Логотип Казан Утлары
Публицистика

Югалган моң

Гаҗәп ки, яшь барган саен, күңел сандыгын ешрак ачасың, андагы хатирәләрне ешрак барлыйсың икән. Анда кемнәр генә, ниләр генә юк...

Кемнәр белән генә очрашмагансың да ниләр генә күрмәгәнсең?.. Минем кечкенә, малай чак. Үзебезнең авылда, алты почмаклы агач йортның эчке ягында йоклап ятам. Кинәт, колагыма шулкадәр матур, шул ук вакытта күңелләрнең әллә кай җирләрен тибрәтеп, үзәкләргә үтәрлек моңлы итеп җырланган җыр ишетелүдән уянып китәм. Берәү урамда:

Уфа юллары пыяла

Таш булса таймас иде.

Минем йөрәккәем яна,

Син булсаң, янмас иде лә,

Син булсаң, янмас иде...

– дип өздереп җырлый иде. Мин шушы уянудан таңга кадәр йокыга китә алмыйча ятканымны хәтерлим. Әйе, элек шулай иде шул. Авылларда тормыш күңелле иде. Кешеләр матур, дус яшәделәр. Аларга миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, һәрдаим бер-берсенә ярдәмгә әзер тору кебек уңай сыйфатлар хас иде. Яшьләрдә дә көнозын колхоз кырларында, фермаларда эшләп кайтканнан соң, матур итеп киенеп, гармуннар уйнап, җырлый-җырлый, авыл урамнары аша йөри торган күркәм гадәт бар иде. Син, тыныч хезмәт көненнән соң өйдә ял итәргә, йокларга ятасың. Менә бер мәлне ерактан, авылның аргы ягыннан акрын гына гармун тавышына кушылып җыр ишетелгәндәй була. Ул, көчәйгәннән-көчәя барып, синең йөрәгеңне күкрәк читлегеннән атылып чыгарлык итеп дулкынландырып җибәрә, резонанс халәтенә китереп җиткерә дә, бераз дулатканнан соң: «Йә ярар, җитте. Шушы үзәк өздергеч сихри моңнан йә йөрәгең шартлап ярылыр», – дигәндәй, давыл узгач, табигать ничек тынып калса, җыр да авылның башка урамнарына, тагын әллә кайларга: сәхрәләргә, урманнарга китеп югала. Ләкин күңелдәге шушы җыр тәэсире таңга кадәр басылмый, дәвам итә иде.

Мин иртән торгач, әнидән бу җырчының кем икәнен сорап белдем. Ул, күптән түгел Казанга, заманының мәшһүр җырчысы Сөләйман абый Йосыпов белән җырчы булырга киткән Володька дәдәй – Владимир Майоров булып чыкты (псевдонимы – Вәли Майоров). Кунакка кайткан икән дә, авыл яшьләре белән бергә төннәр буена гармун уйнап урам әйләнеп, җырлап йөргәннәр икән ләбаса.

Шуннан соң миңа Володька дәдәйнең җырлавы турында әледән-әле авылдашлар авызыннан ишетергә туры килде. Кемдер аның җырлавын радио тапшырулары аша ишетүен, Зәй шәһәреннән кайтучылар хәтта аны телевизор экраннарыннан күрүләрен дә сөйлиләр иде. Ни сәбәпле булгандыр, үземнең кечкенәдән җыр, музыка сәнгатенә, гармун тавышына мөкиббән китүемнән булды микән?.. Мин бу тыныч та, киң күңелле, ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп кына торучан, озын гәүдәле дәдәйне чын күңелемнән хөрмәт иттем. Очрашып сөйләшергә мөмкин һәр очракны ычкындырмаска, файдаланырга тырыша идем. Күрәсең, аның үзенең да күңеле кечкенәләргә битараф булмагандыр… Ул да мине үзенчә бик якын итте, яратты. Җае чыкканда, авыл малайлары арасында уңай якларымны күрсәтеп, мине мактап, күңелемне гел үстереп тора иде. Концертлар белән районга кайтсалар, Володька дәдәй артист апаларны һәм абыйларны авылга алып килмичә калмады. Мондый вакытларда авылда чын мәгънәсендә зур бәйрәм була. Ул үзенең артист дуслары белән авыл кешеләрен якыннанрак таныштыра, ә алар авылдашларга Казан яңалыкларын, төрле кызыклы вакыйгаларны сөйли иде. Вакыт уза торды, мин дә үсә төштем, шактый гына нәрсәләрне аңлый башладым. Шул, бик тә күңелле, ләкин кыска гына очрашу мизгелләреннән мин Володька дәдәйнең Татар дәүләт филармониясендә эшләвен, аның хезмәттәшләренең кемнәр икәнен белдем. Ә ул кемнәр белән эшләгән бит әле... Легендар җырчылар: Сөләйман абый Йосыпов, Габдулла абый Рәхимкулов, Флёра апа Сөләйманова, Рәйсә апа Тимофеева, Анастасия Васильева (псевдонимы – Нәфисә Василова) һәм Таһир Якуповлар. (Искә алынган җырчыларның Сөләйман абый Йосыповтан башкалары белән баянчы буларак үземә дә эшләү бәхете эләкте.)

Узган гасырның 60 нчы еллар башы. Республикабыз буенча гастрольләрдә йөрүче тынгысыз җырчы – артистларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә җыр, музыка сәнгатенә шактый гына талантлы яшьләр килүе мәгълүм. Шулар арасында үзенең табигатьтә сирәк очрый торган бас тавышы белән Зәй районы Фёдоровка авылыннан Владимир Константинович Майоров та бар иде. Моңа кадәр ул колхозда көтү көтә. Чаллы шәһәрендә тракторчылар курсларын тәмамлап, колхозда тракторчы булып эшли. Ә соңрак районның халыкны күчмә кино белән тәэмин итү идарәсендә киномеханик була. Район авыллары буенча кино күрсәтеп йөри. Буш вакытларында ул авылда үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашып, үзенең үзенчәлекле тавыш-тембры белән авыл халкы арасында дан-шөһрәт тә казанып өлгергән була инде. Көннәрдән бер көнне район авылларының берсенә Казаннан концерт бригадасы килеп төшә. Араларында күренекле җырчы Сөләйман абый Йосыпов та була. Алар танышып, сөйләшеп китәләр. Владимир Сөләйман абыйга җырлап та күрсәтә. Аның җырлау манерасы, үз-үзен тотышы, тавыш тембры күренекле җырчының игътибарын үзенә җәлеп итә. Бу вакытта Казанда Татарстан дәүләт филармониясенә җырчылар кабул итү буенча комиссия да эшләп килгән була. Сөләйман Йосыпов Владимирны комиссиягә тыңлатып карау өчен Казанга чакыра. Тыңлап караганнан соң, аны берсүзсез филармониягә җырчы буларак кабул итәләр. Шуннан аның кызыклы да, шул ук вакытта җаваплы да җырчы хезмәте башланып китә.

Ул туган ватаныбызның кайсы гына төбәкләрендә булмый да нинди генә сәхнәләрдә җырламый? Татарстанны әйтеп тә тормыйм, чөнки ул Татарстанда үзенең булмаган авылы да юк дия иде. Башкортстанда дисеңме, Чувашстандамы? Яисә чит союздаш республикалар Казакъстан, Үзбәкстаннарда концерт программалары белән чыгыш ясаулар... Кайда гына булмасын, ул татар җыр сәнгатен үстерүгә һәм аны илебез халыклары арасында пропагандалауга өлеш кертә алуына ихлас күңеленнән шатланып, горурланып сөйли торган иде. Чыннан да, әлеге чорларда безгә халкыңны, туган илеңне, туган җиреңне ярату, аның белән горурлану кебек патриотик тойгылар да ят түгел иде әле.

Шулай беркөнне, якынча 1965 елның көзе булгандыр, авылда яшен тизлегендә, Кечтүк дәдәйнең Володькасы кайткан, аны Совет армиясе сафларына алалар икән, дигән хәбәр таралды (әтисе Константинны керәшеннәр шулай атый иде). Көн озын һәм төн буена кыңгыраулар тагылган җигүле атларга утырып авыл яшьләре белән бергә Володька дәдәй Фёдоровка авылының урамнарын әйләнде. Шул кыңгыраулы, җигүле атларның нәкъ менә Володька дәдәй утырганында, аның белән янәшәдә бер кечкенә генә гармунчы малай да бар иде. Ул үз гомерендә тәүге тапкыр, чын осталарга охшатып, тырышып-тырышып, гармун телләрен елатты. Бу мизгелләрдә, шатлыгыннан һәм дулкынланудан үзенең дә йөрәге күкрәк читлегеннән чыгарга җитешкән әлеге малай – бу юлларның авторы – мин үзем идем. Һавада, аерылышу мизгелләренең якынлашуын сиздереп дигәндәй, «Солдат озату» көе тибрәлде. Авылыбыз урамнары аша армия сафларына китү шатлыгы, шул ук мизгелдә вакытлыча гына булса да, аерылу сагышы белән тулы җыр-моң акты. (Ул заманда армия сафларына китү, чыннан да, зур горурлык иде шул.) Ә иртәгесен Володька дәдәйне хәрби хезмәткә озатырга дип бөтен авыл халкы җыелган иде. Аның, саубуллашып, басу капкасын чыгып, күздән югалганчы:

Сау булыгыз, минем туып үскән җирем,

Сау булыгыз, урман, басу-кырларым.

Сау булыгыз, печән чапкан болыннарым,

Сау булыгыз, даннар тоткан сабан туйларым,

– дип, яраткан композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең «Батырҗан» ариясен җырлап китеп баруы минем хәзер дә күз алдымда тора... Володька дәдәйне армия сафларына озату үзе генә дә чын мәгънәсендә театральләштерелгән бер сәхнә әсәре иде. Авылның өлкән буын кешеләре бу турыда әле хәзер дә искә төшереп сөйли.

Армия сафларыннан кайткач та, ул эшен Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дәвам итә. Филармониядә эшләү дәверендә, җырчы буларак үзенең яраткан халкына чын мәгънәсендә тугрылыклы хезмәт итте. Райондашлар әле хәтерлиләрдер, безнең керәшен авылларында гына уза торган язгы «Торыйсын» бәйрәмендә дусларын җыеп кайткан Володька дәдәйләр, үзләренең җырлары, тамашалары белән ямь өстенә, ямь өсти торганнар иде. Алар белән очрашулар халык күңеленә бигрәк якын иде шул. Ә үземнең, әнием алып биргән яшел төстәге «Шуя» дигән гармунымны уйнап, Володька дәдәйне җырлатканда, миннән дә бәхетле кеше юктыр кебек тоела иде...

Ихтыярсыздан, күңелгә танылган шагыйрь Әнгам Атнабайның: Таңнарда гармун уйнама,

Моңлы булырсың, балам.

Бу дөньяда моңсызлар күп,

Ниләр кылырсың, балам,

– дигән шигырь юллары искә төшә. Ә 1967 елның ахырында, сәнгать коллективларына гына хас «кытыршы» атмосфераны үз итә алмыйча, ул, филармониядән китеп, Чаллы шәһәренең мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Кызганыч, табигать тарафыннан бирелгән асылташларыбыз-талантларыбыз тынгысыз кешеләр ярдәме белән ачылса, талантсыз, каты бәгырьле, моңсызлар тарафыннан юкка чыгарыла шул. Володька дәдәй еш кына филармониядә эшләгән елларын сагынып искә алып сөйләсә дә, язмыш әйдәвенә каршы тора алмыйча, 1968 елда Татарстаннан Казакъстанның Алма-Ата шәһәренә китеп бара. Шул сәбәпле, аның җырлары-моңнары Татарстан җирлегендә бөтенләйгә тынып, югалып кала.

Ул Алма-Ата шәһәренең Офицерлар йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Ә 1969 елдан Джамбул исемендәге Казакъ дәүләт хор капелласына эшкә күчә. 1972 елда хор капелласының бетерелүе сәбәпле, Владимир Константинович Алма-Ата хәрби округының ансамблендә башта җырчы-солист булып эшли, ә аннан соң пенсия яшенә кадәр ансамбльнең баш администраторы вазифаларын башкара. Озак еллар буена чит җирләрдә яшәп тә туган җиргә, җанга якын моңга мәхәббәте кимеми, ә киресенчә, беренче мөмкинлек чыгуга, ул, гаиләсен алып, Казанга кайтып төпләнә. Хыялында үзенең чордаш, сәхнә дусларын бергә җыеп, Казан сәхнәләрендә «Чордашларга әйтер сүзем бар» дигән концерт программасы белән чыгышлар да ясау иде. Ләкин ачы язмыш үзенекен итә. 2001 елда ул безнең арадан китеп барды. Тормышта ничек тыйнак, йомшак, тыныч һәм гади булса, соңгы юлга да шулай кешеләрне борчымыйча, хәтта күбесенә сиздермичә дә, тыныч һәм гади генә китте дә.

Мин ышанам: Владимир Константинович Майоров үзенең туган җиренә, сөекле халкына тугрылыклы калган кебек, авылдашлары, якташлары, гомумән, халык күңелендә сүнмәс моңнары белән озак вакыт онытылмас әле.

Геннадий МАКСИМОВ, музыкант-композитор, педагог