз бала шәһәрдә шуфирларга утырып йөриме?
Җүнле нәмәме соң бу?
АЙЗИДӘ
122
Теле явыз иде Мөнәүвәрәнең. Шуның аркасында аны берәү дә кияүгә
алырга теләмәде. Матурлыгына кызыгып килгән берсе, теленең әшәкелегенә
түзми китә торды.
– Ярар инде, әни, агуыңны чәчмә. Нормальный бала ул. Шәһәргә киләсе
килгән, эшкә урнашырга. Бөтен кешенең дә туганы юк бит инде. Әйдә кер,
Айзидә. Курыкма.
– Һым.
Усал итеп нидер әйтмәкче булып, Мөнәүвәрә улына таба укталды да, әйтәсе
сүзен теш арасына кысып, борыны төбеннән үк кызны җитәкләп алып кереп
киткән Тимерхан артыннан гаҗәпләнеп карап калды. «Кара син аны, ничек
шәпләнеп киткән. Кулына оҗмах кошы эләккәнмени? Әллә киленле дә итәргә
маташамы бу? Белмәссең», дип уйлады ана.
– Әллә нинди Аллаһ мәхлуклары бар инде дөньяда, Аллакаем, – дип, елан
кебек агуын чәчеп калмаса, исеме Мөнәүвәрә булмас иде, мөгаен.
– Кети, кети, кети, кет, кет, – дип, саташып, кетәклеккә кереп, инде
йокымсырап утыра башлаган тавыкларының котын алды Мөнәүвәрә.
«Алышынган мәллә, бу карт дивана», дигән кебек, тавыклары дертләп, аның
ягына бер генә кискен караш ташладылар да, тынычланып, тагын башларын
кырын салып, йокыга киткән рәвеш ясадылар.
5
Айзидә, башка барыр урыны булмаганлыктан, Мөнәүвәрәләрдә берне дә
кунды, икене дә. Аны беркем кумады. Рәхмәт йөзеннән Айзидә Мөнәүвәрәнең
йорттагы булган-булмаган бар эшен башкарырга тырышты. Эш сөю –
әнисеннән алган бердәнбер бирнәсе иде аның.
Кызның йорт белән өйне бер итеп бөтерелеп чабып йөрүе Мөнәүвәрәнең
күңеленә май булып ятты. «Шәһәрдән мондый килен табып буламы? Моны
ычкындырсакмы, икебез дә җүләр булачакбыз», дип уйлады хатын. Һәм җае
туры килгән саен, Тимерханга үз ниятен җиткерергә, улының игътибарын
кызга юнәлтергә тырышты. Тора-бара, кеше арасына чыгып йөреп, дөньяга
күзе ачылып китмәсен, дипме, кызның өйдән чыгып йөрүләрен дә өнәмәгән
кебек кыланды.
Айзидәгә төзелештә эш табылды. Аны маляр өйрәнчеге итеп алдылар. Ул
анда да матур гына эшләп китте. Берникадәр вакыттан соң норманы остазыннан
да артыграк итеп тапшыра башлады. Озак та тормый малярлар бригадасында
тулы хокуклы эшче булды.
Шулай бар нәрсә дә җай гына уңай якка киткән, бар нәрсә дә үз урынына
утыра башлаган сыман иде.
Айзидә иртән иртүк Мөнәүвәрәнең өй эшләрен бетереп, йөгереп эшенә
килде. Кичләрен өйгә очып кайтып, аннан-моннан капкалап, клубка ашыкты.
Менә бүген дә Айзидә, эшеннән кайтып, сеткасыннан ипи-сөтен кәбәркә
(кухня) өстәленә куйды. Ашыга-ашыга юынды, киенде.
– Кайттыңмы?
Мөнәүвәрәнең кискен соравыннан кыз сискәнеп китте.
– Әйе.
Хатын, ризасызлыгын белдереп, шап-шоп табак-савыт кузгаткан булды.
Анысын алды, монысын куйды. Кашык шалтыратты. Капкачларны ачып япты.
Мөнәүвәрәне мондый халәттә күргәне булмаганга, кызга башта карчыкның
кыланышы мәзәгрәк тә тоелды.
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
123
– Мине бүген репетициягә чакырдылар, беләсезме, – дип, сүзне нәкъ
кирәкмәгән җирдән башлап җибәрде ул. – Мин бит җырлыйм, Мөнәүвәрә апа.
Кичә клубка алып кереп җырлатып карадылар да, әйбәт җырлыйсың, әйдә
кил безгә, тиздән концерт була, диделәр. Миңа репертуар әзерлибез, диделәр.
Мөнәүвәрә шаккатты. Шушы гана җитми тора иде. Карчык кызның сүзеннән
шартлардай булды.
– Кичке мәктәбеңә дә йөр, репетицияңә дә өлгер... Теләкләрең зурдан икән.
Өйдәге эшне кем эшли? – дип, кинәт кенә алпавытбикә образына керде дә
куйды Мөнәүвәрә. – Әнә, тәрәзәләрне юарга кирәк.
Мөнәүвәрә кулына кайдандыр килеп эләккән пычак сабы белән тишәрдәй
итеп тәрәзә пыяласына төртте.
– Тимерханның урын-җирен алыштырып юарга кирәк. Эш өйдә дә күп.
Җырлап йөрү нәрсә инде ул? Әнә, бакчада да эш бетмәгән, бик тик торасың
килмәсә?
Мөнәүвәрә тимерне кызган чагында сугарга ниятләде.
– Сиңа, миңа калса, бу хәлеңдә җыр турында түгел, кияүгә чыгу турында
уйларга кирәк. Квартирант булып озак яшәргә җыенасыңмы?
– Мин яшь бит әле, Мөнәүвәрә апа. Чыгасым килми минем кияүгә. Әле
концертларда җырлыйсым бар бит. Бәлки, җырчы да булып китәрмен.
Айзидә, сабыйлыгы белән баштарак, гомер иткән карчыкның мәкерен
аңламады.
– Тәрәзәләрне иртәгә, ял көне юармын. Хәзер соң ич инде. Ә Тимерханның
урын-җирен хәзер дә алыштырып өлгерәм. Аларны да иртәгә юармын.
Мөнәүвәрәнең үзенә төбәлгән ризасыз йөзен күреп, Айзидә кинәт туктап
калды. Үзен гаепле хис итеп, нишләптер акланырга тотынды:
– Мөнәүвәрә апа, мин сезгә чиксез рәхмәтле. Акча алгач, әйттем бит, барсы
өчен дә түләрмен. Сез әниемнән дә киңрәк күңелле, чынлап.
Авызыннан ялгыш очкан сүздән кызның тамагына төер тыгылды. Үз
әнисе белән чагыштыра аламы соң бу карчыкны? Алуын аладыр, ләкин
тиешме? Әни – изге бит ул. Ә аның әнисе изгеме? Әллә үзе шундый
игелексезме? Нишләп йөри ул монда? Нигә шушы чит-ят кешеләр арасында
кимсенеп ята? Кем төшерде аны шушы көнгә? Тискәрелегеме, әллә
тәкъдиреме?
– Аннары, тулай торак та бирәбез, диделәр. Мин тиздән анда күчәм. Күчсәм
дә, сезгә килеп йөрермен, булышырмын, яме. Борчылмагыз, – дип, әллә әйтте,
әллә әйтмәде Айзидә. – Мин барыйм инде бүген репетициягә, Мөнәүвәрә апа,
яме. Җибәрегез инде. Минем, чынлап, сәхнәгә чыгып җырлап карыйсым килә.
Зинһар, җибәрегез?!
Кызның үртәлүдән хәле бетеп, күз аллары караңгылангандай булды һәм инде
каядыр бару теләге сүнде. Бары тик әлеге хакыйкатьтән тизрәк качасы килде.
– Бер чыгып ычкынгач, бик нык булышырсың инде син. Беләм сезнең
кебек кылкойрыкларны. Койрыгыгызны тоттырмыйсыз инде сез аннары, –
дип, һаман үз туксанын туксан итәргә тырышып мыгырданды Мөнәүвәрә
карчык.
Айзидә алдындагы ипи валчыгын өстәлдән кулы белән генә сыпырып
төшерде дә эндәшми генә шешәсен алып куйды. Аннары яшь тулы күзләрен
карчыкка күрсәтмәскә тырышып, бүлмәдән чыгып китте. Тик Мөнәүвәрә генә
һаман тынычлана алмады.
– Минем ачыгавыз өлгергәнче, чыгып та качар бу. Эзлә син аннары клублар,
АЙЗИДӘ
124
концертлардан. – Мөнәүвәрә карчык канын суырып алгандай хис итеп, Айзидә,
аякларын чак сөйрәп, Тимерхан бүлмәсенең ишеге янына килде. Тупсасыннан
атлап кермичә генә, ишек яңагына сөялеп, бүлмә эченә күз салды. Бүлмә зур
түгел иде. Тар гына кысан бүлмәгә киң тимер карават, аркалы агач урындык,
ике ишекле шкаф сыйган. Бердәнбер кечкенә тәрәзә, әйтерсең, шушы күңелсез
күренешне күрәсе килмичә, йөзен кояш нурында уңып, ашалып беткән чаршау
белән каплаган. Кыз бу күңелсез эштән котылырга теләп, тиз генә юрган-
мендәр тышларын салдырды да чирканудан борынын җыерып, бүлмәдән
тизрәк чыгып китмәкче булды. Ләкин көтмәгәндә юлында «үсеп чыккан»
Тимерханга бәрелеп, туктап калды.
Тимерханның нидер сиздерәсе, ниндидер мөһим сүз әйтәсе килеп йөргәнен
Айзидә күптән сизенә иде. Шуңа күрә ул аның юлында очрамаска, күзләренә
туры карамаска, кирәк-кирәкмәгәнгә сүз катмаска тырышты. Бүген ычкына
алмас, ахры. Кыз үзен караклыкта тотылган кешедәй хис итеп, кызарынып
башын иде. Ишек катында сүзне кайдан башларга белми аптыраган Тимерхан
бер – артында сүз тыңларга торган анасына, бер – каршында куркудан
куырылган Айзидәгә борылып карады.
– Айзидә, тукта, ашыкма әле. Сөйләшик, – диде ул, инде беркая да
ашыкмаган кызны аптыратып.
Айзидә дә, кайдадыр кереп качасы, яшеренәсе килгән сабый баладай, як-
ягына каранды. Бүлмәдә ул качардай урын юк. Хәтта кечкенә тәрәзәләргә дә,
көн яктысын каплап, көзге караңгылык сыланган иде.
– Нәрсә турында сөйләшәбез, Тимерхан абый, вакыт соң бит инде.
– Әни әйтә, тулай торакка китәргә җыена, ди. Чынлапмы?
Тимерхан бераз тынычланып түргә узды да, Мөнәүвәрәнең ачуын чыгарып
һәм Айзидәне тәмам куркуга салып, бүлмә ишеген ябып куйды.
– Мәңгегә монда кала алмыйм бит инде мин, Тимерхан абый, – дип,
ялварулы карады кыз. – Мин бит сезгә чит кеше. Болай да рәхмәт. Сез
булмасагыз, белмим, кая барган булыр идем?
Вак-вак адымнар белән, Айзидә читләтеп кенә ишеккә якынлашырга
маташты.
– Ашыкма, Айзидә. Китәргә ашыкма, дим. Без сиңа инде чит кеше түгел,
бер-беребезгә ияләнергә өлгердек.
Тимерхан, бүлмәдән чыгып качарга маташкан Айзидәне, беләгеннән
эләктереп алып, үзенә тартты. Бу хәлдән тәмам куркуга төшкән кыз, читлектәге
җанвар шикелле ыргылып, ишеккә ташланды.
– Юк инде, китәргә кирәк. Кешедән оят, – диде Айзидә, ишек тоткасына
ябышып. – Болай да инде кызлар кемең соң ул синең Тимерхан, ирең мәллә,
дип теңкәне корыталар. Минем танышларым, дигәнгә ышанмыйлар. Алайса
таныштыр, диләр. Сез кызларга ошыйсыз, Тимерхан абый.
Айзидә бу сүзләрне махсус, аның үзеннән күңелен төшерү, хисләре булган
очракта аларны суыту өчен әйтте, әлбәттә.
– Әгәр ирең булсам, начар булыр идемени? Миңа, син ошыйсың, Айзидә.
Тимерхан, хисләренә бирелеп, кызга тагын якын килмәкче булды.
Тик Айзидә, кыр кәҗәсе кебек җитез генә икенче якка сикереп чыкты да,
Тимерханның берүзен генә калдырып, бүлмәнең ишеген ябып куйды.
– Ни сөйлисез сез, Тимерхан абый? Акылдан шаштыгыз мәллә? – дип
кычкырды Айзидә ябык бүлмә ишеге аша.
Беразга тынлык урнашты.
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
125
– Тимерхан абый, зинһар, бу турыда сөйләшмик. Сез бит олы кеше, – дип
кычкырды ул ишек артыннан янә.
– Булса соң, олы булса? – Тимерханның да бирешәсе килмәде. – Мин сине
кулларымда күтәреп йөртермен, Айзидә, – диде Тимерхан, бар көче белән
ишекне этеп. – Синнән дә бәхетле кеше булмас. Телисеңме, мин сине диңгезгә
алып барам, киләсе җәйгә, телисеңме...
Тимерхан бу сүзләрен ихлас күңелдән, кызны чынлап бәхетле итәсе, аны
тормышның аяусыз җил-яңгырыннан саклыйсы, яклыйсы килгәннән әйтте.
Аның таянычы, терәге буласы килгәннән.
Тик Айзидә аны ишетергә дә, күрергә дә теләмәде.
– Нәрсә турында сөйлисез сез, ни дигән кияүгә чыгу? Нинди диңгез? Чыга
алмыйм мин сезгә кияүгә, аңлыйсызмы? Чыга алмыйм. Сезгә бит башка, олы
хатын кирәк. Мин бит сезнең балагыз кебек. Аннары, әни мине бәреп үтерә,
– дип, кычкырып, үкси-үкси еларга ук тотынды.
Әлеге хәлдән Мөнәүвәрәнең коты чыкты. «Карале, тымызык күл кортлы
була, дигәндәй. Усаллаша башлады бит бу!» – дип уйлады карчык. Аннары,
күрше-фәлән ишетмәсен, дип, йөгерә-йөгерә, ишек-тәрәзәләрне ябарга
тотынды.
Тимерхан да бүлмәдә тынып калды.
– Нинди әни турында сөйлисең син? Бармы соң ул синең? Булса да, кирәкме
син аңа? Барлыгыңны да белгәне юк бит, Айзидә, – диде бераздан Тимерхан, үз-
үзе белән сөйләшкән кешедәй, тыныч кына. Сулкылдавы аша да ишетте аның
сүзләрен Айзидә. Чөнки ул сүзләрне күптән, Тимерханның яисә Мөнәүвәрәнең
авызыннан бер чыгачак, дип көткән иде.
– Сүз тидермә минем әнигә. Гадел кеше ул. Минем монда икәнне белми
генә. Белсә, әллә кайчан йолкып алып кайтып киткән булыр иде.
Бу җавапны да Айзидә инде күптән әзерләп куйган иде. Тик шушы
әйтелгәннәргә башка бер сүз дә өсти алмады.
Тимерхан тагын бераз тын торды. Аннары ишекне үзе сыярлык кына этеп
ачып, кысылып чыкты да ишек төбендәге элгечтән алып пәлтәсен киде, баш
киемен кулына тотты.
– Курыкма миннән, Айзидә. Мин сиңа дошман түгел. Мин дә тере кеше
бит. Сине яраткач, нишлим инде...
Айзидә, сулкылдавын басарга теләп, Тимерханның караватыннан салдырып
алган мендәр тышлыгы белән юеш битен сөртте, яшенә чыланган чәчләрен
җыеп баш артына урады. Аннары матур чәчәкле чаршау яшергән үзе йоклый
торган караватка барып утырды.
– Тимерхан абый, мин сезне бик хөрмәт итәм. Ләкин, мин сезгә кияүгә
чыкмыйм. Үпкәләмәгез.
Айзидәнең соңгы сүзе шушы иде.
– Әйдә, – диде Тимерхан, киенгән килеш ишек төбендә таптанып. – Синең
бит бүген клубка барасың килгән иде. Әйдә, киен, киттек. Әни борчылмасын
өчен, үзем илтеп куям.
Айзидә, дөрес ишеттемме соң дигәндәй, җәлт итеп чаршауны тартып,
Тимерханга карады.
– Әйдә, барсаң. Борын мышкылдатып утырма, киен. Мин чыга торам. Озак
торма, – дип, ачык ишектән тышка атлады ир-егет.
АЙЗИДӘ
126
6
Алар мәдәният йортына килеп кергәндә, репетиция тәмамланып, җырчы-
баянчылар таралыша башлаган иде инде. Айзидәнең ишектән керүен әллә
кайдан күреп алган сәнгать җитәкчесе Ирек, кулын болгап, аны үз янына
чакырды. Айзидә канатланып аның янына йөгерде. Тимерхан ишек төбендә
бераз уңайсызланып торганнан соң, тамашалар залының иң соңгы рәтенә барып
утырды. Үзешчән түгәрәк кызлары, кайтырга җыенуларын да онытып, сәхнә
пәрдәсе артыннан бер-бер артлы башларын чыгарып карый-карый, чышын-
пышын аны энә күзе аша үткәрергә тотынганнар иде инде. Озын буйлы, кап-
кара пәлтәдән, башында килешле киң кырыйлы эшләпә, үз бәһасен белеп
кенә атлаулары – сокланмаслык та түгел шул. Тик Тимерханның башкаларда
кайгысы юк иде. Аның бөтен теләге – Айзидәне үзенеке итү. Шул теләк бөтен
эчен яндырды, әллә нинди планнар кордырып башын катырды. Монда ул
аяк атлаган булыр идеме, әгәр Айзидә теләмәсә? Үзе дә бит гармунда начар
уйнамый. Өйдә генә уйнап утырыр иде. Туйганчы җырлатыр иде. Юк, кызга
бит сәхнәгә менеп, кеше алдына чыгып җырларга кирәк. Матурлыгын кешегә
күрсәтергә, җырын ишеттерергә кирәк! Шуларны уйлап, Ирекнең Айзидә
тирәсендә кулларын болгый-болгый бөтерелгәнен карап үртәлеп утырды
Тимерхан.
– Изумительно! Гаҗәеп. Кайдан беләсең син бу җырларны? Афәрин, афәрин.
Булдырдың. Тә-ә-әк, иртәгәдән репетициягә. Аңлашылдымы? Иртәгәдән.
Шушы вакытка, яме. Соң түгелме?
– Юктыр, соң түгел.
Айзидә, куркынып, карашын Тимерханга күчерде.
– Синең әтиең мәллә ул? – дип сорады Ирек, хәлнең нидә икәненә төшенеп.
Кыз уңайсызланып, ни әйтергә белми, җилкәләрен генә җыерды.
– Ну, ярый. Тик, зинһар, иртәгә соңга калмагыз, яме, – диде Ирек, тирәнгә
кереп тормый гына, Тимерхан ягына дустанә ишарәләп.
Тимерхан Ирекнең ни әйткәнен ишетмәсә дә, күзе үткер иде. «Бусы ярый,
минем кебек карт тәресе куркыныч түгел. Әнә теге яшь баянчысы Айзидәдән
күзен дә алмый, денсез», дип үртәлде ул. Аңа калса, денен чәчәргә дә күп
сорамас... Тик Айзидәгә генә ошамас аның баянчыны кыйнаганы. Аннары,
кызлар өчен гомерендә сугышып йөргәне булмады Тимерханның. Киресенчә,
кызлар аны үзләре бүлеште.
Эчендә янган уттан көеп, Тимерхан олы учлары белән алгы рәттәге урындык
аркасын шап-шоп какты. Үтереп тәмәке тартасы килде. Ачуыннан уртларын
чәйнәде. Тик һич кенә дә, Айзидәнең үзен генә залда калдырып, урамга тәмәке
тартырга чыгып китәсе килмәде. Турысын гына әйткәндә, кызны – үзе табып
алып кайткан хәзинәне – беркем белән дә бүлешергә теләмәде.
Айзидә, тизгә генә дип, дус кызлары белән саубуллашырга теләп, сәхнә
артына чыкты. Шуны гына көтеп торган кызлар, аны корт кебек сырып
алып: «Кем ул синең таинственный кавалерың», – дип теңкәсен корытырга
керештеләр.
Менә шушы вакытта Айзидә үзен яшәештәге иң бәхетсез кеше, дип санар иде,
әгәр дә сәхнәнең икенче башында уктай төбәлгән ягымлы бер карашны тотып
алмаса, шул караш хәнҗәр булып йөрәгенә кадалмаса! Шул кадалудан йөрәге
гармун күреге кебек кысмаса! Ул караштан үзен көчкә йолкып-аерып, тар коридор
буйлап чыгу юлына ашыкты Айзидә. Ләкин күз нурлары өзелергә теләми, шул
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
127
карашка баткан килеш калды, гүя. Шул караштан аңа әллә нинди илаһи көч иңде,
иңнәренә канатлар үсте, сүнгән өметләренә җан өрелде. Аның аяклары җиргә
тимәде. Кая барганын да аңламый йөгерде Айзидә. Хәтта Тимерханның артыннан
чак җитешеп шапын-шопын чабып кайтуын да сизмәде. «Ярый әле килгәнмен бу
шәһәргә. Ярый әле килгәнмен», – дип, шатланып уйлады кыз.
7
Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары...
Шушы җырны алар бигрәк тә яратып кабатладылар. Газиз, киң канатларын
киереп җилпи-җилпи очкан һавадагы бөркет шикелле каерылып, гармунын
тартты. Йөзенә күтәрелеп карарга кыймаса да, үзенең хисләрен гармун
күрегеннән өзелеп чыккан һәр авазга, аларны әллә нинди бизәкләргә төреп,
кыз күңеленә җиткерергә тырышты. Шул бизәкләр Айзидә күңеленең әллә
нинди нечкә кылларына барып бәрелә дә, аларның кайтавазы булып, гаҗәеп
матур тавышына үрелеп, сихри моңга әйләнеп, фанилыкка тарала иде. Алар
шушы җыр эчендә тәүге кат серле хисләрне тойдылар, кичерешләреннән ләззәт
алдылар, яшьлектә генә була торган беренче мәхәббәтнең иң саф ноктасына
күтәрелеп, бәхет тәмен татыдылар.
Еш йөри алмады Айзидә мәдәният йортына. Тимерхан белмәгәндә качып-
посып, белгән чагында берничә минутка гына эләгә алды ул монда. Ләкин
шушы кыска гына вакыт эчендә гел бергә булырга, моң дөньясына китеп,
яшәештәге проблемаларны онытып, хисләре белән яшәргә тырыштылар. Бер-
берсенә булган яшерен кичерешләрен әйтеп бирү түгел, күзләренә тутырып
карарга да кыймадылар.
Газиз: «Соңга калдың бит, әйдә, озатып куйыйм», – дип, сәбәп тапкан булып,
Айзидәне озата барганда да, баштарак юлның икесе ике ягыннан атладылар.
Кыз капка төбенә кайтып җиткәч кенә, кулларын кысышып саубуллаштылар.
Тимерхан, Айзидәнең һәр хәрәкәтен күзәтү астында тотарга тырышса да,
артыгын булдыра алмады – йә эшеннән соң кайтты, йә бөтенләй командировкага
китеп барды. Айзидә дә ул өйдә вакытта соңга калып кайтмаска,яисә бөтенләй
өйдә генә утырырга тырышты. Ләкин, без капчыкта озак ятмаган кебек, әлеге
хәл дә капчыкны тишеп чыкты да, Тимерханны чыгырыннан чыгарды.
Ул көнне мәдәният йортында репетиция соң бетте. Караңгыга калынды.
Тимерханның өйдә икәнен белсә дә, Айзидә Газизнең озатып кую тәкъдименнән
баш тарта алмады. Чөнки вакыт соң иде. Икенчедән, караңгы да, Тимерхан
берни дә күрмәс, дип уйлады.
Ике гашыйк җитәкләшеп төнге тын урамның уртасыннан атладылар.
Сөйләшмәделәр, бары тик пышылдап кына яраткан җырларын көйләделәр.
Айзидә яшәгән өй тирәсендәге тал төбенә басып саубуллаштылар. «Сау
бул», – дип, Газиз оялып кына Айзидәнең иңнәренә кагылды. «Ярар, сау бул»,
– дип, кыз да, оялып кына, керфекләрен аска төшерде. Гаеп итәрлек берни дә
кылмадылар югыйсә.
Ләкин кинәт өермәдәй кайдандыр күтәрелеп чыккан Тимерханны күреп
котлары очты.
– Менә ничек, җыр кабатлап йөрисең икән син, Айзидә.
АЙЗИДӘ
128
Тимерхан зур авырлык белән булса да кыз алдында ярсуын тыярга
тырышты.
– Тимерхан абый, мин үзем Газизнең озатып куюын сорадым.
– Марш өйгә! – дип, җөмләсен теш арасыннан кысып чыгарды Тимерхан.
Айзидә, куркынган мәче баласыдай, капкага ташланды. Ләкин ачык
капкадан йөгереп кереп, капка баганасы артына яшеренде дә, тын гына, бу
икәүне капка ярыгыннан күзәтеп тора башлады.
– Мин синең белән озак сөйләшеп тормам, яме, молокосос. Тагын бер
тапкыр Айзидә янында күрәм икән, үтерәм, белдеңме?! Кара аны, малай! –
Тимерхан Газизнең борыны төбендә кулындагы авыр күсәген уйнатты.
– Үтереп кара. Кем соң син, карт җүләр?! Кеше баласына хуҗа булдыңмы?
Газиз дә ир-ат белән ир-атча булып, бирешергә теләмәде.
– Әх, син, молокосос. Телең дә озынмы әле синең?! Якын килмә,
аңладыңмы?! Үтерәм!
– Синнән сорармын, карт ишәк!
Айзидәнең куркудан күз аллары караңгыланды, тәненә чымырдап салкын
тир бәрде, башы әйләнеп китте. Егетләр сугыша иде. Ул, коты алынып, өйгә
йөгереп керде дә, чишенергә дә онытып, юрганы астына башы белән кереп
чумды. Кызый шулай томаланып күпме ятканын да, ничек йоклап киткәнен
дә соңыннан хәтерләмәде.
8
– Сандугачың чыгып оча бит инде. Аңгыра сарык бәрәне кебек, авызыңны
ачып йөрсәң, – диде Мөнәүвәрә кадала-чәнчелә чабып кайтып кергән
Тимерханга, Айзидә почмагына ымлап.
– Әни, кит моннан, ачуымны китермә.
Башкача сүз куертып торырга теләмичә, егет анасы ягына кулын гына
селтәде. Аннары, кыз ягына борылып бер-ике адым атлады да, ары табан ни
кылырга, ни әйтергә белми аптырап, төртелеп калды.
– Ашыкма әле, Айзидә, ашыкма. Сөйләшәсе сүз бар.
– Минем сезнең белән сөйләшер бер сүзем дә юк, Тимерхан абый. Мин
тулай торакка күчәм.
Кызның бу сүзләреннән егетнең башы тумар белән суккан кебек зыңлап
китте, кинәт кенә тыны кысылып, каерылган канатлардай ике як иңе салынып
төште, аяклары йомшарды. Шыбыр тиргә баткан башыннан кипкесен салып
дымлы учларында әвәләргә тотынды Тимерхан. Ни әйтсен соң ул? Ничек алып
кала алсын аны бу адымыннан? Хет бикләп куй! Башыннан андый уй да узган
иде егетнең. Тик болай да тормышта дөнья яктылыгы күрмәгән Айзидәне
кызганды. Аны елатасы, рәнҗетәсе килмәде.
– Айзидә, сиңа ярдәм кирәк булганда, без ярдәм иттек. Әни белән, – дип,
алдан әзерләп куйган соңгы чарасына күчте егет. – Хәзер безгә синең ярдәм
кирәк.
– Сөйләгез, – диде Айзидә, борылып та карамый, Тимерхан ягыннан үзенә
карата бернинди куркыныч та янамасына ышанып.
Ике арада тынлык урнашты. Кыз, битараф йөз белән, һаман әйберләрен
төреп чемоданына тутыра бирде. Егет, сүзен ничек башларга белми
изаланды.
– Син бит күрәсең, без иске, тузып беткән йортта яшибез, бернинди
уңайлыклар юк, – дип башлады егет, үзен дә ышандырмаган, әллә нинди
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
5. «К. У.» № 11 129
ялган интонация белән. – Тиздән безгә фатир бирергә тиешләр. Менә шул.
Син аңлыйсың бит, мин әнине ташлап калдыра алмыйм, берничек тә. Ул карт,
авыру. Әгәр дә мин өйләнсәм... миңа зуррак фатир бирәчәкләр, Айзидә. Яңа
фатир! Анда син хуҗа булачаксың!
Тимерхан әлеге сүзләрне тиз-тиз генә әйтеп салды да, Айзидәнең шушы
яңалыкка мөнәсәбәтен күрүдән куркып, күзләрен йомды.
Ике адым гына читтә кәбәркә стенасы артына качып бу икәүнең сөйләшүен
тыңлап торган Мөнәүвәрә, улының сүзләреннән авып китә язды. Менә сиңа
мә! Вәт шпиун, ичмасам, улы! Нинди матур хәйлә уйлап чыгарган! Улының
тапкырлыгы белән горурланып та куйды.
– Сез зур яңа фатир алсын өчен мин сезгә кияүгә чыгарга тиешме? Мин бит
сезне яратмыйм. Башкага өйләнегез, Тимерхан абый. Сезне яраткан кызлар
күп бит.
– Әйе, өйләнешергә. Һәм безгә фатир бирәләр. Син йә миңа чыгасың, йә
башкача беркемгә дә кияүгә чыкмаячаксың, менә шул!
Үз колакларына үзе ышанмый торган Айзидә егеткә борылып карады.
Бу юлы Тимерханның йөзендә үзенә карата бернинди дә мәрхәмәт чаткысы
күрмәде. Җитди сүз сөйли түгелме соң бу кеше?!
Куркудан, кулына тоткан чемоданы кинәт шапылдап идәнгә төште дә, сатлык
рәвешендә капкачын киереп ачып, кызның хәстәрләп җыйган әйберләрен кире
идәнгә чәчте. Шушы мизгел Айзидәнең йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды. Егет
сөйләгән сүзләрнең җитди булуына, үзенең мәкер пәрәвезенә килеп эләккәненә
инанды.
– Ә аннан соң карарсың. Теләсәң – аерылышырсың.
Айзидә егетне ишетмәде. Аның моңа тиклем булган бар тормышы
кинолента сыман, күз алдыннан йөгереп узды да Тимерханның әле генә
сөйләгән сүзләренә килеп бәрелеп туктап калды. Нәрсә соң бу?! Нишләп соң
аның тормышында изгелек өчен һәрвакыт фаҗига, хәсрәт белән түләргә туры
килә? «Әнинең рәнҗешедер», дип уйлады кыз.
– Мин бит алай булдыра алмыйм, Тимерхан абый, булдыра алмыйм. Мин
бит сезне яратмаячакмын, – дип пышылдады кыз чарасызлыктан, өметсез,
сүнгән тавыш белән. – Сез мине иреккә җибәрсен өчен, ни эшләргә соң миңа?
Башка нәрсә сорагыз, зинһар.
– Шушы гына... безнең үтенеч.
«Үтенеч» сүзенә Тимерхан аеруча басым ясап әйтте. Көчләмиләр, үтенәләр
генә, янәсе. Аннары, кызның хәсрәтле йөзен күрергә теләми, борылып ишеккә
сөялеп басты. Йөрәге, шушы мәрхәмәтсезлеге өчен егетне тукмаган, кыйнаган
кебек, бөтен тәнен, җанын дөрселдәтеп какты. Аһ, оятсыз! Ничек яшәр бу
мәкере, ялганы белән? Яшәр, яшәр! Айзидә дә күнеп китәр. Ул бит әнә ничек
матур итеп яшәде алар белән. Башта елар, аннары бу хәлгә ияләшеп, тагын
алар белән бер гаилә булып яшәп китәр, дип, үзен-үзе юатты егет.
– Менә сиңа мә! Елап утыра тагын! Кыл изгелек – көт явызлык. Без
бит моны, сиңа яхшы булсын, дип эшлибез, аңгыра кыз. Үскәч аңларсың.
Ышанычлы кулга эләккәнең өчен, рәхмәт әйтерсең, игелексез.
Мөнәүвәрәнең бу сүзләре хөкем карарын тормышка ашыручы электр
урындыгы белән тиң иде. Ул Айзидәнең тәнен түгел, җанын үтерде.
– Кит, әни! Кем кысылырга кушты сиңа, – дип җикерде Тимерхан.
Тик соң иде инде. Сүз бит ул аткан ук кебек. Кире әйләнеп кайтмый. Барып
кадала да җанны яралый.
АЙЗИДӘ
130
9
Никах мәҗлесенә кеше күп чакырылмаган иде. Остабикәсе белән мулла һәм
тагын якын туган дип аталган берничә пар гаилә килгән иде. Тар гына кысынкы
бүлмә буйлап сузган өстәлнең түрен олы яшьтәге, күп ашаудан корсаклары
салынып төшкән, кыска буйлы, бераз кәкре аяклы мулла белән юан, кызыл
битле остабикәгә бирделәр. Алардан уң якка Тимерхан белән Айзидә, берничә
ир-ат һәм каршы якта – калган хатын-кызлар утырды. Өстәл белән кәбәркә
арасында авыр аякларын сөйрәп бары Мөнәүвәрә генә йөреп торды. Мулла
абзый, гадәттәгечә бераз вәгазь сөйләде, аннары, йокымсыраудан авырайган
башын өстәл өстендә чайкалдыра-чайкалдыра, иренеп кенә догасын укырга
тотынды.
Айзидәгә бу хәл куркыныч төш кебек тоелды. Ул кимсенүдән кечерәеп
калган бичара тәнен өстәл алдында хәрәкәтсез калдырып, күңеле белән әллә
кайларга очты – әнисенә кайтып, аның үзе өчен бикле ишеген какты, Тимерхан
белән сугышканнан бирле юкка чыккан Газизне эзләде. Иң мөһиме, үз аяклары
белән шушы шәһәргә чыгып киткән көнен каргады.
– Атаң-анаң бармы соң, балам? – дип сорады мулла, сәер тын утырган
кәләшкә сынаулы караш ташлап. Айзидә эндәшмәде. Ул аны хәтта, ишетмәде
дә. – Килеп җитә алмадылармы? – дип, мулла сорау алуын дәвам итте.
– Әйе, килә алмадылар, – диде Мөнәүвәрә, бу турыдагы сүзне шушы урында
тәмамларга теләп. – Абый-апа, энекәш-сеңелләрең дә юкмы? Мулла абзыйның
һаман нидер ачыклыйсы килде. Шуңа ул, каршында утырган бу сабыйның
рәвешеннән сынаулы карашын алмады. Ул, күрәсең, өй эчендә торган
атмосферадан ниндидер яшерен, серле нәрсәдер тойды, нидер чамалады.
Айзидә җавап бирмәде. Сорау бирүнең мәгънәсе булмаганлыктан, ә башка
кешеләрнең фикере кызыксындырмаганлыктан, мулла да тынып калды.
Башкалар исә мулладан узып сүз катырга кыймый тик утыра бирделәр. Бу
хәлгә Мөнәүвәрә белән Тимерхан гына шат иде.
– Беттеме? Миңа чыксам ярыймы? – дип телгә килде кинәт Айзидә.
Кунаклар тәмам аптырашып бер-берсенә караштылар. – Әйе, әйе, киленкәем,
аш чыгарыр вакыт җитте, – дип, хәлне төзәтергә ябышты Мөнәүвәрә.
– Башка беркайчан да миңа ул сүзне әйтмәгез! Мин сезнең киленегез
түгел! – Айзидә, урыныннан торып, астындагы эскәмия аша атлап чыкты
да, үзенең почмагына барып, чаршавын каплап утырды. Тимерхан әйтер сүз
тапмады. Ул, урыныннан торып, кулларын югары күтәреп: «борчылмагыз,
аның белән мондый хәлләр булгалый», дигәндәй, һавада ниндидер билгеләр
ясап маташты. Кунаклар моны аңлагандырмы, билгесез. Тик беркем берни
эндәшми, карашларын гына түбән төшерделәр. Өйдә авыр тынлык урнашты.
Ара-тирә, чаршау артыннан Айзидәнең генә мышык-мышык борын тартканы
ишетелде.
...Никах мәҗлесеннән соң Тимерхан берничә тапкыр Айзидәгә сүз катты.
Ләкин, кыз тәкәббер кыр кәҗәсе кебек, йөзен дә бормады. Аерым ашады, аерым
йоклады. Мөнәүвәрә һаман кысташканга, кызга һәммә ысулларны кулланып,
ярарга да тырышып карады. Нәтиҗәсе булмады. Кыз, авызына су капкандай,
ләм-мим бер сүз эндәшмәде.
Башка чарасы калмаган Тимерхан көннәрдән бер көнне яхшы гына исереп
кайтып керде. Аякларын сөйрәп лаш-лош йөрүеннән, шапылдатып ишекләрне
кагып ябуыннан ук салганы тәненә сеңеп бетмәгәнлеге билгеле иде. Ир, ишек
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
5* 131
катында бераз туктап торганнан соң, өс киемнәрен салып чөйгә элмәкче булды.
Тик элгән һәр нәрсәсе ишелеп идәнгә төшә торды. Аннары, шул коелган
әйберләре аша сөрлегеп атлап чыкты да, туп-туры Айзидә йоклый торган
почмакка юнәлде.
Кыз, тезләрен кочаклап, тәрәзә каршында уйланып утыра иде.
– Нихәл, бичәкәй, – диде Тимерхан, дорфа гына. – Аллаһ ризалык биреп
кавыштырган ирең белән хәзер исәнләшмисең дәме? Аллаһтан курык.
Кыз эндәшмәде.
– Ярар, эндәшмә, эндәшәсе килгән чакларың булыр. Но, әле син минем
хатын, онытып җибәрмә, – диде Тимерхан, бармагын һавада уйнатты.
Аннары чайкала-чайкала кызга якынлашты. Шушы гамәлне кылыргамы,
әллә кылмаскамы, дип, үз-үзе белән көрәшеп килгәндә, нәфесе шулай да җиңде.
Һәм ул кызны йолкып кочагына алды.
– Яратырсың, яратырсың. Беркая да бармассың. Яратырсың. Мин бит сине
яратам, нык яратам, Айзидә, – дип, карышырга маташкан кызның иреннәренә
үрелде.
– Тимәгез миңа, зинһар, Тимерхан абый. Зинһар, тотынмагыз.
– Юк, юк, җаныкаем, менә күрерсең, бар да яхшы булыр. Бар кешене
көнләштереп яшәрбез әле. Алтыным, кошчыгым минем...
Бу хәлгә шаһит өй эче тын торды. Бары тик тышта, бүлмәнең зәгыйфь
тәрәзәләренә бәрелә-бәрелә, көзге салкын җил улады...
10
Айзидә ул көнне Газизне очратырмын дип һич тә уйламаган иде. Сөткә,
дип кенә чыкты. Яндагы кибеттә сөт беткәнлектән, аргы урамдагы ларёкка
китте. Йөзенә җепшек март кары бәрелеп эреде. Инде йомрыланып килүче
корсагын эченә сыйдырып бетерә алмаганга, урта төймәләрен ычкындырып
җибәргән пәлтәсе аша язның елгыр, салкын җиле кереп, кызның җылы тәненә
сыланып җылынды.
Мәдәният йорты яныннан узганда, нишләптер туктап, аның тәрәзәләренә
карап торды. Кемнедер күреп алырга өмет иттеме? Әллә болай гына, сагынып
кынамы? Бераз тын торганнан соң, Айзидә, авыр сөт шешәсе салынган
сеткасын җирдән сөйрәтеп, ары китте. Үзе дә аңламады – әллә җырлыйсы,
әллә елыйсы килде.
Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела...
– Айзидә, исәнме, Айзидә?
Кинәт Газизнең тавышын ишетеп, Айзидә туктап калды.
– Исәнме, Газиз?
Газиз дә, үз чиратында, Айзидәнең хәйран үзгәргәнлеген күреп каушап
төште.
– Син... син, – дип төртелеп торды ул. – Син... матурайгансың.
Кыз күзләрен дымлы керфекләре астына яшерде.
– Нишләдең инде син, Айзидә? Нигә ашыктың?
Газиз, әллә чабып килүдән тирләгән битен, әллә күз яшьләрен җиң очы
белән сыпырып төшерде.
Айзидә җавап бирмәде. Аның бүгенге бәласендә Газиз үзе дә сәбәпче
АЙЗИДӘ
132
икәнен әйтәсе, елый-елый ачуланасы килде. Тик түзде. Чираттагы җүләрлек
кылып, тагын адәм көлкескенә калсынмы?! Бер тапкыр ышанып карады бит
инде ул аңа.
– Шулай язгандыр инде, – диде ул сабыр гына, керфеген дә селкетмичә.
Газиз, атылып килеп, Айзидәне кочагына алды, карлы битләреннән үпте.
– Нишлисең, кеше күрер, Газиз.
– Күрсен. Булырның иң куркынычы булды. Куркырлык ни калды соң,
Айзидә? Син нидән куркасың?
Ярсуыннан Газиз нишләргә белмәде – эре-эре атлап, үзе тирәли әйләнеп
чыкты, учлары белән йомарлап йолкый-йолкый, чәчләрен сыпырды. Әйтерсең,
менә хәзер кемнедер тотып алып дөмбәслисе, үч аласы килде.
– Ә син?
Алдында тораташ кебек катып торучы Айзидәдән Газиз башка нәрсә көткән
иде. Шуңа ул сорауны бераз аңламый торды.
– Минем балам булачак, Газиз. ...Тимерханныкы.
Тирә-юньдәге тынлыкны бозмый, сиздерми генә бу икәүнең өстенә күк
гөмбәзе ишелеп төште дә, кайчандыр бербөтен булырга омтылган әлеге ике
җан арасына упкын булып ятты. Бер-берсен күрергә теләгән күзләр, бер-берсен
күрми башлады, бер-берсенә сузыласы куллар бер-берсенә сузылмады. Аларны
уратып алган орбитада сукыр һәм саңгырау тынлык иде. Тәкъдир әнә шундый
икән ул. Үзе теләгән вакытта сукыр һәм саңгырау итә дә, язмыш куласасының
астын өскә әйләндерә дә куя. Аның кануны шундый.
– Хәзер нишлибез инде, – диде Газиз, башка әйтер сүз таба алмыйча.
Айзидә, керфекләрен төшереп, авыз чите белән генә елмаеп куйды.
– Телисеңме, икәү качабыз моннан иртәгә. Балаңны да үз балам кебек
яратырмын.
Айзидә эндәшмәде дә, шул ук вакытта борылып та китмәде. Ул Газиз белән
бәйләп тоткан күңелендәге җепселнең тәмам өзелгәнен, үзен ычкындырганын
көтте.
– Әйтмә бер сүз дә, Газиз. Сөйләмә юкны.
– Айзидә, әйдә качабыз. Качарга кирәк моннан. Качсаң гына котылып була бу
җүләрләр йортыннан. Кил иртәгә шушы урынга, яме. Мин дә әзерләнеп киләм.
– Газиз, тукта, сөйләмә, димен юкны!
Әйтерсең, Газиз аны ишетмәде. Карашын һаман Айзидәнең ычкынган
төймәләре аша йомрыланып торучы корсагына төбәп сөйләвен дәвам
итте.
– Мин эштән китәм, бүген үк. Әйберләрне җыям. Машина сөйләшәм
яисә вокзалдан автобус белән китәрбез. Юк, автобустан безне тотып алырга
мөмкиннәр. Шуңа попуткага чыгарга кирәк...
– Газиз! – дип кычкырды кыз, паркны яңгыратып. – Җитте сиңа. Син тәмам
акылдан язган! Хәзер үк тукта, алайса...
Айзидәнең кискен тавышыннан Газиз кинәт туктап калды. Аннары җүләрлек
кризисыннан айнып киткән күзләрен кызның йөзенә күчерде. Айзидәнең йөзе
ябык китап кебек буш иде. Ул аннан берни дә укый алмады.
– Чынлап, – диде егет, тәмам аптырап. – Кил иртәгә, Айзидә. Мин сине
көтермен... безгә күптән, күптән качарга кирәк иде. Мин, кыйналганнан соң,
,хастаханәдә озак яттым, шуңа...
– Гази-и-из!
Айзидә бу хәлгә башка түзеп тора алмады. Ул, берни ишетергә теләмичә,
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
133
колакларын куллары белән каплады да, җирдә яткан сөт шешәсе салган
сеткасын да алырга онытып, бозлы сукмактан кире йөгерде...
...Айзидә йөгереп капкадан килеп кергәндә, Тимерхан, киенеп, каршына
чыккан иде инде.
– Син нәрсә? Кайда йөрисең?
Айзидә эндәшми генә узып китмәкче булды. Тик көнләшүдән күзләре
кызарган Тимерханга хатынының дәшми генә узып китүе аз иде. Ул аның
рәвешен дә, елаудан шешенгән күзләрен дә күрмәде. Әлеге хәл башкача
кабатланмасын өчен, яхшылап дәрес бирәсе килде. Шуңа ул хатынны
иңсәләреннән эләктереп алды да, өйгә җилтерәтеп алып кереп, бүлмәсенә таба
этеп җибәрде. Идәнгә үк аумаса да, карават башына чак тотынып, корсагы
белән җайсыз егылудан сакланып калды Айзидә.
– Чыгып киткәнеңә егерме биш минут? Кайда йөрдең? – дип ярсыды ир.
– Тимерхан абый, – диде Айзидә, бар көченә фикерен тупларга тырышып.
– Мин кибеттә генә булдым.
– Алган әйберең кайда?
Бу сүздән коты чыгып, Айзидә, кабалана-кабалана, сеткасын эзли башлады,
кая куйганлыгын исенә төшерергә тырышты. Эшнең нидә икәнлегенә төшенеп,
ул ни дип җавап бирергә белмәде.
– Кибеттә сөт юк иде. Мин... икенче кибеткә бардым. Аннары...
– Алмагач, акчаң калгандыр бит? Кая, бир монда акчаңны.
Айзидә калтыранган куллары белән кесә турысын капшап куйды.
– Мин, Тимерхан абый, югалттым... акчаны. Гафу итегез.
– Абый түгел мин сиңа, соңгы тапкыр әйтәм. Алдашасың бит, кызыкай. –
Сугарга дип кизәнеп килгән җиреннән Тимерхан чак тыелып туктап калды.
– Мин бары тик сөткә бардым, Тимерхан абый.
«Абый» сүзеннән үртәлеп, ир йодрыгы белән шкаф ишегенең яңагына
китереп бирде.
– Әйттемме сиңа, мин абый түгел, дип?
Инде шкаф ишеге дә беркеткән җиреннән кубып идәнгә авып төшкәч, ир
артыгын кыланганын аңлап, чыгу юлына юнәлде.
– Тимерхан абый, сез нигә Газизне кыйнадыгыз?
Чыгып китәргә дип ишек тоткасына үрелгән ир, яшен суккандай, кинәт
катып калды. Шушы бер мизгелдә барына да төшенде – җиңелде ул!
Тамырсыз, ялган өстенә утырткан бәхетне нинди терәү белән терәсәң дә, бер
җимерелеп төшәсен белде. Тик әле болай тиз җимерелмәс, хатынының үзен
яратуын өмет итмәсә дә, бәлки әле, вакыт барын да җайлар, яшәп тә кителер,
дип ышанган иде. Ул сүнгән карашын Айзидәгә күчерде. Һәм хатынын
танымады! Бу – үзенә төбәлгән усал йөз, нәфрәт һәм ут чәчеп торган караш
Айзидәнеке түгел иде.
– Газизеңнең муенын борам, аңлашылдымы?! – диде Тимерхан, әллә нинди
шомлы тавыш белән. – Тагын бер шуның исеме чыксын, авызыңны сугып
җимерәм, белдеңме! Ә алай-болай аның белән очрашканыңны белсәмме,
смотри, кызый.
Тимерхан хәлсезләнгән аякларын чак сөйрәп чыгып китте. Каерылып
ачылган ишек, кире ябылмыйча, җаваптан өметен җуйган сорау билгеседәй,
яңакларына асылынып тынып калды.
Ачык ишектән җылы тупса аша, ашыга-кабалана, боз салкыны шуышты.
АЙЗИДӘ
134
11
Төшендә бүген Иделдән боз киткәнен күрде Айзидә. Шаулап аккан боз
арасында ялгыз йөзеп баручы паром ярга якыная, имеш. Шул паром эченнән
аны кемдер дәшә, чакыра. Кем икәнен аера алмый, тик ниндидер таныш
тавышны гына ишетә, имеш.
Айзидә күзләрен ачып бераз тын гына ятты. Өйдә хәрәкәт ишетелмәде.
Аннары торып, сак кына барып, шкафны ачты, аннан ниндидер кәгазьләр алып,
җәһәт кенә ястыгы астына тыгып куйды. Шкаф, карават, урындык башларына
элгән киемнәрен җыеп, аларны да юрган астына тыкты. Аяк очларына басып
үрелеп, шкаф өстеннән чемоданын алды, юрган астыннан әйберләрен, берәм-
берәм чыгарып, шунда тутырырга кереште.
Аннары, чемоданын караваты астына этеп куеп, берни булмаган кыяфәттә
кухня ягына узды.
Шулай көтелмәгәндә килене килеп чыгудан, иркенләп чәй эчеп утыручы
Мөнәүвәрәнең коты очты.
– Миннән качырып шикәр белән чәй эчәсезме? – диде Айзидә, шаяру катыш,
саран каенанасына төрттереп. – Баллы чәй эчәсем килә, дигәч, шикәр алырга
да акча җиткерә алмыйм, дигән идегез бит.
Мөнәүвәрәнең авызына капканы кире коелып төшә язды.
– Нәрсә, гомер булмаганны болай таң тишегеннән тордың әле? – дип
мыгырданды үз чиратында каенана.
– Миңа бүген икенче сменага. Бухгалтериягә барып кайтам. Тиздән бәбиләр
вакытым җитә. Сугылып чыгарга кирәк. Озак тормыйм.
– Тимерхан беләме? – дип, килененең бу ниятенә ризасызлыгын белдерде
Мөнәүвәрә. – Әйтмичә китәсең дә, ирең ачулана башласа, үксеп еларга
керешәсең. Төне буе йокы мазасы бирмисең. Әле сәгать ничә?
– Белмим.
Айзидә, вакыт күпме икәнен белсә дә, юри әйтмәде.
– Бар, дөньяңны онытып йөрмә. Ярты сәгатьтән өйдә бул. Идәнең юылмаган,
керең сасып ята, әнә.
– Идән минеке түгел. Тимерхан да минем ир түгел. Керләр дә минеке түгел.
Бары да сезнеке. Теләсәң нәрсә эшләгез.
Килененең көтелмәгән бу кыланмышыннан Мөнәүвәрәнең кулыннан кайнар
чәй тулы бокалы төшеп китә язды.
– Карале моны, ничегрәк сөйләшә башлаган. Ярар, Тимерханга сөйләп
бирермен. Өйдә кем хуҗа икәнен ул аңлатыр.
– Мөнәүвәрә апа?!
– Әни, диген, агач тел.
– Нишләп сез мине шулай мыскыл иттегез? Алдаладыгыз! Фатирны да тәки
бирмәделәр сезгә. Булмагандыр да әле ул.
Мөнәүвәрә эндәшми генә шакмак шикәрен шатыр-шотыр тешләп, өрә-өрә
чәй эчүен дәвам итте. Кызга җавап бирергә уйламады да кебек. Аның өчен
дә, Мөнәүвәрәнең үзе өчен дә ябык тема иде бу. Күкрәк читлегенең кайсыдыр
почмагында калтыраган вөҗдан газабын кузгатасы килми иде сыман.
Айзидә дә каенанасы җавап бирер дип өмет итмәде. Аның, бары тик, эшнең
нидә икәнлегенә төшенгәнлеген генә белдерәсе килде. Ул яраның һаман исән
икәнен, онытылмаган, кичерелмәгән, һаман сулкылдап авыртып торганлыгын
сиздерәсе килде.
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
135
– Озак йөрисе булма! Исеңә төшермәсәң, үз башыңа килмәс – хезмәт
хакыңны алуга кайтарып бирергә онытма, алай шикәр белән чәй эчәсең килгәч.
Син чүбек баштан барын да көтәргә була.
Каенананың сүзләрендә хаклык бар иде. Яшьлеге, җүләрлеге белән
килененең ниндидер акылсызлык эшләп ташларга сәләтле икәнен белә
иде Мөнәүвәрә. Авылыннан качып, Тимерханга ияреп үзе килеп керде
бит. Ләкин, ничек килеп керсә, шулай ук чыгып та китә алыр, дип, уена
да китермәде.
Мөнәүвәрә, исенә килеп, шушы сүзләрне әйтеп калырга ашыкканда, Айзидә,
яшереп куйган чемоданын күтәреп, өйдән чыгып киткән иде инде.
12
Зур чемоданын күтәреп, каядыр ашыгучы йөкле яшь хатынның каршысына
очраучылар туктап, аңа юл бирделәр дә карашлары белән озатып калдылар.
Айзидәгә барыбер иде. Менә, бу көн тиз генә узар да, иртәгесен ул бәхетле,
ирекле булып уяныр. Аның өчен бәхет көне туар. Бар да әйбәт, яхшы булыр.
Тимерхан да үзенә тиңен табар. Мөнәүвәрә дә ялганы өчен җан газабы
кичермәс. Бүген ул бу шәһәрдән китәр дә, шәһәр аны онытыр. Моның шулай
булуын тели иде ул.
Менә ул – матур мәдәният сарайлары, гармунчы Газиз, хис-кичерешләре
һәм башкалары белән әллә ниләр вәгъдә итсә дә, үзен бер тамчы да бәхетлерәк
итә алмаган шушы шәһәрдән ашыга-ашыга китеп бара. Язмышы аны шулай
тиз-тиз генә җыендырып, төенчеген кулына тоттырды да, ашыктыра-ашыктыра,
этә-төртә, чираттагы тукталышына озата. Инде ничәнче тапкыр! Тик бер
тукталышында да бәхет көткәне юк әле.
Әнисе исенә төшүгә, Айзидәнең йөрәген ут биләде. Ничек кайтып күзенә
күренер? Мәңге кайтмам, дип киткән иде бит. Әллә никадәр зур, ерактан
елкылдап, тылсым көче белән үзенә тартып торучы шәһәрләрдән кача алса да,
әнисеннән һәм үзеннән кача алмас шул. Менә ул, бумеранг шикелле, йөгерә-
йөгерә, чыгып очкан оясына кире кайтып бара. Башкача очып төшәр җире дә
юк икән!
Әнисе аның монда икәнен белмидер дә. Кызының шушы хәлдә булуы
башына да килмидер. Гомере буе аннан качып йөрмәс бит инде. Барыбер бер
кайтырга кирәк булачак.
Бу хәлне Айзидәгә күз алдына китерүе дә авыр иде. Төннәрен керфекләрен
йомган саен күз алдында һәрчак анасының усал, хәсрәтле карашы торды. Ни
генә кылмасын – ятса да, торса да, кайгырса да, шатланса да, шул караш аны
ычкындырмады. Һәм ул караш белән күзгә-күз очрашуны аның җаны кыямәт
көнен көткән кебек көтте.
Кайвакыт аның тизрәк кайтып, ана хөкемен кабул итеп, ниһаять, бу
газаплардан котылып, бушанып каласы килде. Ни әйтсә дә түзәр иде ул хәзер,
әнисе күрмәгәндә генә артыннан килеп кочаклар һәм, кычкырса да, еласа да,
каны, йөрәге, җаны җылынганчыга кадәр озак итеп кочагыннан ычкындырмас
иде.
Ул хәзер анасының нигә шулкадәр кырыс, сөюгә саран булганлыгын
аңлады, чөнки анасы һич тә бастырырга теләмәгән тырма башына үз теләге
белән китереп басты.
Менә ул, тиз-тиз атлап, кайчандыр үзенә бәхет йорты булып тоелган
мәдәният сарае яныннан узды. Әйләнеп карамады. Алай да кичә Газиз үзен
АЙЗИДӘ
136
куып тоткан җирдә адымнарын бераз акрынайтты. Газизнең эзләре өстенә
аякларын куеп атлап чыкты. Аннары, шул эзләрдән ниндидер этәргеч алган
кебек ыргылып, алга китте. Әйтерсең, Газизнең дә качу теләге кушылды да
икеләтә көч белән киләчәккә әйдәде.
Айзидә олы юлга түгел, ә паркка кушылган урман аша боз кичүенә чыгарга
булды. Бу сукмак аңа таныш. Җәй башында төзелештәге кызларга ияреп су
коенырга төшкәне булды. Ашыкмый гына барса, кичкә барып җитәчәк. Ул
вакытта инде анда кеше-фәлән дә, җигүле атлар да, машиналар да булмаячак.
Бу турыда аның абыйларыннан ишеткәне һәм аларның шулай кичкә калып
кайталмаган чаклары турында сөйләгәннәре бар иде. Айзидә бу куе булмаган
агачлык арасыннан боргаланып сузылган, инде кары купшакланган ышанычсыз
сукмак өстеннән кичүгә таба атлады. Урманга килеп керүгә, бераз ирек, урман
һавасы тоеп, кызга сулышлары киңәеп киткән, кар яктысыннан карашлары
яктырып киткән сыман тоелды. Йөрәгендә чаң каккандай: «Куркыныч!
Куркыныч бит! Курыкмыйча, нәрсә кылып йөрисең син?!» дигән хис бераз
сүрелгәндәй булды. Ул инде күкрәк читлеген алай авырттырмады. Киресенчә,
бер адым ясаган саен, Тимерханның өеннән ераклашкан саен, ул хис үзенең
куәтен югалта, тәэсирен киметә барган сыман тоелды. Чөнки кунакка үз
кагыйдәләрең белән килмиләр. Беренче адымнар ясауга ук, урман сине
«чишендереп» ата да үзенең көчле дулкыннарына тәнеңне төрә, җаныңа тула
да үзенең бер өлешенә, кисәгенә әйләндерә. Урман тере, җанлы ул! Айзидә аны
күңеле белән тоя һәм, әллә нинди эчке тоемнарын эшкә җигеп, урман белән
сихри элемтәгә керә белә иде. Монда аның җаны ял итте, сырхау, борчуларына
дәва тапты. Менә хәзер дә бөтен хәсрәтен, куркуларын онытып, иркен сулап,
юлыннан атлады.
Берникадәр барганнан соң туктап, агач төбенә утырып, чемоданыннан ипи
кисәге чыгарып тамак ялгады, аннары нарат кәүсәсенә аркасын терәп, бераз
черем итте.
Айзидә күзләрен ачып җибәргәндә, кояш нурлары сүрәнәеп, агач араларына
караңгылык иңә башлаган иде инде. Урман да тынып калган. Кайдадыр
бик еракта узып баручы поезд тавышы ишетелде. Кыз уйлавынча, барып
җитәргә озак калмаган. Тимер юлның боз кичүеннән нинди ераклыкта икәнен
бераз чамалый иде. Ул зур авырлык белән аякларына торып басты. Аяклары
авырайган, көн буе чемодан күтәреп барып, тәне арыган, буыннары катып
киткән. Атларга кирәк. Кичүгә җитәсе бар. Аннары гына аргы яктагы авылга
кереп, берәрсендә кунып чыгарга сорарга була. Абыйларының шулай кунып
чыкканы бар. Айзидә хәтта ул кешеләрнең исемнәрен дә белә иде. Изгелекнең
исеме була һәрвакыт.
Караңгылык куерганчы, урманнан чыгып калу теләге белән, туктамыйча
бата– чума бара торгач, кызның тәмам хәле калмады. Тирә-якта күз күреме
начарланды. Күңелен тагын курку яулый башлады. Аякларын чак сөйрәп, ул
ауган каен агачы өстенә килеп утырды. Күзләрен йомды. Нидер эшләргә кирәк
иде. Төнгелеккә урманда кала алмый бит инде ул. Ерак та кителде кебек, тик
урман һаман бетмәде.
Иң беренче – куркуын басарга, аннары – булган бар көчен җыеп, тагын
атларга!
Кинәт ул кайдадыр якында гына ниндидер кыштырдау ишетте. Юк, агач
та сынмады, кош та очмады, ә артыннан кемдер килә сыман... Айзидә тавыш
килгән якка башын борды. Тик шикләнерлек бернәрсә дә күзенә эленмәсә дә,
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
137
куркынычның кайдадыр якында гына сулыш алуын, үтәли карашын тойды.
Кыз урыныннан торды да тавыш килгән якка йөзен борып карады, үзе сак
адымнар белән атлап китте. Берникадәр ара киткәннән соң, колагына кеше
тавышлары да ишетелгән сыман тоелды. Бу хәл аның күңеленә бераз өмет
кертсә дә, шиген дә арттырды. Кем булмас урманда?! Менә бераздан, агач
арасыннан аңа учак яктысы да күренде. Урап узарга кирәк, дип уйлады кыз.
Тик, барган саен, сукмак учакка якынайды. Һәм, күп тә үтми, ул аны кечкенә
генә аланга алып чыкты.
Учак тирәсендә берничә ир-ат кайнаша иде. Учактан ерак түгел ярым
җимерек алачык шәүләсе күренде. «Урман кисүчеләрдер», дип уйлады
Айзидә.
Ут яктысында, алан башында кинәт пәйда булган яшь хатынны күреп, учак
янындагылар беравык аптырап калдылар. Убырлымы, сихерчеме, әллә өрәкме?
Ир-атлар, ни уйларга белмичә, бер-берсенә карангаладылар.
Айзидә тораташ кебек катты. Йөгерергә түгел – бер атларга да хәле юк иде.
Тик учак янында торган ирләрнең йөзләренә чыккан курку, камалышта калган
кебек нидәндер шикләнеп, сак кына хәрәкәт итүләре аны бераз аптырашта
калдырды.
Ул да булмады, Айзидә, янында ниндидер җылы дулкын тоеп, бу ирләр
алдында үзе генә түгел, ә аларның күңелләренә шом салырдай гайрәтле
ниндидер көч иясе торганлыгын аңлады.
Җиңелчә генә ырылдау яңгырады. Шушы әмерне генә көткәндәй, ир-атлар
дәррәү килеп артка чигенделәр.
Бу – бүре иде. Айзидә яхшы белә. Әнә ул, башын горур күтәреп, яшь хатынга
игътибар да итми, учакка таба ике-өч адым ясады. Ут чәчеп торган усал, үткен
карашы белән ир-атларның һәр хәрәкәтен күзәтте.
Алар тавыш-тынсыз чигенә-чигенә, берәм-берәм, ярым җимерек каралты
эченә кереп шылуга, бүре ишегалдына килеп арт аякларына утырды да тулган
ай кебек матур йөзен Айзидәгә борды.
Бер мизгел бүре белән яшь хатын күзгә-күз карашып тордылар. Җанвар
амбразурага күкрәген куйган батыр кебек, урыныннан кымшанмады. Нәрсәдер
аңлатырга теләгән бүре, сыртын кабартып, кыска гына итеп улап алды.
Хатын сискәнеп китте.
Менә хәзер, аның күкрәк читлеген ертып, кечкенә генә, инде бетәм, менә
бетәм, дип калтыранып көн итүче җанын тартып чыгарырлар да, «бар, яшә»,
дип, күккә алып чөярләр кебек тоелды. Бер елга сузылып, аны әллә нинди
түбәнчелекләргә төшереп елата-елата, җанын кыйный-кыйный яшәеш дәресе
биргән, җитлектергән киеренкелек үзенең чишелешен табарга дип алып чыгып
киткән икән аны бу юлга.
Айзидәнең бар үткәне, тузып кирәксезгә чыккан иске кием кебек, шушы
урман авызындагы сукмак башында калды.
Җанының бичара булмавы, үлмәве аның үзе өчен генә түгел, тагын кемдер
өчен мөһим булуын аңлады. Ул, Айзидә, карар итүче дә, хәл итүче дә, тудыручы
да, үтерүче дә түгел! Ул – бары тик яралучы, абынучы, ялгышучы, төзәлүче,
үсүче. Ул – кемдер тудырган яшәеш барышы. Аны сакларга утыртылган бүре
дә «Айзидәнең тормышы» дип аталган зур дөньяның мөһим бер элементы –
этәргече иде.
Айзидә юлын дәвам итте. Ул инде курыкмады. Әнә, урманнан чыгарга да
күп калмаган. Агач аралары яктырып, аксыл күккә тоташкан. Алда, өстендәге
АЙЗИДӘ
138
искергән бозны алып ату өчен көч, гайрәт туплап, яз килүен сабыр гына көтеп
ятучы Иделе иде.
Менә бит. Килеп җитте! Инде авылына да озак калмады. Урман авызыннан
Иделгә төшәсе дә кичкелеккә катып киткән боз сукмагыннан икенче ярга
чыгасы. Иң мөһиме – икенче ярга чыгасы!
13
Кинәт ишек шакудан Гөлҗамал дертләп китте.
Соңгы вакытта ул һәр тавышка сискәнде, һәр кергән кешене шикле, сынаулы
караш белән каршы алды.
Хәбәр көтте!
Кешеләр барын да беләләрдер, бары аңа әйтергә генә банзат итмиләрдер,
дип уйлады.
Изгесен өмет итсә дә, хәбәрнең явыз булырына да әзер иде.
Ул барына да әзер иде! Тик башы гына исән булсын Айзидәсенең! Барын
күтәрергә дә риза.
Бу бәланең оеткысын да үзе ясап салган, күпертүчесе дә ул, гомер бирүчесе
дә.
Шушы бер ел эчендә Гөлҗамал гомеренең һәр көнен энә күзе аша үткәрде.
Һәр мизгелен бизмәнгә салды.
Өстендәге киеменә түгел, тәненә кадалып, авырттырып-сызлатып, тәкъдире
күлмәген тегүче энәнең җеп башын эзләде.
Менә, шакыдылар. Кем булыр? Таң белән явыз хәбәр йөридер?!
Гөлҗамал урыныннан кузгала алмады.
Ул күптәннән инде күбрәк урын өстендә ята. Хәл белүчеләр дә, керүчеләр дә
сирәк иде. Гөлҗамал аларны үзе яратмады. Күрергә дә, ишетергә дә теләмәде.
Ярдәмнәрен дә кабул итмәде.
Үзе теләп, үзен үзе хөкем өстәленә салды.
Менә тагын шакыдылар!
Кем булыр?!
Түрдәге, бүкәне җиргә тиеп туктап калган сәгатьнең теле кузгалып,
текелдәргә тотынды түгелме? Тоелды гынамы?
Менә ягылмаган өйнең туң ишеге ачылыр да, аннан урам салкыны бөркелер.
Урам салкыны белән ул көткән хәбәр керер. Ул хәбәр аны кызганмас!
Тагын шакыдылар!
– Әни!
Инде ничәнче көн урын-җиреннән тора алмаган Гөлҗамал кинәт торып
утырды.
Ишетелдеме?
Теге яктан ишекне тарттылар. Ишек ачылмады. Тупсасына боз каткан.
Кемдер ишеккә китереп типте. Ишек бозыннан кубып ачылып китте.
Ишек катында торган Айзидәсен күрүгә, Гөлҗамал аңлады – ...хәбәр,
чынлап та, аны кызганырга килмәгән! Сынарга килгән!
– Кызыкаем, – диде Гөлҗамал.
Анасының хөкемен көткән Айзидәгә Раббы үз хөкемен әзерләгән иде. Ул,
куркынып, караватның икенче башына чүгәләде.
Аның кинәт кисеп эче авыртып китте. Ул ухылдап, ике куллап корсагына
ябышты. Авыртуга түзәрлек түгел иде. Хатын курку тулы яшьле күзләрен
анасына күтәрде.
Л И Р А И Б Р А Һ И М О В А
139
Барын да аңлады Гөлҗамал.
Вакыты елап ята торган түгел иде.
Шуңа Гөлҗамал акрын гына урыныннан торды, үрелеп, карават башыннан
шәлен алып башына каплады, өстенә сырмасын элде.
– Ят, – диде ул, үзе әле генә бушаткан урынына төртеп. – Курыкма.
Гөлҗамал үзенең җылы урынына кереп йомарланган кызының өстенә
юрганын каплады. Калтыранган кытыршы куллары белән битләрен, кулларын
сыпырды.
– Курыкма. Әле куркырлык бер нәрсә дә юк, – диде, кулларын Айзидәнең
корсагына күчереп.
Кинәт ишек тагын ачылып китте һәм аннан ир-ат шәүләсе күренде. Ир
кеше бер көлтә салкынны өй эченә уздырды да, үзе дә тупса аша эчкә атлады.
Ишек катында кинәт, арыган-талган, йончыган Тимерханны күрү Айзидәгә
авыр да, бераз куркыныч та иде. Ул курку тулы өнсез карашын иренең борчулы
йөзенә күтәрде.
Ә Газиз кайда соң? Нигә ул эзләп килмәгән?
Хатын үзен, ачы җилләргә чыдый алмый, менә өзеләм-өзеләм, дип
калтыранып торучы яфрак кебек хис итте.
Өзелеп, кай тарафка төшсә дә, череп туфракка әйләнеп юк булачагы көн
кебек ачык иде.
Аның яфракка хас җанын ычкындырмый, җир һәм күк белән тоташтырып
торучы ныклы агач кирәк иде.
Чөнки яфрак бер өзелеп төшсә, яфрак та, аны яшәтүче агач та үзенең
дөньяви бурычын, мәгънәсен югалтачак. Агачсыз яфрак, яфраксыз агач – нигә?
Андый агач – Газиз булырга тиеш иде кебек.
Бөкре агачта да яфрак була. Бөкре булса да, яфрак ярырга сәләтле агачта,
кайчан да бер төзәеп, гайрәтләнеп үсеп, болытларга күтәрелер, дигән өмет бар.
– Ярар, – диде кинәт Тимерхан, телгә килеп. – Тәрәзәләрегезгә кадәр боз
каткан. Мич ягарга утыныгыз бармы?
Гөлҗамал бу сүздән дертләп китте.
– Бар. Каралтыда.
Тимерхан карашын тагын бер кат Айзидәгә ташлап алды да, олы күн бияләе
белән бүреген янәшәдәге сәкегә ташлап, өйдән чыгып китте.
Гөлҗамал беравык сүз кату түгел, селкенергә кыймый торды.
Ул Айзидәнең нидер әйткәнен, аңлатканын көтте. Тик кызы ләм-мим бер
сүз эндәшми, яшьле күзләрен бозлы тәрәзәгә төбәгән килеш ята бирде.
– Ярар, – диде Гөлҗамал, үз гомерендә беренче тапкыр ары табан ни
кылырга белми коелып төшеп.
Аннары, ябык ишеккә таба бераз карап торганнан соң, урыныннан кузгалды
да:
– Өй тулы кунак, самавыр куярга кирәктер, – дия-дия, аякларын чак
кымшатып, мич артына узды...